Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Дәресләрдән соң татарча аралашу




 

 

 

 


Киләчәгемдә татар теленең роле” темасына пресс-конференция.

 

 

 


Ырлый-җырлый татарча өйрәнәбез

 


Мәдәният йортында үткән Спас муниципаль районының еллык хисап җыелышында, укучылар хуҗалык җитәкчеләрен, халык хуҗалыгы алдынгыларын, производствоның төрле тармакларында хезмәт куючы фидакарь затларны татарча сөйләшергә өндәделәр. Җыелышның зур кунагы, Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән сөйләшү.


Укытучы: Исәнмесез! Хәерле көн! Сезгә укучыларыбызның сораулары бар иде.

Фәрит Мөхәммәтшин: Хәерле көн! Тыңлыйм сезне.

Саша: Сез ничек уйлыйсыз, җитәкчеләр татарча беләләрме?

Фәрит Мөхәммәтшин: Минем уйлавымча, барысы да белмидер. Кайберәүләр татар булсалар да, татарча сөйләшмиләр.

Саша: Сез үзегез татар телен кайсы очракларда кулланасыз?

Фәрит Мөхәммәтшин: Туган телебездә гаиләдә аралашабыз. Дәүләт теле буларак, эшемдә дә кулланырга тырышам.

Саша: Безгә, укучыларга, нинди теләкләрегез бар?

Фәрит Мөхәммәтшин: Татар телен җитди итеп өйрәнегез, татарча сөйләшегез. Бергә тырышсак, барсы да яхшы булыр.

Саша: Рәхмәт, сезгә! Эшегездә зур уңышлар теләп калабыз.

Фәрит Мөхәммәтшин: Сезгә дә рәхмәт! Сезнең шулай татарча аралашып, башкаларны да сөйләштерергә тырышуыгыз, мине бик куандырды.

 

 


Виталий: Хәерле көн, кызлар!

Кызлар: Хәерле көн!

Виталий: Кызлар, исемнәрегез ничек?

Кызлар: Минем исемем Настя. Ә минем исемем Катя.

Виталий: Настя кайда укыйсың?

Настя: Мин һөнәр лицеенда укыйм.

Виталий: Сез татар телен өйрәнәсезме?

Катя: Әйе, өйрәнәбез.

Виталий: Г.Тукай турында беләсезме?

Настя: Беләбез! Быел Г.Тукайга 130 ел була.

Катя: Мәктәптә аның әкиятләрен, шигырьләрен укыдык.


Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Хәйруллин Айрат Нәҗип улы һәм Спас муниципаль районы башлыгы Нугаев Камил Әсгать улы белән очрашу

Балалар: Исәнмесез! Керергә мөмкинме?

Камил Әсгатович һәм Айрат Нәҗипович: Исәнмесез, балалар!

Укытучы: Республика буенча “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе бара. Безнең санатор интернат – мәктәбе дә шушы акциядә катнаша.

Муксид: Бүген сезнең белән татарча аралашырга килдек. Без төрле районнан килгән 9 нчы сыйныф укучылары. Мин үзем Питрәч районыннан. Безне кызыксындырган сорауларга җавап бирсәгез, без сезгә бик рәхмәтле булыр идек. Камил Әсгатович, әйтегез әле, Спас районында күпчелек нинди милләт вәкилләре яши?

Камил Әсгатович: Районда 70% руслар, 25% татарлар яши. Ә район үзәгендә 90%- руслар. Бездә халык бер-берсенә ярдәмләшеп, дус яши.

Оля: Мин Тәтеш районыннан. Айрат Нәҗипович, сез ничек уйлыйсыз, Татарстанда яшәүче башка милләт вәкилләренә татар телен белергә кирәкме?

Айрат Нәҗипович: Әйе, бик кирәк. Хәзерге вакытта өч телне камил белергә кирәк дип саныйм. Бу заман таләбе. Телләр белү кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга ярдәм итә. Кызганычка каршы, үз ана телендә сөйләшә алмаган милләттәшләребезне дә еш очратырга туры килә.

Оля: Камил Әсгатович, сез оныкларыгыз белән нинди телдә аралашасыз?

Камил Әсгатович: Әлбәттә,мин үзем татар телендә сөйләшергә тырышам. Алар татарча яхшы аңлыйлар, ләкин күбрәк русча җавап бирәләр. Кызганычка каршы, мәктәптә дә, урамда да дуслары белән рус телендә аралашалар.

Артем: Мин Биектаудан. Татар халкының нинди бәйрәмнәре, йолалары шушы районның традициясенә әверелгән?

Камил Әсгатович: Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен тирәнтен аңлау һәм үзләштерү максатыннан Сабантуй, Корбан бәйрәмнәре, Болгар дәүләт музей тыюлыгында ислам динен кабул итү көне уздырыла.

Фәнил: Мин шушы Спас районыннан. Минем исемем Фәнил. Гаиләбез белән Үрнәк авылында яшибез. Безнең районга нинди һөнәр ияләре кирәк? Районыбызда яшьләр күпме? Алар кайларда эшлиләр?

Камил Әсгатович: Бүгенге көндә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей тыюлыгында зур төзелешләр бара. Шуңа күрә төзүчеләр, өч телне камил белгән экскурсоводлар, шулай ук районга татар һәм инглиз теле укытучылары, табиблар кирәк.

Юля: Татарстан елдан-ел матурая, төзекләндерелә. Яшьләргә ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп. Айрат Назипович, яшь гаиләләр торак белән тәэмин ителәләрме?

Айрат Назипович: Бүгенге көндә яшьләр өчен күп төрле дәүләт программалары бар. Авыл җирлегендә эшләп калган яшь гаиләләргә зур мөмкинлекләр булдырылды.

Муксид: Быел Габдулла Тукайның тууына 130 ел була. Сез аның әсәрләрен беләсезме?

Айрат Нәҗипович: Кинәт кенә сорагач, югалып та калдым кебек. “Шүрәле” әкияте хәтердә калган.

Камил Әсгатович: Мин Габдулла Тукай әсәрләрен укып үстем. Безнең гаилә китапханәсендә аның китаплары күп. Буш вакытларымда оныкларыма “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләрен укыйм.

Укытучы: Вакыт табып, безнең белән аралашкан өчен зур рәхмәт. Эшегездә уңышлар телибез.

Камил Әсгатович, Айрат Нәҗипович: Сезгә дә уңышлар телим. Тырышып укыгыз. Сау булыгыз!

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных