Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Икенче команданың капитаны җавап бирә.




1. Туган телне кадерләгән халык (кадерле булыр).

2. Аягы пычрак - өй пычратыр, (теле пычрак – кеше пычратыр).

3. Оста барда кулың тый, (белгән барда телең тый).

4. Сүз бер көнлек, (тел гомерлек).

5. Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел, (иң ачы нәрсә дә – тел).

6. Теле татлының (дусты күп).

7. Иле барның (теле бар).

8. Телеңне тыйсаң, (тыныч булырсың).

9. Тәмле дә тел, (тәмсез дә тел).

10. Теле озын кешенең (акылы кыска булыр).

(“Бәхетле булыгыз” җыры башкарыла). Жюри нәтиҗә чыгара.

Настя: Татарча да биибез,

Русча да биибез.

Илебездә, җиребездә

Дус, тату яшибез.

(Бергә татар халык биюе башкарыла).

Укытучы: Хөрмәтле хезмәткәрләр, укучылар, очрашуда актив катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт! Киләсе очрашуга кадәр. Сау булыгыз!

 

 

“Болгар санатор интернат-мәктәп” озак дәвалануга мохтаҗ булган балалар өчен санатор тибындагы дәүләт бюджет сәламәтләндерү гомуми белем бирү учреждениесе

 

НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ

(АТА-АНАЛАР БЕЛӘН ОЧРАШУ КИЧӘСЕ)

 

Төзеделәр:

татар теле һәм әдәбияты

укытучылары

Сагирова Гүзәл Йосыф кызы

Минәхмәтова Гөлнур Нух кызы

 

Ел

Максат: 1. Ата-аналарда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

2. Татар халкының милли бәйрәме - Нәүрүз бәйрәме белән таныштыру.

3. Телебезнең байлыгын, матурлыгын күрергә өйрәтү.

4. Халыкара дуслык сыйфатлары, бер-беренә игътибарлылык хисе, халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт, ихтирам тәрбияләү.

 

Җиһазлау: акция флагы, эмблемалары; тел турында мәкальләр, карточкалар, терәк схемалар; саннар, комплиментлар, милли киемнәрдән киенгән кыз белән малай рәсеме, телевизор, ДVД плеер, синтезатор.

 

Укытучы: Хәерле көн, ата-аналар, укучылар!Республика күләмендә “Мин татарча сөйләшәм!” конкурс-акциясе бара.

Укытучы: Цель этой акции – усиление мотивации изучения татарского языка и расширения сферы применения татарского государственного языка. Участники конкурса организуют различные мероприятия, привлекая молодежь к общению на татарском языке. В рамках этой акции мы вместе с вами проводим татарский праздник встречи весны – Науруз.

Алып баручы: Бүген бездә Нәүрүз бәйрәме. Без бу бәйрәмне укучылар язгы каникулга кайтып китү сәбәпле, соңрак үткәрәбез. Элек татарлар яңа елны 21 мартта каршылаганнар. Аны Нәүрүз бәйрәме дип атаганнар. Бәйрәм көнне иртән иртүк балалар матур итеп киенгәннәр, йорттан йортка кереп, йомырка, май, ярма җыеп йөргәннәр, җырлаганнар, биегәннәр. Хуҗаларны бәйрәм белән котлаганнар.

Балалар: Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтеп киләбез!

Өйдәме түтәй?

Тизрәк бир күкәй!

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй!

(хуҗа әби ярма, күкәй бирә)

Бергә: Нәүрүз котлы булсын!

Нәүрүз котлы булсын!

Челлә карт: Әллә картаелды быел, арылды. Салкыннар да куәтле булды. Кар ишеп тутырды. Бәрәңге дә булмады ашарга. Бу балалар бигрәк шаянннар да инде, кара, чишенеп тә өлгергәннәр. Кем рөхсәт итте сезгә чишенергә?

Катя: Челлә бабай, исәнмесең,

Бер йомырка бирәмесең?

Бер йомырка бирсәң,

Тавыгың салыр йөз күкәй.

Кыт-кытыйк! Кыт-кытыйк!

Челлә карт: Тукта әле, балакай! Ни йомышка йомырка?

Настя: Нәүрүз җитә!

Челлә карт: Нәүрүз җиткәч, ни була?

Тимур: Нәүрүз җиткәч, яз була! Әнә кояш елмая!

Настя: Рәхәт, җылы булып китте!

Челлә карт: Минем дә бөтен тәнем кызды.

Тимур: Кара әле, башыңнан пар чыга!

Челлә карт: Пар? Чыннан да пар чыга икән. Пар томан булып күтәрелер дә йомшак кар булып җиргә төшәр.

Балалар: Кара әле, кара, чынлап та кар ява!

(Кар бөртекләре биюе)

Әби: Кыш җитте, яз килде.

Үрдәк белән яз килде!

Былбылдан аваз килде.

Нәүрүз мөбарәкбад!

Туктагыз әле, үзегез бәйрәм үткәрәсез, кайда соң үзе, Нәүрүзбикә? Әйдәгез әле, бергәләп чакырыйк. Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә!

Бар халык бергә: Нәүрүзбикә! Нәүрүз мөбарәк булсын! Нәүрүз мөбарәк булсын!

Нәүрүзбикә: Исәнмесез!

Бик күп сулар үттем мин,

Агымсулар кичтем мин,

Сезгә килеп җиттем мин,

Нәүрүз әйтеп үттем мин.

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Хөрмәтле ата-аналар! Сез үзегез белән таныштырыгыз әле. Татар телендә рус телендә булмаган авазлар бар: [ә], [ө], [ү], [җ], [ң], [һ], [гъ], [къ], [w]. (Ата-аналар белән фонетик күнегүләр эшләү).

Ата-аналар: (карточкалар таратыла) белән сөйләшү:

- Сезнең исемегез ничек?

- Минем исемем Марина.

- Сезгә ничә яшь?

- Миңа 43 яшь.

- Сез кайда эшлисез?

- Мин кибеттә эшлим.

- Рәхмәт сезгә, мин сезнең белән танышуыма бик шат.

Нәүрүзбикә: Үзегез турында сөйләгез әле.

Ата-аналар (карточкалар ярдәмендә): Минем исемем Люция. Фамилиям Сагирова. Миңа 32 яшь. Минем туган телем – татар теле. Татар телен аңлыйм, ләкин сөйләшә алмыйм. Мин Болгар шәһәрендә яшим. Хастаханәдә эшлим.

Нәүрүзбикә: Мине сагынып көтеп алганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Мин үзем дә бу бәйрәмне түземсезлек белән көттем. Кешеләр язны каршыларга әзерме, дип кайгырдым.

Таня: Кыш китте, яз килде,

Үрдәк белән яз килде!

Былбылдан аваз килде.

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Тимур: Нәүрүз килде, тиз килде,

Нәүрүз килде, яз килде,

Яз белән байлык килде,

Яз белән шатлык килде.

Нәүрүзбикә: Урамда яз!Көн нинди матур. Кояш безгә карап елмая. Без дә бер-беребезнең кәефләрен күтәрик, комплиментлар әйтик. (Стенада комплиментлар язылган плакат).

Син нинди матур!

Син нинди сылу!

Сиңа бу кофта бик килешә!

Синең елмаюың матур!

Сиңа озын чәч килешә!(һ.б.)

Нәүрүзбикә: Мин сезгә яз турында җыр бүләк итәм (җырлый).

Яратам язларның

Шау-шулы ярсуын.

Иртәнге таңнарның

Балкый алуын.

Яратам суларның

Ярлардан ташуын.

Яз җиткәч, кошларның

Яңадан кайтуын.

Яратам, яратам

Мин җылы айларны.

Сиреньнәр хуш исләр

Тараткан айларны.

Нәүрүзбикә: Яратыгыз көзне дә,

Яратыгыз кышны да,

Яратыгыз җәйне дә,

Яратыгыз язны да.

Алып баручы: Ишеттегезме, кыңгырау тавышы. Безгә кунаклар килә, ахрысы. (Кыш бабай керә)

Бергә: Исәнме, Кыш бабай!

Кыш бабай: (Нәүрүзгә) Бу нинди бәйрәм монда?

Миңа әйтми киткәнсең, ха-ха-ха.

Бер өрсәм, җил исәр.

Ике өрсәм, кар явар.

Кит, Нәүрүз, кит!

Нәүрүзбикә: Шып итсәм- җил туктар,

Елмайсам-карың эрер.

Үзең кит, Кыш бабай!

Кыш бабай: Әйдә, алайса ярышыйк, кем җиңә, шул кала.

Алып баручы: Туктагыз әле, Кыш бабай, Нәүрүзбикә, менә күрәсезме, икегезне дә яраталар.

(Командалар җыю. Музей хезмәткәрләре һәм балалар белән уеннар үткәрү)

Кыш бабай: Рәхмәт, рәхмәт. Менә хәзер карыйм әле ярышып, бераз аркан тартышып. (Музыка, аркан тартышу.)

Кыш бабай: Менә кашык, менә күкәй

Тот кулыңа, чибәркәй.

Син дә йөгер, мин дә калмам,

Кайсыбыз килер алдан?

(Кашыкка күкәй салып йөгерү)

Алып баручы: Инде хәзер биеп алабыз. (Кыш бабай егыла)

Кыш бабай: Уф ардым, су кирәк,

Җиңелдем бит,җиңелдем.

Эредем бит, эредем,

Яз хуҗа булды инде!

Сезнең белән Нәүрүз кала,

Ә мин киттем, хушыгыз!

Нәүрүзбикә: Әйдәгез, хәзер бергәләшеп уйныйбыз, җырлыйбыз.

Иң элек сезне бераз язны каршы алуга әзерлегегезне тикшереп карыйсым килә. “Мәкаль әйтеш” уйныйбыз.

(Уенны түгәрәккә басып, башын-ахырын туры китереп әйтү)

Язның бер көне, ел туйдыра.

Язның байлыгы-кояш, көзнең байлыгы-уңыш.

Бер карлыгач яз ясамый.

Ни чәчсәң, шуны урырсың

Нәүрүзбикә: Ярар, рәхмәт. Мәкальләрне истә калдырырсыз дип уйлыйм.

Алып баручы: Хәзер йөзек салыш уенын уйныйбыз.

(Йөзек кемдә йөгереп чык, җәза бирү)

Быел бөек шагыйребез Г.Тукайга 26 нчы апрельдә 130 ел тула. Сез аның әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтерсез.(Ата-аналар карточкалар ярдәмендә “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Су анасы” әсәрләрен сәхнәләштерәләр, “Туган тел” җырын җырлыйлар).






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных