Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Нәүрүзбикә:Ә хәзер такмак әйтешәбез.




Укучылар: Иртән торып, тышка чыксам,

Сыер чабата кигән.

Очып бара, очып кайта

Безнең кәҗә көтүдән.

Ата-аналар: Су алганда төшеп калды,

Сандугчның тәпие.

Үзләреннән артта калган

Каргаларның әтие.

Укучылар: Ике карга суга бара,

Сыңар чиләген асып.

Безнең мәче карап кала,

Баскыч төбенә басып.

Ата-аналар: Исәнмесез, саумысыз,

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

Әби: (биеп, такмак әйтеп чыга)

Ай, дубыр-дубая,

Вай, дубыр-дубая.

Сикереп-сикереп биегәндә,

Кәкре аяк турая.

Уф-ф! Хәлдән тайдым. Без яшь чакта типтерә идек инде. Эх, яшь чаклар, кайда икән? Без яшь чакта табышмак әйтешергә ярата торган идек. Сез, әти-әниләр, табышмаклар беләсезме? Менә тыңлап карагыз әле.

· Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. (Кояш)

· Яз килсә – киенә, көз килсә – чишенә. (Агач)

· Өй артында дөп-дөп кое казый. (Тамчы)

Әби: Безяшь чакта “Тамчы там” уенын уйный идек.

(Уенны өйрәнү. Уртада 4 кеше, түгәрәктә 5 кеше.)

Уртадагы кешеләр: Там-там, тамчы там,

Тамуыңны яратам.

Синең тамуыңа карап,

Күңелемне юатам.

(Парлап әйләнәләр, парсыз калган кешегә җәза бирү).

Әби: “Чума үрдәк” уенын уйныйбыз.

Әби: Рәхмәт, сезгә, бигрәк матур уйнадыгыз. Әйдәгез, коймак пеште, ашыйбыз.(Кунакларны коймак белән сыйлый)

Алып баручы: Нәүрүз, Нәүрүз!

Нәүрүз-хуҗабикәләргә,

Нәүрүз котлы булсын!

Тормыш түгәрәк булсын,

Игеннәребез уңсын.

Барчабызга да яңа бәхетле тормыш алып килә торган яз булсын!

(күмәк җыр “Бәхетле булыгыз!”, әти-әниләргә сүзләрен таратып җырлау)

1. Әгәр сез ир-егет икән,

Эш тотсын кулыгыз.

Кулыгыздан килгән кадәр

Игелек кылыгыз.

Кушымта: Һәммәгез дә минем

Теләктән уңыгыз.

Бәхетле булыгыз,

Бәхетле булыгыз!

2.Арагызда зинһар өчен,

Булмасын толыгыз.

Матур булсын, батыр булсын

Кызыгыз, улыгыз.

3.Торган саен хикмәтлерәк,

Көнебез, елыбыз.

Шатлыкларга, мәхәббәткә,

Бәхеткә юлыбыз.

Алып баручы: Уйнадык та, җырладык та,сөйләштек тә, инде очрашуыбыз ахырына якынлашты. Хөрмәтле әти-әниләр, укучылар, очрашуда актив катнашканыгыз өчен зур рәхмәт. Киләсе очрашуга кадәр. Сау булыгыз!

Ата-аналар: Без бит – руслар,

Сезнең якын дуслар.

Өйрәнәбез татар телен,

Хөрмәтлибез татар халкын.

Бәйрәмебез татар халкының гимнына әверелгән Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных