Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Что бы сьесть угощение попроси ложку.




- Кашык бир. - Нинди кашык?

- Зур, матур, зәңгәр кашык. - Рәхмәт.

 

3.Уен ситуациясе “Кибеттә”.

Бала белән бала аралашуы тикшерелә.

- Исәнме! – Исәнме!

- Хәлләр ничек? - Әйбәт, рәхмәт.

- Хәлләр ничек? - Әйбәт, рәхмәт.

- Аю бир (әле). - Нинди аю?

- Зур аю, чиста аю, матур аю.

- Ничә? - Ике аю.

- Мә, ике аю. - Рәхмәт.

- Сау бул. - Сау бул.

 

Югары балл (2,7-3) – бала сөйләмдә актив, үзлектән сорау бирә, яхшы аралаша.

Уртача балл (2-2,6) – сүз байлыгы бар, тәрбияче ярдәмендә аралаша.

Уртачадан түбән (1-1,9) – аңлый, русча җавап бирә.

Уку елы ахырында мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча татар телен үзләштерү дәрәҗәләрен билгеләү.

Баланың исеме, фамилиясе Биремнәр Нәтиҗә
          баллар дәрәҗә
“Уйный – уйный үсәбез” проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану. (Өйрәнгән темалар буенча биш – алты рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла)     Ягымлы сүзләр куллану (“Исәнме”, “Исәнмесез”, “Сау бул”, “Сау булыгыз”, “Рәхмәт”, “Хәлләр ничек?”)   Боерыкны бирә белү (кил, утыр, йокла, уйна, ю, аша, эч, ки, сал) Уен ситуацияләрендә үзлектән сорау бирә белү (Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә?) Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау, сорап алу, тәкъдим итү, инкаръ итү, раслау)      
1. Коля              
2. Оля...              
Нәтиҗәләрне билгеләү
Югары дәрәҗә 2,7 дән 3 кә кадәр Бала сөйләмдә актив, үзлектән сорау бирә, яхшы аралаша.
Уртача дәрәҗә 2 дән 2,6 га кадәр Сүз байлыгы бар, тәрбияче ярдәмендә аралаша.
Уртачадан түбән дәрәҗә 1 дән 1,9 га кадәр Аңлый, русча җавап бирә.

1.“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар”

проекты буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану.

(Өйрәнгән темалар буенча биш – алты рәсем яисә предмет күрсәтелә, татарча исемнәрен әйтергә кушыла)

1.Дидактик уен “Бу нәрсә?”

(Лексика: тычкан, бүре, төлке, керпе, тавык, әтәч, үрдәк).

Уен эчтәлеге: Тәрбияче рәсемнәргә күрсәтеп сорый:

- Бу нәрсә? – Бүре (Бу бүре).

2.Дидактик уен “Портфельдә нәрсә бар?”

(Лексика: китап, дәфтәр, рәсем, карандаш һ.б.).

Уен эчтәлеге: Тәрбияче портфельдән рәсемнәр яки предмет алып күрсәтә, исемен сорый: - Портфельдә нәрсә бар?- Дәфтәр бар.

3.Дидактик уен “Портфельдә нәрсә юк?”

(Лексика: китап, дәфтәр, рәсем, карандаш һ.б.).

Уен эчтәлеге: Бала нәрсә юклыгын әйтергә тиеш. Уенны рәсемнәр кулланып та үткәрергә була.

4.Дидактик уен “Дөресен әйт”

(Лексика: чәк- чәк, өчпочмак, бәрәңге, аш, ботка).

Уен эчтәлеге: Балага рәсемнәр бирелә. Бала рәсемнәрне атый.

Югары балл (2,7-3) — 10-12 сүз.

Уртача балл (2-2,6) – 7-9 сүз.

Уртачадан түбән балл (1-1,9) – 1-6 сүз.

 

2. Ягымлы сүзләр куллану

(“Исәнме”, “Исәнмесез”, “Сау бул”, “Сау булыгыз”, “Рәхмәт”, “Зур рәхмәт”,

“Хәерле көн”,“Хәлләр ничек?”, “Әйбәт”)

Ситуатив күнегү:

Телефоннан сөйләшү.

Эш дәфтәрендәге 1 нче биремне кулланып була.

Югары балл (2,7-3) — бала сөйләмдә ягымлы сүзләрне урынлы куллана.

Уртача балл (2-2,6) – тәрбияче ярдәмендә җавап бирә.

Уртачадан түбән балл (1-1,9) – аңлый, сорауларга җавапны русча бирә.

 

 

3. Боерыкны бирә белү (кил, утыр, сикер, ю, аша, эч, уйна,

ки, сал, йөгер, бие, җырла, йокла).

Дидактик уен: “Командир”

(Лексика: кил, утыр, сикер, ю, аша, эч, уйна, ки, сал, йөгер, бие, җырла, йокла).

Уен эчтәлеге: Бер бала икенче балага боерык бирә. Мәсәлән:

-Коля, сикер! (Коля сикереп күрсәтә).

-Коля, син нишлисең?(Колядан сорый) – Мин сикерәм.

-Коля нишли?(Башка баладан сорый) –Коля сикерә.

Эш дәфтәрендәге 9 нчы биремне кулланып була.

Югары балл (2,7-3) — 11-13 сүз белән боерык бирә, син нишлисең, нишли сорауларын бирә белә.

Уртача балл (2-2,6) – бары боерык бирә, сорауларны куя алмый.

Уртачадан түбән балл (1-1,9) – 1-5 сүз белән боерык бирә, сорауларны русча әйтә.

4. Уен ситуацияләрендә үзлектән сорау бирә белү.

(Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә? Син кем? Бу кем? Бу нәрсә? Нишли? Нишлисең? (Син нишлисең?) Ничә яшь? (Сиңа ничә яшь?) Кая барасың?)

1.Уен ситуацияләре:

а) “Кибет” (Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә?)

б) “Телефоннан сөйләшү” (Кая барасың? Нишлисең? (Син нишлисең?))

в) “Танышу” (Син кем? Бу кем? Бу нәрсә? Нишли?Ничә яшь? (Сиңа ничә яшь?))

2. Сюжетлы-рольле уен “Кибет”

(Лексика: Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә?).

Уен эчтәлеге: Балаларга рус телендә кибет уены үткәрү аңлатыла һәм өч төп сорауны куллана белүләре тикшерелә.Уен яшелчә, киемнәр, савыт-саба, өй җиһазлары, йорт кошлары, уенчык рәсемнәре кулланып үткәрелә.

3.Дидактик уен “Нинди?”.

(Лексика: кызыл, сары, яшел, зәңгәр, ак, кара).

Тикшерүдә сорауларны аерым кулланып та үткәрергә була.

4.Дидактик уен “Сана”.

Санау күнекмәләрен билгеләү (1- 10 кадәр).

Югары балл (2,7-3) – сорауларны аңлап куллана.

Уртача балл (2-2,6) – аңлый, тәрбияче ярдәме белән куллана.

Уртачадан түбән (1-1,9) – русча җавап бирә.

 

5. Аралаша белү (ягымлы сүзләр әйтү, чакыру, сыйлау,

сорап алу, тәкъдим итү, инкаръ итү, раслау)

 

1.Уен ситуациясе “Әйдәгез танышабыз”

- Исәнмесез. Син кем? - (Мин Оля яки Коля).

- Мин кыз. Син кыз? - (Юк, мин малай).

- Сиңа ничә яшь?- (6 (7) яшь).

 

2.Уен ситуациясе “Телефоннан сөйләшү”.

Диалогны сан, сыйфат, күләм берәмлеге кертеп баетырга була.

- Исәнме. Хәлләр ничек?

- Әйбәт.

- Нишлисең?

- Мин уйныйм. Син нишлисең?

- Мин ашыйм (биим, утырам, сикерәм, эчәм, уйныйм, йөгерәм, җырлыйм, йоклыйм, барам, шуам, рәсем ясыйм, укыйм).

- Нәрсә?

- Алма ашыйм.

- Алма тәмле(ме)?

- Әйе, алма тәмле.

- Сау бул.

 

3.Уен ситуациясе “Кая барасың?”

(Лексика: мәктәп, кафе, цирк һ.б.)

- Исәнме! Хәлләр ничек?

- Әйбәт, рәхмәт.

- Кая барасың?

- Кафега барам.

- Кафеда нәрсә бар?

- (ашамлыклар атарга мөмкин)

- Саша нишли?

- Саша бәрәңге ашый.

4. Ситуатив күнегү.

Спроси: что ты делаешь?

- Син нишлисең?

- Мин ашыйм (биим, утырам, сикерәм, эчәм, уйныйм, йөгерәм, җырлыйм, йоклыйм, барам, шуам, рәсем ясыйм, укыйм).

 

Югары балл (2,7-3) – бала сөйләмдә актив, үзлектән сорау бирә, яхшы аралаша.

Уртача балл (2-2,6) – сүз байлыгы бар, тәрбияче ярдәмендә аралаша.

Уртачадан түбән (1-1,9) – аңлый, русча җавап бирә.

Файдаланылган әдәбият:

Борһанова Р. А., Юсупов Ф. Ф. Балалар бакчасында татар теле өйрәтү программасы. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган. – Казан: РИЦ «Школа», 2004.

Иванова Л. Ф. Программа обучения английскому языку в дошкольном образовательном учреждении Республики Татарстан “First Steps in English”. – Казань, 2011.

Гальперин П. Я. “Основы теории поэтапного формирования умственных действий и концепции порождения речи”. - Москва, 1989.

Пассов Е. И. “Основы коммуникативной методики обучения иноязычному общению”. - Москва, 1989.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных