Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Программаның эчтәлеге




Нче сыйныфларның рус төркеме өчен әдәби уку (тат.) буенча эш программасы

(сәгатьләр күләме атнага - 3, елга 105 сәгать)

 

Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәбиуллина Гөлназ Ринат кызы

 

“КИЛЕШЕНДЕ”

Директор урынбасары

________С. М. Абдуллина

 

“Каралды”

1 нче санлы МБ утырышы беркетмәсе,

29 нчы август 2015 нче ел

МБ җитәкчесе __________Ф. Д. Хәсәнова

Яр Чаллы, 2015

 

 

Яр Чаллы шәһәренең «15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»

муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе

 

 

“Расланды”

1нче санлы педагогик киңәшмә беркетмәсе

29 нчы август 2015 нче ел

333 номерлы боерык белән гамәлгә кертелде

29 нчы август 2015 нче ел

Мәктәп директоры

______________Якупова Е Н.

 

 

Нче в сыйныфы рус төркеме өчен әдәби уку (тат.) буенча эш программасы

(сәгатьләр күләме атнага - 3, елга 105 сәгать)

 

Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тахауова Фәүзия Мөнир кызы

 

 

“КИЛЕШЕНДЕ”

Директор урынбасары

________С. М. Абдуллина

 

“Каралды”

1 нче санлы МБ утырышы беркетмәсе,

29 нчы август 2015нче ел

МБ җитәкчесе __________Ф. Д. Хәсәнова

 

 

Яр Чаллы, 2015

 

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. Программа: "Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы 1-11 сыйныфлар" / Төзүче- авторлар: Р. З. Хәйдарова, Р. Л. Малафеева. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011. Ул“ Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1 – 11 нче сыйныфлар" (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел) җыентыгында урын алган.

2. Яр Чаллы шәһәре “15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесенең 2014-2015 нче уку елына укыту планы.

3. Дәреслек: Р. З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина “ Күңелле татар теле”. 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013

Татар теленә өйрәтүнең ТӨП МАКСАТЫ –ГАМӘЛИ максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле ситуацияләре кысаларында белем бирү, күнекмәләр формалаштыру. Татар теле фәненә кыскача характеристика, белем бирү максат һәм бурычларын чишкәндә әһәмияте һәм үзенчәлеге.

ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ максаты: акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм культурасын үстерү.

ТӘРБИЯВИ максат: балаларның рухи дөньяларын баету, татар халкының мәдәнияте, сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык hәм хөрмәт хисе тәрбияләү. БУРЫЧЛАР: Гамәли максатка ирешү өчен, укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау; дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру; татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү.

Коммуникатив нигездә татар теленә өйрәтү гомумдидактик принципларга (фәннилек, аңлылык, аңлаешлылык, системалылык, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, белемне ныклы үзләштерү); психологик принципларга (мотивация булдыру, укучыларның шәхси-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алу); лингвометодик принципларга (коммуникативлылык, комплеслылык, укытуны телдән алып бару, телгә өйрәтүне гамәли эшчәнлеккә юнәлтү, тел һәм сөйләм күренешләрен сайлау һәм өйрәтүгә функциональ якын килү, тел күренешләрен концентрик рәвештә урнаштыру һәм этапларын өйрәтү, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу) таянып оештырыла. Гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларны грамматикага өйрәткәндә, ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу принцибы укытучы игътибарыннан читтә калмаска тиеш, чөнки татар һәм рус телләрендәге сөйләмдә сүзләрне һәм җөмләләрне үзара бәйләү закончалыклары күпкә аерылалар, шуңа күрә татар сөйләмендәге иң актив җөмлә калыплары рус телендәге калыплар белән чагыштырылырга, гамәли үзләштерелергә тиеш.

Татар теленә өйрәтү коммуникатив методикага таянып, инновацион технологияләр кулланып оештырыла. Программада куелган бурычларны үтәү өчен укыту эшчәнлегендә проектлау методын, компьютер технологияләрен куллану планлаштырыла. Мәктәпнең укыту планы буенча әдәби укуга атнага 3 сәгать исәбеннән барлыгы 105 сәгать бирелә, шуңардан ФГОС кертү шартларында атнага 1 сәгать хисабыннан 35 сәгать өстәлде. Өйрәнү өчентатар язучыларының, шагыйрьләренең программадан тыш түбәндәге әсәрләре кертелде, бу әсәрләр * белән билгеләнде: Ш. Галиев *“Үсәсем килә”, Р. Миңнуллин *“Энекәш кирәк миңа”, Б. Рәхмәт *“Бала белән әтәч”, *“Яңа ел килгәч”, *“Яз килә”, *“Ләлә чана шуа”, *“Бүген әнием бәйрәме”, Н. Мәдьяров *“Тизрәк кил”, Г.Тукай *“Елның дүрт фасылы”, *”Бәйрәм бүген”, *“Акбай”, Х.Халиков *“Тәнәфестә вакыт юк”, Ә.Ерикәй *“Туган ил”, * “ И Казаным”, Ф.Яруллин *“Туган ягы кирәк кешегә”, Дәрдемәнд *“Чыкты кояш”, М.Гафури *“Кыр казы”хикәясеннән өзек, Р.Мингалим *“Дусларың гына булсын”, *“Дусларым”, М.Җәлил *“Карак песи”, Н.Исәнбәт *“Бала белән куян”, А.Алиш *“Кара карганың кара баласы” тел күнекмәсе, Ш.Маннур *“Кояш, чык, чык”, Э. Мөэминова *“Сабантуй”, Р.Корбан *“Матур көн”, В.Казыйханов *“Каникул”, М Газизов *“Кышны озату”, *“Туган җир”, Р.Бәшәр *“Салават күпере”, *Р. Бәшәр “Салават күпере”, *Б. Рәхмәт “Наҗия җиләк җыя”, *Н. Мәдьяров “Яңгыр алды”, *М. Гафури “Чикерткә белән кырмыска” мәсәле, Ш. Галиев* “Эш кушып булмый”, Л. Лерон *“Яңгырның ял көне”

Бу әсәрләр,2 нче сыйныфтагы эзлеклелекне дәвам иттереп, укучыларның белемнәрен тирәнәйтү максатыннан алынды.

3 сыйныфта халык авыз иҗаты – әкият жанры, классик әдәбиятның һәм бүгенге көн әдәбиятының әсәрләре өйрәнелә, сөйләм өчен текстлар бирелә. Укучыларны милли бәйрәм – сабантуй һәм аның традицион уеннары белән таныштыру күздә тотыла. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә: монологик-диалогик сөйләмгә игътибар ителә.

Календарь – тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр тәшкил итә. Укучыларның уку сыйфатын билгеләү максатында әдәби әсәрләр белән эшләүгә таләпләр бирелә. Календарь – тематик планда түбәндәге тематика күрсәтелә:

 

Ятлау өчен әсәрләр: Сөйләшү тематикасы:

Б. Рәхмәт. Аш вакыты.

Г. Тукай. Безнең гаилә. Контроль монолог. Туган якка кыш килде.

Х. Гарданов. Безнең урам. Контроль диалог. Син кайда яшисең?

Р. Фәйзуллин. Җиләк кайда күп? Контроль монолог. Сабантуй.

 

Программаның эчтәлеге

 

Бүлекләр, темалар Эш прогр Төп темалар Темага караган төп төшенчәләр Бәйләнешле сөйләм теле үстерү
ш/ят к/д к/м Соч.
1. Белем бәйрәме   “1нче сентябрь- белем көне!”, “Бәйрәм белән котлыйм!”, Ш. Галиев “Онытылган...”,“Дежур укучы”,”Дәрестә”, М. Галләмова “Чын иптәш”, “Китапханәдә”, Р. Миңнуллин “Санарга өйрәнәбез”,*Г.Гәрәева.”Көз һәм балалар җыры 2нче сыйныфта үзләштергән грамматик минимумны ныгыту. Җөмләләр төзү. Текст өстендә эш. Орфоэпик кагыйдәләрне саклап, мәгънәсен аңлап тиешле интонация белән яттан сөйләү. Яңа уку елы белән котлый белү.Үзең укыган сыйныф турында мәгълүмат бирә белү. Лексика: башлана, уңыш, тели, килешә, тарата, ятлый, чишә, такта сөртә, тәрәзә ача, хезмәт, хата, хаталы(сыз), яза, күчерә, аңлата, китапханә, китапханәче, кызыклы, әкиятләр, хикәя, ярдәм, турында, дистә саннары: ун, егерме, утыз, кырык.        
  Көндәлек режим.   “Көз”, “Базарда”, Р. Миңнуллинның биографиясе, Р. Миңнуллин “К”лар тулган бакчага”. *Н. Мәдьяров “Тизрәк кил” Текстны сәнгатьле аңлап уку, эчтәлегенә төшенү, сүзлек белән эшләү.Көндәлек режим турында сөйли белү. Лексика: сәгать, йокы, тора, зарядка ясый, файдалы, шатлана, мактый, көндез, кичә, иртә, 11-100 гә кадәрге саннар.        
3. Ашханәдә   “Ашханәдә”, Б. Рәхмәт “Аш вакыты”, Ш. Галиев “Кунаклар”, Х. Гарданов “Икмәк”, С. Баруздин “Тәлинкәне кем ваткан?”, Татар сөйләменә хас авазларны дөрес әйтә белү.Тема буенча җөмләләр төзү, рәсемнәр буенча кечкенә хикәяләр төзү. Мәктәп ашханәсе,пешерелгән ашлар турында сөйли белү,үзеңә кирәк ризыкны сорап алу,табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли белү. Лексика: ашханә, токмачлы аш, кәбестә ашы, дөге боткасы, каймак, кесәл, төрле, кайнар, пилмән.кош теле, идән, төште, тәлинкә янына, ач, тук, ватыла, вата, аш вакыты, ялган, ялганлый, әдәпле.        
4. Без әти-әниләргә булышабыз   Г. Тукайның биографиясе. Г. Тукай “Безнең гаилә”, * “Елның дүрт фасылы” “Без эш сөябез”, И. Әхтәм “Ана рәхмәте”, И. Туктар “Авыраяк”, Х. Халиков “Без ничәү?”, *”Тәнәфестә вакыт юк”, *И.Туктар ”Ялкау өчен ботка суынган”, Галиев* “Эш кушып булмый” Сораулар кую, җавап бирә белү. Лексика: шагыйрь,шигырь, әсәр, өлкәннәр, кечкенәләр, булыша, су сибә, җир казый, тәрбияле, минемчә, синеңчә, сатучы, тегүче, эшче, үзем, тапты, алдында, артында, тиз, озак, эзләде, югалтты, җитез, әкрен, ялкау, тәртипсез, тәртипле, саф һава, эшчән, ялкау, үзе, белә, каршында, өстендә, астында, тәрәзә, эри.        
5. Туган якка кыш килде.   Ә. Ерикәй *”Туган ил”,“Беренче кар”, “Кышкы көн”, “Дуслар”, “Тауда”, С. Урайский “Чыршы янында”.*М. Газизов. “Кышны озату”, *Б. Рәхмәт “Ләлә чана шуа”, * “Яңа ел килгәч“ Кышкы табигать, кыш билгеләре, кышкы урман, елга турында текстларны аңлап уку, әңгәмәдә катнашу. Лексика: һава торышы, кар бөртеге, аяз, биек, шатланды, чаңгы, чаңгы ярышы, кинәт, егылды, сынды, ерак, ярдәм итә.        
6. Шәһәрдә һәм авылда   “Минем шәһәрем”, “Минем шәһәрем Яр Чаллы”, “Безнең авыл”, Х. Гарданов “Безнең урам”, “Татарстан - минем Ватаным”, “Татарстан шәһәрләре”, Б. Рәхмәт “Әби белән бабушка”, *Ф. Яруллин “Туган ягы кирәк кешегә”, *М. Газизов” Туган җир”, Ә. Ерикәй “ И, Казаным”, Татарстан елгалары, шәhәрләре, Яр Чаллы турында сүзләрне дөрес әйтә белү, аларны монологик hәм диалогик сөйләмдә актив куллану. Раслау, инкарь, сорау, хикәя, боерык җөмләнең коммуникатив төрләрен диалогик, монологик сөйләмдә кулланырга гадәтләндерү. Лексика: бүлмә, буенда, катлы, театр, музей, янында, йорт, фатир, кат, йокы бүлмәсе, кунак бүлмәсе, юыну бүлмәсе, бакча, чишмә, агач.        
  Әдәпле булыйк!   Г. Тукай “Бу кайсы вакыт?”, М. Галләмова “Трамвайда”, В. Осеева “Бер әби ич”, Дәрдемәнд “Өч ул”, * * Б. Рәхмәт ”Бүген әнием бәйрәме”, Г. Тукай *”Бәйрәм бүген”, * “Акбай”, *Дәрдмәнд “Чыкты кояш” Тылсымлы сүзләрне искә төшерү. Олыларга һәм кечеләргә карата игътибарлылык тәрбияләү. Лексика: Рәхим итегез! Чакыра, тәмле булсын, ярты, барлык, буш, урын, егыла, әдәпле, тәртипле, акыллы, игътибарлы, шалтырый, чакырыгыз, борчый, шатлык, бәхет, сәламәтлек.        
8. Кечкенә дусларыбыз   М. Галләмова “Дуслар”, Ү. Саттаров “Уйныйсы килә”, “Минем кечкенә песием”, *М. Гафури “Кыр казы” хикәясеннән өзек, * Р. Мингалим “Дусларың гына булсын”, *М. Җәлил “Карак песи”, Н. Исәнбәт “Бала белән Куян”, * Б. Рәхмәт “Яз килә”, Кечкенә дусларыбыз турында хикәяләр төзеп сөйләү. Лексика: хәйләкәр, өрә, саклый, хуҗа, тәпи, терелә, тәрәзә, чукый, канат, куна, койрык, озын,кара карга,гадәт, тычка,. тышкы кыяфәт, маэмай, тыңлый, Акмуен, Акбай, Актырнак.        
9. Күңелле җәй.   Г. Тукай “Җәй”, Б. Рәхмәт “Матур җәй”, татар халык әкияте “Төсләр”, М. Гафури “Җәйге эш вакыты”, Р. Фәйзуллин “Җиләк кайда?”, В. Катаев “Гөмбәләр”, Х. Халиков “Витаминлы аш”, “Сабантуй”. *Л. Лерон “Яңгырның ял көне”, * А. Алиш “Кара карганың кара баласы”,.*Р. Мингалим “Дусларым“,*Ш. Маннур “Кояш, чык,чык”, *Э. Мөэминова “Сабантуй”, *Вил Казыйханов “Каникул”, * Р. Корбан. “Матур көн”, *Р. Бәшәр “Салават күпере”, *Б. Рәхмәт “Наҗия җиләк җыя”, *Н. Мәдьяров “Яңгыр алды”, *М. Гафури “Чикерткә белән кырмаска” мәсәле   Җәйге табигать, җәй билгеләре, җәйге урман, елга турында текстларны аңлап уку, әңгәмәдә катнашу. Өйрәнелгән текстлар буенча тест эшләү. Лексика: җиләк, кып-кызыл, җыям, эре, күп, агулы, яңгыр, кызына, су коена, чума, балык тота, чүп утый,качышлы, әбәкле, туп, атта чаба, чүлмәк вата, баганага менә.        
  Барлыгы              
                   

 

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных