Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Татар халкында язу тарихы 1 страница




Фонетика

Авазларны төрле яклап өйрәнә торган фән фонетика дип атала. (Аваз - сөйләмнең бүлен­ми торган иң кечкенә кисәге; хәреф - авазны язуда белдерүче билге).

Алфавит – язуда кулланыла торган хәрефләр җыелмасы һәм аларның билгеле бер тәртиптә урнаштырылып бирелүе. Хәзерге татар алфавиты рус телендә кулланыла торган кирилл әлифбасына нигезләнеп төзелгән. Татар алфавитында 39 хәреф бар.

2.1. Сөйләм аппараты. Аваз артикуляциясе

Аваз сөйләм органнарының эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә. Сөйләм өчен генә хезмәт итә торган махсус органнар юк. Кешенең сөйләм барлыкка китерә торган органнары җыелмасын сөйләм аппараты диләр. Сөйләм аппараты телнең үсү про­цессында формалаша. Аш эшкәртү һәм сулыш органнары, аваз әйтүдә катнашып, кайбер үзгәрешләр дә кичергәннәр: авыз куышлы­гы кыскарган, бугаз һәм бугаз өсте аска төшкән, ә бу үз чиратында, йоткылыкны һәм авыз куышлыгын берләштереп, аваз ясауда әһәми­ятле булган бугаздан өске өлешне (надставная труба) формалашты­ра. Сөйләм аппаратының өлешләре:

сулыш аппараты, аңа диафрагма, үпкәләр, бронхлар һәм сулыш юлы (трахея) керә, тавыш ярыларыннан һәм кимерчәкләрдән гыйбарәт булган бугаз, бугаздан өске өлеш, аңа йоткылык, авыз һәм борын куышлык­лары керә. Һәрбер сөйләм органының биологик вазифасы беренчел.

Авазлар ясауда күп кенә органнар катнаша. Сулыш органнары, авазлар ясалсын өчен, һава дулкыны бирәләр, аны төрлечә үзгәртәләр. Мәсәлән, рентген, һәр авазны әйткәндә, диафрагманың төшеп, күтәрелеп торуын күрсәтә, бронхлар да диафрагмага ярашып эш­лиләр, ә бу, үз чиратында, авазларның үзенчәлеген, иҗекләргә бүлүне тәэмин итә. Сулыш аппараты сулыш алу, сулыш чыгару өчен җайланган. Ул авазларны ясауда катнаша, ләкин аларның ясалу урыны була алмый.

Бугаз авазлар ясалуда төп рольне уйный. Монда музыкаль тон һәм шау (тавыш, пышылдап әйтү) барлыкка килә. Бугаз 4 ки­мерчәктән тора: балдаксыман, калкансыман һәм ике пирамидаль (чүмечсыман) кимерчәкләр, үзара ярашып, бер система барлыкка китерәләр. Калкансыман кимерчәкнең алдына, пирамидаль кимерчәкләргә ике яклап эластик мускул җепселләре береккән. Болар – тавыш ярылары. Алар соры төстәге эластик, тыгыз мускул җепселләреннән гыйбарәт һәм шактый хәрәкәтчән. Үпкәдән килгән һава агымы тавыш ярыларын тибрәтә, алар ачыла һәм ябыла алалар. Шул рәвешчә, тавыш ярыгы (голосовая щель) барлыкка килә. Тавыш ярыгы ябык булып, тавыш ярылары киеренке хәлдә торсалар, һава агымы, тавыш ярыларын тибрәтеп, музыкаль аваз – тавыш барлыкка китерә. Тавыш ярылары бер-берсенә якын килеп, киеренке хәлдә булмасалар, һава агымы аларга ышкы­лып кына үтеп китә, тибрәтми, шунда шау һәм пышылдау барлыкка килә.

Тавыш ярылары, саңгырау тартыклардан кала, барлык авазларны әйтүдә дә катнашалар. Тавыш каналы – тавыш ярылары арасындагы ачыклык. Тавыш ярыла­ры бу очракта киеренке хәлдә булалар, тавыш каналы кечерәя һәм һава агымы тавыш ярыларын калтыратып үтеп китә.

Авыз куышлыгы бугаздан бугаз өсте (надгортанник) белән аеры­лып тора: ул, сулаганда, бугазга юл ача, ә ашаганда, бугазны яба (ялгыш кына сулыш юлына азык керсә, кеше тончыга башлый). Бугаз өстендә йоткылык бар. Аның стеналары эластик, алар төрлечә үзгәреп, йоткылык резонаторының күләмен үзгәртәләр. Йоткылык­ның күләме авазның көчен, куәтен билгели.

Йоткылыктан һава агымы ике төрле юл белән тышка чыгарга мөмкин һәм бу

йомшак аңкауның торышына бәйле: әгәр йомшак аңкау күтәрелеп торса, борын куышлыгына юл ябыла, һава агымы авыз куышлыгына үтеп китә һәм авыз авазлары барлыкка килә. Әгәр

дә йомшак аңкау төшеп тора икән, авыз куышлыгына юл ябыла һәм һава агымы борын куышлыгына үтеп китәргә мәҗбүр була. Бу вакытта борын авазлары барлыкка килә: м, н, ң. Аерым телләрдәге (мәсәлән, француз, поляк, тува) үзенчәлекле борын сузыклары шулай барлыкка килә.

Авыз куышлыгында тавыш һәм шау, теге яки бу төсмерләр белән баеп, сөйләм авазларына әйләнәләр. Анда күпсанлы сөйләм органна­ры урнашкан. Аскы һәм өске иреннәр хәрәкәтчән, алар йомыла, түгәрәкләнә, алга сузылалар, алар арасында бераз ачыклык та калырга мөмкин. Бу очракта б, п, м, о, у, ө, о, у, в, ф, авазлары барлыкка килә.

Авыз куышлыгында иң хәрәкәтчән орган – тел. Телнең тамырын, аркасын һәм очын аерып карарга мөмкин. Телнең аркасы үзе алгы, урта һәм арткы өлешләргә бүленә.

Телнең очы – аның иң хәрәкәтчән өлеше. Ул, алга килеп, аскы тешләр өстендә ятарга мөмкин һәм өске тешләр белән ике арада ярык калганда, башкорт, инглиз телләрендәге теш арасы з авазы, өске тешләргә килеп тигәндә, д, т, л, н, авазлары барлыкка килә. Тел очы, өске тешләргә тимичә, күтәрелеп кенә торганда, с, з, ш, ж, ч, җ авазлары, тел очы калтыраганда, р авазы ясала.

Тел аркасының арткы өлеше йомшак аңкауның алдына якынаерга мөмкин. Бу очракта г, к, х авазлары барлыкка килә.

Тел аркасының торышы сузык авазларның характерына да тәэсир итә, чөнки телнең төрле өлешен аңкауга төрле дәрәҗәдә күтәрү авыз куышлыгының формасын үзгәртә, ә бу үз чиратында авазның темб­рын билгели.

Кече тел шулай ук телнең арткы өлешенә йомылып килеп, яисә бераз ярык калдырып, авазлар ясый ала. Бу авазлар төрки телләрдә, нивх, чукот телләрендә очрыйлар: қ., ғ, х, ң. Аларны у в у л я р авазлар диләр. Авазлар кече тел калтыраганда да ясала, мәсәлән, француз телендәге р авазы.

Авыз куышлыгында тешләр, каты аңкау, альвеолалар, төрле органнар белән бергә эшләп, авазлар тудыруда ярдәмче роль үтиләр.

Шул рәвешле, төрле сөйләм органнарының бергәләп эшләве нәтиҗәсендә төрле сыйфатлы авазлар ясала. Сөйләм органнарының авазларны әйткәндәге эшчәнлеге артикуляция дип атала. Аваз артикуляциясендә шартлы рәвештә өч этапны аерып карыйлар: 1) сөйләм органнарының теге яки бу авазны әйтү өчен әзерлекләре (экскурсия), 2) сөйләм органнарының шушы авазны әйткәндә бер мизгелгә тукталып калуы (экспозиция), 3) сөйләм органнарының кире үз хәлләренә кайтулары (рекурсия). Мәсәлән, б авазын әйткәндә, һава агымы иреннәрдә киртә очрата (экскурсия), бераз иреннәр йомылып торалар (экспозиция), соңыннан һава агымының көче иреннәрне аера һәм һава авыз куышлыгыннан тышка чыга (рекур­сия).

Сөйләм органнарының теге яки бу авазларны әйтү өчен, типик торышлары җыелмасы артикуляцион база төшенчәсен тәшкил итә. Артикуляцион базасы белән телләр бер-берсеннән аерылып торалар. Артикуляцион базаның тотрыклылыгы чит телләрне өйрәнгәндә шактый нык сизелә. Туган телгә хас артикуляцион база үзенчәлекләренең икенче бер телдә сөйләгәндә чагылуы акцент төшенчәсен барлыкка китерә. Телне камил дәрәҗәдә белү – ул акцентсыз сөйләү дигән сүз.

Авазларның ясалуы һәм аларны кабул итү процессы кешенең үзәк нерв системасы тарафыннан башкарыла.

Фонема

Авазларны мәгънәгә мөнәсәбәтле рәвештә өйрәнү фонология фәне тарафыннан башкарыла.

Фоне­ма – телнең морфемаларын, сүзләрен һәм сүз формаларын аера торган һәм сөйләм агышында үзенең дифференциаль (аеру) билгеләренең тәңгәллеген югалтмаслык дәрәҗәдә үзгәрә ала торган иң кечкенә аваз берәмлеге. Фонема һәрвакыт үзгәрештә була. Аерым-аерым әйткәндә – аның материаль ягы, безне аңлауны теләгәндә – мәгънә ясаучы һәм мәгънә аеручы ягы беренче планга чыга.

Фонемалар сөйләмдә төрле сүзләрнең күп тапкырлар әйтелеп кабул ителүенә һәм яңадан әйтелүенә бәйле рәвештә аерылып чыгалар. Фонемалар теләсә нинди морфемаларны аера алалар. Фонемалар бер-берсенә нинди морфемалар составында булуларына карап түгел, ә үзләренең дифференциаль билгеләре белән каршы куелалар. Бер морфема составында чиратлашып килгән фонемалар һәм аларның вариантларын морфонема диләр: баргач – баскач, тап – таба һ. б.

Фонемалар һәр телдә төзек һәм бердәм система тәшкил итәләр, һәр фонеманың фонологик эчтәлеге аның шул системадагы урынына бәйле: аңа кайсы фонемалар каршы куела? Мәсәлән, а фонемасының рус, татар телләрендә озынлык билгесе юк, озынлык немец, инглиз, төрекмән һәм башка телләр өчен генә әһәмиятле. Төрле телләрдәге фонемалар системасының аерымлыгы фонемаларның үзләренә хас фонологик эчтәлегенә бәйле.

Фонема теориясен өйрәнү зур практик һәм теоретик әһәмияткә ия. Практик әһәмияте шунда: чит телләрне өйрәнү тирән фәнни нигезгә куелды һәм җиңелләште. Фонеманы өйрәнүнең теоретик әһәмиятен түбәндәгечә билгеләргә була: телнең яңгыраш ягы аваз берәмлекләренең төзек бер системасын барлыкка китерә һәм бу системаның закончалыкларын өйрәнү мөмкинлеге ачылды. Фонема­га төрле билгеләмәләр бирелсә дә, безнең галимнәр фонема турын­дагы өйрәтмәнең әһәмиятен, фонема төшенчәсенең иҗтимагый характерын билгеләүдә, телнең аваз ягын билгеле бер фонетик система итеп карауда уртак фикердә торалар.

2.3. Авазларны (фонемаларны) төркемләү. Сузык ьәм тартык авазлар

Авазларны сузыкларга һәм тартыкларга бүлү күптәннән килә. Ләкин аның критерийларын билгеләү кыен булганлыктан (чөнки аерым билгеләр һәр икесендә дә уртак), кайбер галимнәр хәтта аны кирәкмәс эш дип тә саныйлар. Традицион бүленешне саклап һәм аның билгеле бер акустик, артикуляцион һәм функциональ нигезе бар икәнен истә тотып, сузыкларны тартыклардан аеручы бил­геләрне күрсәтик.

Акустик яктан сузыклар һәм тартыклар тон (тавыш) һәм шау катнашуга карап аерылалар. Сузыклар тоннан (тавыштан) гына торалар, тартык­ларның нигезендә шау ята, тон булырга мөмкин (яңгырау), булмаска мөмкин (саңгырау). Тартыкларның бер төрендә тон, шауга караган­да, өстенлек итә һәм шуңа күрә алар сузыкларга якынаялар. Болар: м, н,ң, л,р, й, ω. Бу авазлар акустик яктан гына сузыкларга якын, әйтелеше (артикуляциясе) ягыннан алар тартыкларга карый.

Тартыклар белән сузыклар арасындагы артикуляцион аермалар түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Сузыкларны әйткәндә, киерен­келек бөтен сөйләм аппаратына җәелә, тартыкларны әйткәндә, киеренкелек сөйләм аппаратының бер өлешендә генә булып, киртә дә шул урында ясала.

Киртәнең характеры, сузыкларны һәм тартыкларны әйткәндә, төрлечә була: сузыкларны әйткәндә, сөйләм каналы кысылса да, һава агымы өчен ачыклык кала; тартыкларны әйткәндә, һава агымы я йомыклыкка очрый, я, бераз гына ярык булып, ул шуннан ышкылып чыгып китә – һава агымы иркен үтә алмый.

Сузыклар һәм тартыклар һава агымының көченә карап та аерылалар. Сузыклар, юлларында киртә булмау сәбәпле, кимрәк көч белән әйтеләләр. Тартыклар көчлерәк һава агымы белән ясалалар, чөнки киртәне үтеп китәргә кирәк була.

Әйтелгәннәрне йомгаклап, нәтиҗә ясыйк: сузыклар һәм тартык­лар, чыннан да, кискен аерылып тормыйлар, алар арасында әкренләп азмы-күпме бер-берсенә күчеш бар. Ике поляр чиктә сузыклар һәм саңгырау тартыклар тора: беренчеләре гел тоннан гына булса, икенчеләре гел шаудан гына гыйбарәт. Яңгырау тартыклар сузыклар­га тон белән һәм әзрәк көч белән әйтелүләре ягыннан якын. Сонор тартыклар сузыкларга акустик яктан охшаш.

Сузык һәм тартыкларның акустик һәм артикуляцион аермалары аларның телдәге рольләренә дә тәэсир итә. Сузыклар иҗек ясыйлар, иҗекнең хуҗасы, үзәге, түбәсе булалар. Тартыклар сузыклар белән бергә генә киләләр, үзләре генә иҗек ясамыйлар.

Язуда авазларны хәрефләрдән аеру өчен квадрат җәяләр эчендә күрсәтәләр: к – хәреф, [к] – аваз.

2.4. Сузыкларны төркемләү

Тел белемендә, сузыкларны төркемләгәндә, артикуляцион бил­геләргә нигезләнеп эш итәләр, акустик билгеләр дә исәпкә алына.

Татар телендә сузыклар телнең горизонталь, вертикаль хәрәкәте буенча, иреннәр катнашу-катнашмауга карап, микъдари озынлыкла­ры буенча һәм йомшак аңкауның катнашу-катнашмавына карап төркемләнәләр.

1. Телнең горизонталь хәрәкәте буенча сузыклар­ны алгы рәт, арткы рәт авазларга бүләләр. Алгы рәт авазлары ясалганда, тел алга килә, тел очы аскы тешләргә тия. Алгы рәт авазлары – и, э, е, ә, ү, ө. Арткы рәт авазлары ясалганда, тел бөтен массасы белән артка китә, тел аркасының арткы өлеше аңкауга күтәрелә. Арткы рәт авазлары – а, у, о, ы, рус телендәге о, ы. Икенче төрле, бу авазларны калын һәм нечкә авазлар диләр.

Сузыкларның мондый бүленеше төрки телләрдә сингармонизм законы белән бәйле.

2. Телнең вертикаль хәрәкәте буенча сузыкларны югары күтәрелешле, урта күтәрелешле, түбән күтәрелешле авазларга бүләләр. Тел иң югары күтәрелештә чагында ясалган авазлар – и, у, ү, рус ы. Телнең иң түбән торышында ясалган авазлар – а, ә. Телнең урта күтәрелешендә – о, ө, е, ы, рус э, о.

Тел белемендә аларны «тар, ярымтар һәм киң әйтелешле сузык­лар» дип тә йөртәләр.

3. Иреннәр, сузык авазлар ясаганда, төрлечә катнашалар: җәеләләр, түгәрәкләнәләр, очлаеп алга киләләр. Иреннәрнең катнашу-катнашмавына карап, сузыкларны 2 төркемгә аералар: иренләшкәну, ү,о,ө, рус о, калганнары иренләшмәгән – ә, и, ы, э, а, рус э, ы.

Рәт Алгы рәт Арткы рәт
Күтәрелеш Иренләшкән Иренләшмәгән Иренләшкән Иренләшмәгән
Югары күтәрелеш ү и у рус ы
Урта күтәрелеш ө е, э о, рус о ы
Түбән күтәрелеш   ә   а

4. Микъдари озынлыклары буенча сузыклар озын һәм кыска авазларга бүленәләр. Татар телендә аваз озынлы­гы мәгънә аермый. Рус телендә исә сузыкларның озынлыгы,
нигездә, басымга бәйле була. Озын сузыклар: ә, а, у, ү, и, рус о, э. Кыска сузыклар:о, ө, ы, е.

Телдә бер иҗектә бергә әйтелә торган ике сузык аваз тезмәсе дә булырга мөмкин. Мондый авазларны дифтонглар (грек. di – ике, phtongos – аваз ) диләр. Дифтонглар шактый күп телләрдә күзәтелә. Алар бигрәк тә инглиз, немец, испан, фин телендә күп.

Дифтонгларны, составындагы сузыкларның сыйфатына карап, ике төргә: чын һәм ялган дифтонгларга бүләләр. Чын дифтонг­лар ике тулы сузыктан торалар. Татар телендә чын дифтонглар юк. Ялган дифтонгларның бер сузыгы тулы, икенчесе ярым сузык була. Ялган дифтонгларга төрки телләрдәге әй – ай, әw, аw тезмәсен китерергә мөмкин.

Авазлар ничек урнашуга карап, дифтонгларны төшерелмәле һәм күтәрелмәле төрләргә бүләләр. Төшерелмәле дифтонгларның беренче өлеше – иҗек ясауда катнашучы тулы сузык, икенчесе – ярым сузык. Мондый дифтонглар төрки телләрдә: татар, баш­корт, каракалпак телләрендә бар: тай, җәй, куй, көй, кой, тау, дәү һ. б.

Беренче аваз ярым сузык, икенчесе тулы сузык бул­са, күтәрелмәле дифтонг барлыкка килә: wа, йа, йә, йу.

Дифтонглар, төрле авазлар тирәлегенә керү белән, әйтелешләрен үзгәртәләр, таркалалар. Менә шул сыйфат инде аларның чын дифтонг булмаганнарын күрсәтеп тора. Сөйләмдә дифтонглар я шул килеш сүзнең билгеле бер урынында килеп үзгәрмиләр, я кыскара­лар, я бер компоненты икенче иҗеккә күчә: йар – йа-ры; йол – йо-лын; бө-йөк – бө-йөк-не; бай – ба-йын-да; уй-на – у-йын-чык;

Һәрбер телдә сузыклар билгеле бер система барлыкка китерәләр һәм ул вокализм (лат. vocalis – сузык аваз) дип атала.

Сузыклар составы

Татар теле фонетикасы тарихында сузык фонемаларның саны һәм составы хакында төрле караш яшәп килгән. Иң башлап татар телендә 10 сузык аваз билгеләүче К. Насыйри була. Ул «Әнмүзәҗ» (1895) китабында а – ә, у – ү, о – ө, ы – е, ый – и сузыкларын санап китә («Әнмүзәҗ. Казан, 1975 елгы яңа басмасы, 3 б.).

Г. Алпаровның «Шәкли нигездә татар теленең грамматикасы» дигән хезмәтендә (1928) калын һәм нечкә сузыклар булып парланган бу авазлар бер авазга кайтарып калдырыла һәм татар телендә 5 сузык аваз бар дип карала. Г. Алпаров үз алдына сорау куя: «Авазлардагы калынлык, нечкәлек бер ялгыз авазның ике төрле әйтелеше генәме, әллә ике авазның бер-берсенә охшашуымы?» Шуңа кискен җавап бирелә: «Әлбәттә, бер авазның ике төрле әйтелеше генә».

Р. Ф. Шакирова татар телендә сузыкларның фонемалык табигатен тикшереп, аларның санын 12 дип билгели: 10 сузык татар теленең үзенеке, о, э – рус теленнән кергән алынма фонемалар.

Ә. Әфләтунов тагын бер рус фонемасын өсти: ы (Фонетика современного татарского языка. Казань, КДУ, 1962, 7 б.).

Хәзерге вакытта татар телендә 12 сузык фонема бар дип санала: шуның 9 ы татарныкы (а – ә, у – ү, о – ө, ы – е, и) һәм 3 алынма фонема: о, ы, э.

Соңгы вакытларда ый авазы турында махсус тикшеренү үткәрелеп, аның мөстәкыйль фонема түгеллеге расланды.

2.6. Тартыкларны төркемләү

Тартык авазларны әйткәндә, үпкәдән чыккан һава агымы үз юлында нинди дә булса тоткарлыкка очрый. Хәзерге татар әдәби телендә 28 тартык аваз бар.

Билгеле бер телнең тартыклар системасын консонантизм (латин, consonans – тартык аваз) диләр. Тартыклар, нигездә, авыз куышлыгында ясалалар, кайчак борын куышлыгы да катнаша. Борын авазлары: м, н, ң.

Тартык авазларны әйткәндә тавышның катнашу дәрәҗә­сенә карап, тартыклар яңгырау, саңгырау һәм сонорларга бүленәләр. Саңгырау тартыклар бары тик шаудан гына тора. Яңгырау тартыкларны әйткәндә шау да, азрак тавыш (тон) та катнаша. Сонор тартыклар әйтелешендә шау азрак, тавыш күбрәк була.

Тартыкларның күбесе яңгыраулыкта һәм саңгыраулыкта парлашалар.

Яңгырау б в г ғ д ж з җ л м н ң й р ω          
Саңгырау п ф к қ т ш с ч               х ц щ һ ΄

Тартыкларны төркемләү таблицасы

Ясалу урыны Яңгырау Саңгырау Сонор
Ирен-ирен [б] [п] [м] [w]
Ирен-теш [в] [ф]  
Тел алды [д][ ң][ з][ җ] [т] [ш] [с] [ч] [ц] [щ] [л] [н] [р]
Тел уртасы     [й]
Тел арты [г] [к] [ң΄] (нечкә вариант)
Кече тел (увуляр) [ғ] [қ] [ х] [ң]
Йоткылык (фарингаль)   [һ]  
Бугаз (Ларингаль)     [΄] (һәмзә)

Искәрмә: [w] авазы язуда иҗек башында в хәрефе белән, иҗек ахырында у һәм ү хәрефләре белән белдерелә: [wакыт]-вакыт, [таw ] - тау, [қ] һәм [ғ] - язуда к һәм г хәрефләре белән күрсәтелә.

['] - бугаз тартыгы - һәмзә. Иҗек ахырында язуда белдерү өчен э хәрефен язалар: [ма'май]- маэмай; нечкә иҗектән соң иҗек башында килсә, ь хәрефе белән белдерелә: [мәс'әлә]-мәсьәлә; калын иҗектән соң килсә, ъ хәрефе белән [Қор'ән] – Коръән.

2.7. Иҗек

Сөйләмдә авазлар аерым-аерым түгел, ә берсе артыннан икенчесе килеп, бер агым барлыкка китерәләр. Сөйләм аерым авазларга түгел, ә иҗекләргә таркала. Иҗек бер аваздан да, ике, өч, дүрт, хәтта 5 -6 аваздан да торырга мөмкин: ә -ни, бул-ган, карт, кайт. Иҗек – әйтелешнең иң кечкенә берәмлеге, ягъни фонетик берәмлек. Һәр иҗек бер сузык авазга нигезләнә.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных