Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Татар халкында язу тарихы 4 страница




1926 елда Бакуда үткәрелгән Беренче тюркология съезды бөтен төрки халыклар өчен латин алфавиты кабул итә. Казанда бу эшне «Латин дусы» җәмгыяте әзерли. Конференциядән соң латин хәреф­ләре нигезендә төзелгән яңа татар әлифбасын тарату максаты бе­лән «Яңалиф» җәмгыяте төзелә. 1927 елның 3 июлендә Татарстан республикасы Халык Комиссариатлары Советы үзенең махсус ка­рары белән латин алфавитын татар теленең рәсми алфавиты дип игълан итә. 1930 елның 1 январеннан башлап Татарстанда яңалиф йөз процент гамәлгә куелган дип исәпләнә.

Латин алфавитына күчүгә каршы көчләр дә зур була. Чөнки аларның шактые гарәп язуын югалту, халыкның 1000 еллык язма мирасыннан аерылу икәнен яхшы төшенә. Шулар арасында Г. Ибраһимов, Г.Шәрәф, Г.Алпаров, Г.Сәгъдиләр була. Алар гарәп язуы­на реформа гына кертү ягында торалар.

Латин алфавиты нигезендәге орфографиянең төп принцибы итеп фонетик принцип алына. Орфография сузыкларда унчылык ниге­зенә корыла. Башка телләрдән кергән сүзләр татарча әйтелешкә буйсындырыла. Әмма бу язуның шактый кимчелекләре, җитешсезлекләре булуга карамастан, анда бирелгән орфографик кагыйдәләр татар әдәби телен нормалаштыруда зур роль уйныйлар.

Руслаштыру сәясәтенең көчәюе сәбәпле, 30-елларның ахырында рус әлифбасына күчү мәсьәләсе күтәрелә. Бу әлифбага күчү болай аңлатыла: рус һәм татар телен өйрәнгәндә, әле бер, әле икенче алфавит өйрәнеп торудан котыласың, рустан кергән сүзләрне русча язарга мөмкинлек туа, янәсе. (Рус графикасын татар теленә ярак­лаштыруны Н. И. Ильминский эшли: керәшеннәр өчен шул нигездә махсус язу төзи һәм ул алфавит керәшен татарларында алар яңалиф­кә күчкәнче саклана.)

1938 елда беренче вариантта алфавит игълан ителә. Соңыннан аңа татарның үзенчәлекле авазларын белдерү өчен хәрефләр өс­тәлә: ә, ө, ү, җ, ң, һ. Яңа алфавит 1939 елның 5 маенда рәсми рәвештә гамәлгә кертелә. Өстәмәләр 1941 елның 10 январенда раслана.

Әмма бу алфавитның да гаять кимчелекле яклары кала. Шуңа күрә 50 нче еллар башында матбугатта аның кимчелекләре турында сүз башлана, қ, ғ, ω авазлары өчен махсус билгеләр булмау орфография кагыйдәләрен бик кыенлаштыра.

Илебездә үзгәртеп кору, хәбәрдарлык чоры башлануга бәйле рәвештә, 1989 елда орфографиянең тагын бер яңа проекты эшләнә. Ул татар теленә өстәмә қ, ғ, ω хәрефләрен кертергә һәм орфографик кагыйдәдәрне камилләштерергә тәкъдим ителә. Әмма бу проект та тормышка ашмый кала. Хәзерге вакытта фәнни җәмәгатьчелек яңадан латин әлифбасына кайту хакында фикер йөртә башлады.

Шулай итеп, татар теле тарихында рун, уйгыр, гарәп, латин, рус язулары бер-берсен алыштырып гамәлдә булганнар.

Рус язуы үзе кириллица дигән әлифбага кайтып кала. Кириллица 863 елда славян мәгърифәтчесе Кирилл тарафыннан грекча чиркәү китапларын иске славян теленә тәрҗемә итү өчен төзелгән була. Русларда кириллица X гасыр ахырында, рәсми рәвештә христианлык кабул иткәч килеп керә.

Мең ел эчендә рус телендәге үзгәрешләргә бәйле рәвештә бу язу да үзгәрешләр кичерә: артык хәрефләр (алар 13 кә җыела) төшеп кала баралар, яңалары өстәлә тора.

1708-1710 елларда беренче реформаны Петр I үткәрә. Чиркәү шрифты гражданнар шрифты белән алышына: хәрефләрнең формасы гади­ләшә, түгәрәкләнә, юл һәм баш хәрефләр кертелә, хәреф өстендәге билгеләр бетерелә, саннарның хәреф белән белдерелүе гарәп сан­нары белән алмашына, аерым хәрефләр төшеп кала, рәсми рәвештә э, я беркетелеп куела.

Орфография

Төрле телләрнең алфавит системалары гасырлар дәвамында катлаулы юл үткәннәр. Алар телнең яңгырашы ягына бәйле рәвеш­тә камилләшә килсәләр дә, аваз системалары һәм теге яки бу тел­дәге әлифба белән тулы тәңгәллекне табу мөмкин түгел диярлек.

Язуда хәрефләр куллану орфография тарафыннан урнаш­тырылган махсус кагыйдәләргә буйсына. Орфография конкрет бер язма телнең билгеле бер үсеш этабындагы язылыш нормаларын билгели. Язу кагыйдәләре булу һәр тел өчен зарури, чөнки бу кагыйдәләр сөйләмнең эчтәлеген төгәл белдерүне, бу телдә сөйләшүчеләрнең язганнарын дөрес аңлауны тәэмин итәләр. Дөнья­дагы орфографик системалар хәрефләрне куллануның нигезендә нинди принцип ятуга бәйләнешле рәвештә бер-берсеннән аерылып торалар. Орфографиянең үз принциплары бар.

Сүздәге һәр авазны билгеле бер хәреф белән төгәл теркәп барырга мөмкин. Бу очракта реаль яңгырашлы аерым аваз язу берәмлегенә әверелә. Фәндә бу язылышны фонетик язылыш диләр. Язуда фонетик принцип ничек әйтәсең, ничек ишетәсең, шулай язуга кайтып кала. Татар теленең төп принцибы – фонетик принцип: кил, тор, сал, әйт, киткән, сулы. Ләкин бөтен сүзләр дә бу язылышка буйсынып бетмиләр.

Сүзләрнең мәгънәле кисәкләре – морфемаларның бөтенлеген саклап язу орфографиядә морфологик принцип дип атала. Татар телендә бу принципның чагылышы шактый. Сүз ишетелгәнчә түгел, ә аерым кисәкләренең бөтенлеген саклап языла: унбиш (умбиш түгел), төнге (төңге түгел), борынгы (бороңгы түгел), тозсыз (тоссыс түгел), урманлы (урманны түгел).

Тарихи-традицион принцип сүзләрнең элекке язылы­шын саклап калуда чагылыш таба. Татар телендә бу принцип мең еллык тарихы булган гарәп язуында (иске имлада) төп урынны тоткан. Хәзер бу принцип ирен гармониясенең язуда сакланма­вында күренә: комлок дип әйтелә, комлык языла, төзөлеш дип әйтелә – төзелеш языла. Кайбер сүзләрне язуда да чагыла: сурәт дип язабыз, әмма һәр кеше сүрәт дип сөйли. Бүгенге көндә сүрәт, сәләмәт дип язу да күп очракта хатага саналмый.

График принцип татар теле орфографиясендә аеруча киң таралыш алган: рус алынмалары һәм интернациональ сүзләр чыга­нак телдәгечә язылалар: демократия, дистилляция, конфрон­тация, реставрация, одеколон, шинель.

Хәзерге татар орфографиясендә дифференциляцияләнгән язылыш та кулланыла. Ул омонимик очракларны бер-берсеннән аеру өчен кирәк. Байрак сүзен бай сүзенең чагыштыру дәрәҗәсеннән аеру өчен соңгысын баерак дип язу норма булып тора. Түбәндәге мисалларны кушып язу яки язмау аларның мәгънәләрен аера: өч аяк – өчаяк, өч почмак – өчпочмак, биш бармак – бишбармак, ак сакал – аксакал. (X. Курбатов. Күрс. хезмәт, 1960, 12 б.).

Орфографик нормалар дөрес укылышны, дөрес язылышны тәэ­мин итәләр. Сөйләм культурасын үстерүдә дә аларның роле гаять зур.

Лексикология

Лексика (грекча lexikos – сүз) – сүзләр җыелмасы. Лексика дип теге яки бу телнең сүзлек составын, җирле сөйләшләрдәге сүзләр җыелмасын, теге яки бу тел остасының сүзлек байлыгын, теге яки бу кешенең сүзләр җыелмасын, әдәби әсәрнең сүзлек составын атыйлар.

Лексикология телнең сүзлек составын өйрәнүче фән.

3.1. Лексикологиянең тармаклары

Сүз – күп яклы һәм катлаулы тел берәмлеге, һәр сүзгә төп һәм күчерелмә мәгънәләре, килеп чыгышы, атама тарихы, стилистик бизәге, кулланыш үзенчәлеге, төзелеше, кулланыш сферасы һәм башка яклардан характеристика биреп була.

Менә шундый катлаулы сүзләр дөньясының төрле якларын өйрәнү аерым-аерым тармаклар буенча алып барыла. Сүзнең атау вазифасы, әйберләргә, күренешләргә атама бирү, исем тагу законча­лыклары лексиканың ономасиология (грек. onyma – исем, logos – өйрәтмә) тармагында өйрәнелә. Сүзләрнең мәгънәсен, мәгънәләр үсешен, үзгәрешен өйрәнә торган тармак семасиология (грек. seme – мәгънә, logos - өйрәнү) дип атала. Сүзнең тари­хын, килеп чыгышын өйрәнә торган тармакны этимология (грек. etimon - хакыйкать, чынлык) диләр. Телдә бер төшенчә бел­дерү өчен яраклашып катып калган тотрыклы сүзтезмәләрне фразеология (грек. pfrasis - тәгъбир, сөйләм әйләнмәсе, logos -өйрәнү) диләр. Телдәге сүзләрне җыю, теркәү, сүзлекләр төзү, сүзлекләрнең төрләрен өйрәнүне лексикография (грек. lexikos – сүз, grafos – язу, тасвирлау) башкара.

Лексикология составында практик әһәмиятләре белән аерылып торган ономастика һәм топонимика тармаклары бар. Ономастик а (грек. опута – исем, tike – караган) ялгызлык исемнәре – исемнәр, фамилияләр, кушаматлар тарихын тикшерә. Топонимика (грек. topos – урын, опута – исем, tike – караган ) ялгызак характердагы географик атамаларны өйрәнә (авыл, шәһәр, елга, күл һ.6.). Бу ике тармакны бергә топономастика дип тә йөртәләр.

3.2. Сүз турында төшенчә

Сүз авазлардан тора, сүзнең төзелеше бар, сүзнең мәгънә ягы бар. Шулар һәрвакыт бергә яшиләр. Сүз үзенең материаль яшәеше белән бергә йөри. Ләкин сүзне өйрәнгәндә, без, тикшерү уңай булсын өчен, бу якларның һәрберсен аерым-аерым карыйбыз.

Сүзгә бердәнбер билгеләмә булмаса да, аның төп билгеләрен күрсәтергә мөмкин.

Сүз фонетик яктан формалашып җиткән була: сүз башы, сүз азагы закончалыгы, фонемаларның үзенчәлекле тезмәләре, бер ба­сымга ия булу, бөтенлек (сүз эченә авазлар өстәү мөмкин түгел) – бу сыйфатлар һәр сүзгә хас.

Грамматик яктан сүз чагыштырмача бөтенлеге һәм бер формага ия булуы белән аерыла, икенче төрле әйткәндә, сүз теге яки бу сүз төркеменә карый.

Лексик яктан һәр сүз билгеле бер мәгънәгә ия булу белән характерлана.

Сүзгә атау вазифасы – номинатив вазифа хас. Сүз телдә яңадан туып тормый, ул, телдә һәрвакыт яшәп, сөйләм вакытында калкып чыга.

Шушы билгеләрнең барысы да сүздә табыла, һәм бу билгеләрнең берсенә дә өстенлек бирергә ярамый.

3.3. Сүз һәм предмет

Борынгы кеше сүзнең тылсымлы көченә ышанган. Табигатькә табынган кебек үк, борынгы кеше билгеле бер мәгънә белдерүче сүзгә дә табынган. Шул чорлардан безгә өшкерү, изге һәм усал теләкләр теләү кебек борынгы гадәт рәвешләре калган. Борынгы кеше сүзне мәгънәсеннән аерып карый алмаган. Шуңа күрә дә ул кайбер сүзләрне әйтергә ярамый, әйтсәң, зыян килә, бәла килә дип, аларны әйтүдән тыелган. Сүзгә табу (полинезия сүзе – тыю) салынган. Шул рәвешле хәзер дә халыкта сакланып калган тел күренешләрен аңлатырга мөмкинлек туа: елан дип әйтергә ярамый, елан дисәң, елыша, янәсе, камчы дияргә кирәк; арпа дисәң арта, коры ботак, бетчә дияргә кирәк; кандала дияргә ярамый, кибәк дияргә кирәк икән; рак дияргә ярамый, яман шеш, яман авыру дияргә кирәк дип уйланылган.

Сүз белән ул белдергән предмет арасында турыдан-туры бәйләнеш юк. Моны түбәндәге фактлар белән дәлилләп була: 1. бер үк предмет төрле телләрдә төрлечә атала 2. бер үк телдә бер үк предмет төрлечә атала, мәсәлән, дөнья, галәм, җиһан, җир йөзе; өй, йорт 3. тел үсеше тарихында бер үк предметларның исемнәре үзгәрә: ажун – дөнья, әл – кул, бетек – язу һ.б.

Сүз белән предмет арасындагы бәйләнеш кешенең иҗтимагый практикасы җирлегендә барлыкка килә.

Җисемгә атаманы кеше үзе бирә; бу атама предметның күзгә ташланып торган билгесенә нигезләнеп бирелә, бу билге төрле коллективта төрлечә булырга мөмкин. Карлыган (диалектларда карагат) кара сүзе белән, рус телендәге смородина смрад (ис) тамыры белән бәйле; полякларда ул, елга буенда үскәнгә, поречка дип аталган. Русларда кыш көне кешеләр тирәсенә килеп яши торган снегирь кошы бар; серблар аны, шул ук кыш сүзе белән бәйләп, зимовка диләр; татарлар, башындагы кара төерчегенә карап, ка­рабүрек дип атаганнар һ.б.

3.4. Сүз һәм төшенчә

Сүз белән ул белдергән төшенчә арасында да катлаулы бәйләнеш бар. Төшенчә – чынбарлыктагы әйберләрнең, күренешләрнең гомуми һәм әһәмиятле билгеләрен чагылдыручы фикерләү берәмлеге. Төшенчәләр барлык телләр һәм халыклар өчен уртак, әмма алар милли характерга ия булган сүзләрдә реальләшәләр. Төшенчә сүз аша гына яши. Сүзнең төп вазифасыннан берсе нәкъ менә төшенчә белдерүдән гыйбарәт. Ярдәмлек сүзләр грамматик мәгънә, ягъни мөнәсәбәт төшенчәләре белдерәләр.

Сүзнең мәгънәсен төшенчә белән тиңләштерергә ярамый. Сүзнең мәгънәсе төшенчә мәгънәсеннән ярлырак була. Мәсәлән, тургай сүзе табигатьтә сандугачтан, песнәктән үзенең төсе, тавышы белән аерылып торган бер кошны белдерә. Ә бу сүз сөйләмдә килсә, төшен­чә киңәя: яз көне, күкне иңләп, бер урында «асылынып» сайраган кош, аннан кешенең яшәү шатлыгы алуы, табигать хөрлеге һ. б. өстәмәләр катнаша.

Бер үк сүз берничә төшенчә дә белдерергә мөмкин. Мәсәлән, төлке сүзе җәнлеккә дә, ул җәнлеккә хас сыйфатлар күзәтелгән хәйләкәр кешегә карата да кулланыла. Аю, ишәк, сарык, елан кебек сүзләр белән дә шул ук хәл. Бер үк төшенчә төрле сүзләр белән дә белдерелә ала: бәндә-адәм-кеше; ару - алҗу – талчыгу – ял-ку – ялыгу – әлсерәү; тел белеме – тел гыйлеме – лингвистика; кыю – батыр – куркусыз – каһарман.

Телдә теге яки бу өстәмә эмоциональ төсмерләрдән азат булган «чиста» төшенчәләр дә була. Аларны термин (латин. terminus – чик) дип атыйлар: атом, фонема, пролетариат, диктатура, тоз кислотасы, ген, катет, гипотенуза, квадрат тамыр һәм башка шуның кебекләр.

3.5. Семасиология. Сүзнең лексик мәгънәсе

Телдәге сүзләр аерым-аерым түгел, алар сөйләмдә башка сүзләр чолганышында яшиләр. Сүзнең мәгънәсе аның башка сүзләргә мөнәсәбәтеннән генә ачыклана. Сүзнең мәгънә күләме, аның күпме башка сүзләр белән бәйләнешкә керүенә карап, тар һәм киң булырга мөмкин. Мәсәлән, рус телендәге ехать сүзенең мәгънәсе татар телендәге бару сүзенең мәгънәсенә караганда таррак, ул нәрсәгә булса да утырып баруны гына белдерә; рус телендәге брат, сестра сүзләренең мәгънәсе татар телендәге эне, сеңел сүзләренә караганда киңрәк: ул олы абыйны да, энене дә, олы апаны да, сеңелне дә белдерә. Бер тел белән икенче тел бәйләнешкә кергәндә, мәгънә күләме сыешмаган очраклар күп күзәтелә. Мәсәлән, татарлар өчен бер генә юу бар, ә руслар стирать, мыть дигән төшенчәләрне аералар: татарлар теләсә кайсы әйберне куялар, ә русларда каты әйбергә карата поставить, йомшаграк әйбергә карата положить диләр; татар телендә варить һәм печь төшенчәләре бер сүз – пешерү сүзе белән белдерелә. Димәк, бер телдәге сүзләрнең мәгънә күләме икенче телдәгегә туры килми һәм без шушы очракта лексик-семантик интенференция күренеше белән очраша­быз.

3.6. Сүзнең лексик мәгънәсе һәм аның типлары

Тел белеменең нинди тармакларына каравы ягыннан сүздә лек­сик, сүз ясалыш, грамматик (морфологик һәм синтаксик) һәм стилистик мәгънәләр аерылып чыга. Лексикологиядә лексик мәгънәләр өйрәнелә.

Сүзнең лексик мәгънәсе конкрет һәм индивидуаль, һәр лексик мәгънәнең үз сүзе бар: урам, самовар, карау, кичә, кызыл, өч, те­ге һ. б.

Ләкин сүз мәгънәне гомумиләштерә. Алда әйтелгән сүзләр белән без теләсә нинди урамны, самоварны, карау процессын, кичә булу­ны, кызыл төсне, өч санын, теге төшенчәсен белдерә алабыз.

Номинатив (латин, потinа – атау) мәгънәләр әйберне атау яки исемләү өчен кирәк. Алар ярдәмендә генә без бер әйберне икенчесеннән аера алабыз: кояш, йолдыз, комета; йоклау, ашау, сөйләү; кызыл, сары, зәңгәр һ. б. Сигнал мәгънәләр әйбер­не индивидуаль исеме белән атамыйча аңа ишарә ясауны аңлаталар: бу, ул, андый, өчен, һәм, әй һ. б. шундыйлар.

Телнең сүзлек составында бер генә мәгънәгә һәм берничә мәгънәгә ия булган сүзләр аерылып тора. Сүзнең төп мәгънәсе әйберне турыдан-туры, башка мәгънәләрне күз алдында тотмыйча чагылды­ра: китап, өстәл, алма, кояш кебекләр. Күчерелмә мәгънәдә әйбер шул ук сүзнең башка мәгънәләре аша чагыла: якты бүлмәякты уйлар, малай чаба – поезд чаба, тирән су – тирән хөрмәт. Сүзнең төп мәгънә белән беррәттән өстәмә мәгънәләргә дә ия булуы аның күп мәгънәлелеге (полисемия) (грек. polis – күп, sema – билге) дип атала. Аралашуда еш кулланылган, тарихы зур булган сүзләрнең мәгънә­ләре аеруча күп була. Мәсәлән, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә аерым сүзләрнең дистәләгән мәгънәләре теркәлгән: табу сүзенең 45 мәгънәсе күрсәтелгән; төшү 66 мәгънәдә, салу – 61, бирү – 36, булу – 39.

Сүздәге аерым мәгънәләр атаманы бер әйбердән икенчесенә күчерү, тиңләү процессында барлыкка киләләр. Мәсәлән, канат – кош һәм бөҗәкләрнең очу өчен ярдәм итә торган әгъзалары. Самолет канаты да шушы вазифа җирлегендә барлыкка килгән.

Шулай итеп, сүзнең төп, беренчел мәгънәләре өстенә, шуларга нигезләнеп, икенчел мәгънәләре дә барлыкка килә. Беренчеләренең сәбәбен табу читен яисә бөтенләй мөмкин түгел, икенчел мәгънәләрне исә аңлатып була. Без, мәсәлән, ни өчен ак дигән сыйфатның барлыкка килүен ачыклый алмыйбыз, әмма ак бәхет, ак күңел, ак юл, ак келәт, ак җан, ак сөяк кебек тезмәләрдәге ак сүзенең ни өчен кулланылуын әйтү авыр түгел.

Сүзнең беренчел мәгънәләрен туры мәгънәләр дип йөртү традициягә кергән, чөнки алар, чыннан да, чынбарлыктагы әйберләрне, күренешләрне, билгеләрне турыдан-туры чагылдыралар. Икенчел мәгънәләрне күчерелмә мәгънәләр диләр, чөнки алар ал­да әйтелгәнчә, атаманың бер күренештән икенчесенә күчүе җирле­гендә барлыкка килгәннәр.

Шулай ук конкрет һәм абстракт мәгънәләр, терминологик һәм гомуми, образсыз һәм образлы, эмоциональ һәм эмоциональ булмаган мәгънәләр аерылып чыга.

3.7. Сүздәге мәгънәләрнең үсеш юллары. Күчерелмә мәгънәләрнең төрләре

Сүзнең лексик мәгънәләре тормыш үзгәрү белән бергә үзгәрәләр. Сүздә яңа мәгънәләр барлыкка килеп тора.

Безне чолгап алган дөнья искиткеч бай. Аны танып белү мөм­кинлеге дә чиксез. Әгәр һәр яңа төшенчәне яңа сүз белән атый башласаң, сүзләр шулкадәр күбәеп китәр иде, хәтта кеше барлык кирәкле сүзләрне хәтерендә саклап бетерә алмас иде. Шуңа күрә кеше акылы иң экономияле юлны – бер үк сүзне яңа мәгънәләрдә куллану алымын сайлаган.

Лексик мәгънәләрнең үсеше күпмәгънәлеккә китерә. Барлык телләрдә дә дистәләгән мәгънәгә ия булган сүзләр күп.

Сүзләрдәге күчерелмә мәгънәләрнең төрләренә тукталып үтик.

Метафора (грек. metaphora – күчү) – бер атама­ның икенче атамага охшашлыгы нигезендә күчеше. Метафора әйберләрнең форма ягыннан охшашлыгы, әйберләрнең урнашу ягыннан охшашлыгы, аваз охшашлыгы, эчке охшашлык, ассоциация нигезендә барлыкка килә: кызыл алма – күз алмасы, чыршы энәсе – тегү энәсе; эт койрыгы – көймә койрыгы, өй түбәсе – баш түбәсе; җил улый – бүре улый; кара урман – кара ягу, кара көчләр һ.б.

Теге яки бу билге табигать күренешләреннән кеше характеристи­касына күчә яки киресенчә дә була, яисә хайваннарга бәйләнешле атамалар кешегә караган атамага әйләнергә мөмкин: салкын көн – салкын сүз, салкын караш; мамык мендәр – мамык кул; очлы пычак – очлы күз; усал кеше – усал җил; төлке өне – төлке син.

Метафораларны гомумтел метафоралары, гомумпоэтик метафоралар, автор метафоралары төрләренә бүлеп карыйлар.

Метонимия. Ике әйбернең янәшә булуы нигезендә барлыкка килгән күчерелмә мәгънә метонимия (грек. metonimia – яңадан атау) дип атала. Туры һәм күчерелмә мәгънә арасындагы бу бәйләнешләр урын, вакыт һ.б. яктан бик тыгыз була. Метонимия нигезендә форма (сыйдырышлы әйбер) һәм аның эчтәлеге; эш һәм аның нәтиҗәсе; материал һәм аннан эшләнгән әйбер; автор (художник, язучы, композитор, уйлап табучы) һәм ул
иҗат иткән әсәр, әйбер; әйбер һәм аның эшләнү урыны бәйләнешләре булырга мөмкин: тәлинкә матур – бер тәлинкә аша­дым, ике стакан – ике стакан эчтем; кул кую – аның кулы; капрон (чимал) – капрон (оек), пыяла (чимал) – пыяла (күзлектә); Тукайны яратам, кольт, маузер, гобелен; Кашмир (провинция) – кашмир (шәлнең бер төре) һ.б.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных