Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Татар халкында язу тарихы 6 страница




Гарәп, фарсы телләреннән икәнен сүз башында д, з, р кебек авазлар килү дә күрсәтеп тора: даими, дан, данә, дар, даһи, дус, залим, замана, зар, зат, зиннәт, риза, рас, рушан, ризык, рәйхан, рәсем.

Күп гасырлар буе татар теленә керә барган гарәп һәм фарсы алынмалары татар теленең актив лексикасында шактый зур урын биләп тора.

3.11.3. Татар телендә рус алынмалары

Төрки-татар халкының борынгы бабалары славян кабиләләре белән тыгыз бәйләнештә яшәгәннәр. Рус язма ядкәре булган «Игорь полкы турында җыр»да ук инде шактый төрки сүзләрне күрергә мөмкин. Үз чиратында төрки халыклар славяннардан да күп сүзләр алганнар. Арыш, сука, түк, буразна, уҗым, эскерт, әвен, мич, гөрәнкә, сохари, керән, чиркәү кебек сүзләр шактый күптәнге саналалар. Төрки халыклар үзләре дә русларга (славяннарга) күп сүзләр биргәннәр һәм аларның күбесе киң кулланылышта йөри. Мәсәлән, айран, лошадь, алмаз, алтын, алыча, аманат, амбар, аргамак, аркан, армяк, архар, атаман, аул, бай, балык, барс, барыш, батман, башмак, башлык, беркут, бешмет, бишбармак, богатырь, бугай, буза, булат, бурка, бурундук, деньга, джигит, джейран, изюм, ишак, кабан, кафтан, казна, кайма, камыш, капкан, караван, каракуль, карандаш, караул, каурый, каштан, кетмень, кизяк, кизил, кинжал, кирпич, кишлак, кумыс, курага, курган, чалма, утюг, хозяин, шальвары, ямщик, ярлык, ясак, ятаган. (Шипова Е. Н. Словарь тюркизмов в русском языке. – Алма-Ата: Наука, 1985, 206 с.)

Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, рус сүзләренең татар теленә үтеп керүе бик нык активлаша. Бу процесс Октябрь револю­циясеннән соң тагын көчәя.

Татар телендә рус алынмаларын махсус тикшерүче Ә. М. Ахунҗанов рус алынмаларын түбәндәге этапларга бүлеп карый:

I чор – борынгы чор – Казан ханлыгы Россиягә буйсындырылганга хәтле чор (IX – XVI йөзләр).

II чор – Казан ханлыгы буйсындырылганнан алып XVIII йөз азагына хәтле чор.

III чор - XVIII гасыр ахырыннан беренче рус революциясенәхәтле чор.

IV чор – беренче рус революциясе чоры (XIX йөз ахырыннан октябрь революциясенә хәтле чор).

V чор – октябрь революциясеннән соңгы чор (Э. Ахунзянов. Русские заимствования в татарском языке. – Казань: Изд-во Каз. ун-та. – 1968. – 57 с.).

80 нче еллар азагында, башланган демократияне үстерү чорын шулай ук аерым дәвер итеп карарга кирәк.

Хәзерге вакытта рус алынмалары кулланмаган бер генә өлкә яки тармакны да күрсәтү кыен. Мәсәлән, авангард, аванс, авантюра, авиация, автомат, автономия, авторитет, агент, агрессия, агроном, адмирал, адрес, академия, акт, актив, алимент, анализ, анархия, агитация, аппарат, аренда, армия, атеизм; база, банк, библиотека, большевик, бригада, ветеран, вирус, витамин, вокзал, волейбол; гараж, гарантия, гарнир, герб, гигиена, гражданин; доктор, делегат, демократия, дискуссия, доцент; закон, зона, зоотех­ник, заказ, идея, институт, информация, капитал, колония, комбайн, комбинат, комиссия, конфликт, лозунг, норма, объект, олмипиада, партия, практи­ка, радио, революция, система, спекуляция, теория, традиция, фронт, характер, химия, цех, чек, шеф, шпионаж, штаб, штурм һ. б.

Хәтта рус алынмаларының кирәгеннән артык кулланылуын тоя башладык. Сөйләм һәм тел культурасының соңгы 20 – 30 ел эчендә рус алынмалары исәбенә бозылуы татар теленең яшәеше мәсьәләсен дә көн тәртибенә китереп куйды.

3.11.4. Татар теленә кергән һинд-европа сүзләре. Интернациональ сүзләр

Татар теленә шактый күп сүзләр рус теле аша башка телләрдән кергән. Алар арасында немец, француз, инглиз, итальян, испан һәм башка телләрдән кергән сүзләрне күрергә мөмкин. Иң беренче чиратта татар телендә борынгы грек һәм латин тамырларына барып тоташа торган сүзләр кулланылышта йөри. Алар тормышның төрле өлкәләренә карыйлар.

Латин сүзләре: агрегат, арма­тура, аппарат, диктатура, республика, коммунизм, де­мократия, социализм, имперализм, конституция, материализм, диспут, дискуссия, макси­мум, минимум, конференция, препарат, обсерватория, форум, молекула, индукция, субъект, инстинкт, университет, автор, вокаль, вариация, культура, публицистика, легенда, нигилизм, агрессия, дивизия, интервенция, позиция, контрибуция, ампула, ампутация, амбулатория, витамин, операция, медицина, дебет, кредит, ревизия, аккредитив, актив.

Грек сүзләре: агротехника, ана­томия, астрономия, ботаника, биология, гигиена, география, атмосфера, аксиома, аэростат, барометр, анахронизм, гипотеза, гипноз, автономия, анархизм, антагонизм, демократия, деспот, династия, гимн, аллегория, антитеза, диалог, баритон, дра­ма, пародия, псевдоним, поэма, категория, пирамида, программа, система, стихия, синдикат.

Алынмалар шулай ук төрле күренешләр барлыкка килүенә дә бәйле. Гадәттә, һөнәр яки күренеш кайсы илдә барлыкка килә, шул телнең атамалары да кулланылышка кереп китә. Мәсәлән, музыка терминнары Италиядән, диңгездә йөрү темасына бәйле голланд сүзләре, хәрби өлкәгә караган сүзләр алман теленнән килеп керә.

3.12. Актив һәм пассив кулланылыштагы сүзләр

Иҗтимагый тормыш үзгәргән, камилләшкән саен, телнең сүзлек составы да үсә, үзгәрә, камилләшә, яңара тора. Телнең сүзлек составы үзгәрү берничә юл белән бара: искергән сүзләр төшеп кала, сүзнең аерым мәгънәләре югала, яңа мәгънәләре барлыкка килә, яңа сүзләр туа. Бу үзгәрешләр озак вакытлар белән бәйле. Шуңа күрә иске һәм яңа сүзләр янәшә кулланылышта йөриләр.

Актив сүзлек составына көндәлек кулланыштагы, шушы телдә сөйләшүчеләргә үз, гадәти булып саналган, искергәнлек билгесе булмаган, яңалык билгесе дә сизелмәгән сүзләр керә. Актив сүзлек составына гомумхалык теле сүзләре дә, кулланылыш сферасы чикле булган сүзләр дә (һөнәрчелек лексикасы, терминнар, эмоцио­наль сүзләр һ. б.) керә. Шуңа күрә актив сүзлек составын шушы телдә сөйләшүче барлык кешеләрнең дә көндәлек аралашуында кулланыла торган актив сүзләр дип карау дөрес булып бетмәс. Аерым фән белгечләренең телендә актив кулланылыштагы сүзләр икенче бер фән белгечләре телендә, төрле катлам кешеләр телендә бөтенләй кулланылмаска һәм аларга хәтта таныш булмаска мөмкин. Шулай да бу сүзләр хәзерге телебезнең актив сүзлеген тәшкил итә.

Актив кулланылыштагы сүзләрне сөйләүче кеше белеп кенә калмый, көндәлек тормышында аларны еш файдаланырга мәҗбүр була. Мәсәлән, икмәк, ипи, су, өй, тоз, бару, ашау, йоклау, тыңлау, зур, әйбәт, тәрәзә, һава, аяк кебек сүзләр кешеләр тормышында ничә тапкыр кабатланып тора икән! Бер иҗтимагый төркем өчен генә актив булган сүзләр дә бар. Укытучылар телендә күбрәк класс, укучы, такта, акбур, парта, дежур, журнал, коридор кебек сүзләр очраса, студентлар аудитория, зачет, имти­хан, куратор, стипендия, аттестация, төзелеш отряды, фести­валь, диплом кебекләрне еш кабатлар.

Пассив сүзлек запасына сирәк очрый торган сүзләр керә, аларның инде кирәге кимегән була. Теге яки бу сферада аларның юклыгы яки кимүе инде сизелми башлый. Бу катламны теге яки бу кешенең һөнәренә, эшенә, белеменә бәйле булган пассив сүзлек запасы белән бутамаска кирәк. Пассив сүзлеккә телдән инде төшеп кала башлаган искергән сүзләр яисә әле гомумәдәби телгә урнашып җитә алмаган сүзләр керә.

3.12.1.Искергән сүзләр

Аерым сүзләрнең искереп төшеп калулары, яңа сүзләр барлыкка килү, искеләренең мәгънәләре яңару, алынмалар кабул итү нәтиҗәсендә тел һаман үзгәреп тора.

Халык тормышындагы үзгәрешләр иң беренче чиратта телнең сүзлек составында чагылалар. Бер-бер әйбер яки күренеш искереп юкка чыга икән, аларны белдергән сүзләр дә төшеп кала; аерым очракларда, әйбер яки күренеш үзе калса да, аны атаган сүз урынына яңасы барлыкка килә.

Искерүе аркасында хәзерге татар телендә сөйләшүчеләргә бөтенләй таныш булмаган сүзләрне очратабыз. Алар я телдән инде төшеп калганнар, я аерым сүзнең тамыр өлешендә генә сакланып торалар, я фразеологик берәмлекләр составында гына кулланылалар. Мәсәлән, чирү (гаскәр), икән (и – тамыры), сөмсере коелган.

Кайбер төшеп калган сүзләрне инде хәзер белгечләрдән башка берәү дә белми. Бикасап (тукыма), арзу (теләк), балпан (лачын), барымта (талау походы), барнагыл (акча берәмлеге), иге (яхшы), багбан (бакчачы), баек (һичшиксез), балга (хәрби балта), бетек (язу) кебек сүзләр хәзерге татар телендә, мәсәлән, бөтенләй кулла­нылмыйлар.

Тел белемендә, шундый төшеп калган сүзләрдән бигрәк, телдә сакланып та, аерым очракларда гына, билгеле бер максат белән кулланылган сүзләр өйрәнелә. Мондый сүзләрнең искерү сәбәпләре төрлечә була. Әйбер-зат яки күренешләргә бәйле төшенчәләр ис­керү, юкка чыгу, кулланылыштан төшеп калу сәбәпле, аларны белдергән сүзләр дә тарихи сүзләр дип аталалар. Алар белдергән төшенчәләрнең башка исемнәре юк: ярлык, айбалта, алпа­выт, тархан, ясак, становой, бояр, урядник, пристав, жандарм. Күп телләрдә тарихи сүзләр уртак була. Әйтик, рус һәм татар телләрендә шундый сүзләр шактый: приказчик, крепостной, барщина, оброк, купец, фабрикант.

Октябрь революциясеннән соң яңа иҗтимагый тормышка бәйле рәвештә йөзләгән яңа сүзләр – советизмнар туды. Әмма хәзер аларның да кайберләре шул чор өчен генә хас тарихи сүзләргә әйләнеп калдылар: кызыллар, аклар, нэп, нэпман, Кызыл гвардия­че, продналог, продотряд, ярлылар комитеты, чека. Бу сүзләр белдергән күренешләр хәзер юк, шуңа күрә алар актив кулланылыштан төшеп калганнар һәм билгеле бер максат белән шул чорга караган әдәби­ятта гына кулланылалар.

Тарихи сүзләр беренче чиратта тарихи хезмәтләрдә урын ала. Тарих дәреслекләрен алардан башка гына язу мөмкин түгел: ыруг, кабилә, патша, хан, тархан, ясак, мәзин, имам, староста, сәүдәгәр. Мондый сүзләр чорның үзенчәлеген, колоритын сурәтләү өчен кирәк. А. Толстойның «Петр I», Н. Фәттахның «Әтил суы ака торур» романнарында тарихи лексика зур урын алып тора. Соңгы­сыннан мисаллар китерик: каган, кам, би, агычы, каравыл башы, товарлык башы, су башы, базар башы, тамга башы.

Искергән сүзләрнең тагын бер төркеме бар һәм аларны тарихи сүзләрдән аерып карарга кирәк. Ул – архаизмнар. Алар – нинди дә булса төшенчәнең, күренешнең искергән атамалары. Мондый искергән сүзләр урынына яңа сүз йөри башлый. Мәсәлән, төрки телләрдә ут үлән төшенчәсен белдергән. Хәзер татар телендә бу сүз архаизмга әйләнеп, аны үлән сүзе алыштырган. Әмма ут сүзе үлән мәгънәсендә әле дә булса башка сүзләрдә сакланган: утар, утлап йөрү, сарут, күзлут, алабута. Исем мәгънәсендәге ат сүзе дә – архаизм, аның урынына күбесенчә исем сүзе кулланыла. Әмма ат сүзе элеккеге мәгънәсендә хәзер дә аерым тезмәләр эчендә очрый: атказанган, атаклы, атау.

Архаизмнарны семантик, морфологик, фонетик төрләргә бүләләр.

Семантик архаизмнарның бер генә мәгънәсе искергән була, мәсәлән, остаз сүзендә баш мулла мәгънәсе искергән, шәкерт сүзендә иске мәдрәсәдә укучы дигән мәгънә искергән иде, яңара башлады.

Морфологик архаизмнар дип формасы искергән сүзләргә әйтәләр: бармак (барырга), язмак (язарга), сөйләмеш (сөйләгән), килмеш (килгән).

Фонетик архаизмнар аваз составы ягыннан аерылып тора­лар: егълау – елау, үлтер –үтер, багла – бәйлә, тулуг – тулы, углым – улым, сыгыр – сыер.

3.12.2. Яңа сүзләрнең барлыкка килүе

Телдәге аерым сүзләрнең пассивлашуы, искерүе белән беррәттән башка процесс та бара: телдә яңадан-яңа сүзләр барлыкка килеп тора һәм бу табигый да. Җәмгыять, җитештерү, фән, мәдәният үскән саен, яңа төшенчәләр туа һәм аларга исем бирергә кирәк була. Телдәге бу ихтыяҗ вакытында үтәлергә тиеш. Яңа сүзләр тел структурасы нигезендә билгеле бер өлге, калып буенча ясалалар.

Телдәге яңа сүзләрне неологизмнар (грек. neos – яңа, logos – сүз) диләр. Соңгы бер-ике дистә ел эчендә генә барлыкка килгән меңләгән сүзләрнең кайберләрен генә алыйк: эзтабар, савымчы, лавсан, фәнни-техник революция, космонавт, КамАЗ, башлам, остазлык, президент, космодром, космик корабль, хәбәр­дарлык, ваучер.

Яңа сүзләр төрле юллар белән ясала: 1) телнең үз хәзинәсендәге сүзләрнең тамырларына төрле кушымчалар ялгау, 2) иске сүзләргә яңа мәгънә өстәү, 3) башка телләрдән сүзләр алу, 4) яңаларын уйлап табу юлы белән. Шулай да була: соңгы 5 – 6 ел эчендә татар теленә элек киң кулланылышта булган хастаханә, шифаханә, остаханә, җөмһүрият, сәясәт, икътисади, мәдәният, табиб, сәнгатькяр, дивар, җәдвәл, фирка кебек сүзләр кире кайтып, матбугатта еш кулланыла башлады.

Телдә тамырдаш сүзләр бик күп. Алар берьюлы гына барлыкка килмәгән, әлбәттә. Әзер тамырга телнең үз кушымчалары ялганып, башка сүзләр кушылып, яңадан-яңа сүзләр ясалып тора. Татар телендәге баш сүзен генә алып карыйк. Төрле чорларда нинди генә сүзләр ясалмаган аннан?! Хәзер инде аларның күбесе, яңалык төсмерен югалтып, киң кулланылышка кереп киткән: башак, башаклану, башаркан, башаяк, башбаштак, башбашы, башват­кыч, башка, башкарма, башкача, башкода, баш-күз, башлам, башлангыч, башлау, башлы, башлык, башлы-күзле, башлыча, башма-баш, башмак, башсыз, башсызлык, башта, баштан, баштанаяк, баштук, баштүбән, башча, башчы, башы-актыгы, башыннан-аяк, янбаш, кулбаш.

Неологизмнар – тарихи төшенчә. Туган вакытта сүз яңа була, аннан неологизм булудан туктый, хәтта аерым очракларда архаизм һәм тарихи сүзгә дә әйләнергә мөмкин. Мәсәлән, советизмнар.

Шул рәвешле, телдә өзлексез рәвештә яңа сүзләр туа торалар, кайберләре искерә, телдән төшеп кала тора.

3.13. Фразеологизмнар турында төшенчә

Телдәге төшенчәләр бер сүз белән генә түгел, ә үзгәртүләргә бирешмичә таркалмый торган сүзтезмәләр белән дә белдереләләр:

авыз еру – көлү,

авызы колагына җитү – шатлану,

ипи шүрлегенә менеп төшү – сугу,

авызына су кабу – дәшмәү,

ачык авыз – аңгы­ра,

авыз турсайту – үпкәләү,

авыз ачмаслык итү – оялту,

авыз сулары килү – кызыгу.

Телдәге мондый сүзтезмәләрне фразео­логизмнар (грек. phrasis – тәгъбир, сөйләм әйләнмәсе, logos – өйрәнү) дип атыйлар. Мондый сүзтезмәләрне өйрәнә торган тармак­ны фразеология диләр.

Фразеологизмнарны ирекле сүзтезмәләр белән бутарга ярамый. Ирекле сүзтезмәләр телнең грамматик законнары нигезендә һәрва­кыт ясалып торалар, алар составындагы сүзләрне алыштырырга мөмкин, аларның мәгънәсе аерым компонентларның мәгънәләре суммасына тигез була. Тотрыклы, фразеологик сүзтезмәләр, кимендә ике сүздән булып, телдә үзгәрешсез яшиләр, алар яңадан төзел­миләр, аларның составы даими була, ә сөйләмгә әзер килеш килеп керәләр, аның составындагы сүзләр арасына башка сүзләрне кую мөмкин түгел, фразеологизмның мәгънәсе аның компонентларының гади суммасына тигез була алмый:

сай йөзү (белмәү) – әкрен йөзү;

борыны салынган – күлмәге салынган;

йөз төрле – ике төрле;

уклау йоткан – сөяк йоткан;

теңкәгә тию – кулына тию.

Димәк, тел берәмлекләре буларак, фразеологизмнар түбәндәге дифференциаль билгеләргә ия:

1) сүзләрнең аерым булуы (кимендә ике сүз булу);

2) компонентларның мәгънәви кушылуы;

3) мәгънәнең һәм аны белдерүче лексик-грамматик чараларның тотрыклылыгы;

4) сөйләмдә әзер килеш кулланылуы.

Фразеологизмны гади бер сүз белән алыштырып була:

тамыры­на балта чабарга - бетерергә,

теңкәгә тию – аптырату,

түбәсе күккә тию – шатлану,

кот очу – курку,

куян йөрәк – куркак.

 

Компонентларының бердәмлеге ягыннан фразеологик сүзтезмәләр бер төрле түгел. Кайберләрендә сүзләр чагыштырмача мөстәкыйль­лекләрен саклыйлар, кайберләрендә ул бөтенләй югалган:

кызу канлы,

тын да чыгармау,

телен йоткан,

җилгә туздыру,

җепнең очын табу,

алтын куллы,

йөзне ертып,

кот чыгу,

борчак пешмәү,

санга сукмау,

теш кайрау,

аю мае сөртү,

башлы-күзле булу,

билгә сугу.

Ирекле сүзтезмә күчерелмә мәгънәгә ия булганда гына фразеоло­гик сүзтезмәгә әйләнә, ягъни башка сөйләм ситуациясенә эләккән сүзтезмәдә күчерелмә мәгънәләр барлыкка килә. Мәсәлән,

көймә комга терәлде тезмәсе чыннан да булган вакыйгага карата әйтелә. Кемнеңдер эшләре туктап торганда әйтелә икән, анда көймә дә, ком да юк инде, туктап тору билгесе генә кала. Рус теленнән кергән

беренче скрипканы уйнау

сүзтезмәсе оркестрдагы музыкантка ка­рата туры мәгънәдә кулланыла. «Группада ул беренче скрипканы уйный иде» дигән ситуациядә яңа мәгънә – өстенлек итү мәгънәсе, образлылык барлыкка килә.

Сүзтезмәдәге берәр сүз, тулысынча яисә өлешчә ирекле мәгънәсен югалтып, фразеологик чикле мәгънәгә ия була башлый. Мәсәлән,

җиде юл чаты

дигәндә җиде, күп мәгънәсен белдерә башлап, фразеологик берәмлек барлыкка китергән. Фразеологизмнар соста­вында хәзер инде телдә мөстәкыйль кулланылмый һәм кайчак аңлашылып җитми торган сүзләр дә сакланыр кала.

Кот очу, кот чыгу, кот бетү, кот калмау, кот китү, коты чыгып тору, котын алу, кот куну тезмәләрендәге кот сүзе хәзерге татар әдәби телендә мөстәкыйль кулланылмый, ә борынгы төрки телдә җан, бәхет мәгънәләрен белдергән. Ул аерым сүзләрдә дә тоемлана: котлы булсын, котлау, котылу, коткару, коткы, коточкыч, котсыз, котыру һ. б. Бу сүздән борынгы төрки телдә кеше исемнәре дә ясалган: Котби, Котлыбәк, Котлыбикә, Котлыбай, Котлы­килде, Котлыяр, Котлыбога, Котлыхуҗа.

 

Аерым очракларда төрле телләрдәге фразеологик берәмлекләр уртак юллар белән барлыкка киләләр:

кеше кубызына бию – плясать под чужую дудку;

борын төбендә генә – под самым носом;

колагын торгызу – навострить уши;

кул селтәү – махнуть рукой;

баш вату – ломать голову,

теше тешкә тимәү – зуб на зуб не попадает;

борын күтәрү – задирать нос.

Боларны бер халыктан икенчесенә кергәннәр дип уйлау дөрес булмас, чөнки халыкларның фикерләү закончалыклары уртак; әлеге фразеологизм­нар да шул уртаклык җирлегендә туган булырга тиеш.

Фразеологизмнарны телнең җәүһәрләре дип йөртәләр. Алар телнең милли колоритын, үзенчәлеген билгелиләр. Шактый күп очракларда төрле телләрдәге фразеологизмнар, бер үк мәгънә бел­дерсәләр дә, составлары ягыннан бер-берсенә туры килмиләр, мәсәлән,

бәхет йөзлеге белән туу - родиться в сорочке;

когда на горе рак свистнет – кызыл кар яугач;

табан ялтырату – катиться колбасой;

таң тишегеннән – ни свет, ни заря;

беткән баш беткән - была ни была;

исе дә китми - и в ус не дует;

урманга утын төяп бару – ехать в Тулу со своим самоваром.

Төзелешендә һәм мәгънәсендә теге яки бу телнең кабатланмас үзенчәлекләрен чагылдырган фразеологик берәмлекләрне идиома (грек. idioma – үзенчәлекле тәгъбир) дип атыйлар.

Фразеологизмнар, кагыйдә буларак, телнең үз байлыгы ниге­зендә барлыкка киләләр. Ләкин халыклар, телләр арасында бәйләнеш, тәрҗемәләштерү процессында фразеологизмнар да бер телдән икен­че телгә күчәргә яисә калькалаштырылырга мөмкин. Мәсәлән, татар теленә рус теленнән түбәндәгеләр кергән:

 

дамоклов меч – дамокл кылычы;

делать из мухи слона – чебеннән фил ясау;

в семье не без урода – гаилә имгәксез булмый;

кот в сапогах – итекле мәче;

другого поля ягода - бүтән алан җимеше.

Шулай итеп, фразеологизмнарга түбәндәге билгеләмә бирергә була: фразеологизмнар – бердәмлеге, таркалмавы, компонентлары арасында мәҗбүри бәйләнеш булуы, бөтенлеге, сөйләмгә әзер килеш килеп керүләре белән аерылып торган тотрыклы сүз тезмәләре.

Фразеологизмнарны сүзләрне өйрәнгән кебек үк өйрәнәләр, чөнки алар да, телнең үзенчәлекле атау берәмлекләре буларак, төшенчәләрне белдерәләр.

Аерым галимнәр фразеологик берәмлекләр рәтенә афоризмнарны, канатлы сүзләрне, мәкальләр һәм әйтем­нәрне дә кертә:

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә (Г. Тукай); Эш беткәч уйнарга ярый (Г. Тукай); «Үлем турында уйлама, илең турында уйла...» (Ф. Кәрим); «Күңелсезгә күл­мәк киертмиләр» (мәкаль); «Коега төкермә – суын эчәрсең» (мәкаль).

3.13.1. Фразеологизмнарны төркемләү






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных