Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Тартым алмашлыклары 4 страница




Рәвеш хәле эшнең ничек, ни рәвешле үтәлүен яки нинди дә булса хәлнең, билгенең билгесен, сыйфатын белдерә һәм чыгыш, урын-вакыт килешендәге исемнәр, янында белән, кебек, төсле, сыман, буларак бәйлекләр белән килгән исемнәр, сыйфат­лар, рәвешләр, хәл фигыльләр, сыйфат фигыльләр, җыю саннары, аерым алмашлыклар, мөнәсәбәтле сүзләр белән белдерелә. Мәсәлән, Бүлмәдә пальтодан йөрергә ярамый. Рәсемдәге төсле матур, әкияттәге төсле серле, җырдагы төсле моңлы елга ул – Агыйдел (М. Әмир). Нәфисә, мәйданга көрәшкә чыккан батырсыман, аякларын җәебрәк басты (Г. Бәширов).

Күләм хәле эшнең я билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдерә һәм санлы исем тезмәләре, микъдар рәвешләре, мөнәсәбәтле сүзләр белән белдерелә. Мәсәлән, Җиде кат үлчә, бер кат кис (мәкаль). Козгынны бит өч йөз ел яши диләр (М. Мәһдиев). Туй алдыннан Васфикамал унбиш көн йокламады (М. Мәһдиев).

Шарт хәле ияртүче сүздән аңлашылган эшнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган икенче эшне белдерә һәм -са -сә формалы шарт фигыль, -мы -ме сорау кисәкчәсен алган хикәя фигыль, хикәя фигыльгә ялганган икән бәйлек сүзе ярдәмендә тәгъбир ителә. Мәсәлән, Җитәр, күп уйнасаң, көйнең дә төсе уңа (X. Сарьян). Кояшның нинди икәнен күрәсегез килсә, июль аенда безнең авылга бары­гыз (М. Мәһдиев). Ә агачлар турында күбрәк беләсем килсә, бер җай табып, ялгызым гына килеп китәрмен әле (Ә. Еники).

Кире хәл ияртүче кисәктән аңлашылган эшнең киресе булуын белдерә һәм -са -сә формалы шарт фигыльгә, -ып -еп -п формалы хәл фигыльгә, -ганда -гәндә рәвешле сыйфат фигыльгә -да -дә, -та -тә кисәкчәләре кушылып, исемнәр һәм затланышсыз фигыльләр янында карамастан бәйлек сүзе килеп, яисә мөнәсәбәтле сүзләр белән белдерелә. Мәсәлән, Сүз юктан сүз чыгарып булса да, үзара сөйләшәбез (М. Әмир). Ә син кат-кат әйтә торып та язмый калдыргансың (А. Шамов). Әмма ләкин, вакыт-вакыт әнә шулай ярсып китүемә карамастан, мин аны ничек тә дөрес, гадел аңларга тырышам (Ә. Еники).

Аныклагыч

Ияртүче кисәктән соң килеп, аңа өстәмә аныклык биреп килә торган кисәк аныклагыч дип атала. Аныклагач баш һәм иярчен кисәкләрнең мәгънәләренә аныклык кертеп килә. Ул аныклаулы мөнәсәбәт җирлегендә һәм бу мөнәсәбәтне белдерүче чаралар җирлегендә формалаша. Бу чараларга аныклау паузасы һәм аныклау­чы теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр (ягъни, аеруча, бигрәк тә, мәсәлән, аерым әйткәндә, башкача әйткәндә, шул исәптән) керә. Аныклаулы мөнәсәбәт булганда, аныкланмыш һәрвакыт алда, анык­лагыч аннан соң урнаша. Мәсәлән, Ул үзенең олы улы – минем абыйны – солдатка әзерли иде (М. Мәһдиев). Шунда әти – мәдрәсә шәкерте – стройдан чыгып бунт күтәргән (М. Мәһдиев)

6.6.2.4.1. Аныклагычлар янында тыныш билгеләре

Аныклагычлар янында сызык, өтер, ике нокта куела. Сызык аныклагыч та, аныкланмыш та исемнәр яисә исемләшкән сүзләр белән бирелеп, бер үк формада ярашып килгән очракта куела. Мәсәлән,... Бары тик соңгы дәрес – география генә күңелле узды (М. Мәһдиев). Барыбер күрсәң кочарсың язны– гөлләр патша­сын (Г. Тукай).

Өтер өч очракта куела:

а) алмашлык белән белдерелгән сүзләр аныкланып килгәндә: Без, малайлар, класс бүлмәсендә калдык (М. Мәһдиев). Ул, Зөһрә, йөрде шул ук яктылык һәм күләгәләр белән чуарланган тын юлларда (Ә. Еники);

б) аныклаучы теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр алдыннан: Үзе буйсынган сүздән ерак торган хәл аерымлана, ягъни аерым интонация һәм пауза белән әйтелә. (Дәреслектән.) Китап чәчәк кебек: «иркәләгәнне», «назлаганны», ягъни укыганны
ярата
(М. Госманов);

в) вакыт һәм урынны белдереп килгән сүзләр аныкланганда: Казанда, Устьеда, иртәдән үк пароход пристаньнарында халык күплектән, ары-бире үтеп йөрерлек түгел иде (Ш. Мөхәммәдов). Шул елның җәендә, печән өстендә, Халидәнең дә әтисе кайтып төште (X. Сарьян).

Ике нокта фигыльләр белән белдерелгән кисәкләр аныкланганда яисә хәбәр аныкланып килгәндә куела. Мәсәлән, Киеме дә татарча: өсте брезент тышлы бишмәт, аягында олтанлы манган итек (М. Мәһдиев). Кызлар өй эчендә озак юанмадылар: бакчага чыктылар (Ф. Әмирхан).

6.6.3. Җөмләнең модаль кисәкләре

Сөйләүченең чынбарлыкка, сөйләм эчтәлегенә һәм төзелешенә мөнәсәбәтен белдерә торган кисәкләрне модаль кисәкләр диләр. Модаль кисәкләргә эндәш һәм кереш сүзләрне кертәләр. Бу кисәкләр җөмләгә эчтәлек, мәгънә ягыннан, интонация аша тыгыз бәйләнеп киләләр.

6.6.3.1. Эндәш сүзләр

Сөйләм юнәлгән затны белдереп килгән сүз эндәш сүз дип атала. Димәк, эндәш сүз һәрвакыт икенче бер зат белән бәйле була Эндәш сүз булып кеше исемнәре, шәхескә эндәшү сүзләре, кош-корт, хайваннарны, таби­гать күренешләрен, төрле җансыз әйберләрне атаучы сүзләр килә. Эндәш сүзләрдән соң өтер, өндәү билгесе куела. Эндәш сүз җөмлә уртасында булса, ике яктан өтер белән аерыла; җөмлә ахырында килгәндә, аның алдыннан өтер куела. Мәсәлән, Зөһрә ханым, бүген сез нишләргә уйлыйсыз? (Ә. Еники.) Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан! (Г. Тукай.) Дөрес әйтәсез, Салих әфәнде (Ә. Еники). Әйдә чап, кучер, Казанга! (Г. Тукай.) Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул (Г. Тукай). Чыкчы, и фикрем кояшы! (Г. Тукай.) Киләсе елга да шулай күрешә алырбызмы? Чыршы агай, сине йорт бүрәнәсенә дип кисеп браконьер урламасмы? Ә сез, печән кибәннәре,... биек аяклы, кара ахак күзле беркатлы поши малайларына, кызларына бездән сәлам әйтегез.

6.6.3.2. Кереш сүзләр

Кереш сүзләр сөйләм эчтәлегенә, төзелешенә, сөйләм обстановкасына сөйләүченең төрле мөнәсәбәтен белдерәләр. Кереш сүз бер сүздән һәм сүзләр тезмәсеннән гыйбарәт булырга мөмкин. Кереш сүзләрнең бер төркеме, башка максатларда кулланылмыйча, бары тик кереш сүз булып кына килә. Мәсәлән, ниһаять, ахры, янәсе, имеш, зинһар, ичмасам, валлаһи, әлбәттә. Икенче төре әле билгеле бер сүз төркемнәре икәнен сиздереп торалар. Мәсәлән, нигездә, бәхеткә каршы, билгеле, никтер, беренчедән, минемчә, күрәсең, әйтик. Мисаллар: Ихтимал, минем бу вакыттагы, дулкынлануым да шуны сизенүдән килә торгандыр (Ә. Еники). Әлбәттә, кеше кешесез яши алмый (Ә. Еники). Сугыш, имеш, яна елга бетәчәк, ди (М. Мәһдиев). Билгеле, бу кап-кара. урманда һәр ерткыч та бар (Г. Тукай). Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк (Г. Тукай).

Кереш сүзләр төрле мәгънәләр белдерәләр: шикләнмәслек итеп әйтү (әлбәттә, билгеле, бәхәссез, дөрес, шиксез, һичшиксез), шикләнү (бәлки, ихтимал), үтенү (зинһар), фикернең чыганагын (минемчә, синеңчә), фикернең гадәтилеген (гадәттә, табигый), фикернең тәртибен (беренчедән, бердән, икенчедән), җәлеп итү (тукта, кара әле, кара, гафу ит, әйтсәм әйтим), әйтү ысулы (дөресен әйткәндә, дөресрәге, иң яхшысы), төрле тойгыларны (бәхеткә каршы, имеш, янәсе, ичмасам, валлаһи).

Кереш сүзләр җөмлә башында килсәләр, алардан соң өтер куела; җөмлә уртасында килсәләр, ике яктан да өтер белән аерылалар; җөмлә ахырында килгәндә, алар алдыннан өтер куела. Мәсәлән, Күрәсең, хәлемне аңлап, әнинең дә йөрәге, әрнегән булса кирәк (А. Расих). Беренче дулкынланудан соң, ничектер, тынычлан­ган кебек тә булдым (Ә. Еники). Ахрысы, бу эшне ул да яратыр кебек (М. Мәһдиев). Алатскийның әтисе вак сәүдәгәр булган, ахры (А. Расих).

6.7. Бер составлы җөмләләр

Оештыручы үзәге бер генә булган һәм икенчесен өстәп булмый торган җөмлә бер составлы җөмлә дип атала. Мондый җөмләләрдә бер оештыручы үзәк булып, башка иярчен кисәкләр шуның тирәсенә берләшәләр. Мәсәлән, Салкынча көн. Язгы якты кояш. Карлар басылган (М. Юныс). Беренче ике җөмләдә көн, кояш сүзләре оештыручы үзәк булып килгәннәр, хәбәрлекле үзәк төзегәннәр. Ә өченче җөмләдә ике сүз хәбәрлекле мөнәсәбәткә кергән. Ә менә бу җөмләдә – Җәй көннәрендә дә аны бик озак саклап була (М. Юныс) –хәбәрлекле мөнәсәбәт саклап була дигән фигыль тирәсендә оеша. Монда икенче баш кисәкне, ягъни ияне өстәп куеп булмый.

Оештыручы үзәкнең нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, бер составлы җөмләләрне бер составлы фигыль җөмләләр, бер составлы исем җөмләләр һәм сүз җөмләләргә бүләләр. Фигыль җөмләләрдә баш кисәк фигыль белән белдерелә, исем җөмләләрдә – исем, сыйфат, рәвеш сүз төркемнәре белән белдерелә, сүз җөмләләрдә баш кисәк бары бер сүзбелән генә белдерелә. Бу – хәбәрлек сүз, ымлык, аваз ияртеме, кисәкчәләр булырга мөмкин.

6.7.1. Бер составлы фигыль җөмләләр

Бер составлы фигыль җөмләләрдә һәрвакыт үтәүчегә ниндидер мөнәсәбәт белдерелә: үтәүче я билгеле, я билгесез була, я гомумиләштерелә, яисә үтәүче бөтенләй күз алдында тотылмый.

6.7.2. Атау җөмләләр

Әйбернең, күренешнең булуын хәбәр итә торган һәм баш кисәге исем (сыйфат, рәвеш) белән белдерелгән җөмләләрне атау җөмлә дип атыйлар. Хәбәрлек исем белән белдерелә. Исемнәргә иде, икән кебек ярдәмлекләр дә ялганып килергә мөмкин. Мәсәлән, Кара бәрхеттәй төн. Кайдадыр таулар, кайдадыр диңгез. Күк­тә ерак йолдызлар... Бөтен галәмендә кеше язмышында һич кайгысы булмаган ваемсыз тирән тынлык һәм тынычлык (Ә. Еники).

6.7.3. Сүз җөмләләр

Бер сүздән торып, җәенкеләнә алмый торган бер составлы җөмләләрне сүз җөмлә диләр. Аларны я ия, я хәбәр, я аергыч, я башка кисәккә тиңләп булмый. Алар сөйләүченең сөйләмгә, сөйләм эчтәлегенә төрле реакциясен белдерәләр: раслыйлар, инкяр итәләр, кире кагалар, төрле тойгыларны белдерәләр. Мондый җөмләләр сөйләмдәге һәм матур әдәбияттагы диалогларда кулланылалар. Алар хәбәрлек сүзләр, бәяләү сүзләре, ымлык, аваз ияртемнәре, төрле кисәкчәләр белән белдереләләр. Мәсәлән, Монда ничек, сөйләшеп булырмы?– Юк (X. Сарьян). Әйдә,– диде яшьти (М. Мәһдиев). Әби нидер кыстырырга җыенган иде:- Ярар!.. -дип, карт бер җилкенеп алды (М. Госманов).– Әйе шул,– ди Гайшә апа шигырь­нең мәгънәсен аңлатып (М. Госманов). Ялт! Котдусны балдызы белән парлап уртага кертеп бастыралар ( М. Мәһдиев).

6.8. Кушма җөмлә

Кимендә ике җөмләнең үзара грамматик бәйләнештә килгән төренә кушма җөмлә диләр. Кушма җөмләләр ике төрле бәйләнештә була алалар: тезүле һәм ияртүле.

Тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләр тезмә кушма җөм­ләләр, ияртүле юл белән бәйләнгәннәре иярченле кушма җөмләләр дип йөртеләләр.

6.8.1. Тезмә кушма җөмләләр

Тезмә кушма җөмләләр теркәгечле һәм теркәгечсез төр­ләргә бүленәләр.

Урам ягыннан аяк тавышы ишетелде, һәм капкадан Гыйрфан мулла кайтып керде. (РМөхәммәдиев) – теркәгечле.

Җир чокырсыз булмас, урман киексез булмас. (Мәкаль) – теркәгечсез.

6.8.2. Иярченле кушма җөмләләр

Иярченле кушма җөмләләр бәйләүче чараларына карап, синтетик һәм аналитик иярчен җөмләләргә бүленәләр.

Баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдә­мендә ияргән җөмлә синтетик иярчен җөмлә дип атала. Аларны бәйләүче чаралар өч төрле була:

1. кушымчалар (килеш, шарт, сыйфат, хәл фигыль кушымчалары һ.6.).

Балалар чыгып кит кәч, өй эче тынып калган күк булган иде (Р.Тәхфәтуллин).Таң белен үгә, ул торып йөри башлады. (Р.Тәхфәтуллин)

2. бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр (кебек, өчен, белән; күрә, карамастан һ.6.).

Тау ярыйсы гына текә булуга карамастан, чаңгы эзләре таушалган (Г.Әпсәләмов). Идел буе үзеңнең туган-үскән җирең булганга күрә, алмасы да тәмле булып тоела торгандыр. (И.Гази).

3. янәшә тору чарасы.

Эше барның, ашы бар. (Мәкаль) Үзебез азат иткән шәһәрләрнең киләчәген бүген күреп кал. (С.Хәким)

Синтетик иярченле кушма җөмләләрдә бер генә төрле тыныш билгесе – өтер куелырга мөмкин.

Баш җөмләгә үзенең хәбәре составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә аналитик иярчен җөмлә дип атала. Аналитик иярчен җөмләләрне бәйләүче чаралар өч төрле була:

1. ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр (чөнки, гүя,әгәр, гәрчә, әйтерсең һ.6.).

Нәби авылда, үз постында кала, чөнки ул дан өчен дә, шөһрәт өчен дә эшләми. (Ф.Миң-
нуллин).

2. мөнәсәбәтле сүзләр (парлылар: кем-шул, нинди-шундый һ.6.; ялгызаклар: шул, шундый, шулай һ.6.).

Кигән кием ничек туза, яшь гомер шулай уза. (Җыр) Ындырында ни булса, келәтендә шул булыр. (Мәкаль)

3. көттерү интонациясе.

Белеп тор: озакламыйча болын буеннан асфальт юл уздырырлар.

Мөнәсәбәтле сүзләр – иярчен җөмләләрне алыштырып килә торган алмашлыклар.

6.8.2.1. Иярченле кушма җөмләләрнең төрләре

Иярчен ия җөмлә баш җөмләнең иясе урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән иянең конкрет эчтәлеген тәшкил итә. Иярчен ия җөмлә, күбесенчә, аналитик була һәм баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, ки теркәгече һәм көттерү паузасы аша бәйләнеп килә: Кем эшләми, шул ашамый (Мәкаль) Синтетик төре: Беләге юан берне егар, белеме күп меңне егар. (Мәкаль)

Иярчен хәбәр җөмлә баш җөмләнең хәбәре урынында килеп, мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән хәбәрнең конкрет эчтәлеген тәшкил итә. Һәрвакыт аналитик була. Баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, ки теркәгече, көттерү паузасы ярдәмендә бәйләнә. Мәсәлән, Түләве нинди, эше шундый. (Мәкаль)

Иярчен тәмамлык җөмлә баш җөмләнең тәмамлыгы урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бел­дерелгән тәмамлыкның конкрет эчтәлеген тәшкил итә. Синте­тик төре юнәлеш килеше кушымчалары һәм дип бәйлек сүзе ярдәмендә бәйләнә: Шундый оста куллы гармунчы булыр сың дип, һич тә уйламый идем. Аналитик тәре мөнәсәбәтле сүзләр, көттерү паузасы, ки теркәгече ярдәмендә бәйләнә: Зур бурычлар тора алгы көндә, шул турыда язасы бар.

Иярчен аергыч җөмлә я турыдан-туры баш җөмләнең аергычы урынында килә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән аергычны ачыклый. Мәсәлән, синтетик төре: Эше юк кеше тоташ йоклый (К. Насыйри). Аналитик төре: Бә­хетле шундый буладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә. (Г. Тукай)

Иярчен хәл җөмләләр

Иярчен вакыт җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең вакытын турыдан-туры яисә баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән вакыт хәлен ачыклау аша белдерә.

Синтетик вакыт җөмлә: Сугыш беткәч, батыр күбәер. (Мәкаль) Аналитик төре: Кайчан әйтсәң, шул вакытта килермен.

Иярчен урын җөмлә баш җөмләдәге эшнең урынын я турыдан-туры, я баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән урын хәлен ачыклау аша белдерә. Синтетик төре: Ат аунаган җирдә төк кала. (Мәкаль) Аналитик төре: Кыз кайда булса, егет тә шунда булырга тырышты.

Иярчен сәбәп җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең сәбәбен я турыдан-туры белдерә, я мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән сәбәп хәленең конкрет эчтәлеген тәшкил итә. Синтетик төре: Ял көне булгач, халык шактый күп җыелган иде. Аналитик төре: Ләкин безгә аларны күрергә туры килмәде, чөнки без кайтып киттек.

Иярчен максат җөмлә эш яки хәлнең максатын я турыдан-туры белдерә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән максат хәленең конкрет эчтәлеген ачыклый.

Синтетик төре: Әнисе килеп җит сен дип, ул телеграмма сугарга булды. Аналитик төре: Шуның өчен, иптәш, кул куябыз бүген: кара болыт капламасын туган илнең күген. (Ә. Ерикәй)

Иярчен рәвеш җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең рәвешен турыдан-туры белдерә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән рәвеш хәлен ачыклап килә. Синтетик төре: Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын. (Мәкаль) Аналитик төре: Бәйрәм көнне күктән җиргә нурлар ага, әйтерсең лә чыккан бу көн ике кояш! (Г. Тукай)

Иярчен күләм җөмлә эш яки хәлнең күләмен я турыдан-туры белдерә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белдерелгән күләм хәлен ачыклап килә. Синтетик төре: Бакчадагы чәчәкләр кеше күзе карап туя алмас дәрәҗәдә матур булып утыралар. Аналитик төре: Кояш шулкадәр мул, еракта әллә ничә офык ясалган. (Ә. Еники)

Иярчен шарт җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш яки хәлне турыдан-туры белдерә яисә мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән шарт хәленең эчтәлеген ачыклап килә. Синтетик төре: Хәрабәләргә озак карап торсаң, тын кысыла башлый. (М. Юныс) Аналитик төре: Газинур, бәлки, әйләнеп тә кайтмас,шулай булса Миңнурыйга бик авыр булачак. (Г. Эпсәләмов)






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных