Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






АХЫРЗАМАН ҺӘМ КЫЯМӘТ





Бу дөньядагы бөтенесе: кешеләр, хайваннар һәм башка нәрсәләр – барысы да фани, ягъни бетәчәк. Килер шундый заман, ул вакытта дөньяда булган барлык мәхлүкат юкка чыгачак. Ахырзаманның кайчан булачагы Аллаһы Тәгаләдән башка һичкемгә билгеле түгел.
Бу дөньядагы бөтен мәхлукатлар һәлак булып беткәннән соң, Аллаһы Тәгалә халыкларны яңадан терелтәчәк. Череп беткән һәм таралган әгъзалар яңадан җыелып, тере вакытындагы хәленә киләчәкләр. Кабер өсләре ярылып ачылганнан соң, һәр кешенең җаны үз гәүдәсен табып кереп урнашачак. Шуннан соң, һәр кеше йокыдан уянган кебек, үз кабереннән чыгып, Мәхшәр мәйданына җыелачак. Мәхшәрдә Аллаһы Тәгаләнең фәрештәләре кешеләрнең дөньядагы башкарган эшләрен гаделлек мизанында (үлчәвендә) хисап кылып, гамәлләренә карап әҗер яки җәзаларны төгәл билгеләячәкләр. Һәрбер имансыз кеше җәһәннәм чокырына төшәчәк. Гөнаһсыз, иманлы кешеләр һәм гөнаһлары гафу ителгәннәр җәннәткә кертеләчәк. Гафу ителмәгән мөэминнәр, җәһәннәмгә төшеп, гөнаһлары өчен газапланачаклар. Гөнаһлардан арынгач, җәһәннәмнән чыгып, алар да җәннәткә кертеләчәкләр. Имансыз кешеләр – җәһәннәмдә, ә иманлы кешеләр җәннәттә мәңге калачаклар. Җәннәттәгеләр дә, җәһәннәмдә калган кешеләр дә һичкайчан үлмәсләр, мәңге тере булачаклар.

 

ННӘТ ҺӘМ ҖӘҺӘННӘМ


Җәннәт – оҗмах йорты, ул зиннәтле сарайлар һәм җимеш бакчалары белән тулы. Җәннәтнең һәр җирендә татлы сулы елгалар һәм баллы чишмәләр агып тора. Анда булган хөрмәтне һәм нигъмәтләрне сөйләп бетерү һич мөмкин түгел. Җәннәткә кергән изге кешеләр күзләре күрмәгән һәм колаклары ишетмәгән ләззәтле нигъмәтләр белән хөрмәт ителәчәк.


Җәннәт – мәңгелек йорт. Анда кергән кешеләр беркайчан үлмәячәкләр. Һәрберсе кайгы-хәсрәт, авыру, сызлау, уңайсызлык һәм күңелсезлек кебек хәлләрдән һәрвакыт азат булачак. Җәннәткә кергән кешеләр, кайчан да булса, Аллаһы Тәгаләнең нурын күрәчәкләр.
Җәһәннәм – тәмуг йорты. Анда кергән кешеләр ут һәм башка газаплар белән җәзаланачаклар. Зур гөнаһлар кылмаган кешеләр тәмугта җиңелчәрәк газапланачак. Кешегә һәм хайваннарга җәбер-золым иткән зур гөнаһлылар тәмугта бик олы җәзалар белән газапланачаклар.

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных