Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






МӨХӘММӘД САЛЛӘЛЛАҺУ ГАЛӘЙҺИ ВӘССӘЛАМ





Безнең пәйгамбәребез – Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм. Аллаһы Тәгалә Ислам дине хөкемнәрен Җәбраил исемле фәрештә аркылы Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иңдерде. Мөхәммәд галәйһиссәләм ул хөкемнәрне үзенең сәхабәләренә, ягъни иң әүвәлге шәкертләренә өйрәтте. Ислам дине хөкемнәре һич үзгәрмичә безнең заманга кадәр килеп иреште һәм, шул рәвешчә, һич үзгәрмичә кыямәт көненә кадәр калачак.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Согуд Гарәбстанының Мәккә шәһәрендә туган. Атасының исеме – Габдулла, гарәп халкының Корәеш кабиләсеннән. Бабасының исеме Габделмоталлиб, ә аның атасы – Һашим. Анасының исеме – Әминә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм туганчы ук аның атасы сәфәрдә вафат булды. 6 нчы яшенә җиткәндә, анасы Әминә дә вафат булгач, Мөхәммәд галәйһиссәләм бөтенләй ятим калды. Шуннан соң аны бабасы Габделмоталлиб тәрбиягә алды. Бабасы вафат булгач, атасының абыйсы Әбуталиб тәрбиясендә булды. 25 нче яшенә җиткәч, Хәдичә исемле бер бай хатынга өйләнде.

Кырыгынчы яшенә җиткәндә, Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аркылы аны пәйгамбәр итте, ягъни аңа кешеләрне мөселманлыкка өндәргә боерды. Мөхәммәд галәйһиссәләм Мәккә халкын мөселман булырга өнди башлагач, берничә йөз кеше иман китереп, Ислам динен кабул иттеләр. Башкалары – һәрберсе дошман булып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә төрле җәбер-золым кылырга тырыштылар. Хәтта берничә тапкыр үтермәкче дә булдылар. Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд галәйһиссәләмне дошманнарының яманлыгыннан саклады. Мәккә кяферләре аңа артык зарар һәм зыян кыла алмадылар.

Мәккәдә 13 ел пәйгамбәр булганнан соң, Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте буенча, ул Мәдинә шәһәренә күчте. Ул вакытта Мәдинә халкы Ислам динен бик яратты һәм шәһәрнең берничә хөрмәтле кешесе дә мөселман булды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Мәдинәгә күчкәннән соң, Ислам дине куәтләнде (көчәйде). Мәдинәгә якын булган шәһәр һәм авыл кешеләренең күбесе мөселман була башладылар. Мәккә халкы башта мөселманнарга бик дошман булды. Аларны кырып бетерү өчен берничә мәртәбә Мәдинә шәһәре тарафына зур гаскәр белән сугышка килделәр. Аллаһы Тәгалә мөселманнарга ярдәм итте: һәр сугышта мөселманнар җиңеп, дошманнардан өстен чыкты. Соңыннан, Мәдинә шәһәренә күчкәннән соң 8 нче елда, Мөхәммәд галәйһиссәләм унике меңлек мөселман гаскәре белән Мәккә тарафына юнәлде. Мәккә халкы аларга каршы тора алмаганнарын белде. Һич каршылык күрсәтмичә, һәркайсы өйләренә качты. Рамазан аеның 20 нче көнендә мөселманнар җиңү белән Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә керделәр. Ахырда бөтен Мәккә халкы үз ихтыяры белән мөселман булды. Шул вакыттан бирле Мәккәи Мөкәррәмә шәһәре мөселманнар кулында. Хаҗ гамәлләре кыла торган изге һәм мөбарәк шәһәр. Кыйблабыз – мөбарәк Кәгъбә йорты да шул шәһәрдә. Мәдинәгә күчкәннән соң, 10 нчы елда Мөхәммәд галәйһиссәләм туксан мең мөселман белән Мәккә шәһәренә барып хаҗ кылды. Шул елдан соң пәйгамбәребезгә Мәккәи Мөкәррәмәне күрү насыйп булмады. Мәдинә шәһәрендә ун ел торганнан соң, 63 яшендә пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм дөньядан китте. Кабере Мәдинәи Мөнәүвәрә шәһәренең уртасындагы Раузаи Мөтаһһәрә мәчете эчендә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бик камил, олуг бер кеше иде. Ул туган кичтә дөньяда берничә төрле гаҗәеп вакыйгалар булды, бала чагында да төрле гаҗәеп хәлләр күренде.

Мөхәммәд галәйһиссәләм, пәйгамбәр булганчыга кадәр, кырык ел Мәккә шәһәрендә гади кешеләр кебек яшәде, ләкин һәрвакыт бик изге һәм күркәм холыклы булды. Һәркем каршында иң әхлаклы һәм ышанычлы иде. Яшь чагыннан ук кяферләрнең бозык эшләрен күреп үсте, аларның потларына һич табынмады һәм һичбер вакытта да гаеп һәм кимчелекле гамәл кылмады. Пәйгамбәр булганнан соң да Аллаһы Тәгалә аның өчен могҗизаларны, ягъни гадәти булмаган гаҗәеп эшләрне бик күп күрсәтте, шул сәбәпле аның хак пәйгамбәр булуына һичкемнең шик һәм шөбһәсе калмады. Тарихел-әнбия (пәйгамбәрләр тарихы) китапларында аның күп кенә могҗизалары турында бәян ителгән.

 

СӘХАБӘЛӘР


Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмне сәламәт вакытында күреп, мөселман булган кешеләр сәхабәләр дип аталалар. Сәхабәләрнең саны – 114 мең чамасы. Алар – барысы да бик яхшы һәм изге кешеләр. Пәйгамбәребезнең мәҗлесендә булып, безгә кадәр мөселман булганга күрә һәм безнең көннәргә кадәр Ислам диненең ирешүенә сәбәп булулары аркасында, сәхабәләрнең һәркайсы – безгә дус һәм якын кешеләр. Иң олуг сәхабәләр – Мөхәммәд галәйһиссәләмнең якын дуслары – Әбүбәкер, Гомәр, Госман, Гали разый Аллаһу ганһем (Аллаһ алардан разый булсын) исемле кешеләр. Бу сәхабәләр пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә һәрвакыт бик күп ярдәм иткәннәр. Алар дөньяда Ислам диненең таралуына сәбәпче булганнар. Мөхәммәд галәйһиссәләм, Хәдичә исемле хатыны вафатыннан соң, хәзрәти Әбубәкернең кызы Гайшәгә өйләнде. Шулай ук пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең Хәфса исемле хатыны – хәзрәти Гомәрнең кызы. Хәзрәти Госман пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең Рокыя һәм Өммегелсем исемле кызларына кияү булды. Хәзрәти Гали – Фатыйма исемле кызының кияве булды. Фатыйма белән Галинең Хәсән һәм Хөсәен исемле ике улы туды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм сәламәт вакытында бу ике баланы үз баласы кебек якын күрде.

 

ТӘҺАРӘТ


Хәдис-шәриф:

إِنَّ الْإِسْلاَمَ نَظِيفٌ فَتَنَظَّفُوا فَإِنَّهُ لَا يَدْخُلُ الْجَنَّةَ إِلَّا نَظِيفٌ


Иннәл-исләәмә нәзыйфүн фәтәнәззафу, фәиннәһү ләә йәдхулүл-җәннәтә иллә нәзыйф.

Мәгънәсе: Ислам – пакь дин, шуңа күрә пакь булырга тырышыгыз. Пакь булмаган кеше җәннәткә кермәс.

 

Хәдис-шәриф:

بُنِىَ الدِّينَ عَلَى النَّظَافَةِ

 

Бүни йәд-диинү галән-нәзаафәһ

Мәгънәсе: Ислам пакьлык өстендә төзелгән.

Ислам дине – хак һәм бик пакь дин. Аллаһы Тәгалә бәндәләренә һәрчак бик пакь булырга боера. Мөселман булган кешенең күңеле яман сыйфатлардан һәм явыз фикерләрдән; тәне, киеме, йорты, ашаган ризыклары, эчкән сулары һәрбер нәҗестән пакь булырга тиеш. Намаз укыганда һәм башка гыйбадәтләрне кылган вакытта мөселман бигрәк тә пакь булырга тиеш.

 

ТӘҺАРӘТ


Намаз укыячак кешегә тәнен, киемен һәм урынын һәртөрле нәҗесләрдән пакьлау һәм шулай ук Шәригать боерган рәвешчә тиешле әгъзаларны су белән юып, тәһарәт алу фарыз.
Тәһарәт алганда түбәндәге 8 төрле эш башкарыла. Тәһарәт алачак кеше:
1)башта пакь су белән истинҗа кыла, ягъни гаурәтләрен нәҗестән пакьли;
2)аннан соң беләзекләренә кадәр ике кулын юа;
3)аннан соң өч мәртәбә авызын юа;
4)аннан соң өч мәртәбә борынын юа;
5)аннан соң өч мәртәбә йөзен юа;
6)аннан соң өч мәртәбә терсәкләренә кадәр ике кулын юа;
7)аннан соң, учларын һәм бармакларын суга чылатып, ике кулы белән әүвәл башына, аннары колакларына, аннары муенына мәсех кыла;
8)аннан соң тубыкларына кадәр өч мәртәбә ике аягын юа. Йөзен юганда маңгай чәченнән алып, ике колагына һәм ияк астына кадәр булган һәр җиренә су тидерә. Шулай ук кашына һәм сакалына да су тидерә.
Кулларын һәм аякларын юганда бармак араларына һәм йөзек астына су тими калмаска тиеш. Әгәр аякларында читек булса, алар өстенә өч бармагы белән мәсех кыла.

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных