Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






ИКЕ РӘКӘГАТЬЛЕ НАМАЗ УКУ РӘВЕШЕ





77. Ике рәкәгатьле намаз эчендә ике кыям, ике рөкүгъ, дүрт сәҗдә һәм бер кагъдә бар.
78. Кыям – аягүрә тору, рөкүгъ – бөгелү, сәҗдә – маңгайны намазлыкка тидерү, кагъдә – утыру дигәнне аңлата.
79. Ике рәкәгатьле намазны укыячак кеше намазга керешкәндә башта ният кыла, аннан соң кулларын күтәреп, баш бармакларының битләрен колак йомшаклары артларына тидереп, тәкбир әйтә. Кулларын багьлап, кендек астына куя, “Сәнә’” укый. Аннары “Әгүзе” һәм “Бисмилләһ” әйтеп, “Фатиха” сүрәсен укый, ахырында “Әмин” дип әйтә. Аннары берәр сүрә укый һәм “тәкбир” әйтеп, рөкүгъкә иелә. Анда 3 мәртәбә “тәсбих” әйтә. Рөкүгътән тәсбих әйтеп, каумәгә тора. Каумәдә (басып торганда) “тәхмид” әйтә, аннары “тәкбир” әйтеп сәҗдәгә китә. 3 мәртәбә “тәсбих” әйтеп, сәҗдәдән “тәкбир” белән торып, җәлсәгә утыра. Җәлсәдән “тәкбир” әйтеп, янә сәҗдәгә китә. Икенче сәҗдәдә дә 3 мәртәбә “тәсбих” әйтә. Икенче сәҗдәдән “тәкбир” әйтеп, икенче рәкәгатьнең кыямына тора.
80. Икенче рәкәгатьнең кыямында “Сәнә’” һәм “Әгүзе” укымый, кулларын багълап, “Бисмилләһ”, “Фатиха” сүрәсен, “Әмин” һәм берәр сүрә укый. Янә беренче рәкәгатьтә кебек рөкүгъ, каумә, һәм ике мәртәбә сәҗдәгә китә.
81. Икенче сәҗдәдән соң “тәкбир” әйтеп, кәгъдәгә утыра. Кәгъдәдә булганда башта “тәшәһһөд”, аннары “салават” укый, соңыннан “Дога” аятен (раббәнә) укый. Аннан соң башта уң тарафка, соңыннан сул тарафка сәлам биреп, “сәлам догасы”н укып, дога кыла.
82. Ике рәкәгатьле намаз шул рәвешле укыла. Иртәнге намазның ике рәкәгать сөннәте һәм ике рәкәгать фарызы, өйлә, ахшам һәм ястү намазларының икешәр рәкәгать сөннәтләре – һәрберсе шул рәвешле укылырга тиеш, аермалары ниятләрендә генә.

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных