Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






НАМАЗНЫҢ СӨННӘТЛӘРЕ





111. Намазның мәшһүр сөннәтләре егерме бишәү:
1) جماعت җәмәгать – фарыз намазны җәмәгать белән уку;
2) أذان азан – фарыз намазлары өчен азан әйтү;
3) إقامت икамәт – фарыз намазларны укыр алдыннан камәт әйтү;
4) رفع يدين рафг йәдәйн – намазга керешкәндә тәкбир әйтеп, кулларны күтәрү (ирләр колакларына кадәр һәм хатыннар иңбашларына кадәр күтәрәләр);
5) ضم يدين дамм йәдәйн – кыям вакытында кулларны багълау;
6) ثناء сәнә’ — әүвәлге рәкәгатьтә “Сәнә” уку;
7) تعوذ тәгәүүз — әүвәлге рәкәгатьтә “Әгузе” әйтү;
8) بسمله бәсмәлә — “Фатиха” сүрәсен укыганчы “Бисмилләһ” әйтү;
9) تأمين тәъмин — “Фатиха” сүрәсен укыгач, (эчтән генә) “Әмин” дип әйтү;
10) تكبيرات انتقالات тәкбират интикаләт – рөкүгъкә, сәҗдәгә киткәндә, сәҗдәдән торганда тәкбир әйтү;
11) ركوع مسنون рөкүгъ мәснүн – рөкүгъне сөннәт буенча башкару (шул рәвешле рөкүгъ вакытында бармакларны ачып, тезләргә таянып тору, тезләр бөгелмичә, баш арка белән тигез булырга тиеш);
12) سجود مسنون сүҗүд мәснүн – сәҗдәне сөннәт буенча башкару (шул рәвешле сәҗдә вакытында аяклар, куллар, борын һәм маңгай җиргә тиеп, баш ике кулның арасында булырга, беләкләр җиргә дә, кабыргага да тимичә һәм корсак ботларга тимичә торырга тиеш);
13) قعود مسنونкугүд мәснүн – кагъдәне сөннәт буенча башкару (шул рәвешле кагъдә вакытында сул аяк өстенә утыру, уң аяк бармакларын бастырып кую, кулларны ботларга кую);
14) تسبيح ركوع тәсбих рөкүгъ – рөкүгътә өч мәртәбә тәсбих әйтү;
15) تسبيح سجود тәсбих сүҗүд – сәҗдәдә өч мәртәбә тәсбих әйтү;
16) تسميع тәсмигъ – рөкүгътән торгач, имамга һәм ялгыз укучыга тәсмигъ әйтү;
17) تحميد тәхмид – каумә вакытында ялгыз укучыга һәм моктәдигә (имамга оючыга) тәхмид әйтү;
18) صلوات салауат – ахыргы кагъдәдә “Тәшәһһөд”тән соң “Салават” уку;
19) دعاء дуга’ — ахыргы кагъдәдә “Салават”тан соң аятькә охшашлы бер “Дога” уку;

 

20) تقرار سلام тәкрар сәлам – уң һәм сул якка сәлам бирү;
21) نيت سلام ниййәт сәлам – уң һәм сул якта булган фәрештәләргә һәм бергә намаз укучыларга сәлам бирүне ният кылу;
22) جهر أذكار җәһр әзкәр – имамга тәкбирне, тәсбихне һәм сәламне кычкырып әйтү;
23) إخفا أذكار ихфә әзкәр – башка зекерләрне эчтән әйтү (әмма моктәди һәм ялгыз укучы һәрбер зекерне эчтән әйтә);
24) تقديم ركبة тәкъдим рүкбә – сәҗдәгә киткәндә тезләрне куллардан элегрәк кую;
25) مقارنة إمام мүкаранә имәм – моктәдигә һәр гамәлне имам белән бергәрәк башкарырга тырышу (имамнан алданрак башкарырга ярамый, имамнан күпкә соңга калу – мәкруһ).

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных