Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






ЗӘКЯТ БИРЕЛӘ ТОРГАН КЕШЕЛӘР





65. Зәкятне кулында нисаб күләме кадәр малы булмаган фәкыйрь һәм мескен кешеләргә бирү тиешле.
66. Мосафирның йортында малы булса да, аңа зәкят бирелә. Берәүнең кулында нисаб күләме кадәр малы булса да, аңа бурычын түләргә ярдәм булсын өчен, бурычы зур булган кешегә дә бирелә.
67. Зәкят сәдакасы зәкят җыярга төгәл билгеләнгән кешегә дә бирелә: ул җыйган зәкят акчасын фәкыйрьләргә тиешле булган казнадагы акчага куша. Хезмәт хакы буларак, бай кеше булса да, зәкят җыйган кешегә дә җыелган малдан бер өлеш бирелә.
68. Зәкятне үз ата-анасына, әби-бабасына, балаларына, оныкларына, иренә я хатынына, шулай ук кулында нисаб күләме кадәр малы булган бай кешегә һәм бай кешенең яшь баласына бирергә ярамый. Әгәр бирелә калса, ул зәкят булып саналмый, бүләк хөкемендә генә була.
69. Зәкятне үзенең фәкыйрь кардәшләренә, фәкыйрь шәкертләргә, фәкыйрь тол хатыннарга, кәсепсез зәгыйфь кешеләргә бирү хәерлерәк. Дин һәм гыйлем юлында (гыйлем өйрәнүчеләр) булып, кәсептән мәхрүм булган кешеләргә, гәрчә кулларында нисаб күләме кадәр маллары күренсә дә, зәкят бирү дөрес була, чөнки алар хезмәтләрен ташлап кәсепкә тотынганчы, һәрберсе фәкыйрь кеше хөкемендә.
70. Малны зәкят итеп биргән вакытта, аның хуҗасына зәкят бирүне ният кылу һәм алучының кулына тулысынча тапшыру тиешле була. Зәкят нияте белән тапшырылмаган мал зәкят булып саналмый.
71. Әгәр мал зәкяткә дип төгәл билгеләнгән булса, биргән вакытта зәкяттән булуын ният кылмаса да, зәкяттән хисаплана.
72. Зәкят суммасын аерым җыеп, фәкыйрьләрнең үз кулларына тапшыра торган Җәмгыяте Хәйрияләргә (Хәйрия оешмаларына) да зәкят бирү дөрес була, ул чагында Җәмгыятьнең казначысы зәкят бирүченең вәкиле хөкемендә була.

 

ГОШЕР (ҖЫЕЛГАН УҢЫШНЫҢ САЛЫМЫ)


73. Яңгыр я елга суы белән үскән ашлыклардан, җимешләрдән һәм печәннән, шулай ук балдан бирелә торган зәкят гошер дип атала. Шул нигъмәтләргә ия булган кешегә елга бер мәртәбә аның уннан бер өлешен казна хәзинәсенә яки фәкыйрьләргә бирү – фарыз.
74. Гошер малларының нисабы юк: никадәр булса, шулкадәренең уннан бер өлеше гошер итеп бирелә. Игү, уру һәм чәчүлекне карау чыгымнары исәпләнми.
75. Гошер бирү өчен балигъ, акыллы һәм бай булу шарт түгел. Сабый, дивана һәм фәкыйрь кешеләрнең ашлыкларыннан да гошер чыгарылырга тиеш.
76. Утын һәм камыш кебек нәрсәләрдән гошер чыгарылмый.
77. Яңгыр күп яумый торган җирләрдә, чыгыр һәм чиләк белән сугарылган ашлыклардан камил гошер бирелми, бәлки гошернең яртысы гына, ягъни егермедән бер өлеше генә бирелә.
78. Гошер дә зәкят бирелә торган фәкыйрь кешеләргә генә тапшырыла.

 

ФИТЫР


79. Көндәлек тормышта кулланыла торган әйберләрдән тыш көмеш нисабы кадәр малы булган кешегә Рамазан аеннан соң, Гайдел-фитыр (Ураза гаете) көнендә үзе һәм сабый балалары өчен фитыр сәдакасын бирү – ваҗиб.
80. Ирнең хатыны һәм балигъ булган балалары бай булса, фитыр аларның үзләренә ваҗиб була, әгәр фәкыйрь булсалар, һичкемгә ваҗиб булмый.
81. Әгәр берәү хатыны, олы балалары һәм хезмәтчеләре өчен фитыр сәдакасын үзе бирсә, әлбәттә, сәвапсыз булмас.
82. Авырлык белән яши торган фәкыйрь кешеләргә фитыр сәдакасын бирү ваҗиб түгел. Әгәр бирергә теләсәләр, үзләреннән дә фәкыйрьрәк кешеләргә бирү тиеш була.
83. Фитыр сәдакасын Гайдел-фитыр көнендә таң атканнан соң Гает намазы укылганчы бирү сәваплырак, чөнки бәйрәмне тояр өчен акчасы булмаган фәкыйрьләрне бәйрәм башланганчы шатландыру хәерлерәк.
Фитыр сәдакасын Рамазан ае барышында ук биреп куярга мөмкин. Гает укылганчы бирә алмый калган кеше соңыннан бирергә тиеш.
84. Зәкят һәм гошер кебек, Фитыр сәдакасы да фәкыйрь кешеләргә генә бирелә.
85. Фитыр сәдакасы өчен (һәр кеше исәбеннән) байлыгы уртача булган кеше 4 кадак чамасы бодай, я 8 кадак чамасы арпа бирергә һәм баерак кеше 4 кадак чамасы хөрмә, яки 8 кадак чамасы йөзем бирергә тиеш. Бодай, арпа, хөрмә, йөзем урынына аларның бәяләре кадәр акча бирергә дә мөмкин.
86. Бодайның поты бер сум булган елларда һәр кеше исәбеннән фитыр өчен 10 тиен бирү дә җитә. Бодай бик арзан булып, поты 40 тиен генә булган урыннарда кеше исәбеннән 5 тиен генә бирү дә ярый.
(Тиеннәрне хәзерге акчалар белән чагыштырмагыз!Күләме-авырлыгыннан чыгып бәясен белергә мөмкин! бер кадак-409,5 гр.)

 

ФИДИЯ


87. Казага калып та, соңыннан үтәлмәгән уразалары булган кешегә, үзеннән калачак малыннан (шул уразалары өчен) фидия бирергә варисларына әйтү – ваҗиб.
88. Әгәр шундый васыять әйткән кеше вафат булса, калган малының өчтән бер өлешен һәрбер каза кылынмый калган уразалары өчен фидия итеп бирү варисларына ваҗиб була.
89. Фидиянең микъдары – тотмый калган һәр көн ураза, биш вакыт намазның һәрберсе һәм витр намазы өчен бер фитыр сәдакасы кадәр.
90. Вакытында тоткан уразалары һәм укылган намазлары, яки соңыннан каза кылынган ураза һәм намазлары өчен фидия бирелми, шулай да шик тумас өчен бирүнең зарары юк. Күп кенә варислар, мәетнең балигъ булган чорыннан башлап, үлгән вакытына кадәр фарыз булган ураза һәм намазларын хисаплап, һәммәсе өчен фидия бирәләр.
91. Фидияне 4 кадак бодайдан хисаплаганда һәр ураза һәм намаз өчен 10 тиен чамасы була Шул рәвешле хисаплагач, бер еллык барлык ураза һәм намазларның фидиясе 215 сум 30 тиен чамасы була.

 

СӘДАКА


92. Зәкят, гошер, фитыр, фидия һәм кәффарәт сәдакалары фәкыйрьләр хакы булган фарыз һәм ваҗиб сәдакалар булып санала. Аларны мөэмин һәм фәкыйрь булмаган кешегә бирү, яки юл төзәтү, күпер эшләтү, кое һәм чишмәләр ясату, мәчет һәм мәдрәсәләр салдыру кебек бөтен халык файдасы өчен булган гомуми эшләргә тотарга ярамый.
93. Алда әйтелгәннәрдән башка сәдакалар һәм бөтен халык файдасы өчен тотылган акчалар нәфел сәдакалары булып санала. Нәфел сәдакалары бирү – күп саваплы мөстәхәб гамәл.
94. Сәдаканы күп бирү гөнаһларның гафу ителүенә, бәла һәм афәтләрдән имин булуга сәбәп була.
95. Фәкыйрь һәм мохтаҗ булу сәбәпле сәдака сораган кешегә каты сүз әйтеп рәнҗетү – хәрам. Аз булса да, берәр нәрсә бирергә яки яхшы сүз белән җавап кайтарырга кирәк.
96. Берничә көн яшәргә ризыгы я акчасы булган кешегә сәдака бирү – хәрам, әмма кием-салым кебек зарур булган нәрсәне сорау хәрам саналмый.
97. Мохтаҗ булмаган кешегә сәдака биреп, аны теләнчелеккә гадәтләндерү – мәкруһ.
98. Сәдака алынганнан соң, бирүчегә хәер теләп, түбәндәге дога укыла:

اَللَّهُمَّ احْفَظْ صَاحِبَ هَذِهِ الْصَدَقَةِ عَنِ الْأَفَاتِ وَالْبَلَيَاتِ وَاغْفِرْ ذُنُوبَةً وَأَكِّدْ اِيمَانَهُ وَاَكْثِرْ أَمْوَالَهُ وَوَفِّقْهُ عَلَى خَيْرِ مَقَاصِدِهِ

Әллааһүммә-хфәз сахибә һәзиһис-садәкати гәнил-аафәәти үәл-бәлиййәәти үәгфир зүнүүбәһүү үә әккид иимәәнәһүү үә әксыйр әмүәәләһүү үә үәффикһү гәләә хайри мәкасыйдиһ.
Мәгънәсе: Йә Рабби, ошбу сәдака бирүчене афәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла һәм шулай ук аның гөнаһларын гафу ит. Аның иманын куәтлә, малын арттыр һәм аңа хәерле макстатларына ирешергә насыйп ит.

 

КОРБАН


99. Көндәлек тормышта кирәк булган әйберләрдән тыш, көмеш нисабы кадәр малы булган кешегә, Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә Корбан гаете намазыннан соң, үзенең исеменнән корбан чалып, гаиләсен һәм фәкыйрьләрне хөрмәт итү – ваҗиб.
100. Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә Корбан чалынмый калса, аны 11 нче һәм 12 нче Зөлхиҗҗәдә чалырга рөхсәт ителә, әмма 12 нче Зөлхиҗҗәдә кояш батканнан соң чалу дөрес булмый.
101. Вакытында чала алмаган кеше үзенең корбанлыгын яки аның бәясен фәкыйрьләргә сәдака итеп бирергә тиеш.
102. Кич белән яки төнлә корбан чалу – мәкруһ.
103. Корбанлык өчен куй, сарык, кәҗә, сыер, дөя кебек пар тояклы хайваннар гына чалына. Ат кебек хайваннарны, тавык, каз кебек кошларны корбан итү ярамый.
104. Куй, сарык һәм кәҗә – һәрберсе берәр генә кеше исеменнән корбан ителә, әмма сыер яки дөяне җидешәр кеше исеменнән корбан чалу рөхсәт ителә.
105. Корбан ителәчәк куй, сарык яки кәҗәгә бер яшь, сыерга ике яшь һәм дөягә биш яшь тулган булырга тиеш.
106. Корбанлык мал зур һәм симез булса, алты айлык куй һәм сарыкны корбан итеп чалырга мөмкин, әмма бер яше тулмаган кәҗәне корбанга чалу ярамый.
107. 7 кеше исеменнән сыер яки дөяне корбан итеп чалганда, ул кешеләрнең һәркайсы Корбан гамәлен күңеле белән ниятләргә тиеш.
108. Әгәр араларыннан берсе корбанлыкны ит өчен генә дип ниятләсә, һичкемнең өлеше корбаннан саналмаячак.
109. 7 кеше арасында бала булса да, бер хайванны корбан чалу дөрес була. Мәет исеменнән чалынган корбан өлешен сәламәт кешеләрнең корбан өлешенә катыштыру шөбһәле санала.
110. Сәвабын бер мәет исеменнән багышлау нияте белән аның исеменнән корбан чалу дөрес була.
111. 7 кеше бер хайван корбан чалганда аның итен үлчәп бүләргә кирәк, кисәкләп бүлү дөрес булмый.
112. Бай кешегә корбан итен өч кисәккә бүлеп, бер өлешен фәкыйрьләргә өләшү, икенче өлеше белән кунакларны сыйлау һәм өченче өлеше белән гаиләсен хөрмәт итү (шатландыру) – мөстәхәб.
113. Бай булмаган кеше корбан ите белән үз гаиләсен генә тукландырырга мөмкин.
114. Корбанның тиресен яки шул тиренең бәясен фәкыйрь кешегә сәдака итеп бирү мөстәхәб санала. Корбанның тиресен сатып, акчасын үз кирәгеңә тоту ярамый, әмма сатмыйча күн яки тун тегү рөхсәт ителә.
115. Ир кешегә корбанлыгын үз исеменнән чалу – мөстәхәб, башка бер мөселманга тапшырса да рөхсәт ителә.

116. Хайванны чалыр алдыннан, корбанлыкның иясе яки суючы яткан хайванга карап, түбәндәге доганы укый:

اَللَّهُمَّ إِنَّ صَلَاتِى وَنُسُكِى وَمَحْيَاىَ وَمَمَاتِى لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ لَا شَرِيكَ لَهُ اَللَّهُمَّ تَقَبَّلْ هَذِهِ الْأُضْحِيَّةَ (مِنْ فُلَانِ بْنِ فُلَانْ) أَوْ (مِنْ فُلَانَةِ بِنْتِ فُلَانْ)

Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббил-гәәләминә ләә шәриикә ләһ. Әллааһүммә тәкаббәл һәәзиһил-удхиййәтә (мин фүләәни ибни фүләән) йәки (мин фүләәнәтә бинти фүләән).
Мәгънәсе: Йә Рабби, дөреслектә, минем намазым һәм гыйбадәтләрем, тереклегем һәм үлемем барча галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә өчен, Аның һичбер тиңдәше юк. Йә Рабби, ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан кабул ит.
117. Корбан чалачак кешегә, хаҗиларга охшау өчен, Зөлхиҗҗә ае кергәннән соң, чәчен алдырмыйча һәм тырнакларын кисмичә тору – мөстәхәб.
118. Корбанлык өчен ак яки күк төсле, бөтен әгъзалары камил, сәламәт, зур мөгезле симез тәкә хәерлерәк санала.
119. Тилергән, корчаңгы, тумыштан мөгезсез яки печтерелгән хайваннар да корбанлыкка ярый.
120. Бик ябык, йөри алмаслык аксак, бер колагының я бер мөгезенең яки койрыгының өчтән бер өлеше киселгән, яисә бер күзе сукыр, колаксыз яки койрыксыз хайваннар корбанлыкка ярамый.

 

ХАҖ


121. Бүниял-ислаамү гәләә хамсин: шәһәәдәти әл-ләә иләәһә илләллааһү үә әннә Мухәммәдәр-расүүлүл-лааһи үә икаамис-саләәти үә иитәәиз-зәкәәти үә сауми рамадаанә үә хәҗҗил-бәйти мәни-стәтаагә иләйһи сәбииләә (Хәдис-шәриф).

بُنِىَ الْإِسْلَامُ عَلَى خَمْسٍ: شَهَادَةُ أَنْ لَا إِلَهَ إِلَّا اللهُ وَأَنَّ مُحَمَّدًا رَسُولُ اللهِ وَإِقَامُ الصَّلَاةِ وَإِيتَاءِ الزَّكَاتِ وَصَوْمُ رَمَضَانَ وَحَجِّ الْبَيْتِ مَنِ اسْتَطَاعَ إِلَيْهِ سَبِيلًا

Мәгънәсе: Ислам дине биш терәккә нигезләнгән: Аллаһы Тәгаләнең берлегенә һәм Мөхәммәд галәйһиссәләм Аның пәйгамбәре булуына күңелдән гуаһлык бирү, намаз уку, малдан зәкят бирү, Рамазан аенда ураза тоту һәм мөмкинлеге булган кешегә Кәгъбәтулланы зыярәт итеп Хаҗ кылу.
122. Ислам динендә балигъ һәм акыллы булган мөэмин кешегә фарыз булган олуг гыйбадәтләрнең бишенчесе – гомерендә бер мәртәбә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып, Хаҗ гамәлен кылу.
123. Сәламәт булып, Мәккәи Мөкәррәмәгә барып кайтырлык мөмкинлеге һәм үзе кайтканчы өендә калган гаиләсенә җитәрлек малы булган бай кешегә генә Хаҗ гыйбадәте – фарыз.
124. Ире яки мәхрәм кардәше бергә барса, бай һәм сәламәт хатыннарга да Хаҗ фарыз була.
125. Авыру, сукыр һәм фәкыйрь кешеләргә Хаҗ гамәле фарыз түгел. Әгәр мондый кешеләр Мәккәи Мөкәррәмәгә ниндидер сәбәп белән барсалар яки Мәккә якларында тору сәбәпле Хаҗ кылырга көчләре җитәрлек булса, аларга да Хаҗ гамәле фарыз була.

126. Хаҗ сәфәренә чыкканда, барыр юлларының урлаучы-талаучылардан, төрле йогышлы авырулардан имин булуы шарт. Әгәр юллар тынычсыз булса, Хаҗ кылу фарыз булмый. Барыр юллар тынычланганчы, бай кешеләр дә Хаҗ сәфәрен кичектереп торырга тиеш. Фарыз булганнан соң, гозерсез килеш Хаҗ гамәлен кичектерергә ярамый.
127. Хаҗның фарызлары өчәү:
1) ихрам, ягъни Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып кергәнче, “Микат” дип атала торган урыннарның берсендә Хаҗ нияте белән ихрам кылу;
2) вәкыф, ягъни Гарәфә көнне өйләдән соң Гарәфәт тавында басып тору;
3) тәваф, ягъни Корбан гаете көнендә яки аның 2 нче яки 3 нче көнендә Кәгъбәтулланы билгеле рәвештә 7 мәртәбә әйләнеп чыгу.
128. Хаҗның ваҗиблары бишәү:
1) Корбан гаете көнендә иртәнге намаздан соң “Мөздәлифә” исемле урында булу;
2) Сафа һәм Мәрвә таулары арасында йөреп, 7 мәртәбә сәгыя кылу;
3) таш атыла торган урыннарда махсус көннәрдә 7 шәр таш ату;
4) өйгә кайту нияте белән Мәккәи Мөкәррәмә шәһәреннән чыгар алдыннан Кәгъбәтулланы янә тәваф кылу;
5) Корбан гаете көнендә фарыз тәвафны кылганнан соң чәчне алдыру (кыру) яки кыскарту.
Хаҗның болардан башка гамәлләре дә шактый күп: аларның кайберләре – сөннәт, ә кайберләре – мөстәхәб.

 

ХАҖ ГАМӘЛЛӘРЕ


129. Хаҗилар Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып җиткәнче, “Микат” дип атала торган җирләрнең берсендә туктап, мыекларын кыскарталар, тырнакларын кисәләр, тәннәрендәге артык төкләрен кыралар, гадәттәге киемнәрен салалар, аннары госел коенып, ихрам киемнәрен кияләр.
130. Ике рәкәгать нәфел намазын укыгач:

اَللَّهُمَّ إِنِّى أُرِيدُ الْحَجَّ فَيَسِّرْهُ لِى وَتَقَبَّلْهُ مِنِّى

“Әллааһүммә иннии үриидүл-хәҗҗә фәйәссирһү лии үә тәкаббәлһү миннии”, – дип Хаҗ гамәленә ният кылалар.
Мәгънәсе: Йә Рабби, дөреслектә, мин Хаҗ кылуны ният кылам, миңа Хаҗ кылуны җиңеләйт һәм Хаҗ гыйбадәтемне кабул ит.
131. Хаҗ гамәленә ният кылганнан соң, кычкырып түбәндәге “Тәлбия”не әйтәләр:

لَبَّيْكَ اللَّهُمَّ لَبَّيْكَ لَبَّيْكَ لَا شَرِيكَ لَكَ لَبَّيْكَ إِنَّ الْحَمْدَ وَالنِّعْمَةَ لَكَ وَالْمُلْكَ لَا شَرِيكَ لَكَ

Ләббәйкәл-лааһүммә ләббәйкә, ләббәйкә ләә шәриикә ләкә ләббәйәкә, иннәл-хәмдә үән-нигмәтә ләкә үәл-мүлкә, ләә шәриикә ләк.
Мәгънәсе: Я Рабби, мин Синең каршыңда, мин Синең каршыңда, Синең һичбер тиңдәшең юк. Дөреслектә, барча мактау һәм нигъмәт Сиңа хас һәм хуҗалык та Сиңа хас. Синең бернинди тиңдәшең юк.

 

132. Шушы “Тәлбия”не укыганнан соң, хаҗилар “мохрим”, ягъни “ихрамлы” дип аталалар. Алар ихрамлы хәлдә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә китәләр, Корбан гаете көнендә чәчләрен алдырып (кыскартып), фарыз булган тәвафны кылганчы һаман ихрамлы килеш йөриләр.
133. Ихрамлы вакытларында хаҗиларга әдәпсез сүзләр сөйләү, якынлык кылу, хатыннарының тәннәренә һәвәс белән кул тидерү, гөнаһлы эшләр кылу, кеше белән бәхәсләшү, киек хайваннарны үтерү, аучыларга ярдәм итү, инә белән тегелгән киемнәр кию, башка чалма, бүрек я фәс кию, башны я йөзне нәрсә белән булса да каплау, хуш исле майлар сөртү, баштагы чәчне кисү, тәндәге төкләрне кыру һәм тарау, тырнак кисү, сакалны майлау һәм башны сабынлап юу тыела.
134. Олуг китапларда аңлатылганча, әгәр хаҗилар шул эшләрнең берәрсен башкарсалар, аларга корбан чалу я сәдака бирү тиеш була.
135. Һәрбер хаҗи Корбан гаете көннәрендә ихрам халәте тәмамланганчы яланаяк, яланбаш килеш ак ихрам киемнәрен чорнап, дәрвиш сыман йөрергә тиеш. “Тәлбия” укыла торган урыннарда кычкырып “Тәлбия” укыйлар.
136. Югарыда язылган хөкемнәр ир-ат хаҗиларга карата иде. Хаҗ кылучы хатыннар (хаҗҗәләр) Хаҗ бурычларын үтәгәндә алты төрле гамәлдә ирләрдән аерылалар:
3) ихрам киемнәрен кимичә үз киемнәре белән йөриләр;
4) инә белән тегелгән киемнәрне дә кияләр;
5) башларын ачык йөртмиләр;
6) “Тәлбия”не кычкырып укымыйлар;
7) ихрам халәтеннән чыкканда чәчләрен кыскартмыйлар;
8) хәез сәбәпле гозерле булсалар, фарыз тәвафны казага калдыралар.

 

137. Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып кергәч, хаҗилар иң беренче туп-туры “Кәгъбәи Мөгаззәмә” (Хәрам мәчетенә) мәчетенә юнәләләр. Кәгъбәне күргәч, тәкбир һәм тәһлил әйтәләр, аннары максатларын сорап дога кылалар.
138. Мәчеткә кергәннән соң, Кәгъбәнең диварындагы “Хәҗәре Әсвәд” исемле мөбарәк ташны күргәч, намаздагы кебек кулларын колаклар турысына күтәреп, янә тәкбир һәм тәһлил әйтәләр (мөмкин булса, ул ташны үбәләр).
139. Җиде мәртәбә Кәгъбә тирәли әйләнеп, сөннәт булган тәвафны кылалар, аннары “Мәкам Ибраһим” дигән җирдә Кәгъбәгә карап, ике рәкәгать намаз укыйлар, соңыннан шул мәчет эчендәге Зәмзәм коесы янына килеп, аның суын эчәләр, йөзләренә һәм башларына сибәләр.
140. Мәчеттән чыккач, Сафа һәм Мәрвә исемле ике кечкенә тау арасында йөреп, сәгыя кылалар.
141. Зөлхиҗҗә аеның 8 нче көненә кадәр Мәккә шәһәрендә торалар, теләгән кадәр тәваф һәм сәгыя кылалар, изге урыннарны зыярәт итеп мөбарәкләнеп йөриләр.
142. Зөлхиҗҗә аеның 8 нче көнендә иртә таңнан хаҗиларның һәрберсе Мәккәи Мөкәррәмә шәһәреннән чыгып, Мина исемле бер авыл янындагы мәчет тирәсенә баралар.
143. Мина мәчете янында бер кич кунганнан соң, Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә иртәнге намазны укыгач, Гарәфәт тавына китәләр, анда өйлә вакыты кергәч, җәмәгать булып, башта өйлә намазын, аннан соң шул вакытта ук икенде намазын да укыйлар.
144. Госел коенып, Гарәфәт тавына басып, Кыйблага каршы торып зекер әйтәләр һәм максатларын сорап дога кылалар.
145. Кояш баеганнан соң, ахшам намазын укымыйча гына, “Мөздәлифә” исемле җиргә китәләр. Ястү вакыты кергәч, “Мөздәлифә”дә җәмәгать булып, әүвәл ахшам намазын, аның артыннан ук ястүне укыйлар.
146. Кичне “Мөздәлифә”дә үткәреп, иртәнге намазны укыганнан соң, анда янә басып торалар.
147. Таң яктырганнан соң, янә Минага кайтып, андагы махсус урында җиде мәртәбә таш аталар (һәр ташны атканда тәкбир әйтәләр), аннан соң ите исраф кылынырлык булмаса, Минада корбан чалып, сәдака бирәләр.
148. Ир-атлар чәчләрен алдыралар яки кыскарталар.

149. Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы, 11 нче яки 12 нче көннәрендә Мәккәи Мөкәррәмәгә кайтып, фарыз булган тәвафны кылып, ихрамнарын төгәллиләр (ихрам халәтеннән чыгалар).
150. Ихрам халәтеннән чыканнан соң, алар ихрамлы вакытларында рөхсәт ителмәгән гөнаһсыз эшләрне үтәргә мөмкиннәр.
151. Мөсафир булган хаҗиларга Гает намазын уку ваҗиб түгел, шуның өчен хаҗиларның күбесе Гает намазын укымыйлар. Әгәр Гает намазына өлгерсәләр, Мәккә шәһәрендә яки Минада укыйлар.
152. Хаҗилар Мәккәи Мөкәррәмәдән чыгып, өйләренә кайтканчы Кәгъбә мәчетенә барып, янә тәваф кылалар, Кәгъбә ишегенең бусагасын үбәләр, Кәгъбәнең “Мөлтәзәм” исемле җиренә һәм аның пәрдәсенә йөзләрен тидерәләр, Зәмзәм суын эчәләр, “Кәгъбәи Мөгаззәмә”дән һәм мөбарәк җирләрдән аерылачакларын күз алдына китереп елыйлар, дөнья һәм ахирәт максатларын сорап, күп догалар кылалар, мәчеттән чыкканда йөзләре белән Кәгъбә ягына карап, артка таба чигенеп чыгалар.
153. Хаҗиларга Мәдинәи Мөнәвәрәгә барып пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәмнең шәрифле кабере булган Рәүзаи Мотаһһәрәне зыярәт кылу – бик олы мөстәхәб.
154. Мәккәи Мөкәррәмәдә дә, Мәдинәи Мөнәвәрәдә дә зыярәт кыла торган җирләр һәм мөбарәк урыннар бик күп. Аларны зыярәт иткәндә игътибарга алырга кирәк булган махсус әдәпләре дә бар.
Алда әйтелгән ике шәһәрнең һәрберсендә хаҗиларга Хаҗ гамәлләрен өйрәтү һәм зыярәт итәргә мөмкин булган мөбарәк урыннарны күрсәтү өчен ачык дәлилләр бар. Белемсез хаҗилар үзләре белмәгән гамәлләрне әйтелгән дәлилләрдән өйрәнергә тиеш.

155. Зәмзәм суын Кыйблага каршы торып, аягүрә, өчәр йотым ясап эчү мөбарәк санала.
156. Зәмзәм суын эчкәннән соң, түбәндәге дога укыла:

اَللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ رِزْقًا وَاسِعًا وَعِلْمًا نَافِعًا وَشِفَاءً مِنْ كُلِّ دَاءٍ

Әллааһүммә иннии әс’әлүкә ризкан үәәсигән үә гильмән нәәфигән үә шифаа’ән мин күлли да’ин.
Мәгънәсе: Я Рабби, дөреслектә, мин Синнән киң ризыкны, файдалы гыйлемне һәм һәрбер авырудан шифаны сорыймын.

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных