Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 13 страница




— Мин си­не бе­рен­че күр­гән көн­нән баш­лап яра­там, Га­ли­мә!— дип аны Ил­ги­зәр җы­лы ко­ча­гы­на ала. Ту­таш­ның ба­шы да җи­ңел­чә әй­лә­нә­дер сы­ман. Ни-нәр­сә җа­вап би­рер­гә ти­еш­ле­ген дә анык кы­на сүз итеп җы­еп алып, әй­тер­лек хәл­гә ки­те­реп җит­ке­рә ал­мый. Ирен­нә­ре­нә кан йө­ге­рә, күз­лә­рен­дә нин­ди­дер сих­ри то­ман эл­пә­се, ка­раң­гы­лык. Әнә күк­тә — йол­дыз­лар, шә­рә йол­дыз­лар. Абау, сез шу­лай көн дә күл­мәк­сез чы­гып ба­са­сыз­мы­ни? Һи, нин­ди юләр уй бу: йол­дыз­лар күл­мәк­сез, имеш! Нәр­сә, бо­рын­га, күз­ләр­гә, ирен­нәр­гә күл­мәк ки­рәк­ме­ни?.. Ки­рәк икән шул, ул — яу­лык чи­те, ят ке­ше кү­зен­нән кыз ба­ла­ның гыйф­фә­тен кап­лау­чы!

— Ил­ги­зәр, Ил­ги­зәр!.. Ки­рәк­ми!..

— Әйе, бе­ләм, ки­рәк­ми!.. Мин ниш­лим, йа Хо­дай? Ирен­нә­рем оят­ла­рын оныт­кан­нар! Кул­ла­рым ша­шын­ган! Юк-юк! Га­ли­мә, мин си­не ко­чам, үбәм! Рәх­мәт, мең рәх­мәт! Яз­мыш без­не оч­раш­тыр­ды, ин­де һич­бер оны­та­сым, си­нең ян­нан ки­тә­сем кил­ми! Яра­там мин си­не, Га­ли­мә, үлеп-үлеп яра­там!

Кыз та­гын да ни­ләр­дер ише­тә. Йө­рә­ге­нә кай­нар­лык йө­ге­рә дә йө­ге­рә, ка­ны һа­ман эс­се­лә­нә ба­ра. Нин­ди­дер көй уй­ный. Та­тар бию көе. Бу бит аның, Га­ли­мә­нең те­ле­фо­ны. Кай­сы юлә­ре шал­ты­ра­та аңа бу ва­кыт­та? Әни­се аның кай­да икән­ле­ген бел­де­ме әл­лә? Те­ге апа­лар, кап­ка­ла­рын­нан чы­гып, кү­реп кал­ган ир һәм ха­тын, йө­ге­реп ба­рып, кы­зың егет яны­на кит­те дип әләк­лә­мә­гән­нәр­дер бит?

— Әйе, ал­ло!.. Кем? Хә­лим?.. Кем ул Хә­лим? Нин­ди Хә­лим?.. Абау, Хә­лим абый, бу сез­ме?

Га­ли­мә шун­да, сер­ле йо­кы­дан уян­ган кыз ке­бек, үзен ин­де за­ман пәр­дә­се бу­лып кап­ла­ган ка­лын пә­рә­вез чел­тә­рен ни­чек кул иша­рә­се бе­лән йө­зен­нән ка­гып тө­шер­сә, ком­сыз­ла­нып үбү­че һәм ко­чак­лау­чы Ил­ги­зәр­не шу­лай чит­кә этәр­де, күк­рә­ге­нә кы­сыл­ган ро­за чә­чәк­лә­ре, се­бер­ке чи­ше­леп та­рал­ган­дай, аяк ас­ты­на ише­леп һәм си­бе­леп ка­лу­ын да той­мый­ча, як­ты­лы­гы бе­лән дөнь­я­лык­ны кө­меш нур­ла­ры­на кү­мәр­гә тау ар­тын­нан чы­гып кил­гән ай ягы­на та­ба тар­ты­лып, ко­ла­гы­на те­ле­фо­нын тот­кан хә­лен­дә ат­лый бир­де. Аның сүз­лә­ре әл­лә кай­дан, га­ләм чит­лә­рен­нән әй­лә­неп ки­леп, йө­рә­ге аша уз­ган мог­җи­за­лы моң бе­лән ту­лып яң­гы­ра­ды­лар:

— Әйе, Хә­лим абый, мин сез­не тың­лыйм! Хә­лим абый, әйе, бик ях­шы ише­те­лә!

 

XXIII

Мәк­тәп­тә хә­зер кү­ңел­сез иде. Та­бак чы­рай­лы, сан­дык гәү­дә­ле Са­ния Ру­ха­нов­на, Га­ли­мә­нең юлы­на ар­кы­лы тө­шеп:

— Син әле һа­ман укыр­га йө­ри­сең­ме­ни? Ку­ма­ды­лар­мы­ни?— ди­гәч, кыз тә­мам акыл­дан ша­ша яз­ды. Югый­сә аны ка­бат ни пед­со­вет­ка, ни ди­рек­ци­я­гә ча­кыр­тып сөй­ләш­мә­де­ләр. Укы­ту­чы­лар кол­лек­ти­вы бер-бер ка­рар­га ки­лер­гә, мәсь­ә­лә­нең асы­лы­на тө­ше­нер­гә ти­еш иде, югый­сә. Әм­ма алар­ның күп­че­ле­ге бер­ни дә сиз­дер­мә­де­ләр, бер­нин­ди тык­шы­ну­лар­га да кат­наш­ма­ды­лар. Хәт­та исем­нә­ре атал­ган­нар­ның да сер бир­мәс­кә акыл­ла­ры җи­тә иде. Ә ме­нә Са­ния Ру­ха­нов­на яман шеш ке­бек ти­ше­лер­гә ге­нә тор­ды. Хәт­та аның исе­ме атал­ма­са да, әле­ге дә ба­я­гы “со­ры” га­зе­та­дан ни­чек­тер иша­рә­се дә бар иде ке­бек аң­ла­шы­лып, “ка­рак­ның бү­ре­ге яна баш­ла­ган” бу­лып чык­ты. Ул укы­ту­чы күп урын­нар­да үзен та­нып ал­ган, ах­ры­сы. Җит­мә­сә элек­ке кол­хоз рә­и­се­нең яңа ин­вес­тор “ху­җа”­ның би­лә­мә­лә­рен­дә уп­рав­ля­ю­щий бу­лып алуы Са­ния Ру­ха­нов­на­ның улы Нә­сим өчен дә яңа мөм­кин­лек­ләр ач­ты. Аг­ро­фир­ма ка­ла­да­гы юга­ры да­и­рә ке­ше­се ку­лын­да икән! Ул те­лә­сә кай­сы ишек­не ти­беп ачып ке­рә, кем­гә ни әйт­сә, аңа ки­ле­шә һәм сүз­лә­ре дә үтә, имеш. Ә ме­нә Са­ния Ру­ха­нов­на шу­ның уп­рав­ля­ю­щи­е­на кай­ва­кыт тү­шәк җы­лы­сы бу­ла ал­ды, улы Нә­сим дә ир ау­на­ган җир­дән кал­ган йөк­тән ту­ды. Ин­де үсеп җи­теп, Га­ли­мә бе­лән бер сый­ныф­та укый бит, сый­ныф­таш­ла­ры­на бә­хет­сез­лек ки­те­реп. Ха­лык ба­ры­сын да аң­лап-бе­леп тор­ды. Җит­мә­сә: “Нә­сим­нең әти­се ба­шы­на күк­тән бал там­ды”,— дип сөй­лә­де. Сүз элек­тә кол­хоз рә­и­се, хә­зер­дә уп­рав­ля­ю­щий ха­кын­да ба­ра иде, бил­ге­ле. Кая ди ул бал гы­на, тә­пә­не бе­лән май ша­пыл­дап ки­леп төш­те аңа. Мон­дый да бә­хет агай­ны аяк­тан егар­га, сы­тып ук таш­лар­га ти­еш иде. Ул сан­на­рын авыр җы­еп ал­ды бу­гай, аны­сы. Әл­лә кы­ла­нып кы­на йөр­де­ме?.. Иң хәс­рәт­лән­гә­не — кол­хоз мил­кен тә­мам та­ра­тып һәм та­лап өл­ге­рә ал­мый ка­луы бе­лән бәй­ле бул­ды бу­гай. Ки­рәк­мәс иде кур­ка-кур­ка гы­на ма­та­шыр­га! Әнә ба­ры­бер җи­де ят аң­гы­ра баш ку­лы­на күч­те. Ин­вес­тор, имеш! Банк­тан ссу­да, хө­кү­мәт­тән бюд­жет чы­гы­мы ала­лар да, “я­шәү — ху­җа­дан, үлем — Хо­дай­дан” дип, тө­ке­реп би­рә­ләр дөнь­я­сы­на. Май­да, бал­да йө­зә­ләр. Ме­нә ни­чек бул­ды­ра­лар, ме­нә ни­чек аның үзе­нә дә бул­ды­рыр­га ки­рәк бул­ган! Ә ул — кур­кып ма­таш­кан юләр!

Бу дөнь­я­да яшә­гән­дә усал һәм ком­сыз кы­ла­ныр­га ки­рәк икән. Күп­ме сыя — җый да җый. Хет си­нең хак­та әл­лә нәр­сә­ләр әйт­сен­нәр, хур­ла­сын­нар, сөй­лә­сен­нәр, яз­сын­нар, бер дә сер бир­мә, “ма­хы”­га урын кал­ды­рып то­ра­лар ди­ме­ни? Әнә, акы­лы кеч­ке­нә ге­нә бул­са да, “кеч­ке­нә дә — төш­ке­нә” дип, ни­чә­мә егет за­ма­на ай­гы­ры­ның сыр­ты­на ме­неп ат­лан­ды­лар! Тә­мам ху­җа ит­те­ләр үз­лә­рен. Ә син, би­ча­ра, за­ма­на ай­гы­ры ба­шын бол­гау­дан, кой­ры­гын чө­ю­дән ко­тың алы­нып, шу­шы ба­тыр га­мәл­гә ба­ра ал­ма­дың. Йө­рәк­сез адәм ке­бек юга­лып кал­дың!

Мон­дый сүз­ләр­не Нә­сим, исе­рек баш­тан ки­леп кер­гә­ләп, кич уз­ды­рып чы­гу­чы “рә­ис абый” дип йөр­те­лү­че ке­ше­дән ише­теп үс­те. Аңа бер ге­нә ни исе­ме бе­лән, ни әти дип әйт­мә­де. Хә­ер, “рә­ис абый”­ның ха­лык­та да исе­ме юк иде бу­гай. “Зәй­нул­лин” ди­ләр иде. Әм­ма Нә­сим­гә ул фа­ми­лия оша­ма­ды.

Хә­ер, Са­ла­ват абый да бо­лар­ны гы­на уй­лый иде, әм­ма кы­зы Га­ли­мә һәм сол­дат хез­мә­тен­дә­ге улы, Аз­на­кай ин­тер­нат-мәк­тә­бен­дә укып яшәү­че ке­че кы­зы ал­дын­да алар­ны та­ра­тып җи­бәр­мә­де.

Нә­сим­нең һич­шик­сез “Ал­тын ме­даль” бе­лән мәк­тәп­не бе­те­рә­чә­ге, те­лә­гән юга­ры уку йор­ты­на ба­рып ке­рә­чә­ге һәр­кем­гә мәгъ­лүм. Бу эш аңа сих­ри та­як ке­бек бар нәр­сә­гә код­рә­те җит­кән ак­ча яр­дә­мен­дә баш­ка­ры­лып би­ре­лә­чәк. Ул үзен иң акыл­лы, иң бул­ган, иң уң­ган ке­ше дип уй­ла­я­чак. Га­ли­мә дә тө­шеп кал­ган­нар­дан тү­гел, аны­сы. Әм­ма ул авыл­ның “ур­та кул” ба­ла­сы гы­на. Әле аңа да бай­гу­ра­га ка­ра­ган ке­бек кы­рын-кы­рын гы­на күз са­ла­лар кай­бе­рәү­ләр. Ә ме­нә Са­ния Ру­ха­нов­на бет уры­ны­на сы­тып үте­рер иде. Хә­ер, мо­ңа ка­дәр дә күп тап­кыр­лар аяк ча­лып, бү­ген ге­нә ул фор­сат­тан баш тарт­мас бит ин­де!

Га­ли­мә мон­дый хәл­ләр­гә игъ­ти­бар ит­мәс­кә ты­рыш­ты, дә­рес­лә­ре­нә элек­ке­чә йө­ри бир­де. Ярый әле ул бы­ел мәк­тәп­не тә­мам­лый, им­ти­хан­на­рын да БДИ тәр­ти­бен­дә би­рә­чәк. Бе­ле­мен дә Мәс­кәү үзе бә­я­лә­я­чәк. Ан­да Са­ния Ру­ха­нов­на ке­бек са­ру кай­нат­кыч укы­ту­чы­лар бул­мас, бә­хе­тең, компь­ю­тер­да тик­ше­рә­чәк­ләр ди бит!

Ан­на­ры та­гын да шу­ны­сы­на рәх­мәт, Га­ли­мә­гә әти­се Са­ла­ват абый ал­дын­да хур бул­ган Хәм­зә дә, те­ге ки­чә­дә ял­гы­зы ма­ши­на­сы янын­да ап­ты­раш­та кал­ган Ил­ги­зәр дә соң­гы ат­на­да кү­ре­неп-оч­рап, оза­тыр­га те­ләк­лә­рен бел­де­реп бәй­лән­мә­де­ләр. Аның ка­ра­вы көн дә ту­таш те­ле­фон­нан Хә­лим абый­сы бе­лән сөй­лә­шеп, кү­ңе­ле­нә ял һәм юа­ныч ала иде. Әле көн­нәр ях­шыр­гач, чә­чәк­ләр бе­лән дөнь­я­лык тул­гач, бер кай­тып ки­тәр­гә дә вәгъ­дә итә аңа Хә­ли­ме. Бик тә ях­шы бу­лыр иде!

Бол­ган­чык су­лар ни­чек ты­ныч­ла­нып тон­са­лар, ва­кый­га­лар да, үз җай­ла­рын­да баш­ка­ла­ры бе­лән алы­шы­нып, оны­ты­ла бар­ган­дай иде­ләр. Тик Хә­лим абый­сы гы­на кайт­ма­ды да кайт­ма­ды. Га­ли­мә аны бик тә са­гы­на иде. Кай ва­кыт­лар­да те­ле­фон­нан шал­ты­ра­ту­ла­ры да бө­тен­ләй тук­та­лып, кыз җы­еп чык­кан­да, элем­тә­гә ке­рә ал­мый­ча ап­ты­рап, кү­ңе­лен тә­мам исәр­лән­дер­гә­лә­де.

Яз­гы ки­ем­нәр дә юкар­ган­нан юка­ра бар­ды­лар. Әле ге­нә тау сырт­ла­рын­да кү­ре­нә баш­ла­ган ке­бек то­ел­ган чә­чәк­ләр дә үзән­нәр­гә та­ба йө­ге­ре­шеп тө­шә бар­ды­лар, чо­кыр­лы урын­нар са­ры гөл­ләр бе­лән ту­лып, ямь-яшел хәт­фә үлән­ле бо­лын­нар­га да җә­е­лә бар­ды­лар, як­ты көн, зәң­гәр күк йө­зе, ир­кен җы­лы җил, яф­рак­лар бе­лән куп­шы­ра бар­ган агач­лар — ба­ры­сы бер­гә ку­шы­лып, күз ал­ла­рын­да бә­хет нур­ла­ры бе­лән бал­кыр­га то­тын­ды­лар. Җәй якын­лаш­кан са­ен, мәк­тәп­тә уку­чы­лар ка­ни­кул көн­нә­ре ки­леп җи­тә ба­ру­ы­на сө­е­не­шә­ләр, ә Га­ли­мә һәм аның ке­бек уку­ны тә­мам­лау­чы­лар ал­да им­ти­хан­нар кө­теп то­ру­ын ис­лә­рен­нән чы­га­ра ал­мый­ча тә­мам кау­шап, ко­е­лып ук тө­шә­ләр. Бер­кем­нең дә сы­нау­ла­рын би­рә ал­мый­ча, бә­хет ар­ба­сын­нан егы­лып им­гән­гән­дәй ка­лыр­га те­лә­ген­дә юк, бил­ге­ле. Һәр­кай­сы өмет­тә. Тәкъ­дир алар­ны из­ге на­сый­бы бе­лән кө­теп то­ра­дыр сы­ман. Бо­лай да “ях­шы” бил­ге­ләр­гә ге­нә уку­чы­лар­ның һа­ман да көн-төн ты­ры­шу­ла­ры ял­кау­лар­ның үз хәл­лә­рен аз гы­на бул­са да җи­ңе­ләй­тү мөм­кин­ле­ген бө­тен­ләй бе­те­рә ба­ра. Мон­дый ва­кыт­та алар­ның кү­ңе­лен ни­чә тап­кыр­лар “һай укы­ган, ты­рыш­кан бул­сам” ди­гән үке­нү хис­лә­ре би­ләп ала. Тик мо­ңа ка­рап бер­ни дә үз­гәр­ми. Кул сел­тәп, рус хал­кы га­дә­тен­чә “а­вось”­ка та­я­нып, им­ти­хан­нар­ның тиз­рәк ки­леп җи­тү­ен һәм үтеп ки­тү­ен кө­тәр­гә ге­нә ка­ла.

Ил­ги­зәр бир­гән чә­чәк­ләр те­ге көн­не чә­че­леп кал­ган җир­лә­рен­дә ту­ңып өше­де­ләр. Кыз да, егет алар­ны җы­еп ала бел­мә­де­ләр. Үза­ра үп­кә­ләш­кән ке­ше­ләр ке­бек мө­нә­сә­бәт­лә­рен ки­е­рен­ке хәл­дә кал­дыр­ды­лар. Га­ли­мә ул көн­не, Ил­ги­зәр­не бө­тен­ләй исен­нән чы­га­рып, өй­лә­ре­нә кай­тып кит­те. Егет­нең ап­ты­раш­та ка­луы аны бө­тен­ләй бор­чы­ма­ды. Ул үзен бер­ни­чек тә шу­шы ка­дәр ва­ем­сыз бу­ла алам­дыр дип уй­ла­га­ны юк иде. Ме­нә ин­де Ил­ги­зәр бе­лән ике ат­на­лап оч­раш­мый тор­ган­на­рын­нан соң Га­ли­мә, мәк­тәп­тән кай­тып ба­ры­шын­да, ар­тын­нан аш­кы­нып кил­гән егет­нең йөрт­кән ма­ши­на­сын күр­гәч, ба­ры­сы ка­бат исен­дә яңар­ды­лар. Аңа бик тә кы­ен һәм авыр бу­лып кит­те. Ни­чек ин­де ул, кыз ба­ла — шу­шын­дый юнь­сез, тәр­би­я­сез, ах­мак бу­ла ал­ды?

Бү­ген гү­я­ки бө­тен дөнья куз­гал­ган. Хәт­та тү­бән­рәк сый­ныф­лар­да уку­чы вак-тө­як ба­ла­лар да мәк­тәп ин­тер­на­тын­да ку­на ка­лыр­га те­лә­мә­гән­нәр. Ба­ры­сы юл­га си­бел­гән­нәр. Мон­дый рә­хәт, ты­ныч, ир­кен һа­ва­ның күп­тән бул­мый то­руы һәм­мә­сен­дә дә яз­га ка­ра­та са­гы­ну хис­лә­рен ту­дыр­ган. Уй­ный­лар, ша­яр­та­лар. Ә Ил­ги­зәр, ма­ши­на­сын тук­та­та-тук­та­та, ба­ры­сын да “Вах­та” язу­лы ва­го­ны­на тө­яп ки­леп ба­ра. Га­ли­мә ях­шы хә­тер­ли, үзе­нең дә ни­чә тап­кыр­лар шу­шын­дый ма­ши­на­лар­ның ва­гон­на­ры­на уты­рып кайт­кан­на­ры бар, ан­да кыш­ла­рын да ав­то­бус­та­гы ке­бек җы­лы, йом­шак, рә­хәт урын­нар. Ки­ем эл­геч­ләр, аш-чәй җы­лыт­кыч при­бор­ла­ры­на ка­дәр бар. Нефть­че абый­лар­га ты­ныч­лап ял итеп кай­тыр өчен мөм­кин­чә шарт­лар ту­ды­рыр­га те­лә­гән­нәр. Дө­рес, юл­сыз, си­кәл­тә­ле, кы­шын — кар күм­гән, яз­лык­та-көз­лек­тә — пыч­рак һәм тай­гак, җәй­лә­рен ту­зан­лы ул ил­ле­шәр-алт­мы­шар чак­рым­нар­ны рә­хәт ке­нә үтеп бул­мый тор­ган­дыр ин­де. Шу­лай да нефть­че абый­лар­ның йө­зен­дә дә, тел­лә­рен­дә дә ри­за­сыз­лык си­зел­ми иде. Кай­сы бер­лә­ре че­рем ит­кән бу­ла, күп оч­рак­та өл­кән­нәр бе­рәр төр­ле кү­мәк уен бе­лән мәш ки­лә­ләр, яи­сә кәрт-кән­җи­фә сук­кан бу­ла­лар.

Ил­ги­зәр Га­ли­мә­не игъ­ти­бар­сыз кал­ды­рып узып кит­те. Әү­вә­ле кыз үзе ип­тәш кыз­ла­рын­нан мах­сус ал­га­рак чык­кан иде, ун-ун­биш адым­нар­дыр, күп тү­гел. Ил­ги­зәр алар­ны, баш­ка кыз­лар­ны, ма­ши­на­сын тук­та­тып утырт­ты. Га­ли­мә­гә кыч­кыр­тып сиг­нал би­реп ал­ды. Әм­ма кыз бо­ры­лып та ка­ра­ма­ды: сер бир­ми, имеш. Ча­кыр­ган­га ки­лер­гә эт­ме­ни ул? Ан­на­ры Ил­ги­зәр дә кы­зык ит­те: Га­ли­мә­не үт­те дә кит­те, кыр буй­лап су­зыл­ган юл­да бер үзен, ял­гыз ба­шын кал­ды­рып, мес­кен хәл­гә тө­ше­реп! Кыз­га шун­дый авыр бул­ды. Егет­нең юри кө­лүе ни­чек сө­е­неч бир­сен ин­де? Үр­тә­леп үч ала ул!

Кыз үп­кә­ләп, мыс­кыл­ла­нып өл­гер­де. Үзе­нә дә ачуы кил­де. Әм­ма шун­да “У­АЗ” ма­ши­на­сын­да әти­се, ку­ып то­тып, Га­ли­мә яны­на ки­леп тук­та­ды. Бе­раз юл уз­гач:

— Ни­гә бу абы­ең утырт­ма­ган бул­ды ин­де, бер үзең­не кал­ды­рып кит­те?— ди­де, Ил­ги­зәр­нең ма­ши­на­сын тау­га кар­шы үтеп ки­теп.

Га­ли­мә бу юлы да сер бир­мә­де:

— Үзем уты­рыр­га те­лә­мә­дем!— ди­де.

— Ми­нем ма­ши­на­ны кү­реп өл­гер­гән идең­ме­ни?— дип әти­се со­ра­гач та, ал­дар­га те­лә­мә­гән­дәй, “ә­йе” яки “юк” икән­ле­ген тө­гәл ге­нә бел­дер­ми тор­ган кат­наш­сыз-нейт­раль сүз­ләр бе­лән җа­вап бир­де:

— Шу­лай ки­леп чык­ты ин­де!

Ул хәт­та сер­ле итеп ел­май­ды, рә­хәт ке­нә кө­леп тә куй­ды. Ата­ның ба­ла­га, ба­ла­ның ата­га ка­ра­та бул­ган як­ты хис­лә­ре ка­ләм бе­лән язып, сүз бе­лән су­рәт­ләп бе­те­рер­лек тү­гел исә дә, адә­ми зат­лар­да ка­бул ител­гән ке­ше­лек кы­са­ла­ры­ның боҗ­ра­ла­рын өзеп та­шыр­дай да тү­гел иде, бил­ге­ле. Мон­дый мө­нә­сә­бәт­не без “хөр­мәт”, ди­без.

— Нә­гый­мә апа­ла­ры­ңа кер­гә­нең бар­мы соң?— ди­де шун­да Га­ли­мә­гә әти­се, әл­лә со­рап, әл­лә “кер­мә­гә­нең­не бе­ләм” ди­гән рә­веш­тә шел­тә­лә­гән, ри­за­сыз­лы­гын сиз­де­рер­гә те­лә­гән сы­ман авыр гы­на ка­рап ку­еп. Буй­га ур­та­ча­дан тә­бә­нәг­рәк, бит­кә шо­ма, чәч­лә­ре бе­раз бөд­рә­рәк, әм­ма чал кер­гән, маң­гай­ла­ры­на авыр сыр­лар сы­зыл­ган, кул­ла­ры әл­лә ни олы да ке­бек то­ел­ма­ган Са­ла­ват абый­ның бу ва­кыт­та күз­лә­ре авыр иде­ләр. Хә­ер, ул го­мер­гә шун­дый бул­ды бу­гай. Хәт­та ел­май­ган чак­ла­рын­да да күз­лә­ре үз­гәр­мә­де­ләр сы­ман. Чын ир­ләр­гә­ме хас бу­лыр­га ти­еш­ле ке­бек той­гы кал­дыр­ган мон­дый күз­ләр, җыр­га би­ре­леп, моң­ла­нып ал­ган­да тә­мам төп­сез­гә әве­ре­лә­ләр. Әгәр дә мул­ла ке­ше­дә ан­дый күз­ләр бар икән, Коръ­ән­не укып җи­бә­рү­е­нә, шун­да ук ха­лык елый баш­лар. Һәр­хәл­дә та­рих­лар сә­ха­бә Сәл­мән Фар­си­да шу­шын­дый үзен­чә­лек­ле күз­ләр бу­лу­ын­нан, кә­газь­ләр­не чи­геп, бе­раз хә­бәр­ләр кал­дыр­ган­нар. Әм­ма Са­ла­ват абый­ның ул Хо­да­ның из­ге бән­дә­се­нә ту­ган­лы­гы да, хәт­та җеп очы да ба­рып то­таш­мый. Ба­ры тик го­ме­ре бу­е­на яра­та­мы-юк­мы икән­ле­ген дә аң­лый ал­ма­ган, ма­ла­ен да, кыз­ла­рын да алып кайт­кан ха­ты­ны Ка­ми­лә­се­нең тин­те­рә­тү­лә­ре ар­ка­сын­да ба­ла­ла­ры хә­лен кү­ңел­лә­ре­нә ке­реп бе­ле­шеп то­ру­дан мәх­рүм кал­ган, кө­не-тө­не ир­тән­нән кич­кә­чә элек­ләр­не кол­хоз дип чап­кан, ин­де хә­зер, за­ма­на­лар үз­гә­реп, күм­хуҗ-аг­ро­фир­ма өчен хез­мәт кө­чен тү­гәр­гә ти­еш­ле ител­гән Са­ла­ват аб­зый­ның хол­кы-фи­гы­ле кер­де­ле-чык­ты­лы ке­бег­рәк бу­ла бар­ган чак­ла­ры иде бу. Кы­зы­ның Нә­гый­мә апа­ла­ры­на элек­ләр­не ке­реп йө­рү­е­нә бик сө­ен­де. Ни ди­сә­ләр дә, агай-се­ңел, ерак кы­на бул­ма­сын, үз кан ке­бег­рәк ке­ше­лә­ре бит. Улы Хә­лим ха­кын­да да хә­бәр­дар­лы­гы җи­теш­ле: чын егет сый­фат­та үсеп җит­кән, үзе ба­рып, Ка­зан­да укыр­га кер­гән, эш сө­ю­чән, күр­кәм, уң­ган һәм та­гын да әл­лә кем­нәр, әл­лә нин­ди­ләр бу­ла алыр­лык шун­да. Кыс­ка­сы, зат­ла­ры да ях­шы, үз, кан­на­ры да чит тү­гел, шә­ри­гать­кә дә сыя: ике ба­ла ара­сын­да дүрт-биш бу­ын гы­на ара­лык бар­дыр! Аны бә­хет­ле ке­ше­ләр яшь­ли, кем әйт­меш­ли, би­шек­тән тө­шү­гә җан һәм күз бу­лып ала­лар. Бу ба­ла­лар да, Хо­дай рәх­мә­те, шун­дый­лар­дан иде­ләр тү­гел­ме? Тик ме­нә әни­се Ка­ми­лә­нең хол­кы­на хас ике­лә­нү­лә­ре кы­зы­на да кү­чеп, аның да җа­нын җен оя­сы яса­ма­са­лар — бер ди­гән ту­таш бу­ла­чак әле Га­ли­мә, кү­рер­сез! Пат­ша­га би­рер­лек, хан­ша ясар­лык!

Бо­ла­рын гы­на ни­чә­мә тап­кыр әйт­те ул ба­ла­ның үзе­нә дә. Ә кы­зы:

— Ир­тә­гә ке­реп чы­гам әле, күп­тән кү­реш­кә­не­без бул­ма­ды. Алар­да кү­ңел­ле, әти­ем! Өй­лә­ре ты­ныч, рә­хәт! Нә­гый­мә апа бик кү­ңел­ле ке­ше. Са­гын­дым үзен! Ул без­гә ту­ган ти­еш­ле, әйе­ме? Ерак­мы, якын­мы?— ди­еп, күп ке­нә сүз­ләр бе­лән сөй­ләп алып ки­теп, со­рау­лар бе­лән ахыр­да тә­мам­лап куй­гач, Са­ла­ват абый­да, әле йө­рә­ге “жу” итеп, әле хә­те­ре ка­лып, ан­на­ры яңа­дан ко­я­шы чы­гып, ае кал­кып, яң­гы­ры да явып үт­кән­дәй — бер-бер арт­лы үз­гә­реш­ле кү­ңел ха­ләт­лә­ре бу­лып ал­ды. Га­ли­мә­сен­нән яшер­ми­чә әй­тер­гә бул­ды:

— Кы­зым, ат­на ба­шын­да әни­ең бе­лән сак­лык ке­нә­гә­сен­нән ак­ча­лар­ны ки­рәк­кә алыр­га төш­кән идек. Поч­та бу­ен­да Нә­гый­мә апа­ңа оч­ра­дык. Әни­ең­не бе­лә­сең, “Ка­ми­лә, те­лең­дә се­рең­не тот” дип күп­ме әй­тел­гән, мон­да да үз “чи­рен­дә” кал­ды. “У­лың­ны югалт­ма, Нә­гый­мә, без­нең як­лар­да сук­ма­гы!”— ди­де дә әй­теп сал­ды. Таш­ка тө­ше­реп йом­ры-чәш­ке­не ват­кан ши­кел­ле бул­ды ин­де ме­нә. Ир дип әйт­сәң ми­не дә! Те­лен сан­дал­га са­лып чү­кеп чы­гар­ган­нар­мы­ни — тел­гә бет­кән, әни­е­без, әм­ма дә йо­зак­лар бе­лән бик­ләп ку­я­сым, ка­мыт җе­бе бе­лән те­геп­ләр ала­сым кил­гән чак­ла­рым­ны са­ный кит­сәм...— ди­де ата, бу ва­кыт эчен­дә эре тир бөр­тек­лә­ре бе­лән тә­мам маң­гае тир­ләп чы­гып, хәт­та ти­рән күз чо­кыр­ла­ры­на та­ба алар ер­мак­лап агып тө­шеп.

Га­ли­мә­не әни­се­нең сүз­лә­ре дә, аңа әти­се­нең мө­нә­сә­бә­те дә тү­гел, бәл­ки Хә­лим­нең әни­се Нә­гый­мә апа­ны­кы күб­рәк кы­зык­сын­ды­ра иде. Күз ка­ра­шын­да ут як­ты­сы ча­гыл­ды. Бу хәл ко­яш­ның нур­ла­ры кис­те­реп тө­шү­дән тү­гел, бәл­ки кү­ңел уча­гы­ның ял­кын­лап уй­нап алу­ын­нан иде.

— Нә­гый­мә апаң акыл­лы шул ул,— ди­де бе­раз­дан ата ке­ше, юл­дан кү­зен ал­мый­ча, җы­е­лып тор­ган су­дан чык­кан­да ма­ши­на­сы­ның йө­ре­шеп бе­раз­га ак­ры­най­та тө­шеп һәм сүз­лә­рен­нән соң оны­ты­лып ки­теп...

— Нәр­сә әйт­те соң, әти­ем?

— Нәр­сә дип... “Кай­да йөр­сә дә сук­ма­гы ту­ры бул­сын, кә­җә сук­мак­ла­ры­на кер­мә­сен!” ди­де.

Әти­се­нең шу­шы сүз­ләр­гә­ме, әл­лә ха­ты­ны авы­зын­да сер тор­ма­ган­га­мы бор­чы­луы иде — бо­ла­рын ук Га­ли­мә аң­лап җит­ке­рә ал­ма­ды. Шун­лык­тан со­рар­га мәҗ­бүр иде ул:

— Әл­лә нин­ди га­җәп­лә­нер­лек сүз әйт­мә­гән тү­гел­ме соң?

Әти ке­ше шун­да кы­зы­на та­гын да ка­рап куй­ды. Бу юлы ка­ра­шы кай­нар иде аның.

— Бер­ни дә тү­гел, “кә­җә сук­ма­гын” тел­гә ал­ма­ган бул­са!— ди­де, гү­я­ки мо­ның мәгъ­нә­сен кы­зы да бе­лер­гә ти­еш­ле­ген абай­лап. Ан­на­ры, бу мәсь­ә­лә­дә ял­гы­шыр­га мөм­кин­ле­ген аң­лап алып, шун­да ук өс­тәп тә куй­ды: — Әни­ең Ка­ми­лә­нең хол­кы­на иша­рә яса­вы ул аның... Ки­теп-кай­тып йө­рү­лә­рен ис­кәр­түе... Әни­ең бит, яшь ча­гын­да, ае­ры­лып ки­теп ба­рып, ан­на­ры ки­ре кай­тып йө­реп ап­ты­рат­ты, кы­зым. Ан­дый ке­ше­не — “кә­җә сук­ма­гын­нан йө­ри” ул, ди­ләр. Ме­нә бит нәр­сә!

Кыз йө­зен кап­ла­ды. Әти­се аны үп­кә­лә­тү­ен, елар­га мәҗ­бүр итү­ен аң­ла­ды. Тик бер­ни дә эш­ли ал­мый иде. Йө­рә­ге­нә ка­ра кан төш­кән­дәй бул­ды. Че­ме­теп-че­ме­теп ал­ды. Алар бу ва­кыт­та, авыл ура­мы буй­лап ки­леп, кап­ка төп­лә­ре­нә җи­теп тук­та­ган иде­ләр.

— Әни­е­ңә сиз­дер­мә ин­де, кы­зым!— дип үтен­де ата ке­ше.— Ул бо­лай да бор­чыл­ды. Әй­тер­гә син­нән оя­лып йө­ри, кү­зе­ңә кү­ре­нер­гә дә!

 

XXIV

Бү­ген Ил­ги­зәр Га­ли­мә­ләр­нең кап­ка төп­лә­ре­нә үк ди­яр­лек “Вах­та”­сы бе­лән ки­леп тук­та­ды. Алып кайт­кан мәк­тәп ба­ла­ла­рын ко­еп кал­дыр­ды да ма­ши­на­сын акыр­та-үкер­тә ки­теп бар­ды. Кыз мо­ның сә­бә­бен бе­лә иде: егет­нең йө­рә­ген­дә­ге уты әл­бәт­тә хол­кын да уй­на­та! Аң­сыз­лар гы­на ке­ше­ләр­нең га­мәл­лә­ре­нең сә­бәп­лә­рен тө­шен­ми­ләр. Нә­ти­җә­не ге­нә күр­гән, сә­бәп­кә акы­лы җит­мә­гән ке­ше­ләр дөнь­я­ның күз­ле бү­кән­нә­ре бу­ла­лар алар. Хә­ер, ан­дый­лар­ның хәс­рә­те аз­рак — кай­гыр­мый­лар, баш­ка­лар хә­ле­нә ке­реп тор­мый­лар.

Га­ли­мә­гә шу­шы ким­се­тел­гән егет, Ил­ги­зәр, ар­ты­гы бе­лән кыз­га­ныч ке­бек то­ел­ды. Тә­рә­зә­дән ул аны кү­реп тор­ды. Күз­лә­ре­нә яшь бөр­тек­лә­ре җы­ел­ды. Бу ва­кыт­та аңар­га Хә­лим абый­сы бер ма­сай­ган, үзен әл­лә кем­гә куй­ган егет ке­бек то­ел­ды. Аңа да, биг­рәк тә Нә­гый­мә апа­сы­на, ән­кә­се Ка­ми­лә­не ким­сет­кә­не өчен, бил­ге­ле, тә­мам ачуы кил­де. Бө­тен ке­ше­гә дә акыл­лы да, баш­лы да, тәү­фыйк­лы да бу­лыр­га ди­мә­гән! Бер дә ял­гы­шыр­га яра­мый­мы? “Кә­җә сук­ма­гы”, имеш! Ә ни­гә Нә­гый­мә апа­сы, бик бе­леп тор­гач, бо­лар­ны Га­ли­мә­гә сөй­лә­мә­де? Алар бит бер ге­нә тап­кыр гәп­лә­шеп-ки­ңә­шеп утыр­ма­ды­лар, са­ма­выр­лар­ны да бер ге­нә сык­ма­ды­лар һәм ек­ма­ды­лар. Ни­чек ки­леш­ле, җай­га гы­на то­рып сөй­лә­шә иде бит — хәй­лә­кәр ха­тын!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных