ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 15 страницаМилли матбугатта милли гаскәриләр хакында язмалар булмады да диярлек. Алар һаман да шул кемнәрнеңдер аерылышуы яки кавышуы, мәхәббәте, өстәле, туе, сөяркәләре, акчалары хакында яшелле-зәңгәрле мәкаләләр язып, халык күңелен “яулауда” булдылар. Хәтта хөкүмәтнеке дип исәпләнелгәннәре дә ил һәм яшәеш проблемаларын тикшереп, яктыртып, дөрес чишү юллары мәсьәләсендә хәсрәт чигәсе урынга, “күлмәк-ыштан” тирәсендә чуклана бирделәр. Ул милли көчләр белән сугышучы хәрби формаль көчләр дә бары тик өйрәнү уеннары гына уздырганнар, телевизордан тапшырылган материаллар да “шартлы вакыйгалар” кысасында булып чыктылар. Һәрхәлдә телевизион каналлардагы яңалыклар, шул турыда аңлатмаларны кабатлый-кабатлый, халыкны аптыратып бетерделәр. Бу хәл фирманың проектына да “китереп сукты”. Барысы да ябылды. Хәлим дә “шулерлык акциясен” вакытында туктаткан булып чыкты. Моның өчен аңа Гали Даутович рәхмәт әйтмәде һәм белдерергә җыенмый да иде. Хәер, премиясен бирдергән — шул җиткән. Хәлимнәр артыннан ияреп ачылган ике сайттагы хәрби көчләргә акча җыю фондларының кулга алынуы хакындагы хәбәрләр дөрес иделәрме — ул боларын да белергә теләмәде. Уены уйналган иде инде. Хәзер акчаны исән-имин кесәдә калдыру мәсьәләсе генә борчый аны. Әгәр дә Федераль иминлек хезмәте органнары эзгә төшсә, ул алар белән керемнең бер өлешен бүлешергә дә риза. Әмма борчымаулары аның өчен хәерлерәк. Хәлим әйтмешли, хәзер хаталанырга ярамый. Сайтларын тәмам юк иттеләр, аннан берни дә таба алмаячаклар. Хәзер фирмалары элекке, үз сайтларында гына эшләүләрен дәвам итәләр, мәдәни тормышка һәм тарихка бәйле борчусыз мәкаләләр язып саталар. Төрле радио һәм телевизион тапшыруларга караламалар әзерлиләр, башкасы... Элеккечә үк депутатларга төрле роликлар төшереп һәм ясап бирәләр, артист халкына ярдәм итәләр. Кереме-чыгымы тиенгә-тиен ялганып бара, салым органнары да, милициясе һәм башкасы да алар белән мәңге кызыксынмаячак. Хәерчеләр кемне кызыктырсын? Әле март башында гына булып узган сайлауларда тагын шул “Клинский”ның абыйсы депутатлыкка узды. Аңа телевизион реклама ролигын Хәлим төшерде, сценариесеннән үк яраттылар. Ул анда шундый каршылыклы слоган-сүзмәләр кулланды ки, берәүләрнең коты очар иде, ә депутатлык дәгъвачысы куаныч белән генә тулды. “Халык”, “милләт”, “гаделлек” сүзләрен Хәлим кызыл, яшел, ак буяулар, төсләр белән төрде. Эффектлы чыкты. Депутат әфәнде үзенең бөеклегенә хәйран итте, хәтта егылып ук китә язды. Инде дә хәзер, сайланып алгач, хөкүмәт башына менеп утырырга яисә президент кәнәфиенә үрмәләргә тиешлеген дә Гали Даутовичка белдереп, бер-бер документаль фильм ише нәрсә төшереп булмасмы дигән фикерен әйтеп шалтыратты. Сүз арасында: — Бездә кайбер акыллы башлар үзләре хакында китаплар яздыралар. Язучылар алар шундый халык, акча бирсәң, бөтен тормышыңны кәнфит кәгазенә төрәләр. Барысы да яхшыга әверелә. Ә халыкның китап укырга вакыты юк! Кеше эш белән мәшгуль. Аннары бик авыр эш бит ул китап уку. Фильм кирәк!— диде.— Бәясеннән тормаска иде дә... Сайлаулар бюджетка сукты... Уйлагыз әле анда! Гали Даутович яхшылап киңәшергә вәгъдә бирде. Ялга китеп барачагы хакында әйтмәде. Аны чит илдә миллион-миллиардлары көтә, депутатның “агач” меңнәре әллә ни кызыксындырмый иде. Ә эшне шулай да онытмады, үз урынына алынган Альбертка йөкләде, Хәлим белән Надия фильмны оста итеп башкарып чыгачакларын да әйтте. Эше әллә ни күп тә түгел иде кебек. Гали Даутович әлегә Хәлимнең эштән китәргә җыенуын белми дә иде.
XXVI Кәкре каенга кемнең дә терәлеп каласы килмәс. Тик нишлисең, Хәлим моны аңлап һәм күрә торып та мәсхәрәләнгән хәлендә йөрсенме? “Шеф”ның ялга китеп баруына икенче көнне үк егетне Альберт кабинетына чакырып алды. Бу вакытта Хәлим, университеттагы лекцияләрен тыңлап бетереп, эшенә килеп кенә җиткән иде. — Кайда йөрисез?— дигән булды “яңа пешеп чыккан начальник”.— Сезгә монда зур, ышанычлы эш бар! Бәхетегез! Надия белән бергә проектны эшләячәксез! Хәлимнең аны тыңлап торырга теләгендә юк иде. Әмма туры килде. Дустының көтмәгәндә күтәрелеп китүе әлбәттә акылга камил Хәлимгә ошый алмый, шуңа да бу урында ул үзен күрергә тели дип, егет хакында шикләнмичә уйларга мөмкин иде. Мондый вакытта кешеләр әллә нәрсә эшләп куялар шунда, эчләрендәге хөсетлекләре тышларына ташый да чыга. Хәлимнең сабырсызлануы кулындагы гариза язылган кәгазенә бәйле иде. Ничек тә Альбертка аңлатып бирәсе килә, әмма дусты, инде хәзер “босс” булып алган хезмәттәше аңламастыр сыман. — Минем монда кирәгем юк бит,— дип сөйләнеп алды ул, үпкәләгән бала кыяфәтен чыгарып. Дөрес, Альберт та аптырап бирмичә, кул куеп, гаризасын “дүрт ягың кыйбла” дип тоттырып, авыз ердырып чыгарып җибәрә ала. Хәлимнең китүе аның өчен кулайрак та әле! — Надия белән сөйләштегезме әле?— дип сорады Альберт, гаризаны карап чыккач та, берни уйлап тормастан.— Анда сезне зур эш көтә иде бит! — Әйе, әйттегез ул хакта,— диде Хәлим, “яңа шеф”ны “почмакка кысрыкларга теләп”,— мин бит инде эштән китәргә булдым. — Нәрсә ошамады, Хәлим? Азмы уртак проектларны башкарып чыктык әле без? Әйе! Беләм, ышанам: сез — талантлы! Моны ерып чыгу бер Надиянең үзенә генә авыр булачак. Ярдәмегез кирәк! — Депутат хакында документаль фильмны эшләүне әйтәсезме?— диде шунда Хәлим, сүзләренең артыкка киткәнлеген аңлап алып. Әмма күз алдына мәсхәрәче “Клинский” һәм “Макс” сурәтләре килеп басты. Алар мускулларын кабартып, уңлы-суллы бөгелгәли-бөгелгәли, боксчыларча аңа төрткәләмәкче булып кыланалар сыман иде. Бу күзалланган картина Хәлимнең үзенә дә кызыклы сыман тоелды. Башына мәкерле уй да килеп өлгерде: әгәр дә шушындый шәүләләрне фильмның башыннан ахырынача иярмә фон итеп алса, нинди тәэсирле эффект булыр иде икән тамашачы өчен? Андый параллельлекне әлегә бер генә журналист та эшләп караганы булмаган бугай? “Клинский” белән “Макс”ны шушындый рәвештәрәк төшереп алып булырмы? Алар моңа барырлармы? Ә Надиягә кушса? — Сез, Хәлим әфәнде, мине бер дә танымыйсыз!— дип Альберт, урыныннан күтәрелеп, аның күзләре каршында гипноздан чыгаручы экстрасенс ияләре кебек бармак шартлаткалап алды. Хәлим, айнып, ул арада тәненең көче киткәнен, тыны үзгәргәнен тойды һәм, янтаебрак алып, сулдагы йомшак кәнәфигә утырды. Аның белән мондый хәлсезләнү булгалый иде. Ул аны “талантым аты килде” дип атый. Альберт өчен Хәлимнең шушылай хәле алмашынып алу яңалык түгел, инде берничә тапкыр аның да күз алдында булгалады, бигрәк тә соңгы проектны эшләгәндә егет кинәт-кинәт шул рәвешле “илһамланып” куйгалады. Ахыры да шуңадыр гадәттәгечә уңышлы барып чыкты. Хәлимнең онытылып хыялга бирелүенең нәтиҗәсе көтелгәннән дә яхшырак була торган иде. Илһам диңгезенә кереп китеп, шуннан барысын да белеп, алда нәрсәләр буласын, нинди сюжет уңышлы килеп чыгасын күреп алып кайтадыр сыман иде ул. Мистика! Альбертта да, Надиядә дә андый талант юк, аларда барысы да адәмичә. Ә Хәлим — башка. Аның фикерләре белән шуңа күрә исәпләшергә туры килә. — Димәк эшкә тотынасыз, шулай бит, Хәлим әфәнде? — Ярар,— диде ул, тыныч кына җавап кайтарып.— Авылыма кайтып килергә теләгән идем, барып чыкмады. — Өлгерерсез, бер атналык эш инде бу сезгә! Хәлим шунда тагын да нәрсә хакындадыр әйтергә теләгендә барлыгын белдерергә итте. Аннары беразга сүзсез калды. Шулай да: — Безнең Гали Даутович бөтенләйгә үк китеп бардымы?— дип сорап куйды, Альбертны аптырашка төшереп. — Минемчә ун-унбиш көннән йөгереп кайтып җитәчәк. Ул рәхәтләнеп ял итә белми. Кем инде үз хатынын ияртеп ялга китә?— диде “яңа калач шеф”, үз сүзләренең хаклы икәнлегенә йөз дә бер өлеш ышанып. — Моңа кадәр үзе генә йөри иде бугай? — Әйе шул,— диде Альберт, үз алдына хәйлә катнаш мәкер белән елмаеп.— Абзабыз картая башлады. Без, мужиклар, картайгач, хатыннарыбызга тагылып йөрүгә күчәбез! Хәлимгә Альбертның күзәтүчәнлеге һәм нәтиҗә чыгара белүе ошады. Урыныннан торышлый: — Моны үзегез уйлап чыгардыгызмы, әллә берәр каян ишеттегезме?— диде. — Укыдыммы бугай!— дигән шаяртулы җавапны ишеткәч: — Шулайдыр шул!— диде Хәлим.— Тәбрик итәм! — Нәрсә белән? — Ә юк, болай гына, сезнең шаяртуыгызга каршы тел очыма килде дә әйттем инде! Хәлимнең ачулы булуы, Альбертны тозга-борычка батырырга теләве аңлашыла иде. Яңа гына “мичтән чыккан шеф” шушындый да “зубр” егетләрне үзенә буйсындыра алуына сөенеч эчендә калды. Аңа хәзер текстлар язып, кинолар төшереп, монтажлап, иҗат итеп аптырап интегәсе түгел, әмер генә җиткерәсе! Хәле нәкъ кулына сихерле лампа эләккән Галәветдиннеке кебек (“Аладдин” диләрме әле аны замана балалары?), бер сыпыруы, бер әйтүе җитә — хәзер булдыклы Надия, талант иясе Хәлим эшкә тотыналар һәм башкарып та чыгалар. Менә кем икән ул босс, менә нинди икән ул чын хуҗа — лампалы Галәветдин мәртәбәсендәге Альберт әфәнде!
XXVII Надия яңа эш дәрте белән кайный иде инде.”Ахмак кызларны ирләр-егетләр саташтыра беләләр дә инде”,— дип уйланып көлемсерәп алды да: — Фильм ничә минутлык булырга тиеш? Альберт ул турыда нәрсә әйтте әле?— диде Хәлим, хәтерендә төгәл саннарны яңарта алмыйча аптырап, эш урынындагы компьютер артына утырып. Надиянең күзләре үзенең мониторына төбәлгән, ул шунда чумгандай иде. Хәлимнең сүзләрен дә ишеткән икән: — Ярты сәгатьлек!— диде ул, шунда ук “оһо” дип тә алды, ниндидер кызыклы материалга юлыгуын белдерүе иде бу аның. — Нәрсә булды? Хәлимнең кызыксынуы җавапсыз калдырылды. Надия ниндидер информация белән ашыга-ашыга таныша иде. Аннары, шуны укып чыккач: — Хәлим, беләсегез киләме?— дип сорады, әмма мониторыннан күзләрен алмады.— Монда милли гвардияләр, милли армияләр төзелү хакындагы хәбәрләрнең берсе дә акланмавы турында язалар... — Нәрсә, сез әллә аларны хакыйкать дип уйлаган идегезме? Серен белмәдегезме?— дип, Хәлим урыннан кузгалмый, тыныч күңел белән әйтеп куйды. Башында башка төрле уйлар буталуын, шуларны “ботарлап”, кызның комачауламавын үтенүен сиздерергә теләде. Тик Надиянең үз туксаны өстен иде. Инде бу юлы Хәлимгә туры карап: — Ничек алай булсын?— диде.— Без үзебез төшердек. Сез дә алып кайттыгыз алар хакында репортажлар! Әмма бу юлы аның шикләнүен дә сүзләренең яңгырашыннан сиземләргә мөмкин иде. — Без, журналистлар, бигрәк тә реклама кешеләре шулерларның шулерлары инде, шулай бит? Акча өчен әллә нинди махинацияләргә барабыз!— диде Хәлим. Аның үзенә дә Надиянең аңсыз хәлдә, ялганны хакыйкать итеп белеп ашкынып эшләве, бер айда гына булса да үзен революционерка-гыйсьянчы итеп тоюы, хәтта әллә нинди хәйләләргә дә барырга әзерлеге кызык кебек тоелды. Менә нәрсәне ул аңарда бәяли белмәгән: Надияне Альберт белән мавыгадыр дигән иде, аларны бөтенләй дә башка нәрсәләр, ягъни уртак сер, уртак максатлар бергә берләштергән булган! — Без бернинди дә милли патриотик оешмаларның звеносы түгелмени?— диде Надия, тәмам гаҗәпсенеп һәм аптырарга да, ачуланырга да, үпкәләргә дә белмичә.— Ә мин үземне югары максатларга, бөек идеалларга хезмәт итүче ватанпәрвәр дип күзаллап өлгергән идем... Альберт та әйтмәде шунда... Сез дә инде, Хәлим абый! Егет елмаеп алды. Аның күңеленә кызның “Хәлим абый” дип эндәшүе хуш килде. Ул шунда ук Галимәсен исенә төшерде. Язның матур кояшлы көнендә ул Куш каен аланлыгына, яр буена төшкәндер сыман тоелды. Телефонын алды. Шалтыратты. Чакырды, чакырды, чакырды телефоны. Галимә үзенекен алмады. Бәлки өстеннән салган киеме кесәсендә калгандыр? Шулай булгалый бит! Ә бәлки дә башка бер сәбәбе бардыр? Кем белә? Хәлимнең дә һәрбер шалтыратучысын канәгатьләндерә алганы юк. Кәрәзле телефон челтәре диләрме әле? Кесә телефоны! Менә шуңа күрә дә аның кесә төбендә онытылып ятуы гадәткә бер кереп алсамы — исне дә җибәрми башлый. — Әйтеп башкарыла торган эш түгел ул, башкача шулерлык була да алмый! Үпкәләмәгез, Надия туташ! Сез акыллы кыз. Аңлыйсыз! Кемнәрдер чын күңелдән ышанганда гына барып чыга ала торган проект иде ул. Альберт та белми калды аны. Хәзер дә шикләнми. Мөгаен үзен булачак бөек республиканың дәү бер министры итеп күзаллап хыяллануда утыра да торгандыр әле? Кереп, хәлен белеп чыкмыйсызмы? Кабул итсәләр, әлбәттә! Ишекләрен шакымыйча керү тыела, шулай бит! — Сез бигрәк инде, Хәлим! Ярамый алай кешеләрне мыскылларга! Бая ялгышып сезгә “абый” дидем. Кайсы елгы әле сез, сер булмаса? — Сер түгел, яшергәнем дә юк: мең дә тугыз йөз дә туксанынчы елгы! — Һи, миннән төгәл генә ике елга яшь икәнсегез! — Айлап исәпләгәндә — күбрәк булыр! — Көнләпкә күчәргә дә мөмкин! Хәлимнең шаяртулары шома гына барып чыкмыйлар иде. Надиянең кәефе яхшы булу аңа бу юлы ярдәм итте. Хәлимнең сабырлыгы да, җитдилеге дә, үз-үзлеге, үҗәтлеге дә үрнәк алырлык сыйфатта булып, начарлык һәм каралык белән буялмаганлыгын тоюы рәхәт. Кайбер кешедә хәтта яхшылыгы да әллә нинди караңгы, авырлык белән бергә шунда. Ярдәм иткәнендә дә андыйлардан шикләнәсең. Һәр гамәле мәкер белән тулыдыр сыман. Каныңа тоз сала да тора. Гали Даутовичта бар ул андый үзенчәлек. Һаман да хәйлә кора. Элекләрне бик каты бер интриган адәм булганга ошый. — Ул проектны Гали Даутович уйлап таптымы? Надиянең бу соравына Хәлим ачык кына җавап бирергә теләмәде. Әгәр дә дөресен яшермичә үзем дип әйтсә, шунда ук авторитетын бетерәчәген күз алдына китерде, инде дә Гали Даутовичка гына кайтарып калдырса, тагын үзенә зыян киләсен, талантын кимсетәсен аңлады. Яшьләргә хас максимализмнан котылуы җиңел түгел. Ул бит чир кебек, күпләрдә гомерлеккә калырга мөмкин. Шулай да Хәлим, шушы икеләнүен җиңеп: — Ул — “шеф”, босс бит!— дип кенә җавап бирде. Бу аның “теләгәнеңчә аңла” дигән сүзе иде. — Теге депутат турында фильмны төшерүне нидән башлыйбыз, Хәлим?— диде шунда Надия, сөйләшү темасын үзгәртеп, эшкә чумарга вакыт икәнлеген белдереп. Ул шунда алдындагы калын дәфтәрен ачты, “әйдәгез, планлаштырыйк” дигән сыман кулына каләм алды, егеткә таба ачык якты күзләрен төбәде. Аларда җитдилек, уй һәм фикер тулыдыр кебек иде. Бу уртача буйлы, бераз юантыграк та сыман, көрән, кара, зәңгәр төсләргә киенеп йөрергә яраткан, шундый ук көрән, сары, буяулы-буяусыз чәчле кызның бармаклары Хәлимдә һаман көлке хисе тудыра торган иделәр. Алар әллә ничек бик тә очлаеп, бик тә сизгер һәм хәрәкәтчән сыманнар, гүяки сәгать төзәтүчегә яки борча дагалаучыга бик тә килешер һәм кирәкле булырлардыр кебек тоелалар. Хәлим мондый бармакларда кешенең хисси энергиясе җыела дип күзаллый, аңа Надия бик тә тойгылыдыр сыман сиземләнелә. Әмма моны раслый торган бер генә дәлилгә дә тарганлыгы булмады. Киресенчә, кыз таләпчән, эшләрен җиңел һәм тиз башкаручан. Өстән йөзгәне сизелми. Төпкә чумып, нәкъ кирәкле материалны таба һәм шуны кәнфит кәгазенә төреп күрсәтеп бирә белә. — Безнең ул фильм өчен үзенчәлекле материал кирәк булачак. Вакыт-вакыт аны алгы планга да чыгарып, арткы планда да калдырып файдаланырбыз. Безнең факультетта ике башбаштак егет бар: “Макс” белән “Клинский”, әйе бит, тулай торакта яшиләр. Казан малайлары түгелләр. Менә шуларның икесен бергә, мускул-сеңерләрен уйнаттырып, стриптиз клублардагы егетләр шикеллерәк итеп төшереп алырга иде,— дип Хәлим әлеге дә баягы фикерен беренче эш итеп планга яздыртып та куйдырды.— Мин аларны төшерә алмыйм, сәбәбен үзегез дә яхшы беләсез. Моны башкарып чыгу сезгә йөкләнер инде. Аннары... Фильм булгач, депутатның туган авылына барып килмичә мөмкин түгел. Шактый гына материал тупланылыр. Шулай ук эшен дә күрсәтү, өен дә... “Адәм белән Хәува” тапшыруындагы кебек бик тә баналь яки ялыктыргыч, каршылыклы килеп чыгарга мөмкин... Слоган-сүзмәләрне табуы авыр булмас... Депутатлыкка ясаган роликта да алар җитәрлек. — Ә теге егетләр нәрсә өчен кирәк булдылар соң әле? Надиянең болай сораячагын Хәлим көткән иде. Шунда ук уен төшендереп тә бирде, монда бернинди дә мәкер юклыгын сиздерәсе итте: — Заманы көрәш, ныклык, кемлек күрсәтү белән бәйле. Белүемчә, “Клинский” дигәннәре шул депутат агайның туганмы, туганнан-туган энесеме — алар күпмедер дәрәҗәдә үзара охшашлар да әле!.. Ничек килеп чыгар — күрербез! Надиягә аның идеясе әлбәттә беркатлырак һәм, бигрәк тә шунысы — банальрәк сыман тоелды. Хәлим үзе дә, күрәләтә алдарга яратмаган кебек, алдануны да сөйми иде. Әмма бу юлы серләрен чишеп бетермәде. Шулай да дошманы саналган “Клинский”дан үч алырга маташуын сизенеп, үзенә ачуы да килде. Бу уеннан кире кайтырга тиешлеген күңеленә беркетте. Хәзер аларның бер-берсенә бәйләнеше юк. Ул егетләр аны, әйләнеп үк үтмәсәләр дә, инде хәзер борчырга теләгәннәре күренми. Хәтта кул биреп исәнләшеп тә үтәләр әле. Хәлимгә онытырга кирәк инде булган-беткән үпкәләрен, югыйсә аңа ир исемен йөртергә оят! Надия белән эш планын җиңелчә генә төзеп бетерүләренә, аларның каршыларына Альберт килеп басты. Йөзе агарынган булуы котларын алды. — Нәрсә булды?— диделәр аңа икесе берьюлы. — Гали Даутовичның юристы шалтыратты,— дип, Альберт шунда авыр гына әйтеп куйды.— Безнең фирманы “ликвидациягә” биреп киткән ул! — Ничек инде? Надиянең бу соравы Хәлимгә шунда ук ачык җаваплы сыман тоелды. Ул шушыңа бәйле шикләнүләрен исенә төшерде. Гали Даутович, хәйләкәр төлке, илдән китеп барган. Димәк аны әлеге дә баягы ялган белән көрәп җыелган миллион-миллиардлар җәлеп иткәннәр. — Без һәммәбез дә бүгеннән эшләмибез!.. Ни өчен шушылай мыскылларга кирәк иде мине? Альбертның хәле авыр, аңлашыла. Ул ярты көнлек босс булырга, хуҗа итеп үзен күрсәтергә өлгерде. Бәлки аңа әле алтын таулары, яхшы карьера, башкасы да вәгъдә ителгәндер? Хатыны, баласы белән фатир алып, иртәгәге көндә бәрәкәт мөгезеннән ризыкланып яки бар теләкләрне башкарачак сихерле чуртанны тотарга исәп итеп, хыялда яшәп яткан кешеләрнең өметен шушы кадәр дә мәрхәмәтсез рәвештә кисәргә ярый идемени? Эһ, егетләр! Вакыт кичке як иде инде. Офиска Гали Даутовичның юристы ут кебек балкып килеп керде. Ачкычларны тапшырырга кушты. Фирманың ябылуы турындагы карар кәгазе аның кулында иде. Аларның банкротлыкка чыгулары төрле инстанцияләр тарафыннан расланган. Эше беткән. Илдә шаулап-шаулатып кризис бара! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|