Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 19 страница




— Ми­нем ха­лык бе­лән эш­ли­сем бар! Ми­ңа яра­мый! Сез ад­рес­лар­ны бу­та­ма­гыз ин­де. Баш­ка җа­ен та­ба кү­ре­гез!— дип ко­ты­ла бар­ды.

Тап­ты­лар үз­лә­ре­нә ки­рәк­ле “ы­ша­ныч­лы” ке­ше­ләр­не. Элек­тән на­дан, ах­мак һәм тәү­фыйк­ка, на­мус­ка туй­ма­ган адәм­нәр кай­да да та­бы­ла то­ра­лар. Сай­лау кам­па­ни­я­лә­ре­нә җи­тәк­че­лек итеп, ме­нә хә­зер ике ел ин­де дүрт авыл­га ху­җа бу­лып, күк­рәк ка­гып йө­ри шул адәм ак­ты­гы! Аны­сы үзе дә, өс­тә­ге­лә­ре дә ин­те­гә­ләр ин­де аның эш­не алып ба­ра ал­ма­вын­нан, җит­мә­сә ике авыз сүз языл­ган бе­леш­мә кә­га­зен дә сыз­га­лап би­рә ал­мый, би­ча­ра­ка­ем. Ке­ше бе­лән сөй­лә­шер­гә дә кур­ка. Дө­рес­лек­тән ял­ган­ны, га­дел­лек­тән ха­та­ны ае­ра бел­ми, кая ди ул хә­рәм бе­лән хә­ләл­не тик­ше­рә бе­лү! Җит­мә­сә аны бу­тал­ды­ру­ла­ры, аңа юри ха­та­лы ки­ңәш би­рү­лә­ре бар бит. Уң­га ки­тә­рен­нән, сул­га ча­лы­ну­ын­нан тә­мам өр­кеп, күз­лә­рен алар­тып, ко­ты чы­гып яши тор­гач, ахы­ры нәр­сә бе­лән бе­тәр бо­лар­ның, бел­гән юк.

Үзең­дә бе­лем, га­дел­лек хи­се, көч һәм дәрт бул­ма­ган ки­леш ни­чек итеп олы эш­кә алы­ныр­га мөм­кин? Бу бит кем­ле­ге­ңә кар­шы мин-мин­ле­гең­нең аван­тю­ра ко­руы ин­де! Бер көн­не көл­ке­гә ка­ла­чак­сың бит!

Юк, ан­дый ке­ше­ләр те­ше-тыр­на­гы бе­лән ябы­шу­чан бу­ла­лар, ди­сез­ме? Әйе, аны­сы шу­лай! Әм­ма бар нәр­сә­гә ху­җа Ал­ла­һы тә­га­лә бе­леп то­ру­чы га­лим бит ул. Ах­мак тү­гел. На­дан тү­гел. Ан­дый­лар­ны ярат­мый да. Ул алар­ның ху­җа бу­лып йө­рү­лә­рен гыйб­рәт өчен би­рә. Егы­лып тө­шү­лә­рен­нән баш­ка­лар аң­га кил­сен өчен шу­лай эш­ли.

Ни­чә көн Са­ла­ват абый шу­лар­ны уй­лап ят­ты. Мо­ңа ка­дәр үзе­нең шу­шы хәт­ле дә Лок­ман Хә­ким сый­фат­лык, Сө­ләй­ман пәй­гам­бәр үзе гу­аһ­лык итәр­лек акыл ия­се икән­ле­ген бел­ми, фи­кер тә­лин­кә­лә­рен ти­гез то­ту­га ма­һир­лы­гын си­зен­ми иде. Бу ачы­шы аның акы­лы­на та­гын да ку­әт бир­де. Ил­дә бар­ган үз­гә­реш­ләр­не, бү­ген­ге ваз­гы­ять-то­рыш­ның эч­тә­ле­ген аң­лый баш­ла­ды ке­бек ул. Шу­ны тө­шен­де: дөнь­я­га юләр ке­ше­ләр ге­нә та­я­на һәм ыша­на икән бит!

Са­ла­ват абый­ның то­рып уты­руы ха­ты­ны Ка­ми­лә­не сө­ен­дер­де, бил­ге­ле. Ул:

— Йа Хо­да­ем, ирем, бә­гы­рем, әл­лә на­сыйп итә!— дип, ку­а­ныч­тан бас­кан җир­лә­рен оны­тып, яны­на ук ки­леп җит­те.

Ата ке­ше җа­вап би­реп бер сүз дә эн­дәш­мә­де. Йө­зе агар­ган, ку­ә­те ча­ма­лы иде. Бе­раз­дан, су­лы­шын ны­гы­тып:

— Бел­мим ин­де...— ди­де, аваз­ла­рын озын­га су­зып әй­теп.— Ир­тә дә бит, әм­ма яшәп бу­лыр­мы? Бү­ген тө­шем­дә әт­кәм бе­лән ән­кәм­не күр­дем. Мәр­хүм­нәр, нәкъ дөнь­я­да­гы­ча, яшь чак­ла­ры икән, бак­ча ба­шын­да­гы Куш ка­ен алан­лы­гы­на кил­гән­нәр дә, “у­лым, ур­ман­нан су төш­те, ел­га кү­тә­рел­де, ко­раб кө­тә, кит­тек” дип ча­кы­ра­лар...

Аның тө­ше шак­тый хә­тәр һәм кур­кы­ныч иде. Әм­ма ха­ты­ны Ка­ми­лә шун­да ук ях­шы­га юра­ды:

— Бик әй­бәт бул­ган,— ди­де ул, ире­нең маң­га­ен­нан уч­ла­ры бе­лән то­тып ка­рап,— ко­раб — тор­мыш, әти-әни­ең си­не тор­мыш­ка ки­тер­гән, яшәр­гә куш­кан­нар!

— Әйе, яши­се ки­лә!— ди­де Са­мат абый, ки­нәт бе­те­ре­шү­ен сөй­ми­чә.— Мин бо­лай бу­лы­рын уй­ла­ма­ган да идем. Ко­раб­ла­ры таш­кын су бе­лән ки­теп тә бар­ды, йо­мыч­ка ке­бек итеп аны су бол­гап та җи­бәр­де, йо­тып та куй­ды. Ан­на­ры гы­на та­шу тын­ды, тон­ды. Зәп-зәң­гәр бул­ды. Ко­яш та нур­ла­нып су тө­бен­нән ка­ра­ды. Әл­лә нин­ди сә­ер төш әле бу!

— Ме­нә бит,— ди­де ха­ты­ны Ка­ми­лә, өс­тәл яны­на ки­леп, чәй хәс­тә­ре­нә ке­ре­шеп.— Кы­зым, ки­тер әй­дә чәй­нек­не, чәй эчә­без!.. Бик ма­тур төш! Су­ның чис­та­руы — сә­ла­мәт­лә­нү ул. Бик ма­тур төш, Хо­дай­га шө­кер!

Әти­се­нең ко­раб­ны таш­кын бө­те­реп алуы ха­кын­да сөй­лә­гә­нен­дә Га­ли­мә, ни­чек итеп чи­лә­ге­нең ба­ту­ын күз ал­ды­на ки­те­реп, тә­мам ага­ры­нып кал­ды. Төш­не дә кү­ңе­ле бе­лән олы бер хә­тәр­гә юра­ды. Ба­шы­на Хә­лим абый­сы да, Ил­ги­зә­ре дә ке­реп өл­гер­де, әти­се дә аңа кыз­га­ныч иде. Әм­ма ул бу төш­нең әҗәл­дән хә­бәр бу­ла­рак юра­лы­ныр­га ти­еш­ле­ген кү­ңе­ле­нә дә алыр­га кый­ма­ды. Әти­се­нең озын го­мер­ләр бе­лән яшә­вен бик тә, бик тә те­ли иде шул.

 

XXXII

Са­ла­ват абый­ның ки­нәт авы­рый баш­ла­вы ха­кын­да хә­бәр ха­лык ара­сын­да та­ра­лып өл­гер­гән, Нә­гый­мә апа аны, улы Хә­лим­нең дә ко­ла­гы ишет­сен­гә дип, сөй­ләр өчен өй­гә алып кайт­кан иде. Бер­лин­ны алыр­дай ба­тыр ки­лен­не олы улы ки­те­реп күр­сәт­кән­нән бир­ле ул Са­рай­лы авы­лы Га­ли­мә­сен­нән дә ях­шы­рак һәм из­ге­рәк ба­ла­ны бө­тен авыл­лар­ны бе­те­реп эз­лә­сә дә та­ба ал­ма­я­ча­гын бик ях­шы аң­ла­ды. Шул ба­ла аңа ак кү­гәр­чен дә, яшел каш­лы зат­лы йө­зек тә, чи­геш­ле та­тар кал­фа­гы да, йө­ге­реп йөр­гән бө­тер­чек тә, кер юу ма­ши­на­сы да, аш кәст­рү­ле дә, өс­тәл­дә да­и­ми кай­нап уты­ру­чы җиз са­ма­выр да, ши­кәр, бал, май, кай­мак та бу­лып то­е­ла иде. Һәм мо­ны кү­ңе­ле те­ли: ки­ле­не Га­ли­мә аңа ток­мач­лы аш пе­ше­рә. Нә­гый­мә абыс­тай, өреп ке­нә, шар­тын ки­те­реп, шул аш­ны ка­бып ка­рый, ан­на­ры:

— Фу, тоз­сыз бул­ган бу!— дип чит­кә этә­рә.

Ки­лен ты­рыш­лык һәм уң­ган­лык күр­сә­теп тоз өс­ти, бо­рыч­лап та ала. Нә­гый­мә абыс­тай та­гын ка­бып ка­рый да:

— Фу, тоз­лы бул­ган бу!— дип, та­гын үзен­нән ары та­ба этә­рә.

Аның бө­ек ки­лен ту­рын­да­гы из­ге хы­я­лы ме­нә шу­шын­дый. Нәкъ та­тар­ча, йо­ла, га­дәт, шә­ри­гать куш­кан­ча дип бел­гә­не! Ул үзе әки­ят­тә­ге­чә уң­ган, ты­рыш, бул­дык­лы ки­лен иде. Дө­рес, ире Бә­кер ага аны алай озак кай­на­на­га хез­мәт ит­тер­мә­де, ике-өч көн ди­гән­дә баш­ка алып та чык­ты. Ул за­ман­нар­да, әү­вә­ле су­гыш­тан соң, ан­на­ры алт­мы­шын­чы ел­лар ба­шын­да ха­лык күп­ләп авыл­дан ки­тә тор­ды. Биг­рәк тә су­гыш­тан кайт­кан ир­ләр, ба­ла­ла­рын, ха­ты­нын алып, Чи­лә­бе як­ла­ры­на, Ка­закъс­тан­га, ан­нан да ары­рак җир­ләр­гә күч­сә­ләр, бо­ла­ры нефть про­мы­сел­лә­ре­нә, ан­на­ры Се­бер як­ла­ры­на юл ал­ды. Дөнь­я­ны үз кү­зе бе­лән кү­реп-йө­реп бел­гән, кен­дек ба­вын авыл­га бәй­ләп то­ту­ның шә­хе­сең­не ка­дер­сез­ләү икән­ле­ген тө­ше­нер­лек ке­нә акыл тап­кан ке­ше өчен мон­дый га­мәл­не баш­ка­ру бер­ни тү­гел. Тел­не дә бе­лә, кө­че-ку­ә­те дә бар. Алар ха­кын­да ни­гә­дер “а­вы­лын са­гы­нып чит­тә сар­га­я­лар­дыр, би­ча­ра­кай­ла­рым” дип сөй­ләү­че­ләр бул­ма­ды. Нә­гый­мә апа­ның ире Бә­кер агай шу­шын­дый бер ки­тү­че­ләр­дән оч­сыз гы­на хак­ка йорт са­тып алып кал­ган. Хәр­би хез­мәт­тә ча­гын­да яше­реп ке­нә Гер­ман­нан кыс­ты­рып алып кайт­кан ике ал­тын сә­га­те дә бул­ган икән, кеч­ке­нә, ха­тын-кыз­ны­кы. Ал­ла­ның рәх­мә­те, шу­лар бә­ра­бә­ре­нә ри­за­лаш­кан­нар бит йорт­ла­рын бү­ген-ир­тә­гә са­тып ки­тәр­гә җы­е­ну­чы­лар. Арт­ла­рын­нан юып-җы­еш­ты­рып та тор­мас­тан, шун­да кү­чен­де­ләр дә кил­де­ләр. Яши дә баш­ла­ды­лар. Бе­рен­че көн­не та­бак-са­выт­ла­ры бул­ма­ды аны­сы. Әм­ма ир­тән кай­на­на­сы ки­те­реп кит­те. Ис­ке са­ма­выр да ярап куй­ды. Агыз­ган җир­лә­рен кур­га­шын бе­лән ямаш­ты­рып, ире Бә­кер ага кул­га ос­та­лы­гын да күр­сәт­те. Ис­ке ху­җа­лар­дан кал­ган вак-тө­як әй­бер­ләр ара­сын­да хәт­та энә­се сы­нык һәм кө­ян­тә­се бөк­ре те­гү ма­ши­на­сы да бар иде әле. Мон­дый да зур бай­лык­ның өмет ител­мә­гән җир­дән кул­га ке­рүе ат­лы бу­лу бе­лән тиң са­нал­ды. Аны­сын да ире Бә­кер ага май­ла­ды, көй­лә­де, җай­ла­ды һәм эш­лә­теп тә ка­ра­ды. Те­гү һө­нә­рен дә бе­лә икән, чу­кын­чык. Хә­ер, ан­нан Нә­гый­мә­се дә бик тиз өй­рә­неп ал­ды. Авыл­да “те­гү­че” ди­гән дан­ны ул шул ел­лар­да тап­ты да ин­де. Ма­ши­на­сын те­кел­дә­теп тә ала, ил хал­кын күл­мәк­ле итә дә куя.

Тик Бә­кер ага аның тек­кән бер ге­нә әй­бер­сен дә өс­те­нә ки­мә­де. Һа­ман ки­бет­тән са­тып ала иде. Нә­гый­мә апа шун­да гы­на аның куп­шы зат икән­ле­ген бел­де. Ә ме­нә олы улы кем­гә ошап шу­шын­дый гәү­дә­ле ха­тын­га кы­зык­кан — мо­ны­сы ин­де ап­ты­раш­ка сал­ды. Әл­лә соң га­зиз ән­кә­се­нә ки­лен хез­мә­тен күр­сәт­мәс­кә уй­ла­ган­мы? Бу­лыр да, гел ки­ре су­ка­лар­га ярат­ты. Кул­дан ир­тә ыч­кын­ды. Ки­тә дә юга­ла, ки­тә дә юга­ла тор­ган иде. Ма­лай ва­кы­тын­да ук ком­байн­га яр­дәм­че бу­лып эш­кә ур­наш­ты, кы­шын күр­ше авыл мәк­тә­бен­дә ин­тер­нат­та то­рып укы­ды, җәй­лә­рен кол­хоз эшен­нән кай­тып кер­мә­де. Әти-әни сү­зен тың­лый бел­мә­де, хә­ер, ка­ян тың­ла­сын, чит­тә йө­ре­де бит! Ә ме­нә Хә­ли­мен баш­ка­ча тот­ты һәм то­та­чак әле Нә­гый­мә апа­гыз, кү­рер­сез! Га­ли­мә­гә дә өй­лән­де­реп куй­са­мы!

— Ки­чә кү­реш­те­гез­ме соң? Ир­тә кайт­тың бу­гай? Авыл­ны да ма­та­ең­да биш әй­лән­дең. Кем­нәр­не күр­дең соң?— ди­гән бул­ды, улы­ның сер­лә­рен бе­лер­гә те­лә­гән ана, сүз­лә­рен җай­га гы­на йөр­теп. Сә­я­сә­те­нең ул төп ст­ра­те­гик юнә­леш­лә­рен бил­ге­ләп бе­тер­мә­гән, әм­ма так­тик пла­нын кү­зал­лап куй­ган иде ин­де. Бу со­рау­ла­ры шу­лар­га бе­раз тө­зәт­мә­ләр кер­тү, улы­ның кү­ңе­лен сый­пау, хәс­рә­тен та­ра­ту өчен ге­нә ки­рәк бу­лып, әле­гә әһә­ми­ят һәм тәр­тип бе­лән тө­зел­мә­гән иде­ләр. Ул бо­лар­ны үзе дә ях­шы бел­де һәм алар­га өс­тә­мә мәгъ­нә са­лу өчен кы­я­фәт­не шак­тый мәгъ­рур су­рәт­тә җит­ди­лә­теп, юыл­ган та­бак-са­выт­ла­рын чис­та ак сөл­ге бе­лән сөр­тә-сөр­тә урын­на­ры­на те­зү бе­лән шө­гыль­лә­нү­ен­дә иде. Улы җа­вап бир­мә­де. Ки­тап­лар, га­зе­та­лар ак­та­рып уты­ра, чы­гып ки­тәр­гә җы­ен­ма­вы си­зе­лә, ашык­тыр­мас­ка да мөм­кин.

— Әти­се нәр­сә­дән хас­та­ла­нып кит­те икән? Бе­леш­тең­ме?

Бу со­ра­вын да Хә­ли­ме җа­вап­сыз кал­дыр­са, га­зиз ән­кә­сен сан­ла­ма­вы бу­ла­чак.

Улы җа­вап бир­мә­де.

Ана ке­ше, са­быр­лы­гын югалт­мый­ча, үп­кә­лә­гән төс чы­гар­ды. Ан­да да сиз­гер-дикъ­кать­ле Хә­ли­ме тел­гә кил­мә­де. Шун­да гы­на Нә­гый­мә апа си­зе­неп ал­ды: кө­тел­мә­гән бер-бер хәл ки­леп чык­кан! Бу­сы ин­де уй­га са­лыр­лык нәр­сә тү­гел иде.

— Оч­раш­ма­ды­гыз­мы?

— Юк...

Хә­лим­нең җа­ва­бы пыс­кып су­зы­лып, көч­кә тар­ты­лып кы­на чык­ты. Әни­се­нең сә­я­сә­те так­тик-ст­ра­те­гик план­на­ры бе­лән бер­гә җи­ме­ре­леп төш­те. Уй­ла­га­нын ахы­ры­на ка­дәр ки­те­реп җит­ке­рер­гә өй­рән­гән, ал­па­выт ха­ты­ны­дай үзен хис ит­кән, һәр­да­им бул­дык­лы са­нал­ган Нә­гый­мә апа мо­ның бе­лән ри­за­ла­шыр­га те­лә­мә­я­чәк иде. Әм­ма хә­зер­гә ба­шы кат­ты да кит­те. Га­ли­мә су­рә­тен­дә­ге ак кү­гәр­чен аның хә­те­рен­нән очып чы­гып ки­тә яз­ды, яшел каш­лы йө­зек тә­гә­рәп юга­ла бар­ды, та­тар кал­фа­гы күз ал­дын­да эре­де, йө­ге­реп йөр­гән бө­тер­чек тә, кер юу ма­ши­на­сы да, аш кәст­рү­ле дә, өс­тәл­дә тук­тау­сыз кай­нап уты­ру­чы җиз са­ма­выр да, ши­кәр, бал, май, кай­мак та кү­рен­мәс бул­ды­лар. Ашы да ур­та­ча­га тоз­лан­ды. Би­ле­нә та­ян­ган олы ки­лен түр ба­шы­на кай­тып ке­реп утыр­ган­дай то­ел­ды. Нә­гый­мә апа эш­не бо­лай кал­ды­ра­сы тү­гел сы­ман иде әле­гә. Тик фи­ке­ре җы­е­ла ал­ма­ды.

Ә, юк икән... Га­ли­мә­нең га­зиз әт­кә­се авы­рып кит­кән бит, Са­ла­ват ка­ты чир­гә кал­ган, оны­тып та то­ра! Улын­нан со­ра­ган иде, ис­кәр­мә­де­ме?

— Те­ле­фон­га да җа­вап бир­мә­де, бү­ген дә ал­ма­ды!— ди­де Хә­лим шун­да Га­ли­мә­се ту­рын­да зар­ла­нып һәм, укы­ган га­зе­та-ки­тап­ла­рын кал­ды­рып, чы­гып ки­тү ягы­на та­ба ат­ла­ды.

— Алай икән,— дип кал­ды ана­сы, үз уен тә­мам та­ра­тып бе­тер­мәс­кә ты­рыш­кан­дай сак кы­на әй­теп ку­еп.

Улы­ның ишек ал­ды­на чы­га­сын, мо­то­цик­лын ка­бы­зып, кө­пә-көн­дез дип тор­мый­ча, Га­ли­мә­не кү­реп кай­тыр­га ки­тә­сен ча­ма­лап өл­гер­де. Бе­раз­дан аның уе рас­лан­ды. Мо­то­цикл ка­бын­ган та­выш ише­тел­де. Нә­гый­мә апа, үз ал­ды­на ел­ма­еп, яңа аш әзер­ләү мә­шә­ка­те­нә ке­реш­те. Аның бу улы акыл­лы шул, үл­чә­ми сөй­лә­шеп тә тор­мый шул. Әнә бит, өй­рәт­мә­сәң дә ни эш­ләр­гә ки­рәк­ле­ген һәм ти­еш икән­ле­ген бе­лә!..

9-Май бәй­рә­ме кө­не бит! Чиш­мә­гә су­га тө­шәм ди­гән сә­бәп бе­лән Га­ли­мә, әти­се дә со­ра­мас бо­рын, чи­ләк то­тып тык­рык­ка та­ба йө­гер­де. Бү­ген Ил­ги­зәр ан­да сә­гать ун­да ук ки­леп җи­тә­сен әйт­кән иде, ә кыз көт­тер­де, яр­ты сә­гать­кә мах­сус соң­га кал­ды. Ярат­са — кө­тәр, ди­де. Һәм шу­лай бу­лып чык­ты да. Алар чиш­мә­гә ике­се бер­гә тө­шеп мен­де­ләр. Бу юлы кул­ла­ры кул­да иде­ләр. Ил­ги­зәр­нең нык­лы бә­дә­не, се­ңер­ле бе­ләк­лә­ре ял­гыш ба­сар­га да ирек бир­мә­де, чи­ләк­не дә ул уй­мак уры­ны­на гы­на ку­лын­да йөр­тә иде.

 

XXXIII

Ка­зан юлы ни­ка­дәр озын, уй­ла­та да уй­ла­та. Ир­тән чы­гып ки­тә­сең, кич­кә ге­нә ба­рып җи­тә­сең. Вок­зал­лар­да ав­то­бус кө­тү, юл чат­ла­рын­да ма­ши­на “то­ту” — бо­лар ба­ры­сы да Хә­лим өчен ин­де га­дәт­лә­нел­гән. Ка­зан­га бе­рен­че ге­нә бар­мый-кайт­мый. Ни­чә тап­кыр­лар җә­ен-кы­шын, язын-кө­зен йө­рер­гә ту­ры ки­лә аңа. Кай­тып-ки­теп йөр­ми­чә дә бул­мый. Са­гын­ды­ра. Әти-әни, ту­ган ни­гез, дус­лар, ту­ган­нар... Га­ли­мә!

Юк, Га­ли­мә­нең хы­я­нә­те аның өчен кот­чык­кы­сыз кү­ре­неш бул­ды. Ул бо­лай ки­леп чы­гар дип ба­шы­на да ки­тер­мә­гән иде. Кыз­лар­га ыша­ныр­лык тү­гел икән бу дөнь­я­да!

Хә­лим­нең күз ал­дын­да һа­ман да шул Куш ка­ен алан­лы­гы иде. Кар­лы-бу­ран­лы көн­нәр­дә дә ул бу су­рәт­нең нин­ди­ле­ген ачык күр­де, яры­май як­ты­сын­да да, тул­ган ай­лы кич­ләр­дә дә, яф­рак яр­ган чак­ла­рын да. Бу урын аңа бик тә из­ге җир ке­бек то­е­ла иде. Ә хә­зер нин­ди­дер кур­кы­ныч, уп­кын­лы алан­га әве­рел­де дә кал­ды. Юл җа­е­на тә­не­нә йо­кы сө­ре­ме иңеп, күз­лә­ре ябыл­га­ла­ган ми­нут­лар­да да, авыр бер су­рәт рә­ве­шен­дә кү­ңе­ле­нә ки­леп, ко­тын куз­га­тып ни­чә уят­ты. Уп­кын бу­лып ка­ра ур­ман­нар­дан, тау­лар ара­сын­нан ка­раң­гы бол­ган­чык су агып тө­шә дә, яр­ла­рын­нан кү­тә­ре­леп чы­гып, Хә­лим­гә та­ба үре­лә. Ул яла­на­як­лы. Арт­ка чи­ге­нә. Хә­лим үзен ба­ла ча­гын­да ке­бек итеп тоя. Мон­да ада­шып ки­леп чы­гуы аны хәй­ран итә. Кая ка­чар­га, нәр­сә эш­ләр­гә бел­ми. Ярый әле ты­ны кы­сы­лу­дан, ко­ты ки­тү­дән уя­ныр­га өл­ге­рә. Ни­чә тап­кыр ка­бат­лан­ган бу са­та­шу хә­те­ре­нең хәй­ран итү­ен­нән, акы­лы­ның ва­кый­га­лар­ны аң­лый ал­мый­ча ап­ты­ра­вын­нан, йө­рәк уты­ның ки­нәт сү­нү­ен­нән, шу­лай да учак кү­зе ке­бек кай­нар мә­хәб­бәт оч­кын­на­ры­ның авыр-авыр итеп су­лыш алыш­тыр­ган­дай сү­нә ба­ру­ын­нан иде бу ки­че­реш­лә­ре. Хә­лим ру­хи ха­лә­те­нең үз­гә­ре­ше сер­лә­рен аң­лый һәм тәр­тип­тә то­та бе­лә тор­ган егет­ләр­дән иде югый­сә. Үзен ты­ныч­лан­ды­рыр­га ты­рыш­ты. Бул­ган — бет­кән, ки­ре әй­лә­неп кай­ту юк, ди­де. Бу аның яшәү прин­ци­бы­на әве­ре­лер­гә ти­еш­ле: ак­кан су ни­чек ки­ре әй­лә­неп кайт­мый, тор­мыш та шу­лай!

Әм­ма ба­ры­бер дә Га­ли­мә ту­рын­да Хә­лим ты­ныч кү­ңел бе­лән ге­нә уй­лый ал­мый. Мо­ңа ка­дәр­ле ки­ре­сен­чә­рәк бул­ды югый­сә. Ә хә­зер ачуы ки­лә, мөм­кин икән — кыз­ның йө­зе­нә тө­ке­рер­лек хәл­гә җи­тә. Шу­лай да ру­хы са­быр­лык­та ка­лып, ачу­ын эче­нә җыя. Ан­на­ры шун­да, хис­лә­ре­нә таш бас­ты­рыр­га те­лә­гән­дәй, баш­ка нәр­сә­ләр ха­кын­да уй­лар­га то­ты­на. Га­ли Дау­то­вич­ның ур­так ак­ча­лар­ны үз­ләш­те­рү­ен дә хә­те­ре­нә ала. Аның бе­лән ан­на­ры ки­ле­шә дә. Фир­ма кем­не­ке иде соң? Кем алар­га хез­мәт ха­кы тү­ләп тор­ды? Ярый әле шу­шы за­ман­да афе­ра ки­те­реп чы­гар­ды­лар. Хә­зер бит ке­ше­не те­лә­сәң ни­чек ал­дап, кәк­ре ка­ен­га те­рә­теп кал­ды­рып бул­мый. Ил хал­кы соң­гы егер­ме-егер­ме биш ел эчен­дә тә­мам үз­гәр­де, биг­рәк тә “к­ри­зис дә­ве­ре” ди­гән­нә­ре авыр­га кил­де. Биз­нес­ның ба­ры тик “май­лы кал­җа­сын” гы­на сай­лап ашап яшә­гән, үз­лә­рен бай­гу­ра итеп то­яр­га өй­рән­гән, бер ти­ен ак­ча та­бып та, ун ти­ен­лек итеп яшәр­гә кү­нек­кән шул ну­во­риш­лар бә­хет көй­мә­лә­ре­нең ком­га ки­леп те­рәл­гә­нен то­еп, ба­ры­сы да тә­мам юга­лып кал­ды­лар. Кри­зис алар­ның биз­нес­ла­рын­да тү­гел, бәл­ки баш­ла­рын­да иде. Мо­ны аң­лар өчен ике-өч ки­лог­рамм­лы ми тү­гел, та­вык­ны­кы да җи­тә, маң­гай киң­ле­ге дә та­ләп ител­ми! Ул та­тар­ның, урыс­ның, баш­ка­ның ну­во­риш­ла­ры ак­ча­ны ба­ры тик инф­ля­ция ар­ка­сын­да гы­на эш­лә­де­ләр, мең­нәр-мил­ли­он­нар оч­сыз­ла­ну­дан тап­кан ул бай­ла­ры­ның по­ты бер ти­ен­гә әве­рел­гә­нен тө­шен­мә­де­ләр. Хә­ер, бәл­ки си­зен­гән­нәр-бел­гән­нәр­дер дә. Әм­ма бу рә­веш­ле баю юлы­на алар шун­дый да ия­лә­шеп җит­те­ләр ки, ил­дә ида­рә да­и­рә­лә­ре инф­ля­ция бе­лән кө­рә­шә баш­лау­га, бо­лар­ның “са­бын ку­ык­ла­ры” шарт­лап яры­ла баш­ла­ды­лар. Га­ли Дау­то­вич та ме­нә шун­дый шәп, за­ман­ча биз­нес­мен­нар исә­бен­дә­ге ке­ше иде. Ул да за­ма­на өчен кы­зык­лы са­нал­ган то­вар­лар җи­теш­те­рү­не оеш­ты­ра ал­ды. Төр­ле йол­дыз­на­мә­ләр­не тө­зе­тү­не дә, көн­дә­лек яз­мыш прог­ноз­ла­рын яса­ту­ны да, алар­ны ра­дио-те­ле­ви­де­ние, га­зе­та-жур­нал­лар­га ур­наш­ты­ру­ны, са­ту­ны да оеш­ты­ра ал­ды. Ул йол­дыз­на­мә­ләр асыл­да аның фан­та­зи­я­се­нә бәй­ле тө­зе­лә иде­ләр. Әм­ма алар­дан туя баш­ла­са, ял итеп, бу эш­не ни­чә тап­кыр Хә­лим­гә йөк­лә­де. Ва­кы­ты юк­лык­тан егет алар­ны өс­тән-өс­тән ге­нә, бер­нин­ди сис­те­ма­сыз, ба­шы­на кил­гән­чә яза да чы­га иде. Һәм ул прог­ноз­ла­ры хак бу­лып ба­ру­га үзе дә ап­ты­раш­лар­да кал­га­ла­ды. Әү­вә­ле кү­рә­зә­че­лек­кә ышан­мый иде. Ин­де шул прог­ноз­лар һәм ке­ше га­мә­ле ара­сын­да нин­ди­дер ур­так, ох­шаш­лы мо­мент­лар, пси­хо­ло­гик яс­сы­лык­та­гы бер­гә­лек­ләр бар икән­ле­ге­нә үзе­нең дә соң­гы көн­нә­ре дә­лил бул­ды. Ул га­зе­та­лар­да языл­ган йол­дыз­на­мә­ләр­нең кар­шы­лык­лы эч­тә­лек­тә ки­лү­лә­ре­нә кү­нек­кән, ә ме­нә шу­шы бәй­рәм көн­нә­ре­нә: “Сөй­гә­не­гез бе­лән оч­ра­шыр­га ом­тыл­ма­гыз, кә­е­фе­гез ге­нә кы­ры­лыр”, “Мә­хәб­бәт­тә ал­да­ну­ны та­ну кө­тә”, “Йө­рәк сер­лә­ре­гез­нең ачы­лыр ча­гы”, “Сөю хи­се кай­гы­лы бу­лыр” ке­бек ни­чә­мә йол­дыз­на­мә юран­ма­ла­рын укы­ды. Алар дө­рес­кә чык­ты­лар. Мө­га­ен бо­лар­ның кай­сы да бул­са бер­се, бәл­ки дә һәм­мә­се дә аның үзе та­ра­фын­нан ике ай элек үк офис тү­шә­мен­нән йол­дыз эз­ләп утыр­ган­да языл­ган­нар­дыр? Һәр­хәл­дә Хә­лим ул юра­мыш­лар­да үзе­нең “та­вы­шын” си­зе­нә, әм­ма та­гын да бе­рәү­нең ку­лы ти­еп кит­кән, төр­лән­де­ре­леп җи­бә­рел­гән урын­нар­ны, аваз­лар­ны да кү­рә, тоя. Тик шул фа­раз­лар­ның ба­ры­сы­ның да бер­дәй Хә­лим­нең яз­мы­шы­на ту­ры ки­лү­лә­ре бик тә сә­ер. Әл­лә соң ул үзе дә ал­дан кү­рү, кү­рә­зә­че­лек итү кө­че­нә ия­ме?

Юләр! Чын мәгъ­нә­сен­дә юләр! Нин­ди кү­рә­зә­че­лек ди ин­де ул? Ке­ше­ләр­не ал­дый-ал­дый, үзең дә шул ял­ган­на­ры­ңа ыша­ныр­га­мы? Ме­нә хә­зер Хә­лим­не юга­ры бе­лем алу­чы егет дип әйт ин­де, җы­ен хо­ра­фат­ка баш би­рә баш­ла­гач, акы­лың кая ки­те­реп җит­ке­рә­чәк үзең­не?

Әл­лә соң тәкъ­дир ди­гән­нә­ре­нең бу: “Ме­нә, бик бе­лә­сең, кү­рә­зә­че­лек итә­сең кил­гән иде, йол­дыз­на­мә­ләр тө­зеп, ке­ше­ләр­не бу­тый идең, үзең­не дә бер кы­зык итим әле!”— дип ша­яр­ту­ы­мы? Адәм­нәр ял­ган пәй­гам­бәр­лек сат­са­лар, үз­лә­ре үк шул саз­лык­ла­ры­на бат­мый кал­мый­лар тү­гел­ме соң? Мо­ны­мы та­рих­лар мең мәр­тә­бә­ләр дә­лил­лә­мә­де?

Эһ Га­ли­мә, кем уй­ла­ган си­нең баш­ка бер егет ко­ча­гын­да бу­лу­ың­ны, Хә­лим­ме? Ул ва­кыт­та ни өчен мә­хәб­бәт хат­ла­рың­ны яз­дың да, кай­нар ирен­нә­рең­не үп­тер­дең? Ке­ше ике-өч ай эчен­дә шу­лай ки­нәт үз­гә­рә ала­мы?.. Мо­ңа ыша­нуы мөм­кин тү­гел!

Хә­лим­нең күз ал­дын­да ка­бат шул ук мыс­кыл­ла­ну миз­гел­лә­ре бар су­рәт­лә­ре бе­лән яңар­ды­лар. Ба­шы авы­ра­еп, егет оны­ты­лып ка­лыр­га мәҗ­бүр иде. Ав­то­бус Ка­зан юлы буй­лап аж­гы­рып йө­гер­де дә йө­гер­де. Ки­чә Хә­лим бу ва­кыт­та Куш ка­ен алан­лы­гын­да хәй­ран хә­лен­дә иде, агып үт­кән су аның кар­шын­да ки­ре кайт­кан­дай то­ел­ды хә­зер. Бу һа­ман да шул ке­ше ди­гән зат­ның ил­лю­зи­я­ләр­гә-кү­зал­лау­лар­га би­ре­лү сә­лә­те­нә, вир­ту­аль-ясал­ма ха­кый­кать дөнь­я­сы­на кү­чә алу сә­лә­те­нең көч­ле һәм ку­әт­ле бу­луы ха­кын­да сөй­ли тор­ган факт­лар­дан иде. Ан­да да, ягъ­ни вир­ту­аль-ясал­ма дөнь­я­да да шу­шы­лай, ва­кый­га­лар баш­лан­ган­да хә­рә­кәт­лә­нү­че көч­ләр­не бил­ге­ле бер тәр­тип­кә ку­я­сың да, алар­ны үз та­би­гать­лә­рен аң­лар­лык-аң­ла­мас­лык дә­рә­җә­дә сый­фат­лый­сың, ан­на­ры хә­рә­кәт­лән­де­реп җи­бә­рә­сең. Бер­се дә үз яз­мы­шы ман­тый­гын бо­за ал­мый. Бу­сы — алар­ның яз­мы­шы. Әм­ма бу рә­веш­ле ге­нә “дөнь­я” тө­зел­сә, кы­зык­лы бул­мас иде. Һәр хә­рә­кәт­лә­нү­че көч­кә ае­рым мөм­кин­лек­ләр-шанс­лар би­рә­сең. Ул аны фай­да­ла­на яки юк, мо­ны­сы акы­лы­на, те­лә­ге­нә, на­му­сы­на бәй­ле. Нәкъ тор­мыш­та­гы ке­бек.

Эһ егет-егет!.. Ә син ул шанс­тан фай­да­ла­на ал­дың­мы соң? Һа­ман да шул, ак­ча­ның кап­чы­гы тү­гел, бәл­ки та­бу­чы кө­рә­ге ге­нә икән­сең бит!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных