Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 19 страница




Ул көй­ләп тә җи­бәр­де. Аның җыр­ла­га­нын тың­лаш­тыр­га­ла­га­ным бар иде. Ми­нем ко­лак­ка ма­тур бу­лып ише­тел­де. Зәм­фи­рә­не чын­нан да ай-һай гы­на үлеп-өз­гә­лә­неп ярат­кан, һич тә оны­та ал­мый икән дип уй­ла­дым. Аның мә­хәб­бә­те гыйб­рәт­ле дә, мәгъ­нә­ле дә ке­бек то­ел­ды. Алар­ның ка­бат бер­гә бу­лу­ла­рын кү­ңе­лем­нән те­ләк те­ли ге­нә баш­ла­ган идем, яшь ха­ты­ны­ның җы­лы ко­ча­гын­да карт сө­як­лә­ре­нең ши­фа­ла­нып ир­кә­лә­нү­ен һәм наз та­бу­ын, ма­лай да үс­те­реп яту­ла­рын әле дә ярый исе­мә тө­шер­дем һәм сүз­гә кү­чәр­гә ат­лык­кан те­ле­мә то­зак сал­дым. Та­гын да шак­тый сүз­лә­рен ише­теп, ан­нан соң сә­га­те­нә ка­рап, га­фу үте­неп, ашы­га-ашы­га ки­тү­ен ар­тын­нан ка­рап кал­дым. Ме­нә Әх­мәт­вә­ли­не мон­нан соң да һа­ман төс­сез икән дип әйт! Би­ре­дә Зәм­фи­рә­се аны са­гы­нып елый, те­ген­дә яшь ха­ты­ны аңа җа­нын фи­да кы­лыр­га әзер! “Һай егет­ләр-егет­ләр, кая без­нең ке­бек­ләр!”— ди­яр­сең, бо­лай бул­гач.

Әм­ма Әх­мәт­вә­ли­нең ва­кый­га­ла­ры мо­ның бе­лән ге­нә бет­мә­де. Озак­ла­мый­ча аның ха­кын­да яңа сүз­ләр та­ра­лып, өчен­че һәм дүр­тен­че, һәм би­шен­че, һәм ал­тын­чы ха­тын­на­ры да бул­ган­лы­гы, алар­да да ба­ла­ла­ры үс­кән­ле­ге бе­лен­де. Зәм­фи­рә бе­лән мә­хәб­бәт ко­рып яшә­гән чак­ла­рын­да да тик ке­нә тор­ма­ган, ир­лек бу­а­сы­ның су­ын мул­дан фай­да­лан­ган бу­лып чык­ты.

Бер­ва­кыт без­гә Зәм­фи­рә кер­гән иде. Бик тә хур­ла­нып, әм­ма киң кү­ңел­лә­неп, бел­гә­нен-ишет­кә­нен ка­бат­лап-ка­бат­лап, озак кы­на сөй­лә­де:

— Ул, ма­лай җа­ным, ба­ла­ла­рын бер дә ба­рып ка­ра­ма­ган, алар­га сы­ңар күл­мәк тә алып бир­мә­гән. Оят­сыз ул Әх­мәт­вә­ли! Әле Әх­мәт, әле Вә­ли бу­лып йөр­гән. Әти­се­нең эше ин­де, әти­се­нең! Улы ике төр­ле бул­сын өчен кат­лы-кат­лы исем куй­дыр­ган аңа, бер дә баш­ка­ча тү­гел! Әле, Ал­ла­һы бо­ер­са, те­ге ба­ла­сын ятим үс­тер­гән ха­ты­ны яны­на да бер күл­мәк кыс­ты­рып ба­рып кай­там. Ул ма­лае да нәкъ Әх­мәт­вә­ли ди. Ба­рам әле, ба­рам! Ал­ла­һы бо­ер­са! Ка­ра ин­де аны, сы­ңар яу­лык та алып бир­мә­гән...

Шу­шы сүз­лә­рен ха­тын бе­лән сөй­ләш­кән­нә­рен­дә тың­лап утыр­дым да, кү­ңе­лем йом­ша­рып:

— Си­нең хак­та, Зәм­фи­рә, Әх­мәт­вә­ли­не әй­тәм, җыр яз­ган икән әле,— дип бел­дер­дем.

— Һи, бе­лә­без аның ул җы­рын, биш был­тыр­дан бир­ле бе­лә­без!— Зәм­фи­рә те­зеп-те­зеп кит­те һәм өс­тәп куй­ды:— Бө­тен ха­тын­на­ры­на да шу­лай дип йө­ри икән. Имеш, җыр яз­ган! Си­ңа гы­на атап!.. Ышан­ма­гыз, бул­ма­ган­ны! Юри ге­нә со­ра­гыз әле үзен­нән, ул җы­рың­ны Миң­нул­лин яз­ма­ды­мы, дип... Үз­ләш­тер­де, үзе­не­ке ит­те, ди­я­чәк... Әйт­те ди­яр­сез!.. Ин­де ни­чә ке­ше­дән ишет­тем, ал­дый ул, ял­ган­лый!..

Ин­де дә күз ал­дым­да төс­лән­гән иде ди­гән Әх­мәт­вә­ли шун­да ка­бат элек­ке­чә төс­сез­лә­неп кал­ды. Аның сүз­лә­рен исе­мә тө­шер­дем, хә­те­рем ки­теп, озак кы­на хәй­ран итеп утыр­дым һәм, ахыр­дан:

— Мон­дый гый­шык Әх­мәт­вә­ли­дә ге­нә бу­ла ала!— дип куй­дым. Әх­мәт­вә­ли­нең гыйш­кы — аны­сы да төс­сез икән!

­ Ок­тябрь, 1998.

 

“И­ГОРЬ КЕ­НӘЗ”

­ Хи­кәя

 

Мин­нән ни­гә­дер ар­тист яса­мак­чы бул­ды­лар. Әйе-әйе, дө­рес сүз, ял­ган тү­гел! Бу хәл ми­нем үз ба­шым­нан егер­ме ел­лар элек узу сә­бәп­ле бү­ген аның ба­ры тик хә­тер­дә ге­нә яңар­ган ва­кы­ты шул. Бән­дә­ләр бе­лән һа­ман да бул­га­лый тор­ган нәр­сә — хә­те­ре яңа­рып ала. Сә­ла­мәт­лек бил­ге­се ул. Кы­зык­лы ва­кый­га­лар ис­кә төш­сә, кү­ңел­ләр кү­тә­ре­леп куя. Ми­нем бе­лән дә ис­кә алыр­лык хәл­ләр бул­га­ла­ды. Мә­сә­лән, дип әй­тик ин­де, бу хак­та, ягъ­ни “И­горь ке­нәз” исе­ме ас­тын­да сез­гә сөй­ләр­гә җы­ен­ган бу ва­кый­га­ны Ка­һи­рә­дә уз­ды­рыл­ган гыйль­ми кон­фе­рен­ци­я­дә ча­гым­да бер инг­лиз га­ли­ме­нә бә­ян кы­лып, бо­ек кү­ңе­лен кү­тә­реп хәй­ран ит­кән идем. Ул ми­нем ка­ләм ия­се ке­ше икән­ле­гем­не бел­гән­ле­ге сә­бәп­ле бер­ни­чә мәр­тә­бә үгет­ләп тә ка­ра­ды:

— Язы­гыз мо­ны, һич­шик­сез хи­кәя яки ис­тә­лек итеп язы­гыз!..

Әм­ма бер дә ва­кыт җит­мә­де, Ал­ла­һы­ның амин сә­га­те иреш­мә­де. Ин­де хә­зер, мө­га­ен ул хак­лы­дыр, җы­лы гы­на әсәр чы­гар­га мөм­кин, кем бе­лә, дип ме­нә эш­кә то­тын­дым әле. Хо­дай рәх­мә­тен­нән аер­ма­сын!..

Ә ва­кый­га бо­лай баш­ла­нып кит­те...

Мин ул ел­лар­да Ка­зан уни­вер­си­те­ты сту­ден­ты идем. Ал­дым­да ал­га әй­дәү­че мак­са­тым, тап­кан юлым ачык һәм ул ки­лер кө­нем­не як­ты итеп күз ал­ды­ма ки­тер­тә, ки­мен­дә дөнь­я­га ях­шы исе­мем бе­лән та­ны­ла­ча­гы­ма һич­бер ши­гем­не кал­дыр­мый иде. Әм­ма бо­лар ба­ры тик хы­ял гы­на бул­ган­нар кү­рә­сең, мең пот тоз ашый­сы­ла­рым, кө­не-тө­не эш­ләп тә нә­ти­җә­сен­нән сө­е­нә ал­мый­ча га­җиз­лә­нә­се­лә­рем го­мер­лек иде.

...Хә­зер­гә укып йө­рим. Без­нең ау­ди­то­ри­я­гә, ягъ­ни лек­ци­я­ләр за­лы­на мөх­тә­рәм бер әфән­де кер­де һәм:

— Бү­ген Ка­зан­ның иң шәп те­ат­рын­да, опе­ра-ба­лет те­ат­рын­да “И­горь ке­нәз” бу­ла, ба­ры­гыз­ны да шун­да ча­кы­рам!— ди­де.

— Бо­рис пат­ша бул­са да ба­ра­сы­быз юк!— дип бо­рын чөй­де без­нең сту­дент­лар, опе­ра­га кү­ңел­лә­ре тарт­ма­вын әй­теп тор­мас­тан ша­яр­тып. Ба­ры тик мин ге­нә:

— Бер би­ле­ты­гыз бул­мас­мы?— ди­дем.

И­шет­мә­де ди­гән фи­кер­гә ки­леп өл­гер­гә­нем­дә ул җа­вап та бир­де:

— Бул­мас шул!

— Кыз­га­ныч,— ди­дем, ба­шым­ны иеп.

— Ә мин сез­не буш­ка ча­кы­рам!..— Ул әфән­де кар­шы­ма ки­леп бас­ты.— Уен­да кат­на­шыр­сыз! Опе­ра­да!

А­ның бу тәкъ­ди­ме­нә ап­ты­рап кал­мау мөм­кин тү­гел иде. Ни сө­е­нер­гә, ни кө­е­нер­гә бел­ми­чә:

— Уку за­лы­на ке­рә­се идем, га­фу ите­гез... Бү­ген Моль­ер­ны со­рат­тым...— ди­сәм дә, әфән­де өме­тен югалт­ма­ды:

— Аңын­чы биш мәр­тә­бә укып чы­гар­га җи­те­шер­сез әле. Уен сә­гать кич­ке җи­де­дә ге­нә баш­ла­на. Күз ал­ды­на ки­те­ре­гез, йөз­ләр­чә та­ма­ша­чы кар­шын­да уй­на­я­чак­сыз!.. Те­атр тү­гә­рә­ген­дә бе­рәр роль баш­кар­га­ны­гыз бар иде­ме?

Мин дә би­реш­мә­дем:

— Әйе, бар иде,— ди­дем.

Ул та­гын да ял­гап кит­те:

— Әй­тәм аны...— Сал­пы ягы­на са­лам кыс­ты­рыр­га да өл­гер­де.— Бө­тен ягы­гыз да ар­тист­лар кы­я­фә­те­нә ту­ры ки­леп то­ра. Әйе-әйе! Ме­нә бу — сез­гә! Шу­шы “Ча­кы­ру”­ны күр­сә­тә­сез дә сәх­нә ар­ты­на уза­сыз. Ан­да ба­ры­сын да аң­ла­тыр­лар...

Ул ара­да ел­гыр егет­лә­ре­без без­не ура­тып ал­ды­лар һәм шун­дый ук “Ча­кы­ру” би­лет­ла­ры­на ия бу­лыр­га ашык­ты­лар:

— Без­гә дә, без­гә дә! Без дә ба­ра­быз, без дә!..

Те­ләү­че­ләр­нең һәм­мә­се­нә дә өлеш чык­ты. Шу­лай итеп бар­ча­быз да опе­ра ар­тист­ла­ры бу­лып ки­тәр­гә уй­ла­дык. Кай­да-кай­да, ә ме­нә Ка­зан шә­һә­ре­нең нәкъ ур­та­сы­на ур­наш­кан Му­са Җә­лил исе­мен­дә­ге дан­лык­лы опе­ра һәм ба­лет те­ат­ры­ның олуг сәх­нә­сен­дә көн­нәр­нең бе­рен­дә ар­тист сый­фа­тын­да чы­гыш ясар­мын дип кем уй­ла­ган? Дө­рес­ләп ис­кәр­тер­гә дә ки­рәк­тер, ми­не сәх­нә тор­мы­шы бер дә үзе­нә тарт­мый һәм, га­фу, ар­тист­лар­ны хәт­та ти­ен­гә дә са­на­мый идем. Авыз кү­тә­реп җыр­лап йө­рү­дән дә буш­рак һәм хә­ер­сез­рәк бү­тән нин­ди га­мәл бар дип фи­кер йөр­тү­дән ар­ты­гы­на бар­ма­дым. Әм­ма та­ма­ша ясау­ла­рын, те­атр уе­нын бер бул­са кү­реп алыр­га ти­еш­ле­гем­не, шун­нан соң сән­гать бе­лән һич тә алыш-би­ре­шем кал­ма­я­ча­гын кү­ңел­гә төр­теп куй­ган идем. Һәм ме­нә — яз­мыш­ның ша­яр­туы, бү­ген үзем дә уен сәх­нә­се­нә ме­неп ба­сар­га ти­еш­мен. Бу бил­ге­сез дөнь­я­ның сәх­нә ар­тын ка­рап алу­ым ал­дым­да тот­кан мак­сат­лы юлы­ма хи­лаф­лык кил­мәс­кә ти­еш иде дип бел­дем.

Те­атр­да ми­не хуп­лап кар­шы ал­ды­лар. Хәт­та ае­рым бүл­мә би­реп, кар­шы­ма һәр­төр­ле ки­ем­нәр, кы­лыч, сөң­ге, кал­кан ке­бек су­гыш җи­һаз­ла­ры ки­те­реп ау­дар­гач, өнем­ме бу, тө­шем­ме ди­я­рәк ап­ты­рап ук кал­дым. “Сез ял­гы­ша­сыз, кем бе­лән­дер бу­тый­сыз!”— дип әй­тә­сем, хәт­та ки­ре­лә­нә­сем кил­де. Әм­ма ми­нем бе­лән күп сөй­лә­шеп-аң­ла­шып то­рыр­га те­ләү­че кү­рен­мә­де. Ачык ишек тө­бе­нә кы­я­фәт­ле ар­тист­лар һәм җыр­чы би­кә­ләр ан­да-сан­да ки­леп та­мак кыр­ды, опе­ра­дан те­ге яки бу ки­сәк­не суз­га­лап-суз­га­лап та җи­бә­рү­че­ләр та­был­ды. Уен­га ке­реш­кән­че һәм­мә­се дә та­мак төп­лә­рен ны­гы­та, тел­лә­рен юкар­та яи­сә, ки­ре­сен­чә, ка­лы­най­тыр­га ты­ры­ша иде­ләр. Өч як­лы көз­ге­дә­ге шәү­лә­лә­рен та­ма­ша кы­лып, ке­нәз ки­е­мен­дә уты­ра бир­дем. Бу опе­ра ди­гән­нә­рен бер ге­нә тап­кыр да күр­гә­нем юк иде, нәр­сә эш­ләр­гә ти­еш­ле­гем­не дә бел­мә­дем. Хә­ер, юри ша­яр­тып кы­на шу­шы рә­веш­ле ки­ен­дер­гән бул­са­лар да үп­кә­ли­се тү­гел идем. Ар­тым­да кем­нәр­дер сөй­лә­нә бир­де:

— Фу­ат Ман­су­ров үзе ди­рижёр­лык итә­чәк!..

— Ха­рап кы­на бул­ма­сак ярар иде!..

— Сез нәр­сә, бик хә­ерхак зат­лар­дан ул!..

Дө­ре­сен әй­тим, ми­нем өчен Фу­ат Ман­су­ров исе­ме бер­ни ха­кын­да да сөй­лә­ми иде. Әгәр дә Чың­гыз Айт­ма­тов ди­сә­ләр ин­де, ул ва­кыт­та аң­ла­шы­лыр иде. Чөн­ки әдә­би­ят өчен, иҗат өчен ту­ган илем­не һәм җи­рем­не, әти­ем-әни­ем­не кал­ды­рып шу­шы ач һәм юк­сыл­лар шә­һә­ре Ка­зан­га кил­дем.

Сәх­нә­гә чы­гар­га дәш­те­ләр. Уен ба­ра иде ин­де. Ми­нем ке­бек үк ки­ен­гән егет­ләр төр­ке­ме­нә кем­дер нәр­сә­ләр­дер аң­ла­та иде. Мин дә алар яны­на ки­леп бас­тым. Ул ара­да сәх­нә­гә дә чы­гар­ды­лар. Игорь ке­нәз­нең кып­чак­лар­га кар­шы су­гыш­ка ба­рыр­га җы­е­нуы һәм, гас­кәр­лә­рен туп­лап, хә­ер­ле сә­фәр өме­тен­дә та­бы­ну­ла­ры ва­кый­га­сы иде. Мин исә шыг­рым ту­лы зал­га юга­ры­дан ка­рап ал­дым. Без би­ек итеп ясал­ган бас­ма­да идек. Ан­нан бас­кыч сәх­нә ур­та­сы­на та­ба тө­шә. Ул урын­да ха­тын­нар һәм ке­нәз Игорь үзе, җыр­лый. Ме­нә ко­яш то­тыл­ды. Уен­да мәх­шәр ва­кый­га­ла­ры баш­лан­ды. Ми­нем ке­бек ки­ен­гән гас­кә­ри­ләр җир­гә кап­ла­на-кап­ла­на чу­кы­ныр­га то­тын­ды­лар. Алар­га ап­ты­рап-ап­ты­рап ка­рап то­ру­ым­ны күр­гән Игорь ке­нәз ми­ңа кул иша­рә­се яса­ды, ятар­га куш­ты, ул да тү­гел, сүз­гә кү­чеп:

— И эт то­кы­мы!— дип сү­ген­де.— Ят, ди­ләр си­ңа, чу­кын!..

Мин аңа авыз еру­ым бе­лән җа­вап бир­дем. Шу­лай да тез­лән­дем. Дуң­гыз ба­ла­ла­ры ке­бек мәш ки­леп ма­таш­кан, әле аяк­ла­ры­на бас­кан, әле ка­бат сәх­нә ту­за­ны­на баш ор­ган гас­кә­ри­ләр төр­ке­ме­нә су­гыш­ка кү­тә­ре­лер­гә бо­е­рыл­ды. Бас­кыч­тан төз бас­кан хәл­дә бер-бер арт­лы тө­шеп, сәх­нә ар­ты­на чык­тык та, икен­че як­тан йө­ге­реп ди­яр­лек ки­леп, шул ук бас­ма­га яңадан ме­неп, ка­бат тө­шеп, сан күп­ле­ген күр­сә­тер­гә то­тын­дык. Бер ку­лы­быз­да — кы­лыч, икен­че­сен­дә — кал­кан иде. Әм­ма, тө­шеп кил­гән ча­гым­да, бас­кыч­та­гы хә­ер­сез бер ка­дак ба­шы­на ми­нем җил­кә­дән асы­лын­ган плащ-яп­мам элә­геп кал­ды. Куз­га­ла ал­мас бул­дым. Ә көй дә­вам ит­те. Мин та­гын ал­га тал­пын­дым. Ка­дак­ка эләк­кән яп­мам ми­не бу­газ­лап арт­ка тарт­ты. Чай­ка­лып кит­тем. Та­гын ал­га тал­пын­дым. Ә ка­дак нык­лы иде. Ди­рижёр бө­тен сәх­нә­не бар ту­лы­лы­гы бе­лән күз уңын­да то­та икән. Ор­кестр­дан та­гын шул ук, ин­де бер тап­кыр уй­на­лып үтел­гән но­та­лар­ны ка­бат­лат­ты. Сәх­нә­дә­ге та­ма­ша ми­нем ча­ра­сыз­лык ар­ка­сын­да тук­та­лыр­га то­ра иде. Куз­га­лып ки­тәр­гә та­гын тал­пын­дым. Миз­гел­ләр мәң­ге­лек­кә әве­рел­гән ке­бек то­ел­ды. Ка­дак ба­шы­на нык­лап ябыш­кан яп­мам му­ен­да­гы эл­мә­ген та­гын да ка­ты­рак бу­ды. Сәх­нә тә­мам хә­рә­кәт­сез кал­ды, көй­че­ләр тук­та­ды. Сул ку­лым­ны ир­кен хә­рә­кәт бе­лән арт­ка та­ба ал­дым, яп­мам­ның уч­ла­дым һәм тар­тып җи­бәр­дем. Ул шы­тыр­дап ер­тыл­ды. Шун­да гы­на ди­рижёр си­хер­ле та­я­гын сел­тәп җи­бәр­де, көй дә­вам ит­те, ха­лык үрә то­рып кул ча­бар­га то­тын­ды.

Ни бул­га­нын яшер­мим, җыр­чы ха­ным­нар ми­не ка­ты итеп коч­ты, кыз­лар — үп­те, ир­ләр — тәб­рик­лә­де. Шу­лай итеп, бе­рен­че чы­гы­шым­да ук, га­ди миз­гел эчен­дә дан ал­дым. Сә­лә­тем­не кү­реп, ан­дый уен­нар­да әле бер, әле икен­че роль­ләр­не ыша­нып тап­шыр­ды­лар һәм мин­нән һа­ман да гай­ре та­би­гый, кө­тел­мә­гән бер хә­рә­кәт, мәгъ­нә­ле бер чы­гыш бу­ла­сын көт­те­ләр. Һәр уен ахы­рын­да, ан­да кат­наш­ка­ным өчен бер сум ак­ча ала идем. Ул ва­кыт­лар өчен зур сум­ма иде. Бер төш­ке аш­ны кы­рык бер ти­ен­гә ашый­сың, ә бу исә аш­ха­нә­гә ике тап­кыр ке­реп, кор­сак­ны ту­ты­рып чы­гар­лык.

Әм­ма сәх­нә­гә ке­реп ки­тү­ем­не, ар­тист­лык һө­нә­ре­нә якы­наю­ым­ны кү­ңе­лем ка­бул ит­мә­де. Әдә­би­ят­ны таш­лар­га ти­еш тү­гел идем. Ни­ка­дәр ча­кыр­ды­лар, үгет­лә­де­ләр. Ни­чек ке­нә уңыш­лы уй­на­ма­дым. Ба­ры­бер сәх­нә­не әдә­би­ят өчен кор­бан итәр­гә мәҗ­бүр бул­дым. Со­ңын­нан да ки­леп, те­атр­да эш­ләр­гә күп мәр­тә­бә­ләр ча­кы­рып­лар ка­ра­ды­лар, бө­тен кы­я­фә­тең-тө­сең — ар­тист­лар­ны­кы дип үтен­сә­ләр дә үз сү­зем­дә кал­дым. Кыз­га­ныч, әдә­би­ят­та шәх­си мәй­да­ным­ны яу­лап алу гы­на бик авыр бул­ды. Күп тап­кыр­лар чи­ге­нер­гә, кө­е­нер­гә, хәт­та җи­ме­ре­леп тө­шәр­гә дә ту­ры кил­де. Ә хы­я­лы­ма, тот­кан мак­са­ты­ма җи­тәр­гә — ерак, бик ерак сы­ман.

­ Ок­тябрь, 1998.

 

 

­БӘ­ХЕТ ТУФ­РА­ГЫМ БАР

­ Нә­сер

 

Ту­ган авы­лы­ма кайт­сам, ни яң­гыр­лы, ни бу­ран­лы көн­нәр­дә бул­сын, кү­ңел бүл­мә­се­нә ко­яш ту­ла. Дөнь­я­лык ма­ту­ра­еп, бө­те­нә­еп ки­тә. Сар­ман тө­бә­ге­нең мө­га­ен шу­шы иң ма­тур авы­лы Дү­сем җән­нәт­нең үзе­дер ке­бек. Хал­кы­ның чи­бәр­ле­ге, сүз­дә ягым­лы­лы­гы, эш­тә ты­рыш­лы­гы, та­би­га­те­нең ма­тур­лы­гы аны шу­лай итә тор­ган­дыр! Һәр­хәл­дә мин үзем алар ха­кын­да шу­лай дип уй­лыйм, алар­ны шу­лай итеп кү­рәм, шу­лай то­ям.

Дү­сем — бо­рын­гы та­рих ки­тап­ла­рын­да үзе­нең ге­ог­ра­фик уры­ны бе­лән дә, ан­да яшәп го­мер ки­чер­гән әү­ли­я­лә­ре бе­лән дә тел­гә алы­на. Шу­шы ике үзен­чә­лек, ягъ­ни та­би­гать­нең ма­тур­лы­гы һәм ке­ше­ләр­нең олы­лы­гы хәт­та кеч­ке­нә ге­нә авыл­га да зур мәр­тә­бә ки­те­рә. Мо­ны һич­ва­кыт ис­тән чы­га­рыр­га яра­мый. Шу­ның өчен бо­рын­гы за­ман­нар­дан ук ха­лык та­би­гать­не һәм акыл­лы ба­ла­ла­рын сак­лар­га ом­тыл­ган. Алар — ае­рым га­и­лә­не­ке, ата-ана­ны­кы гы­на тү­гел, бәл­ки ха­лык­ның, мил­ләт­нең бай­лы­гы һәм мәр­тә­бә­се!

Мин­зә­лә ел­га­сы Дү­сем янын­нан кеч­ке­нә инеш ке­нә бу­лып агып уз­са да, та­шу ва­кыт­ла­рын­да кү­пер­ләр­не, те­кә яр­лар­ны, бу­а­лар­ны бү­сеп ки­тә тор­ган, үзе­нә Ку­җак һәм Лә­шәү исем­ле су­лар­ны ку­шып Чул­ман­га, ан­нан Идел-ана­га алып ба­ру­чы, тау­лы һәм ур­ман­лы тө­бәк­тән баш­ла­на. Мул як. Иген­ле туф­рак­лы, ка­ра ал­тын­га, ка­зыл­ма бай­лык­лар­га бай бу җир­ләр. Ча­гыл, Ки­бән, Эс­керт, Фәр­хи­кы­яр, Ба­кыр тау­ла­ры үз­лә­ре­нең те­кә маң­гай­ла­рын сыр­лан­ды­рып, го­мер-го­мер­гә Дү­сем хал­кы­на күз тө­бәп, кит­кә­нен­дә оза­тып кал­ган­нар, кайт­кан­на­рын кар­шы ал­ган­нар.

Дөнь­я­ның ха­кый­ка­те һа­ман да бер төр­ле, ка­ди­ми. Тик шарт­ла­ры һәм төс­лә­ре ге­нә баш­ка­ча. Бә­хет эз­ләп ерак­лар­га ки­тү­че­лә­ре дә, сәү­дә­гәр­лә­ре дә, гый­лем ар­тын­нан юл­га чы­гу­чы­ла­ры да бул­ган. Ул хә­зер дә шу­лай. Дү­сем­нән әле соң­гы га­сыр­да гы­на Би­кә­саз, Ирек­ле авыл­ла­ры ае­ры­лып чык­кан. Бер — зу­рай­ган, бер — ке­че­рә­еп кал­ган. Тик тау­ла­ры гы­на һа­ман да шул, кар­шы ала­лар, оза­тып ка­ла­лар.

Мин 1978 нче ел­да ур­та мәк­тәп­не шу­шы ту­ган авы­лым Дү­сем­дә тә­мам­ла­дым. Без — бе­рен­че чы­га­ры­лыш уку­чы­лар идек. Укы­ту­чы­ла­ры­быз Нә­кыйп Арс­ла­нов, Ха­ли­дә Сө­ләй­ма­но­ва, Әнәс Шә­ри­фул­лин, Марс Ва­хи­тов, Фи­рис Хә­сә­нов, Да­ми­ра Га­ри­фул­ли­на, Фә­ния Кор­бы­е­ва­лар ут йо­тып, бу ба­ла­лар­дан кем­нәр чы­гар икән дип бо­е­гып, арт­ла­ры­быз­дан ка­рап кал­ган­нар­дыр? Ә без, кош­лар ке­бек те­зе­ле­шеп, төр­ле та­раф­лар­га юл ал­дык. Хы­ял­ла­ры­быз юга­ры уку йорт­ла­ры­на ке­рү, зур гый­лем туп­лап ка­бат ту­ган авы­лы­быз­га кай­ту, ту­ган туф­рак­ны бә­хет­ле итү иде. Әм­ма күп­лә­ре­без­не го­мер юлы ерак­ка­рак алып кит­те шул.

У­ни­вер­си­тет. Үзе­нең мәгъ­рур­лы­гы бе­лән кау­шар­га мәҗ­бүр ит­кән, сту­ден­ты, үз га­зиз уку­чы­сы бу­лыр­га ла­ек­лы­лар­ны да энә кү­зен­нән уз­дыр­ган уку йор­ты. Бү­ген кай­сы про­фес­со­рым­ны үзе­мә им­ти­хан тот­ты­рыр идем дә, кай­сы­сы­на биш­ле бил­ге­се ку­яр идем икән? Ә алар куя иде­ләр, со­рау­лар би­рә-би­рә га­җиз­лә­сә­ләр дә һа­ман юга­ры бә­я­лә­рен кыз­ган­мый иде­ләр. Ә үзе­мә нәр­сә­ләр­не­дер бе­леп бе­тер­мә­гән­мен ке­бек то­е­ла иде. Гый­лем диң­ге­зе­нә тар­тыл­дым. Ә ул үз дул­кын­на­рын­да ми­не хы­я­лым­да кал­кып чык­кан әдә­би иҗат ут­ра­вын­нан ерак­ка­рак алып кит­те, әм­ма йө­рәк­тән кай­нап чык­кан хис­ләр таш­ка­нын буй­сын­ды­ра ал­ма­ды. Уй­ла­ма­ган идем. Фән һәм әдә­би­ят ми­нем өчен ике ка­на­тым бул­ды­лар. Ка­гы­нып кү­тә­ре­лер­гә ти­еш идем...

Ке­ше за­тын­да, ни хик­мәт, хә­тер­сез­лек бар ин­де ул. Са­бак­таш­ла­рым­нан, оч­раш­кан ва­кыт­лар­да: “Син яза идең­ме­ни?”— дип со­рау би­рү­че­лә­ре­нең бе­лә то­рып та юри үр­тәп ша­яр­ту­ла­ры­на сә­ер­сен­гән­дә: “А­кыл­дан­мы?”— ди­гә­лим. Әйе, алар йо­кы­сыз төн­нә­рем­не, бар­лык хис-той­гы­ла­рым­ны әдә­би­ят­ка, иҗат эше­нә ба­гыш­ла­вым­ны ях­шы бе­лә иде­ләр. Әм­ма ми­ңа уңыш бик соң кил­де, югал­ту­лар­дан, әр­нү­ләр­дән, ким­се­нү­ләр­дән, кы­сы­лу­лар­дан соң гы­на әсәр­лә­ре­мә юл ачыл­ган ке­бек бул­ды. Шу­ңа гы­на бул­са да сө­е­нер­гә ти­еш идем. Тик олы шат­лык­лар ки­че­рү иҗат ке­ше­се­нә на­сыйп тү­гел икән шул. Ки­тап­ла­рым бас­ты­ры­лып та­ра­ты­ла тор­са да, алар­ны яз­ган­да­гы һәм дөнь­я­га чы­гар­ган­да­гы га­зап­лар оны­ты­лыр­лык мәр­тә­бә­дә ку­а­ныр­га ту­ры кил­мә­де. Буш­ка эш­ләү­нең рә­хә­те юк икән ул. За­ма­на­ның һәм бу дөнь­я­лык­ның ми­ңа ар­ка­ла­ры бе­лән ба­су­ла­ры хур­лан­ды­ра икән.

Хә­ер, го­мер ел­га­сы тар яр­лар­га кы­сы­ла-кы­сы­ла ага то­ра. Ур­гыл­ган чак­ла­ры да, чел­те­рә­гән ва­кыт­ла­ры да бу­ла аның. Мо­ны гы­на бе­лә һәм аң­лый идем. Шун­лык­тан авыр­лык­лар­га үзем­не кү­нек­те­рә, шә­хе­се­мә ка­ра­та кай­ва­кыт га­дел­сез кы­ла­нып, нә­фе­сем­не, акы­лым­ны, хол­кым­ны, га­дәт­лә­рем­не ачу­ла­на-мыс­кыл­лый тор­дым. Кем­гә дә: “Син — ах­мак!”— дип әй­тә-әй­тә, чын­нан да шу­лай икән­ле­ге­нә, ягъ­ни бу ял­ган­га ышан­ды­рыр­га мөм­кин. Мин дә, үзем­не юри бул­са да хур­лый-хур­лый, тә­мам яман­га чы­гып бе­тә яз­дым ши­кел­ле.

Һай, га­дел­сез дә ин­де бу сүз­лә­рем, ял­ган, бо­зык­лык. Хә­тер­не тәр­тип­кә са­лу өчен ты­ры­шу­дан ту­ган уй­лар гы­на бу­гай?

1983-1986 нчы ел­лар­да Г.Иб­ра­һи­мов исе­мен­дә­ге Тел, әдә­би­ят һәм та­рих инс­ти­ту­тын­да, әдә­би­ят бү­ле­ген­дә, та­ныл­ган га­лим Нил Га­фу­ро­вич Юзи­ев җи­тәк­че­ле­ген­дә ас­пи­ран­ту­ра уз­дым. Ан­нан соң шун­да эш­тә кал­ды­рыл­дым. Хә­тер­лим, юлым­ның авыр бо­ры­лыш­ла­рын­да һа­ман да ях­шы ке­ше­ләр оч­рап тор­ды­лар. Мо­ның өчен алар­га һәм яз­мы­шы­ма рәх­мәт­ле­мен! Фән, гый­лем ди­гән мәр­тә­бә адәм ба­ла­сын­нан тук­тау­сыз эз­лә­нү­не, ха­кый­кать кү­ге­нә кү­тә­ре­лү­не та­ләп итә. Дө­рес, әдә­би­ят гый­ле­ме шун­дый өл­кә ин­де ул, ан­да яки го­мум фи­кер­ләр һәм үз мө­нә­сә­бә­те­ңә ни­гез­лә­неп фәл­сә­фә са­тар­га бу­ла, яи­сә бо­рын­гы­лар кал­дыр­ган конк­рет әсәр­ләр­не бар­лау-тик­ше­рү, ав­тор­ла­рын ачык­лау, тө­гәл­лек­не та­ләп итү­че хәт­та кеч­ке­нә һәм әһә­ми­ят­сез то­ел­ган мәсь­ә­лә­ләр­не чи­шү. Мин нәкъ ме­нә шу­шы икен­че­сен сай­лап ал­дым. Фәл­сә­фә са­ту ми­ңа ар­тык га­ди һәм ял­гыш­ла­рың­ны бү­тән­нәр­гә дө­рес­лек итеп тәкъ­дим итү ке­бек то­е­ла иде.

Тор­мы­шым­ны җай­лау өчен Яшь­ләр то­рак комп­лек­сы эше­нә тар­ты­лыр­га, тө­зе­леш­тә һәм за­вод­та тир тү­гәр­гә ти­еш идем. Ми­нем ке­бек үз­сүз­ле, ки­ре һәм юк­тан гы­на да тет­кә­лә­нү­че адәм­гә фән һәм әдә­би­ят өл­кә­се иң ку­лай урын икән­ле­ген нәкъ шун­да та­гын бер кат аң­ла­дым. Бри­га­да­ның, арт­ты­рып әйт­кән­дә, яр­ты эшен ди­яр­лек үз җил­кәм­дә сөй­рәп ба­ра ал­дым. Шу­лай оны­ты­лып эш­лә­мә­сәм, ва­кыт­ның озак үтә­сен­нән ку­рык­тым. Алар­дан кит­кәч, ела­ган­нар, бә­ям­нең зур­лы­гын та­ны­ган­нар, ди­де­ләр, хак бул­са? Бәл­ки чын­нан да шу­лай бул­ган­дыр?.. Ыша­на­сы ки­лә. Чөн­ки хак­тан да тир тү­геп, ты­ры­шып эш­лә­дем мин алар бе­лән. Әм­ма мәл­җе­рик, пеш­мә­гән ке­ше­ләр­не бик өнәп бе­тер­мим.

Эш­лә­гән­гә ка­рап тү­ләү юк ин­де ул. Ты­рыш­ның ка­де­рен дә бе­леп бе­тер­ми­ләр. Аның җил­кә­се­нә һәм­мә ке­ше­нең са­лы­нуы та­би­гый хәл. Ишәк­не йөк­ли­ләр ин­де аны, ат­ны — җи­гә­ләр, бо­зау­ны ут­лык яны­на бәй­ләп ку­я­лар.

Му­зей. 1993 нче ел­ның ба­шын­да Габ­дул­ла Ту­кай му­зе­е­на мө­дир итеп бил­ге­лән­гәч, мон­дый эш­нең ру­хы­ма ят икән­ле­ген аң­лар­га мәҗ­бүр бул­дым. Мон­да төс­ләр ике ге­нә төр­ле, ак һәм ка­ра гы­на икән. Ә ша­гыйрь­нең ру­хы ту­мыш­тан са­ла­ват кү­пе­ре­нең бар­лык төс­лә­ре­нә ман­чы­лып чы­га тү­гел­ме? Шу­шы­ны бү­тән­нәр­гә аң­ла­ту өчен җи­де ел ва­кыт ки­рәк бул­ды. 1999 нчы ел­да үз диң­ге­зе­мә, фән эше­нә әй­лә­неп кайт­тым. Бу ва­кый­га фән­ни һәм әдә­би иҗат ка­нат­ла­рым­ны ны­гыт­ты. Гү­я­ки ме­нә хә­зер, ту­ган туф­ра­гым­нан көч ал­ган ке­бек мон­да ку­әт та­бар­мын да ка­нат­ла­рым­ны та­гын да ир­кен­рәк җә­еп, мәң­ге­лек­кә ил­тү­че мәр­тә­бә юлы­ма кү­тә­ре­лер­мен ке­бек то­ел­ды. Үзем­не шу­лай хис ит­тем. Док­тор­лык дис­сер­та­ци­я­сен әзер­лә­дем. Ул мо­ног­ра­фия бу­ла­рак языл­ды. Про­фес­сор дә­рә­җә­се бир­де­ләр, ка­фед­рам бар. Та­гын нәр­сә ки­рәк ин­де?






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных