Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 15 страница




Ул шу­лай бул­ды да. Фән­ни хез­мәт­лә­рен­дә тел­нең та­би­га­тен исәп­тән чы­га­рып таш­лау­ны сиз­дер­мәс өчен фор­маль ло­ги­ка кы­са­ла­рын боз­мас­ка, ма­те­ри­ал­ны да шул ни­гез­гә ко­рыр­га бул­ды За­ки­ров. Чи­ше­леш үзен­нән-үзе кил­де. Ке­ше фан­та­зи­я­се бер мог­җи­за икән шул ул! Җөм­лә та­би­га­тен “и­я” һәм “хә­бәр” өлеш­лә­ре­нә бү­леп ал­ды да, грам­ма­тик бил­ге­лә­мә­ләр­гә ке­реп кит­те. Шу­ның бе­лән тел­нең те­ре яшә­еш та­би­га­тен ае­рым фор­ма­лар­га кыс­ты. Бу асы­лы бе­лән “фор­ма­лизм” дип атал­ган кү­ре­неш иде. Ал­га та­ба рус те­ле­нә хас үзен­чә­лек­ләр­не ачык­лый тор­ган ка­гый­дә­ләр­гә та­тар те­лен “я­быш­ты­рып” куя ал­ды.

За­ки­ров­ның док­тор­лы­гы уңыш­лы ба­рып чык­ты. Җа­ны­на-ка­ны­на тоз са­лу­чы­лар ахыр­да ба­ры тик үз-үз­лә­ре ге­нә тоз­лан­ды­рып бе­тер­де­ләр. Тел гый­ле­мен­дә ал­га та­ба да чә­чәк ата­чак фор­ма­лизм­ның бак­ча ата­сы бу­ла­чак За­ки­ров фән­дә шу­шы рә­веш­ле олы һәм киң адым­нар бе­лән үр­ләп кит­те. Мәк­тәп, вуз дә­рес­лек­лә­ре бе­лән бер­гә, га­лим-го­ла­мә дә ак­рын­лап аның юлы­на кер­де­ләр. Ел са­ен мәк­тәп һәм юга­ры уку йорт­ла­ры мең­нәр­чә һәм йөз­ләр­чә аның шә­керт­лә­рен олы тор­мыш мәй­да­ны­на чы­гар­ды­лар. Ул “ач­кан”, дө­рес­рә­ге — ачык­ла­ган, ка­гый­дә­ләр га­зе­та-жур­нал­лар­да, ки­тап­лар­да урын алу гы­на тү­гел, ан­да­гы җөм­лә, өтер, нок­та ке­бек­ләр­не дә үзе­нә буй­сын­ды­рып бе­тер­де. Дө­рес, тел­нең үз та­би­га­тен өй­рә­неп, за­кон­ча­лык­ла­рын ачык­лар­га ты­ры­шу­чы­лар да һәм мак­сат­ла­ры­на ире­шү­че­ләр дә та­был­ды­лар. Әм­ма алар За­ки­ров кар­шын­да көч­сез иде­ләр. Ул ин­де хә­зер инс­ти­тут ди­рек­то­ры, де­пу­тат һәм ил­дә хөр­мәт­ле, зур ке­ше­ләр­дән иде. Әгәр дә кем дә бул­са бе­рәр­се та­тар те­ле­нең та­би­га­те ха­кын­да сүз алып сөй­лә­сә, За­ки­ров аны кө­не-сә­га­те бе­лән юк итә­чәк. Ан­на­ры, уку­чы­ла­ры да ишә­еп, хә­зер ин­де һәм­мә мил­ләт ба­ла­сы ди­яр­лек аның­ча фи­кер йөр­тә, аны­кын хак­лы дип бе­лә, тел та­би­га­те ди­гән ку­әт­ле сүз дә фән­ни кул­ла­ны­лыш­тан тө­шеп ка­лыр­га өл­гер­де. За­ки­ров­ка мо­ның шу­лай бу­луы тө­кән­мәс рә­хәт­лек би­рә иде. Го­мер бу­е­на нәкъ шу­шы­лай гы­на бу­ла­ча­гы­на чын кү­ңе­лен­нән ышан­ды. Ал­га та­ба ул фор­ма­лизм­ны як­лау ча­ра­сын да тап­ты: әгәр дә бер-бер ке­ше тел­нең үз та­би­га­те­нә бәй­лә­неш­ле фән­ни тик­ше­ре­нү эшен баш­лый яи­сә алып ба­рыр­га җөрь­әт итә икән, За­ки­ров шун­да ук аны “фор­ма­лист” дип атап чы­га ал­ды. Син ак­ның ак икән­ле­ген рас­ла­саң да, баш­ка ке­ше­ләр ниш­лә­сен­нәр, дә­лил­лә­ре­ңә тү­гел, дә­рә­җә­ле әфән­де­нең сү­зе­нә ыша­на­лар, бил­ге­ле. Фор­ма­лизм­ны ул нәкъ ме­нә шу­лай фор­ма­лизм ко­ра­лы бе­лән як­лап бу­ла­ча­гын ачык тө­шен­де һәм ял­гыш­ма­ды.

Ә за­ма­на үз­гәр­ми то­ра ал­ма­ды. “Тор­гын­лык чо­ры”н “Үз­гәр­теп ко­ру дә­ве­ре” алыш­тыр­ды. За­ки­ров­ка рек­тор­лык мәр­тә­бә­сен югал­туы, де­пу­тат­лык­тан мәх­рүм ка­луы ба­ры тик уңыш­ла­ры­на “теш кай­рау­чы” баш­баш­так­лар та­ра­фын­нан ки­те­реп чы­га­рыл­ган яман­лык ке­бек то­ел­ды. Үзе­нең фән­ни оп­по­нент­ла­рын да бә­ла­ләр ки­те­рү­дә га­еп­лә­де ул. Ә югый­сә алар­дан бу ва­кыт­ка кем дә кал­ма­ган ди­яр­лек иде. Бу хәл­ләр­нең ба­ры тик “ка­рак­ның бү­ре­ге яну” га­лә­мә­те ге­нә икән­ле­ген ул со­ңын­нан тө­шен­де. Бе­рән-сә­рән “и­сән” кал­ган оп­по­нент­ла­рын­да бө­тен­ләй дә За­ки­ров­ның кай­гы­сы юк­лы­гын ба­шы­на да сый­ды­ра ал­мый иде. Ә алар, мәр­хә­мәт­сез­ләр, аның нин­ди­ле­ген бе­лү­лә­ре ар­ка­сын­да, ба­ры тик үз эш­лә­ре бе­лән мәш­гуль иде­ләр: фән ко­е­сын­да чо­кы­нып, як­ты дөнь­я­га баш кал­кы­тып ка­рый да бел­мә­де­ләр.

Әм­ма за­ман­ның үз­гә­ре­ше бо­лар гы­на бул­ма­ган икән шул. Бар нәр­сә дә га­еп­сез бе­рәр те­ләк­тән баш­ла­на, ди­ләр. Ил­дә сә­я­сәт җил­лә­ре ал­ма­шы­нып тор­ды­лар. Күп­ләр­нең мә­дә­ни ха­лык­лар­ча яши­се ки­лә баш­ла­ды. Мо­ның өчен җир­лек ки­рәк иде. Ул икъ­ти­са­дый шарт­лар­га гы­на тү­гел, үз ту­ган те­лең­не һәм күр­шең­нең те­лен бе­лү­гә, өй­рә­нү­гә дә бәй­ле икән шул. Та­тар те­ле со­вет чо­рын­да ил­дә “зин­дан­га ябыл­ган” бул­са, ин­де аны ан­нан чы­га­рыр­га, мәк­тәп­ләр­дә укы­ту­ны яңар­тып җи­бә­рер­гә сә­я­сәт­че­ләр дә мәҗ­бүр ител­де­ләр. Мә­дә­ни ха­лык­лар­ча яшәр­гә ом­тыл­ган һәр­кем үз ту­ган те­ле­нә тар­тыл­ды. Мо­ңа ка­дәр За­ки­ров­ның яз­ган дә­рес­лек­лә­ре бу­ен­ча гы­на ди­яр­лек та­тар те­ле укы­тыл­са, ал­га та­ба да ба­ры тик шу­лай гы­на бу­лыр­га ти­еш иде. Ул шу­шы эш­кә уку­чы­ла­рын да җик­те, үзе алар­ның ал­дын­нан җи­тәк­че бу­ла­рак ат­ла­ды­лар. Әм­ма фор­маль­лек­кә ко­рыл­ган фән бе­лән уңыш­ка ире­шеп бул­мый икән шул. Тел­не бе­лү өчен аның та­би­га­тен тө­ше­нү, шу­ны аң­ла­ту­чы ка­гый­дә­лә­рен бул­ды­ру ки­рәк икән. Бу хак­та һәм­мә җир­дә сөй­ли, яза баш­ла­ды­лар. Тик мәсь­ә­лә­нең асы­лы­на тө­ше­нү ге­нә юк иде. Та­тар те­ле гый­ле­ме күп­тән фор­маль кы­са­лар­га кы­са­лан­ган, ни­чә бу­ын га­лим­нәр шул рам­ка­лар­да тәр­би­я­лән­гән, үс­кән, баш­ка юл­лар, дө­рес юнә­леш бар икән­ле­ген кү­зал­лау­дан тә­мам мәх­рүм кал­ган­нар. Бу хәл исә За­ки­ров өчен ку­лай, әм­ма ул да тел­не үз та­би­га­те­нә кү­рә тик­ше­рү­че­ләр­нең-өй­рә­нү­че­ләр­нең кай­чан да бул­са бер ки­леп чы­га­чак­ла­ры­на ыша­на баш­ла­ды, бу уй­ла­ры аны кур­ку­га да сал­ды, яңа­ча­лап то­ты­ныр­га те­ләк тә уят­ты. Тик, ни­чек ке­нә ом­ты­лып ка­ра­ма­сын, үзе ге­нә мо­ны баш­лый да, үзе­нең фи­кер­лә­ре­нә һәм хез­мәт­лә­ре­нә кар­шы чы­гып эш­кә дә то­ты­на ал­ма­ды. Тән­кый­ди фи­кер­ләү ос­та­лы­гы аңар­га хас тү­гел иде. Дө­рес, те­лә­сә кай­сы оп­по­нен­тын ул бе­те­реп таш­лый ала, мо­ны тән­кыйть дип бе­лә, ә тән­кый­ди фи­кер­ләү­гә кил­гән­дә, аның нәр­сә икән­ле­ген дә аң­ла­мый, кү­ңел тү­ре­нә элеп ку­ел­ган ха­кый­кать үл­чә­ве­нә ка­рап эш итәр­гә ти­еш­лек та­ләп ите­лү­не күз ал­ды­на да ки­тер­ми. Мон­дый ке­ше өчен ба­ры да ис­ке­чә, элек­ке­чә ка­лу­дан да ку­лай­ра­гы юк, бил­ге­ле. За­ки­ров мо­ны ях­шы бе­лә. Күп ке­нә тө­бәк­ләр­дә та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты бу­ен­ча да юга­ры уку йорт­ла­рын­да бел­геч­лек­ләр ачыл­гач, ул бе­рен­че бу­лып шу­шы хак­та уй­лап ал­ды. Тел­нең үз та­би­га­тен тик­ше­рү­дән эш­не баш­лар­га алы­ну­чы га­лим­нәр Ка­зан­нан чит­тә, ерак­та бул­ма­сын, ки­леп чы­га кал­са, За­ки­ров­ның эш­лә­ре ха­рап иде. Шу­ның өчен дә ул һәр яңа шу­шын­дый уку йор­тын исәп­кә алып, алар­да тел гый­ле­ме­нә җи­тәк­че­лек итәр­гә бул­ды. Бу ин­де фән хәс­рә­тен­нән тү­гел, фән сә­я­сә­тен­нән дә иде.

 

V

Та­бул­да­гы сим­по­зиум төр­ки ха­лык­лар­ның та­ри­хы­на, мә­дә­ни­я­те­нә ба­гыш­лан­ган бу­лу­га ка­ра­мас­тан, асы­лы бе­лән се­бер та­тар­ла­ры ту­рын­да иде. Га­лим­нәр­нең чы­гыш­ла­ры мо­ңа ка­дәр бил­ге­ле бул­ган хез­мәт­ләр­не бар­лау бе­лән дә чик­лә­нә ал­ма­ды ди­яр­лек. За­ки­ров­ны, өл­кән бу­ын­га ка­ра­ган га­лим­не, яшь­ләр­нең ком­пи­ля­тив фи­кер­ләр бе­лән чы­гыш ясау­ла­ры бө­тен­ләй дә бор­чы­ма­ды. Ил­дә­ге соң­гы ел­лар­да бу­лып уз­ган сә­я­си үз­гә­реш­ләр се­бер та­тар­ла­ры та­ри­хы­на һәм мә­дә­ни­я­те­нә игъ­ти­бар юнәл­тер­гә мөм­кин­лек ач­ты. Мо­ңа сө­е­нер­гә ки­рәк. Бу ел­лар­да се­бер та­тар­ла­ры үз­лә­рен ае­рым ха­лык бу­ла­рак кү­зал­лый баш­ла­ды­лар. Аны­сы да әле­гә сә­ер һәм перс­пек­ти­ва­сыз то­ел­ды. Ка­зан га­лим­нә­ре исә, бар­ча та­тар ха­лык­ла­ры өчен үз­лә­рен төп һәм үзәк итеп той­ган­на­ры сә­бәп­ле, һа­ман да фән­ни мәсь­ә­лә­ләр­не үз сә­я­сәт­лә­ре­нә яраш­ты­ра ба­рыр­га ты­рыш­ты­лар. Мәсь­ә­лә­не рус га­лим­нә­ре үз­лә­рен­чә чи­шәр­гә ом­ты­лып ка­ра­ды. Алар­ның фи­кер­лә­рен та­тар мил­лә­тен тар­ка­ту, бүл­гә­ләү өчен ты­ры­шу бу­ла­рак кы­на аң­ла­тыр­га мөм­кин иде. За­ки­ров бу бә­хәс­ләр­дә кат­на­шыр­га, алар­га үз мө­нә­сә­бә­тен бел­де­рер­гә те­лә­мә­де. Аны гү­я­ки ул мәсь­ә­лә­ләр дул­кын­лан­дыр­мый­лар сы­ман. Шу­лай да се­бер та­тар­ла­ры­ның ае­рым бер та­тар мил­лә­те сый­фа­тын­да үз­лә­рен та­ныр­га һәм та­ны­тыр­га ом­ты­лыш­ла­ры бе­лән ки­ле­шә ал­ма­ды. Мо­ны ае­рып ку­еп ку­ер­ту да кү­ңе­ле­нә хуш кил­мә­де. Та­рих­ны аң­ла­ту­га кил­гән­дә исә, бу хак­та аның үз фор­маль кон­цеп­ци­я­се күп­тән җит­лек­те. Ул фи­кер­лә­мә­лә­ре тез­мә­сен­дә төр­ки ха­лык­лар­ның та­ри­хы бик чу­ар бу­лып кү­зал­лан­ды. Бо­лар­ны бер җеп­кә те­зеп аң­ла­та алу аның кө­чен­нән кил­мә­де. Сүз баш­ла­са, кон­цеп­ци­я­се тә­мам чә­че­леп ки­тәр дә, аны яңа­дан җы­еп алу мөм­кин бул­мас сы­ман то­ел­ды.

Яшь га­лим­нәр ком­пи­ля­тив юл бе­лән ге­нә эш итә ала, яңа та­ри­хи тик­ше­ре­нү­ләр уз­ды­рып, алар­ны го­му­ми­ләш­те­рү­дә сә­ләт­сез ке­бек то­ел­ды­лар. Го­му­мән дә яңа фән­ни юл­ны бар­лау, та­бу һәм үс­те­реп җи­бә­рү бик күп ва­кыт, чы­гым­нар та­ләп итә. Ан­дый эш­кә алы­ну­чы­лар бу сим­по­зиум­да да та­был­ма­ды. Бар­лык чы­гыш ясау­чы­лар­га За­ки­ров фән­нең ис­ке ту­нын яңа­ча ямаш­ты­ру­чы­лар бу­ла­рак ка­ра­ды. Рек­тор­лык­тан соң та­гын да җит­меш яше­нә­чә, тә­мам ун­биш ел бу­е­на фән­ни-тик­ше­ре­нү инс­ти­ту­ты ди­рек­то­ры бу­лып эш­ләү дә­ве­рен­дә күп төр­ле га­лим­нәр бе­лән якын­нан ара­лаш­кан, зур кон­фе­рен­ци­я­ләр оеш­тыр­ган, үзе дә алар­да кат­на­шып, тук­тау­сыз җы­лы сүз­ләр ишет­кән За­ки­ров өчен бу сим­по­зиум фән­гә якын ке­ше­ләр­нең го­мум-җы­е­лы­шы ке­бек ке­нә то­ел­ды. Әм­ма һәр шу­шын­дый эш­ләр фән­нең ал­га та­ба үсеп ки­тү­е­нә им­пульс яса­вын ул бел­ми тү­гел иде. Сим­по­зиум гү­я­ки ис­ке­не кай­та­рып сөй­лә­сә дә, яңа­ны да баш­лап җи­бәр­де. Мо­ны За­ки­ров кү­ңе­ле бе­лән той­ды. Җит­меш яшен уз­ган га­лим­гә ка­ра­та әле­гә ни сә­бәп­ле­дер ак­са­кал­га бул­ган мө­нә­сә­бәт юк иде. Ка­рап то­ру­га ул имән ке­бек үзен хис ит­те. Ә те­ше әл­лә сыз­лый, әл­лә юк иде.

— Ил эчен­дә егет сан­да!— дип ка­бат­ла­ды ул, соң­гы ва­кыт­лар­да шу­шы сүз­лә­ре­нә ае­рым мәгъ­нә са­ла ба­ру­ын аң­лап.

Аны,— мон­да да кул уй­на­ту­чы дош­ма­ны Ил­ха­ков­ның эше бу­лыр­га ки­рәк,— пре­зи­диум­га утырт­ма­ды­лар, түр­гә дәш­мә­де­ләр. Мо­ңа да За­ки­ров­ның ачуы кил­де. Дә­рә­җә­дә ча­гын­да гы­на ке­ше­не та­ный­лар, уры­нын­нан ки­тү­е­нә — сә­лам бир­гән­дә дә уң­га-сул­га күз сал­га­лап алып кы­на исән­лә­шә­ләр.

— Фән юлы си­кәл­тә­ле!— дип тә өс­тә­де кү­ңе­лен­нән үз сүз­лә­ре­нә ае­рым мәгъ­нә сал­ган За­ки­ров бу юлы, шун­да гы­на соң­гы ва­кыт­лар­да тор­мыш прин­цип­ла­рын­нан чит­ләш­кә­нен хә­те­рен­дә яңар­тып өл­гер­де. Ул бит ар­ба­га нык­лап ябы­шыр­мын ди­гән иде, го­ме­ре буе шу­лай яшә­де югый­сә. Ар­ба­дан чө­е­леп тө­ше­ре­леп кал­ды­ры­лу­ын си­зәр­гә өл­гер­мә­гән тү­гел­ме соң? Юк ин­де, эне­кәш­ләр, бу чө­е­лү тү­гел, бу — си­керт­кән чак­та тиб­рә­неп алу гы­на!

— Ил эчен­дә егет сан­ны ки­ре кай­тар­ма­сам!..

Ул шу­лай уй­ла­ды, теш­лә­рен кыс­ты, йод­ры­гын ка­ты­рак төй­нә­де, ни­ят­лән­де, тә­нен­дә ка­ты­лык һәм көч той­ды. Аңа фән­ни һәм сә­я­си ак­тив­лы­гын югал­тыр­га яра­мый иде. Ар­ба­дан тө­шеп кал­га­нын гы­на кө­тә­ләр ул Ил­ха­ков ише­ләр, фор­ма­лист­лар! Тел­нең үз та­би­га­те бар­лы­гын күз ал­ды­на да ки­те­реп ка­ра­мау­чы­лар, мәсь­ә­лә­нең асы­лын аң­лый ал­мау­чы­лар! Әм­ма да бул­мас, За­ки­ров аб­за­гыз би­лен би­реп тор­мас! Сез­нең ише ге­нә тү­гел, әл­лә нин­ди мәр­тә­бә ия­лә­ре бе­лән “бил алы­шып” ка­ра­ган ке­ше әле ул! Кө­че бет­кән­дә дә үҗәт­ле­ге ка­ла­чак, сыз­ла­ган те­ше бе­лән дә кап­ты­ра һәм өзеп таш­лый ала­чак!

Ке­ше­ләр үз мәр­тә­бә­лә­рен юга­ры ку­ю­чан, һичь­ю­гы юга­ры­да дип исәп­ләр­гә яра­ту­чан. За­ки­ров исә го­ме­ре бу­е­на һа­ман өс­тә бул­ды, бү­ген ге­нә ас­ка тө­ше­рел­гән икән, бу — ва­кыт­лы кү­ре­неш, ир­тә­гә үк ка­бат үз ар­ба­сын­да бу­ла­чак ул. Аның ил эчен­дә үз уры­ны, үз мәр­тә­бә­се, үз дә­рә­җә­се бар. Алар шун­дый да нык­лы утыр­тыл­ган ба­га­на­лар ке­бек, шун­дый да ны­гы­тыл­ган­нар! Сез­гә­ме соң, ил­ха­ков­лар, аның бе­лән бил алы­шыр­га, аны ким­гә ку­яр­га!

За­ки­ров по­езд­да да шул хак­та уй­ла­нып кайт­ты. Ка­зан­га якын­лаш­кан са­ен кү­ңе­лен рә­хәт­лек күб­рәк би­ли бар­ды. Хәт­та күз ал­ла­ры ки­ңә­еп кит­кән­дәй иде. Теш сыз­ла­вы да юк­ка чык­ты. Ка­зан бе­лән бер­гә аңа мәр­тә­бә­се, дә­рә­җә­се ка­бат якы­ная, ки­ре кай­та баш­ла­ган­дай то­ел­ды. Чит­тә кем дә, үзен әл­лә кем­гә ку­еп, бо­ры­нын чө­еп йө­ри ала, ә син үз илең­дә егет бу­лып ка­ра!

“Сез бит оя­ла бел­ми­сез!— дип фи­кер йөрт­те За­ки­ров, йө­зе­нә чык­кан үп­кә­ләү­ле кы­я­фә­тен яңар­тыр­га те­лә­гән­дәй кө­лем­се­рәп алып.— Оя­ла бе­лү өчен на­мус­лы бу­лу ки­рәк!”

Ул үзен ха­та­лык бе­лән чир­кәү­гә ба­рып кер­гән мә­чет кар­ты ке­бек хис ит­те. Ин­де ан­нан чы­гып ки­лә­дер сы­ман. Әнә Ка­зан шә­һә­ре­нең би­ек, як­ты йорт­ла­ры кү­ре­нә баш­ла­ды­лар. По­езд Ка­зан-су ел­га­сы­ның те­кә яр­ла­ры өс­те­нә ки­леп чык­ты. Ул гү­я­ки күк­тән йө­зеп ба­ра иде. Мон­да Ка­зан-су яр­ла­ры — би­ек­тән-би­ек, кал­ку­лык буй­лап ба­ра. Ар­гы як­та­гы шә­һәр ра­йо­ны­ның мә­һа­бәт би­на­ла­ры түш ки­ер­де­ләр. Олы, озын кү­пер, кремль, ак тө­тен­нәр бөр­кү­че за­вод тор­ба­ла­ры... Ә ма­ши­на­лар ни­чек те­зе­леш­кән­нәр, соң­гы ел­лар­да ар­ты­гы бе­лән кү­бәй­де­ләр ала­ры да!

За­ки­ров ке­сә те­ле­фо­нын ал­ды һәм улы­на шал­ты­рат­ты. Ул аны вок­зал­да кө­теп алып кар­шы­лар­га ти­еш иде.

Но­ябрь, 2007.

 

ЧӘ­ЧӘК­ЛӘР УЛ АЛ ДА ГӨЛ БУ­ЛА

Хи­кәя

 

I

Хә­ми­дә бе­лән ара­ла­ры бо­зы­лу Ри­фат­ның бә­гы­рен тиш­те. Әм­ма бар ул Хо­дай­ның рәх­мә­те, бик бар: шул ук кич­не озын чәч­ле Нә­фи­сә исем­ле кыз­га кү­зе төш­те! Ул да үзе ке­бек үк ми­шәр иде. Хә­ер, Хә­ми­дә дә Ак­су­бай­дан, шу­лай бул­гач, аны­сы да ми­шәр кы­зы тү­гел иде­ме соң?

Ри­фат үзе дә “цы­кыл­дап” тор­ган ми­шәр еге­те, бә­хе­те­нә кү­рә ге­нә аз сүз­ле, югый­сә сы­быз­гы­лы те­ле бе­лән адәм көл­ке­сен­дә ге­нә йө­ри­я­чәк, ка­зан­нар аның кү­зен дә ач­тырт­ма­я­чак­лар.

Ри­фат­ны оч­ра­тып:

— Сез кай­дан?— дип со­ра­гыз әле, ул бү­ген дә:

— Дыр­жа­нау­дан!— ди­я­чәк, “Чүп­рә­ле дип әйт­те­рә ал­мас­сыз. Хә­ер, ул як­лар үз­лә­ре дә “Цүп­рә­ле” дип тел сын­ды­рып азап­лан­мый­лар, “ра­йон” дип ке­нә җи­бә­рә­ләр. “Чүп­рә­ле­гә ба­ра­быз”,— дип тә җә­фа­лан­мый­лар, “Ра­йон­га кит­тек әле”,— ди­ләр. Һәр як­ның үз га­дәт­лә­ре бул­ган ке­бек, сөй­лә­шү җай­ла­ры да үз­лә­рен­чә. Шу­лай бул­ган, шу­лай бу­ла­чак, имеш.

Ә Нә­фи­сә — яшь, чи­бәр, ты­ныч хо­лык­лы, аңа егет ке­ше­нең ку­лы да ти­еп ка­ра­ма­ган, бе­рәр үҗә­те бәй­лә­неп, ко­ча­гын да җәй­дер­мә­гән, мә­хәб­бәт­нең дә ни-нәр­сә икән­ле­ген ро­ман­нар­дан гы­на укып бел­гән кыз бу­лып чык­ты. Мо­ңа ка­дәр Хә­ми­дә бе­лән йок­лап йө­рү­лә­ре­нә үке­неп, Ри­фат тә­мам бер­кат­лы бо­зау­га әве­ре­леп өл­гер­гән икән бит. Дәр­те Нә­фи­сә­гә су­зыл­ган­да, сер бир­мәс­кә, ар­ка­сы­на са­рык ти­ре­се ябын­ган бү­ре­не­ке ке­бек күз­лә­ре уй­на­га­нын сиз­дер­мәс­кә ты­рыш­ты.

Нә­фи­сә бе­лән йө­ри баш­лау­ла­ры Хә­ми­дә­гә һич­шик­сез ише­те­лә­чәк иде. Ме­нә үр­ле-кыр­лы си­ке­рер, ме­нә җа­ны кө­яр. Шул ки­рәк аңа, ут­лы ки­сәү­гә әве­рел­сен! Ниш­лә­де бит, аһ ниш­лә­де!

Шу­лай да Хә­ми­дә, ко­ры ка­шык бе­лән йо­тар­лык чи­бәр­кәй­ләр­дән бул­ма­са да, баш­ка иде шул, баш­ка! Ри­фат­ны кай­нар ко­чак­ла­рын­да ба­ла­выз ке­бек ке­нә эре­тә иде. Әм­ма ко­тың чы­гар, су­ы­та да бе­лә икән, ме­нә таш уры­ны­на ка­тыр­ды да куй­ды. Юк, таш кы­на тү­гел, сал­кын ко­рыч­ка әве­рел­де Ри­фат­ның йө­рә­ге, ка­ты ти­мер­гә. Нә­фи­сә, би­ча­ра­кай, әле дә ярый егет­нең юлы­на оч­ра­ды, әле дә ярый ша­яр­тып әйт­кән сүз­лә­ре­нә җа­вап бир­де.

— Бу Гөл­чә­чәк, кая ба­рып, кай­дан кай­тып ки­лә?— ди­де аңа, ак кар­ны шы­гыр­да­тып ки­лү­че, авы­зы әле­гә бү­се­леп тор­ган Ри­фат, сук­мак кы­рын­нан гы­на оял­чан су­рәт­тә ат­лап бар­ган кыз­ның кү­ңе­лен ша­яр­тыр­га итеп, шун­нан җа­ны­на ямь та­бар­га те­ләп. Әл­лә аваз­ла­ры­ның ми­шәр­чә бу­луы фай­да ит­те, әл­лә чын­нан да на­сыйп сә­га­те иде — нәү­миз ба­ла ке­бек:

— Ми­нем исе­мем Гөл­чә­чәк тү­гел!— ди­де кыз, як-ягы­на ка­ра­нып, сүз­ләр­нең баш­ка ке­ше­гә ад­рес­лан­ма­ган­лы­гын, егет­нең үзе­нә ка­рап эн­дә­шү­ен тө­гәл бе­леп өл­ге­реп.

Ри­фат аның бе­лә­ген­нән то­тып алыр­га өл­гер­де. Ул бо­лай эш­лә­мәс тә иде бәл­ки, әм­ма кыз­ның кө­тел­мә­гән­чә чи­бәр­ле­ге, җит­мә­сә бе­рен­че сүз­гә үк җа­вап би­рүе күп­не вәгъ­дә ит­мә­сә дә, та­ны­шу­га юл ача иде. Ри­фат ни­дер әй­тер­гә, сөй­лә­шү­не тә­мам җан­лан­ды­рып җи­бә­рер­гә ти­еш хә­зер. Учак та ак­рын ка­бы­на, тиз үр­мә­ли.

— Га­фу итә кү­ре­гез, зин­һар,— ди­гән бул­ды ул.— Ая­гым та­еп кит­те, ярый әле сез то­тып кал­ды­гыз, Нә­фи­сә ту­таш!

— Ка­ян? Сез ми­не бе­лә­сез­ме­ни? — ди­де кыз, бе­лә­ген ир­ке­нәй­теп, гү­я­ки: “Яр­дәм итәр­гә без һәр­ва­кыт пи­о­нер­лар­ча әзер!”— ди­гән­дәй сы­нын ны­гы­тып.

Ә Ри­фат­ның кү­ңе­ле­нә сө­е­неч тул­ды: аның икен­че авыз сү­зе, биг­рәк тә ту­таш­ны Нә­фи­сә дип ата­вы тө­гәл кил­де. “Суй­ды да кап­ла­ды” ­ди­ләр­ме та­тар­лар? Нәкъ шу­лай бу­лып чык­ты. Аңа авыз илә­ген ар­мый­ча-куй­мый­ча сел­ке­тер­гә мөм­кин иде. Шың­шып то­ра­сы тү­гел. Юк­ка­мы Ри­фат “аб­за­гыз” жур­на­лис­ти­ка бү­ле­ген­дә укып йө­ри? Аңа ту­ган­да ук Хо­дай тә­га­лә тел та­гып куй­ган. Әйе, бе­раз ты­ныч­рак тор­ган­да да ярар иде дә, җай­сыз­рак шул. Ко­лак­ла­ры кеч­ке­нә­рәк, ке­ше­нең бер сү­зен тың­лап өл­гер­гән­че, авы­зың­нан би­шен берь­ю­лы чы­га­руы мең өлеш җи­ңел­рәк.

Кыз­лар ко­лак бе­лән яра­та. Авыз­да тәм­ле ри­зык ни­чек эре­сә, алар­ның да ба­ры тик кү­ңел азы­гы бу­лыр­лык сүз­ләр­не ге­нә ише­тә­се­лә­ре ки­лә. Бу мәсь­ә­лә­дә Ри­фат­тан мең төр­ле дә­рес алыр­га мөм­кин. Ка­ра­гыз әле, юк­ка ул ко­ры сө­як Хә­ми­дә­нең ку­е­нын­да эреп йөр­гән. Ме­нә бит нин­ди чи­бәр кыз­ның кү­ңел бак­ча­сын­да­гы чә­чәк­ләр­гә бал кор­ты ке­бек ке­нә җай бе­леп кун­ды. Ни­чек ачы­лып кит­те Нә­фи­сә­гез!

— Ма­ту­рым, ни өчен бу кар­лар­ның бү­ген шу­шы­лай ак ма­мык бу­лып яу­га­нын бе­лә­сез­ме?

Дөнь­я­лык­ка, япон­нар әйт­меш­ли, күк­ләр бак­ча­сын­нан чә­чәк­ләр ко­е­ла иде. Шу­шы ак кар­лар­ның сих­ри тәэ­си­ре көч­ле. Алар чын­нан да адәм ба­ла­сы­на җән­нәт­нең һич­шик­сез бар­лы­гын­нан, рә­хәт тор­мыш­ның шун­да гы­на бу­ла алу­ын­нан хә­бәр би­рә­ләр­дер төс­ле ел­ма­еп ява­лар да ява­лар. Ә Ри­фат, шу­шы җән­нәт бак­ча­сы­ның бал кор­ты гы­на бу­ла алу­ын оны­тып, сан­ду­га­чы­на ук әве­ре­лә ба­ра тү­гел­ме? Нә­фи­сә­гә “ма­ту­рым” дип ке­нә тү­гел, “чи­бә­рем”, хәт­та ки “гү­зә­лем” дип әй­теп куй­га­нын­да да шәп бу­ла­сы иде дә бит, хә­ер, мо­ны­сы да яра­ган икән!

— Ми­нем өчен ява!— ди­де Нә­фи­сә, әл­лә чын­нан да шу­лай уй­лап, әл­лә ин­де юри ге­нә үр­тәп.

Ри­фат­ның, мон­дый хәл ва­кый­га­сы­на нис­бәт­тә әй­тел­гән­чә, “бә­рәң­ге­се пеш­те”. Ул хәт­та: “Бул­ды гы­на!”— дип ку­а­нып та куй­ды­мы, авы­зы ук еры­лып кит­те. Ә тел те­гер­мә­не үзен­чә тар­та бир­де:

— Бел­мә­де­гез дип үзем­не дә кыс­тыр­мак­чы идем. Ял­гыш­кан­мын. Әйе, бу бә­рә­кәт ба­ры тик сез­нең өчен ге­нә! Сез­нең өчен! Гү­зә­лем!

Әм­ма кыз җит­ди­лән­мә­де, сүз­не та­гын да уен­га та­ба бор­ды. Әгәр дә ту­таш­лар шу­шы­лай итә икән, ди­мәк, яше­рен-ба­ты­рын тү­гел, си­не оша­тып алуы, әң­гә­мә­не хуп кү­рүе ин­де бу!

— Әле ге­нә ми­не Нә­фи­сә ди­гән иде­гез. Ыша­нып та өл­гер­гән идем. Ә хә­зер Гү­зәл дип әй­тә­сез!

Кыз шук­ла­нып көл­де.

— Ярар, ул ва­кыт­та ма­ту­рым Нә­фи­сә ге­нә ди­яр­мен!

Ри­фат та үзе баш­ла­ган уен­га рә­хәт­лә­неп ку­шыл­ды.

— Ки­леш­тек!— ди­де Нә­фи­сә, гү­я­ки егет­не үз янын­нан җи­бә­рер­гә те­лә­ми­чә, бе­лә­ген­нән тот­кан ку­лын, та­еп кит­кән­дәй итеп, тот­на­гы итеп фай­да­ла­ну­ын сиз­дер­гән­дәй адым­на­рын ча­лыш­ты­рып алып, та­гын да үзе­нә та­ба кы­сыб­рак ку­еп.

Бу уен Ри­фат өчен рә­хәт хәл иде. Хә­ер, кыз да чи­бәр. Кай­да йөр­гән ул мо­ңар­чы? И су­кыр әтәч! Юк-юк, “су­кыр әтәч” ди­гән­дә — баш­ка мәгъ­нә бар. Мон­дый ва­кыт­та “су­кыр та­вык” дип әй­те­лә!

Ә Нә­фи­сә­нең тут йө­зе, зат­лы бү­ре­ге ас­тын­нан бөд­рә­лә­неп чы­гып тор­ган ка­ра чәч­лә­ре, бит очы ал­ма­ла­ры, ирен­нә­ре ин­де, ирен­нә­ре — кы­зыл кү­мәч­ләр... Һе, ул кы­зыл кү­мәч ди­гән­нә­ре чын­лык­та бу­ла ми­кән­ни? Кы­зык икән, ак кү­мәч — бар, ә кы­зы­лы — юк. Бәл­ки кы­зыл бил­ле прән­нек ди­яр­гә­дер? Аны­сын аша­га­ны бар-ба­рын Ри­фат­ның, ба­ла ча­гын­да ук. Хә­зер ан­дый­лар­ны пе­шер­ми­ләр. Тәм­ле бу­ла тор­ган­нар иде. Нәкъ Хә­ми­дә­нең ирен­нә­ре ке­бек юка да... Фу, ка­ян исе­нә тө­шеп өл­гер­де та­гын? Оны­тыл­ма­са да оны­тыл­мас икән!..






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных