Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 17 страница




— Егет­ләр бе­лән­ме?

— Үз­лә­ре ге­нә!

— Ә син ни­гә кал­дың?

Нә­фи­сә җа­вап би­рү­не ки­рәк­кә са­на­ма­ды. “Ү­зең ни­чек уй­лый­сың соң?”— ди­гән­дәй, аңа ма­тур күз­лә­ре бе­лән ту­ты­рып ка­рап кы­на куй­ды. Әл­бәт­тә Ри­фат, бик ях­шы бул­ган, ми­не көт­кән­сең дип, шун­да ук уй­лап ал­ган­лы­гын бел­де­рер өчен аның яны­на та­ба үрел­де. Әм­ма кыз чи­ге­нә баш­ла­ган иде, ке­сә­сен­нән ал­тын бал­дак чы­га­рып, егет аңа та­ба суз­ды һәм:

— Бәй­рәм бе­лән, ма­ту­рым ми­нем, Нә­фи­сәм!— ди­де.

Кыз­га мон­дый бү­ләк­не го­мер­гә дә тәкъ­дим ит­кән ке­ше бул­ма­ган­га, ул әү­вә­ле кур­ка кал­ды, ан­на­ры, аңы­на ки­леп:

— Бу нәр­сә?— дип со­ра­ды.

Әл­бәт­тә аның: “Ми­ңа тәкъ­ди­ме­гез­ме?”— ди­я­се ки­лә иде. Бү­ләк­нең ча­ма­сыз кыйм­мәт, җит­мә­сә бал­дак бу­луы кыз­ның йө­рә­ге­нә ут сал­ды.

— Ми­нем си­ңа 8-Март бү­лә­ге!— ди­де Ри­фат, бер дә сер би­рер­гә те­лә­ми­чә.— Ки­еп ка­ра әле, ярый­мы икән?

Ә йө­зек Нә­фи­сә­нең ат­сыз бар­ма­гы­на та­ман бу­лып чык­ты. Кыз ки­де кию­ен, әм­ма са­ла ал­ма­ды. Зар­ла­нып:

— Чык­мый!— ди­де.

— Ни­гә куз­га­та­сың? Ки­еп йөр!— ди­де Ри­фат, тә­мам кә­е­фе ки­леп.— Бу бит бү­ләк! Мин­нән — си­ңа!

Нә­фи­сә ка­бул ит­те һәм, кау­шап кы­на бул­са да, аңа та­ба, үбеп алыр­га дип, ку­а­ны­чын яшер­ми­чә үрел­де. Ри­фат шун­да ук аның те­лә­ген ка­бул ит­те.

Бу рә­веш­ле бик тиз ка­вы­шыр­быз дип егет ба­шы­на да ки­тер­мә­гән иде. Бү­ләк эз­ләп йө­реп, тә­мам га­җиз кал­гач, оч­рак­лы рә­веш­тә ге­нә “Я­хонт” дип атал­ган ал­тын-кө­меш ки­бе­те­нә кер­гән иде. Ни га­җәп, ке­ше аз бу­лып чык­ты. Ә то­ва­ры — ту­лып то­ра. Ба­ры­бер кай­чан да бул­са са­тып алыр­га ту­ры ки­лә­чә­ген уй­лап, чән­чә бар­ма­гы­на яраш­лы неч­кә сын­лы ал­тын бал­дак­ка ак­ча тү­лә­де. Кас­са че­гы бе­лән ки­бет­че кар­шы­сы­на ба­рып бас­кан­чы да ашык­мый уй­ла­нып тор­ды. Кы­зы өчен йө­зек сай­ла­ган­да егет ке­ше­нең бал­дак­ны үз чән­чә бар­ма­гы­на ки­еп ка­рап алу га­дә­те бар­лы­гын ул бе­лә иде. Әгәр Нә­фи­сә­нең ат­сыз бар­ма­гы­на йө­зек яра­са, ди­мәк ул аның ха­ты­ны бу­ла­чак! Шу­шы рә­веш­ле фи­кер йөр­тү дә кү­ңе­ле­нә хуш кил­де.

Шун­нан соң гы­на Ри­фат тә­вәк­кәл ит­те. Һәм ме­нә дө­рес эш­лә­гән икән бит. Нә­фи­сә дә аның уй­ла­рын ки­рәк­чә аң­ла­ган икән бит!

 

V

Шу­шы 8-Март ки­чен­дә Ри­фат, тәкъ­ди­рен­нән хө­кем җи­теп, Нә­фи­сә бе­лән энә­гә җеп бу­лып ка­выш­ты. Ул ин­де Хә­ми­дә­нең “җи­ме­ше­нә” өй­рән­гән, ике ай­га якын буш йө­рү­ен нә­фе­се кү­тә­рә ал­мый баш­ла­ган көн­нә­ре иде. Нә­фи­сә­нең мен­дәр чи­тен теш­ләп ың­гы­ра­шуы аңа та­гын да яңа дәрт ке­нә өс­тә­де. Су ки­те­реп, бу­ял­ган җәй­мә­сен юып йөр­гән­нә­рен­дә дә һич­нәр­сә ту­рын­да уй­ла­ма­ды. Бүл­мә­дәш кыз­ла­ры кай­тып кер­мә­гәй­лә­ре дип ку­рык­ты, аны­сы. Әм­ма алар та­гын ике сә­гать­сез дә кү­рен­мә­де­ләр. Ди­мәк, ки­но­га ке­рү өчен се­анс баш­лан­ган­ны көт­кән­нәр, ан­на­ры, мон­дый бәй­рәм кө­нен­дә ике се­ри­я­ле фильм­нар күр­сә­те­лә­ләр. Кай­тыр өчен дә күп­ме ва­кыт ки­рәк бит!

Нә­фи­сә бе­лән гө­на­һа­сыз ба­ла­лар ке­бек үз­лә­рен хис итеп, әм­ма яшь­ләр­чә ко­чак­ла­шып-сө­е­шеп утыр­ган­чы, әү­вә­ле-әү­вә­ле, ашы­га-ашы­га ди­яр­лек, кай­нар үтүк бе­лән бас­ты­рып, ак җәй­мә­не кип­тер­де­ләр. Эз­ләр тә­мам юыл­ган, бил­ге­ләр яше­рел­гән, кү­ңел­лә­ре ка­нә­гать­лек­тә иде­ләр.

Ри­фат­ның ки­нәт ашый­сы ки­лә баш­ла­ды. Алар ике рәт ком­сыз­ла­нып чәй эч­те­ләр. Нә­фи­сә аңа ту­ры ка­рар­га оя­ла иде. Шу­лай да, егет­нең ко­ча­гы­на ке­реп:

— Син ми­не таш­ла­мас­сың­мы, җа­ным?— дип со­ра­ды. Ул гү­я­ки ку­рык­кан һәм шик­лән­гән сы­ман кал­ты­ра­нып та ал­ды.

— Бер­ва­кыт­та да!— ди­де шун­да сүз би­реп Ри­фат.— Хәт­та өс­те­мә таш яу­са да, кар­шым­да ут чык­са да, дөнь­ям­ны су бас­са да мин си­не таш­ла­мам!

Эһ Нә­фи­сә, шун­да ни өчен, аның йө­рә­ге­нә ка­гы­лып, та­гын да со­рый­сы ит­те икән:

— Ә Хә­ми­дә?

Ри­фат­ның бу­га­зы­на тө­ер утыр­ды. Ул бит аны бү­ген бер ге­нә тап­кыр да исе­нә тө­шер­мә­гән иде. Хәт­та тө­шен­дә дә Нә­фи­сә­не ак чә­чәк­ле бо­лын­да йө­ри икән дип кү­реп уян­ды. “Ә Хә­ми­дә?”

Ярый әле шун­да кыз­лар кай­тып кер­де­ләр. Сә­гать төн­ге уни­кен­че кит­кән иде. Трам­вай да бул­ма­ган, җәя­ү­ләп кайт­кан­нар. Йөз­лә­рен­дә бәй­рәм әсә­ре дә юк. Җит­мә­сә мон­да Нә­фи­сә бе­лән Ри­фат ки­но­да­гы­ча сө­е­шеп-сө­е­не­шеп уты­ра­лар.

Биг­рәк тә Гөл­фия дор­фа кы­лан­ды. Еге­тен як­лап Нә­фи­сә сүз дә әй­тә ал­ма­ды. Ри­фат чы­гып ки­тәр­гә мәҗ­бүр бул­ды.

Бүл­мә­се­нә кай­тып, ка­ра­ва­ты­на чум­гач кы­на ул, бу ки­чә­дә олы ха­та яса­ган­лы­гын аң­лап, тә­мам сыз­ла­на баш­ла­ды. Ашык­ты егет, ашык­ты! Ме­нә хә­зер ниш­ли ин­де? Әгәр дә Нә­фи­сә кө­мән­гә кал­са? Ул бит Хә­ми­дә ке­бек сак­ла­на бел­ми, ан­дый сер­ләр­дән хә­бәр­дар тү­гел!

Эһ, ни­чек­ләр ял­гыш­ты Ри­фат, нә­фе­сен ты­еп ка­ла ал­ма­ды! Нә­фи­сә ке­бек эн­җе бөр­те­ген бит, чи­бәр­нең чи­бә­рен, зат­лы­ның зат­лы­сын!

Ри­фат шу­шы хәл­дә, бә­гы­ре ки­сел­гән ки­леш, ир­тән­гә­чә ни уяу­лы, ни йо­кы­лы ят­ты. Ва­кыт-ва­кыт йө­рә­ген­нән чык­кан аһ ял­кы­ны бүл­мә­дәш­лә­рен уят­ты. Алар әле бер­се, әле икен­че­се:

— Җит­те ин­де си­ңа, Ри­фат! Ите­гең­не тон­ды­рам үзе­ңә, ың­гы­раш­ма!— дип, са­та­шу­лы хәл­дә әр­ләп ал­га­ла­ды­лар.

Егет ир­тән­ге як­та гы­на йо­кы­га кит­те һәм ша­быр тир­гә ба­тып уян­ды. Аны гү­я­ки кыл­ган гө­на­һы яка­лап ал­ган да, бу­га­зын­нан бу­ар­га ма­та­ша иде. Хәл­сез хә­лен­дә ул, юын­гыч­ка ба­рып, сал­кын су бе­лән чай­ка­нып кил­де. Әм­ма ук­шы­ды. Тә­нен биз­гәк ал­ды. Ка­бат ята­гы­на су­зы­лып ят­ты. Бу юлы бик җи­ңел ге­нә йо­кы­га кит­те. Шу­лай ул лек­ци­я­лә­ре­нә дә бар­мый кал­ды. Ки­чә Нә­фи­сә яны­на ме­нә­сен исе­нә тө­шер­гәч, үзен бер­ни дә бул­ма­ды дип юат­кач, ка­бат кү­ңе­ле үз уры­ны­на утыр­ды. Та­гын да йок­лап ал­ды. Бу юлы озын ка­ра тыр­нак­лы кул­ла­рын су­зып, туз­гы­ган озын са­ры ка­мыш чәч­ле, яшел­сы­ман күз­ле, юка кы­зыл ирен­ле Хә­ми­дә­нең ку­ып йө­рү­ен, аңар­дан ка­чу­ын тө­шен­дә күр­де. Кур­кып бет­те. Уян­гач, ин­де шул ту­ры­да уй­ла­нып ят­ты.

Сту­дент хал­кы лек­ци­я­ләр­дән шау­ла­шып кай­та баш­ла­ды­лар.

 

VI

Хә­ми­дә ту­рын­да төр­ле хә­бәр­ләр йөр­де. Бүл­мә­дәш­лә­ре һәм дус­ла­ры алар­ны асыл­да Ри­фат ко­ла­гы ишет­сен өчен сөй­ли тор­ган­нар иде. Мө­хәм­мәт Гә­рә­ев­ның дә Хә­ми­дә туп­са­сы­на та­ба са­лын­ган сук­ма­гы ни­дән­дер су­ы­нуы бил­ге­ле бул­ды. Аны бө­тен­ләй үк Әл­мәт­кә кү­че­неп кит­кән икән, ди­де­ләр. Ап­рель баш­ла­рын­да ул Ка­зан­ны яз­ма­ла­ры бе­лән шау­ла­тып ал­ды да, чын­нан да “ю­гал­ды”, ке­ше кү­зе­нә кү­рен­мәс бул­ды. Әле сту­дент­лар ара­сын­да шау­лы көл­ке­ле ши­гырь­лә­рен сөй­ләп йө­ри, әле “куе чәй” бе­лән кыз­лар­ны мә­хәб­бәт­тә хәй­ран итә тор­гач, бо­лай көт­мә­гән­дә эзе су­ы­ну, әү­вә­ле, ха­лык­ны по­ша­ман­га са­лыр­га ти­еш иде, ан­на­ры, һич­шик­сез са­гы­ну са­гы­шы­на. Аның шу­шы йө­рү­лә­рен­дә Ри­фат ни­чә тап­кыр йөз­гә-йөз кил­де. Хә­ми­дә бе­лән бер­гә дә ша­я­ры­шып бар­ган­на­рын­да егет­нең ал­ды­на чык­ты­лар. Хәт­та сиз­мә­гән-күр­мә­гән ке­бек­ләр дә иде. Хә­ми­дә то­ра­таш ке­бек хәл­дә кал­га­ла­гач, Мө­хәм­мәт Гә­рә­ев аңар­га:

— Шу­шы­мы ин­де ул си­нең ни­ең?— ди­гән со­рау бир­де.

Бу сүз­лә­рен ише­тер­гә өл­гер­гән Ри­фат гарь­лән­де, тиз­рәк алар кар­шы­сын­нан ола­гу ягын ка­ра­ды. Икен­че оч­рак­та,— аны­сы да көн­дез­ге ва­кыт­та бул­ды,— алар аны ерак­тан ук кү­реп, ты­ныч кы­на үтеп кит­те­ләр. Исән­лә­шер­гә дә мөм­кин иде үз­лә­ре бе­лән, әм­ма егет ба­тыр­чы­лык ит­мә­де.

Шу­шы ва­кый­га­лар­дан соң Хә­ми­дә­гә ка­ра­та Ри­фат­ның кү­ңе­ле су­ы­ныр­га ти­еш бул­са да, ни­гә­дер кыз­ны оны­та ал­мый­ча га­җиз­лә­нүе, бер­дән­бер юа­ны­чы Нә­фи­сә­гә ка­ра­та из­ге хис­лә­ре­нең тә­мам ял­кын­ла­нып чә­чәк ату­ы­на да ко­ма­чау­лык ту­дыр­ды­лар. Егет ба­ры­бер дә үз кем­ле­ген сак­лап ка­лыр­га ты­рыш­ты. Аң­ла­га­ны шул иде: Нә­фи­сә­гә мә­хәб­бә­те аның кү­ңе­лен ни­чек­тер саф­лан­дыр­ды, чис­тарт­ты. Ул мо­ңар­чы ан­дый хәл­нең бу­лыр­га мөм­кин­ле­ген күз ал­ды­на да ки­тер­ми иде. Юк­ка әй­тә­ләр икән җир йө­зен­дә тән­гә ге­нә мун­ча бар, җан­га юк дип. Ту­кай да ял­гыш­кан. Ме­нә бит, үзе та­ты­ды, Нә­фи­сә­нең саф­лы­гы, ыша­ныч­лы һәм чис­та мә­хәб­бә­те аның да җа­ны­на “мун­ча” бул­ды. Ул шу­шы саф­лык­ның рә­хә­тен то­еп яши баш­ла­ды. Тән дә кер­лә­нә, аны­сы. Ә ме­нә җа­нын Мө­хәм­мәт Гә­рәй бе­лән Хә­ми­дә­нең бер оч­рап алуы да ка­ра көй­дер­гән иде, шул ук кич­не Нә­фи­сә­нең хөр­мәт­ле һәм из­ге мө­нә­сә­бә­те аны яңа­дан пакь­лән­дер­де. Бо­лар­ны ке­ше­гә сөй­лә­сәң, аң­лап та бе­тер­мәс­ләр ин­де. Ә бәл­ки алар да ях­шы бе­лә тор­ган­нар­дыр? Юк­ка­мы­ни саф хис­ләр, саф мә­хәб­бәт ту­рын­да ил эчен­дә ге­нә тү­гел, дөнья буй­лап хә­бәр­ләр йө­ри? Аны дан­лый­лар һәм олы­лый­лар!

Ри­фат­ның хис­лә­ре Хә­ми­дә өчен уен гы­на бул­ган­нар тү­гел­ме соң? Хә­ер, аның үзе бе­лән дә Мө­хәм­мәт Гә­рәе ша­я­ру­дан уз­ма­ган икән бит. Хә­зер таш­ла­ган да, икен­че бе­рәү­гә өй­лән­гән, имеш. Дүр­тен­че ха­ты­ны ук бу­ла тү­гел­ме? Һәм ул ке­ше ха­лык­ка әдәп, әх­лак ту­рын­да ши­гырь­ләр та­кыл­дый, ро­ман­нар язып аң­лат­мак­чы! Ри­фат­ның да алар­ны укы­га­ны бул­ды. Аһ бу адәм ул әсәр­лә­рен­дә ни­чек­ләр көя, яна! Алай да бу­ла ала ми­кән­ни? Ни өчен ул уку­чы­сы бе­лән их­лас тү­гел?

Язу­чы­лар­га шу­шын­дый хо­лык хас бу­луы ха­кын­да Нә­фи­сә бе­лән ике ара­да сүз чык­кач, Ри­фат үзе­нең кү­ңе­лен­дә­ге­не сөй­ләп бир­гән иде дә, җа­на­шы аңа:

— Тор­мыш­ны тө­бе­нә үк тө­шеп җит­ми­чә өй­рә­неп, аң­лап, бе­леп бул­мый. Язу­чы­лар баш­ка­ча ни­чек ма­те­ри­ал тап­сын­нар? Бу алар­ның эше — тор­мыш тө­бе­нә тө­шү, без­гә, уку­чы­ла­ры­на, шул тор­мыш­ны күр­сә­теп би­рү,— ди­гән иде.

Егет хәй­ран ит­те. Әү­вә­ле бо­лар­ны Ри­фат лек­ци­я­дән алын­ган бе­рәр про­фес­сор­ның сүз­лә­ре ге­нә бу­лыр­га ки­рәк­ле­ген уй­ла­ды. Ан­на­ры, Нә­фи­сә­нең баш­ка сүз­лә­рен ишет­кәч, үз акы­лы да ка­мил икән­ле­ге­нә сок­ла­на баш­ла­ды. Аңар­га ул чак­та кыз:

— Ярый әле жур­на­лист­лар­га тор­мыш­ны тө­бе­нә­чә тө­шеп өй­рә­нү ки­рәк тү­гел!— дип әйт­кән иде.— Бү­ген­ге бар­лык бе­лән ге­нә яши­ләр. Бү­ген­ге­не яза­лар!

Бу сүз­лә­ре Ри­фат­ны ар­ты­гы бе­лән дул­кын­лан­дыр­ды. Ул “дө­рес тү­гел” дип лаф ор­мак­чы иде. Ан­на­ры, соң­гы сес­си­я­дә “жур­на­лист эш­чән­ле­ге” ди­гән фән бу­ен­ча им­ти­хан бир­гә­нен­дә,— ка­фед­ра җи­тәк­че­се до­цент Әгъ­за­мов үзе ал­ган иде,— ме­нә шу­шы “ни­чек язар­га” ди­гән со­рау­га ачык һәм аң­лы итеп җа­вап би­рә ал­ма­вы өчен “ка­нә­гать­лә­нер­лек” бил­ге­се ге­нә ал­ды тү­гел­ме соң? Хә­зер шул исе­нә төш­те һәм язу­чы­дан жур­на­лист­ның төп аер­ма­сын аң­лап өл­гер­де. Нә­фи­сә­гә кар­шы сүз әй­тә ал­ма­вы да шун­нан иде. Сө­е­неп:

— Әйе шул,— ди­де, хәт­та кыз­ны үбеп алып, тә­мам сө­ен­де­реп әйт­те: — Син про­фес­сор­лар би­рә ал­ма­ган­ны да би­рә­сең!

Аның шу­шы “би­рә­сең” ди­гән сү­зен Нә­фи­сә­нең бүл­мә­дәш­лә­ре га­еп­кә ал­ган­дай, бе­раз кы­за­рын­ган йөз бе­лән, укы­ган ки­тап­ла­рын­нан ае­ры­лып, усал күз­лә­рен сө­зеп ка­рап, ин­карь ит­кән­дәй кы­лан­ды­лар. Хә­ер, җа­на­шы­ның Ри­фат янын­да үзен ин­де ир­кен то­та баш­лау­ла­ры да алар­га күп­төр­ле мәгъ­лү­мат ки­те­рер­гә ти­еш иде. Аң­сыз­лар­дан тү­гел алар, ба­ры­сын да бе­лә­ләр, си­зе­нә­ләр! Иң ки­рә­ге, мә­хәб­бәт­лә­ре­нә кар­шы тү­гел­ләр.

Әгәр дә Ри­фат бе­лән Нә­фи­сә ап­рель ер­га­нак­ла­рын­да яла­на­як йө­реп кайт­са­лар да, юләр­лән­де­гез­ме әл­лә сез, ти­ле­ләр, ди­мә­я­чәк­ләр. Ке­ше­не ке­ше­ләр шу­лай үз итә­ләр, якын кү­рер­ләр дип ба­шы­ңа да кер­теп ка­рый ал­мас идең, үзең шун­дый бә­хет­кә ду­чар бул­ма­саң.

 

VII

Ри­фат­ны май бәй­рәм­нә­ре­нә авы­лы­на ча­кыр­ды­лар. Эне­се Ха­рис хәр­би хез­мәт­кә алы­на­сы икән. Көз­дә кит­ми кал­ды. Кол­хоз­да ме­ха­ни­за­тор. Туң­га сө­рү­дә эш­лә­де. Шу­ңа кү­рә дә аны сол­дат­ка дип куз­га­ту­чы бул­ма­ды. Ин­де хә­зер ала­сы­лар. Кол­хоз рә­и­се ике кул­сыз ка­лам дип әй­тә, ди. Әм­ма Ха­рис хәр­би хез­мәт­кә ба­рыр­га ти­еш. Ул ан­да чын егет бу­лып өл­ге­рә­чәк, тәр­тип­кә, буй­сы­ныр­га, әмер итәр­гә өй­рә­нә­чәк. Әгәр дә то­рып кал­са, кө­тә бир: егет­нең баш­баш­так адәм­гә әве­ре­лүе бар.

Һай авыр ар­ми­я­дә баш­баш­так­лар бе­лән. Үз­лә­рен әл­лә кем­гә ку­ю­ла­ры бер хәл, әм­ма да буш ку­ык бу­лу­ла­рын аң­ла­мау­ла­ры га­җәп. Ко­ман­дир­ла­ры гы­на тү­гел, ип­тәш­лә­ре дә ан­дый­лар бе­лән иза­ла­на. Шу­лай да ба­ры­бер җае чы­га, һа­ва­лы­гы су­ы­на. Ме­нә хик­мә­те нәр­сә­дә хәр­би хез­мәт үтү­нең егет ке­ше өчен.

Ри­фат яшь­тән үк күн­дәм бу­лып үс­те. Әти­се аны һа­ман үзе бе­лән фер­ма эше­нә, бо­зау­лар ка­рар­га алып йөрт­те, ар­ба­сын­нан бер дә тө­ше­реп кал­дыр­ма­ды. Сә­нәк бе­лән пе­чән, са­лам ка­е­рып, Ри­фат­ның иң баш­ла­ры авыр­тыр иде, әм­ма зар­ла­нып һич­бер сүз әй­тә бел­мә­де. Ул утын ки­сү, кош-корт, мал-ту­ар ка­рау йорт­та ту­лы­сы бе­лән аның ка­ра­ма­гын­да иде.

Алар ике ма­лай үс­те­ләр. Ха­рис, шак­тый ке­че бу­лып, бе­раз ял­кау­рак ма­лай, ән­кә­се тәр­би­я­сен күб­рәк үз ит­те. Ри­фат усал­рак иде, эне­се йом­шак­лык­ны сөй­де.

Әм­ма яз­мыш­ны Хо­дай тә­га­лә алар­га бу­таб­рак бир­гән икән шул: Ха­рис кеч­ке­нә­дән трак­то­рист бу­лам дип үс­те, ә абый­сы күб­рәк “ка­ләм тиб­рә­тү” эше­нә тар­тыл­ды. Бәл­ки дө­рес сүз­дер: кем­гә нәр­сә җит­ми, ул шу­ны эз­ли бит!

Һәм ме­нә Ха­рис­ны да хәр­би хез­мәт­кә ала­лар икән шул! Бәй­рәм­нәр ара­сын­да ки­тә­се, ди. Абый­сы ке­бек чит ил­дә хез­мәт итәр ми­кән­ни? Ан­дый­лар­ны ир­тә­рәк ча­кыр­та­лар бит.

Оза­ту ди­гән­нә­ре мә­шә­кать­ле ин­де ул. Бер туй­лык өс­тәл әзер­ли­се бар. Ми­шәр иле ул ан­дый-мон­дый гы­на тү­гел, ан­да ба­ры­сы, хәт­та чәй ка­ла­гы да зат­лы­рак­тан да зат­лы­рак бу­лыр­га ти­еш. Хә­ер, күр­ше-үлән бу­лыш­мый­ча кал­дыр­мый. Өс­тәл­не Ри­фат­ка алып бар­ды­рыр­га уй­лап куй­ган­нар икән. Үзен күр­сә­тер­гә ки­рәк бу­ла­чак әле. Әм­ма да Ри­фат­тан ар­тист­лык көт­мә­сен­нәр, ул чын абый ке­ше­ләр­чә бу­ла­чак һәм тәр­тә­не кы­рыс то­та­чак. Өс­тәл­дә­ге та­ба-ка­шык та ва­кыт­сыз шал­ты­ра­мас. Бе­леп тор­сын­нар. Тик ме­нә аш-су әзер­ләү мә­шә­ка­те?

Бу хак­та ишет­кәч, Нә­фи­сә, ике дә уй­лап тор­мас­тан:

— Ри­фат, җа­ным, үзем кай­там! Үзем бу­лы­шам!— ди­де.— Ки­рәк­сә­ләр, бүл­мә­дәш кыз­лар­ны да алыйк!

— Дүр­те­гез үк күп бул­мас­сыз­мы?— ди­де Ри­фат, юл чы­гым­на­рын да исе­нә алып, баш­ка­сы ха­кын­да да уй­лап.

— Исәп­ли тор!— ди­де Нә­фи­сә, әм­ма үзе­нең һич­шик­сез кай­та­ча­гын һәм бу­лы­ша­ча­гын та­гын бер кат ки­сәт­те: — Ми­не кал­дыр­мас­сың! Әти-әни­ең бе­лән дә та­ны­шыр­быз! Ба­ры­бер ки­рәк бу­ла­чак бит ин­де!

Эш­нең кай­сы як­ка та­ба бар­ган­лы­гын аң­лар­га өл­гер­гән Ри­фат: “Шу­шы­лай ук тиз­лә­тик ми­кән­ни? Уку­ын бе­те­рү ту­рын­да уй­лар­га исә­бе юк, ах­ры­сы?”— дип, эчен­нән бе­раз хәс­рәт­кә дә би­рел­де, шу­лай да бу урын­сыз дул­кын­ла­ну­ын йө­зе­нә чы­гар­мас­ка ты­рыш­ты. Аңа бу уе бе­раз­дан, ни га­җәп, үз ягын­нан на­мус­сыз­лык сы­ман то­ел­ды. Мон­дый хис­не ул Хә­ми­дә бе­лән бул­ган ча­гын­да ки­чер­гә­не юк иде. Әгәр дә ал­га та­ба да шу­шы рә­веш­ле той­гы­ла­на баш­ла­са, йө­рә­ге­нә авыр­га ки­лә­сен ул әле­гә ба­шы­на да ки­те­рә ал­ма­ды. Ри­фат­ның бо­лай чис­та­ры­нуы, кү­ңе­ле саф­ла­ну га­лә­мә­те әле­гә­чә тәҗ­ри­бә­сен­дә бул­ма­ган­лык­тан, бе­раз кы­ен­га­рак та ки­лә, чөн­ки дөнь­я­лык га­лә­мәт­лә­ре­нә ка­ра­шы ба­рып, яшә­еш тө­шен­чә­лә­ре бе­лән кү­ңел ки­че­реш­лә­ре һәм хис­лә­ре кар­шы­лык итә баш­ла­ды­лар. Мон­дый чак­та адәм­нең хә­те­ре бу­та­лу­чан бу­ла. На­мус тө­шен­чә­се дә бар икән­ле­ген аң­лап, ул хәт­та лек­ци­я­ләр­гә сал­кын ка­ра­вы ке­бек га­ди һәм га­дә­ти мәсь­ә­лә­ләр­дә дә фи­кер үз­гә­ре­шен ки­чер­де. Мөм­кин ка­дәр буш ва­кы­тын ки­тап­ка, гый­лем өй­рә­нү­гә са­рыф итү те­лә­ге уян­ды. Бу ке­ше ин­де баш­ка Ри­фат, бү­тән бер адәм ба­ла­сы сы­ман иде. Егет ул хис­лә­ре­нә кар­шы то­рып ка­ры­шыр­га да бел­мә­де, әле­гә мон­дый хәл­лә­ре­нә аның ри­за­ла­ша­сы да кил­ми иде ке­бек.

Алар май бәй­рә­ме­нә бүл­мә­дәш кыз­ла­рын алып кайт­мас­ка бул­ды­лар. Бил­ге­ле тү­гел, бәл­ки 9-Май бәй­рә­ме­нә­чә ка­лыр­га ту­ры ки­лүе бар иде. Ха­рис­ны сол­дат­ка оза­тып җи­бәр­ми­чә бул­мый шул, ке­ше­ләр ал­дын­да оят­ка төш­сәң, аны кая ку­яр­сың?

 

VIII

Чүп­рә­ле ра­йо­ны­ның Шәй­мор­за авы­лы­на кай­ту өчен әү­вә­ле алар по­езд­га кил­де­ләр. Зур эле­ва­тор­лы Бо­рын­дык стан­ци­я­сен­дә тө­шеп кал­ды­лар. Ул ел­лар­да “Ка­зан­–У­фа по­ез­ды” Уль­я­новс­ки шә­һә­ре аша йө­ри, тиз­лек­тә дә гү­я­ки ка­ла трам­вай­ла­рын хә­тер­лә­тә иде.

По­езд­да кил­гән­дә Нә­фи­сә­нең ба­шы әй­лән­де. Ул да Ри­фат ке­бек ми­шәр кы­зы, әм­ма Чис­тай ягы гү­зә­ле иде. Аңа тик ни­гә­дер мон­да­гы ха­лык­ның әр­сез­ле­ге ошап җит­мә­де. Бу хак­та әйт­кәч, егет ап­ты­рап та ал­ды. Аның уен­да ми­шәр­нең хол­кы — әр­сез­лек үр­нә­ге­нең-үр­нә­ге иде. Нә­фи­сә­нең укы­ту­чы ба­ла­сы бу­лу­ы­на да сыл­та­ма­ды, бәл­ки хик­мәт кө­мән кү­тә­рү­ен­дә­дер дип хә­веф­лән­де. Әгәр дә шу­лай икән, аңа бы­ел өй­лә­нү ягын ка­рау хә­ер­ле. Баш­ка ях­шы­рак фи­кер ба­шы­на ке­рә ал­ма­ды.

Алар­ны бо­ры­ны­на ка­дәр ке­ше бе­лән ту­ты­рыл­ган “ПАЗ” ав­то­бу­сы, таш­лы юл­дан си­кер­тә-си­кер­тә алып ки­теп, Шәй­мор­за авы­лы ба­шын­да бер сә­гать­ләр­дән соң гы­на тө­ше­реп кал­дыр­ды. Нә­фи­сә үзе дә шу­шы рә­веш­ле­рәк йө­реп кү­нек­кән­лек­тән, мо­ңа әл­лә ни исе кит­мә­де. Тик ба­шы гы­на әй­лән­де, ук­шуы да бет­кә­ләп ал­ды. Рәх­мәт төш­ке­ре, ярый әле ав­то­бус исен­нән зар­лан­ма­ды, ки­ре­сен­чә, кү­ңе­ле бол­га­ну га­лә­мә­те бе­раз­га бе­теп, Ри­фат­ка ша­ян сүз­ләр дә әйт­кә­лә­де. Хәт­та хы­ял­га да би­ре­леп ал­ды:

— Ал­ла бо­ер­са, без­нең дә ма­ши­на­быз бу­лыр. “Жи­гу­ли” дә ярый. Аның бе­лән кай­тып-ки­теп йө­рү­лә­ре рә­хәт ке­нә!— ди­де.

Ри­фат­ка да мон­дый фи­кер ошый иде. Тик кай­чан бу­ла әле ул? Әти­лә­ре, бу­рыч­ка ба­та-ба­та, соң­гы биш ел буе яңа йорт җит­кер­де­ләр. Ри­фат­тан ба­ры тик ак­ча­ла­та яр­дәм ге­нә көт­те­ләр. Шу­ңа кү­рә дә егет, җәй­лә­рен дә Ка­зан­да ка­лып, әле ра­ди­о­да, әле га­зе­та-жур­нал­лар­да ял­га кит­кән жур­на­лист­лар уры­нын­да утыр­га­лап, кич­лә­рен бар­жа­лар бу­ша­тып, ка­ра­выл то­рып ак­ча туп­лый, ае­на хәт­та би­шәр йөз сум­нар да поч­та аша авыл­га җи­бәр­гә­ли тор­ды. Бу ак­ча­лар тө­зе­леш ма­те­ри­ал­ла­ры­на да, ос­та­лар­га тү­ләр­гә дә җи­тә бар­ды. Шәй­мор­за­да олы сүз та­рал­ды: “Са­мат аб­зый­ның хәс­рә­те юк аның, улы ка­ла­да зур эш­тә, ак­ча­лар­ны кап­чык-кап­чык җи­бә­реп ке­нә то­ра”, имеш. Хә­ер, ата-ана­сы да Ри­фат­ны ким­гә ку­ю­чы­лар­дан тү­гел иде­ләр. “Йорт­ны улы­быз ак­ча­сы­на җит­кер­дек!”— дип сөй­ли тор­ды­лар. Алар­ның фер­ма­да кол­хоз бо­зау­ла­рын си­мер­теп-тәр­би­я­ләп ка­зан­ган хез­мәт хак­ла­ры ике­се­нә бер­гә йөз дә сик­сән тәң­кә­дән арт­мый иде. Җит­мә­сә, ос­та­лар­га бу­лы­шу өчен, ике җәй рәт­тән Са­мат аб­зый­га эшен таш­лап то­рыр­га ту­ры кил­де. Ха­ты­ны Хә­ди­чә тү­ти дә шу­лай ит­те. Аш-су­га ос­та Фа­тый­ма абыс­тай­ны да бе­рен­че ат­на­ла­рын­да ос­та­лар­га өс­тәл әзер­лә­шер­гә дә­шәр­гә, аңар­га да ак­ча чы­га­рыр­га мәҗ­бүр иде­ләр. Әм­ма да Хә­ди­чә тү­ти аңар­дан пе­шек­че сер­лә­рен отып кал­ды. Дө­рес, ку­лы алай ук тәм­ле бул­ма­ды, ә ме­нә Са­мат аб­зый элек­ке­чә та­ба­гын­нан кы­сыр өре ку­ып уты­ру­дан тук­та­ды, би­те­нә-тә­не­нә ит кун­ды. Хә­ди­чә тү­ти­нең ка­де­ре дә бер баш­ка үс­те. Аш­ны аны май­лы­рак та, нык­лы­рак та — ике төр­ле кал­җа бе­лән пе­ше­рер­гә ки­рәк икән, сө­як­нең дә җи­лек­ле­се мәс­ли­хәт, ди. Ток­мач­ны да дүрт йо­мыр­ка бе­лә ба­су­ың, ях­шы­лап изеп, вак­лап ту­рап, кип­те­реп аш­ка са­лу­ың дө­рес. “И­кен­че”­гә бә­рәң­ге­не дә тә­мам юып әр­че­сәң, ан­на­ры ка­бат өч рәт чай­кап, ту­рап сал­саң — әй­бәт, баш­лы су­ган­ны вак­лап, бер­гә пе­шер­сәң, тә­мам сө­зеп алып, ста­ка­ны-ста­ка­ны бе­лән сөт са­ла-са­ла из­гән­дә, ан­на­ры, бер кат изеп бе­тер­гәч, икен­че ка­ты­на та­гын шу­лай ту­гы­лар­лык бул­ган­чы бол­гат­кан­да — шәп чы­га. Ба­ры­бер дә ку­е­рып җи­тә. Ә та­вык итен ка­зан­да тү­гел, ал­дан бе­рәр сә­гать тоз­лы-май­лы су­да то­тып, ан­на­ры сар­кы­тып ту­рап, та­ба­га те­зеп, өс­те­нә икен­че та­ба­ны кап­лап, кай­нар мич­тә бер сә­гать­ләп тот­саң, җи­лек ке­бек бу­ла. Бел­сен­нәр Фа­тый­ма абыс­тай­ның ку­лын, Хә­ди­чә тү­ти­нең уң­ган­лы­гын!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных