ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 44 страницаСин булмасаң — көнем сүнәр, бәгырем!”—
дип җыр сузды. Моңа кадәр шушы рәвешле көй, шушындый да ямьле сүзләр барын белми идеме, үзе дә бу осталыкларыннан аптырашта калды. Кеше-кара ишетмәдеме икәнлеген белер өчен як-ягына каранып алды. Шушында гына күңелендәге сәер рәхәт халәт юкка чыкты. Мондый хәлне — “күңел утырды”, диләр. Әнүр бәк белән дә шушылай булып чыкты. Аның күңеле утырды. Ул үзен гүяки гаҗәеп зур шар өстендә күрде. Бу шар пыяла сыман, аның өстендә Әнүр бәкнең үзеннән гайре һичкем юктыр кебек. Һәм кинәт күкнең йөзендә ак болытлар пәйда булды. Алар ниндидер бетмәс-төкәнмәс сагыш алып килделәр. Күкнең йөзе инде кара болытлар белән тулды, яшен яшьнәде, яңгыр яуды. Әнүр бәк үзен шар өстендә түгел, бәлки былчырак арасыннан авыр адымнарын сөйрәүче итеп тойды. Кара үзле туфрак аның аякларына ябыша, өелә. Аңа авырдан-авыр, кыеннан-кыен. — Фу, әллә саташам инде!— дип, Әнүр бәк башын читкә органдай чайкап алды. Айнып киткәндәй булды. Аның мондый халәтне дә кичергәне юк иде. Тәхетенә утырып, кабат уйларына бирешмәскә тарышты. Әмма теге угланның кем булуын аның беләсе килә иде. Вакыйгаларны кабат күз алдыннан, инде бу юлы хыялга бирелмичә генә, сабырлыкта кичерде. Угланны куа киткәннәрендә, йоклап яткан Нурсәлимнең өстенә барып чыгуларын исенә төшерде. Ачуы белән җикереп: — Ул җебек малай актыгы бөтен көтүләремне таратып бетергән, ахмак!— диде дә, тагын да ачу беләнрәк: — Кем бар анда? Керсен әле!— дип җикерде.— Кертегез! Нурсәлимне китерегез! Бераздан кәнизәк-хезмәтче яшь кыз килеп: — Нурсәлим көтүләрне әле генә кайтарды, абзар-араннарына кертеп йөри!— диде. Әнүр бәкнең күзләре уйнап куйды. Инде ничә көннәр бу кәнизәкнең күренгәне юк иде. Аны сырхауланды, диделәр. Әнүр бәкнең бу кәнизәк кызга күңеле ятып тора иде, шунлыктан йомшак тавыш белән эндәште: — Кил әле бире... Итекчә!.. Кил әле, оялма!— диде. Итекчә исемле кәнизәк кыз аның каршына оялган йөз белән, әмма тәмам буйсынган хәлендә якынайды. Әнүр бәк аңа назлы итеп елмайды да: — Син, Итекчә, сүземне тыңла! Нурсәлимне ошатасыңмы?— дип сорады. Кыз һаман да курыккан күзләре белән Әнүр бәккә туры карап: — Белмим!— диде.— Мин... Мин... Ул шунда: “Бәк, мин сезне яратам! Сезнеке буласым килә!”— дип әйтмәкче иде, әмма кыюлыгы җитмәде. Аннары ул болай да Әнүр бәкнеке бит инде. Бу хакта исенә төшереп торуы урынлы булырмы? — Белергә кирәк, белергә!— диде Әнүр бәк, кәнизәк кыздан усал һәм сөексез карашын яшерергә теләп.— Белергә кирәк! Мин сине аңа ниятләп тора идем әле! Кыз аһ итте. Ул бит Нурсәлимне яратмый. Дөресрәге, бу хакта күңеленә дә кертеп караганы юк. Ә бәге нәрсә ди? Нурсәлимгә ниятләдем, диме? Яратмый бит ул аны, Нурсәлимне! Итекчә тәмам курка калды. Күзләренә яшь килде. Үзенең бәхетсезлеген уйлады. Аның күзләренә сылу егет булып үсеп килгән Нурсәлимнең бер дә чалынганы булмады. Яхшылыкларын һәм күркәмлекләрен телләргә алып сөйләсәләр дә, кәнизәк Итекчәнең андый сүзләрне колаклары ишетмәде. Хәтта аңа әбисе Хөршидә дә бу хакта әйтеп караган иде, бәк уенчыгы булмаска кушкан иде. Итекчәнең күзләреннән яше китә белмәде. Өмет, хис, мәхәббәт, курку катнаш теләкләре белән Әнүр бәкнең йөзенә, ничек ай кояшка таба тартылса, шулай карап тора бирде. — Бар! Бар, чакырт, керсен!— диде Әнүр бәк, күзләрен аңа салырга да теләмичә. Итекчә кыенсынып кына чыга барды. Ни сәбәпле авыруын, хәленең әле бүген генә тәненә кайтуын уйлады. Әгәр дә әбисе Хөршидә аңа үләннәр кайнатып эчертмәсә, ул бәлки “китсәң — кайтмассың йортына” юл алган булыр иде? Ә Әнүр бәк аның хәлен дә, авыруы сәбәбен дә сорамады. Бәлки кызыксынып, башкалар аша белешеп торгандыр, шуңа кадәр кабатлап төпченергә теләмәгәндер? — Тукта, тукта!— диде, кызга кычкырып Әнүр бәк.— Итекчә, тукта әле, сүзем бетмәгән! Үзенә кирәктә ягымлы була белүче бәкнең тавышында сәясәт очкыны уйнап куйды. Ул ниндидер хәйлә корырга өлгергән иде булса кирәк. Итекчә, тукталып, аңа йөзе белән борылды. Әнүр бәкнең шушындый иркә тавышын ярата иде ул. Сөю-сәгадәт сүзләрен дә менә шушылай әйтә түгелме? Итекчәнең йөзендәге кара болытлар юкка чыктылар. Әнүр бәктән ул изге сүзләр ишетергә өметләнә башлады, шунлыктан аңа хәтта күңеллерәк тә булып китте. — Син, Итекчә, шул Нурсәлимне күзәткәләп йөре әле! Нигәдер ошамый башлады ул миңа. Йөрәгендә мәкер бардыр сыман. Күңеле тулы начар уйлар түгелме? Сөйләштереп тә кара. Аңа мине яманла! Рөхсәт итәм, теле чишелеп, хәйләсе беленмәсме?— диде Әнүр бәк, тәхетеннән торып, кызга якын ук килеп, уңына һәм сулына төшеп. Мондый вакытта бәк аксаклаудан туктый, канатлана башлый торган иде. Бу юлы да шулай булды. Итекчә: — Ярар, тырышырмын!— диде, инде хәзер үзен горур тотып, бәкнең күзләрендә ут ялкыны кабынуны тоеп. Әмма бу ут ялкыны мәхәббәттән түгел, бәлки мәкердән иде. Кыз анысын әлбәттә төгәл генә аера алмады. Күңеле белән ышанып: “Бәк мине сөя, уты — эчендә яна, тыштан гына күрсәтми!”— дип уйлады. Бу фикере аңа канатлар бирде. — Бар, аны монда чакыртырга онытма!— диде Әнүр бәк, Итекчәгә тагын да ягымлырак итеп эндәшеп. — Ярар!— дип, беркатлы кыз чыгып та китте. Әнүр бәк сөенеч эчендә калды. Кызның Итекчә дип аталуында сәбәп бар иде: аны киез итек эчендә суда агып килгән килеш табып алдылар. Ул вакытта балалар су керә иделәр. Сабыйның елаганын ишетеп, аны ярга алып чыктылар. Малайлар арасында Әнүр бәк тә бар иде. Кыз, аны күрүгә, гүяки уянып, таныгандай авызын ерды. Малайларга бу хәл ошады. Аңардан: — Әнүр бәк бала тапты!— дип, иптәшләре үртәп көлделәр, шуңа да ул: — Мин хатыннар түгел лә!— дип мыскылланды. Баланы бәклектә яшәүче ялгыз карчык Хөршидә әбигә бирделәр. Исемен дә, итек эчендә табылуына нисбәтле итеп атап, “Итекчә” диярәк куштылар. Дөньяда могҗизалар күп була. Кыз үсеп җитеп, Әнүр бәккә бөтен күңелен багышлады. Моның өчен бәк аңа рәхмәтле булырга тиеш иде.
XII Шәһри инде икенче көнен тәрәзә яныннан китмәде диярлек. Аның күңелендә уйларның төрлесе уйнады. Ул әле көтүче егетнең курайда көй чыгарып утыруын хәтеренә алды, әле Әнүр бәкнең батырлыгына сокланды, әле углан егетнең сазны чиртеп җырлаганын, ә аннары дошман кылычыннан коты очып, мәсхәрәле төстә качып китүен — барысын-барысын да хәтерендә яңартты. Ә менә бүген аның кулына, гөлләрне сыйпап торганында, кара тимгелле тимер-камка очып килеп кунды. Шәһри шунда гына әбисе Гөлйөземне онытып җибәрүенә хәйран итте. Әйе, әбисе бар иде бит. Аның белән киңәшә, сер алыша ала иде. Инде аңардан аерылды шул, нәрсә эшләсен, кемнәргә барып башын куйсын? Шәһризадә шунда тимер-камканы югарыга таба күтәрде. Аны очыртырга теләп, бала вакытындагыча: — Тимер капкаң ач-ач, киявең килә, кач-кач!— дип әйтеп карады. Әмма тимер-камка очарга теләмәде, беләгенә таба йөгереп төшә башлады. — Нәрсә булды? Нигә алай киреләндең?— дип сорады аңардан Шәһри. Әмма кызга бөҗәк бер сүз дә әйтмәде. Бу гаҗәп хәл иде. Бөҗәкләрнең күп сөйләшергә, һаман кыштыр-кыштыр ашарга, йөгерергә, тынгысызлануларына Шәһринең күптән исе китми иде инде. Ә бу юлы аптырады. Тимер-камка гүяки аңа кечкенә күзләрен тутырып карыйдыр, борчылма дип, шушы рәвешле карашы белән белдерәдер сыман да тоелды. — Әллә син бөҗәкләр телендә сөйләшә белмисеңме? Нигә эндәшмисең?— диде аңарга тагын да Шәһри, тимер-камканың серен төшенгәндәй әйтеп. — Ә, белдем, син мине юри үчеклисең!— диде ахырда Шәһри. Һәм шунда ничектер күңеле тынычланып калуын, хәтере сафлануын, уйлары-борчылулары юкка чыгуын тойды. — Менә син нәрсәне теләгәнсең икән, тимер-камка! Аңладым!— диде Шәһри аңа бу юлы.— Инде бар, оч! Әбиемә барып, аңа миннән сәлам тапшыр!— дип, кулында тимер-камканы тагын югарыга таба күтәрде. — Тимер капкаң ач-ач... Тимер-камка очып та китте, үгетләүләрне артык көтеп тә тормады. Бу хәлдән тагын гаҗәпләнгән Шәһри шунда әбисен һәм аның Камка турында әкиятен исенә төшерде: “Камка борынгы заманнарда аю кадәрле булган, йөнтәс икән. Урман башына чыга да, анда йөрүче көтүләрне юри куркыта, шуннан кызык табып яши, ди...” Шәһризадәнең Гөлйөзем әбисе тимер-камка турындагы әкиятне шулай дип сөйли торган иде бит. Кыз, тыңлап бетермәс борын, аны бүлдереп: — Камка кечкенә генә бөҗәк бит, әбием, ничек әүвәле шулай зур булган соң ул?— дип сораган иде. Җавабында: — Чөнки аның сәбәбе бар, тыңлап бетермәдең бит әле, кызым!— ди иде әбисе. Шәһри кабат сабырлыгын җыя, аннары тыңлый бирә, үзе тагын бүлдермәкче була. Шунда Гөлйөзем әбисе: — Ә беркөнне Камканы шушылай бушка юләр сатып йөрүе туйдырган,— дип сөйләвендә була.— Бервакыт ул урман уртасындагы караңгы, биек, карт имән төбенә килә дә ялвара-ялына башлый: — Мондый ахмаклыкларым туйдырды, акыллы буласым килә!— дип елый. Имәндә зур куыш бар икән. Анда урман иясе карт ябалак яши. Камканың бу елаганын ишетеп чыга да әйтә: — Нигә бу кадәр үкерәсең?— ди.— Синнән дә ахмаграклар бар дөнья йөзендә, Камка, әмма бер дә алай җаннарын җәзалап үкенмиләр!— ди. — Юктыр, була алмаслар!— дип кире кага елак. — Минем белән бәхәсләшмә!— дип ачулана аны урман иясе ябалак. — Нинди була ул андый ахмак?— ди шунда Камка. — Диңгез якасында утырып та бер тамчы суга мохтаҗлар, иреннәре коры калучылар,— дип җавап бирә аңа шушы урман иясе ябалак. Камка аптырап кала. Күреп килим әле дип, диңгез буена китә. Әмма анда суга сусаган берәүне дә тапмый. Киресенчә, барысы да диңгездән, судан гарык булып, батып үлүдән куркалар икән. Камка кабат теге урман иясе ябалакка килә дә шушы хакта әйтә. Аның хәбәрен ишеткән ябалак әүвәле хәйран итә, аннары: — Инде син мине ахмаклыгың белән чыннан да таң калдырдың,— ди урман иясе.— Мин бит табигый диңгез хакында әйтмәдем, бәлки гыйлем диңгезен күздә тоттым. Була шундый да ахмаклар, алар чиксез гыйлем диңгезе якасында басып торалар, ягъни галимнәрдән олы мәгънәле гыйлемнәр ишетәләр, әмма, колакларына да элмичә, шул гыйлемнәргә игътибарсыз хәлдә коры калалар. Мин шуларны күздә тоттым, и юләр Камка!— дип аңлатып бирә. Боларны ишетүгә, Камка чыннан да үзенең юләрлекләрен төшенеп ала һәм кып-кызыл төскә керә. Оялудан аның тәненә хәтта кап-кара тимгелләр дә бәреп чыга. Шушы хәлендә бер көн йөри, ике көн, өч... Бөтен урман халкы аңардан көлә башлыйлар. Ул кая гына качса да, кып-кызыл булып, тау кадәр хәлендә күренеп тора. Инде дә оятны күтәрә алмый, кабат урман иясе ябалак янына килеп, элекке хәленә кайтырга ярдәмен сорый. Шунда ябалак аңа: — Бу хәлгә сине мин төшермәдем,— дип җавап бирә.— Син үзең шушындый хәлгә килдең. Инде беркем дә ярдәм итә алмас! — Ә мин болай яши алмыйм. Гәүдәм иләмсез зур, кайда да качып котылу чарасы юк,— дип зарлануын дәвам итә Камка. — Әйе,— ди ябалак,— син дөрес әйтәсең, яктыда да күрмәгән кешегә күз нәрсәгә кирәк? Тилегә буй нәрсә бирә? Бары зыян гына китерә! Ярар, бу юлга үтенечеңне кабул итәм! Шунда урман иясе ябалак бу Камканың алдында Ахырзаман хуҗабыз Мөхәммәд пәйгамбәргә атап дога укый, Тәңре тәгаләдән үтенә һәм амин әйтеп “һу-һу!” ди. Син күр дә мин күр: догасы кабул була. Камка бөҗәккә әверелә. Ул шушылай бик кечкенә калуына шундый нык сөенә, бәхетеннән йөзе елмайган килеш кала. Нәселе дә тимер-камка исемен ала. Аңа “тимер” дип кара тимгел нокталары булганга әйтәләр, “камка” дип элек-электән Камка исемендә булганы өчен атала инде. Әмма ул һаман да кызыл хәлендә йөри, оча. Элеккечә кебек үк ваемсыз яши. Араларында кайбер нәселдәшләре яшькелт-сары төс белән туалар. Болары исә тимер-камканың дәү, олы гәүдәле булган Камка чагын исләренә төшереп торыр өчен икән, имеш. — Менә шулай, кызым! Кемнәр диңгез якасында булып та, иреннәре коры хәлдә калырга мөмкиннәр. Андый кешеләрнең хәсрәте ахырда нәкъ тимер-камка хәсрәте кебек инде! Аңладыңмы?..
Бу әкиятне тыңлаган чагында Шәһригә барысы да аңлашылган сыман иде, инде хәзер аптырашта калды. Әбисе сөйләгәннәрнең яшерен хикмәте барлыгын ул яңа төшенде. Әмма нинди серле хикмәт, аның мәгънәсе ничек — ул әлегә боларына җавап таба алмады. Аңа әбисе Гөлйөзем: — Кызым, үскәч барысын да үзең аңларсың әле!— дигән иде бит. Шәһри менә үсеп җитте, әмма һаман аңлый алмый! Камка кебек ул да шулай ахмак микәнни? Әллә шуны әбисеннән әйтергәме бүген тимер камка аның янына килгән? Шулайдыр, бер дә башкача булмас! Шунда Шәһри янына үги анасы кереп, аның янына мыштым гына килеп басты. Кыз сагыштан моңланып җыр башламакчы иде, аны шунда гына сизенеп алды һәм куркынып куйды: — Абау, әнием, син икәнсең әле монда!— диде. Үги ана Шәһринең куркуына сөенде һәм: — Нишләп һаман монда гына утырасың әле?— дип, кызга ризасызлыгын белдерә башлады.— Синең яшеңдә болыннарда-кырларда йөрергә кирәк! Әмма Үги ана шунда эченнән башка сүзләр сөйли иде: “Бар, моннан чык! Бүре ашамасмы үзеңне, ичмасам! Угрылар таламаслармы, урлап алып китмәсләрме!” Бу вакытта ананың кабат кәефе үзгәрде, чөнки башына хәйлә килде. Шәһринең кызлары арасында Үги ананың кәнизәге-хезмәтчесенең кызы да бар иде. Ул аны күптәннән үзенә ияләштерде. Хәзер уйларын тормышка ашырыр чак җиткәнлеген аңлады. Башка бер генә сүз дә әйтмичә, Шәһри яныннан ашыгып-ашкынып чыгып китте. Үзенә теге кызны чакыртып алды.
XIII Кәнизәк кызы безнең Шәһрине урманның иң караңгы почмагына илтеп адаштырырга тиеш иде. Моның өчен Үги ана аңарга зур байлыклар, сөекле яр, игелекле тормышлар вәгъдә итте. Ни өчен Әнүр бәк кулы белән кылырга теләгән явызлыгын, шул хактагы уй-теләкләрен үзгәртүен кәнизәк кызы белмәде, башына да китермәде. Шәһри исә ул кызына “иптәшем” дип эндәшә, башкалар янында аны олылый да торган иде, югыйсә. Әмма ул кыз боларга карамады, байлыкны дуслыктан өстен күрде. Бүген алар болында угланнар киемендә түгел иделәр, аларны калдырып, ат өстендә кызлар буларак чыктылар. Ерак китмәскә иде исәпләре. Уен-көлке күп күрелде. Беразга арыдылар. Атларыннан төштеләр. Шунда кәнизәк кызы аларга: — Әйдәгез күз йомышлы уенын уйныйбыз!— диде. Арадан берсенең күзләрен йомдырып бәйләргә тиеш иделәр. Кем “а-у!” дип эндәшә, күзе йомдырылган кыз аны барып тотарга тиешле булып чыкты. Ә бу уен бик кызык икән. Шулай күңел ача торгач, Шәһринең дә күзен йомдырып бәйләделәр. Кызлары качып беттеләр дә, “а-у!” да “а-у!” дия башладылар. Шәһри арадан берсенең авазы артыннан китте. Инде килеп җиттем, тоттым үзен дигәнендә, “а-у!” авазы ераклашты. Шәһринең бирешәсе килмәде. Иптәш кызлары алдында хур булып калсынмыни инде? Шулай үз сүзләнеп, ул һаман да бара бирде. Авазлар әле генә ишетеләләр иде сыман, тәмам юк та булдылар. Шәһри шунда мөгаен кайтаваз артыннан китеп ялгышканмындыр дип уйлады. Шулай да исәбе көлкегә дә калмаска иде. “А-у!” дип эндәште. Якында гына кемдер “а-у!” дигән кебек булды. Шәһри шунда таба барды. Һичкемне тапмады. Тагын аваз салды, тагын ишетте, тагын ишетте. Һичкемне таба да, тота да алмады. Ул “а-у!” дип әйтә, кайтавазы аңа “а-у!” дип ишетелә... Шәһри шул кайтавазы артыннан урманның тагын да караңгырак җиренә кереп бара бирде. Һәм менә ул аваз салмас булды. Күзләрен ачты һәм үзен биек-биек агачлар арасында күрде. Кая барырга белмәде. Аваз артыннан килгәнендә ничә агачка төртелде, ничә төпне әйләнеп үтте. Боларның кайсы-кайда? Инде белә алмады. — Кызлар!— дип аваз бирде ул.— Иптәшләрем, сез кайда? — Кызлар!— дип җавап бирде урман кайтавазы.— Иптәшләрем, сез кайда? Бу кайтаваз аның күңеленә авыр һәм куркыныч сыман тоелды. Коты алынды. Башка һич кенә дә аваз салмаска кирәктер дигән фикергә килде. Ул арада күктә кара болытлар күренеп, урман тагын да шомлана башлады. Шунда Шәһри куркуыннан түзә алмады, куак артына барып сыенып, мөмкин кадәр яшеренергә теләп, йөзен нәзек куллары белән каплап елап җибәрде. Ул шунда ахмак Камканы да, үзенең беркатлы юләрлеген дә исенә төшерде. Бу бәласендә Үги анасы һәм аннан фәрман алган кәнизәк кызы гаепле икәнлеген башына да китерә алмады. Аның өчен бөтен дөнья яхшылыклы, тик үзе генә начардыр сыман тоела иде әлегә.
XIV Шәһри һәм кызлары болынга китүгә, Үги ана олы мичнең авызына керде дә, морҗадан төтен булып чыгып, урман ягына таба очып китте. Юл читендәге наратка уралып, еландай шуышып җиргә төште һәм, кара бүрегә әверелеп, агачлар арасына кереп чапты. Ул бүрене элекләрне Нурсәлимнең генә күргәне бар иде. Яшь кузы-бәрәннәрне алырга маташканында аны күсәк белән орып куып җибәрде, артыннан соры биясендә бастырып килде. Әмма зәңгәр төтеннән гайре һичнәрсә тапмады. Төтен һавага күтәрелде дә Ханбалык сараена таба очып китте. Беренче күргәннәрендә Нурсәлим кемнең учагыннан бу төтен килә икәнлеген эзләгән иде, таба гына алмады. Аннары монда берәр сихер бардыр дип уйлады. Бервакыт шушы төтеннең Ханбалык сараеның миче морҗасыннан берсенә кереп югалуын күреп, моңа бик тә гаҗәпсенгән иде. Нурсәлим бу хакта һичкемгә сөйләмәде, көләрләр, юләргә алырлар дип уйлады. Шунлыктан боларны аннан башка һич кеше белми, үги ана да кемдер күреп калган булырга мөмкин дип шикләнми иде. Шушы рәвешле бу хатын ничәмә тапкырлар бүрегә әверелде. Ә менә бүген кара бүре булып урманга таба кереп китте. Аңа хәзер Шәһрине юк итү авыр түгел иде. Һәм менә, үги ана белгәненчә, вакыйгалар асылда ничек булган иделәр... Кайчан кызларының уеннары ялыктырырга өлгерде, менә Шәһринең күзләрен бәйләделәр. Кара бүре, хәләл теле белән кычкырып, кәнизәк кыздан соң, аны алыштырып, үзе “а-у!” дия башлады. Шәһри аның чакыруы артыннан иярде. Әле агачларга килеп бәрелә язды, әле куаклар өстенә туры килде. Кара бүрегә, хан кызы күзләрен ачмасын дип, бик тә тырышырга туры килде: әле алга таба йөрергә, әле кире кайтырга, каршылыксыз урыннардан урман эченәрәк кертү өчен кызны әйдәп, юл күрсәтеп баргандай итәргә! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|