Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 45 страница




— Ни бул­ды?

Кая ди ул зур ке­ше ал­дын­да ак-ка­ра­дан бер-бер сүз әй­тү. Җит­мә­сә, кем бит әле! Вә­кил! Ип­тәш Ста­лин­ның үзе ке­бек сөй­лә­шә, аның сүз­лә­ре бе­лән ге­нә гәп ора. Авы­зы­на су кап­кан ха­лык­ның кы­ю­лы­гы җит­мә­вен аң­лап, рә­ис, бет­кән баш бет­кән ин­де ди­гән­дәй, та­гын да со­рау би­рә:

— Ни бул­ды?— Шун­да үзе дә кур­кы­нып: — Әл­лә ул-бу­мы?— ди.

Кар­чы­га­дай кап­ла­ныр­га әзер тор­ган вә­кил: “Мо­ның бү­ре­ге яна­дыр!”— ди­гән фи­кер­гә ки­леп, хәл­не та­гын да кис­кен­ләш­те­реп җи­бә­рер­гә итә, юк­тан гы­на кай­нар­ла­ныр­га өл­гер­гән та­ба­га су та­мыз­ган­дай гай­рәт бе­лән:

— Бу эш өчен мыл­тык те­рәп ат­кан­да да аз бу­лыр!— дип, но­тык сөй­ләү­гә кү­чә: — Бө­тен иле­без бе­лән ха­лык дош­ман­на­ры­на кар­шы су­гыш­кан­да, бө­ек җи­ңү­ләр­гә алып бар­ган ип­тәш Ста­лин­ны кы­ен хәл­гә ку­еп...

Рә­ис җир ти­ше­ге­нә ке­реп ки­тәр­дәй хәл­дә ка­ла. Ха­лык исә, бу вә­кил та­гын кан­да­ла те­гер­мә­не дә бар­лы­гын ис­кә тө­шер­мә­сә ге­нә ярар иде дип, әм­ма шун­да ук ка­шы­ныр­га һәм си­кер­гә­ләр­гә әзер тор­ган ча­гын­да, үшән аты­ның сал­мак адым­на­ры­на ка­рап кай­та-кай­та йок­лап кит­кән Сөб­бух та ида­рә бу­е­на ки­леп җи­тә. Аты ки­нәт тук­та­лу­дан аның бу юлы да күз­лә­ре ачы­лып ки­тә. Сөй­ләп ма­таш­кан җи­рен­дә Сөб­бух­ны кү­реп ал­ган вә­кил дә, тук­та­ла ал­мый­ча:

— Ку­еп... кы­ен хәл­гә ку­еп... су­еп... егып,— ди-ди дә,— анаң­ны шу­лай!..— дип сү­ге­неп җи­бә­рә.

Ка­шы­ныр­га әзер тор­ган ха­лык­ның кул­ла­ры өмет­сез­лек бе­лән асы­лы­нып тө­шә, җир ти­ше­ге­нә ола­гыр­га җы­ен­ган рә­ис­нең ба­шы кү­тә­ре­лә. Әм­ма вә­кил­дән гай­ре һич­кем эш­нең нәр­сә­дә икән­ле­ген аң­лый ал­мый, Сөб­бух­ны исәп­кә алу­чы да юк. Ме­нә дөнья яңа­дан ку­ба­рыл­ган ке­бек бу­лыр ди­гән­дәй ба­ры­сы да та­гын кур­кы­шып, бер-бер­се­нә ка­ра­шып ала­лар. Әм­ма вә­кил бу юлы бик тиз ты­ныч­ла­на, фор­сат­тан фай­да­ла­нып, рә­ис аңа:

— Әл­лә ке­реп сөй­лә­шә­без­ме?— ди­гән ыша­ныч­сыз һәм кау­шау­лы үте­не­чен ясый.

— Ярар, әй­дә алай­са!— ди вә­кил дә, әле Сөб­бух­ка, әле аты­на та­гыл­ган күл­ти­гә, әле ха­лык­ка ка­рап-ка­рап.

Рә­ис­нең бүл­мә­се­нә узу­га, бу­за куп­та­ры­ла. Эш­нең нәр­сә­дә икән­ле­ген аң­лый ал­ма­ган ха­лык, ир­тә­гә кем­нең кай­да эш­кә чы­га­сын бри­га­дир­ла­ры­ның бел­де­рү­ен кө­теп за­рык­кан хәл­дә, үз бор­чу­ла­ры ха­кын­да сөй­лә­шү­лә­рен дә­вам ит­те­рә...

Әм­ма:

— Сез нәр­сә?— дип җи­ке­ре­нә вә­кил, рә­ис­нең һич­ни аң­ла­ма­вын­нан фай­да­ла­нып.— Тө­зек бул­ма­ган тех­ни­ка­ны кыр эше­нә чы­га­ра­сыз, сә­вит­кә кар­шы ки­леп!

— Соң бит ин­де... Ни... ва­кы­ты шун­дый аның...— Рә­ис һич­ни аң­ла­ма­ган хә­лен­дә ак­ла­ну­га ке­ре­шә.

— Би­рер­мен мин сез­гә ва­кы­ты нин­ди!— дип җи­ке­ре­нә вә­кил.

— Соң бит ин­де...— ди­я­рәк, һа­ман да ак­ла­ныр­га итә рә­ис.

— Соң шул, бик соң! Ра­йон­да бу соң­гың­ны бе­лер­ләр!— Вә­кил һа­ман да кы­за ба­ра. Рә­ис ул ара­да бер гра­фин су­ны ста­ка­ны­на бү­лә-бү­лә ка­ба­ла­нып эчеп бе­те­рә. Шун­да гы­на акы­лы­на ки­лә һәм:

— Га­еп — без­дә... Тө­зә­тер­без!..— дип, тәү­бә итәр­гә, сүз­ләр би­рер­гә то­ты­на.

Бе­раз­дан ты­ныч­лан­гач:

— Ярар, ри­за­мын! Әм­ма ра­йон­да бу хәл­не бел­ми кал­мас­лар!— ди­гән нә­ти­җә­се әй­те­лү бе­лән, өс­тәл­гә таш­ла­ган күн порт­фе­лен ашы­гып ача баш­лый.

— Кай­сы тех­ни­ка ха­кын­да сүз ба­ра икән?— дип, ярым пы­шыл­дап ба­шын ва­та рә­ис.

— Шу­ны да бел­ми­сез­ме?— Вә­кил яңа­дан кы­зып кит­мәк­че бу­ла, әм­ма порт­фе­ле ачыл­мый­ча, аны ер­тып таш­лар­дай хәл­гә җи­теп иза­ла­на үзе, һәм әй­теп са­ла: — Ат күл­ти­е­гез­нең тор­мо­зы тот­мый икән... Тө­зәт­ми­чә кал­ды­ру җит­мә­гән, ра­йон­га свод­ка тап­шыр­ган­да “эш­лә­дек, кыр эш­лә­ре­нә әзер­ле­ге­без йөз про­цент” дип бел­дер­гән­сез!

Бу сүз­лә­рен тың­лап тор­ган рә­ис ни кө­ләр­гә, ни елар­га бел­ми ап­ты­рап ка­ла. “Ни­чек ин­де тор­мо­зы юк? Ат күл­ти­сен­дә ка­ян ки­леп тор­моз бу­лыр­га ти­еш ди әле? Ат үзе тыя, үзе тар­та, Аңа тор­моз ки­рәк­ми. Нин­ди юк сүз бу?”— Рә­ис шу­шы уй­ла­ры бе­лән ба­шын ка­ты­ра. Вә­кил исә аның өс­тен­нән ра­йон үзә­ге­нә бер­кет­мә тө­зи. Ан­нан соң:

— Аң­лат­ма­ны хә­зер яза­сыз­мы, ан­да би­рер­сез­ме?— дип, бар­ма­гы бе­лән ди­вар­да­гы Ста­лин порт­ре­ты ягы­на та­ба күр­сә­тә.

— Ан­да би­рер­мен, ан­да!..— ди­гән җа­ва­бын рә­ис теш ара­сын­нан гы­на көч хәл бе­лән чы­га­ра.

Вә­кил ки­теп ба­ра. Бер­ни­чә көн­нән бю­ро уты­ры­шы бил­ге­лә­нә. Рә­ис­не дә ча­кыр­тып ала­лар. Әм­ма, вә­кил­нең бер­кет­мә­сен уку­га, һәм­мә­се дә ты­е­ла ал­мый­ча кө­ле­шә баш­лый­лар. Ба­ры тик өч ке­ше — рай­ком сек­ре­та­ре, вә­кил һәм рә­ис ке­нә шым уты­ра­лар. Сек­ре­тарь бе­лән вә­кил рай­ком әгъ­за­ла­ры­ның кө­лү сә­бәп­лә­рен аң­ла­мый­лар, чөн­ки чүп­тән үлән­не дә ае­ра ал­мый­лар, рә­ис исә ни­чә көн­нәр шу­шы тор­моз­ны исе­нә тө­ше­реп, эче ка­тып кө­лү­дән ту­еп бет­кән икән.

Шун­нан хәл­не сек­ре­тарь­га да ра­йон­ның баш ме­ха­ни­гы аң­ла­тып би­рер­гә мәҗ­бүр бу­ла:

— Хик­мәт шун­да, ип­тәш­ләр, ат күл­ти­сен­дә го­му­мән дә тор­моз бул­мый, аның ки­рә­ге дә юк!.. Ат ар­ба­сы­ның тор­мо­зы бар­мы? Ме­нә шу­ның ке­бек ин­де!..

Сек­ре­тарь да шун­да мәсь­ә­лә­не тө­ше­неп ала һәм вә­кил­не юк бе­лән ке­ше көл­де­реп йөр­гә­не өчен бю­ро­дан сө­реп чы­га­ра. Рә­ис исә күм­хуҗ ида­рә­се­нә кош тот­кан­дай очы­нып кай­тып ке­рә һәм Сөб­бух та го­ме­рен­дә бе­рен­че тап­кыр мак­тау сү­зе ише­тә:

— Ну энем, бул­дыр­ган­сың! Ну энем, афә­рин! Мо­ның өчен аңа яңа уңыш­тан ун ки­ло бо­дай оны би­рер­сез!— дип, ху­җа­лык­ның ын­дыр та­ба­гы мө­ди­ре­нә дә оныт­тыр­мый әме­рен җит­ке­рә.

Шун­нан бир­ле Сөб­бух абый­ны “Тор­моз­лы” ку­ша­ма­ты бе­лән йөр­тә баш­лый­лар.

— Ан­да кем йок­лап ята?

— Тор­моз­лы!

— Ан­да кем эш­кә төш җит­кән­дә ге­нә чы­гып ма­та­ша?

— Тор­моз­лы!

— Ан­да кем ва­кыт­сыз ял итә?

— Тор­моз­лы!

Тор­моз­лы — ае­рым бер ста­тус­ка, гай­ре-“о­со­бый” бер дә­рә­җә­гә әве­ре­лә. Аңа сүз әй­тү­че дә юк, үп­кә­ләү­че дә. Шу­шы ва­кый­га­дан соң озак ел­лар ра­йон вә­кил­лә­ре дә аны гы­на тү­гел, хәт­та Лә­шәү­та­мак­ны да урап узу­ны ку­лай­рак кү­рә баш­лый­лар.

Сак­лан­ган­ны Хо­дай үзе сак­лар, көл­ке­гә ка­лу­ың бар, имеш!..

Ә чын­нан да “Тор­моз­лы” ку­ша­ма­ты Сөб­бух абый­га бик яты­шып, үз бу­лып то­ра иде. Шу­ңа да ул аны го­ме­ре бу­е­на җуй­ма­ды.

­ Ав­густ, 1999.

 

 

­МӨ­ДӘ­МИР, ЯКИ “ТӘ­РӘ­ЗӘ ТӨ­БЕҢ ҮР­МӘ ГӨЛ!..”

­ Хи­кәя

 

Мак­сат­чан ке­ше­ләр ба­ла­чак­тан үз­лә­ре­нең кем бу­ла­сы­ла­рын бе­леп үсә­ләр. Мө­дә­мир исә:

— Мин Зә­ки абый ке­бек бал­та ос­та­сы бу­лам!— дип ни­чек бө­тен ке­ше­не, абый-эне­ләр­не ге­нә тү­гел, хәт­та әти-әни­сен дә шак­ка­тыр­ган иде. Әле яңа ике­гә бер­не ку­шар­га өй­рә­неп ки­лүе, ба­ры әлиф­ба­ны гы­на уз­ды­лар, ә ул ин­де го­мер­лек юлын сай­лар­га да өл­гер­гән.

—­Дө­рес,— ди­де ата­сы Зә­бир, улы­ның сүз­лә­рен ку­әт­ләп,— син чын­нан да бал­та ос­та­сы бу­лыр­сың!

— Сөй­лә­дең ин­де юк-бар­ны!— дип, ачу­лан­ды әти­сен әни­се.— Ба­ла­га ки­ңәш би­рә­се урын­да, әйт­кән­нә­рен ку­әт­ләп утыр­ган бу­ла­сың та­гын! Ка­ян ки­леп бал­та ос­та­сы ди ин­де улың? Ка­ләм то­тып, ли­ней­ка са­лып ту­ры сы­зык сы­за ал­ма­ган ма­ла­ең­нан ка­ян чык­сын ан­дый ке­ше? Бал­та ос­та­сы, имеш! Тел бис­тә­се, ди­ген! Ме­нә шул!

— Бү­ген — тел бис­тә­се, ир­тә­гә – бал­та ос­та­сы!— Мө­дә­мир­нең әти­се улы­ның бу юл­ны сай­ла­вы­на ри­за-бә­хил иде.— Авы­зы бал­да-май­да бу­лыр, ич­ма­сам! Ку­лын­да — эше, ке­сә­сен­дә — ак­ча­сы! Ме­нә шул!

Әм­ма Мө­дә­мир­нең әни­се бо­лай җи­ңел ге­нә би­реш­мә­де:

— И-и, сөй­лә­неп утыр­ган бу­ла­сың! Зә­ки абый­ны ка­ра, нәр­сә ин­де! Эш­лә­гә­нен ара­кы­га ау­да­рып ба­ра. Кай­сы бал­та ос­та­сы­ның эч­мә­гә­не бар? Бал-май, имеш! Һәр ке­ше бул­ды­ра ала тор­ган эш икән, бө­тен адәм дә бал­та то­тып, ос­та исе­мен­дә ге­нә йө­рер иде!..

— Ме­нә-ме­нә... Һәм дө­рес!

— Кая ме­нә? Кая ме­нә?— Ха­тын-кыз­ның бер кы­за баш­ла­са, сүз­дән тук­тый­сы, ты­ныч­ла­на­сы юк ин­де аның!— Мен­ми ге­нә тор­сын әле! Ир­тә­гә Зә­ки абый­ның кә­чәк­ләр утыр­тыр­га ки­лә­се бар, ка­мы­рым­ны оны­тып җи­бәр­гән­мен!— Ул шун­да ук мич ба­шын­нан ка­мыр кү­ә­сен куз­гат­ты.— Яңа йорт­ка бы­ел кү­чә­без­ме ин­де, юк­мы?

— Кә­чәк­ләр­не утыр­тыйк та...

— Утыр­тыйк та... Утыр­тыйк та...— Ха­ты­ны­ның бо­лай үчек­ләп ка­бат­ла­ну­ы­на ире чы­дый ал­ма­ды, чы­гып ки­тәр­гә ит­те. Әм­ма тук­та­лыр­га мәҗ­бүр иде: — Кая ба­ра­сың әле ан­да?

Мө­дә­мир­нең әти­се бер­сүз­сез ки­ре бо­рыл­ды, юк­тан гы­на чык­кан та­выш­ны җа­ны кү­тә­рә ал­ма­са да, са­быр итәр­гә бул­ды. Ха­ты­ны исә аның яра­сы­на тоз са­ла тор­ды:

— Утыр­тыйк та дип сөй­ләш­кә­нең­не әй­тәм, биг­рәк­ләр әл­лә кем­гә ку­я­сың ин­де үзең­не! Зә­ки абый утыр­тып бир­сен дә ди­сәң ни бу­ла?..— Үзе сөй­ли тор­ды, үзе ка­мыр изәр­гә то­тын­ды. Бе­лә­ге­нең ма­тур­лы­гы ире­нең күз­лә­рен оч­лай­тып җи­бәр­де.— Ни ка­рап кат­тың? Утын керт!

Зә­бир аб­зый буй­сы­ныр­га ти­еш иде. Ме­нә хә­зер мич­кә ягып җи­бә­рер­ләр. Бы­ел сү­те­лер­гә ти­еш­ле бул­ган шу­шы бә­ла­ле мич­нең әл­лә кай­сы җир­лә­рен­нән са­сы тө­тен исе чы­га баш­лар. Та­гын ха­ты­ны так­мак­лап та­выш чы­га­рыр: “Ир ке­ше бу­ла ал­ма­дың ин­де!”— дип оры­шыр.

Мө­дә­мир шун­да әти­сен кыз­га­нып куй­ды. Дә­рес хә­зер­ләп утыр­ган җи­рен­нән си­ке­реп тор­ды:

— Кая, үзем кер­тәм!

— Утыр, укы!— дип әни­се аны ка­бат өс­тә­ле­нә ка­дак­ла­ды.— На­дан ке­ше бал­та ос­та­сы бу­ла ал­мый, ике­ле­гә-өч­ле­гә укы­ган ке­ше­дән трак­тор­чы гы­на чы­га!

Бу ва­кыт­та Мө­дә­мир бү­ре­ге­нә ба­рып ябы­шыр­га өл­гер­гән, әм­ма аны ба­шы­на кап­лар­га, ба­рып ишек тот­ка­сы­на ябы­шыр­га җи­теш­ми кал­ган иде. Бер чы­гып кит­сә, тиз ге­нә әй­лә­неп ке­рер­гә дә исә­бе юк аның.

— Утыр, укы!

Ә­мер­нең икен­че­се ге­нә иде! Өчен­че тап­кыр ка­бат­лан­га­нын­да ук­лау бе­лән бер­гә ба­шы­на тө­шә­се­нә Мө­дә­мир­нең ши­ге юк, аны­сы. Чын­нан да әни­се мич ара­сын­да­гы шүр­лек ягын ка­рый баш­ла­ды. Ан­да, та­бак-са­выт­лар ара­сын­да, ипи ка­лай­ла­ры ар­тын­да озын юан ук­лау иде. Әти­се сал­га­лап кайт­ка­ла­ган­да, ба­шы­на да ме­неп төш­кә­ләп, нык­лы­гы сы­нал­ган шо­ма, ту­ры та­як.

Мө­дә­мир арт­ка чи­ге­нер­гә мәҗ­бүр бул­ды. Тиз­рәк өс­тәл яны­на утыр­ды, бү­ре­ген эл­геч ягы­на ыр­гыт­ты. Идән­гә тә­гә­рә­сә дә, аны алып куй­ма­ды. Ба­ры­бер ан­да әти­се­нең буш­ла­ты һәм баш­ка җы­лы ки­ем­нә­ре ята иде­ләр. Эш­кә кия тор­ган­на­ры. Алар­га эл­геч­тә урын юк. Го­мер­гә шу­лай идән­дә ге­нә ят­ты­лар ин­де. Ә ме­нә яңа өй­лә­ре­нә кү­чен­сә­ләр, ул — зур, ир­кен, олы. Һәр­кай­сы­ның ае­рым ях­шы эл­геч­лә­ре бу­лыр. Хәт­та эш ки­ем­нә­ре­нә дә!..

И­кен­че көн­не Мө­дә­мир уян­ган­да бал­та ос­та­сы Зә­ки абый алар­га кил­гән һәм яңа өй­лә­ре­нең түр­дә­ге өч тә­рә­зә уе­мы­на яңа кә­чәк­ләр­не утырт­кан, ясап алып кил­гән тә­рә­зә кы­са­ла­ры­на пы­я­ла салып ма­та­ша иде. Ма­лай, мәк­тәп­кә ба­рыр­га ти­еш­ле­ген дә оны­тып, аның ти­рә­сен­дә чу­а­ла баш­ла­ды. Как­ча йөз­ле, сө­як­тән һәм се­ңер­дән ге­нә тор­ган ты­гыз бе­ләк­ле, озын буй­лы Зә­ки абый яңа тә­рә­зә кы­са­сын өс­тәл­гә са­ла, аның өс­те­нә пы­я­ла куя, үл­чи, ти­гез­ли, ан­нан соң шырт кы­на итә. Мө­дә­мир­гә ка­рап то­ру­ла­ры рә­хәт. Пы­я­ла тип-ти­гез бу­лып, нәкъ өл­ге­се­нә яраш­лы ите­леп ки­се­лә икән ул!

— Зә­ки абый, ни­чек бар­мак бе­лән ге­нә ки­сә­сез шул ка­ты пы­я­ла­ны?— Мө­дә­мир кы­зык­сы­ну­ын яше­рә ал­мый.

— Ни­гә алай әй­тә­сең, энем?— Зә­ки абый үз эшен­дә, кү­тә­ре­леп ка­ра­мый­ча гы­на со­рап куя.

— Әнә бит,— ди Мө­дә­мир, кү­реп то­ру­ын бел­де­реп,— баш бар­ма­гы­гыз бе­лән ге­нә сы­пыр­ды­гыз, ә пы­я­ла — ки­сел­де...

— Ни­чек?..

— Ме­нә бо­лай!— Зә­бир пы­я­ла өс­тен­нән сы­пы­рып күр­сә­тә.— Ә ми­не­ке — ки­сел­мә­де!

— Юк шул, энем, ки­сел­мә­де!— дип Зә­ки абый аңа ел­мая.— Ми­не­ке дә бар­мак бе­лән сы­пыр­ган­га гы­на ки­сел­ми. Пы­я­ла — ка­ты ул! Аңа тыр­нак­ның да кө­че җит­ми. Ал­маз ки­рәк. Ә ме­нә ул аны ки­сә. Кы­еп кы­на ала.

Һәм Мө­дә­мир­гә үзе­нең ку­лын­да­гы шул тыл­сым­лы ко­рал­ны күр­сә­тә. Ул кеч­ке­нә ге­нә нә­мәр­сә хик­мәт­ле ал­маз икән.

— Ә ти­мер­не ки­сә­ме, Зә­ки абый?

— Юк, энем,— ди аңа ос­та һәм бе­раз­дан аң­ла­тып би­рә.— Ти­мер, таш ише әй­бер­ләр пы­я­ла­ны ва­та­лар.

— Туп та!— дип, Зә­бир аңа ку­шы­ла.

— Әйе, әл­лә күр­гә­нең бар­мы?

— Әй лә, бул­ды ин­де! Ма­лай­лар бе­лән уй­ный идек... Мин туп­ка тип­тем, ә ул мәк­тәп тә­рә­зә­сен­нән ке­реп кит­те... Кап­ка­га бә­рә­се урын­га!

— Нәр­сә әйт­те­ләр соң?

— Ачу­лан­ды­лар!..

— Та­гын нәр­сә...

— Әти­не ча­кырт­ты­лар...

— Ә ул бар­ды­мы соң?

— Әйт­мә­дем...

— Ни­гә?

— Ко­лак­ны бо­ра ул ан­на­ры, я ка­еш бе­лән тук­мый.

— Ә бо­лай ти­ми­ме?

— Бел­мә­гәч, юк ин­де!..

— Ә бел­сә?..

— Кай­дан?

— Пы­я­ла­сыз тор­мас ин­де ул тә­рә­зә! Ба­ры­бер куй­дыр­тыр­лар...

— То­рыр әле, бер­ни дә бул­мас!

— Бел­мим... Әти­ең­не күр­дең­ме соң?

— Юк, эш­тә­дер! Ул ир­түк ки­тә!

— Ә ми­нем­чә ул мәк­тәп­кә ба­ра иде.

— Ни­чек?

— Бел­мим... Ча­кырт­ты­лар ди­сең тү­гел­ме соң?

— Әйе!.. Ә мин аңа әйт­мә­дем бит!..

— Ди­мәк, бү­тән эш бе­лән кит­кән.

Мө­дә­мир шун­да кур­ка кал­ды, бе­раз уй­ла­нып тор­ды да:

— Ярый, мин дә кит­тем!— дип, бук­ча­сын яше­реп куй­ган җи­рен­нән эз­ләп ал­ды, чы­га баш­ла­ды.

— Бар, энем, бар, биш­ле алып кайт!— дип, Зә­ки абый хуш­ла­шып кал­ды.

И­шек ал­дын­да Мө­дә­мир:

— Мин дә бал­та ос­та­сы бу­лам, Зә­ки абый ке­бек!— дип, хы­ял­ла­на-хы­ял­ла­на кап­ка­га та­ба ат­ла­ды,— Ме­нә ях­шы бу­лыр иде. Туп тип­кән­дә тә­рә­зә ва­тыл­са, пы­я­ла­ны ки­сә­сең дә ку­я­сың. Әти дә ко­лак­ны бор­мый, укы­ту­чы­лар да ачу­лан­мый­лар...

А­выл — үзе бер дөнья. Га­дәт­лә­ре, йо­ла­ла­ры, бу­ын­нан-бу­ын­га тап­шы­ры­лып ки­ле­нә тор­ган хис-той­гы­ла­ры, эч­ке мө­нә­сә­бәт­лә­ре бе­лән хәт­та бер-бер­се­нә те­рә­ле­шеп тор­ган авыл­лар да үз­лә­ре­нә кү­рә ае­рым бер ил­не хә­тер­лә­тә­ләр. Мон­да аның үз хө­кү­мә­те, үз ида­рә­се, үз тәр­тип­лә­ре, үз икъ­ти­са­ди хә­рә­кә­те, гау­га­лы сә­я­сә­те. Бер авыл­да ки­бет­не то­вар кайт­кан кө­нен­дә үк буш кал­ды­ра­лар, ә икен­че­сен­дә ише­ген дә ачып ка­ра­мый­лар.

Һәр авыл­ның ура­мын­да­гы эт­лә­ре­нең дә үз хо­лык­ла­ры бар. Ар­ба­лар­ның гы­на аер­ма­ла­ры юк ке­бек. Әм­ма, игъ­ти­бар бе­лән ка­рап тор­ган­да, алар­да­гы үзен­чә­лек­ле хик­мәт­ләр­не дә шәй­ләп өл­ге­рә­сең. Кай­сы­ла­ры авыр йө­реш­ле бу­ла, ә кай­сы­сы җи­ңел ге­нә уза да ки­тә, сиз­ми дә ка­ла­сың. Хә­ер, го­мер дә шу­лай ин­де: мес­кен ге­нә авыл­лар да бар, ә алар­да яшәү­че­ләр тор­мыш юлын җи­ңел ге­нә үтә­ләр дә ки­тә­ләр, ба­ла­ла­ры да ялт кы­на үсә, карт­ла­ры да ты­ныч­лык бе­лән кар­та­я­лар. Ул йөзь­ел­лык имән­нә­ре ел­дан-ел­га мәгъ­рур­ла­на, ко­лач җит­мәс­лек кәү­сә­лә­ре, бү­рә­нә-бү­рә­нә бо­так­ла­ры бе­лән кот­ны алып, җил-да­выл­дан ку­рык­мый­ча һа­ман үсә­ләр дә үсә­ләр, ны­гый­лар да ны­гый­лар. Ә бар шун­дый авыл­лар, ка­зан­ган­на­ры каз­на тү­гел, тап­кан­на­ры яшәү­лә­ре­нә җит­ми. Бер ка­раң­гы­дан икен­че­се­нә ка­дәр тыр­ма­шып, як­ты көн­не күр­ми-бел­ми дә ка­ла­лар. Алар­ның урам­на­рын­да я бак­ча­ла­рын­да ник бер агач, ник бер ку­ак үс­сен...

Ә го­мер ди­гән­нә­ре чын­нан да уза тор­ган нәр­сә икән ул. Ба­ла­лар үсә, өл­кән­нәр олы­гая... Мө­дә­мир­нең чын­нан бал­та ос­та­сы бу­лып ки­түе сө­е­нер­лек хәл иде, югый­сә. Үз ди­гә­нен ит­те шул. Кай­дан һәм кем­нәр­дән өй­рә­неп ал­ган ди­ген? Йо­мыч­ка­ны бал­та­сы я ыш­кы­сы бе­лән ка­е­рып кы­на таш­лый. Ул агач юы­ну­ла­рын ка­рап тор­саң, йа Хо­да­ем, ми­дәт бир бән­дә­ңә, ди­яр­сең. Ул бу­ра­лар­ны бу­рап, йорт-мун­ча­лар­ны чут­лап са­лып куя ин­де, мин си­ңа әй­тим, умар­та оя­сы ке­бек итеп, эзе­нә эзен, җе­бе­нә җе­бен ки­те­реп. Ул тә­рә­зә кы­са­ла­рын, кә­чәк­лә­рен, өл­ге­лә­рен ясап җи­бә­рә, йөз­ле­ге­нә йөз­ле­ге, ыр­гы­сы­на ыры­мы, чә­чә­ге­нә чу­гы пар ки­леп то­ра. Ул ишек­лә­рен, бас­кыч төп­лә­рен, кап­ка һәм кой­ма­ла­рын әйт­кән дә юк! Бул­са да бу­лыр икән! Уң­са да уңа икән адәм ба­ла­сы эш­кә ос­та кул­ла­рын­нан.

А­выл хал­кы Зә­ки абый­ны са­гыш­лар­га өл­гер­мә­де, Мө­дә­мир үзе­нең ос­та­лы­гын мәй­дан­га чы­гар­ды. Дө­рес, әү­вә­ле аның бул­ган­лы­гы­на шик­лә­неп ка­ра­ды­лар. Юк­тыр ла дип ке­нә сөй­лән­де­ләр. Әм­ма ка­рал­ты-ку­ра­ны тө­зәт­тер­гә­ләп тор­ма­саң, та­ра­ла баш­лый икән ул. Ан­да те­рәү са­лыр­га ки­рәк, мон­да тарт­кы ку­яр­га, те­ген­дә эт­ке ясар­га. Зә­ки абый­ның ку­лы ти­яр­гә өл­гер­мә­гән мун­ча һәм са­рай­лар ише­леп, ха­лык­ның бал­та то­та бе­лү­че­не ти­рә-күр­ше як­лар­дан биш бә­я­се­нә ял­ла­тып ки­те­рер көн­нә­ре дә җи­тәр дип элек­ләр­не һич­кем уй­ла­ма­ган шул. Әм­ма бер кил­мәс җи­ре бар икән аның да — ва­кыт тар­лы­гы ко­ма­чау­лый. Юк­са әл­лә нәр­сә­ләр эш­ләр иде. Әй­тә­ләр бит, ни­ят­лә­гән ге­нә җит­ми, бо­ер­ган җи­тә дип, ягъ­ни адәм ба­ла­сы әл­лә ни­ләр эш­ләр­гә те­ли, әм­ма Ал­ла­һы тә­га­лә­нең әме­ре кил­ми то­рып, һич­ни­гә ире­шә ал­мый. Ал­ла­һы таш­ла­ма­сын, бү­ре аша­мас!

Зә­ки абый­ның бер хик­мәт­ле сү­зе бар иде:

— Бу­лыр, бо­ер­ган бул­са!— ди­гә­не.

Бу аның, Ал­ла­һы­дан на­сыйп икән, эш­ләр­мен дип сүз би­рүе ин­де.

Яшь­ле­ге ар­ка­сын­да Мө­дә­мир ан­дый мәгъ­нә­ләр­не сан­га су­гып бе­тер­мә­де. Ки­ле­шен­гән­дә:

— Күп­ме тү­ли­сең?— дип со­ра­мый, бәл­ки: — Ярар,– яки,— юк!— ди­гән ике сүз­нең бер­сен ге­нә әй­теп эш­кә то­ты­на, шу­ның бе­лән ил­гә ярый бе­лә. Ос­та­лык — сан­да тү­гел.

Бер­ва­кыт Мө­дә­мир без­гә ки­леп кер­де. Төн ур­та­сын­да, җәй­нең рә­хәт һәм йо­кы­ның бо­лай да кыс­ка ча­гын­да. Авыл­га ми­нем кай­тып төш­кән ге­нә кө­нем иде. Күз­дә әле­гә йо­кы юк. Кү­ңел моң һәм хис­ләр бе­лән тул­ган, ха­ти­рә­ләр­не сөй­лә­шеп, ту­ган-ту­ма­ча­ның бе­рәм­ләп ди­яр­лек хә­лен өй­дә­ге­ләр­дән ге­нә бе­ле­шеп, абый­ның кы­зык итеп бә­ян­лә­гән хи­кә­я­лә­ре­нә мө­киб­бән ки­теп, кап­ка тө­бен­дә дә, бол­дыр­да да озаг­рак уты­рыл­ган. Төн ур­та­сы җи­тү­гә ка­ра­мас­тан, күз­гә йо­кы кер­мә­гән. Йол­дыз­лар­ны са­нап ала­быз.

— Бу “Җи­де­гән йол­ды­зы” ка­закъ хал­кын­да “Җи­де Ка­рак” дип ата­ла.

— Ни­гә икән?— дип со­рап куя абый.

— Мө­га­ен бе­рәр хи­кә­я­се бар­дыр. Җи­де­не аң­ла­туы җи­ңел. Сан­на­ры тәң­гәл ки­лү бе­лән бәй­ле. Ә Ка­ра­гы — ат өс­тен­дә тө­не буе ча­бып йөр­гән егет­ләр ин­де аның, га­ярь егет­ләр!

— Ә ни өчен ка­рак­лар соң алар?

— Төн­лә ге­нә чык­кан­га!

— Ә-ә, алай икән...

— Ме­нә та­гын бер­се!..— ди­дем, ки­леп җи­теп, кап­ка­дан ке­рер­гә ма­таш­кан Мө­дә­мир­не күр­сә­теп.

— Әй­дә, түр­дән уз!..

А­ның ку­лын­да өч литр­лы бан­ка иде. Ул ми­нем “Җи­де ка­рак” ха­кын­да­гы сүз­лә­рем­не ко­ла­гы­на элер­гә өл­гер­гән икән. Алар­ны үзен­чә аң­ла­ды­мы, әл­лә тө­шен­ми кал­ган иде­ме: “Ме­нә та­гын бер­се”,— ди­гән­нә­рем­не шун­да ук ки­ре кат­ты:

— Алай ди­мә­гез ин­де! Мин ал­каш тү­гел! Үзе ге­нә, ке­ше­дән яше­реп эч­кән ке­ше ге­нә ал­каш бу­ла ул! Әйе­ме?.. Ә мин дус­лар бе­лән ге­нә то­там!

Мин, та­выш чы­га­рыр­га ма­та­шу­ын­нан шик­лә­неп, аны-мо­ны әй­тер­гә ашык­ма­дым, абый да аның зә­һәр ку­ба­ры­лып сөй­лә­шү­ен ярат­мый­ча:

— Энем, ты­ныч­лан әле!.. Ары­ган­сың, бар, кай­тып йок­ла!— дип, Мө­дә­мир­не ки­тәр­гә үгет­ли баш­ла­ды.

— Алай ди­мә­гез әле!.. Ме­нә, эне­кә­шең дә ку­нак­ка кайт­кан... Бе­рәр­не то­тыйк!

Мө­дә­мир­нең бу сүз­лә­рен абый ка­бул итәр­гә те­лә­мә­де:

— Җит­кән ин­де си­ңа... Сал­ган­сың... Кай­тып йок­ла!— дип, та­гын да үгет­ләп ка­ра­ды. Әм­ма бу үге­те дә ка­бул кы­лын­ма­ды:

— И абый, усал син! Ус-сал... Эне­кә­шең кайт­кан!.. Чалт аяз уты­ра­сыз... Бе­рәр­не то­тыйк!..

Төн ур­та­сын­да ара­кы со­рап ке­реп ап­ты­ра­ту ул ел­лар­да авыл­га чит­тән ки­леп кер­гән, шә­һәр­дән кайт­кан ва­кыт­сыз бер га­дәт­сез­лек иде. Әйе, ка­ла­да ир­тән­гә ка­дәр­ле рес­то­ран­нар, бар­лар, клуб­лар, ки­бет­ләр, су­пер яи­сә ми­ни мар­кет­лар эш­ли. Туй­ган­чы бәй­рәм ит. Ә авыл­ның таң­нан эш­кә то­ра­сы бар. Җәй­ге йо­кы­сы — кыс­ка, төш кү­рер­гә дә өл­ге­рел­ми.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных