ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
САЛАМГА МАЙ КУНГАН 41 страницаШушы уйлар-өметләремнән балкып чакырулы туй буласы авылга килеп кердем. Урам буйлап әйләнүчеләр дә әлегә күренмәделәр, гармун тартканнары да ишетелмәде. Ярый, туй булган йортны җиңел табармын әле дигән ниятем белән алга атладым. Урамнарын биш әйләндем. Тавыш-тыны булмаса да, вакыт-вакыт табак-савыт шалтырап алган, суга дип чиләк йөгерттергән йортның берсен чамалап, капка төпләренә килеп туктадым. Ачып кердем. Өйгә уздым. Чыннан да туйга әзерләнә иделәр. Егетләр килен алырга китеп барганнар. Рәхмәт яугырлары: — Хуш киләсең!— дип каршы алдылар. Кичне кайда куначагымны белештем. Абзар-кура өстендәге печәнлекне күрсәттеләр. Мин моңа да риза идем. Юлдан килүгә үк чәй бүлделәр, берьюлы ике чынаяк эчкән идем, югыйсә. Туйның тиз генә кайтмаячагы мәгълүм булып, каңгырып йөргәнче дип сәндерәгә менеп яттым. Бик тиз йокыга кителгән икән. Арылган булган. Мин уянганда инде таң атып килә, туйлар таралышкан, анда-монда исерекләр генә аунашып ята, барлыгым-юклыгым белән һичкем кызыксынмый иде. Салкын су белән генә авыз итеп, бер-ике кабым ризыктан тәм таптым да кайту юлына атладым. Кичәге озын юл бүген якын һәм рәхәт тоелды. Беренче поезд белән Казанга киттем. Күңелдә бары тик җылы һәм рәхәт уйлар гына иде: кияү белән кәләш инде торганнардыр, өстәлләрендә калдырган бүләгемне алганнардыр, сөенгәннәрдер! Июль, 1999.
ҖЕН МӘСЬӘЛӘСЕ Хикәя
Моны миңа булган хәл итеп үз абыем сөйләгән иде, ышандым тагын. Имеш, күмхуҗ абзарында җен күргәннәр: эт башлы, кәҗә колаклы, адәм гәүдәле йонлач нәмәрсә икән ул. Ә вакыйга болай башланган!.. Төнге каравылга Әгъләметдиннең Мәндүсе белән түбән оч Мәрвәрине билгеләгәннәр. Икесе болай эшкә җаваплы карый торган, беләккә һәм сүзгә ныклы мужиклар. Хатыннарыннан бер кичкә булса да котылып, ничек теләсәләр шулай ял итү, дөньялыкны бер кат чәйнәп алу мөмкинлеге килеп чыкканга сөенешеп, икесе дә кибеттән берәр “ярты” алып, аңа бераз сөт кушып — имеш, шулай итсәң, һичкем белми, сөт икән бу дип уйлый — кәгазь бөке белән бөкеләп, алдан ук әзерләп һәм әзерләнеп куйганнар. Кич җитеп килүгә, күмхуҗның “Кызыл почмак” дип аталган терлекчеләр йортына бер-бер артлы килеп кергәннәр. Кышның салкын көнендә дә, җәйнең эссесендә дә һаман бертөрле тонык һәм авыр исен җуймаучы бүлмәләренең түрендә, идәнгә тезеп салынган матрасларда — рәхәт йокы урыны, өстәл өстендә ачылып-ябылып яткан гәҗит-журналлардагы шәрә хатын-кыз сурәтләре — болар барысы да Мәндүс белән Мәрвәри өчен генә әзерләнеп куелган сыман килүләрен гүяки сагынып көтеп торалар икән. Әмма алар анысына да, монысына да игътибар итеп тормастан, “сөт” эчәргә утырганнар. Берәрне бүлеп күтәргәннәр. Кәеф өчен азрак тоелган. Икенчегә бүлешкәннәр генә, аш өстенә таракан дигәндәй, ферма мөдире боларның барлык-юклыкларын тикшерергә һәм эшлекле киңәшләрен бирергә килеп тә кергән. Күрә — агайлар яхшы, сөт кенә эчеп утыралар. Мәрвәри, киң күңелле ир затыннан: — Күтәреп куймыйсыңмы?— дип кыстый икән, ә мөдир, коты очып: — Сөтнең үзеннән генә түгел, исеннән дә туйдым, үзегез генә эчегез,— дип, шунда ук баш тарткан. — Әллә бүтәне кирәкме?— дигән Әгъләметдин Мәндүсе.— Кайнаррагы!.. — Юк, эчмим, алты ел була,— ди икән мөдир, бераз гына арттырып, әмма мактануын яшермичә. Шулай да бу әйтелгән сүзләренә ияреп йөзенә усаллыгы да чыккан: — Алып килмәгәнсездер бит? — Юк-юк, шту син!— ди икән Мәрвәри, серне яшереп.— Сөт кенә эчәбез! — Ярый-ярый,— дигән мөдир, яңадан үз хәленчә йомшарып.— Болай гына әйтәм. Эшем шундый: тикшерү һәм күзәтү! Берүк ут-күзгә игътибарлы булыгыз. Бүген төнгә ике тана бозауларга тиеш кебек иде. Хәтерләштерегез! Карагыз аны, онытып җибәрмәгез! Сарманнан хәбәр килгән, диделәр, Кәшер авылы фермасыннан ике бозауны бүре алган, сак була күрегез! Мәндүс белән Мәрвәри бер-берсенә карашып алганнар. — Курыкмагыз,— дип, тизрәк юатырга ашыккан мөдир.— Шулай да сак булыгыз! Хәтергәләштергәләштергәләп торырыгыз, әйе! Йокыларын качырыр өчен генә әйтелгән сүзләрне тегеләр чынга алырга өлгергәннәр. Ә мөдирнең эше шундый инде аның, кат-кат кисәтергә, өйрәтергә, таләпне каты куярга тиеш. Әле алай да таманга гына килә, бер дә артмый. Ахырда: — Мин сезгә ышанам, егетләр!— дип, канәгать рәвешендә чыгып киткән мөдирнең артыннан бөркелеп керергә маташкан кышкы суык агайларның сөякләрен шалтыратып-калтыратып өлгергән. Тән һәм җан җылынсынга тагын да берәрне күтәреп, әүвәлге “ярты”ны “бөкләп”, сөтен мактап бүрек төпләрен иснәгәннәр дә, канәгатьлек табып, идәндә аунаган матрасларга сузылышып ятканнар, өсләренә толыпларын бөркәнгәннәр. Ә тамак төпләре кытыклана икән. Әгъләметдин Мәндүсе ым кага, тамак кыра, ди. Мәрвәри вакытны суза, аңламый, имеш. — Әйдә,— дип әйтә икән Мәндүс. — Кайда?— ди икән Мәрвәри. — Тотыйк!— дип үгетли Мәндүс. — Нәрсәне?— ди, үчекләп Мәрвәри. — Коерыклы җенне!— дип ачулана, үпкәләүдән, Мәндүс. Үртәшүне балаларча артыкка сузарга ярамаганлыгын Мәрвәри дә аңлый. Үзе белән алып килгән сөтле шешәсен чыгара. Бүлешәләр. Күтәрәләр. Иш янына куш була. Тәмам исерешеп, җырлап та җибәрмәкчеләр икән. Әмма берсе “Рамай”га, икенчесе “Сарман”га көйләп, ярашып китә алмыйча тукталалар. — Әйдә!— ди, кәефле Мәндүс. — Кайда?— дип киреләнә Мәрвәри. — Карап керик, таналар ни хәлдә икән, фермалар тирәсендә угры-мазарлар йөрмиме? Киенеп чыгалар. Икесе ике яклап урап киләләр. Шунда Мәндүс ниндидер бер әкәмәтне шәйләп ала: эт башлы, кәҗә колаклы, адәм гәүдәле. — Җе-җе-җен! Чинап та җибәрә. Мәрвәрине чакыра. Ә җен һаман да качмый. Ярый әле Мәндүс югалып калмый, кулына аягы белән капшап китергән сәнәк сабын ала да дөбер-шатыр тондыра-суга башлый. Ә үзе: — Мәрвәри, тукма! Җенне тукма!— дип кычкыра. Җен югалып калмый, кулына каяндыр көрәк ала. Менә үзара тагын да дөмбер-дөмбер китерешәләр. Һәркайсына да эләгә, канга батышып бетәләр. Арып туктыйлар. Ул арада айнырга да өлгергәннәр икән. Ә җеннән җилләр искән. Яраларын һәм кабарып чыга барган шешләрен кар белән уа-уа каравыл йортына кайтып яталар. — Күрдеңме җенне?— дип сорый Мәндүс, бераздан телгә килеп. — Әйе,— ди Мәрвәри,— эт башлы икән, тешләре дә ыржаеп торалар. — Колаклары — кәҗәнеке! — Үзе адәм кыяфәтле... Бераздан тынып калганнар. Шактый ятканнарыннан соң гына Мәндүс тагын телгә килгән: — Син бу хакта кешегә сөйләмә инде, ярыймы?!. — Нәрсә хакында?— Мәрвәри инде әллә ниләр турында, марсианнар һәм башкаларны да уйлап ята икән, сорауны аңламый калган. Мәндүс кабатланырга мәҗбүр булган: — Җен күрүебез хакында дим! — Ярар, ярар!— Мәрвәри сүз биргән. Икенче көнне иртән әүвәле Мәндүсне идарәгә чакыртканнар. Ферма мөдире дә шунда икән. Килеп керүенә: — Я, нәрсә булды, сөйлә!— дигәннәр.— Ниләр майтардыгыз анда? “Болар барсын да белә икән!”— дип, Мәндүс яшерми әйтергә мәҗбүр булган: — Җен күрдек! — Нинди җен?— ди икән күмхуҗ рәисе, бераз сәерсенеп. — Эт башлы, кәҗә колаклы, адәм гәүдәле җен күрдек! Аңа гына ышанмыйча, Мәрвәрине дә чакыртканнар. — Җенне син дә күрдеңме?— дип сораганнар. — Юк,— дигән Мәрвәри, биргән сүзендә нык торып,— Бернинди җен дә күрмәдем. — Алай-й!— дигәннәр идарә әгъзалары,— а-алай-й!.. Урамга чыккач, Әгъләметдин Мәндүсе Мәрвәрине ачулана икән: — Бөтен авылга адәм хуры иттең, оятка калдырдың!— дип. — Соң, үзең бит, кешегә сөйләмәскә дидең!— Мәрвәри туктаусыз акланса да, Мәндүс үпкәләвен яшермәгән: — Алар кешемени? Алар идарә әгъзалары шул! Боларга сөйләсәң дә ярар иде!— дигән. Мәрвәри авыз күтәреп аваз сузган: — Ә-ә-ә... Бераздан соң гына: — Ул ферма мөдиренең нигә башы бәйләнгән иде?— дип сораган. Әмма җавапсыз калган. Шулай да, бу вакыйгадан соң ферма мөдиренең төнлә арлы-бирле караштырып һәм иснәштереп-белештереп-хәтерләп йөргәнен бер генә тапкыр да ни авылдашлары, ни хезмәттәшләре күрмәгәннәр. Июль, 1999.
СОЛДАТ ХИКМӘТЕ Хикәя
Авылның да төрле чагы була: эштән бушый алмаган һәм эшсез калган вакытлары да. Хәзер әллә заманасы шундый, типсә тимер өзәрлек егетләр дә өйләнмичә генә, бала багып мәшәкать чикмичә генә үз көйләренә гомер итәргә гадәтләнеп беттеләр. Элегрәк булса, колак итләрен ашап, урамга чыгарлык йөзләрен дә калдырмас иделәр. Хәер, анысы бер хәл, аның әле сугыш күргән егетләре дә күбәеп киттеләр. Кайсысы Әфганда булган, кайбере Чечняда тау арасыннан чыкмый яткан, ә кеме Югославта итек табанын кимереп рәхәтләнгән. Безнең ил хөкүмәтенең туктаусыз: — Ул сугышларда Татарстан катнашмады!— дип, тел чайкап күкрәп сугулары ни мантыйкка, ни хакыйкатькә хилаф икән, ягъни — сәясәт! Ни өчен мантыйкка хилаф? Чөнки Татарстан Рәсәй кул астындагы ил, Рәсәй сугышты исә, Татарстан да читтә калмаган дигән сүз бу! Ни өчен хакыйкатькә хилаф? Чөнки авыллардагы егетләрнең нәрсәләр хакында гәпләшкәннәрен тыңлап кына карагыз! Сугыш күрмәгән кешеләр сугыш хәлләрен болар кадәр үк төгәл сөйләп бирер иделәрме икән? Бервакыт өч-дүрт егет бергә очрашып, хатирәләр диңгезендә акыл көймәләрен йөздереп, тәмам адашып беткәндә, аларның сүзләрен сугыш күрми үскән өлкән буын, бүгенге алтмыш-җитмеш яшьләрендәге бабайлар тыңлап утыралар икән дә: — Һай, дөньяның куркыныч җирләре бар икән, Аллаһ сакласын, бу кадәр дә белеп сөйләмәс иделәр, үзләре күргән, хактыр ла!— дип тел шартлаталар икән. Ә теге сугыш күргән егетләр һаман да сөйли дә сөйли, сөйли дә сөйли дә сөйли. Самат Шакиры тукталган урыннан Әхмәтзәки Такташы дәвам итеп китә. Әмма аны Гыйльмулла Әсәре бүлдерә: — Кара әле, ә син анда ничек барып эләктең соң? Әхмәтзәкинең кырыкны тутырган буйдак улы Такташ, сүзенә дәлил итеп, аркасы аша кереп, тешеннән янәсе үтәли чыккан яра эзен күрсәтә: — Әллә ышанмыйсың? Пуля! Ядрә бу! Самат Шакиры, печтек борынын сыпырып, утыз алты яшендә һәм дә шулай ук өйләнә алмаган башына зур мәсьәләне чишү йөкләмәсен алып: — Дөрес! Үтәли чыккан! Ядрә!— дип, яраның чыннан да Чичнәдә алынган булуын тәкрарлап куя. Ялган — фаразга, фараз исә хакыйкатькә әверелә! Әмма үзенең тәнендә яра эзе булмау сәбәпле, әгәр дә Әфганда сугышуларын сөйли калса, ни белән ничек расларга икәнлеген дә уйлап, мәгәрем ки андый сорау чыкса, нәрсә эшләргә тиешлеген төгәл төшенә алмый авызын ачык калдыра. Әсәр — усал егет! Яшьлеге беләнме әлегә акны-караны белеп бетерә алмый. Милиционер диярсең, артыгын төпченә: — Нигә мине алмадылар да сине алдылар әле анда?— дип, тагын бүлдереп, Такташның бәгыренә төшә. — Мин, энем,— ди тегесе,— “пучаму, путаму-шту” — “пограничнык”, ягъни мәсәлән, чик сакчысы, бик ышанычлы, “чекист”! КГБ! Солдат хезмәтен үтеп тә, анда да көрәк белән лом гына күргән Әсәр үзенең буеннан зарланып куя: — Син колга шул! — Менә-менә,— дип эләктереп ала Такташ,— һәм дөрес әйттең, монысында ялгышмадың! Озын сүз алдыннан барысы да тынып калалар. Такташ баш артын кашый-сыпыра да, әллә ничә тапкыр кабатланган сүзне яңартып, ерактан ук китереп сөйләргә тотына: — Ярый, егетләр, алайса — тыңлагыз! Һәммәсе аңа карап калалар, тын алырга да куркышып утыралар. Такташ күк читендәге болытлар арасыннан күз карашын уратып кайтара да, әүвәле: — Сез ни беләсез!— дип, зар белән әйтеп куя. Башкаларның исә бу сүзләренә ачулары килә. Үртәлеп, үпкәләшер хәлгә җитәләр: — Үзең бик беләсең инде!— дип әйтергә өлгерсәләр дә, Такташ аларга игътибар итми, сөйли башлап, бераз уйга талып тора да, дәвамына күчә: — Безне “Кукурузник”ка төяделәр дә алып киттеләр. Тау башына туры китереп, төртеп-төртеп коя башладылар. “Юк!” дип киреләнеп тә торырлык түгел. Күзеңне йомасың да сикерәсең... Таудан түбәнгә тәгәрәшеп төшеп киттең, малай! Мин дә тәгәрим, мәтәлеп-мәтәлеп китәм, башкалар да шулай очып-очып бөтереләләр. Туктап калыр әмәл юк. Хәтергәләштергәләп алам: кайберәүләр таш кыяга лап итеп кенә ябышып, коймак булып кала баралар. Ә без һаман тәгәрибез. Аларның таулар, малай! Үзләре — биек, үзләре — текә! Безнең Кибән тавы ише генә түгел. Очларында да ак бүрек — боз, кар. Төпләрендә дә шарлавыклы елгалар. Белсәгез! Менә нинди җирләр, менә нинди илләр бар!.. Такташның бүтәннәр белән бергә тәгәрәшеп төшүе бик озакка сузыла. Самат Шакиры түзми: — Шуннан?— дип куя. — Әйе, шуннан?— ди, авызын ачып тыңлаган Әсәр, кичәге яртының пары бүген дә башын авырттыруын хәтеренә алып, әмма түзәргә тырышып. — Шуннан шул!— Такташ бу юлы сүзен кыска тота: —Тәгәрәшеп төшеп киттек. Өч солдат идек. Бары алтыбыз гына калган, командирыбыз да юк! — Нишләдегез инде?— Самат Шакиры шунда ук үз белгәннәрен өстәп куярга өлгерә.— Әфганда командирыбызны дошманнар чәкеп кенә алганнар иде. Нәрсә эшләргә дә белмәдек. Анда бит кайтым да киттем юк. Ярый әле тау-таш арасында качып калырга иттек. Бер атнадан соң гына безне килеп алдылар. — Һи-и-и!— дип куя Такташ, сугыш мәсьәләсендә үзеннән дә зуррак белгеч юклыгын ассызыклап.— Арадан берегезне сайларга иде. — Ал-лай-й!— Әсәр болардан чын солдат гыйлемен өйрәнеп утыра бирә. — Менә без тәгәрәшеп төшеп тә җиттек, ә командирыбыз — юк! Тау сыртында үскән агачның ботагына эленеп калган. Ә без — белмибез, “капут” булганлыгына иманыбыз камил. Иптәшләр әйтә: “Әхмәтов, син — старший яшьтә, син бул!”— диләр. Ягъни: “Син — өлкән, сиңа безнең белән командирлык итәргә!”— диләр инде болар. Кая барасың, баш тартырга ярамый. Уйлап торасы түгел! Устав кушмый. Монда гына ул ничек телисең, шулай эшлисең. Иске “Глава”ны, хакимият башлыгын дигәнем, Залаковны инде, белә идегезме? Кайткач, чакыртып алды да: “Әхмәтов, син анда Чечняда командир булгансың, әйдә, монда да, ал күмхуҗны үз кулыңа!”— диде. — И-и, нигә алмадың?— Әсәрнең рәислек кылырга дәрте кечкенәдән зур булганлыктан, әле һаман да ул саташуы бетеп җитмәгән икән. — Син нәрсә!— Такташ кызып ала: — Әллә минем башыма тай типкәнме? — Залаковка нәрсә дидең?— Самат Шакиры тыныч һәм кызыгулык белән сорагач, Такташ үзалдына канәгатьлек мәртәбәсендә сүзен уртага егып сала: — Монда Устав юк, булмый, иптәш Залаков, дидем! Әмма аның бу сүзе Әсәргә тагын ошамый. Ачу һәм үкенеч белән: — Юкка!— дип куя. Һәрхәлдә бу сөйләшүдә, хакыйкатьтән бигрәк, шыттыру күбрәк икәнлеге башына кереп тә карамый инде. — Нәрсәсе юкка?— Такташ зәһәр итеп төкерә дә: — Синең кебек ахмаклар өчен җавап бирергә мине дурак дип белдеңме әллә?— дип сүгенмәкче бала, әмма сүзен дәвам итә:— Еламыйча кайчаннан гына ашый башладың әле? Җыен букый-сукыйга баш булып йөргәнче, үземә үзем хуҗа, үземә үзем рәис! Шакир аның белән риза инде. Әсәрнең сүз алып китүеннән куркыпмы, әллә фикерен яшерергә теләмичәме, батырып кына раслап куймакчы: — Һәм дөрес! Һәм хакыйкать! Җыен тузга язмаганнар техникумнарда югары белем алып кайталар да, сабаннан тырманы аера белмәгән башларына әмер биреп, фәрман кылып яткан булалар. Алар өстеннән рәислек итсәң, эшең уңа димени? Ни кушканыңны белмичә, үзләреннән боргалап һәм бордыргалап бетерәләр!— Әмма аның сүзләре озынга һәм озакка китүдән куркып, әйтелгәннәрне үз башына кабул итеп, Әсәр кирәкмәстән чәчрәнә башлый: — Нәрсә, миңа төртерәсеңме?.. Миңамы?.. Бар шул, бар дипломым!.. Болар Шакирга усаллану өчен җитә калалар: — Ат печәргә дә ярамаган нинди мал духтыры инде ул?— дип тагын да зәһәррәк итеп Әсәргә төрттерә. Дөньялык бер генә мизгелгә шым була. Әсәр, бу мыскыллауга түзә алмыйча, шул тынлыкны бозып чәчрәп капланырдай җәһәтлек белән сикереп тора, кайнап чыккан авыз күбекләренә тыгыла-тыгыла җикереп маташа: — Менә, печеп биримме?.. Һаман мине мыскыллыйсың да торасың, мыскыллыйсың да торасың!.. Шул кызулыгы белән китеп үк бармакчы итә, әмма Шакир аны тагын да озатарак сүз җибәрә: — Башы белән койрыгын бутама, яме! — Бутамам, анысын гына бутамам!— Әсәр читкә китә, араннар һәм фермалар ягына калкулык башыннан озак кына карап тора. Җылы кояш кара бушлатлы аркасын кыздыра, әмма кискен җил якасы астыннан бар җылысын алып китеп бара. Такташ янында ышык урын булганлыктан, Әсәрнең аннан аерыласы килми. Һәм шунысы бар: тыңланасы вакыйгалар, сөйләнәсе сүзләр бетмәгән. Ул кире килеп утырганда хикәя дә дәвам ителә инде. Мыштым гына, бүлдерми тыңларга мәҗбүр булганлыктан, көләргә дә җөрьәт итмичә, үпкәләве һәм зәһәре чыгып бетәргә өлгермәгәнгә йомылып кала бирә... — Мал-лай... Китте атыш, китте атыш! Тыр-тыр-тыр-тыр!.. Пах-пах-пах-пах!..— Такташ тырылдатканда Шакир да дәртләнеп китеп, балаларча аңа кушылгалап-кушылгалап алгалый.— Әле мина төшеп ярыла! Дах-та-дах! Бах-та-дах! Уңнан аталар бандитлар. Сулдан аталар. Яндарбиев әйтә: “Беттек, Әхмәтов!”— ди. Икенче яктан Радуев йөгереп килде: “Ярдәм ит, Әхмәтов!?”— ди. Генерал Грачев та шушында. Итле түшүнкә ашап утыра. Ә үзе: “Бандитларның кирәген бир, Әхмәтов!”— ди. Шунда ук һөҗүм юнәлешен билгеләп, һәр солдатның колагына нәрсә эшләргә тиешлеген шәхсән үзем аңлатып чыктым. Карап торалар икән чукынчык генераллар. Грачев ул вакытларда Оборона министры иде, беләсез. Шул булгандыр әле, миңа: “Иптәш Әхмәтов, хәлнең торышын, сугышның барышын аңлатып бир!”— ди. Әмер итүе инде бу! Югалып калмадым: “Иптәш маршал,— мин әйтәм,— өстән һөҗүм итеп, астан бәреп төшерәчәкбез. Иптәш Радуев та, Яндарбиев та борчылмасыннар! Бандитлар юк ителәчәкләр!”— дим. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|