Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 40 страница




— Ки­ле­шен­гән­не ка­ян бел­дең?— ди икән ире һа­ман да.

— Ка­ян-ка­ян?.. Җыр­лап кай­тып кер­дең! Ба­су­дан ук ише­те­леп тор­ды! Ме­нә шун­нан бел­дем, аң­гы­ра ди­гәч тә!— Ха­ты­ны бе­раз ирен­нә­рен тур­сайт­кан. Әм­ма үп­кә­лә­ве шун­да ук югал­ган һәм бе­леш­те­реп ал­ган: — Күп со­ра­ма­ды­мы?

Шул ча­гын­да гы­на те­ге ке­ше, атын аб­за­ры­на кер­теп җи­бәр­гән җи­рен­дә ай­нып кит­кән­ме, бе­раз җан­сыз тор­гач, ни­дер исе­нә тө­шер­гән­дәй әй­теп куй­ган:

— Ул ту­ры­да бө­тен­ләй дә сөй­ләш­мә­дек... Аша­дык... Эч­тек... Әм­ма бу хак­та ләм-мим!

— Ни­чек?— Ха­ты­ны ап­ты­рап кал­ган.— Ни­чек сөй­ләш­мә­де­гез?

— Ул ми­нем кем икән­ле­гем­не дә со­ра­ма­ды, исе­мем­не үзем дә әйт­мә­дем,— ди­гән те­ге ке­ше, ял­гы­шу­ын аң­лап.— Авы­лым­ны да әйт­мә­дем. Ике көн­нән эш­не баш­лар­га ки­ле­шен­дек. Ни­чек, ка­ян эз­ләп та­бар икән?

— Иш­кән­сең икән ишәк чу­ма­рын!— Ха­ты­ны ире­нең ах­мак­лык эш­ләр­гә ге­нә сә­ләт­ле бу­лу­ын исе­нә тө­ше­реп, җи­де бу­ын ба­ба­ла­рын да лә­хет­тән чы­га­рыр­лык итеп бу­за куп­тар­ган. Мес­кен, те­ге ке­ше­не әй­тәм, ниш­лә­сен, ка­бат эз­ләп чык­са — кич­кә кар­шы ях­шы тү­гел, ан­да төн­лә ге­нә ба­рып җи­тә­чәк, йор­тын­да то­рып кал­са, җан ки­сәк­кәе үзен кис­кә­ләп бе­те­рә­чәк. Ык-мык итеп тор­ган да, ха­ты­ны тын ал­ган ва­кыт­та бер­ни­чә сү­зен ко­лак ар­ты­на кыс­ты­рып өл­гер­гән:

— Ике көн­нән кил­мә­сә, үзен эз­лә­теп алып ки­те­рер­мен!

— И юләр,— ди­гән та­гын да ха­ты­ны.— Үзең ба­рып, ар­ба­ңа утыр­тып алып ки­лер­сең! Ос­та­ны ко­рал­лар кү­тәр­теп кем җәяү өр­тә ин­де? Таң бе­лән ба­рып алыр­сың!

Һәм шу­ның бе­лән ки­лер көн­нә­ре­нең хәс­рә­тен Ал­ла­һы­га тап­шыр­ган­нар да ты­ныч­лан­ган­нар. Ике көн үт­те ди­гән­дә те­ге аб­зый кө­тү ку­ган­чы Зә­ки аб­зый­ны эз­ләп ки­леп тә җит­кән, бал­та ос­та­сы­ның йор­тын да җи­ңел ге­нә тап­кан, сы­ер-са­рык­ла­рын оза­тыр­га чык­кан ха­тын­нар тө­гәл аң­ла­тып күр­сә­теп бир­гән­нәр. Әм­ма кар­шы­сын­да ка­барт­ма йөз­ле, олы гәү­дә­ле Та­җи аб­зый тү­гел, бәл­ки чан­дыр, ты­ныч һәм сүз­гә са­ран адәм­не кү­реп, бу ке­ше бе­раз­га юга­лып кал­ган. Ан­нан гы­на:

— Мин дө­рес кер­мә­дем бу­гай. Зә­ки аб­зый өй­дә юк­мы әл­лә?— дип әй­теп тә таш­ла­ган һәм:

— Юк иде шул Зә­ки өй­дә,— ди­гән җа­вап­ны ишет­кәч, чы­гып кит­кән.

Сөй­ләү­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, авыл­ны ка­бат-ка­бат ун әй­лә­неп, егер­ме со­раш­ты­рып, һа­ман да шу­шы ук Зә­ки абый­лар кап­ка тө­бе­нә ки­леп тук­тар­га мәҗ­бүр бул­ган. Кай­тып кы­на ки­тәр иде дә, өй­дә — ха­тын­ның зә­һә­ре, ут чә­чеп то­ру­чы­сы.

Шун­да гы­на бер­ни­чә көн элек үзе­нең ал­дан­ган­лы­гын тө­ше­неп, го­зе­рен һәм ах­мак­лы­гын Зә­ки абый­га ки­леп сөй­ләп бир­гән. Хә­ер­сез сә­гать­тә юл­га чы­гуы бул­ган­дыр ин­де, бал­та ос­та­сы бер-ике ай­сыз тиз ге­нә бу­ша­ма­я­ча­гын, юга­ры оч­та йорт бе­те­реп яту­ын әй­теп баш тарт­кан.

— Көз­гә­рәк ки­лер­сең, ка­рар­быз!— ди­гән.

Ә Та­җи бе­лән Сә­лам аб­зый­лар, фер­ма­га тө­шеп, кал­дыр­ган ко­рал һәм ка­дак­ла­рын ти­рес ас­тын­нан җы­еп, ай буе кой­ма­лар тө­зә­теп йөр­гән­нәр, ә Хо­дай­дан на­сыйп ител­гән сый­ла­ну ва­кый­га­сын ис­лә­ре­нә дә ал­ма­ган­нар.

Ну те­ге ке­ше­гә ха­ты­ны ки­рә­ген бир­гән­дер ин­де.

­ И­юнь, 1999.

 

 

­КҮЗ ЯШЕ СЕ­РЕ

­ Хи­кәя

 

Ә­сә­рет­дин абый сө­лек ке­бек кыз үс­тер­де. Аның гү­зәл­ле­ге җыр­лар­да җыр­ла­на­чак, ша­гыйрь­ләр һәм язу­чы­лар те­ле­нә ке­рә­чәк, егет­ләр­нең төн йо­кы­ла­рын ала­чак иде. Әм­ма авыл хал­кы эш яра­та, чи­бәр­лек­нең туй­да гы­на ки­рәк бу­ла­ча­гын бе­леп яши. Шу­ңа­дыр үлеп гый­шык то­тар­га бик алай җай­ла­ры да кал­мый. Ә ме­нә Әсә­рет­дин абый, мә­сә­лән, үз ха­ты­нын үлеп-үлеп, юк-бар­га да көн­лә­шә-көн­лә­шә, үз шик-шөб­һә­лә­рен­нән мыс­кыл­ла­на-тау­ша­ла яра­та, җа­ны өзе­леп, бә­гы­ре өз­гә­лә­неп сөя бел­де. Бу мә­хәб­бә­те­нең үзе­нә Ал­ла­һы тә­га­лә та­ра­фын­нан бү­ләк ите­леп би­рел­гән бә­хет икән­ле­ген тө­ше­неп үк тә бе­тер­ми иде. Ки­ре­сен­чә, бу хис­лә­ре аңа авыр, са­нын изү­че га­зап ке­бек то­е­ла, чөн­ки ха­ты­ны той­гы­га — хис­си­ят, шат­лык­ка — ку­а­ныч, бә­хет­кә сә­га­дәт бе­лән җа­вап би­рә бе­лү­че­ләр­дән тү­гел шул. Ә мо­ны­сын, әйт­мә­сә­ләр дә, Әсә­рет­дин абый үзе дә бик ях­шы бе­лә иде. Шун­лык­тан кы­зы­на һа­ман да бә­хет­ләр ге­нә те­лә­де. Бу ба­ла­сы биг­рәк­ләр дә кы­тай пы­я­ла­сы шул! Икен­че кы­зы өчен алай ук бор­чыл­мый, аны­сы­ның ко­ры­лы­гы әл­лә нин­ди диң­гез­дәй та­шы­ган хис­лә­рең­не ко­ры­тыр. Ә улы, ягъ­ни соң­гы өчен­че ба­ла­сы әле­гә са­бый иде.

О­лы кы­зы, ягъ­ни чи­бәр­ләр­нең дә чи­бә­ре бу­лып үсеп җит­кән Бә­ри­я­се ар­тын­нан егет­ләр бо­рын төп­лә­ре ки­беп җит­мәс­тән йө­ге­рә баш­ла­ды­лар. Тик бер­сен дә саф мә­хәб­бәт хис­лә­ре бе­лән ту­лы кыз ко­лач җә­еп кө­теп тор­ма­ган бу­лып чык­ты. Бә­рия кил­де-кит­те­гә һич сер бир­мә­де. Егет­ләр­не итә­ге ти­рә­сен­дә ге­нә әй­лән­де­рә дә, баш­ла­рын хы­ял бо­ла­мы­гын­да тә­мам бол­га­тып юк­ка чы­га. Чә­чәк­ләр ара­сын­да сай­ла­нып оч­кан кү­бә­ләк­тәй ул да эз­лә­нә, ла­ек­лы тиң яры­ның һич­шик­сез та­бы­ла­ча­гы­на ыша­на, янын­да мең­нәр бул­са да, нәкъ шу­ны, бер­дән­бе­рен кө­тә. Әм­ма аның әле­гә кай­да­дыр ада­шып йө­рү­е­нә ачуы да ки­лә иде. Шун­лык­тан ул аны үзе эз­ләп ки­тәр­гә бул­ды. Әсә­рет­дин абый­ның исә мо­ңа рөх­сә­те юк иде.

Ә Бә­ри­я­се Ка­зан­га ки­теп бар­ды. Аның ар­тын­нан авыз су­ла­рын ко­ры­тып йөр­гән егет­лә­ре дә олак­ты­лар, ягъ­ни дә мә­сә­лән, уҗым бо­зау­ла­ры ке­бек ия­ре­шеп, ка­ла­га та­ба юл ал­ды­лар. Ан­да — де­мок­ра­тия, ан­да — ир­кен­лек иде. Авыл үзе­нең кы­сын­кы­лы­гы, мөм­кин­лек­лә­ре­нең тар­лы­гы бе­лән һәр ба­ла­сын исән-сау йө­ре­гез дип оза­тып кал­ды, кайт­мас­лар­мы ди­гән өмет­тә төн­нә­рен гү­я­ки са­та­шу­дан уя­нып ки­тә дә, са­гы­ну­ла­рын кая ку­яр­га бел­ми­чә елый иде бу­лыр­га ки­рәк, ах­ры­сы. Әм­ма шә­һәр ир­кен­лек­лә­ре һәм чу­ар­лык­ла­ры, тө­зек­лек­лә­ре һәм ял­ты­ра­вык­ла­ры бе­лән үз кы­са­ла­ры­на бө­те­реп ал­ган иде ин­де алар­ны, һәм ту­лы­сын­ча буй­сын­дыр­ды. Сө­лек ке­бек кыз Бә­ри­я­гә ка­ла гы­на тү­гел, ин­де бө­тен дөнья кы­зы­га иде ди­сәк тә ял­гыш бул­мас.

А­ның яны­на хәл бе­ле­ше­рү сә­бә­бе бе­лән ки­леп чы­гу­чы­лар да аз тү­гел. Үз­лә­рен ир­кен­рәк то­тар­га өй­рә­неп ал­ган авыл егет­лә­ре шә­һәр­чә кы­ла­ну гы­на­мы соң, арт­ты­рыб­рак та җи­бәр­гә­ли­ләр: кай­сы­ла­ры мә­хәб­бәт­лә­рен яшер­ми­чә бел­де­рер­гә ба­тыр­чы­лык ит­сә­ләр, кай­бер­лә­ре Бә­ри­я­нең чи­бәр­ле­ген­нән тел­сез ка­ла, йө­рәк­лә­ре яра­лан­ган хәл­дә гый­шык дәрь­я­сын­да га­рык бу­ла ба­ра. Чөн­ки кыз үзе ге­нә һа­ман сер бир­ми, әле аны­сы бе­лән, әле мо­ны бе­лән бе­раз ша­яр­га­лый да, бе­риш­лә­ре­нә ко­ча­гын да ача һәм ирен­нә­рен­нән дәрт шә­ра­бын эчер­теп, алар­ны шун­да ук сәр­хуш хәл­лә­рен­дә кал­дыр­га­лый һәм дә мә­хәб­бәт бак­ча­сын­да үз акы­лын җуй­мый гы­на ги­зә иде.

Ке­ше­ләр шун­дый ин­де алар: сүз сөй­ләш­ми то­ра бел­ми­ләр. Бә­ри­я­нең кү­ңе­лен яу­лап алу кул­ла­рын­нан да, акыл­ла­рын­нан да, буй-кы­я­фәт­лә­рен­нән дә кил­мә­гән егет­ләр:

— Мин аның бе­лән кич кун­дым!.. Ко­ча­гы­ның рә­хә­тен та­ты­дым... Тыш­тан гы­на гө­на­һы­сыз икән,— дип, юк-бар сүз­ләр чы­га­рып, бү­тән­нәр­нең кү­ңе­лен ан­нан су­ы­тыр­га, шу­лай кыз­ны үз­лә­ре­не­ке итәр­гә ты­ры­шып бол­ган­чык гай­бәт ел­га­ла­рын күп агыз­ды­лар. Тел ма­ши­на­сы бо­лар өчен саф­са­та онын тар­та тү­гел, ха­кый­кать ба­лын сы­га иде­ме, әл­лә хы­ял кош­ла­ры­ның ка­нат­ла­ры куш­ла­нып, хис­лә­ре бу рә­веш­ле гәп-гәп­ләр­дә ял ал­ды­мы, бел­гән юк, әм­ма лә­кин бер ко­лак­лы­ла­рын икен­че ко­лак­лы­ла­ры ал­дый тор­гач, үз ял­ган­на­ры­на ыша­нып та бет­те­ләр. Гай­бәт авыл­га да ки­леп иреш­ми кал­ма­я­чак иде.

Бә­рия исә һа­ман да кыз­лар­ның сол­та­ны бул­ды. Шун­лык­тан ара­да бер-бер хан­за­дә­нең бар­лы­гы­на һәм үзе­нә на­сыйп ите­лә­чә­ге­нә өме­тен өз­мә­де. Дө­рес, ан­дый егет­нең хан­лык тә­хе­тен то­туы шарт ител­мә­сә дә, әм­ма дә йө­рәк тә­хе­те­нә ме­нүе һич­шик­сез со­ра­ла иде.

Кем­нәр­нең кү­ңе­лен­дә нәр­сә­ләр бар­лы­гын кай­лар­дан бе­леп бе­те­рә­сең? Мон­да әле үз-үзең­не аң­лап җит­ке­реп бул­мый. Ә Бә­ри­я­нең кү­ңе­ле олы мә­хәб­бәт кө­тә иде. Бу “о­лы мә­хәб­бәт” ди­гә­не пе­ләш баш­лы да, ак­сак-тук­сак та, чу­лак та, су­кыр да, саң­гы­рау да бу­лыр­га ти­еш тү­гел. Дус кыз­ла­ры ин­де кай­сы кия­ү­ле, кай­сы­сы егет­ле ге­нә бул­са да бу­ла тор­ды­лар. Бә­рия ар­тын­нан чер­ки-че­бен ке­бек гөж­лә­шеп асыл­дан-асыл, гай­рәт­ле­дән-гай­рәт­ле, чи­бәр­дән-чи­бәр ге­нә яшь җил­кен­чәк­ләр җил­кә ки­е­реп йөр­сә дә, озак­ла­мый ала­ры да та­ра­ла баш­ла­ды­лар. Әни­се ге­нә:

— И кы­зым, баш­та­рак сол­тан ки­рәк бу­ла ул, ан­на­ры ол­тан да ярый баш­лый... Үзе­ңә ти­ңең­не сай­лап ал ин­де,— ди­де, ни­чә тап­кыр­лар кы­зы өчен хәс­рәт­лә­неп, хат­ла­рын­да үгет-нә­сый­хәт­ләр би­рә-би­рә. Аның өчен Бә­ри­я­нең баш­лы-күз­ле бу­луы, га­и­лә ко­рып, яр­ты хәс­рә­тен­нән ата-ана­сын азат итүе ки­рәк иде. Кы­зы­ның исән-сау­лы­гы­на, бә­хет-шат­лык на­сый­бы­на ни­ка­дәр до­га­лар укыт­ты әни­се, ях­шы ир­гә тә­тү­ен те­лә­де. Юк кы­на!

— Әл­лә, Хо­да­ем, Бә­ри­ям­нең кү­ңе­ле чу­ар ин­де?— дип, әни­се хәс­рәт чи­гә баш­ла­ган иде ин­де, җәй­ге ял­да авыл­ла­рын­да ят­кан ка­дер­ле­се­нең шу­лай ук Ка­зан­да укы­ган җи­рен­нән кайт­кан бер егет бе­лән сөй­лә­шеп тор­ган­лы­гы ха­кын­да ишет­кәч, йө­рә­ге жу итеп куй­ды: — Бу бит те­ге, Хә­биб­җан ма­лае тү­гел­ме соң? Ни­чә кыз­ның ба­шын әй­лән­дер­де! Йө­ри ге­нә баш­лый да таш­лый, йө­ри ге­нә баш­лый да таш­лый, хә­ер­сез!

А­на­ның хәс­рә­те хак иде. Ише­тел­гән­нәр бу­ен­ча чын­нан да Хә­биб­җан аб­зый­ның бу улы тел­гә га­лә­мәт тә ос­та, әм­ма кү­ңел­гә ар­ты­гы бе­лән чу­ар бу­лып, бер кич­тә ике-өч кыз­ны оза­тып, яр­ты авыл­ны та­лаш­ты­рып, яр­ты­сын үп­кә­лә­теп бе­тер­де. Ә кыз­лар, аңа да ка­ра­мас­тан, шу­шы бер ка­шык су­сыз да йо­тар­лык За­риф­ка са­гыз ке­бек ябы­ша, ирен­нә­рен­нән бал өзәр­гә җан ата­лар, имеш. Әй, бул­са­лар да ба­лыр­лар икән! Һай бә­хет­сез­ләр, һай буш өмет­ле­ләр! Хә­биб­җан ма­лае алар на­сый­бы­на­мы соң? Бә­ри­я­нең кис­кән тыр­на­гы­на да тор­мый­лар алар!

А­на әле тир­гә бат­ты, әле туң­ды. Бә­ри­я­се кап­ка тө­бен­нән таң ал­дын­да гы­на кер­де. Уры­ны­на мыш­тым гы­на ба­рып ят­ты. Йо­кы күр­мә­гән ана­сы аның дәрт­ле итеп еш-еш су­лыш алу­ла­рын ко­лак то­тып тың­лаш­тыр­ды. Бә­ри­я­се­нең йө­рә­ге ут бу­лып яна. Һәр су­лы­шы са­ен мә­хәб­бәт тө­тен­нә­ре чы­га, тә­нен ге­нә тү­гел, бар дөнь­я­лык­ны чол­гый ба­ра иде. Ана бу юлы сүз әй­тер­гә кый­ма­ды. Бә­хе­тен ки­ме­тер­мен дип уй­ла­ды. Һай шун­да ачу­лан­ган бул­са иде. Ва­кы­тын­да ул ут­ны сүн­де­рер­лек ке­нә сүз­ләр та­бар иде. Юк шул, те­ле әй­лән­мә­де. На­сый­бы­дыр ин­де, на­сый­бы­дыр!

Һәм шу­лай бул­ды да. Бә­ри­я­нең күз­гә кү­ре­неп үз­гә­рүе, За­риф дип са­та­шуы көн­нән-көн­гә ар­та бар­ды. Ана­ның бу хәл­ләр­гә әле сө­ен­гән, әле кө­ен­гән чак­ла­ры иде...

— Нәр­сә, ән­кәй?

— Юк, бо­лай гы­на!..

Бә­рия йө­рәк се­рен яше­рер­гә ты­рыш­ты, ана­сы да бел­мә­меш­кә са­быш­ты. Кы­зы бе­лән За­риф­ның гыйш­кы тел­гә алып сөй­лә­нер­лек дә­рә­җә­дә хак иде, югый­сә.

Ки­бет­кә яңа то­вар кайт­кач, алар­ны та­ма­ша кы­лыр­га һәм алыр­га яр­ты авыл җы­е­ла тор­ган за­ман­нар бу. Бә­ри­я­нең әни­се шун­да бар­мый ка­ла ала­мы соң?

— Хә­биб­җан­ның улы За­риф бе­лән кы­зым Ми­ләү­шә көз­гә өй­лә­не­шер­ләр, ах­ры­сы!..— Юга­ры оч Ка­ми­лә­нең бу рә­веш­ле сөй­лә­неп то­ру­ын ише­тү­гә ул егы­ла яз­ды.

— Ни­чек?

— Ме­нә шу­лай, Фә­гый­лә, ме­нә шу­лай!..

Әм­ма бу сүз­ләр ча­тан Ха­физ­ның кеч­ке­нә Фә­гый­лә­се­нең ко­ла­гы­на дип әй­тел­мә­гән иде­ләр. Бә­ри­я­нең ана­сы юләр тү­гел, үзе­нә атал­ган икән­лек­не бик тиз аң­ла­ды һәм үзен­нән мыс­кыл­лы ачы кө­лү бу­ла­рак ка­бул ит­те. Шун­да Хә­биб­җан­ның ха­ты­ны Су­фия ки­леп кер­де. Һәм­мә ке­ше аны зур­лап, үз итеп кар­шы ал­ды. За­ри­фын өй­лән­де­рер­гә җы­е­нуы ха­кын­да ха­лык ара­сын­да сүз­ләр йөр­гән­ле­ге яше­рел­ми әй­телү­гә, ул:

— Нин­ди сүз бу та­гын?— дип ап­ты­ра­ды да кал­ды.— Кай­дан чык­ты?

— Әнә, Ка­ми­лә бы­тыр­дый!— Бә­ри­я­нең әни­се ачу бе­лән әйт­те, әм­ма Су­фия шун­да ук үзен ку­лы­на ал­ды, бер дә га­җәп­лән­мә­гән кы­я­фәт чы­гар­ды. Ул, ты­ныч­ла­ныр­га өл­гер­гән кү­ңел бе­лән:

— Ми­нем За­ри­фым си­нең кы­зың бе­лән йө­ри тү­гел­ме әл­лә?— дип со­ра­ды.

Бә­ри­я­нең әни­се­нә җи­тә кал­ды, Ка­ми­лә кар­шын­да бо­ры­нын чөй­де.

Ки­бет­кә җы­ел­ган ха­тын­нар­да әле­гә то­вар кай­гы­сы юк иде.

— Ми­ләү­шә­гә За­риф ка­рый­мы соң...— ди­ю­че­лә­ре­нә бү­тән­нәр ку­шы­лып:

— Бә­рия бе­лән тиң­нәр!— ди­де­ләр.

Сүз­гә ки­бет­че ак­сак Мор­та­за ку­шыл­ды:

— Егет әле уты­рып җит­мә­гән, тиз ге­нә өй­лән­мәс,— дип, үзе­нең яшь­ле­ген­дә бер авыл­дан икен­че­се­нә яшь ха­тын­нар ар­тын­нан ча­бып, исе­рек­ле­ге ар­ка­сын­да сал­кын бу­ран­да йок­лап ка­лып ая­гын өше­тү­ен исе­нә алып сөй­лә­мәк­че иде. Кы­рык­ма­са-кы­рык чәй­нәл­гән мәсь­ә­лә бу­ла­рак аңа ко­лак ку­ю­чы та­был­ма­ды.

Һәм кит­те сүз, кит­те сүз. Диң­гез бул­са, ул да кай­нап чы­гар иде. Әм­ма авыл ха­тын­на­ры би­ре­шә тор­ган­нар­дан тү­гел­ләр. Ин­де ал­тын­чы “к­руг”­ка җи­теп, би­шен­че тап­кыр гы­на кы­зып ки­лә иде­ләр. Шун­да бә­хәс­не Су­фия чиш­те:

— Ми­нем ма­лай кай­сы­гыз­ның кы­зы­на ка­рар­га үзе бе­лер!

Ки­бет эчен­дә­ге­ләр бу ка­дәр тө­гәл әй­тел­гән сүз­ләр­нең тәэ­си­рен­нән гү­я­ки егы­лы­шып кал­ды­лар, урам­да­гы­лар аң­ла­шып өл­гер­мә­де­ләр, ә үр­дәк йө­реш­ле Су­фия ба­шын юга­ры чөй­гән хә­лен­дә кай­тып кит­те. Шул көн­нән бир­ле За­риф та ва­кы­тын­нан ал­да йок­лар­га ята баш­ла­ды. Бер ге­нә кыз­ны да оза­та ал­мый иде шул ул хә­зер. Һәм­мә­се юлы­на кир­тә куй­ды­лар. Бо­лай яшәп бул­ма­сын аң­ла­ган егет ике ат­на­дан Ка­зан­га ки­теп бар­ды. Авыл­ның яшь җил­кен­чә­ге, ул ки­тү­гә ты­ныч­лап, бә­хет­кә иреш­те. Ба­ры­сы да пар­ла­шып алып, кү­гәр­чен­нәр ке­бек гөр­лә­шер­гә то­тын­ды­лар. Егет­ләр­нең кү­ңе­лен­дә көл­ке сүз бул­са да, кү­ңел­лә­рен­дә: “За­риф кай­тып төш­мә­сен, йөр­гән җи­рен­дә рә­хәт күр­сен!”— ди­гән са­гыш­лы һәм үте­неч­ле до­га вә өмет иде.

Бә­ри­я­нең кия­ү­гә чы­гуы, туй бу­ла­ча­гы ди­гән хә­бәр авыл­ны бер оч­тан икен­че­се­нә ка­дәр көн­гә кы­ры­гар әй­лән­де. Ул ко­да-ко­да­гый­лар, җиз­ни-җиз­нә­кәй­ләр ки­леп тул­ды. Ак ке­ләт­кә пакь урын җә­ел­де. Бә­ри­я­не үз әни­се шун­да алып кер­де һәм, кы­зы­ның ела­вын ишет­кә­нен­дә йө­рә­ге­нә зәх­мәт сә­нә­ге чән­че­леп, кай­гы­га чум­ды. Нәр­сә­ләр ге­нә ди­сен икән, ни­чек­ләр ге­нә юат­сын? Ник­ләр ге­нә шу­лай сы­гы­лып тө­шеп елый икән?

— Кы­зым, ни бул­ды?

Әм­ма Бә­ри­я­се се­рен чиш­мә­де.

— Кияү ке­рер ал­дын­нан ела­ган ки­лен­нең бә­хе­те мул бу­лыр!— ди­де, ис­нә­неп йөр­гән ко­да­гый, ке­ләт эче­нә узып.

Ул көн­дә яки төн­дә За­риф­ны кай­тып ки­лер дип өмет­лә­неп һәм Хо­дай­дан со­рап, ял­ва­рып, үте­неп көт­кән бер­дән­бер ке­ше Бә­рия иде. Ни­чә тап­кыр­лар елап ал­ды ул, ка­чып­лар ки­тәр­гә дә уй­ла­ды. Ярат­мый иде ул ку­е­ны­на мөг­рәп ке­реп ки­лү­че бу бу­ла­чак ирен, аңа За­риф ки­рәк иде, ул ба­ры тик За­риф­ны гы­на сөя, ба­ры тик За­риф өчен ге­нә ту­ган һәм үс­кән, ба­ры тик За­риф дип ке­нә яшә­я­чәк иде. Шу­ңа да ела­ды да ела­ды. Әм­ма күз яше­нең се­рен һич­кем­гә дә чиш­мә­де.

­ И­юнь-июль, 1999.

 

 

­ЧА­КЫ­РУ­ЛЫ ТУЙ

Хи­кәя

 

Туй­га мин дә ча­кы­ру­лы идем. Без­нең та­тар­да шу­лай­рак ин­де ул, бар­мый кал­саң, ху­җа­лар­ны һәм яшь­ләр­не үп­кә­лә­тер­сең сы­ман, юл­га чык­тың исә, ан­да нәр­сә кал­ган ин­де ми­ңа, ни эш­ләп йө­рим ин­де дип ике­лә­неп, ба­шың­ны гы­на ка­ты­ра­сың.

Мең төр­ле уй бе­лән вок­зал­дан уты­рып кит­тем. Ал­ла­һы­га шө­кер, юл­даш­ла­рым сә­ла­мәт акыл­лы ке­ше­ләр бу­лып чык­ты­лар. Кыз­лар! Әм­ма ара­ла­рын­да төк­се ге­нә, ни буй­дан, ни тел­дән уң­ма­ган бер егет ки­сә­ге дә бар иде. Аны­сы ка­я­дыр юк­ка чык­ты. Ә без исә, би­лет ал­ган­да ук та­ны­шып өл­гер­гән яңа дус­лар, һич­бер хә­ер-хә­тәр кыл­мый­ча, туй­ган­чы көл­ке-мә­зәк сөй­лә­шеп, кө­ле­шеп кайт­тык. Төн­лә дә йок­лау бе­лән ма­вы­гып, ва­кыт­ла­ры­быз­ны уз­ды­рып ма­таш­ма­дык, ягъ­ни, сүз­нең бе­тә­се, тел­нең ко­рый­сы юк икән!

Ул за­ман­нар­да та­тар те­ле­нең поч­мак­ка те­рә­тел­гән, бу­га­зы­на пы­чак ыш­кыл­ган, ин­де му­е­ны да өзе­леп тө­шәр­гә аз кал­ган чак­ла­ры иде. Ә без исә үз мил­ли те­ле­без­нең бар тә­мен та­тып, бө­ек ага­быз­ча­ны ку­шып та тор­мый­ча те­тә­без ге­нә. Ту­ган тел­нең бай­лы­гы шул те­лең­дә сөй­лә­гән һәм сөй­ләш­кән са­ен ар­та гы­на икән ул.

С­тан­ца­га ки­леп җит­кән­дә таң атып ма­та­ша иде ин­де. Кыз­лар ми­не ашык­ты­рыр­га то­тын­ды­лар:

— По­езд ки­тә дә ба­ра, ав­то­бус­ка йө­ге­рик. Ул да кө­теп тор­мый!

Һәм алар хак­лы бу­лып чык­ты. Җир­гә аяк ба­сып өл­ге­рү­е­мә по­езд куз­гал­ды, йө­ге­реп ба­рып уты­рыйм ди­гән­дә, чак элә­геп кал­дым, ав­то­бус та ишек­лә­рен яп­ты. Мон­да ты­гыз, ба­сып то­рыр­га да урын юк иде. Хә­ер, туй­га ба­ру­чы­ның кай­чан уты­рып кы­на тор­га­ны бар. Ме­нә ки­леп җи­тәр­мен, бе­рәр­не дә, ике­шәр­не дә кү­тә­рер­без, бә­леш ачар­лар һәм баш­ла­нып ки­тәр: би­ер­без, җыр­лар­быз, шау-гөр ки­лер­без, Ал­ла­һы бо­ер­са! Ала­ры гы­на без­дән кал­мас.

Эш­тән соң арыл­ган­лык бе­лән кыз­лар­га ал­да­нып йо­кы­сыз үт­кән төн үзен сиз­де­рә иде. Йо­кы кур­га­шы­ны аяк­лар­га ка­дәр төш­те. Әле ге­нә эреп ки­тә­сең, чай­ка­ган ав­то­бус­ның ти­мер-то­мы­ры ка­ты­лы­гын яки баш, яи­сә ар­ка йом­шак­лы­гы бе­лән тик­ше­рә­сең, сын­на­рың ка­та. Го­ме­рем­дә дә мон­дый озын-озак юл­га чык­ка­ным бул­ма­ган ке­бек күп­тән то­е­ла баш­ла­ган иде ин­де. Бә­рел­мә­гән җи­рем, аһ итеп әр­неп куй­ма­ган ми­ну­тым кал­ма­ды. Ми­не гү­я­ки кон­сер­ва са­вы­ты­на бө­гәр­ләп тык­кан иде­ләр. Бә­хет­кә­дер, бе­раз­дан ха­лык тө­шеп-тө­шеп ка­ла баш­ла­ды. Рәх­мәт яу­гыр­ла­ры, мин дә ба­рып утыр­дым. Әм­ма:

— Ки­леп җит­тек!— дип, йо­кым­нан ае­рып куз­гат­ты­лар.

По­ез­да бер­гә кил­гән кыз­лар икән.

— Сез­гә әнә ул юл­га чы­гар­га!— дип күр­сәт­те­ләр, ка­раң­гы тык­рык­ка та­ба бар­мак төр­теп.

— Ан­да ав­то­бус йөр­ми­дер ин­де?— Ми­нем со­рау сә­ер иде. Алар кө­ле­шеп куй­ды­лар:

— Йө­ри, эл­дер­тә ге­нә! Трык-трык трам­вае!

— Ни­чән­че сан?

— Унө­чен­че!

А­лар хуш­ла­шып, үз юл­ла­ры бе­лән кит­те­ләр. Арт­ла­рын­нан:

— Ми­нем бе­лән бе­рә­ре­гез бар­мый­мы соң?— дип ялы­нып кал­дым.

— Туй кү­ңел­ле бул­сын!— дип, кул гы­на бол­га­ды­лар.— Хуш!..

— Шу­лай бул­сын!.. Ху­шы­гыз, хуш!..

Т­рам­вай ди­гән­нә­ре һич ке­нә дә ки­лә­се тү­гел иде. Кая ди ул, юлы да юк, ма­ши­на гы­на­мы, хәт­та аты да кү­рен­ми. Шу­лай да бә­хет бар икән, сөт та­шу­чы ярым җи­ме­рек “Га­зик” өс­те­мә ки­леп тук­та­ды. Ка­би­на­сын­да бо­лай да ты­гыз, ка­лын-ка­лын ике сы­ер са­ву­чы уты­ра иде.

— Әй­дә-әй­дә, ал­ды­быз­да гы­на кай­тыр­сың, бү­тән ма­ши­на бул­ма­я­чак,— ди­де­ләр.

Кыс­та­тып тор­ма­дым. Шу­лай да егет ке­ше икән­мен үзем, алар­ның бер­сен­нән ал­ды­ма уты­рыр­га үтен­дем. Ка­лын ха­тын, кы­ты­гын тыя ал­мый­ча бор­га­ла­на-бор­га­ла­на, тез­лә­ре­мә киң һәм ир­кен ар­тын җә­ел­дер­де. Ты­ным кы­сыл­ды. Авыр­рак икән, урын да са­лы­нып төш­те, тө­бе җир­гә ти­де. Куз­га­лып кит­кән­дә үк ар­тым бе­лән җир сы­ды­рып ба­ра­ча­гым­ны той­дым. Бер си­керт­мә ар­тын­нан икен­че­се кө­теп ке­нә то­ра иде. Ә ми­нем хәл­гә шо­фер­ның исе дә кит­ми, әле сөй­лә­неп, әле көй­лә­неп җыр­лаш­ты­рып-ша­ярт­ка­лап ба­ра. Адым­да­гы ха­тын йом­шак­та рә­хәт ги­зә. Ми­нем күп­тән кой­мак­ка әве­ре­лә ба­ру­ым­ны уй­лап та бир­ми­чә, аһ-уһ итү­лә­рем­не үзе­нең бай­лык­ла­рын­нан наз алу­ым бил­ге­се дип ах­ры­сы, бо­лар аның са­ен кы­тык­ла­на­лар. Ярый әле шо­фер аб­зый ма­ши­на­сын тук­тат­ты. Ка­би­на­дан ми­не чы­га­рып таш­ла­ган ке­бек кал­ды­рып ки­теп бар­ды­лар.

— Ка­зан еге­те, хуш, сау бул,— дип, ал­дым­да уты­рып кил­гән сы­ер са­ву­чы ха­тын тә­рә­зә­дән ба­шын тык­кан хә­лен­дә кул изә­де.

Шун­да гы­на нә­фе­сем та­шы уры­нын­нан куз­га­лып, эш уз­ган бул­са да: “Аһ, шун­дый бе­рәр­се­нең ко­ча­гын­да наз­ла­на­сы иде!”— дип, су­кыр һәм юнь­сез хы­ял­га би­ре­леп ал­дым.

Ю­лым уң­га бо­ры­лып, авыл­га ту­ры тө­шәр­гә ти­еш иде. Ан­да — туй, ан­да ми­не биш күз­ләп, ко­чак ачып кө­тә­ләр. Бәй­рәм, җыр, бию, уен, ша­ян сүз — бо­лар­ның бер­се дә тук­та­лып тор­ма­я­чак.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных