Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Дус­тым хә­бә­рен­нән. 19 страница




Элгечтә дегетле пинжәк эленеп тора иде. Сәлим абзый аны көрәктәй куллары белән умырып алды һәм тышка ыргытты. Хатыны Хәлимә җиңги, йокы аралаш:

— Картым, ни кыланасың инде... Сәлим, йокла!— дигән авазлар сузды. Ачуы теленнән ычкынган ире:

— Борын төбенә үк шул дегетне сөртмәсәгез, урын беткәндер. Нигә дип шул буровой тирәсенә баралардыр? Кем киеме ул?— дип, хатынын йокысыннан тәмам уятып җиткерде.

— Ә, ул, Миргалимнең киеме иде бугай. Буровойга кергән... Бик дөрес эшләгән. Бу күмхуҗда чиләнгәнче, акчалы эш, ичмасам...— диярәк, Хәлимә җиңги аңлы-миңле тезеп китте.

Хатын-кызда була торган тәмләп сөйләү гадәте Хәлимә җиңгидә кирәгеннән артык дәү булып үскән иде. Үз ишләре арасында, кич утырган вакытларында аның кадәр дә авызына каратып сөйләүченең авылда башка булмавын бөтен халык белә. Бу бик яхшы, үзенә күрә үзенчәлекле талант билгесе иде. Ләкин, кызганычка каршы, тел ягыннан оста кешеләрнең дә бер кимчелеге бар — аларның авызлары тишек була. Ә менә Хәлимә җиңгидә ул сыйфат йөзе белән. Улы Миргалим әнисенә күпме ялварган иде бит, әтигә әйтмә дә әйтмә инде дип.

Ни булыр хәзер дигәндәй, моны исенә төшергән Хәлимә җиңги учы белән авыз-борынын каплап, куркынган күзләрен лампага ут элергә өлгергән иренә текәде.

— Абау!..

Сәлим абзый тузгымады, чәчелмәде. Урын өстенә барып яты да йоклап китте. Хәлимә җиңги, торып, лампа утын сүндерде, ятты, бәргәләнеп каккан йөрәген тыңлаштырып, тагын күзләрен йомганын сизми дә калды.

Төн, куркак малай төсле, тәрәзә артында дерелдәде.

Сәлим абзый нәрсәне-нәрсәне, әмма Миргалим улыннан мондый ук ахмаклыкны көтмәгән иде. Барыбер, акыллы эшләгән булса да, олы улыннан мондый рәнҗетелүне уена китерәсе түгел иде шул.

Ата кеше мондый вакытта нишли, нәрсә кыла ала? Билгеле инде, әтисе сүзен тыңламаган баланы орыша, малай кеше үпкәли һәм өйдән чыгып китә. Сәлим абзый исә моны эшләргә теләмәде. Дөресе, аңа авылдашлары алдында яман сүзләр белән тавышлануы ничектер оят кебек тоелды. Шулай да ул үз үпкәсен, җан ачысын белдерми кала алмый иде: олы улына күтәрелеп тә карамады, аның белән очрашмаска тырышты.

Әмма, бер өйдә торып, һаман болай эшләү мөмкин нәрсә түгел иде шул. Сәлим абзый уйлаганның нәкъ киресен башында улы Миргалим йөртте: атасы белән киңәш-табыш кылу кирәк иде аңа.

Әмма әтисе бик кире кешеләрдән булып чыкты. Миргалиме сүз башлап караса да, сөйләштерергә маташса да Сәлим абзый сер бирми йөрде. Моннан аның бик каты үпкәләгән булуын, ул гына да түгел, ачулы икәнлеген сизәргә мөмкин иде. Әмма ачу дигән яман нәрсә кабарганнан-кабара гына икән шул ул; элекләрне Миргалим, эштән кайткач, дегетле курткасын ишек артына салып керә торган иде, бу юлы нигәдер өй эчендә чишенде. Җитмәсә аз гына “яшел елан агуы”н да кулланган иде.

— Нәрсә син, малай актыгы, үрәчәгә ышкылып майланып йөрисеңме әллә, бөтен өйне сасытып?!.— дип китте тезеп, китте тезеп Сәлим абзый, үзе дә сизмәстән. Бар булган ачуы, үпкәсе бергә, җыелып торган яңгыр суы ерып юл алган төсле китте ташып, китте агып, тавышка йорт эчендә булган һәммә җан иясе диярлек җыелды, хәйран итте.

— Мин сине... Үстерәсең-үстерәсең, киендерәсең, акыл бирәсең... Әйе, ә ул тота да лачтырдатып йөзеңә төкерә, ул гынамы, бәгыреңне таптап китә...

Сәлим абзый озак сөйләде. Ата-бабалардан алып, әллә кайсы җитмеш тарихларны актарып чыгарып, уфтана-уфтана, дәртләнеп-сикереп сөйләде ул.

— Син, өметсез шайтан, мине хөрмәт итмәсәң, әниеңне санла ичмасам...— дип, сүзләрен җикереп-чатнатып әйтте дә, кинәт, көтелмәгәндә килеп чыккан һәм дөньяны пыран-заран китереп узган зилзилә кебек арып туктап калды.

Өйдәгеләрнең аңа карап торуларын сиземләп булса кирәк, бераздан үзенә урын таба алмыйча газапланды: әле өстәл артына барып утырды, әле караватка,— болар да ярдәм итмәгәч, ишек алдына таба юнәлде.

Олыгаеп килгән әтисен Миргалим җәлләп-кызганып куйды. Хәтер ярлары киңәеп, исенә аның элеккеге яшь, гайрәтле чагы килде...

...Сабан туе алдыннан авыл тугайларга-болыннарга җәелеп бәйрәм итә иде. Аларны — Миргалимне һәм ике энесен — тарантаска утыртып, Сәлим абзый шунда алып төште. Ат ялларын чайкап-болгап җибәрә, аннары алга ыргылып, киң һаваны ерткандай кешнәп ала. Каяндыр яшь тайлар уйнаклап сикергәли-сикергәли килеп җитәләр. Тарантасны әйләнгәләп йөри башлыйлар. Ә болын киңәйгәннән-киңәя бара. Менә туктыйлар. Ак чәчәкләр җыя башлагач, Миргалимнең исе-акылы китә, бакчы, болында чәчәкләр күп һәм төрле-төрле була икән! Сөенеченнән Миргалим берсеннән-берсе кечкенә ике энесенә дә чәчәкләр өләшә. Шунда күк йөзе алланып, кояш батышка юнәлә... Сәлим абзый һаман елмая...

Миргалимгә әтисе һәрвакыт шулай елмайган төсле булып тоела. Ул аны шуңа да бик сагына иде. Хәрби хезмәттән дә хатта “әтием” дип язды. Менә хәзер дә, шушындый орышудан-үпкәләшүдән соң да ул аны яратып күкрәгенә кысарга риза, әмма нишлисең, атага да бервакыт балалары ятка әверелә, чит була башлый икән шул.

 

Миргалим икенче көнне әтисеннән иртәрәк торып, ашыга-ашыга киенде дә, ашауны да исенә алмыйча юлга ашыкты. Аны Хафизов болай ук иртәләп килер дип көтмәгән иде дә. Кичә Миргалимне бераз үртәп алуына бүген бераз борчылган мастер, шушы борын асты кибеп җитмәгән, инде нефть эшенә алынырга җөрьәт итүче сала малаеннан моны ук көтмәгән иде. Бүген, үпкәләп, күзгә дә күренмәс, эштән дә китеп барыр әле дигән иде. Ә егет — килгән. Барыннан да алда килгән.

Мастер кырын күз белән генә аңа сөзеп карап куйды:

— Килдеңме?

— Килдем!

Алар эндәшмичә озак утырдылар. Мастер ниләрнедер санау-барлау белән мәшгуль иде. Ниһаять эшенең очына чыкты ахрысы, елмаеп:

— Инде таң да аткан икән,— дип куйды.

Миргалим аңа бу ахмакмы әллә дигән төсле караш ташлады. Әмма мастерның исе дә китмәде.

— Җеп очы табылды бит... Табылды...

Мастер тагын да сөйләнгәләп куйгач, сүз иярә сүз чыгарып, сораштырырга тотынды:

— Атаң бригадир икән синең?

— Әйе!

Аның бригадир булуында минем ни эшем бар, йөрсен шунда дигән үпкәле караш егетнең күз карашыннан сиземләнә иде.

— Нәрсә, тавыш булдымы әллә?

— Ә-ә, була инде ул!

— Не вешать нос!..— дип чатнатып әйтеп куйды мастер.— Нинди эш бу?

Аннары ул ярым шаяру тонына күчте:

— Минем дә шулай булган иде ул. Менә хәзер, уч төбенә гөресе белән акча кайтарып тоттыргач, шык та итми. Алар шулай инде, җир дә җир — телләрендә... Җиремне кемгә калдырасың, йортның нигезе тарала, имеш... Йорт нәрсә ул, агач, бүген — бар, иртәгә – Алла сакласын! Йорттамыни эш? Акча булса, шулаймы?— Мастерның авыр кулы Миргалимнең җилкәсен беркавым сулга кыйшайтты. Егет авып китүдән көч хәл белән генә котылып калды. Ә Хафизовка нәрсә, елмайды-көлде генә.

— Миңа акча кирәк түгел,— дип сузды Миргалим.

Мастер каршы килмәде:

— Ярар, бушка эшләрсең, акчаңны мин алып барырмын...

Миргалим авыз чите белән мыгырданып куйды:

— Бирермен, әйе, тот!

Мастер тагын елмайды:

— Шулай диген аны, а ту, киләсез дә, миңа акча кирәкми, имеш, мин дегет эчендә туган, дегет эчендә йөзәсем килә... Йөзегез, сезгә кем мишәйт итә?..

Миргалим ык-мык килеп, тегеләй-болай сүз башлау ягын карады. Укмашкан теле оешмаган сүзләрен авызлыклап тора иде.

Буровойдан смена кузгалды. Алар будкага таба якынайган саен тирә-юнь тынычланганнан-тынычлана, Миргалим каушаганнан-каушый бара иде. Ничек ияләнеп китәсе шуларга?

— О, Мирго!— дип сузды кулын керә-керешкә украин егете.— Мастер, бир син бу малайны үземә, егет итәм мин аны... Нишләтим, үлеп гашыйк мин аның үзенә, чынлап менә!.. Бир үземә, мастер?..

— Җәлке...— дип җавабын озынга сузып әйтте Хафизов.— Дәшмә дә, сөйләмә дә... Бирмим... Синдә, имеш... Минеке, имеш... Безнеке, диген!

— Мирго, сизенәсеңме? Безнең мастер — интернационалист... Халыклар дусты! Үлеп урысларны ярата, ә хатыны — татар!

Шушы җитә калды. Егетләр аның сүзләрен эләктереп тә алдылар, көлешә-көлешә анекдотлар сөйләшүгә дә күчтеләр.

Яңа смена килгәч кенә, бүген ял да итәсе барлыклары, төне буе эштә алҗыганлыклары исләренә төште, тиз арада җыелышып алдылар да, бөркәвечле машинага утырышып, кайтып та киттеләр.

Яңа смена алар кебек хәрәкәтчән һәм сүзчән түгел иде. Бригадирлары Галиулла Вәлишин эшкә оешуны да тиз тотты. Миргалимне өскә мендереп җибәрде. Аның бар эше җир эченә әле төшерелгән, аннан әле күтәртелгән торбаларны ычкындырып-эләктереп тору иде...

Каланчада җил сызгырды. Гүя ул: “Курыкма, курыкма!”— дип эндәшә иде. Җил белән бергә җылы җәйге иртәнге һава борын төпләрен кытыклап үте. Рәхәт иде.

Ә рәхәт озак буламыни? Кояш кичкә авышканда Миргалим инде хәлсезләнгәнен, күңелен дә курку баса башлаганын тойды. Биектә, каланча өстендә болытлар йөзә, ә аста бригада егетләре кайнаша. Буровой улый, үкерә. Бертуктаусыз “вера”, “майне” тавышлары белән чуен торбалар чыңлавы кабатланып тора. Нинди мәхшәр, нинди чуар мәгънәсезлек. Ә менә шул мәгънәсезлекнең асылында зур бәхет, батырлык ята. Үз мескенлегеңне җиңүне, кеше булуыңны таләп итә торган батырлык ята. Алай гына да түгел, бу батырлык ныклы һәм куәтле хисләр эченә чумган хезмәт матурлыгы күгендәге бер кояш төсле балкып, барлык чит-ят йөрәкләрне, моңарчы бер-берсен күрмәгән, барлыклары хакында уйлап та карамаган эшчеләрне бер санга, бер дәрт куенына җыя. Эһ, яшисе иде шулар белән бер сүздә, бер агышта һәм бер куәттә булып! Тик алар беләләр — кем аларныкы, кем алар өчен яна!

Җил һаман басу-кырлар буйлап йөгерде дә йөгерде. Кемнәрнең борынына, кемнәрнең йөрәгенә үк керде.

Смена азагында егетләр үзләренең батырлыкларын аңлаган төсле көлешә-көлешә мастер будкасына таба юнәлделәр. Шаян йөзләрендә май аеның кичке кояш яктысы иде.

— Ну егетләр,— дип елмайды Рәсим.— Кирәк булса, менә шушы Хафизовны да мәтәлдереп җибәрер идем... Булды бит, ә?

— Шыпырт,— дип эндәште аңа бригадир.— Чебешләрне көз көне саныйлар.

Рәсимнең килешәсе килмәде. Ул һаман мактанып:

— Ничек көз көне? Юк инде, иптәш Вәлишин, көнлекләп санар вакыт җиткән!

Барысы бердәм көлешеп куйдылар.

— Санарсың, пычагым...

Бригадир бу сүзләрен дә ачулы гына әйтте.

— Сезнең белән бары ташбака өстендә генә йөрергә була!

— Ничек диде, егетләр, ничек-ничек?

Рәсим аның белән килешми иде, ачуы таудай кабарды:

— Безнең беләнме?

— Сезнең белән!

Рәсим ачулы сүзләрен тутырып-борычлап җавапламакчы булган иде дә бригадир аңа ябыштырып та куйды:

— Күперенмә, күркә булырсың! Инде ничәнче коены казуың? Скважинаны ничәнчесен куясың дим?

Рәсим тынды. Эшне җаена әле яңа төшенеп килә торган егет үзе дә сизмәстән инде һавалы хисләренә атланып очканлыгын төшенде булса кирәк. Әмма бригадир башкаларның күңел ялкыннарын сүндерә алмады. Егетләр бер-берсеннән узышып көлештеләр, сабантуйларда булган-күргәннәрне сөйләшкәләделәр.

Аларның көлешү тавышларын басу буйлап җил таратып йөрде. Шул җил белән бергә буровой яныннан гөрселдәгән тимер шаңы ишетелде. Бригада халкы тавыш килгән якка ялт борылдылар. Гүяки каланча-вышка ава төсле иде. Аның торбалар өя торган кузласы өстендә Миргалим утыра, ә ул ыргыткан авыр чүкеч ике-өч метр гына арырак аунап ята. Кечкенә чүкеч тә колак итен ертырлык тавыш чыгарыр икән.

— Ни булды?— дип кычкырды Миргалимгә бригадир.

Егет эндәшмәде.

— Ни булды дим?

Инде үз аңын җыйган егет:

— Чүкеч төште, каяндыр өстән төште...— дип әйтергә үзендә көч тапты.

— Нәрсә-ә-ә?— дип, аңламастан гаҗәпләнде бригадир.

— Чүкечне өстә онытканмын,— диде, тора торышка Миргалим.

Һичнәрсә аңлаша алмаган бригадирлары соңыннан барысын да төшенеп, озак вакытлар бу вакыйгадан үзара көлешеп йөрделәр. Ә ул хәл болайрак булган иде: Миргалим “высотка”да чүкечен онытып калдырган, юк-юк, дөресрәге — “высотник” кәрҗине-оясы читендә. Алҗуы-арыганлыгы аркасында идәнгә алып куюны исенә дә төшермәгән. Һәм менә егетебез чыгып килгәндә, ул авыр чүкеч, урыныннан кузгалып, аска очкан. Әгәр дә Миргалим ике генә адым кызурак атласа, харап буласы икән.

Егетләр, алар буровое янына яңа автобус килгәне күргәч, бөтенесе берьюлы дәррәү куптылар. Автобус аларга “сменчик”ларны китергән иде. Алдан мастер Хафизов чыкты. Күңеле күтәренке, кыяфәте зур тантанага килгәндәге төсле бик килешле иде.

— Ну, егетләр, менә, беренче автобус, яңасы, үзебезгә!— дип мактанып куйды ул. Һәркайсының кәефләрен сораштырды. Эш хакында ләм-мим һичбер аваз салмады. Егетләргә бу ошап җитмәде ахрысы, алар алабуга балыгы кебек кылчыкларын кабарттылар. Вәлишин да түзмәде, үлчәп-нитеп тә тормастан, турыга ярып сорап та куйды:

— Купшыланып кая барыш?

Мастер аңа елмаеп кына җавап кайтарды. Кәефе үтә яхшы иде. Ул барлык эшчеләрен энә күзеннән үткәргәндәй сынап карап үте. Аннан соң нәкъ Миргалимгә төбәп:

— Ничек соң, авырмы?— дип сорап куйды.

Миргалим үз кирелеге белән “матурмы” дип аңлады бугай:

— Матур!— дип җавап бирде.

Егетләр һәммәсе кинәт бердәй үзгәреп, шаркылдаша-шаркылдаша көлешә башладылар. Аларга хәзер Хафизовның ыспайлыгы түгел, Миргалимнең беркатлылыгы ныграк якын иде.

— Ә нигә?— дип сорап куйды Миргалим.— Ә нигә?

Барысы да тагын-тагын да көлешә бирделәр. Хәтта Миргалимгә, шаяртып, җилкәләре-куллары белән төрткәләделәр.

Автобус китәргә ашыгуын белдереп аваз салды. Егетләр Миргалимне дә, өстерәп үк алып диярлек, үзләре янына утырттылар.

Һай төшеп каласы килмәде Миргалимнең автобустан. Күңеле бригадасы белән иде. Ә монда? Монда ни буласын белгән юк! Кунарга әтисе кертсә ярар иде дә бит... Бар киемнәреннән дегет исе килә. Өйләренең бәрәкәтен качыра дип тагын җанын ашармы улының? Эһ, шул җирем дип, күмхуҗым дип үлә инде. Мәңге шулай гына һәм искечә генә торыр-торгызыр иде...

Әмма Миргалим ул әйтте дип барыбер кире борылачак түгел. Монда аңа ямьлерәк һәм күңеллерәк иде. Ул көн саен басу буйлап җәяү генә эшенә ашыкты, “смена”сыннан соң көн дә аны автобус белән кайтарып куя тордылар. Миргалимгә шулай йөрүе рәхәт һәм кызык иде. Күңелеңдәге барлык хисләрне кырларга җырларың белән таратып барасың. Сиңа күңелле, бик күңелле. Яшисе, мең яшисе килә!

Миргалим һәммә алган хезмәт хакын-акчасын әтисенә кайтарып бирсә дә, малаена карата Сәлим абзыйның күңеле һич йомшармады. Ул төкерде генә, әмма хуҗалыгы эшләрендә терәк барлыкка килүне, аның тагын да ныгып китүен, кул арасына яңа көч кергәнлеген күршеләре тоймый калмадылар.

Ә Миргалим озак та үтми башын да калкыта төште. Беренчедән, авылда күз төбендәге егетләрдән булса, икенчедән, типсә тимер өзәрлек гайрәт иясе ул, буе дисеңме, озын аяклары белән атлап килүләре дисеңме — болары аның юлына аркылы төшәргә уйлаган һәркемнең котын алырлык иде. Әмма Миргалимнең күңеле кешелекле һәм уйлары бик тә ипле иде. Яшьлек һәр егеттән үз җырын җырлата, диләр. Миргалим белән дә шулай булды. Ул йомшаклыгы белән яшьлеген бергә кушты. Һәм менә скважина коесын казып бетерүне “яхшылап” билгеләп үттеләр. Миргалим монда да үзен дәрәҗәле тотты. Әмма ләкин, егетләрнең хатын-кыз заты хакында сөйләшүләрен тыңлап торганнан соң, үзенә-үзе бәя дә куярга өлгерде. Имеш, ул — җебегән икән! Гомерендә бары тик Фирүзәне, җан кисәген сөеп иркәләгәненнән гайре башка кешене һичбер күрмәгән дә түгелме? Менә шул уе Миргалимне биләп алды. Ибенә-биген китерде. Аның батыр буласы, һәркемнән өстен чыгасы килеп китте. Бу — балалык иде. Әмма егет хис-тойгыларының асылын сизмәде-төшенмәде. Менә шунда ул җебек авызларга хатын-кызлар хакында берәр кыйсса сөйләп җибәрсә, тиз арада үзләренең кемлекләрен белерләр иде, имеш...

Миргалим исерде. Нык исерде. Гомерендә булмаганча исерде.

Авылына кайтып җиткәч, кем капкасын кагасын исенә төшерде. Аны Маһинур өнәп каршы алды. Әмма Миргалим аларга кереп оялагач, егетнең күсәктәй кулларыннан чирканган ханым почмакка сеңде. Төн караңгысы җиделе лампаның сүрән яктысын басып тора иде. Миргалим өстәл башына аракы чыгарып куйды. Бәйрәмнән калган яртының бер өлеше кесә төбенә түгелеп лыҗырдаткан иде.

— Эчик,– диде Миргалим,— минем эчәсем килә!

— Син эчмә инде, энем, бар, кайт, исерек бит инде син!— диде аңа Маһинур.

— Эчик,— диде Миргалим, үртәлеп. Тик туташ ашыкмады, икенче яктан сүз катып карады.

— Әниең белсә ни әйтер? Нишләп болай йөрисең син? Бер дә мондый дип белми идем үзеңне!.. Нишләвең бу?..

Миргалимне, кәҗәлеге чыкса, үгетләү авыр иде. Татар булмый кала бит! Маһинурның сүзләренә исе дә китмәде, үзенекен тәкрарлады:

— Эчик!..

... Эчтеләр.

Гүяки гомумән таныш булмаган ике кеше үзара уртак тел тапкандай иделәр. Озакламый Маһинур үзе үк Миргалимгә якыная башлады.

— Миргалим, күтәр әле кулыңны?..

Туташ егетнең кочагына кереп оялады. Аңа Миргалимнең күзләре мәченеке кебек яна, дагалана башлаган кебек тоелды. Тик туташ ашыкмады.

— Ярамый... Ярамый... Кирәкми... Ашыкма, Миргалим, ашыкма!.. Минем күптән иркә-наз күргәнем юк инде, ашыкма!.. Син иркәлә мине, яратып иркәлә!..

Төн караңгылыгын ертып машина яктыртып үте. Җәйге тузанны басып җиләс яңгыр сибәли башлады. Ара-тирә йөгергән яшен чаткылары ике шәрә тәнне йоклаткан караватның да тимер бөгәрҗәләрен яктыртып-ялтыратып уза иде.

 

Сәлим абзый бу төне дә иркенләп йоклый алмады. Җиле дә, яңгыры да аның ачуын гына кабартты. Ничә көннәр шушылай көндезен — аяз, кичен — яңгыр. Ни печәнгә төшеп булмый, ни башка эшләренә кулы бармый. Печән! Печәнсез калса, күмхуҗ — күмхуҗ түгел инде ул. Печән! Малны шул тота. Печән!.. Былтыр бу вакытта икенче эскертне куеп бетереп килә иделәр инде. Быел әле беренең яртысы да юк. Бозылды замана. Җирнең куәтен шулар гына бетерде инде — дегетчеләр! Маеңны-каныңны ала башласыннар әле, чыдарсыңмы? Эһе-һе-һе!..

Аның монысы да кая йөри икән? Юк, мәсхәрәнең бусына түзеп тору юк! Үз җанымны ашаучы малай үстерермен дип кем уйлаган? Юньсез!.. Ул да үзен кешегә санап йөри бит!

Сәлим абзый йокы кермәгән күңеленә урын таба алмый идән буйлап арлы-бирле йөренә башлады. Йокы аралаш Хәлимә җиңги:

– Нишләвең бу? Әллә намазга күчтеңме? Ни укынасың?— дип мыгырданды.

Сәлим абзый гомер иткән хатынын эттән алып эткә ташлый-ташлый сүкте. Яңгыр тукталгач кына тынычланып, карават читенә яткан килеш йоклап китте.

Уянып киткәнендә бер ягы ямьшәйгән, муен тамырлары сызлап авырта иде. Сәлим абзый башын алга-артка җибәреп, урык-сурык китереп карады. Әмма муен тамырлары һаман авырта иделәр. Моңа кушылып, җитмәсә, күз аллары да тоныклангандай булып киткән төсле, башы да тубал кебек иде. Сәлим абзый бу минем башмы икән, урындамы соң бу дигән төсле, кулы белән аны тоткалап карады. Тик каны оеган урыннар йомшарырга ашыкмыйлар иде, аңа салкын су белән юыну да ярдәм итмәде. Иртәнге чәй алдында да ул сыпыргаланып кына утырды, ашаган ашы да күңеленә ятмады. Чәй янында сөйләнгәләргә яратучан Хәлимә җиңгигә дә өреп кенә алды:

— Нәрсә мыгырданасың инде, убырлы?!. Өшкеренеп-төкеренеп мине сихер кылуыңдыр әле,— дип, аллы-артлы сөйләнде Сәлим абзый.

Усаллыгы тел очына зәһәр агу булып җыелып килә иде инде.

– Әйе, малай кайтмады бүген...— дип сузды сүзләрен Хәлимә җиңги.— Ачуыңа тыгылырсың...

Сәлим абзый тагын да бозылып, кабатлана-кабатлана бар ачуын чыгара башлады:

— Ну, понимаешь, инде икенде күләгәсе буена җиткән малаеңны да тикшер, күмхуҗ эшенә дә чап... Нәрсә карадың? Артыннан тагылып йөре! Бүген кайтмый, иртәгә кайтмый башласа, көт тә тор: салалар да куялар безне таш капчыкка. Әйтәм бит: ул дегет эше юньлелеккә илтәме дип! Тамак чылатырга өйрәнде, менә аннан, көт тә тор!..— Сәлим абзый сүз таба алмыйча, күзләре белән бар өй эчен айкап, һәр нәрсәне барлап чыкты.— Бездән сорарлар, әйе, кемне үстердегез, диярләр. Ярый ул, прокурор алдына басарга була, ул сине белми, син — аны. Ә монда бит халык бар. Гавам-халкы бар! Ничек күренерсең? Әнә эттән яман Сәлим малае, үзе эт, малае эт, диярләр...— Ул, сүзләреннән тукталып, карчыгына бераз вакыт карап торды. Аннары кинәт: — Нәрсә утырасың? Тап!— дип җикереп җибәрде.— Мине малайсыз калдырасыңмыни?






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных