Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Кайнаналар посып ята 4 страница




Әм­ма мәх­дүм­нең кү­ңе­ле яшәү һәм тә­рәк­кы­ять те­ли иде. Бо­ха­ра­да бар­ча га­лим­нәр­не «бер ти­шек­кә тык­кан» Кур­са­ви хәз­рәт­лә­ре­нең ки­тап­ла­ры­на та­я­нып эш йөр­тер­гә уй­ла­ган за­ма­на ба­ла­сы ни­ят­лә­рен һәр­ва­кыт шу­лай зур­дан ко­ра шул. Тә­һа­рә­те бо­зы­лу­ы­на игъ­ти­бар ит­мәс­тән на­ма­зын таш­ла­ма­ган мәх­дүм­не ип­тәш­лә­ре дә чит-ят кы­ла баш­ла­са, эш­лә­ре ях­шы­лык бе­лән бет­мә­я­чәк иде. Шу­лай да Си­ра­җи мәх­дүм үз җа­ен үзе бе­леп, бы­ел­гы­сы җәй­дә кыр­гый баш­корт һәм кыр­гыз да­ла­ла­ры­на юнә­лер­гә сәр­мая туп­лау­га ке­реш­кәч, ан­нан ае­ры­лу­ны бә­ла ке­бек авыр бер га­зап күр­гән өл­кән яшь­тә­ге әз­мә­вер шә­керт­ләр мо­ны мөм­кин ка­дәр хә­ер-са­да­ка­дан баш тар­тыр­га өн­ди баш­ла­ды­лар. Тик шу­ны гы­на бер­се дә бел­мә­де: ир­тә­гә, таң әтәч­лә­ре кыч­кы­рып, мәс­җед­тә на­маз укы­лу бе­лән юл­га чы­га­чак сәү­дә кәр­ва­ны Си­ра­җи­ны бу мәд­рә­сә­дән чит­кә алып ки­тә­чәк иде. Ме­нә шун­лык­тан ул әле­гә ха­лык­ка фаш ител­мә­гән мог­җи­за­лы ки­тап­лар­га соң­гы ва­кыт­лар­да игъ­ти­бар кү­зен сал­ды, кү­ңе­лен баг­ла­ды. Кыр­гый баш­корт вә кыр­гыз да­и­рә­сен­дә мон­дый хә­бәр­ләр га­ять тә ки­рәк бу­ла­чак әле аңа.

 

VII

Ко­ры­тай Ха­физ­лар йор­тын­да мәҗ­лес таң­га­ча су­зыл­ды. Шә­ри­фә бу ара­да биш ятып, ал­ты тор­ды. Ата­сы­ның да, мул­ла­лар­ның да те­лен­дә зи­ма­гур Хә­ләф иде. Өч мә­хәл­лә­не бер итеп йөр­гән Ха­физ бай­ның ма­ен кай­нат­са, ба­ры тик шу­шы мәл­гунь Хә­ләф ке­нә кай­на­та­дыр, мө­га­ен? Юк­са ба­ры­сы бер­дәй аны эт­тән алып эт­кә таш­ла­мас, авыз­ла­рын пыч­ра­тып га­зап чик­мәс иде.

Зи­ма­гур Хә­ләф­нең бә­хе­те шу­шы сүз­ләр­дән, мә­гә­рем ки, ар­та кал­са, ан­нан да бай һәм го­рур зат дөнья йө­зең­дә яшә­мәс вә яшәр­гә дә мөм­кин тү­гел иде. Ай-йай да ямь­сез ке­ше икән үзе. Әле ки­чә ге­нә юга­ры оч­та исе­рек баш­тан те­лә­сә нәр­сә­ләр әйт­кә­ләп йөр­гән, имеш тә, су­кыр Гай­шә­гә бәй­лән­гән, ди.

— А­выл­дан ку­дыр­тыр­га ки­рәк аны!

Ко­ры­тай Ха­физ сүз­не шу­шы рә­веш­ле ко­ры тот­кан­лык­тан, бе­ра­ра әң­гә­мә­гә ка­тыш­мый утыр­ган Кә­ри­мул­ла мә­зин дә фи­ке­рен бел­де­реп ке­нә авы­зын ач­ты:

— Я­ра­мас­тыр, җә­мә­гать...

Мәҗ­лес­тәш­ләр­нең кү­ңе­ле­нә хуш ки­лер­гә мөм­кин бул­ма­ган бу кә­ли­мә­нең урын­сыз икән­ле­ген акы­лын­да­гы һәр­кем тө­ше­нер­гә өл­гер­гән­че, Шә­ри­фә­нең әт­кә­се:

— Әл­лә, кем, ни тү­гел­ме... Атаң ба­ла­сы...— дип, уң­лы-сул­лы әй­теп ку­ю­га, һәм­мә­се бе­р а­выз­дан ди­яр­лек ха­хыл­да­ды­лар. Бу кө­лү­лә­ре­нең асы­лы, әл­бәт­тә, бар иде. Яр­лы-яба­гай­дан адәм рә­те­нә ке­рә баш­ла­ган мә­зин­нең бу­ын ту­га­ны бул­ган зи­ма­гур Хә­ләф аңа якын иде. Чу­кын­сын дөнь­я­сы дип, ни оч­ра­са, шу­ны чу­кын­ды­рып йөр­гән урыс дин­че­лә­ре бе­лән, йөз­гә-йөз ки­леп, орыш­лар­да кат­наш­кан, ка­ла­да­гы те­атр һәм кә­мит төс­ле за­ман­ча эш­ләр­дән ях­шы хә­бәр­дар­лы­гы бул­ган Ко­ры­тай Ха­физ, мәсь­ә­лә­не тиз ара сә­я­сәт­кә бо­рып җи­бә­реп, үзе­нә ки­рәк­чә сүз туг­ла­ту җа­ен бу оч­рак­та да тиз тап­ты:

— Син, ка­ра әле, Кә­ри­мул­ла, ни дип әй­тим, мәх­дүм сү­зе си­ңа ки­леш­мәс ин­де.— А­ның бу сөй­лә­гә­нен­нән мыс­кыл­лау­дан биг­рәк, мул­ла нә­се­лен­нән кил­гән имам­нар­ны зур­лау, үз ягы­на та­гын ныг­рак ау­да­ру те­лә­ге дә бар­лы­гы си­зен­гән ке­ше­гә бер дә яше­рен тү­гел иде. Ал­лаһ сак­ла­сын, бу Кә­ри­мул­ла­ны акыл­га ку­әт­ле, хо­лык­ка са­быр дип әй­тә­ләр, ке­ше ал­дын­да да сө­ек­ле, юк­са бө­тен те­ләк-мо­рат­лар­ны бо­зып таш­ла­вы бар.— Алай ук, якы­ның ди­гәч тә, дө­рес бул­мас. Ха­тын ягын­нан кар­дәш­лек­не пәй­гам­бә­ре­без дә юга­ры куй­ма­ган. Таш­ла. Зи­ма­гур кем дә, син кем! Ал­ла­һы­га шө­кер, бы­ел­гы зә­кят­кә үзе­гез­гә бер тай би­рер­без. Шу­лай­рак уй­лап то­ра идек,— дип өс­тә­мә­сен­ме.

Бет­те Кә­ри­мул­ла мә­зин, арт аяк­ла­ры бе­лән ча­лын­ды, сү­зен­нән ки­ре кай­ту ягын ка­ра­ды. Ир­ләр­дә сер тор­са, ха­тын­нар гай­бәт­че­гә чык­мас иде.

Мәҗ­лес­нең ахы­рын­да май­да гы­на пеш­кән бә­леш тө­бе та­мак­ла­рын ки­кер­тә баш­лап, күр­ше як­та­гы абыс­тай­ла­ры да кай­ту ва­кы­ты җит­кән­ле­ген тө­ше­нер­гә өл­гер­де­ләр.

Икен­че көн­не та­ра­лып, мон­да сөй­лән­гән сүз­ләр­дән сер бу­ла­рак ки­леп иреш­кән хә­бәр шул иде: ки­чен кайт­кан­да Кә­ри­мул­ла мә­зин­нең абыс­тае, ире­нә та­як ба­шы бе­лән төрт­кә­ләп, аның умырт­ка сө­я­ген зә­гыйфь­лән­дер­гән, ди, мес­кен, ир­тән­ге на­маз­да, сәҗ­дә­гә кит­кән җи­рен­нән ар­тык аваз чы­га­рып, тә­һа­рә­тен сын­дыр­ган икән. Имеш, та­гын да шул, Кә­ри­мул­ла­ны мә­зин­лек­тән тө­ше­реп, мәд­рә­сә­дә җәй уз­ды­ру­чы адаш­кан баш­корт ма­лае Ала­тай­ны,— Ал­ла­һы тае ди­гән исем­дер ин­де,— аның уры­ны­на кү­тәр­мәк­че­ләр бу­гай ди­гән­нәр иде, дә­рес ире­шел­гән сүз бул­ма­ды, ах­ры­сы. Шу­лай да Кә­ри­мул­ла мә­зин­нең кө­тел­мә­гән­дә хас­та­ла­нуы ха­лык­ны бор­чу­га сал­ган. Өш­ке­рү-тө­ке­рү га­лә­мәт­лә­ре­нең хик­мә­те бар икән­ле­ге­нә чын кү­ңел­дән ышан­ган яр­лы-яба­гай­ның кү­ңе­ле­нә хуш кил­гән, ба­ла­ла­ры­на үр­нәк са­нал­ган ке­ше­нең бо­лай адәм рә­тен­нән чы­гуы авыл­да­гы көн­кү­реш­нең тәр­ти­бен бо­зар­га мөм­кин­ле­ген си­зен­гән бай­лар, ике көн рәт­тән, үзен һәм абыс­та­ен аш­ка ча­кы­рып, шак­тый сый­ла­гач кы­на си­хә­тен тап­ты Ал­лаһ бән­дә­се. Әм­ма күз ка­ра­шын­да мә­кер һәм ыша­ныч­сыз­лык га­лә­мәт­лә­ре кал­ган­лы­гын Ко­ры­тай Ха­физ өчен­че кү­зе бе­лән си­зе­нә иде бул­са ки­рәк, зи­ма­гур Хә­ләф­не бө­тен­ләй дә хи­сап­тан кал­дыр­ган­дай кы­лан­ды, мәҗ­лес­ләр­дә тел­гә ал­мас­ка бул­ды. Шу­лай итеп, әү­вә­ле һич сә­бәп­сез яма­на­ты та­рал­ган егет­не һәм­мә­се дә кү­ңел­лә­рен­нән җи­ңел ге­нә чы­га­рып таш­ла­ган­дай ит­те­ләр. Әм­ма бу хәл ва­кыт­лы гы­на иде. Ул һа­ман да шу­лай ин­де, әгәр дә олуг да­выл ише нә­мәр­сә бу­лыр­га җы­е­на икән, дөнья­лар тә­мам ты­ныч­ла­нып кал­ган­дай то­е­ла, шом җир­гә се­ңеп то­ра.

 

VIII

Зи­ма­гур Хә­ләф­нең шә­керт­ләр бе­лән кар­та уе­ны ясау­ла­рын авыл бел­мә­меш­кә са­лын­ды. Нин­ди хәл ди ул, бул­ма­ган­ны! Аны сөй­ләр­гә, ке­ше­гә әй­тер­гә ярый ди­ме­ни? Гай­бәт­тән Ал­лаһ сак­ла­сын. Кыш буе Коръ­ән ят­ла­ган, шә­ри­гать­не га­рәп­нең үзен­нән дә ях­шы бел­гән әз­мә­вер шә­керт­ләр, чи­тек ку­ны­чын­нан чы­га­рып, кар­та уй­на­сын, имеш, авыл­дан бә­рә­кәт ка­чар. Юк, юк! Алар бо­лай гы­на, «сан­лы» ке­бек нә­мәр­сә бе­лән мәш­гуль­ләр­дер...

Аң­ла­мас­сың бу «а­выл» ди­гән­нә­рен. Кай­сы як­ла­ры бе­лән йок­лар­га ята­лар икән? Ка­ла­да мон­дый хәл ише­тел­сә, ул шә­керт­ләр­не уп­ра­ва­га ча­кыр­тып, зин­дан чо­кы­ры­ның ти­рән­ле­ген үл­чә­тер­ләр иде дә бит, бо­лар алай тү­гел, бул­ган­ны да күр­мә­меш­кә са­лы­нып, юк­ны бар ке­бек сөй­ләр­гә ге­нә ос­та­лар. Авыл­ның бар­ча бә­ла­се һич тә кү­зе су­кыр­лык­та тү­гел, фи­ке­ре то­ма­на­лык­та. Әгәр дә ха­лык­ны арт­ка кал­ды­рыйм ди­сәң, авыл­лар­га ку ин­де алар­ны, шә­һәр­нең кап­ка­сын­нан да керт­мә. Әле дә ярый зи­ма­гур Хә­ләф­нең кар­та уе­ны кот­кы­сы озак­ка бар­ма­ды, бер хәй­лә ге­нә бу­лып чык­ты. Үза­ра шак­тый дус­ла­шып ал­гач, бу оч­ра­шу­лар бө­тен­ләй бү­тән юнә­леш алып кит­те­ләр. Ка­зан­да Учи­тельс­кая шко­ла­да ике ел­лап укы­ган җи­рен­нән ал­ды­рыл­ган, «Әл-Ис­лах» кә­ми­ти­те бе­лән якын­нан бе­леш­лек ит­кән зи­ма­гур са­сый ук баш­ла­ган шә­керт­ләр­нең кү­ңел­лә­ре­нә бе­рен­че ор­лык­ны сип­те:

— ­Һай, егет­ләр, без­не «Ач­лык па­ди­шаһ» га­зап­лар­га са­ла бит!

Бу сүз­не ишет­кән баш­корт шә­кер­те:

— Ә-ә, ну­гай ата, бә­нем бә­рәң­ге ка­барт­мам кал­ган­ и­е, би­рә­ем­ме-е...— дип аваз сал­гач, Хә­ләф­нең йө­зе­нә го­рур­лык йө­гер­де. Шә­керт­ләр­нең сә­ке­сен­дә су­зы­лып, кул­ла­рын шә­ри­гать­кә хи­лаф рә­веш­тә баш ар­ты­на кыс­ты­рып ят­кан хә­лен­дә:

— ­Да-а, егет­ләр, сез­нең эш­ләр хөр­ти икән!— дип, бик тә хик­мәт­ле гый­ба­рә әй­теп таш­ла­ды.

Мес­кен­нәр­гә җи­тә кал­ды. Елы­на йөз­дән ар­тык шә­керт­не ас­ра­ган авыл алар­ның күз ал­дын­да тиз ара­да ак­лы-ка­ра­лы­га әве­рел­де дә куй­ды. Хә­ләф кит­кәч тә «Ди­ва­ны хик­мәт»­тән, «Ба­кыр­ган ки­та­бы», «Хәм­де-би-хәд» ке­бек әсәр­ләр­дән кү­ңел­лә­рен­дә кал­ган бә­ет­ләр­не тел­лә­ре­нә алып, зи­ма­гур­ның сүз­лә­ре­нә күп дә­лил­ләр тап­ты­лар. Баш­корт шә­кер­те Ала­тай­ның: «Бу ну­гай әкә­нең әйт­кән­нә­ре па­ди­шаһ хәз­рәт­лә­ре­не ин­карь итү бу­лыр­га ки­рәк!» — ди­гән­нә­ре дә юк­ка чы­га­рыл­ды. Чөн­ки «Ач­лык па­ди­шаһ» гый­ба­рә­сен­нән пат­ша га­ли­җә­нап­лә­ре дә үз­лә­ре ке­бек үк ачы­га икән ке­бек аң­ла­шыл­ды. Бу исә шә­керт­ләр­нең акыл­ла­ры зә­гыйфь хәл­дән тү­гел, ки­ре­сен­чә, фән­дә-гый­лем­дә, ман­тыйк һәм ши­гырь­дә ма­һир­лык­ла­рын­нан ки­лә иде. Шу­лай да җит­ле­гер­гә өл­гер­мә­гән ба­ла­лар­га бе­лем ор­лык­ла­рын ар­ты­гы бе­лән си­бәр­гә яра­мый шул, биг­рәк ди­ва­на­ла­нып ки­тә­ләр, яшь­лә­ре егер­ме­дән уз­ган­да да үз­лә­рен са­бый­лык­та ке­бек хис итә­ләр! Юк, юк, әфән­де­ләр, ба­ла­га үзе­нең үс­кә­нен, зу­рай­га­нын һәр­да­им бел­де­реп-әй­теп тор­ма­саң, ул аны, җит­ле­гү­ен, ачык тө­ше­неп бе­те­рә ал­мый икән!

Хә­ләф­нең авыл хал­кы кар­шын­да хөр­мә­те юк тү­гел иде. Ин­де дә ки­леп, шә­керт­ләр бе­лән якын­нан ара­ла­шуы аның за­ты­на ка­ра­та ка­дер­не үс­те­рә төш­те. Төс-бит­кә күр­кәм­ле­ге, буй-сы­ны­ның зат­лы­лы­гы һәм, бо­лар­га өс­тәп, та­гын да, ка­ла­да уку­ла­ры, Ямаш Хө­сә­е­не­нә кар­дәш ти­еш­ле бу­лу­ла­ры — бо­лар ба­ры­сы да егет­нең аб­руе өчен хез­мәт ит­те­ләр. Әгәр дә мо­ңа ка­дәр Ко­ры­тай Ха­физ бе­лән тел­гә кил­мә­гән, Ка­зан­да аның кар­шы­на чы­гып, үзе­нә ияр­гән яшь­ләр­гә: «Без­нең авыл­ның со­ры­кор­тын кү­рә­сез­ме?» — дип кө­ләр­гә вә, мыс­кыл­лап, бә­рәң­ге чү­бе ыр­гы­тыр­га өн­дә­мә­гән бул­са, зи­ма­гур исе­мен дә ал­мас иде. Әм­ма нәр­сә эш­ли­сең, үт­кән хәл­ләр­не ки­ре кай­та­рып тө­зә­тү мөм­кин тү­гел шул.

Шә­керт­ләр ягы­на ки­леп йөр­гә­лә­ве һәр ике як өчен дә ба­ры тик фай­да­лы гы­на бул­ган­лык­тан, әле та­ра­лы­шыр­га җы­ен­ма­ган бу ки­тап корт­ла­ры­ның бот­ка­ла­ры пе­шә, бор­чак­ла­ры ях­шы бүр­тә бир­де. Хә­ләф зи­ма­гур­ның ка­ла­да Ту­ка­ев, Ка­мал, Әмир­хан­нар бе­лән кү­ре­шеп сөй­ләш­кән­лек­лә­ре дә ачыл­гач, җә­дит мәк­тә­бе­нең тә­рәк­кы­ять хез­мә­тен­дә ки­тер­гән җи­меш­лә­ре са­нал­ган, шу­лай да мө­гал­лим­лек­тән мул­ла­лык­ны өс­тен­рәк күр­гән бу дин ха­дим­нә­ре­нең күз­лә­рен­дә сок­ла­ну оч­кын­на­ры чәч­рә­ми кал­ма­ды. «Тәр­җе­ман»­нан уз­ган, «Ва­кыт» һәм «Шу­ра»­лар­ны ак­тар­ган, үз­лә­ре дә бер-ике ши­гырь һәм бә­ет, мә­ка­лә бас­ты­рыр­га өл­гер­гән­нә­ре өчен Хә­ләф­нең ка­де­ре бер-ике хи­кә­я­гә җи­тәр­лек иде. Идел аръ­я­гы­на ада­шып чык­кан баш­корт шә­кер­те:

— Ай ну­гай әкә, ул Ту­ка­ев ди­гән­нә­ре биг­рәк тә моң­лы бән­дә ин­де, кул суз­саң, буй җит­ми тор­ган адәм­дер ул, ә? — ­дип тел шарт­ла­туы шә­ри­гать гый­ле­мен күр­гән шә­керт­ләр­не са­гай­та кал­ды. Мо­ңа ка­дәр үзен­нән: «Ул баш­корт ди­гән­нә­ре ­нин­ди ха­лык соң?» — дип со­ра­ган­да, шы­пырт кы­на җыр­лап, әл­лә нин­ди яшел да­ла һәм боз­лы кыр-ур­ман­нар ха­кын­да ­сөй­ләү­лә­ре җит­мә­гән, ин­де дә тел шарт­лат­сын имеш, зо­ба­ни...

Әм­ма зи­ма­гур Хә­ләф өчен бу баш­корт ба­ла­сы­ның тел шарт­ла­туы шә­ри­гать­кә хи­лаф ке­бек то­ел­ма­ды, бәл­ки сок­ла­ну бил­ге­се рә­ве­шен­дә аң­ла­шыл­ды. Бир­гән хә­бә­рен­нән шә­керт­ләр бик тә ка­нә­гать­сез кал­ды­лар. Кай­бер­лә­ре хәт­та:

— И­шет­кән бар иде аны, Җә­лә­лет­дин мәх­дүм­гә тар­тым­лы­гын, хак икән,— дип куй­ды­лар. Таш­мө­хәм­мәд­нең шул ук Фа­тих Әмир­хан бу­луы, мес­кен­нең ике ая­гы да бо­гау­ла­нып зәх­мәт­лә­нүе, Ка­мал әфән­де­нең, мөф­ти дә­рә­җә­се алыр­лык
­җи­рен­нән, дин ки­тап­ла­ры язып та, ин­де хә­зер су­рәт тө­ше­рү га­мә­ле илә мәш­гуль­ле­ге һәм та­гын әл­лә нин­ди хә­бәр­ләр­ а­выл мәд­рә­сә­се­нең иңә төш­кән тү­шә­мен гү­я­ки ка­е­рып таш­лап, ди­вар­ла­рын ау­дар­ган­дай ит­те­ләр. Тик бу то­ем һәм
­ки­че­реш­ләр ар­тык­ка бар­мый­ча, Хә­ләф­нең тор­мыш ха­кын­да­гы дә­рес­лә­ре баш­ла­нып ки­тү­гә, ди­вар вә тү­шәм­нәр яңа­дан­ у­рын­на­ры­на уты­рып, шә­керт­ләр­не һәрь­як­лап кы­сар­га җы­ен­ган­дай иде.

Бер­ни­чә ки­чә­дән соң бо­лар ба­ры­сы бер­гә яки Урал шах­та­ла­ры­на, яи­сә Ба­ку та­ра­фы­на чы­гып ки­тәр­гә, яңа­ча тор­мыш ко­рыр­га дәрт­лән­де­рел­гән­нәр иде. Хә­ләф алар­га юл күр­сә­теп ба­ру­чы җи­тәк­че ите­лер­гә ти­еш исә дә, әле тәкъ­ди­рен­нән ни ки­лә­сен ба­шы­на да ки­тер­ми иде.

Ме­нә, са­бан-су­ка бет­сен, ин­де дә са­бан­туй­лар уз­сын, пе­чән­не дә бе­те­рик дип су­за-су­за, яр­ты җәй­нең уз­га­нын да сиз­ми кал­ды­лар. Шә­керт­ләр һәм­мә­се ди­яр­лек үз авыл­ла­ры­на та­ра­лыш­кан, әм­ма мәд­рә­сә­дә то­рып кал­ган дүрт ятим та­тар ба­ла­сы һәм баш­корт асы­лы Ала­тай алар бе­лән һәр­да­им ди­яр­лек хат-хә­бәр алы­шу­ны тук­тат­мый иде­ләр. Бо­лар, хәт­та, юл­лык ак­ча юнә­тү ни­я­те бе­лән, Хә­ләф­нең өй­рә­тү­ен­чә, Ко­ры­тай Ха­физ­ның ки­бе­тен­нән кө­тә­чәк­кә вак-тө­як то­вар алып, ерак авыл­лар­га да бар­га­лап кил­де­ләр. Ба­ры тик ке­рем­нә­ре ге­нә их­ты­яҗ һәм бу­рыч­ла­рын кап­лар­га ки­тә бир­де. Юл­га чы­гар­лык җай та­был­ма­ды. Ну­гай әкә кар­шын­да аб­руй ка­за­ныр­га җы­ен­ган Ала­тай биг­рәк тә зур ты­рыш­лык­лар ку­еп ма­таш­ты, әм­ма аның хәл­лә­ре дә әл­лә ни мак­та­ныр­лык тү­гел иде. Ни­ят­лән­гән эш, ва­кы­тын­да баш­лан­мый­ча, озак­ка су­зы­луы һәм соң­гы­рак ва­кыт­лар­га кал­ды­ры­луы сә­бәп­ле, көн ка­да­гын­нан тө­шә би­реп, ки­лә­се ел­га ата­лыр­га да бик мөм­кин иде. Гү­я­ки мо­ның шу­лай бу­ла­сын бел­де­реп, Хә­ләф­нең кү­ңе­ле­нә бү­тән бер корт төш­те. Җан­ның сер­лә­рен һәм мә­хәб­бәт­нең нәр­сә икән­ле­ген аң­ла­ган ке­ше­ләр мо­ның мәгъ­нә­се­нә тө­ше­нер, әл­бәт­тә.

 

IX

Йө­рәк­ләр кай­нар бул­са, көн­нәр­нең су­ык­лы­гы, ел­лар­ның авыр­лы­гы си­зел­ми ди­ләр бит. Хә­ләф бе­лән дә шу­лай­рак ки­леп чык­ты. Кү­ңел тү­рен­дә­ге из­ге хис­лә­ре көн­нән-көн тер­нәк­лә­нә ба­рып, тиз­дән җи­меш бак­ча­сы ке­бек өл­ге­реп җи­тә­чәк тә иде. Әм­ма бер­ни­чә көн рәт­тән яз­ган хат­ла­ры җа­вап­сыз кал­гач, ара­да хә­бәр­че ро­лен үтә­гән гү­зәл кыз ба­ла­га өч ба­кыр ак­ча­сы са­рыф ител­гәч, ин­де бү­тән­чә җае кал­ма­ган­лы­гын аң­ла­ган хәл­дә Хә­ләф үзе­нең хис­лә­рен­нән баш тар­тыр­га ти­еш иде. Си­зен­ми­чә кал­ды, аның бе­лән яз­мыш уй­на­ды. Дө­рес­рә­ге, из­ге хис­лә­ре­нә чир­теп, кыз ша­ярт­ты. Үз ба­шы­на бу­ла­сын бел­ми­чә һәм аң­лап җит­кер­ми­чә шу­лай эш­лә­де ул. Ша­ярт­ты, ша­ярт­ты да, ки­леп кап­ты: егет­тән аңа ай бу­е­на бер ге­нә мәк­түп тә ки­леп иреш­мә­де. Адәм көл­ке­се. Оныт­ты, ах­ры­сы, Шә­ри­фә­нең бар­лы­гын, баш­ка­ны тап­ты...

Һәм ул шу­лай бу­ла­сы да иде, әгәр бу ки­чә­дә кыз, уй­лан­ма­ган җир­дән кү­тә­ре­леп, иң­нә­ре­нә зәң­гәр чи­ләк-кө­ян­тә­сен асып, Шә­ех чиш­мә­се­нә су­га дип төш­мә­сә. Егет тә, кү­ңе­ле бо­ек­кан­нан җа­ны­на ямь та­ба ал­мый­ча, Ал­ла­һы тә­га­лә ку­шып, урам әй­лә­неп уз­ган җи­рен­нән аны кү­реп ал­ды, үз-үзен оны­тып, тал ага­чы тө­бе­нә ки­леп сө­ял­де, ел­ма­еп кы­на сүз кат­ты. Ил кү­зе­нә бу ка­дәр үк кү­рен­мә­сә дә ярар иде. Кү­рә­чә­ге­дер ин­де, кү­рә­чә­ге. Кай­да егы­ла­сың­ны бел­сәң, са­лам җә­яр идең, ди­ләр­ме? Хак сүз икән! Ә шу­лай да юк­ка бор­чы­лыр­га ки­рәк­мәс. Егет бе­лән кы­з оч­ра­ган җир­дә сан­ду­гач та җыр­сыз ка­ла ал­мый шул. Шә­ри­фә­нең әл­лә кө­ян­тә­се­нә үк ку­нып сай­ра­ды­мы? Алай ук тү­гел дип әй­тер­гә кый­мыйм, әм­ма ике пар йө­рәк­нең миз­гел эчен­дә ти­гез һәм бер­төр­ле итеп тиб­рә­неп куюы дөнь­я­лар­ның ас­тын-өс­кә ки­тер­де. Күк ка­пу­сы­ның бик­ле җи­рен­нән ке­лә­лә­ре бу­ша­ды­мы, әл­лә бән­дә­ләр­гә дә ва­кыт-ва­кыт бә­хет­ле миз­гел­ләр бү­ләк кы­лы­на­дыр­мы, күк­тән ко­яш тө­шеп, агар су­лар һа­ва­га чө­ел­де, чиш­мә­ләр ки­ре улак­ла­ры­на агып мен­де, шиң­гән чә­чәк, тер­ге­зе­леп, сө­е­неч­кә тө­рен­де. Шу­шы ми­нут­ның сә­га­дә­тен кү­реп ка­лу һәм то­яр өчен кай­бе­рәү­ләр го­мер­лә­ре буе ты­рыш­лык куй­мый­лар­мы­ни? Мон­дый миз­гел­ләр һәр­кем тор­мы­шын­да бул­са да, күп­ләр аны урап уза­лар, си­зен­ми­чә ка­ла­лар, гү­я­ки яшә­мә­гән дә ке­бек бу­лып, дөнья йө­зен­нән ки­теп ба­ра­лар. Эһ, тор­мыш­лар ди­ген, баш­ка­сы ха­кын­да сүз юк ин­де, аны­сы.

Егет бе­лән кыз­ның бу оч­ра­шу­ла­ры мо­ңа ка­дәр пыс­кып кы­на ма­таш­кан мә­хәб­бәт учак­ла­рын тер­ге­зеп үк җи­бәр­де. Тәкъ­дир­дән кил­гән бә­хет бу­луы сә­бәп­ле­дер, күз­лә­ре­нең үза­ра якы­наю­ын­нан хис­ләр чак­ма­сы чәч­рәп кит­те. Шә­ри­фә­нең кал­ты­рау­лы та­вы­шы һәм әл­лә ни ачык ише­тел­мә­гән сүз­лә­ре йө­рәк шау­кы­мын­нан хә­бәр иде. Мо­ны егет тә аң­ла­ды.

— Абый, дим, юлым­ны кис­мә ин­де, бе­рүк?..

— Мин уг­ры тү­гел­дер­мен, җа­наш. Алар гы­на юл ки­сә­ләр.

Хә­ләф­нең сүз­лә­ре Шә­ри­фә­гә кө­лү ке­бек аң­ла­шыл­ган иде­ме, әл­лә кыз кау­шау­дан шу­лай сөй­лән­де­ме, бер дә те­лә­гә­нен­чә ки­леп чык­ма­ды. Ул укы­ган ру­ман­нар­да бо­лай тү­гел иде бит!

— А­бый, көл­мә­гез ин­де мин­нән...

Кө­лә­ме соң, нин­ди кө­лү ди ул? Ки­ре­сен­чә, аның аяк ас­ла­ры­на ак җәй­мә бу­лып җә­е­лер­гә ри­за еге­те­без.

Би­тен кап­лар­га ки­рәк­ле­ген Шә­ри­фә әле яңа гы­на ис­кә­реп, җил­кә­сен­дә­ге су­лы чи­ләк-кө­ян­тә­сен дә оны­тып, уң ку­лы бе­лән тар­тыл­ды. Мо­ны­сы ук ки­рәк тү­гел иде. Әгәр дә Хә­ләф то­тып кал­ма­ган бул­са, чи­ләк­лә­ре ыч­кы­нып, төп­сез ка­ла­чак яки һич югын­да тү­ге­леп янь­че­лә­чәк иде­ләр.

Шә­ри­фә уң-су­лы­на ка­рап куй­ды: әле дә ярый ке­ше кү­рер­лек, адәм көл­ке­се­нә ка­лыр­лык тү­гел икән.

Бу миз­гел­дән соң аның кү­ңе­ле­нә Хә­ләф та­гын да якын­рак һәм үз­рәк бу­лып кит­те. Алар ае­ры­лыш­ты­лар. Шә­ри­фә ни­чек кай­тып җит­кә­нен, ая­гы кай­сы сук­мак­лар­дан йөр­гә­нен сиз­ми­чә дә кал­ды, йө­рә­ге си­кер­де, бө­тен гәү­дә­сен ар­кы­лы-га-иң­гә кал­ты­ра­ну бас­ты. Әм­ма бу тән де­рел­дә­ве тү­гел, бәл­ки җан­ның очы­нуы иде.

Кыз үзе­нең хис­лә­рен һич­кем­гә сиз­де­рә­се ит­мә­де. Ашы­гып кайт­кан җи­рен­нән, чи­ләк­лә­рен бу­шат­мый­ча, бол­дыр­да кал­дыр­ды да, җа­нын кая ку­яр­га бел­ми­чә, бак­ча ягы­на чык­ты. Ал­ма­гач­лар ара­сы­на эш­лә­нел­гән, әм­ма соң­гы ва­кыт­лар­да ка­де­ре юга­лу, ике-өч ел рәт­тән буяу күр­мә­ве сә­бәп­ле «кар­та­еп» кит­кән кү­шәк-бе­сед­ка­га узып, кул­ла­рын тез өс­тен­дә ку­шыр­ган хәл­дә уй­га та­лып утыр­ды. Аңа рә­хәт иде. Дөнья­лык­та кай­гы­сы кал­ма­ган абыс­тай ши­кел­ле бо­лай юга­лып уты­ру­ы­на игъ­ти­бар кү­зе таш­лау­чы бул­ма­ды. Әм­ма әти­се, кай­тып, бол­дыр­да­гы су­лы чи­ләк­ләр­не кү­рү­гә үк та­выш чы­гар­гач кы­на, Шә­ри­фә, усал-усал сүз­ләр ко­ла­гын ярып үтү­дән рән­җеп, сих­ри ха­лә­тен­нән ай­ны­ды.

— Адәм тә­га­нә­лә­ре, бол­дыр­да су кал­ды­рып... Бәд­бә­хет­ләр... Өм­мәт­тә юк эш­не сез­дән кө­те­гез ин­де. Ри­зык ис­раф­ла­ры,— дип, ху­җа кем­нәр­не­дер орыш­ты. Ба­ры тик Фа­гый­лә абыс­тай чык­кач кы­на бар­сы да хәл ите­леп, бе­раз ты­ныч­лап тор­ды­лар. Әм­ма ул да тү­гел, Ко­ры­тай Ха­физ икен­че як­лап та­гын та­выш куп­тар­ды:

— Ас­рау­лар кая, әрәм­та­мак­лар! Шә­ри­фә кы­зым­ны су­га җи­бәр­мә­сә­гез, бет­кән ди бү­тән ке­ше... Авыл ал­дын­да оя­лы­гыз ич­ма­сам, мин­нән ку­рык­ма­са­гыз, Ал­ла­дан кур­кы­гыз!..

— Ү­зе ба­рам ди­де бит, ата­сы, ни­гә алай ди­сең?..

Шә­ри­фә­нең әни­се бу рә­веш­ле ак­лан­гач, әти­се та­гын да кис­те­реп куй­ды:

— Ә­гәр ин­де ас­рау­лар­ны тың­ла­та ал­ма­саң, үзең ба­рыр­га иде, җи­ләк ке­бек кы­зың­ны су­га җи­бәр ин­де, та­вык баш!..

Шә­ри­фә­гә оят бу­лып кит­те. Әгәр дә су­лы чи­ләк­лә­рен бол­дыр­да кал­дыр­мый­ча, чо­лан­га керт­кән бул­са, бу та­выш чык­мас та иде. Ин­де соң. Ә ни­гә? Чы­гып, ара­ла­ры­на кер­сә, әти­се аң­лар, әни­сен ачу­ла­ну­дан тук­тар!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных