Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Кайнаналар посып ята 5 страница




Кы­зы кү­ре­нү­гә, Ко­ры­тай Ха­физ тиз җа­е­на кайт­ты, ел­ма­еп ук сөй­лә­шә баш­ла­ды:

— Әй, бөр­те­гем, Шә­ри­фәм, кил әле би­ре. Ме­нә әни­ең ­бе­лән сөй­лә­шә идек. Ни, дип. Ни... Әни­се, чәй­не яңарт, я­рар­мы!

Мон­сын ук көт­мә­гән­гә, Шә­ри­фә дә са­га­еп кал­ды. Фа­гый­лә абыс­тай исә игъ­ти­бар да итеп тор­ма­ды бул­са ки­рәк, ире­нең әме­рен ас­рау­лар­га җит­ке­рер­гә дип ке­реп кит­те.

— ­Ни бул­ды, кы­зым, кә­е­фең юыл­ма­сын, әйе... Кай­ва­кыт­та та­мак кар­лы­га да кыч­кы­рыб­рак сөй­ләр­гә ту­ры кил­гә­ли, әйе...

Әти­се бо­лай ди­сә дә, сә­бәп­нең бү­тән­дә икән­ле­ген кыз­ның кү­ңе­ле си­зе­нә, әм­ма акы­лы аң­лап җит­ке­рә ал­мый иде. Ко­ры­тай Ха­физ юк­тан гы­на бо­лай, кы­зын кү­рү­гә үк са­ры май ке­бек эреп кит­мәс иде, мак­са­ты­на ире­шү өчен ва­кыт уңа­ен җай­лый­дыр?

— ­Ме­нә ка­ла­да­гы бай йорт­ка ки­лен бу­лып төш­сәң, күз ал­ды­на ки­тер, кы­зым, ике кат­лы таш пу­лат, мәгъ­рур са­рай... Бо­лай су та­шы­тып би­ма­за­ла­мас­лар...

Шә­ри­фә­нең җа­вап­ка сү­зе юк иде. Ата ке­ше нәр­сә әйт­мәс тә, нин­ди хы­ял­лар бе­лән яшә­мәс!

 

X

Ки­лер көн­нә­ре­нең бә­хе­те Шә­ри­фә­нең үзен­дә иде. Бө­тен шат­лык-ку­а­ны­чы укый тор­ган ки­тап­ла­рын­да һәм дә мә­хәб­бәт хат­ла­рын­да бул­ган­лык­тан, ул бу тор­мыш­тан ерак­ла­ша бар­ды. Мо­ңа ка­дәр дә яшә­еш­нең хәй­лә­сен һәм мәгъ­нә­сен ру­ман­нар­дан гы­на бел­гән­лек­тән, ки­лә­чә­ген дә шу­лар­да языл­ган­ча итеп күз ал­ды­на ки­те­рә, алар­дан чы­гып, ата-ана­сы үзен аң­ла­ма­я­ча­гын си­зе­нә, бү­тән­чә һич тә мөм­кин тү­гел дип бе­лә иде. Тө­рек һәм та­тар ру­ман­на­ры ата-ба­ла кар­шы­лы­гын тәф­сил­ләп су­рәт­лә­гән­гә, Шә­ри­фә бә­хе­тен ни­чек ко­ра­ча­гын тө­шен­гән дә сы­ман. Юк, ул алар­ның сү­зе­нә ко­лак сал­мас, мә­хәб­бә­тен­нән баш тарт­мас, шул ка­ла шә­кер­те бе­лән бер­гә бу­лыр­дыр мө­га­ен!

Җа­ны те­лә­гән елан итен аша­ган, ди­гән­дәй, егет бе­лән җай­лап оч­ра­шып, йө­рәк сер­лә­рен ише­тә­се ки­лә баш­ла­ды. Те­ге көн­не чиш­мә­дән кайт­ка­нын­да ни өчен кау­ша­га­ны­на аң­лат­ма та­ба ал­ма­ды, шу­лай да икен­че юлы үзен алай өс­тен то­тар­га ки­рәк­мәс са­на­ды. Әм­ма ку­лы­на кө­ян­тә-чи­ләк ала баш­ла­са, ирек куй­ма­ды­лар. Әни­се:

— Нин­ди хәл ди ул, кы­зым, атаң бел­сә, та­гын оры­шыр,— дип юлын бүл­де, кап­ка­ны ачып чы­гар­га мөм­кин­лек кал­ма­ды, һа­ва су­лый­сы кил­гән­дә дә ал­ма бак­ча­сын­да го­ме­рен уз­дыр­ды. Ур­гы­лып чы­гар­га җит­кән хис­ләр таш­кы­ны ак­рын­лап утыр­ды, ки­ре җы­е­ла баш­ла­ды. Кү­ңе­лен ты­ныч­лык хө­ке­ме көн­нән-көн ныг­рак би­ли бар­ды. Алар шу­шы рә­веш­ле оны­ты­лыр­га да мөм­кин иде­ләр.

Әм­ма егет тә­вәк­кәл бу­лып чык­ты. Җом­га көн­не, ах­шам ал­дын­нан Шә­ри­фә­ләр­нең бак­ча­сы­на төш­те һәм кыз­ны агач­лар ара­сы­на дә­шеп ки­тер­де. Кыз әү­вә­ле аң­лаш­мый­ча­рак кал­ды, аны кү­рү­дән йө­рә­ге куз­гал­ган, си­зе­ме бе­теп, зи­һе­не бу­тал­ган иде. Ке­ше ал­ла­рын­да оят­лы бу­лу­дан ку­рык­ты. Шу­лай да, ал­ма ка­ра­ган кы­я­фәт чы­га­рып, егет яны­на­рак кил­де.

— Сез мон­да ниш­ләп йө­ри­сез, әти кайт­са?..

— Бор­чыл­ма, ма­ту­рым,— ди­де егет,— әт­кә­гез хәз­рәт­кә ча­кы­ру­лы, ул шун­да икән­ле­ген ях­шы бе­ләм, ха­фа­ла­ныр урын юк, сүз­лә­ре тиз ге­нә бет­мәс әле...

— Шу­лай да аны­сы... Әм­ма кө­пә-көн­дез, ил-күз аек чак­та ди­гә­нем...

Егет­кә җи­тә кал­ды. Шә­ри­фә­нең бо­лай сөй­лә­ве кү­ңе­ле­нә хуш кил­де. Ка­ра­ле, ул аны ку­мый икән бит, ки­ре­сен­чә сак­лык­ка гы­на ча­кы­ра, кыз­лар кү­ңе­лен­дә җит­меш дию пә­рие бар ди­ләр иде, хак сүз икән!

— ­Мин сез­нең бе­лән, гыйз­зәт ия­се сө­ек­ле ту­таш, бер­-бер оч­ра­шу өме­тен­дә яшә­мәк­тә идем.— Егет­нең акы­лы тү­гел, та­шып чы­гар­га тор­ган хис­лә­ре шу­шы рә­веш­ле итеп те­лен ­тиб­рән­дер­де.— Әм­ма үзе­гез­не чит­тән ге­нә бул­са да кү­реп
­ка­лу мең га­зап вә авыр­лык­лар­га бә­ра­бәр. Кич бо­лын­га да ­төш­ми­сез...

Кич­ке уен­нар ха­кын­да Шә­ри­фә­нең ишет­кә­не бар иде. Имеш, ан­да кыз­лар-егет­ләр, җыр­лап-би­еп, адәм көл­ке­лә­ре ясый­лар икән. Хәз­рәт әй­тә, мо­ңа чик ку­яр­га ки­рәк, за­ма­на яшь­лә­ре тә­мам бо­зы­лып бет­кән­че дип. Бу да шу­лар яны­на йө­ри ми­кән­ни? Үзе шә­керт... Кыз­ның, мо­ңа ка­дәр кү­рел­мә­гән көн­че­лек хи­се ка­бы­нып, бит оч­ла­рын ял­кын ал­ды, әм­ма те­ле­нә усал­лы­гы чык­ма­ды, со­рап кы­на куй­ды:

— ­Сез дә ул бо­зык­лар яны­на йө­ри­сез­ме­ни?

Егет оят­ка ка­лыр­га ти­еш бул­са да ел­май­ды гы­на.

— Йө­рим шул, Шә­ри­фә, җа­наш! Әм­ма ан­да һич­бер бо­зык­лык га­лә­мәт­лә­рен күр­гә­нем юк. Сез­не оч­рат­мам­мы дип ке­нә төш­кә­лим.

— Авыл кыз­ла­ры яны­на­мы?

— Юк ин­де, ма­ту­рым, Шә­ри­фә, сез­не са­гы­ну­дан гы­на шул.

— Ә ми­нем исе­мем­не кай­дан бе­лә­сез?

— Бә­рә­кал­лаһ, ни­чек кай­дан? Ха­физ бай кы­зы гү­зәл Шә­ри­фә­нең исе­мен бел­мәс­кә!

— Ә үзе­гез кем соң?

— Ни­чек ин­де кем?

— Исе­ме­гез, дим...

Алар шул рә­веш­ле шак­тый озак сөй­лә­шер­гә мөм­кин иде­ләр, лә­кин бак­ча кап­ка­сын­нан ке­реп кил­гән Ха­физ бай Шә­ри­фә­не ча­кы­рып аваз сал­ды:

— ­Син кай­да, Шә­ри­фә кы­зым?..

Хә­ләф тиз ара­да кар­лы­ган ку­а­гы ар­ты­на пос­ты, Шә­ри­фә, ике ку­лы­на да ко­ел­ган ал­ма­лар алып, та­выш кил­гән як­ка та­ба ат­ла­ды:

— Мин мон­да... Ни бар иде, әти­ем?..

— Кы­зым, ниш­ләп дөнь­яң­ны оныт­тың ин­де, бү­ген кич ка­ла­дан ку­нак­лар кө­тә­без бит. Ал­дан әй­теп куй­ма­сам иде, зин­нәт­лә­рең­не так, ма­тур күл­мәк­лә­рең­не ки­еп ал... Бу ал­ма­лар әле кы­за­рыр­га да өл­гер­мә­гән­нәр, ямь-яшел­ләр тү­гел­ме соң? Кал­дыр алар­ны, таш­ла, таш­ла. Җә­һәт­рәк ат­лыйк. Мин дә оны­тып җи­бәр­гән­мен. Ме­нә-ме­нә ки­леп тө­шәр­ләр.

— Кем­нәр соң алар, әти­ем?

Бик олы, мәр­тә­бә ия­се ке­ше­ләр. Ти­мер­шаһ хәз­рәт үзе­нең улы Дәү­ләт­шаһ әфән­де бе­лән. Ай-һай мөх­тә­рәм зат­лар да ин­де, кы­зым. Алар­ның кү­ңе­ле­нә ке­реп ка­лыр­га ты­рыш. Ак­чу­рин­нар бит, ке­нәз­ләр!

Дәү­ләт­шаһ әфән­де­нең дә ки­лүе, Ти­мер­шаһ хәз­рәт­нең дә ку­нак тө­шүе аң­лы ке­ше өчен күп нәр­сә­ләр ха­кын­да сөй­ли иде. Ак­чу­рин ка­дәр Ак­чу­рин­нар юк эш бе­лән ге­нә мон­да йөр­мәс­ләр, җит­ди сә­бә­бе кү­рен­мә­сә, алар шу­шын­дый да ерак сә­я­хәт­не ки­рәк дип та­бар иде­ләр­ме­ни!?. Юк, әл­бәт­тә. Әт­кә­се ме­нә нәр­сә өчен хәз­рәт­кә кер­гән бул­ган икән! Аш җыя тор­ган­нар­дыр?..

Шә­ри­фә­нең бак­ча әй­лә­неп йө­рер­гә мөм­кин­ле­ге кал­ма­ды, һай, егет, са­быр итеп көт­сәң, кыз мон­да та­гын чы­гар әле, бе­рүк, кит­мә ге­нә!

 

XI

Ти­мер кү­чәр һәм сирт­мә­ләр­гә эш­лән­гән зур та­ран­тас­ны авыл­да мо­ңар­чы күр­гән­нә­ре юк иде. Хәт­та Ко­ры­тай Ха­физ да мон­дый рә­хәт­лек­ләр­дән мәх­рүм. Ка­ра син аның гә­рә­бә­ләр та­гып эш­лә­нел­гән зат­лы би­зәк­лә­рен, мең чак­рым­нар үтеп тә ар­мас ат­ла­рын, яң­гыр хә­ве­фе бул­ган­да кү­тә­ре­леп ку­е­ла тор­ган тү­бә­лә­рен, аны­сын-мо­ны­сын. Хәт­та ар­ба­га ме­нү-тө­шү өчен ае­рым бас­кы­чы да бар икән. Шу­шы ка­дәр­ле юл уз­са, авыл аб­за­сы­ның сыр­ты­на бар­мак ка­лын­лы­гы туф­рак уты­рыр иде, бо­лар­ның ак кәч­түм һәм эш­лә­пә­лә­рен­дә ник бер ге­нә бөр­тек ту­зан әсә­ре кү­рен­сен?

Бү­тән ва­кыт бул­са, урам­да ты­рай ти­бү­че авыл ма­лай­ла­ры ар­ба ар­тын­нан дәр­рәү ча­бар иде­ләр, ә мон­нан кур­ка кал­ды­лар. Ал­лаһ сак­ла­сын, йә әл­лә кем­нәр­дер әле! Урыс бу­лып куй­ма­сын­нар, биг­рәк­ләр дә адәм­чә ки­ем ки­ен­мә­гән­нәр бо­лар.

Дәү­ләт­шаһ әфән­де Ак­чу­рин бик тә ип­ле ке­ше икән, йө­зе­нә ник бер усал­лык бил­ге­се чык­сын. Яшь, мы­е­гы да ка­ра, си­рәк­ле­ген сиз­ми­сең, ки­ле­шеп то­ра. Ә ме­нә әти­се бу­лыр­га ти­еш­ле­се, өл­кән­рә­ге, Ти­мер­шаһ хәз­рәт­нең күз ка­раш­ла­рын­да исә әл­лә нит­кән усал­лык һәм ка­нә­гать­сез­лек си­зе­лә. Куз­ла­да утыр­ган, ат баш­ла­рын то­ту­чы аб­зый­га ку­лын­да­гы ти­мер та­я­гы бе­лән ни­гә­дер ике тап­кыр төр­теп куй­ды. Бо­лай ми­нут са­ен сыр­тың­ны ка­ез­лый баш­ла­са­лар, бил­сез ка­лу­ың да бар!

Ку­нак­лар­ның кил­гә­нен Ха­физ бай тә­рә­зә­дән кү­реп өл­гер­де һәм, кап­ка төп­лә­ре­нә җит­кән ва­кыт­ла­ры­на ту­ры ки­те­реп, ха­ты­ны Фа­гый­лә бе­лән кар­шы алыр­га чык­ты. Мон­ысы ук, ягъ­ни ха­тын ияр­теп, ир ке­ше­ләр­не йорт­ка узар­га ча­кы­ру әһе­ле мөэ­мин өчен ки­леш­мә­сә дә, соң­гы ике ел­да Ка­зан­да га­дәт­кә кер­гән Ау­ру­па йо­ла­ла­рын­нан бер­се иде. Ак­чу­рин­нар бу хәл­гә үз­лә­ре ягын­нан ти­е­шен­чә бәя бир­де­ләр һәм, тә­рәк­кы­ят­ьнең шу­шын­дый да ка­раң­гы са­ла­га үтеп ке­рү­е­нә сө­е­неп, мил­ләт­нең ки­лә­чә­ге зур­дан икән­ле­ге ха­кын­да го­рур­ла­нып сүз са­лыш­ты­лар:

— Ай, ба-а-а, афә­рин, җә­мә­гать, ай, ба-а-а, ни күр­кәм хәл­дер бу!..

Ти­мер­шаһ­ның тел­гә ос­та­лы­гы мәгъ­лүм бул­ган­лык­тан, ал­дан ук мо­ны көт­кән Ха­физ бай да сы­на­та­сы ит­мә­де. Өс-ба­шын ка­ла­ча кәч­түм һәм бо­тин­ка­лар­га алыш­тыр­ган, ал­тын сә­га­тен так­кан, ку­лы­на ти­мер та­як ал­ган сый­фат­та, ияр­лән­гән сы­ер хә­лен­дә­рәк бу­лу­ын­нан ко­ты­лыр­га те­ләп, ике ге­нә кә­ли­мә әйт­те:

— ­Мәр­ха­бә, ту­ган­кай­лар!..

Ире­нең бу рә­веш­ле дә га­җә­еп дә­рә­җә­дә яңа­ча үз-үзен то­ту­ын бе­рен­че тап­кыр күр­гән Фа­гый­лә ха­ным егы­лып­лар ки­тә яз­ды. Күп­ме со­ра­ды Ал­ла­һы тә­га­лә­дән, ирен ип­лән­дер­сен иде, ди­де. Ме­нә күр­дең­ме ниш­ли: сан­ду­гач бу­лып кы­на сай­ра­мый ин­де. Үп­кә­лә­мәс­лек тә тү­гел бит, һай җа­ным, «Ку­нак­лар­ны түр­гә әй­дә­ре­мез» ди­ме? Те­лен ка­ра үзе­нең, әл­лә нин­ди тез-мез­ләр­гә кү­чеп бет­те. Ми­шәр­ләр дә бо­лай ук сөй­ләш­мәс, вал­ла­һи. Тел бөк­лән­де­реп сүз ку­ер­ту да Ау­ру­па га­лә­мә­те ми­кән­ни?

Шу­шы­лар ха­кын­да уй­ла­нып, Фа­гый­лә ха­ным ку­нак­ла­ры­ның ни сә­бәп­ле ки­лү­ен уе­на да кер­теп ка­ра­ма­ды. Бе­раз сый­ла­нып, өс­тәл янын­нан куз­гал­гач, Ха­физ бай Шә­ри­фә­не дәш­те­реп ал­гач кы­на йө­рәк ас­тын­да ни­дер куз­га­лып, акы­лы ай­ны­ды. Ка­ра­са­на, зур эш бе­лән йө­ри­ләр икән лә­ба­са!

Кыз­ны кү­рү­гә, улы Дәү­ләт­шаһ әфән­де­дән биг­рәк, әти­се Ти­мер­шаһ хәз­рәт­лә­ре Ак­чу­рин аны бер ка­шык су бе­лән йо­тар­лык хәл­гә кер­де, күз­лә­ре берь­ю­лы ике як­тан уй­нап, тү­гә­рәк гәү­дә­се туп ке­бек си­кер­гә­ләп ал­ган­дай ит­те. Әм­ма карт ишан­нар төс­ле «Бә­ра­кал­лаһ!» дип, Шә­ри­фә­гә кул су­зып, акы­лын­нан язар­лык хәл­гә җит­мә­де, ка­ра­шын тиз ге­нә Ха­физ бай бе­лән Фа­гый­лә ха­ным­га кү­чер­де: кай­сы­сы­на ох­шаш икән, янә­се!

Шә­ри­фә алар янын­да бул­ган­да һәм ан­нан соң да йө­рәк сер­лә­рен­нән бер ге­нә сүз дә сөй­лә­шен­мә­де, ба­ры тик:

— У­лым, ба­ры­гыз әле, әгәр дә Ха­физ әфән­де рөх­сәт­ ит­сә, кы­зы бе­лән бак­ча һа­ва­сын су­лап ке­ре­гез,— дип, Ти­мер­шаһ хәз­рәт­лә­ре Ак­чу­рин, җа­ен ки­те­реп ке­нә, Дәү­ләт­ша­һын уры­нын­нан ку­бар­ды. Асыл кош­ның зат­лы­лы­гын кү­рер­гә
­һәм бә­я­ләр­гә өл­гер­гән егет, үз-үзе­нә бик ка­нә­гать рә­веш­тә куз­га­лып, шу­шы ту­таш­ны тиз­дән ко­ча­гын­да эре­тер­гә мөм­кин­ле­ген уй­лар­га те­лә­мә­сә дә, ты­е­ла ал­ма­ды. Кул­ла­ры гы­на ­тү­гел, хәт­та җа­ны-йө­рә­ге дә Шә­ри­фә­гә тар­тыл­ды, бу миз­гел­дә җән­нәт­кә ке­рү хә­бә­рен ал­ган­дай из­ге той­гы­лар ки­чер­де. Әм­ма Дәү­ләт­шаһ әфән­де, ике-өч адым ат­лау­га, эч­ке әгъ­за­ла­рын­да уңай­сыз­лык то­еп, җа­ны тиб­рә­неп алу­дан бө­тен­ләй дә кә­еф­сез­лә­нү га­лә­мә­тен хис ит­те. Әле дә ярый хәз­рәт­нең ке­реп ки­лү­ен бел­де­реп хә­бәр бир­де­ләр дә, аның кар­шы­на егет бе­лән кыз­ны чы­га­ру­ны әдәп­сез­лек­кә са­нап, яшь­ләр­не ки­ре бор­ды­лар. Шә­ри­фә ка­бат үз бүл­мә­се­нә кер­де, Дәү­ләт­шаһ исә өс­тәл яны­на утыр­ды. Ул бул­ма­ды, ишек­не иң­гә-буй­га ту­ты­рып ди­яр­лек, абыс­тае бе­лән хәз­рәт үзе дә кү­рен­де.

Ха­физ бай йор­тын­да бу мәҗ­лес ир­тән­гә­чә дә­вам ит­те. Сә­хәр­дә мәс­җед­кә ба­рып на­маз кыл­ган­нан соң, йо­кы­сыз төн уз­дыр­ган ку­нак­лар кай­тыр юл­га куз­гал­ды­лар. Бо­лай ашы­гу­ла­ры­ның сә­бә­бе ике ат­на­дан соң зур­лап ки­лә­се­лә­ре бе­лән ге­нә ак­ла­на иде. Шә­ри­фә­нең яз­мы­шы һич­бер ай-вай­сыз хәл ител­гән са­на­ла баш­ла­ды, шу­лай итеп, ул ике ат­на­дан кияү ку­е­ны­на ке­рер­гә ти­еш кү­рел­де. Хә­бәр бик тиз авыл эчен­дә һәм ти­рә-юнь­гә та­рал­ды. Ак­чу­рин­нар та­ран­та­сы ар­тын­нан кү­тә­рел­гән ту­зан ба­сы­лыр­га да өл­гер­мәс­тән һәм­мә йорт әһе­ле бу хак­та гәп кор­ды. Хә­ер, го­реф-га­дәт­не бел­гән ке­ше­ләр мо­ны ал­дан ук фа­раз кы­лыр­га җи­теш­кән иде­ләр: Ха­физ бай­ның эш­лә­ре та­гын да ях­шы­рак тә­гә­рә­я­чәк.

 

XII

Хә­ләф­нең кү­ңел тө­бен нин­ди корт­лар тө­шеп ки­мер­гә­нен кем­нәр бел­сен дә, ник­ләр ге­нә хәл-әх­вә­лен бе­леш­сен­нәр? Бо­лар бар­сы да Шә­ри­фә өчен бил­ге­сез кал­ды. Әм­ма үзе­нең яз­мы­шы ата­сы та­ра­фын­нан хәл кы­лын­га­нын аң­лар­лык ба­шы бар иде кыз­ның. Дәү­ләт­шаһ әфән­де­нең кү­ңел­лә­ре­нә хуш кил­гән­ле­ген сиз­де­реп, әни­се:

— Бу Ак­чу­рин­нар­ның ке­че­се биг­рәк­ләр дә тәр­би­я­ле икән. Ул сүз­гә кат­наш­мау­ла­ры­на ка­дәр әл­лә нин­ди бер олуг­лык өс­тәп то­ра үзе­нә. Кы­зы­быз бә­хет­ле бу­лыр, Ал­ла­һы бо­ер­са...— дип, Шә­ри­фә­нең хис­лә­рен кай­нар­лан­ды­рыр­га ты­ры­шу­ла­ры да бу­ла­чак ни­ках­ны хуп кү­рүе ха­кын­да сөй­ли иде. Ко­ры­тай Ха­физ­ның аңа ияр­теп әй­тел­гән һәр сү­зен­дә бай­лык һәм мәр­тә­бә өме­те бар иде:

— Ал­ла­һы тә­га­лә­нең амин ди­гән сә­га­тен­дә, тәкъ­дир ку­шып баш­ла­ган эш­тер, ана­сы! Ка­зан ка­ла­сын­да сәү­дә­без ге­нә тү­гел, сү­зе­без дә үтем­ле бу­лып ки­тәр. Әле, мин әй­тәм, мо­ңа ка­дәр бер дә би­реш­мә­дек. Ин­де һәм­мә­сен­нән ал­га чы­гар­быз. Кы­зым ка­дәр кы­зым бит ул, Ак­чу­рин­нар­ны да буй­сын­дыр­ды ди­ген, ә!.. Ме­нә бит ул ни­чек!

Ба­ры­сын да ис­кә ал­гач, Шә­ри­фә­не яман күз­дән сак­лау ни­я­те­нә ке­ре­шеп, яны­на утыр­ма­чы әби­не дәш­тер­де­ләр. Кем бе­лә, авыл­да күз атып йөр­гән бе­рәр яр­лы-яба­гай кы­зы­гып ку­еп, эш­не бо­зуы да бар. Дош­ман­нар да юк тү­гел.

Чит­лек­кә төш­кән асыл кош төс­ле, Шә­ри­фә хәт­та ял­гы­зы бак­ча­га чы­гу­дан да мәх­рүм иде. Шу­шы рә­веш­ле дүрт-биш көн тө­гәл­лә­неп, утыр­ма­чы әби дә кыз­ның хо­лык-фи­гы­лен өй­рә­неп өл­гер­де, аңа ыша­ныч баг­ла­ды. Мөм­кин­лек кү­рен­сә, ба­шын са­лып, йок­лап алу­ны га­дәт ит­те. Ни­чә көн­нәр өй һа­ва­сын гы­на су­лау­дан Шә­ри­фә­нең төс-кы­я­фә­те һәм сә­ла­мәт­ле­ге­нә зы­ян ки­лер дип әни­се са­гай­ма­са, йө­рәк тү­ре­нә ке­рер­гә өл­гер­гән еге­тен кыз ка­бат күр­мәс тә иде.

Ул көн­не бак­ча ае­ру­ча хо­зур һәм һа­ва­сы саф бу­лып, ир­тән­ге як­ның сал­кын­ча җи­ләс җи­ле тән­нәр­гә ир­кен­лек алып кил­де. Хез­мә­тен га­дә­тен­чә җи­ре­нә җит­ке­реп баш­ка­рам дип уй­ла­ган утыр­ма­чы әби ал­ма­гач тө­бен­дә­ге уры­нын­да йо­кы­га та­лу­га, ял­гы­зы мо­ңа­еп кал­ган Шә­ри­фә­нең аяк ас­ты­на ал­ма тә­гә­рәп кил­де. Гү­я­ки җән­нәт бак­ча­сын­нан өзе­леп төш­кән дә, кыз­ны үр­тәр­гә ма­та­ша имеш..

Ал­ма­гач ар­тын­да, чак кы­на ие­леп, үз яны­на ча­кы­ру­чы егет ка­чып то­ра иде. Аны-мо­ны уй­ла­мас­тан, Шә­ри­фә Хә­ләф яны­на атыл­ды. Ни­чек шу­лай бул­ган­дыр, әм­ма алар ко­чак­ка-ко­чак ди­яр­лек ту­ры кил­де­ләр. Шә­ри­фә зар­ла­на ук баш­ла­ды:

— А­там­нар ба­шым­ны ашар­га ма­та­ша­лар. На­дан бай ма­ла­е­на би­рер­гә итә­ләр...

«На­дан» ди­гән­нән, бу ка­дә­ре­се ар­тык, җит­мә­сә дө­рес бәя тү­гел иде. Хә­ләф шун­да ук тө­зә­тү җа­ен ка­ра­ды:

— А­лай ди­мә, ма­ту­рым... Хак бул­са, ул егет­не Ау­ру­па те­лен­дә дә сөй­лә­шә ди­ләр.

Һай ах­мак, аны­сын бит Шә­ри­фә үзе дә бе­леш­те, әм­ма Дәү­ләт­шаһ әфән­де­гә кү­ңе­ле ят­ма­ды. Ә син, шу­ны да аң­ла­мый­ча, көн­дә­шең­не як­лап то­ра­сың бит, пеш­мә­гән. Бел­сә ни! Дәү­ләт­шаһ­та си­нең ке­бек төс-бит, кы­я­фәт бар­мы? Юк! Буй-сын, ди­сең­ме, ру­ман­нар­да гы­на языл­ган­ча ки­леш-кил­бәт һәм үз-үзең­не то­ты­шың ди­сең­ме, кай­сын та­ба­сың бо­лар­ның ул бай­гу­ра­да? Ни­гә бу егет­ләр шу­шы­лай пеш­мә­гән бу­ла­лар икән, нәкъ ки­тап­та­гы­ча!

Шә­ри­фә­нең фи­кер кай­нар­лы­гы йө­зе­нә бә­реп чык­ты. Хә­ләф ха­кын­да уй­ла­ган көн­нә­ре миз­гел эчен­дә хә­те­рен­дә ак­та­ры­лып таш­лан­ды да акы­лын йө­рәк хис­лә­ре кү­меп кит­те: «За­я­га кал­ма­сын, бер кү­тә­ре­леп үп­сен иде ич­ма­сам!»

Кау­шап ки­тү­дән­ме, әл­лә баш­ка сә­бәп ар­ка­сын­да­мы, пеш­мә­гән егет тел­сез то­ра бир­де. Ник­ләр ге­нә аң­ла­мый икән? Шә­ри­фә үзе бе­рен­че адым­ны яса­сын­мы­ни?

— Без мәң­ге ка­вы­ша ал­ма­быз ин­де...

Бу сүз­лә­рен әйт­кән­дә егет, Шә­ри­фә­дән ге­нә тү­гел, хәт­та үзен­нән дә оял­ды. Әм­ма кыз­ның бә­гы­ре ур­та­лай те­ле­неп кит­те. Бу пеш­мә­гән­не ар­ты­гы бе­лән кыз­ган­ды һәм яз­мы­шы­ның аны­кын­нан да яман­рак икән­ле­ге ха­кын­да уй­лап бор­чы­лыр­га өл­гер­де. Аның фи­ке­ре бе­лән ки­леш­ми­чә:

— Алай ди­мә­гез, әле ни­ках мәҗ­ле­се җы­ел­ма­ган, ва­кыт бар. Тәкъ­ди­ре­без Ал­ла­һы ку­лын­да. Ми­ңа ул бай­гу­ра оша­мый. Бир­мә, таш­ла­ма шул коз­гын­ның тыр­на­гы­на,— дип пы­шыл­дау­га, Шә­ри­фә­нең сүз­лә­ре­нә ия­реп чык­кан күз яшь­лә­ре ал­су би­те буй­лап йө­гер­де, кы­зыл якут ире­нен­нән узып, ияк очы­на төш­те. Акы­лы һәм йө­рә­ге ша­шын­ган егет, үз-үзен бе­леш­тер­ми, кыз­ны ко­ча­гы­на ал­ды. Бу га­мә­ле­нә Шә­ри­фә кар­шы кил­мә­де. Тә­не буй­лап сих­ри кал­ты­ра­ну йө­ге­рү­гә ка­ра­мас­тан, наз ир­кен­дә ка­ла бир­де. Әм­ма егет, ар­ты­гы­на ба­тыр­чы­лы­гы җит­ми­чә, тук­та­лып кал­ды.

— Ми­ңа сез­не бир­мәс­ләр ин­де?

— Кем­нәр?..

Кыз­ның бу со­ра­вы Хә­ләф­не бе­те­реп таш­ла­ды. Ни әй­тер­гә бел­ми­чә, ба­шы ас­ка иел­де.

— Кем­нәр дип ин­де, әти­е­гез-әни­е­гез ди­гә­нем...

— Ә алар ми­не бү­тән­гә бир­де­ләр бит ин­де, ни­ках­ла­ша­сы гы­на кал­ды...

— Ни­чек ин­де бир­де­ләр?

— Би­рер­гә бул­ды­лар ди­гә­нем...

— Шу­лай шул. Ми­ңа со­рар­га кал­ма­ды.

— Ә син со­рап тор­ма!

— Ни­чек ин­де?.. Ә сез ри­за­мы соң?

— Нәр­сә­гә?

— Ур­лап кач­сам, дим...

— Ба­тыр­чы­лы­гың җи­тәр­ме?

— Җит­мә­гән кая ди ул!

Үз­гәр­сә үз­гә­рә икән ке­ше, егет­нең күк­рә­ген­дә ла­чын очын­ды ди­яр­сең.

— Хә­зер үк­ме?

— Әйе, хә­зер үк!

Шә­ри­фә акы­лын­да тү­гел иде бул­са ки­рәк. Утыр­ма­чы әби йо­кы­сын­да кал­ды. Ә алар, арт­кы кап­ка­дан узып, тал­лык­ка төш­те­ләр һәм, инеш­нең ар­гы ягы­на чы­гып, авыл ура­мы­на ке­реп тә тор­мас­тан, Тү­бән оч­ка та­ба ашык­ты­лар. Дө­рес­рә­ге, егет тук­тап хәл дә җы­яр­га те­лә­мә­де. Су ар­кы­лы чык­кан­да кү­тә­реп ал­ган Шә­ри­фә­сен ку­лын­нан тө­шер­мә­де.

Ул көн­нең һәм бу га­мәл­лә­ре­нең нәр­сә бе­лән бе­тә­сен бер Ал­ла­һы тә­га­лә үзе ге­нә бе­лә иде.

 

XIII

Шә­ри­фә­нең кай­да­лы­гы икен­че көн­не үк авыл­да мәгъ­лүм бул­ды. «Эш уз­ган, Ко­ры­тай Ха­физ­ны яшь­ләр акыл­га утырт­кан­нар!»— дип, бер дә яшер­ми­чә сөй­лә­де­ләр. Чөн­ки бай үзе дә туй эш­лә­ре бе­лән ка­ла­га кит­кән җи­рен­нән әй­лә­неп кайт­ма­ган, утыр­ма­чы әби ке­ләт­кә бик­лән­гән, хө­кем кө­теп ята, Фа­гый­лә абыс­тай ка­ра кай­гы­дан урын өс­те­нә егыл­ган иде. «Һай ба­ла, шул зи­ма­гур өчен үс­тер­дем­ме­ни мин си­не? Атаң нәр­сә­ләр әй­тер!» — дип аһ ору­ла­рын ишет­кән ке­ше­нең йө­рәк мае кай­на­мый­ча кал­мас­тыр? Дө­рес­тән дә Шә­ри­фә­нең бу га­мә­ле юнь­сез­лек иде. Мо­ны кыз үзе ге­нә аң­ла­ма­ды. Мул­ла­лар­ның бер­се дә ни­ках укыр­га те­лә­мә­де­ләр. Йо­ла­ны мәд­рә­сә­дә­ге баш­корт шә­кер­те җи­ре­нә җит­ке­реп баш­кар­ган икән дип сөй­лә­де­ләр. Тик шул ки­чә­дән соң авыл­дан аның бө­тен­ләй чы­гып ки­тү­е­нә ге­нә ап­ты­ра­ды­лар.

Хә­ләф­нең ага­сы авыл­да ста­рос­та бул­ган­лык­тан, яшь­ләр­нең бу га­мә­ле­нә са­ру­ла­ры кай­на­ган ке­ше­ләр һич­бер эш­кә алы­ныр­га кый­ма­ды­лар. Ба­ры­сы да Ха­физ бай­ның ка­ла­дан кай­тып тө­шү­ен ут йо­тып ди­яр­лек көт­те­ләр.

Ке­ше­нең бә­хе­те үзен­нән дә зур бу­ла ал­мый, ба­ры тик ар­тын­нан яки ал­дын­нан гы­на йө­ри. Ва­кый­га­лар бер-бер арт­лы шу­шы­ны дә­лил­ли­ләр төс­ле иде.

Ко­ры­тай Ха­физ, кай­тып кер­гән уңа­е­на, бу хәл­ләр­дән хә­бәр­дар бу­лып, ке­ләт­кә бик­лә­нел­гән җи­рен­нән утыр­ма­чы­ны сөй­рәп чы­гар­ды һәм эт итеп кый­нап таш­ла­ды. Дөнья­лык­ның яме бай­лар­ның мәр­хә­мә­тен­нән дип кү­нек­кән әби, йө­зе-тә­не изе­леп бет­кәч, исән ка­лу­ы­на шөк­ра­на кы­лып, аяк өс­те­нә ба­сар­га ты­ры­шып ка­ра­ды. Ха­физ бай ке­реп кит­кән­че хез­мәт­че­лә­ре дә пос­кан урын­на­рын­нан чы­гар­га һәм әби­гә, һич югы, кул би­рер­гә кый­мый тор­ган­нар иде, хә­зер кү­тә­реп үк ал­ды­лар.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных