Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 21 страница




Эһ, ул бү­ген җан­ки­сәк­кәе Фа­тый­ма­сы бе­лән оч­ра­ша­чак! Ниш­ләп ке­нә, ни­чек­ләр ге­нә то­рып ята­лар икән, рәх­мәт төш­ке­ре­ләр!

 

Ка­зан юлы та­кыр иде. Көз ны­гып ал­ган, юл­лар­ның чо­кыр-ча­кыр­ла­ры­на кар ту­лып боз­лан­ган. Йө­рер­гә җи­ңел бул­са да, Олы Җә­ке­дән чы­гып бе­рәр сә­гать ба­ру­га, Шәй­хе­лис­лам­ның ай­гы­ры тә­мам хәл­сез кал­ды. Әле ак­са­ган­дай то­ел­ды, әле алан-йо­лан ка­ран­ды.

— Та­ныш тү­гел юл бул­ган­га­дыр... Ку­рык­ма, мал­кай!— ди­гән бул­ды мәх­дүм, ай­гыр бе­лән сөй­лә­шеп, аның хә­ле­нә ке­рер­гә те­лә­гән­дәй. Әм­ма ул ай­гы­ры­ның хә­ер­сез икән­ле­ген ба­шы­на да кер­теп ка­ра­ма­ды. Ике авыл ара­ла­рын­да юл­чы­лар оч­рап, ар­ба ар­ты­на гы­на утыр­ган бер ха­тын:

— Ерак юл­дан ки­лә­сез бу­лыр, аты­гыз ары­ган,— дип сүз ка­тып ка­ра­са да, Шәй­хе­лис­лам сер би­рә­се ит­мә­де. Ба­ры тик:

— Ки­лә­без әле, Ка­зан­га­ча ук иде,— ди­я­рәк мы­гыр­да­нып ал­ды.

Алар­ны җи­ңел ге­нә узып кит­кән ат­лы­лар, аның ай­гы­ры­на кы­зы­гып­тыр ин­де, бо­ры­лып-бо­ры­лып ка­ра­ды­лар. Мәх­дүм үзен го­рур тот­ты. Ка­ра мы­е­гын уңлы-сул­лы сы­пыр­га­лап куй­ды: “Кү­ре­гез,— янә­се,— кем ки­лә!”

Әм­ма аның го­рур­ла­ныр­лы­гы алай ук тү­гел иде шул. Шәй­хе­лис­лам мо­ны аң­лап бе­тер­мә­де. Ул ал­дан­га­нын, ил кү­че­рер са­ры би­я­сен куп­шы ку­ык­ка алыш­ты­рып көл­ке­гә ка­лу­ын әле һа­ман да аң­ла­мый, кү­ңе­ле­нә дә кер­теп ка­рый ал­мый иде. Җит­мә­сә әти­се Га­риф хәз­рәт тә:

— Ай-һай, улым, ях­шы ай­гыр­га тап бул­ган­сың! Са­ры би­я­без­нең ко­лы­ны ки­лә­се ел­га тай бу­лыр, нә­се­ле ях­шы иде. Кул­дан кит­мә­де! Мо­ны ни­чек си­ңа би­рер­гә бул­ган­нар?— дип, ва­кый­га­дан хә­бәр ал­гач, кат-кат сөй­лә­де. Дөнья кү­реп го­мер сөр­гән, ил хал­кы­на иге­лек­тән гай­ре га­мә­ле ти­мә­гән мул­ла­ның кү­ңе­ле шул­ка­дәр ях­шы­лык­та бу­лып та, бу чак­лы бә­рә­кәт ире­ше­ре­нә ыша­нып җит­мә­сә дә, кү­ңе­ле ку­а­ныч бе­лән арыш-би­реш­тә иде...

Кич­кә кар ява баш­ла­ды. Юкә­че ма­ри­лар ку­ып җи­теп, узып ба­рыш­ла­рын­да Шәй­хе­лис­лам алар­дан ка­лыш­мас­ка ит­те. Ар­ба­сын­нан тө­шеп кал­ган­да те­ге юл­чы ха­тын:

— Бу атың алан-йо­лан ка­ра­ну­дан гай­ре­не бел­ми, йө­рәк­сез, ах­ры­сы,— дип, рәх­мә­те уры­ны­на ши­ген тә­гә­рә­теп, мәх­дүм­нең бо­лай да гау­га­лы кү­ңе­лен­нән ямен ку­ар­га ит­те.

Ка­зан­га ки­леп җит­кән­дә Шәй­хе­лис­лам чи­бәр ай­гы­рын кый­ный-кый­ный ары­ган, ан­нан тә­мам гай­рә­те чи­геп, үке­реп елар хәл­гә җит­кән иде. Шу­лай да ул үзен ты­ныч­лан­ды­рыр­га ты­рыш­ты. Әм­ма “йө­рәк­сез ай­гыр”, ин­де юкә­че ма­ри­лар­дан да ка­лып, мес­кен кы­я­фә­тен­дә сөй­рә­лә, ху­җа­сы­на үзе уры­ны­на ар­ба­га җи­ге­леп ба­рыр­га ку­ша­дыр ке­бек то­е­ла баш­ла­ды. Мо­ңа ар­ты­гы бе­лән җен ачу­ла­ры чык­кан Шәй­хе­лис­лам­ны:

— Һо, кияү, нин­ди юл­лар бе­лән?— дип кар­шы ал­ган ба­ба­сы, ягъ­ни ярә­шел­гән Фа­тый­ма­ның ата­сы Габ­драх­ман шушы кай­гы­сын­нан ай­ны­тып җи­бәр­де.— Шәү­ләң­нән та­ны­дым, Шәй­хе­лис­лам кияү. Әй­тә­ләр иде аны, кияү бу­ла­сы ке­ше­нең өрә­ге дә кү­ңе­ле­ңә хуш ки­лә дип, хак сүз икән!

 

Габ­драх­ман бө­тен Ка­зан­ны уң-су­лын­да адаш­ты­ра ал­ган зат­лы мак­лер­лар­дан иде. Ки­я­ве җи­геп кил­гән чи­бәр ай­гыр­ны бе­рен­че кү­рү­ен­нән үк ярат­ма­ды. Аңа:

— Ишәк бу, йө­рә­ге дө­рес тү­гел мо­ның!— дип бәя бир­де.— Аяк­ла­рын­да бу­та­лу­ын­нан ук кү­ре­неп то­ра. Ян­дыр­ган­нар мо­ны, кияү, ха­рап ит­кән­нәр. Са­ры би­яң кая соң? Ме­нә ат иде, ич­ма­сам!

Ишет­кән һәр сү­зен­дә мыс­кыл­ла­ну той­ган Шәй­хе­лис­лам, ма­ри­лар­дан ал­да­ну­ын та­гын да ачыг­рак аң­лап, хә­зер шул юнь­сез­ләр­нең хуш­ла­на-хуш­ла­на ара­кы чү­ме­рү­лә­рен күз ал­ды­на ки­те­рә бар­ды. Иб­ра­һим да алар ара­сын­да­дыр, өч ма­лае ур­та­сы­на уты­рып бәй­рәм итә­дер сы­ман то­ел­ды.

Ме­нә ни­чек шул ул. Ке­ше­гә ыша­ныр­га мөм­кин­ме соң бу дөнь­я­да? Авыл­да­шы­ңа, мө­сел­ман ба­ла­сы бул­са да, та­я­ныр­лык­мы?

Ал­да­ды­лар Шәй­хе­лис­лам­ны, ал­да­ды­лар! Са­ры би­я­сен ха­рап ит­те. Ял­ты­рый дип тә­тәй­гә кы­зык­ты, ку­лын­да­гы эн­җе­се­нә алыш­ты. Ме­нә юләр, ме­нә ах­мак!

Фа­тыйх та­биб­ка күч­тә­нәч бу­ла­рак атал­ган бә­рәң­ге һәм ит, та­гын да баш­ка төр ри­зык­тан бул­ган вак-тө­як­ләр­не шул ки­леш ке­нә җы­лы аб­зар­да, ар­ба­да­гы хәлендә кап­лап кал­дыр­ды­лар. Әм­ма дә:

— Кү­се-ма­зар ти­мәс­тер ин­де, шәт?— дип со­ра­ды Шәй­хе­лис­лам, аб­зар ише­ген яба баш­ла­ган­на­рын­да тук­та­лып ка­лып.

— Сал­кын ал­ма­са, кү­се­дән зы­ян бул­мас,— ди­де Габ­драх­ман мак­лер. Мал ка­де­рен бе­лү­че ке­ше икән­ле­ген дә сиз­де­реп уз­ды:— Өч көн эл­гә­ре ге­нә ола­вы бе­лән ак он шу­шын­да кун­ды. Рәх­мәт төш­ке­ре, кү­се-тыч­кан ише яһү­ди кал­дык­ла­ры бо­рын да тык­ма­ган­нар. Ху­җа­сы да хә­веф ки­чер­гән иде. Мон­да җы­лы. Ул юнь­сез­ләр­гә башка төр ри­зык та җи­тәр­лек!

Шул­ва­кыт бол­дыр­дан Фа­тый­ма төш­кә­не кү­рен­де. Шәй­хе­лис­лам аны шун­да ук та­нып ал­ды. Ита­гать итеп ке­нә:

— Исән­ме­сез!— дип баш­лап аваз сал­ды.

— Исән­ме­сез,— ди­де Фа­тый­ма­сы да, аңа йө­зен күр­сәт­ми ге­нә, хөр­мәт бил­ге­се бу­ла­рак тук­та­ла ка­лып.— Исән-имин ге­нә ки­леп җит­те­гез­ме?

— Сез­нең хә­ер-фа­ти­ха­да!— ди­де Шәй­хе­лис­лам, ка­бат­ла­нып:— Сез­нең хә­ер фа­ти­ха­да идек!

Ин­де ге­нә куз­га­лып ки­тәм ди­гә­нен­дә кы­зы Фа­тый­ма­га әти­се Габ­драх­ман эн­дәш­те:

— Ку­нак кил­гән, кы­зым, кая ба­ры­шың әле бо­лай кич­лә­тен?

— Күр­ше кы­зы Гөл­сем­ба­ну яны­на ке­реп чы­га­сым бар иде, йо­мыш бе­лән!— ди­де Фа­тый­ма, кау­шый тө­шеп. Әм­ма тук­та­тыл­ган җи­рен­нән бу юлы­ куз­га­лып ки­тәр­гә кый­ма­ды. Аның ка­ра сук­но пәл­тә­се­нең иңе бу­е­на­ча ди­яр­лек са­лын­ган озын ак шә­ле үзе­нә га­җә­еп тә ки­ле­шеп то­ра, кич­ке ка­раң­гы­лык­ны ер­тып чык­кан нур­лы ай як­ты­сын хә­тер­лә­тә иде.

Әти­се Габ­драх­ман ни­дер уй­лап ал­ды­мы, эн­дәш­ми­чә­рәк тор­ды да:

— Йә, ярый алай­са, бар, кы­зым! Озак­ла­ма,— дип, аңа ки­тәр­гә рөх­сәт бир­де. Шәй­хе­лис­лам­ны ияр­теп йорт­ка та­ба кит­те. Бу ва­кыт ара­сын­да Фа­тый­ма да кап­ка­дан чы­гып ки­тәр­гә өл­гер­де. Ки­я­ве­нең бә­гы­ре өзе­леп кал­ган­лы­гын си­зен­ми иде бу­лыр­га ки­рәк. Үз хә­ле хәл шул аның. Ин­де әл­лә кай­чан Шәй­хе­лис­ла­мы­ның кил­гән­ле­ген абай­лап, кау­ша­вын­нан тә­мам хә­ле ки­теп, әни­се Гай­ни­ка­мал абыс­тай­ның сиз­гер кү­ңе­ле яр­дә­мен­дә ге­нә бә­ла­дән ба­ша­як бу­лып, Гөл­сем­ба­ну ту­та­сы яны­на юк йо­мы­шын бар итеп ке­рер­гә ти­еш ител­де.

Шәй­хе­лис­лам­ны ба­ба йор­тын­да ачык йөз һәм сый-хөр­мәт бе­лән кар­шы ал­ды­лар. Кич­ке аш­тан соң ял иткәндә, Габ­драх­ман мак­лер, вак­лап-вак­лап кы­на куз­га­та тор­гач, ки­я­ве­нең нин­ди ял­ган­га һәм кем­нәр­нең то­за­гы­на ки­леп ка­бу­ын, мон­нан югал­ту­лар­сыз гы­на ни­чек ко­ты­лу юлын да ачык кы­на бә­ян итеп, чи­бәр­лек­тә ил­гә бер, әм­ма га­мәл­дә су­кыр бер ти­ен­гә тор­мас ай­гы­рын юнь­ле­рәк бе­рәр ат­ка алыш­ты­рыр­га җа­ен һич­шик­сез та­ба­ча­гын, ат­чы Гыйль­ми бе­лән та­ныш­лы­гы зур­лы­гын сөй­ләп бир­де. Шәй­хе­лис­лам­ның да ри­за­лы­гын ал­гач, тә­мам ка­нә­гать­лек кы­лып, алыш-би­реш­тә ки­леп чы­гар­га мөм­кин бул­ган чы­гым­ны да кү­тә­ре­шер­гә бу­лы­ша­ча­гын әйт­те. Эш­нең шу­шы ка­дәр дә җи­ңел хәл ителәчәгенә хәй­ран ит­кән кияү ке­ше­нең җил­кә­сен­нән йөк төш­кән­дәй бул­ды. Ул ара­да Фа­тый­ма да кай­тып кер­де.

Яс­тү на­ма­зын­нан соң йок­лар­га урын­нар әзер­лә­неп, Фа­тый­ма­ны ян бүл­мә­гә кер­теп җи­бәр­де­ләр, Шәй­хе­лис­лам­га түр өй­дә­ге урын­нан ни­ят ит­те­ләр. Мон­да Фа­тый­ма­ның йо­кы уры­ны икән­ле­ген ул бе­лә иде ин­де.

— Ми­ңа ишек тө­бен­дә дә ярар, алай ук зур­ла­ма­са­гыз иде,— дип үте­неп ка­ра­са да:

— Тәр­ти­бе шу­лай аның!— ди­де­ләр дә бү­тән кү­тә­реп сүз куз­га­тыр­лык урын кал­дыр­ма­ды­лар. Күз кы­рые бе­лән ге­нә кү­зә­те­леп ка­лын­ган Фа­тый­ма­ның тиз­дән үз ко­ча­гы­на ке­рә­се, вәгъ­дә­ләш­кән сә­гать­нең ире­шә­чә­ге аны ашык­мас­ка, да­им са­быр­лык­та ка­лыр­га мәҗ­бүр ит­те. Ул җа­на­шы­ның шәү­лә­сен хис итү­дән дә ри­за иде.

Ә урын-җир­дән Фа­тый­ма­сы­ның исе аң­кы­ды, ба­шын әй­лән­дер­де һәм Шәй­хе­лис­лам эреп йо­кы­га кит­те. Тө­шен­дә Ми­сыр кү­гәр­че­нен тот­ка­нын кү­реп уя­нып кит­кә­нен­дә бу­ла­чак ба­ба­сы Габ­драх­ман мак­лер ир­тән­ге җә­мә­гать на­ма­зы­на ки­тәр­гә җы­е­нып йө­ри иде. Шәй­хе­лис­лам аның ар­тын­нан ашык­ты. Тә­һа­рә­тен ка­мил ит­кәч, икәү­ләп мәс­җид­кә куз­гал­ды­лар. Габ­д­рах­ман мак­лер­ның улы Га­зиз бу ел­ны Кыш­кар мәд­рә­сә­сен­дә уку­да иде.

 

Ат­чы Гыйль­ми ай­гыр­ны на­маз­дан соң ук ке­реп ка­ра­ды. Му­ен ту­рын­да­гы кан та­мы­рын сый­пап, ат­ның ба­шы­на ко­лак ку­еп бе­раз тор­ган­нан соң, ал­ды­на-ар­ты­на чы­гып, теш­лә­рен тик­ше­реп, ахыр­да шун­дый фи­кер­гә кил­гә­нен әйт­те:

— Ях­шы айгыр бул­ган бу, бә­хырь! Ян­дыр­ган­нар мо­ны. Ни­чек исән кал­ган­дыр? Йө­рә­ген боз­ган­нар... Кан йө­ре­ше авы­рай­ган. Кыш бу­е­на дә­ва­ла­ган­да, җы­лы сөт эче­реп... Мал ба­гу­чы Гыйсь­ми­не эш­кә җик­кән­дә, җәй­ге ба­зар­га бәл­ки дә бер ди­гән то­вар бу­ла­чак!

Аның бу сүз­лә­рен­дә ри­йа-ял­ган юк иде. Габ­драх­ман мак­лер да, озын как­ча йө­зен сы­пы­рып, куе са­кал­ла­рын рәт­ләш­те­реп ал­ды. Олы би­я­ләе кул­тык ас­тын­нан тө­шеп кит­те. Ан­нан да бо­лай­рак ка­лын ти­ре­ле, бо­рын, ирен һәм каш, яңак шә­риф­лә­рен яса­ган­да Хо­дай тә­га­лә­дән неч­кә­ләп ап­ты­ра­тыл­ма­ган та­за ат­чы Гыйль­ми һа­ман да сөй­ли бир­де:

— Бул­ды­ра ал­са­гыз, үзе­гез­гә ка­ра­гыз... Әм­ма мин­дә мо­ңа ал­маш­ка ат та­бы­лыр!— ди­де.

Бу сүз­лә­ре­нә дикъ­кать би­реп тор­ган Шәй­хе­лис­лам­ның неч­кә йөз ча­лым­на­ры җә­е­леп кит­кә­нен күз чи­те­нә ге­нә эл­де дә, һа­ман үз ди­гә­нен сөй­ли бир­де ул:

— Ха­рап ит­кән­нәр мал­кай­ны! Урыс бе­лән ма­ри­да ат ба­гу һө­нә­ре юк ин­де, юк... Ке­ше итәр­без, Ал­ла­һы бо­ер­са... Ка­ра әле, мәх­дүм, мо­ңа ал­маш­ка са­ры би­ям­не би­рәм!— дип сү­зен бе­тер­де.

“Йа Хо­да­ем, са­ры би­ям, әл­лә ма­риларны урап, ка­бат үз аб­за­ры­на әй­лә­неп кай­та­мы?”— дип уй­лап куй­ды Шәй­хе­лис­лам. Габ­драх­ман мак­лер би­я­лә­е­нең җир­дә ят­кан­лы­гын абай­лап, шун­да гы­на кү­тә­реп ал­ды. Шәй­хе­лис­лам мәх­дүм ма­ри­да кал­дыр­ган са­ры би­я­сен уен­нан җи­бәр­мә­де: “Һай ат бул­ган икән ул, җан­ки­сәк­кә­ем, ил кү­че­рер ат бул­ган!”

Алар кул су­гыш­ты­лар. Чәй­ләп тә тор­мас­тан, ай­гыр­га йө­гән ки­де­реп, ка­ла хал­кы­ның күз уңы­на ке­рә-ке­рә Гыйль­ми­ләр­гә ил­теп, са­ры би­я­не җи­тәк­ләп кайт­ты­лар. Шәй­хе­лис­лам­ның кә­е­фе юк дә­рә­җә­дә иде. Бу са­ры бия, чи­бәр ай­гыр янын­да гы­на тү­гел, те­ге ма­ри­га кал­дыр­га­нын­нан да шө­кәт­сез­рәк то­ел­ды аңа. Ни­чек мо­ны җи­геп йөр­мәк ки­рәк? Адәм көл­де­рер­лек тү­гел­ме соң бу? Әле кыз ала­сы бар! Бу ат бе­лән ни­чек кияү еге­те бу­лып ки­лер икән? Ярый хет те­ге са­ры би­я­се ке­бек арый да, ял­кау­ла­на да бел­мә­сә!

Әм­ма бу са­ры би­я­се те­ге­се ише ге­нә дә тү­гел иде шул. Шәй­хе­лис­лам мәх­дүм әле­гә мо­ны бе­леп бе­тер­мә­де. Ат­чы Гыйль­ми ге­нә, аның кү­ңе­ле төш­кә­нен кү­реп:

— Шө­кәт­сез, ди­мә! Аны­сы­на исең кит­мә­сен, әм­ма дә гай­рә­те дөнья бә­һа­се то­ра. Бур­лак бе­лән бер!— дип оза­тып кал­ды.— Бә­хе­те­ңә, йа Раб­би Хо­да­ем!

 

Абый­сы Фа­тыйх өй­лә­рен­дә бул­ма­ды. Урам се­бе­рү­че Зин­нә­тул­ла агай аның бик соң гы­на кай­тып, таң­нан чы­гып ки­тү­ен әйт­кәч, әти-әни­се җи­бәр­гән күч­тә­нәч­лә­рен кал­ды­рып, Шәй­хе­лис­лам аңа ад­рес­лап бер мәк­түп тә яз­ды. Ал­ла­һы бо­ер­са, каз-үр­дәк­ләр­дән соң эре мал­ны суй­гач, бәл­кем әле туй бе­лән ки­лә­чә­ген, аңын­чы бер кү­ре­шү өме­тен­дә ка­лу­ын да бел­дер­де. Ни ди­сәң дә, бер­ту­ган абый­сы шул.

Туй мәсь­ә­лә­сен­дә мак­лер Габ­драх­ман бе­лән сөй­лә­шеп тә, әм­ма Га­риф хәз­рәт­нең Га­зи­зә абыс­тай бе­лән ки­леп, ул­ла­ры­на Фа­тый­ма­ны олы­лап со­рау ти­еш­ле­ген куз­га­ту бе­лән сүз­не тә­мам­ла­ган иде­ләр. Эш­нең ба­шы Шәй­хе­лис­лам­ның ата­сы ку­лын­да бул­ган­лык­тан, бу мәсь­ә­лә­нең чи­ше­ле­ше бү­тән төр­ле мәс­ли­хәт кү­рел­ми иде.

Әм­ма бу са­ры бия дә га­җә­еп ат бу­лып чык­ты. Ка­зан урам­на­рын­да ба­шын са­лын­ды­рып кы­на йөр­сә дә, кай­ту юлы­на чык­кач, йө­рәк­лә­неп ал­ды һәм эһ тә ит­ми җил­дер­тә тор­ды. Шәй­хе­лис­лам ар­ба­сын­нан ба­зар күч­тә­нәч­лә­рен бар­ла­ды. Алар ара­сын­да Фа­тый­ма­сы төс өчен дип бәй­лә­гән ак шарф та бар иде. Шәй­хе­лис­лам аны му­е­ны­на ура­ды, тә­не­нә шун­нан гы­на да мең төр­ле рә­хәт­лек йө­гер­де.

Аны, ка­бат са­ры бия җи­геп кайт­кач, нәр­сә дип кар­шы алыр­лар икән? Ку­кы Иб­рай ни әй­тер? Көн­че­лек ка­ты­гы ба­вы­рын бо­зып әчер­ме?

Ә бу са­ры би­я­се чын­нан да ил кү­че­рер гай­рәт­кә ия иде. Кая ди ул чи­бәр ай­гыр­га аның бе­лән яры­шу, хәт­та ма­ри­да кал­дыр­ган са­ры би­я­се алай ук әл­лә нәр­сә бул­ма­ган икән. Җил­де­рә дә җил­де­рә бу. Гү­я­ки мең йө­реп ия­лән­гән юлын­нан ба­ра.

— И-и, би­ча­ра­ның ая­гы­на су төш­кән бул­ган икән шул!— дип, юк­тан гы­на чи­бәр ай­гыр­ны да кыз­га­нып куй­ды Шәй­хе­лис­лам. Үзе­нең ат рә­тен бел­мә­вен дә уйларында ис­кә­реп.

Әм­ма аның кү­ңе­лен бе­раз­дан та­гын да ку­а­ныч би­ләп ал­ды:

— Ка­ра әле, ни­чек ба­ра! Ат кы­на тү­гел бу, сөб­ха­нал­лаһ, кош бу, кош, Сәм­руг ко­шы!

Ул шу­лай сөй­лә­нә-сөй­лә­нә, до­га­ла­рын укый-укый кай­та бир­де. Юлын­да оч­ра­ган ын­дыр­чы чу­аш­лар­ның буш олау­ла­рын да, юкә­че ма­ри­лар­ның тө­я­ле­шеп кайт­кан ат­ла­рын да җә­һәт һәм җи­ңел ге­нә үтеп кит­те. Аны кем ки­лә дип кар­шы ал­ды­лар, һай гы­на ла аты ди­я­рәк оза­тып кал­ды­лар.

Җә­ке­гә ки­леп кер­гә­нен­дә икен­де уз­ган, әти­се Га­риф хәз­рәт кап­ка төп­лә­ре­нә җи­теп ки­лә иде ин­де. Улы­ның ка­бат са­ры бия җи­геп кайт­ка­нын күр­гәч:

— Атың­ны ки­ре кай­та­рып ал­дың­мы әл­лә? Ал­ла­һы­га шө­кер!— дип, әл­лә ша­яр­тып, әл­лә чын­лап со­ра­га­нын ишет­кәч, Шәй­хе­лис­лам авы­зын ер­ды. Әти­се та­гын да өс­тәп ку­я­сы ит­те:

— Ил кү­че­рер са­ры би­я­без шул бу, сөб­ха­нал­лаһ!

Бия чын­лык­та баш­ка бул­са да, сүз­лә­ре хак иде аның.

08.09.01.–15.05.02.

 

 

­ТОР­МЫШ БӘ­Я­СЕ

­ Хи­кәя

 

— Без­не дә, яшәп кит­те­ләр, ди­яр­сез... Юк, ачу­ла­нып тү­гел, аң­лап, якын итеп исе­гез­гә алы­гыз. Без су­гыш­та бул­ма­ган, әм­ма су­гыш кү­реп үс­кән ба­ла­лар. Үзе­без­не бе­лә баш­ла­га­ны­быз да җи­ңү көн­нә­ре­нә бәй­ле. Бу — без­нең бу­ын! Бә­хет­сез һәм ая­ныч, әм­ма яшәү кө­че бе­лән су­га­рыл­ган рух ия­лә­ре икән­лек­лә­ре­без­дә шик-шөб­һә то­ту­чы­лар бул­ма­сын!..

— Энем, си­не, яза, ди­ләр. Укы­га­ным да бар­дыр. Ә мон­ды­ен әле син бел­ми­сең! Без­нең чор­лар, без­нең за­ман­нар ха­кын­да күп языл­ды, факт­лар — җи­тәр­лек! Әм­ма ха­кый­кать?..

Әң­гә­мә­дә­шем ми­ңа ка­рап куй­ды, игъ­ти­бар бе­лән тың­ла­вым­ны си­зен­гәч, озын как­ча йө­зен­нән гү­я­ки ел­лар ту­за­нын сы­пы­рып таш­ла­ган­дай ит­те дә, бо­ек кү­ңе­ле­нең ка­раң­гы ишек­лә­рен ачар­га те­ләп бе­раз­га тын кал­ды. Сү­зе озак­ка һәм озын­га иде, ах­ры­сы.

— Ә ха­кый­кать,— ди­де ул,— ә ха­кый­кать ба­ры­бер өс­кә чы­гар­га ти­еш, чөн­ки ан­нан баш­ка җир йө­зен­дә дө­рес­лек, ягъ­ни дә га­дел­лек ур­на­ша ал­мый!..

 

I

Го­мер­нең ни­чек уз­га­нын бел­ми дә ка­ла­сың икән аны. Әү­вә­ле мак­сат ам­ба­рын киң итеп, ан­да хы­ял ди­гән те­ләк­лә­рең­не әр­дә­нә-әр­дә­нә итеп өя­сең. Әм­ма яшә­гән са­ен, ул хы­ял һәм ом­ты­лыш­ла­рың ки­лә­чәк­кә кал­ды­ры­лып, көн­нәр­нең бе­рен­дә алар сү­рә­нлән­еп, юк­ка чы­гып, төс­лә­рен һәм мәгъ­нә­лә­рен югал­тып бе­те­рә­ләр икән шул. Ә ми­нем, югый­сә, мак­сат юлым әл­лә ни зур дәгъ­ва­лар­дан гый­ба­рәт тә тү­гел иде. Ту­ган авы­лым­да, ту­ган ни­ге­зем­дә көн­нән-кө­нем­не хез­мәт­кә ба­гыш­лап яши­сем ге­нә ки­лә иде. Мин әле ул ва­кыт­та ты­рыш­лык ия­се та­тар ба­ла­сы­ның хәт­та үз кө­не­нә, үз туф­ра­гы­на һәм те­лә­ге­нә ху­җа бу­лыр­га ха­кы юк­лы­гын да бел­ми һәм тө­шен­ми идем. Ә тор­мыш ки­рә­гем­не бир­де. Ми­не ге­нә тү­гел, хәт­та бө­ек ха­лык­лар­ның балаларын да үзе­нә буй­сын­дыр­ды да йор­тын­нан-җи­рен­нән аер­ды.

Без­не, су­гыш ва­кыт­ла­рын­да бер ка­бым ик­мәк­кә тил­ме­реп үс­кән ба­ла­лар­ны, җи­ңү­дән соң тук­лык һәм бә­хет кө­тә­дер сы­ман иде. Бу хис­ләр кү­ңе­ле­без­не дәрт­лән­де­реп, һәр­да­им: “Бу хәл­ләр ва­кыт­лы гы­на... Мо­ны­сы үтәр дә сө­е­неч ки­лер... Аны­сын да кү­рер­без дә...”— ди­гән кы­сыр юа­ны­чы­быз яшәт­те. Әгәр дә го­ме­рем ба­шын­нан ахы­ры­на­ча ба­ры тик шу­шы­лар­дан гы­на то­ра­сын бел­гән бул­сам, яшәр­гә үзем­дә көч та­ба алыр идем­ме икән?

Сез дә бе­лә­сез­дер әле Со­вет­лар чо­рын­да сө­е­леп укыл­ган Ар­ка­дий Гай­дар исем­ле урыс язу­чы­сы­ның “Кай­нар таш” ди­гән әсә­рен. Аның эч­тә­ле­ге бик га­ди. Вак­лык­ла­ры­на ке­реп тор­мый­ча гы­на, бер сүз бе­лән ге­нә әйт­кән­дә шул: ма­лай­лар тап­кан кай­нар таш­ның сих­ри кө­че бар, ул го­мер­не яңа­дан баш­лар­га, яңа­ча ко­рыр­га яр­дәм итә ала. Бер ба­бай­ны ки­те­рә­ләр. Ә ул дан­лык­лы кө­рәш юл­ла­рын уз­ган. Тор­мы­шын яңа­дан баш­лар­га ки­ңәш ит­сә­ләр дә, го­рур­лык хи­се­нә кү­мел­гән ба­бай­ның аны яңа­ча, яңа баш­тан ко­ра­сы кил­ми. Ме­нә бу яшәү бә­хе­те, ич­ма­сам, дия идек без, ма­лай ва­кыт­ла­ры­быз­да ук, шу­шы ки­тап­та языл­ган­нар­га га­җәп­лә­неп.

Ә ми­нем го­мер... Ми­нем го­ме­рем ком­га кит­кән су ке­бек бул­ды. Кү­ңе­лем­дә сө­е­не­чем бар иде­ме, юк­мы, хә­зер исе­мә дә тө­ше­рә ал­мыйм. Тәкъ­дир ми­ңа су­гыш­ка ка­дәр үк ту­ар­га на­сыйп ит­кән. Би­шен­че ба­ла бу­лып дөнь­я­га кил­сәм дә, апа­ла­рым һәм абы­ем да кеч­ке­нә бул­ган­нар­дыр ин­де, хә­те­рем­дә, бе­рен­че ис­тә­ле­гем дә яшә­е­шем­нең шу­шы­дыр, бер те­лем ик­мәк өчен үк­сеп ела­ган идем. Дө­рес­рә­ге, ан­дый ик­мәк­не го­ме­рем­дә бер ге­нә аша­дым мин. Шун­дый тәм­ле то­ел­ды ул. Ан­на­ры, сөй­лә­гән­нә­рен­нән соң, мо­ның сә­бә­бен дә тө­шен­дем. Су­гыш баш­ла­нып, әт­кәм­не сол­дат­ка ал­ган бул­ган­нар. Ул, ан­да ка­ты яра­ла­нып, тә­мам са­вы­гып кил­сен өчен гос­пи­таль­дән өй­гә берничә атнагамы-көнгәме кай­та­рылган иде. Ми­не ал­ды­на утыр­тып сөй­гә­нен үзем дә бик яхшы хә­тер­лим. Ко­яш­лы, ма­тур көн иде. Ми­ңа ик­мәк ки­сә­ген су­га ма­нып би­рә. Та­ма­гым го­ме­рем­дә бе­рен­че тап­кыр ту­еп кит­те сы­ман. Ри­зык тә­мен һәм ләз­зә­тен мо­ңар­чы шу­шы ка­дәр дә үз итеп та­ты­га­ным юк иде бугай...

Әт­кәм икен­че те­зе­нә абы­ем­ны утырт­ты, аңа:

— Зур үс­кән­сең, Ал­лаһ на­сыйп итеп, су­гыш­тан исән-сау кайт­сам, зур итеп дәү йорт са­лыр­быз, идән­нә­ре­без дә җир бул­мас, так­та­дан те­зеп ясар­быз!— дип сөй­лә­гән икән. Шун­да ипи­не чәй­гә ма­нып абы­е­ма да кап­тыр­ды. Мин, көнләшеп инде, абыемнын шул икмәк кисәген күп­сен­гән­мен. Ела­вым да шу­ның өчен бул­ган. Бо­ла­рын да яхшы хә­тер­лим, нәкъ шу­лай бул­ган­дыр дип бе­ләм. Абы­ем, әт­кә­без­не са­гын­ган­да, һа­ман-һа­ман да бу хак­та сүз­гә-сүз җөп­ләп сөй­ли тор­ган иде.

Мин бу тор­мыш­ны то­таш су­гыш­тан, ае­ры­лы­шу­дан, күз яшен­нән, ач­лык­тан то­ра дип бе­леп үс­тем. Тиз­дән җи­ңү ки­ләсен зарыгып көттем. Әмма аның нәр­сә икән­ле­ге ко­лак­ка да, кү­ңел­гә дә сә­ер нәр­сә иде. Дө­ре­сен әй­тим, җи­ңү хә­бә­рен мин үзем кур­кып кар­шы ал­дым. Бө­тен ке­ше­ләр дә сө­е­нә­ләр, бер­се-икен­че­сен кот­лый­лар, ә мин — елыйм, чөн­ки җи­ңү­нең ни-нәр­сә икән­ле­ген аң­лый ал­мыйм. Чөнки йортыбыз тулы кайгы иде: әткәмнең сугышта хәбәрсез югалуы да, абыемны, кыр станында төнге каравылда торганында, икмәк каракларының үтереп китүләре дә... Соңыннан әле аны, йоклаган булган, йокысында буып киткәннәр дип, тора салып гаепләп сөйләүләре дә... Апамның аяклары шешеп, кузгалмас хәлендә урында ятулары да...

Су­гыш ел­ла­ры ха­кын­да, үт­кән тор­мыш­лар­ны тың­лар­га яшь­ләр ярат­мый­лар. Алар­ны да аң­лыйм. Үз ис­тә­лек­лә­ре, үз ха­ти­рә­лә­ре күп­тер ин­де. Яшь­лек ул өмет бе­лән яшә­тү­чән. Карт­лык­та — ха­ти­рә­ләр ге­нә, ис­тә­лек­ләр. Зәң­гәр то­ман­нар та­рал­ган. Ав­ро­па­ның бер ха­ки­ме әйт­меш­ли, ке­ше өмет бе­лән яшәү­чән һәм шу­ның ар­ка­сын­да ада­шу­чан ул! Гү­я­ки ме­нә ир­тә­гә ях­шы бу­лыр, ба­ры­сы да үз­гә­рер, бә­хет җи­ме­шен өзеп та­тыр­сың сы­ман. Укы­ган до­га­ла­рың ка­бул бу­лыр ке­бек.

Ме­нә мин дә, ба­ры­сын таш­лап, го­ме­рем­не яңа­баш­тан алып ки­тәр­гә дип ту­ган як­ла­ры­ма кү­че­неп кайт­мак­чы да идем әле. Күз ал­ды­ңа ки­тер, әрек­мән­нәр, бо­рын­гы ни­гез­ләр­дән кал­ган чо­кыр-ча­кыр ур­та­сын­да, яшүс­мер ча­гым­да кал­ды­рып кит­кән ни­гез өс­тен­дә уты­ра­м. Бе­раз ары­рак без­нең шо­мырт үсә иде. Җәй­гә чык­сак, яшел ча­гын­нан аны ашый баш­лый идек. Өл­ге­реп тә җи­тә ал­мый иде, бә­гырь. Ул ко­рып ау­ган­дыр­мы, әл­лә сын­ды­рып-бо­тап бе­тер­гән­нәр­ме? Ба­ры тик шо­мырт үсен­те­лә­ре ге­нә кү­ре­неп ки­лә­ләр... Алар­дан та­нып, ни­ге­зе­без шу­шын­да бу­лыр­га ки­рәк дип ки­леп утыр­дым. Кәү­сә­лә­рең­не сын­дыр­са­лар да та­мы­рың ко­ры­ма­сын икән ул! Та­мы­рың ко­ры­ма­са, ба­ры­бер кү­тә­ре­леп чы­га­сың. Ха­лык ке­бек. Ә ха­лык­ның та­мы­рын ко­ры­тыр­га ни ты­рыш­ты­лар. Нин­ди яман­лы­гы­быз бул­ган­дыр, бел­мим. Шу­лай да, әйе, яшь үсен­те­ләр­нең кү­тә­ре­леп кил­гән­нә­ре кү­ре­нә...






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных