Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 3 страница




А­ны мон­да, бо­лай оч­ра­тыр­мын дип ба­шы­ма да ки­тер­мә­вем сә­бәп­ле, озак тел­сез тор­дым. Ә ул сөй­лә­де дә сөй­лә­де. Аң­лый идем: күп сүз бул­ган җир­дә ха­кый­кать­не яше­рер өчен мөм­кин­лек ка­ла!

Го­мер­ләр уз­гач кы­на ише­тел­де, без­нең Га­лә­ви үз ху­җа­сы­ның ха­ты­ны бе­лән ке­ти-ме­ти уй­наш­ты­рыр­га ма­таш­кан бул­ган, имеш­ме, әл­лә ин­де ул хәл чын­нан да ба­рып чык­кан­мы, ала­рын ук һич­бер сөй­ләп тор­мас­ка ти­еш­мен, бу­лыр­га мөм­кин хәл, әм­ма ху­җа­би­кә­нең кы­зы бе­лән дә кай­на­шу­ны га­дәт итеп өл­гер­гән­че эшен­нән оза­ту җа­ен ка­ра­ган­на­ры хак­тыр. Шул хак­та ке­ше­ләр­дән дә ишет­кә­ләр­гә ту­ры кил­де.

Га­лә­ви оза­тып кал­ды.

Ел­лар үт­те. Шу­лай да, әгәр Ка­зан ура­мын­да бер-бер “ЗИС-5”не күр­сәм, Га­лә­ви бе­лән бул­ган шул оч­ра­шу­ны ис­кә тө­ше­рәм дә, әл­лә ни­чек ят­сы­нып ку­ям һәм шул ва­кыт­та үзем йөрт­кән “ГАЗ”­ның ка­де­ре ар­та баш­лый.

“­Ма­ши­на алыш­ты­ру — ха­тын алыш­ты­ру бе­лән бер”,— дип әй­тә­ләр иде, әл­лә дө­рес ин­де, Хо­да­ем. Карт ха­тын­нар­дан ку­рык­кан ке­бек өр­кәм шул “ЗИС-5”тән.

Ә Га­лә­ви уң­ган егет бу­лып чык­ты. Ми­нем “ЗИС-5”не бер­ни­чә ел­дан бө­тен­ләй дә яңар­тып бе­тер­де. Ан­нан соң му­зей­га ил­теп тап­шыр­ган, ди­де­ләр. Ышан­ма­дым. Ба­рып ка­ра­дым. Исән иде әле. Шул ки­леш. Бел­мим, хә­зер кай­да­дыр?

Ул за­ман­нар үт­те. Хә­зер ма­ши­на­ның иге-чи­ге юк, яңа­дан-яңа­ла­ры гы­на. Шу­лар­га ка­рыйм да: “Бар иде за­ма­на­лар!”— дип ку­ям.

Мин­нән дә бо­рын­гы­рак­лар нәр­сә уй­лый икән? Ат җи­геп йөр­гән­нәр­не әй­тәм!

­ Март-май, 1998.

 

­ТӘ­Ү­БӘ-ТӘ­Ү­БӘ, ӘС­ТАГЪ­ФИ­РУЛ­ЛАҺ!

­ Хи­кәя

 

А­гач­лар­да һәм кү­ңел­ләр­дә бө­ре­ләр­не уят­кан март ае, яшәү­нең дә­вам ит­кән­ле­ге хә­бә­рен би­реп, тау сырт­ла­рын­нан вә үр оч­ла­рын­нан ак­рын­лык бе­лән ге­нә авыл­га та­ба тө­шә баш­ла­ды. Кә­лүш­ле итек — сү­чин­кә ки­еп, җил­кә­се­нә ар­кан бәй­лә­мен таш­лап, Со­ры Гый­ма­дый ак­рын һәм авыр адым­на­ры бе­лән куз­га­лып кит­те. Ар­тын­нан тө­тен бәй­лә­ме бөр­ке­леп кал­ды, па­ро­воз үт­те ди­яр­сең, бә­ра­кал­лаһ!

Бар эш­не һәм фи­гыль­не кү­тә­рер­гә кө­че җит­те Гый­ма­дый аб­заң­ның, ме­нә шул тә­мә­ке­сен ге­нә таш­лый ал­ма­ды. Ни­чек егер­ме яшен­дә го­ме­рен­дә бе­рен­че тап­кыр авы­зы­на тө­реп кап­са, шун­нан бир­ле тө­тә­тә һәм тө­тен­лә­тә баш­ла­ды. Ин­де егер­ме ал­ты ел­лар бу­лыр, һа­ман авы­зын­нан тө­шер­ми. Ха­ты­ны да мең әр­лә­де, акыл би­реп: “Ка­ла­га бар, ко­ла­гы­ңа энә ка­дат, гә­җит­кә бел­ми яз­мас­лар!”— дип тә әй­теп ка­ра­ды, әм­ма дә җи­ңә ал­ма­ды. Ме­нә шу­шы тө­те­не өчен аны Со­ры лә­ка­бе бе­лән йөр­тә баш­ла­ган­нар иде.

Ю­га­ры оч­ның Га­рә­фи тык­ры­гын­нан үр­гә кү­тә­ре­лү­че юл­да ка­ра тап бу­лып ал­ты-җи­де ке­ше мәш ки­лә, трак­тор үкер­тү­лә­ре авыл­га ише­те­леп, яң­гы­рап то­ра. Со­ры Гый­ма­дый шул та­раф­ка күз ка­бак­ла­ры еры­гын­нан ка­рап тор­ды да, ял­гыз са­ес­кан керт­керт­лә­гән ту­пыл ага­чы бо­так­ла­ры­на эле­неп кал­ган җы­лы­сын күр­сә­тер­гә ашык­ма­ган то­ман­лы кы­зыл сү­рән ко­яш­ны ча­ма­лап сә­гать­не бил­ге­лә­де: ту­гыз­лар бу­лыр, ар­тык тү­гел­дер! Хә­ер, ан­сын да арт­ка-ал­га кү­чер­гә­ләп, кү­ңел то­е­мын тә­мам бу­тап бе­тер­де­ләр.

Со­ры Гый­ма­дый сә­я­сәт­тә бер­кем дә тү­гел иде. Ба­ры үзе­нә ге­нә ти­мә­сен­нәр, ни мил­ке, ни ак­ча­сы юк. Бар ка­зан­га­ны ал­ты поч­мак­лы агач йор­ты­ның тар чо­ла­ны­на, мал-ту­а­ры так­та аб­зар-ку­ра­сы­на сы­еп бе­тә, Ал­ла­һы­га тап­шыр­ган ин­де, ни те­лә­сә, шул бу­лыр!

Ул яңа­дан тау ягы­на күз сал­ды.

Бу көн­гә ка­дәр ниш­ләп ул ма­лай ак­ты­гы трак­то­рын үр­гә мен­де­рә ал­мый ята икән ан­да? Ке­ше ба­ла­сы бул­са, ачу­ла­ныр-кө­ләр идең. Үзең­нең Са­фаң шул. Пеш­мә­сә дә пеш­мәс икән. Эне­лә­ре үсеп ки­лә. Ин­де алар бер-бер арт­лы өй­лә­не­шә баш­лар­лар. Ә мон­сын­нан — бул­мас, ни тор­мыш ко­ра ал­мас, ни кыз тап­мас. Бе­рәр уса­лы ту­ры ки­леп, юнь­гә керт­сә ге­нә ин­де. Ке­че ба­ла ир­кә үсә, ди­ләр, ял­ган сүз, өл­кә­нен бер­се дә арт­ты­ра ал­мас. Эһ Са­фа-Са­фа, бу­лыр­сың­мы икән ин­де ба­шы­ма олуг җә­фа?

Бу көн­гә ка­дәр тау итә­ген­дә ят­сын ин­де! Ка­раң­гы­да ук чы­гып кит­кән иде бит. Имеш, ур­ман­нан агач тарт­ты­рыр­га ба­ра­сы. Бул­ган ин­де бо­лай бул­гач, бик бул­ган. Пеш­мә­сә дә пеш­мәс икән. Әни­се га­еп­ле, әни­се! Аның ар­тын­нан алып кайт­кан ике ба­ла­ла­ры да ал­лы-арт­лы үл­гәч, шу­лай әл­лә ни кы­лан­ды, бел­мә­де йорт ту­лы ба­ла­ла­ры бу­ла­сын. Көт­мә­де.

Со­ры Гый­ма­дый янын­нан гы­на ике ма­лай, буш ча­на тар­тып, тау ягы­на эл­дерт­те­ләр. Ка­ра әле, бү­ген ял кө­не тү­гел­ме соң? Юк­са бу ва­кыт­та бо­лар мәк­тәп­тә бу­лыр иде­ләр. Шу­лай­дыр! Үзе­не­ке­ләр дә чәй­гә тор­ма­ды ши­кел­ле, куз­га­лып йөр­гән­нә­ре дә кү­рен­мә­де. Түр як­та пе­си ба­ла­ла­ры төс­ле бо­рын­на­рын җы­лы тү­шәк­кә төр­теп йок­лый тор­ган­нар­дыр әле. Әй­дә, ба­ла чак­ның рә­хә­тен күр­сен­нәр. Ме­нә, олы­гай­гач, ко­яш чы­гып өл­гер­гән­че күз ачы­ла, йо­кы ка­ча. Яшь­лек­тә нин­ди тат­лы төш­ләр ге­нә күр­ми вә нәр­сә ге­нә уй­ла­мый иде, хә­зер баш бер дә хы­ял­ны үзе­нә сый­ды­ра ал­мый, эш җа­ен ис­кә тө­ше­рү бе­лән ге­нә ка­нә­гать­лек кы­ла. Та­тар акы­лы — төш­тән соң, ди­ләр. Элег­рәк шу­лай иде шул, яшь­лек­тә. Те­ге­не-мо­ны уй­лап то­ру юк, хәл итә­сең дә ку­я­сың, шун­нан соң гы­на җа­ен исе­ңә тө­ше­рә­сең. Ме­нә хә­зер, олы­га­ел­ган са­ен баш­ка­ча­рак, төш­ке­ле­гең авыш­кач, акы­лың да кул­дан ал­да эш­ләп өл­ге­рә икән ул!

Ат йө­гер­тү ди­сең ин­де, ә? Ат йө­гер­тү...

Мо­ны Со­ры Гый­ма­дый аб­заң­нан да ар­тыг­рак җа­ен ки­те­реп кем эш­ли ала? Ме­нә, Ал­лаһ бо­ер­са, би­я­не аран­нан ку­ып чы­га­рыр, җа­ен ки­те­реп ке­нә стан­га бәй­ләр. Ан­нан соң ай­гыр­га юл би­рер, му­е­ны­на ар­кан са­лып, бия әй­лә­нә­сен­дә ал­ты-җи­де әй­лә­неш яса­тып йө­гер­тер, ягъ­ни дә мә­сә­лән, үз сү­зе бе­лән әйт­кән­дә, “к­руг” бир­де­рер. Җы­лы­ныр, мал­кай, җы­лы­ныр. Би­я­нең тә­ка­те бо­зы­лыр, ай­гыр­ның бо­рын ти­шек­лә­ре ка­ба­рып чы­гар... Һой-һой!..

Кыш­ның сал­кы­нын­да ки­рәк иде ул. Элек­ләр­не март аен­да яр­лы-яба­гай гы­на бия йө­герт­тер­гән­нәр. Имеш, кыш­ның сал­кы­нын­да ту­ган ко­лын­ның име на­чар бу­ла, исән ка­луы ике­ле. Бел­мә­гән­нәр, яман мал озак яшә­ми ул. Март аен­да бия йө­герт­тер ин­де...

Әс­тагъ­фи­рул­лаһ! Ни бул­ды әле бу?..

Со­ры Гый­ма­дый аб­зый ти­гез җир­дә та­еп кит­те, егыл­мас өчен би­ле­нә, ая­гы­на көч бир­де. Шай­тан ал­гы­ры, ти­гез җир­дә шул. Бе­рәр ки­лен­нең су­дан кайт­кан­да чи­лә­ге чай­ка­лып, суы тү­гел­гән, ах­ры­сы, нәкъ юл ур­та­сын­да ук. Ка­ты­рып шу­га­лак яса­ган. Аяк ас­ты­ңа ка­рап йөр­мә­сәң, бә­ла­ле бу­лу­ың бар.

— Гый­ма­дый аб­зый, түк­те­рә­сең бит! — Ха­тын-кыз та­вы­шы чә­рел­дәп куй­ды. Әл­лә сү­ген­де дә ин­де, әс­тагъ­фи­рул­лаһ!

Ир­дәү­кә Гай­ния икән әле.

— Һе, ки­лен, мун­ча яга­сың­мы әл­лә?— Со­ры Гый­ма­дый ша­ярт­кан­дай ит­те.— Ая­гым та­еп кит­кән иде шул.

— Мун­ча ягам, мун­ча,— ди­де Гай­ния, бер дә яше­реп тор­мый­ча,— ар­кам­ны юар­лы­гың бар­мы әл­лә?

Мо­ны ук көт­мә­гән иде Гый­ма­дый. Ише­тү­гә, икен­че кат чал­кан ки­тә яз­ды. Сүз­нең җай­сыз­лы­гын­нан тә­мам как­шап:

— Ни бит, ки­лен...— дия ге­нә ал­ды.

— Ак­ла­ныр­лык кы­на кал­гач, ни­гә со­рап то­ра­сың?— Гай­ния шу­шы сү­зе бе­лән Со­ры Гый­ма­дый­ның үтен сы­та яз­ды. Аңа би­ре­шү­дән ар­ты­гы кал­ма­ды:

— Әйе ин­де, аны­сы...

Шун­да ук Гай­ни­я­не баш-аяк ка­рап ал­ды да уй зин­да­ны­на чум­ды. Һе, Са­фа улы­на шәп ки­лен бу­ла­сы да үзе. Әм­ма ир­дәү­кә шул. Бөк­ләп ке­нә таш­ла­я­чак, тә­муг га­зап­ла­рын күр­сә­тә­чәк. Ай-һай! Ита­гать бел­сен иде, ич­ма­сам. Ике дә уй­ла­мый­ча ки­лен итеп тө­ше­рү юлын ка­рар иде. Әти-әни­се дә ях­шы нә­сел ия­лә­ре, юк­са. Ка­ян кил­гән бу шу­шын­дый ир­дәү­кә зат. Буй-сын, ки­леш-кил­бәт тә шәп үзен­дә, әм­ма, әм­ма...

Җил­кә­сен­нән ише­леп төш­кән ар­ка­нын Гый­ма­дый ике кул­лап ко­чак­ла­ды, чит­кә­рәк чык­ты. Гай­ния олы чи­ләк­лә­рен чай­кал­ды­рып уз­ды. Ка­ра ин­де, ә! Нәр­сә ди шул, нәр­сә ди! Мун­ча, имеш, ар­ка юар­га, имеш. Ата­сы яше­нә җи­теп ба­ру­чы аб­зый ке­ше­не шу­лай мәс­хә­рә ит­мә­сә, бет­кән ди яшь-җил­кен­чәк егет­ләр үзе­нә.

Шу­лай да Со­ры Гый­ма­дый­га рә­хәт бу­лып кит­те. Ә ни­гә, бәл­ки мун­ча­сы­на ба­рыр­га да мөм­кин­дер, ар­ка юар­га?.. Әс­тагъ­фи­рул­лаһ! Карт кө­нен­дә әл­лә ир-ат шу­лай ти­ле­рә ин­де? Ах­мак! Сө­як­лә­рең­не җы­еп, би­я­лә­е­ңә ту­ты­рып кай­та­рыр. Акы­лы­ңа кил!

Кой­ма ба­шы­на, Фа­тый­ма абыс­тай­ның тү­шәк-юр­ган­на­ры ке­бек чә­челеп, кул­тык­ла­рын­нан элен­гән ат ка­рау­чы Са­мат, бри­га­дир Ка­ма­лет­дин һәм көн­лек­кә чык­кан Сә­гыйрь бе­лән Бик­чән­тәй, ары-би­ре сүз алы­шып, Гый­ма­ди­не һәр­кай­сы дүр­тәр күз бе­лән кө­тә иде­ләр. Сер­не бе­леп, ал­дан си­зен­гән­дәй, утар­да са­лам ут­лап йө­рү­че ат­лар кеш­нә­шә. Ко­лын һәм тай­лар­ны ае­рып куй­ган­нар.

— Бо­лар­ның үз баш­ла­ры­на, ял­гыз бу­лу­ла­ры­на бе­рәр ай бар­мы соң әле?— дип төр­теп күр­сәт­те би­я­ләр ягы­на Со­ры Гый­ма­дый, ки­лә-ки­леш­кә исән­лә­шер­гә өл­гер­ми эш­не бе­ле­шә баш­лап. Ахыр­да шу­лай да өс­тәп тә ку­яр­га өл­гер­де: — Исән­лек­ме?

— Тиз тот­мак­чы­сың, ах­ры?— ди­де бри­га­дир Ка­ма­лет­дин.— Сау­лык-сә­ла­мәт­лек­ме?

— Ир­тән ке­реп, өй тә­рә­зә­лә­рен сел­ке­теп чык­кан идең бит ин­де, тү­шәм так­та­сы да уры­нын­нан күч­кән бу­лыр­га ки­рәк, туф­ра­гы ко­е­лып кал­ды.

— Ха-ха-ха!— Озын һәм ка­лын гәү­дә­сен де­рел­дә­теп көл­де Ка­ма­лет­дин.— Сүз­лә­рен ка­ян та­бып бе­те­рә­сең?

— Ке­сә­дән тү­гел ин­де, юк­са иң бай ке­ше бу­лыр идем!

— Ке­сәң­нән гел чы­га­рып тор­саң, бай бул­мас идең, Гый­ма­дый аб­зый, яр­лы ка­лыр идең. Әм­ма юмарт исе­мен алыр идең.

— Дө­рес, аны­сы. Укы­ган ке­ше — чу­кын­ган ке­ше ин­де, ба­шы эш­ли. Сүз­не ке­сә­дә тот­мый­быз. Ак­ча­мы­ни ул! Ко­ма­чау гы­на итәр иде.

— Ха-ха-ха! — Гү­я­ки бү­се­леп кит­кән­дәй бу­лып та­гын да хи­хыл­да­ды Ка­ма­лет­дин. Кой­ма ба­шы­на элек­ке­чә тер­сәк­тән һәм кул­тык­тан элен­гән хәл­лә­рен­дә кал­ган көн­лек­че Сә­гыйрь бе­лән Бик­чән­тәй бер­ни аң­ла­ма­ган ки­леш ка­рап то­ру­ла­рын­да бул­ды­лар. Ике­се дә арык, пош­мас һәм ты­ныч бу ир зат­ла­ры, ке­ше­гә мәң­ге ко­яш чы­га­ра­чак тү­гел исә­ләр дә, су­фи-дәр­виш­ләр төс­ле дөнь­я­лык­тан бө­тен­ләй ваз кич­кән кы­я­фәт­лә­рен­дә тә­мам мө­киб­бән ки­теп, бри­га­дир бу­лып бри­га­дир бе­лән ос­та итеп әй­те­шер ху­ды бул­ган Со­ры Гый­ма­дый­га ни сок­ла­ныр­га, ни ап­ты­рар­га бел­ми­чә кы­рын күз сал­га­лап куй­ды­лар. Ат ка­рау­чы Са­мат кы­на ас­тыр­тын ел­мая тор­ды. Аның: “Һа, бо­лар­ның сү­зе бер-бер хәл бе­лән бе­тә­чәк ин­де!”— дип уй­ла­га­ны һәм тел­лә­шү­лә­ре­нең ахы­рын кө­тәр­гә дә әзер икән­ле­ге йө­зе­нә чык­кан иде.

— Тыр-р-р!

Бо­ры­лып ка­ра­ды­лар. Ча­на­сы­на тау итеп ти­рес өй­гән, өс­те­нә са­лам са­лып тез­лән­гән Гө­лүс, ала-ко­ла би­я­сен ты­я­рак тө­шеп, Со­ры Гый­ма­дый­лар яны­на ки­леп тук­тал­ды. Бү­ре­ге­нең бер ко­лак­чы­ны ас­ка са­лы­нып, икен­че­се ки­ре­сен­чә юга­ры кү­тә­рел­гән, са­кал төп­лә­ре ка­ра­лып тор­ган бу эшем ия­се, са­ры теш­лә­рен ыр­жай­тып, би­хи­сап олы һәм чө­ген­дер төс­ле га­рә­би күр­кәм бо­ры­нын тар­тып-тар­тып куй­ды.

— Бия чап­ты­рыр­га­мы әл­лә бү­ген?

А­ның со­ра­вы: “Э­ше­гез бет­кән икән!”— ди­гән ке­бек яң­гы­ра­ды.

— Дуң­гыз бул­са­лар, кап­ла­тыр идек, сы­ер икән — ияр­тер, каз-үр­дәк­не — бас­ты­рыр, ат шул, чап­ты­ра­быз, агай-эне,— ди­де ар­ка­нын кой­ма ба­шы­на элеп Гый­ма­дый.— Йә, бер тө­реп тар­тыйк­мы әл­лә?

Сүз­нең бо­ры­лып кит­кә­нен Гө­лүс аң­ла­мый кал­ма­ды:

— Бар­мы соң?

— Гый­ма­дый тә­мә­ке­сез йөр­ми! — Әл­лә кай­чан тә­мә­ке тар­тыр­га уа­ла­нып тор­ган, әм­ма үзе­не­ке бул­мау сә­бәп­ле са­быр итәр­гә, бе­рәр­се­нең сый­ла­га­ны­на өмет тот­кан көн­лек­че Бик­чән­тәй­нең сүз­лә­рен шул ук уй­ны ба­шын­да кай­нат­кан куш­та­ны Сә­гыйрь эләк­те­реп ал­ды да өс­тәп куй­ды:

— Әй­дә, көй­рә­тик!

Һәм­мә­се әзер­гә-бә­зер җи­теш­те. Хәт­та кой­ма­га асы­лын­ган­нар да кул суз­ды:

— Си­не­ке ях­шы бу­ла, та­мак­ны өтә тор­га­ны,— ди­де Са­мат, чи­ра­тын кө­теп.

Гә­җит тел­гә­лә­де­ләр. Шун­да гы­на бри­га­дир Ка­ма­лет­дин үз ке­сә­сен­нән өр-яңа пач­ка — “Се­бер” чы­гар­ды:

— Ки­бет­кә кайт­кан, атай­лар за­ма­нын­да тар­та­лар иде аны, хә­тер­лим әле!

— Яле-яле,— дип Гый­ма­дый бе­лән Гө­лүс, бе­рәр па­пи­рос алып, ко­лак арт­ла­ры­на кыс­тыр­ды­лар. Кой­ма­га эле­нү­че­ләр бу юлы да ко­ры кал­ма­ды­лар.

— Баш­та тө­реп тар­тыйк! — Гый­ма­дый бе­лән Гө­лүс, каз тә­пие ясап, ирен чит­лә­ре­нә эл­де­ләр, тер­ге­зеп җи­бәр­де­ләр. Бал­лы һәм ачы ис авыз­дан та­мак һәм бо­рын­на­ры­на үт­те, хәт­та ко­лак­ла­рын­нан да чык­ма­ды­мы әле. Тә­мә­ке чик­кән ир­ләр­гә әл­лә ни игъ­ти­бар бир­ми ге­нә ха­тын­нар-ки­лен­нәр якын­да­гы чиш­мә­гә су алыр­га дип тө­шә-ме­нә йө­рен­де­ләр, ир­дәү­кә Гай­ния дә икен­че кат үтеп кит­те.

— Әме­ре­кән­нәр үз пат­ша­ла­ры­ның ба­шы­на җит­кән икән,— дип куй­ды Сә­гыйрь, күп бел­дек­ле кы­я­фәт­тә сә­я­си мәсь­ә­лә­ләр­не куз­га­тып.

— Жур­жа Кән­нә­ди­не әй­тә­сең­ме, әл­лә Клин­та­нын­мы?— ди­де Ка­ма­лет­дин да аңа ку­шы­лып һәм авыр тә­мә­ке тө­те­нен ти­рән итеп су­ы­рып.— Алар эше­нә ка­ты­шып бу­ла­мы­ни? Без бу як­та — дөнь­я­ның, алар те­ге ягын­да. Ме­нә ми­нем үк­чә ас­тын­нан ка­зый баш­ла­саң, нәкъ алар­ның ка­ла­сы­на ти­шеп чы­га­сың ин­де!

Бик­чән­тәй­нең мо­ңа кә­е­фе кит­те:

— Бул­мас... Туң шул әле. Сө­як бе­лән бер. Июнь-июль­ләр­не кө­тәр­гә ки­рәк.

— Чык­тың ди! — Сә­гыйрь дә бор­чы­лу­ын яше­рә ал­ма­ды.— Ан­да җә­һән­нәм ич!

Бо­лар үз­лә­ре­нең кай­чан мәк­тәп­тә укы­ган­на­рын оныт­кан иде­ләр­ме, әл­лә укыр­га дип йө­рү­лә­ре ко­ри­дор­лар­да гы­на кал­ган­га­мы, җәгъ­рә­фия фә­нен­дә Ко­лумб­тан хә­тәр­рәк иде­ләр.

— Җә­һән­нәм-тә­муг шул... Негр-зән­ки­ләр­гә бә­хет күр­сәт­ми­ләр ди, бәд­бә­хет­ләр, тә­муг ча­ян­на­ры! — Мең бел­дек­ле Ка­ма­лет­дин бе­лән бә­хәс урын­сыз иде.

— Алар­ның негр­ла­ры мон­да­гы без­нең ке­бек ин­де...— Сә­гыйрь­нең шу­шы рә­веш­ле ара-ти­рә кир­тә сын­ды­ру га­дә­те бар иде. Аның сүз­лә­рен­нән кай­нап ки­тәр­гә әзер­лән­гән бри­га­дир кал­кы­на баш­ла­ды.

Гый­ма­дый, тә­мә­ке төп­че­ге­нә тө­ке­реп аяк ас­тын­да тап­та­ды һәм аны сү­чин­кә­се бе­лән из­де дә:

— Күп сүз — бо­зау име­зә, эш­кә ке­ре­шик! — ди­де.

Көт­мә­гән­дә Сә­гыйрь­нең ар­тык дө­рес­не әй­теп таш­ла­вын­нан сүз­нең тә­ме, тә­мә­ке­нең рә­хә­те бе­теп, Гө­лүс тиз­рәк мон­нан таю ягын ка­ра­ды. Кой­ма­га элен­гән җир­лә­рен­нән төш­кән ир­ләр ат ара­ны­на ачып кер­де. Со­ры Гый­ма­дый да, ар­ка­нын ка­бат җил­кә­се­нә йөк­ләп, җе­нен югалт­кан кап­ка­дан эч­кә уз­ды.

Бе­рен­че би­я­не стан­га чы­га­рып бәй­лә­де­ләр. Утар­да­гы ай­гыр­ның му­е­ны­на ар­кан элеп, Со­ры Гый­ма­дый аны җай гы­на тыя төш­те. Юк­са ыр­гы­ла­сы иде. Му­е­нын­нан сы­пыр­ды. Әм­ма аның са­ен мал­кай ба­шын бор­га­лап, уры­нын­да ты­пыр­чы­на, улак­ка еш­рак ти­бә баш­ла­ды. Ни­дер си­зе­нә­ме соң үзе?

Со­ры Гый­ма­дый бел­дек­ле кы­ла­ныр­га ма­таш­кан яшь ай­гыр­ны җай бе­лән ге­нә сөй­ләш­те­рер­гә уй­ла­ды­мы:

— Чү-чү!.. Ашы­гып эш бар­мый ул. Хәл­дән та­еп бе­тәр­сең әле. Әгу­зы бил­лә­һи... Чү-чү...— дип сы­пыр­га­лап та ка­ра­ды.

Ай­гыр аның үге­тен аң­лар­га те­лә­мә­гән­дәй би­еп-пош­кы­рып куй­ды:

— Сөб­хан Ал­лаһ! Бә­ра­кал­лаһ!.. Сөб­хан Ал­лаһ, бә­ра­кал­лаһ!..— Бу ай­гыр­ны Со­ры Гый­ма­дый Ал­лаһ исе­ме бе­лән җи­ңә­се­нә шик­лән­ми иде.

— Әл­лә соң Са­мат аб­зый ар­тыг­рак кап­тыр­ган идең­ме? — дип бор­чы­лып ал­ды Гый­ма­дый. Бу­лыр да, ча­ма­сы юк. Кап­ты­рам, ди­гәч тә.

— Юк ла ин­де. Мин алай ук юләр­ме­ни, бер ай­гыр­га ту­ры бер яр­ты­ны эче­реп бе­те­рер­гә?

— Ни-и-и?..

Бар­сы да ап­ты­раш­та кал­ды.

— Шу­лай, бил­лә­һи! — Са­мат ак­ла­ныр­га юл эз­лә­де.

— Дө­ре­сен әйт, күп­ме бир­дең? — Гый­ма­дый­ның бо­лай үҗәт­лә­нүе аны тә­мам ко­е­лып тө­шәр­гә мәҗ­бүр ит­те.

— Күп­ме, дип, чү­мәй­теп ке­нә ал­дым... Бер яр­ты­ны баш­ла­дым... Кал­га­ны, әнә, фу­раж ке­лә­тен­дә!

Гый­ма­дый аның бу җа­ва­бын­нан ка­нә­гать иде. Ябыл­ган ута­рын­нан ай­гыр­ны акы­рын гы­на, ашык­тыр­мый чы­га­рып, ар­кан­ны бу­ша­та-бу­ша­та, аны йө­гер­тә баш­ла­ды. Ир­ләр ба­ры­сы да ди­вар бу­е­на­рак сы­ен­ды­лар. Хай­ван­ның хол­кын бе­леп бе­те­реп бу­ла­мы­ни, Ал­лаһ сак­ла­сын, төр­теп ке­нә ки­тәр, сө­як­лә­рең­не җы­еп та ала ал­мас­лар.

Ай­гыр­ның адым­нар кы­зу­лан­ды һәм дүр­тен­че әй­лә­не­шен­дә ки­нәт ке­нә кеш­нәп җи­бәр­де, стан­га бәй­лән­гән би­я­нең нәкъ янын­нан тө­шеп ыш­кын­ды, уңы­на-су­лы­на чык­ты. Дәр­те ки­леп, ирен­нә­рен җы­ер­ды.

— Тот-тот, рә­тен бел­ми бит әле ул! — Ка­ма­лет­дин шун­да ук Гый­ма­дый­ның ку­лын­да­гы ар­кан­га ябыш­ты һәм тар­та баш­ла­ды.

— Таш­ла, ишек ар­ты­на кач!.. Ни­гә ар­кан­ны тарт­тың? Те­гең­не-бо­лай...— Гый­ма­дый сү­ге­неп җи­бәр­де.

Ай­гыр ин­де Ка­ма­лет­дин­нең өс­те­нә ки­лә иде. Үр­тәү­не өнә­мә­де. Хә­зер изеп ки­тә­чәк.

— Ишек ар­ты­на, ишек ар­ты­на! — дип җи­кер­де Гый­ма­дый, ни эш­ләр­гә дә бел­ми­чә. Ка­ма­лет­дин ут­лык яны­на егыл­ды, ай­гыр, кеш­нәп, аның өс­те­нә ки­лә бир­де. Сә­гыйрь бе­лән Бик­чән­тәй икен­че аран­га үр­мә­лә­гән иде­ләр. Ар­кан ба­шын­нан эләк­те­реп алыр­га өл­гер­гән Гый­ма­дый:

— Әй­дүк-әй­дүк,— дия-дия, бу әү­ва­рә кил­гән эшем ия­лә­ре­нә игъ­ти­бар да бир­ми­чә, ай­гыр­ны бия яны­на­рак тар­тып, төп эше­нә ко­тыр­тып куй­ды.

Ко­ма­чау­лар­га ки­рәк­ми иде. Бел­гән ке­бек кы­сыл­ган бу­ла­лар. Ме­нә хә­зер ка­бат­тан җай-җай гы­на йөрт­те­реп, би­я­не ис­нә­тер­гә ки­рәк. Яшь әле, җа­ен бел­ми!

— Егет­ләр-егет­ләр...

Гый­ма­дый­ның әме­ре­нә буй­сы­нып, ядәч баш­лы та­як тот­кан Сә­гыйрь бе­лән Бик­чән­тәй эш­кә ке­ре­шер­гә ашык­ты­лар. Бия, эш­не ин­де әл­лә кай­чан си­зе­неп, фыр-фыр ит­кә­ләп баш бол­га­ды. Ат ка­рау­чы Са­мат аның яны­на ки­лер­гә өл­гер­гән, ба­шын сый­пап то­ра иде. Ай­гыр, ан­нан көн­лә­шеп­ме, баш­та би­я­нең ал­гы ягын­нан төш­мәк­че иде дә, Гый­ма­дый ар­кан ба­шын­нан тар­тып куй­ды. Икен­че әй­лә­не­шен­дә ин­де тә­мам җит­лек­кән мал­кай те­ләк җи­ме­ше­нең бу­е­на ту­ры кил­де. Әм­ма мак­са­тын ка­мил ки­те­рә ал­мый­ча, кой­рык­тан чит­кә шу­дыр­ды.

— Бо­за­сыз, егет­ләр, бо­за­сыз, җә­һәт­рәк! — дип җи­кер­де бри­га­дир Ка­ма­лет­дин.

А­ның әме­ре­нә буй­сын­мый ка­ла ал­мый­ча, Сә­гыйрь уң як­тан, Бик­чән­тәй сул­дан ядәч баш­лы та­як­ла­рын ай­гыр­ның тү­ше­нә та­ба су­зы­лып-су­зы­лып ки­тер­де­ләр.

— Йә-йә, ашык­ма­гыз, кур­кы­та­сыз! — дип тыя төш­те алар­ны ар­кан ба­шын то­ту бе­лән мәш­гуль бул­ган Гый­ма­дый.

Бу ва­кыт­та чиш­мә­дән кү­тә­ре­леп ки­лү­че Гай­ния шу­шы та­ма­ша­га хәй­ран ка­лып ка­рап то­ра баш­ла­ды. Аның юлы өс­тән­рәк уза, ат аб­зар­ла­ры, ара­ны-ута­ры ас­кы як­та бул­ган­лык­тан, бар нәр­сә дә та­ба­да­гы ке­бек кү­ре­нә иде. Гай­ния кө­ян­тә-чи­лә­ген дә җил­кә­сен­нән тө­ше­рер­гә оныт­ты. Күз­лә­ре дә ир­ләр эшен­дә тү­гел, ай­гыр һәм бия хә­ле­нә мө­киб­бән ха­ләт­тә кал­ды. Хә­ер, аның ни-нәр­сә та­ма­ша кы­лу­ын бе­лү­че дә, си­зү­че дә, кү­рү­че дә юк иде.

Ай­гыр чын­нан да яшь, йө­гер­тү­нең рә­тен бел­ми иде. Би­я­нең җа­ен та­ба ал­мый­ча, арт аяк­ла­рын­да ки­леш уң­лы-сул­лы бор­га­лан­ды. Та­ма­ша кы­лып то­ру­чы Гай­ния дә би­я­дән бер дә ки­мен куй­мый бор­га­лан­ды, уң­га су­зыл­ды, сул­га тар­тыл­ды. Дөнь­я­сын оныт­ты. Чи­ләк­лә­рен­нән хет бер там­чы суы там­сын!

— Җи­бә­рә бит хә­зер, җи­бә­рә! — дип җи­кер­де Ка­ма­лет­дин.— Ни ка­рый­сыз ин­де? Җай­ла­гыз, җай­ла!

Ай­гыр­ның те­лә­ген бу­е­на ка­мил ки­те­рер­гә алын­ган Сә­гыйрь, та­я­гы бе­лән бу­лы­шыр­га те­ләп, би­я­нең кой­рык яны­на эт­те, әм­ма ар­тык ты­рыш­лык ку­еп, икен­че як­тан әзер тор­ган Бик­чән­тәй­гә эш­не арт­тыр­ды. Та­ма­ша кы­лу­чы ир­дәү­кә Гай­ния бар дөнь­я­сын оныт­кан хә­лен­дә әле уң­га, әле сул­га су­зыл­ды, ә те­лен­дә һа­ман да бер кәлимә ка­бат­лан­ды: “Җә-җә, Хо­да­ем! Җә-җә, Хо­да­ем!” Сә­гыйрь — уң­нан, Бик­чән­тәй сул­дан бу­лы­шу җа­ен ка­ра­ды­лар, әм­ма әле дә бул­ды­ра ал­мый­ча га­зап­лан­ды­лар.

— Бо­за­сыз, әрәм итә­сез, әле кай­чан ки­рә­ген­чә җит­ле­гә ул! Үзе­гез дә шу­лай ха­тын ин­тек­те­рә­сез­ме, ну-ну! — Ка­ма­лет­дин җир ашый иде.

Та­ма­ша кы­лу­чы Гай­ния тә­мам тә­ка­тен югалт­кан хә­лен­дә уң-га, сул-га су­зы­лып: “Җә-җә, Хо­да­ем!”— дип дәрт би­рә-би­рә кой­ма бу­е­на та­ба маг­нит­ка тар­тыл­ган ке­бек якы­ная бар­ды.

Би­я­нең те­лә­ге куз­га­лып, кой­рык чөй­де. Әл­лә нин­ди эч­ке бер аң­ла­шу һәм ис яр­дә­ме бе­лән­ме бе­ле­шеп, ай­гыр кеш­нә­де һәм мак­сат та­кы­я­сы­на бө­тен рә­хәт­ле­ге бе­лән чум­ды. Сә­гыйрь­нең дә, Бик­чән­тәй­нең дә ки­рә­ге кал­ма­ды. Бри­га­дир Ка­ма­лет­дин­нең җә­е­леп кү­тә­рел­гән кул­ла­ры асы­лы­нып төш­те, Гый­ма­дый, ар­ка­нын тә­мам җир­гә таш­ла­ган хә­лен­дә, са­ры теш­лә­рен күр­сә­теп ыр­жай­ды. Ул ара­да бул­ма­ды, ай­гыр һи­һа­һай­лап куй­ды, бө­тен сыр­ты буй­лап дул­кын-дул­кын кал­ты­ра­ну йө­гер­де, би­я­се дә бил­дән бө­ге­леп-бө­ге­леп кил­де. Гай­ния ша­пыл­дап ар­ты­на утыр­ды.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных