Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






СА­ЛАМ­ГА МАЙ КУН­ГАН 6 страница




Та­тар ир­лә­ре, бу хә­бәр­не ишет­кәч, шым бул­ган. Икен­че көн­нән Га­ри­фы, Са­ма­ты, Хә­ли­ле, Бик­мул­ла­сы, Са­ма­ты, Ха­ли­ты һәм баш­ка­сы бер-бер арт­лы туй­лар үт­кә­рер­гә то­тын­ган­нар. Би­шен­че ел­га чык­ты­лар, рә­хәт­лә­неп туй­дан-туй­га гы­на йө­ри­ләр.

Ме­нә бү­ген Их­сан өчен­че ха­тын ал­ды, шун­нан кай­тып ки­леш әле, хәл­ләр — ләх! Исе­ре­лә шул, исе­ре­лә. Те­ге, Ду­ма чы­гар­ган за­кон­ны әй­тәм, бо­лай да укып ка­рый­быз, те­ге­ләй дә, һич очы­на чы­гып җи­тә ал­га­ны­быз юк.

Ха­тын­нар да ап­ты­рап бет­те ин­де. Шу­лай ин­де ул, за­кон бу­ен­ча яшәү­че ка­вем­нән бул­гач. Һич­ни эш­ләп бул­мый. Бү­ген туй­лап ха­тын­нар­га өй­лә­нә­без дә, дүрт ха­тын­нан да ким­не алыр­га яра­мый, ди­гән бит, ир­тә­ге­сен һәм­мә­сен дә ку­ып чы­га­ра­быз. Кич­кә яңа­ла­рын алып кай­та­быз. Кай­сы­сы за­кон­лы, кай­сы­сы за­кон­сыз, Ал­ла бел­сен!

­ Ап­рель, 1998.

 

 

­ А­КЫЛ­ЛЫ КИ­ҢӘШ

­ Хи­кәя

 

Бик күп та­рих­лар­дан хә­бәр­дар бул­ган ке­ше­ләр­не ил баш­лык­ла­ры үз­лә­ре­нең ки­ңәш­че­се итеп ала. Чөн­ки бер акыл­га гы­на та­я­нып эш итү — күз­ле хә­лең­дә дә, ка­раң­гы­да ут як­ты­сын фай­да­лан­мый­ча, су­кыр­лар­ча кап­ша­нып ма­та­шу ке­бек үк хәл.

Мо­ны ка­ян­дыр ише­теп кү­ңе­ле­нә ны­гыт­кан бер тү­рә, мә­гә­рем ки, ки­ңәш­че­се сый­фа­тын­да яны­на үзен­нән дә ах­маг­рак, әм­ма га­җә­еп күп хәл­ләр­не бе­лү­че та­рих­чы­ны эш­кә ал­ган. Исем­нә­рен яз­сам, өс­лә­рен­нән ши­ка­ять бу­лыр дип, ба­ры ва­кый­га­ны гы­на сөй­ләп кит­мәк­че­мен.

Бер­ва­кыт те­ге без­нең тел­гә алын­ган тү­рә­не юга­ры­да­гы олы тү­рә ча­кырт­кан. Сә­бә­бе бил­ге­ле бул­ма­са да, үз эш­лә­ре­нең ни­чег­рәк ба­ру­ын ча­ма­ла­ган ке­че тү­рә­без, хә­ле­нең яман икән­ле­ген аң­лап, үз яны­на ки­ңәш­че­сен ча­кырт­кан да:

— Ми­ңа нәр­сә эш­ләр­гә?— дип со­ра­ган. Шун­да ук җа­ва­бын да ал­ган:

— Үп­кә­ләп тик то­рыр­га!

— Ни өчен үп­кә­ләр­гә?

— Чөн­ки Зөл­кар­нәйн па­ди­шаһ үп­кә­че­ләр­дән кур­ка тор­ган бул­ган. Чың­гыз хан үп­кә­че­ләр­нең го­мер­лә­рен сак­лап кал­ган. Ста­лин бу­лып Ста­лин да, ха­лык­лар­ның ата­сы һәм ком­му­нист­лар­ның ка­неч­кеч ти­ра­ны, үп­кә­че­ләр­гә ти­мә­гән,— дип та­рих­лар­ны озын-озак дә­лил­ләр бе­лән сөй­лә­гән ки­ңәш­че.

Тү­рә, ах­мак­лы­гы ар­ка­сын­да, аның ки­ңә­шен тот­мас­ка бул­ган, чөн­ки ху­җа­лар көч­ле рух­лы­лар­ны яра­та­лар дип ял­гыш­кан. Әм­ма олы тү­рә­нең ке­лә­ме­нә ба­су­га, ко­е­лып төш­кән һәм аңа үп­кә­ләү­дән ар­ты­гы кал­ма­ган. Шу­лай бә­ла­дән ко­ты­лып, урын­ды­гын­да кал­ды­рыл­ган һәм, кай­тыш­лый, ки­ңәш­че­се­нә рәх­мә­те йө­зен­нән зур бү­ләк ал­ган. Сө­е­не­чен ур­так­ла­шып, аңа бү­лә­ген керт­кән һәм:

— Ми­нем шу­лай да бер со­ра­вым кал­ды: ни өчен үп­кә­ләр­гә ти­еш­ле идем?— ди­гән.

Та­рих­чы аңа ка­рап тор­ган да:

— Чөн­ки,— дип җа­вап бир­гән,— һәр олы тү­рә үзен га­дел па­ди­шаһ дип уй­лый, аны һәр­кем һәр­кай­да яра­та дип бе­лә. Ә үп­кә­ләү — аның га­дел­ле­ген ту­лы­сын­ча ин­карь итү ул. Шун­лык­тан олы тү­рә­ләр­не ба­ры тик үп­кә­ләү бе­лән ге­нә җи­ңеп бу­ла,— ди­гән ул.

Го­ме­рен­дә дә аң­ла­мас­ны һәм тө­шен­мәс­не бе­лү­е­нә тү­рә бик сө­ен­гән һәм бу ки­ңәш­не үзе­нә ко­рал итеп ал­ган.

О­зак­ла­мый аны та­гын да юга­ры­рак урын­га кү­чер­гән­нәр, ан­нан та­гын да, та­гын да, та­гын да... Хә­зер ил ба­шы­ның “ уң ку­лы” ди­ләр. Әм­ма кай­да гы­на эш­лә­сә дә, һа­ман аны уңыш­сыз­лык һәм җи­ме­ре­лү-тар­ка­лу оза­та бар­ган. Хә­зер­ге кө­не­без­дә сү­те­леп бет­кән ил­дә аның һич­бер га­е­бе юк ке­бек.

Та­гын шу­ны­сын да оны­тыр­га яра­мый, ах­мак­ка дө­рес ки­ңәш бир­гән ке­ше үзе дә ах­мак һәм то­ма­на бу­ла.

­ Ап­рель, 1998.

 

 

­ Я­ШЕЛ ЧӘ­ЧӘК

­ Хи­кәя

 

А­выр­ган ке­ше те­ре­ләм дип өмет­лә­нә ин­де ул. Кем­нең үлә­се кил­сен ди?

Ни сә­бәп, авыр­ган ке­ше күп­ме ге­нә ят­са да ары­ган­нан арый, җа­ны те­лә­гән ял­ны ба­ры­бер та­ба ал­мый. Эш һәм ял та­за ке­ше­ләр­нең ге­нә бә­хе­те ин­де ул.

Би­би­әс­ма әби өч ел­га якын тү­шәк өс­тен­дә ятып, дүр­тен­че­гә ке­рә ди­гән­дә ял­гы­шып кы­на то­рып кит­те дә йөз­дән уз­ды­рып яшә­де. Хә­ер­ни­са әби дә урын өс­те­нә ау­на­гач, хәл бе­ле­шеп кер­гән күр­ше­лә­ре Гөл­си­нә бе­лән Фа­тый­ма апа­лар аңа бү­ген-ир­тә­гә то­рып ки­тә­чә­ген юра­ды­лар. Әм­ма:

— Бу­лыр ми­кән? Бер дә ыша­на­сы җи­рем юк,— дип җа­вап би­рү­ен ишет­кәч ке­нә, яр­ты сә­гать бу­е­на дөнь­я­ның агын-ка­ра­сын үл­чәп-бо­зып утыр­ды­лар да, сүз­нең ахы­рын­да акыл­ла­ры­на ил­һам иңеп:

— Хә­ер­ле­гә бул­сын, ин­шал­лаһ, бү­ре аша­мас, Ал­лаһ таш­ла­мас,— дип авыр-озак до­га кыл­ды­лар.

Ан­нан соң та­гын да дөнья хәл­лә­ре­нә кайт­ты­лар. Фа­тый­ма­ның үт­кән са­бан ту­е­на дип тек­те­ре­леп тә, көн явым­лы бу­лу сә­бәп­ле кия ал­мый­ча кал­ды­рыл­ган бә­би итәк­ле кы­зыл җир­лек­кә әл­лә нит­кән яшел чә­чәк­ләр тө­ше­рү­ле күл­мә­ге­нең җи­ңе­нә бәй­лә­нер­гә ит­те­ләр. Шул җи­тә кал­ды, Хә­ер­ни­са әби, ма­вы­гып ки­теп, җы­лы тү­шә­ген кал­дыр­ды, Гөл­си­нә­нең кы­сыр сү­зе бе­лән бә­хәс­кә кер­де. Бер­се икен­че­се­нә го­мер ба­кый сер бир­мәү­лә­ре ар­ка­сын­да бу оч­рак­та да ки­ле­шер ке­бек тү­гел иде­ләр. Те­гү­че­гә ни­чә юл­пыч та­вык йо­мыр­ка­сы­ның әрәм ки­түе ге­нә җит­мә­гән, кы­зыл җир­лек­тә­ге яшел чә­чәк­ләр Фа­тый­ма­ның ал­су йө­зе­нә ямь өс­тә­ми бу­лып чык­ты. Ахи­рәт дус­лар­ның тел­гә тел­лә­ре чи­я­лә­неп, сүз­лә­ре­нә сүз­лә­ре бәй­лә­неп, ура­лып, тө­ен­лә­неп һәм тө­ер­лә­неп бет­те.

И­кен­че көн­не та­гын да ча­кыр­тып ке­ше җи­бәрт­кән Хә­ер­ни­са­га Гөл­си­нә бе­лән Фа­тый­ма ике­се тиң ка­ба­ла­нып-бә­ре­леп ки­леп кер­сә­ләр, егы­лы­шып ки­тә яз­ды­лар.

— Ниш­ләп уты­ра­сың мон­да?— ди­де­ләр алар бе­ра­выз­дан.

Ки­чә­ге үлем тү­шә­ген­дә­ге, бү­ген­ге көн­дә кай­нар са­ма­выр чә­ен чө­ме­реп утыр­ган Хә­ер­ни­са әби:

— Ни шул әле, Фа­тый­ма җа­на­шым, күл­мә­гең исе­мә тө­шеп, ки­чә­ге бә­хәс­не озак­ка кал­дыр­мас­ка, озын киш­тә­гә куй­мас­ка иде исә­бем,— дип сү­зен баш­ла­ды.— Ки­чә, сез ки­тү­гә, сан­ды­гым­ны ачып ка­ра­сам, иң өс­тә ыш­та­ным ята икән, Фа­тый­ма, ахи­рәт­кә­ем, нәкъ си­нең күл­мәк ту­кы­ма­сын­нан икән шул,— ди­де дә итәк ас­тын кү­тә­реп күр­сәт­те.

Чыр-чу күп бул­ды.

Хә­зер ин­де Фа­тый­ма апа­гыз үлем тү­шә­ге­нә ая­гын суз­ган, дус­кай­ла­ры кө­не-тө­не хә­лен бе­ле­шер­гә ке­рә, үлеп ки­тә күр­мә­сен, дип кур­ка­лар икән.

­ Май, 1998.

 

 

­ ҮЛ­ЧӘ­Ү­ЛЕ ӘХ­МӘТ­СА­ФА

Хи­кәя

 

Бө­тен як­лап үл­чән­гән һәм сөй­лә­шен­гән эш тә кай­ва­кыт ба­рып чык­мый икән ул. Ме­нә шун­да нин­ди­дер “шай­тан”­ның ар­кы­лы төш­кә­нен, яз­мыш­тан уз­мыш юк­лы­гын аң­лап, ча­ра­лы­дан ча­ра­сыз ка­ла­сың.

Хә­ер, Әх­мәт­са­фа аб­зый го­мер­гә әй­тә тор­ган иде, имеш, дөнь­я­ны су бас­са, үр­дәк­кә рә­хәт­рәк, дип. Ку­лын­да һа­ман да үл­чәү та­я­гы бул­ган ке­ше­дән бу сүз­ләр­не ише­тү бе­раз сә­ер­рәк иде. Ә ни­гә дөнь­я­ны су ба­сар­га ти­еш тә, үр­дәк ди­гә­не ни-нәр­сә ин­де та­гын? Су бу­ен­да чу­пыр­дап йөр­гән үр­дәк­ләр­не то­ра са­лып мак­та­мас­тыр ин­де? Бик алай икән, үз­лә­ре дә ул кош­ны ас­рар иде­ләр. Юк, мон­да нин­ди­дер баш­ка бер сә­бәп, бү­тән төр­ле сер­ләр бар.

Һәр­хәл­дә, кем­нәр ни­чек­тер, мин шу­шы­лай уй­лый идем. Дөнь­я­ны да ме­нә бү­ген яки ир­тә­гә су ба­сар төс­ле то­е­ла баш­ла­ган иде. Шул­ва­кыт үр­дәк­ләр рә­хәт­лә­нә­чәк ин­де! Әм­ма дөнь­я­ны су бас­ма­ды. Әх­мәт­са­фа аб­зый исә һа­ман да шу­лай сөй­лә­неп йө­ри бир­де. Аңа игъ­ти­бар итү­дән тук­та­дык. Ку­рык­мый да баш­ла­дык.

Ул ара­да Әх­мәт­са­фа аб­зый икен­че төр­ле­рәк сүз уй­лап тап­ты. Имеш, һәр­кем­нең үз үл­чә­ве. Үл­чә­ме, ди­сә, бер хәл, бер ке­ше­нең үл­чә­ме икен­че­гә ту­ры кил­мә­ве бил­ге­ле ин­де. Әнә без дә, ма­лай­лар, кай­сы­быз­ның буе озын, сый­ра­гы неч­кә, ә баш­ка­быз буй­га уз­ма­ган, тик кор­са­гы тау.

Үл­чәм бер төр­ле бул­мый да бул­мый ин­де, дө­рес. Әм­ма ме­нә, ни, үл­чә­ве ди­гә­не ге­нә аң­ла­шыл­мый. Ки­лог­рам­мы ки­лог­рамм ин­де, мет­ры — метр, ар­шы­ны — ар­шын...

Бу сү­зе дә оны­ты­лып өл­гер­гән иде, та­гын да бү­тән кә­ли­мә­се та­ра­лып, Әх­мәт­са­фа аб­зый бар­ча­быз­ны ка­бат шак­кат­тыр­ды гы­на тү­гел, хәт­та бор­чу­га сал­ды:

— Те­ге дөнья бар икән ул!

И­ман­да ка­мил һәм Ахи­рәт кө­не­нең бар­лы­гы­на ыша­на идек. Хәт­та ки­ре­сен әйт­кән ке­ше­ләр­не сан­га сук­ма­дык. Әм­ма Әх­мәт­са­фа аб­зый тәк­рар­ла­гач, без ба­ла-ча­га гы­на тү­гел, аяк те­рәп җир җи­мер­теп яту­чы өл­кән­нәр дә как­шап төш­те­ләр.

— Ба­рып кайт­кан икән!— дип сөй­лә­нү­че­ләр дә кү­бәй­де. Аны бер кү­рер­гә эз­ләп хәт­та күр­ше авыл­лар­дан гы­на тү­гел, ерак­та­гы ми­шәр­ләр дә ат­лар җик­те­реп ки­лә баш­ла­ды­лар. Әх­мәт­са­фа аб­зый те­ге дөнь­я­дан адәм­нәр бел­мә­гән сер­ләр­не дә өй­рә­неп кайт­кан, һәр­төр­ле авы­ру­ны си­хәт­лән­де­рә баш­ла­ган иде. Әм­ма без аның бу га­мә­ле дә ва­кыт­лы­ча гы­на бу­лып, тиз­дән оны­ты­ла­ча­гы­на ыша­ныч тот­тык.

Тик ял­гыш­тык.

Дөнь­я­ны су бас­ты, үл­чә­ве үз­гәр­де, үр­дә­ге рә­хәт­лә­нә баш­ла­ды.

­ Май, 1998.

 

­ ӨЧ КҮЗ­ЛЕ КЫЗ

Хи­кәя

 

Га­мил аб­зый­ның ха­ты­ны олы­га­еп бет­кәч кыз алып кайт­ты. Авыл тел­сез кал­ды. Ти­рә-күр­ше як­лар­да да бу хә­бәр­не ишет­кән­нәр икән. Без­нең авыл­ны­кы­лар бе­лән оч­раш­кан­да иң әү­вә­ле шул ба­ла­ның хә­лен бе­ле­шү­дән сүз­не баш­лап, аңа озын го­мер­ләр те­ли иде­ләр.

Соң ба­ла — моң ба­ла ин­де ул. Акыл­га ка­мил бул­са да, сө­як­кә йом­шак, ди­ләр.

Бу сер­ле кыз­ны кү­рер өчен без­нең ки­беп өл­гер­мә­гән бо­рын­нар су­зы­ла, аның нин­ди­дер хик­мәт­кә ия бу­лу­ы­на­мы әл­лә шик­лә­нә, әл­лә ыша­ныч ко­ра идек.

— Маң­га­ен­да да өчен­че кү­зе кү­ре­нә икән,— дип күр­ше Гап­те­ри әй­теп сал­ма­сын­мы. Йө­рәк­ләр жу ит­те.

Күз ди­гән­нән, Гап­те­ри­нең үзен­дә дә шак­мак ка­дәр алар. Әгәр ул әйт­кән­чә бу­ла кал­са, өчен­че­се маң­гай­ның кай уры­ны­на сыя икән? Мө­га­ен йө­зен­дә-ба­шын­да авыз-бо­рын­га бө­тен­ләй дә урын кал­мый ин­де!

— Юк!— дип кырт кис­те Сә­ли­мул­ла, Гап­те­ри­нең әйт­кә­нен кай­на­тыр­га өл­гер­мә­гән акы­лы­быз­га сал­кын су ки­те­реп сал­ган ке­бек:— Юк! Маң­га­ен­да, тө­гәл әй­тәм, дө­ре­се шул — кү­зе юк!

— Ка­ян бе­лә­сең? Күр­гә­нең бар­мы әл­лә?— Гап­те­ри үз сү­зен ас­та кал­ды­ра­сы ит­мә­де. Сә­ли­мул­ла­га да би­реш­мә­де:

— Әгәр дә өчен­че кү­зе бул­са...— дип суз­ды, бор­чак ка­дәр кеч­те­ки бо­ры­нын ия­ге­нә ка­дәр тар­тып тө­шер­де дә, ки­ре җи­бә­реп: — Әгәр дә өчен­че кү­зе бул­са­мы, бө­тен ке­ше шул хак­та сөй­ләр иде,— ди­де.

— Сөй­ли ди, көт!— Гап­те­ри һа­ман да би­ре­шә­се ит­мә­де, кис­те­реп әй­теп куй­ды:— Аны бел­де­рер­гә яра­мый! Сөй­лә­дең исә, бет­те, ябы­ла, ди, бик бе­лә­сең кил­сә.

А­ның шу­шы ка­дәр бе­лем ия­се бу­луы без­не са­гайт­ты. Та­гын да нәр­сә­дер әй­тер дип, авыз­лар­ны ачып, аңа те­кәл­дек.

— Өчен­че кү­зе ябыл­ды­мы, бет­тек, ма­лай, мин си­ңа әй­тим! Бет­тек!

Без­нең ачык авыз­лар, кай­чан ябык бу­лу­ла­рын оны­тып, ир­тән аша­ган бә­рәң­ге­лә­ре­без кү­ре­нер­лек хәл­дә кал­ды. Әгәр дә Сә­ли­мул­ла:

— Әки­ят, әби­ең сүз­лә­рен сөй­ләп утыр­ма!— ди­мә­гән бул­са, шул хә­ле­без­дә тор­ган ча­гы­быз­да авыз ти­ше­ген­нән юл та­бып, кот­ла­ры­быз чы­гып кач­кан бу­лыр иде.

Гап­те­ри­нең һа­ман да би­ре­шә­се кил­мә­де:

— Бу­лыр си­ңа әки­ят,— дип ял­гап та кит­те.— Өчен­че кү­зе ябыл­са, си­хер­че­гә әве­ре­лә­чәк, йок­ла­ган ба­ла­лар­ның ко­тын төн­нәр буе ала­чак, бик бе­лә­се­гез кил­сә!..

Без, кот­сыз ка­лыр­га җы­е­нып, шым бул­дык. Бу юлы Сә­ли­мул­ла да ка­рыш­ма­ды. Ки­ңәш­тек тә, Га­мил аб­зый­ның шу­шы кы­зын би­шек­тән ур­лап чы­гар­га һәм маң­га­ен­да­гы өчен­че кү­зен без­гә күр­сә­тер­гә Гап­те­ри­нең үзен җи­бә­рер­гә бул­дык. Ул куз­га­лу­га, ни­гә­дер бар­ча­быз да ар­тын­нан ияр­дек, ал­да­лап ка­чар, янә­се.

Без­нең бә­хет­кә Га­мил аб­зый­лар шул са­бый кыз­ла­рын би­шек ар­ба­га са­лып, кап­ка төп­лә­ре­нә һа­ва ал­маш­ты­рыр­га алып чык­кан иде­ләр. Ә янын­да һич­кем кү­рен­ми.

Ө­е­ле­шеп кил­дек тә йө­зен ач­тык һәм кур­ку­дан кыч­кы­рып җи­бәр­дек.

А­ның маң­га­ен­да чын­нан да өчен­че кү­зе бар иде.

Өй­лә­ре­без­гә ни­чек кай­тып җит­кә­не­без­не сиз­ми дә кал­дык.

Мин ка­ра­ват ас­ты­на ук чум­дым. Ни­дән ку­рык­кан бу­лу­ым­ны ән­кәй бе­леп ал­гач, әт­кәй бе­лән шак­тый озак кө­леш­те­ләр.

Би­шек­тә­ге са­бый­га күз ти­мә­сен өчен маң­га­е­на күз рә­се­ме ясап ку­я­лар дип бел­мә­гән­без икән шул!

­ Май, 1998.

 

­ХА­ЛЫК ХӨ­КЕМ­ДА­РЫ

­ Хи­кәя

 

Ке­ше­ләр­не үз ар­тың­нан ияр­тә­сең кил­сә, алар­ны юләр­лән­де­рер­гә ки­рәк. Тиз ге­нә ай­ный ал­ма­сын­нар өчен бер-бер ах­мак­лык, аның ар­тын­нан икен­че­сен, өчен­че­сен, дүр­тен­че­сен һәм би­шен­че­сен кыл­дыр­ган­да та­гын да ях­шы бу­ла­чак. Үз­лә­ре­нең юләр­лек­лә­ре­нә үз­лә­ре үк га­рык бул­сын­нар. Шул ва­кыт­та гы­на мак­са­ты­ңа ире­шер­гә мөм­кин. Әм­ма мо­ны­сы да бар әле аның, әйе! Алар­га һәр­да­им: “Дө­рес эш­ли­сез!”— дип әй­теп, дәрт­лә­рен ку­әт­лән­де­реп тор­га­лар­га оныт­ма!

Габ­дел­фәрт аб­зый, әнә, хәр­би хез­мә­тен го­ме­ре бу­е­на су­зып, ал­тын ука­лы по­гон­нар бе­лән кайт­ты да, ха­лык­ны җы­еп, җәм­гы­ять тө­зеп җи­бәр­де. Аңа та­тар­ның атак­лы та­ри­хи шә­хе­се­нең исе­мен куш­ты­рып, эшен киң ко­лач бе­лән җә­ел­дер­де. Әби-чә­би­дән алып, һәр җил­кә­се ике­шәр ко­лач­ка җит­кән егет­ләр­не дә үз яны­на эш­кә тарт­ты. Нин­ди гау­га яи­сә ми­тинг ише нә­мәр­сә бу­ла кал­са, алар­ны ияр­теп шун­да йө­гер­де. Мик­ро­фон­ны кул­лар­дан йол­кып алып, мәй­дан әһе­лен үзе­нә ка­ра­ту хәй­лә­сен да өй­рә­неп ал­ды. Бе­рен­че сү­зе бик тә үтем­ле иде, ул аны һәр­ва­кыт әй­тә тор­ган бу­лып кит­те:

— Хө­кү­мәт­кә ышан­ма­гыз, җә­мә­гать, сез­не һа­ман ал­да­ды һәм ал­да­я­чак!..

Әйт­кә­не хак бу­лыр­га ки­рәк, аңа һәм­мә ке­ше ыша­на баш­ла­ды. Бе­раз­дан Габ­дел­фәрт аб­зый икен­че бер сүз­не дә әү­вәл­ге­се­нә ку­шып җи­бә­рер­гә то­тын­ды:

— Ха­лык мән­фә­га­те аяк ас­тын­да тап­тал­ма­сын ди­сәк, үз ара­быз­дан акыл­лы ке­ше­ләр­не хө­кү­мәт­кә сай­лыйк!

Шу­шы буй­га кал­ку, гәү­дә­гә ка­лын, тел­гә ос­та, та­мак­ка киң һәм ка­ты Габ­дел­фәрт аб­зый­ның бу сүз­лә­ре дә ха­лык­ка хуш ки­леп, аны тың­лау­чы­лар һәм­мә­се үз­лә­рен би­хи­сап олуг акыл­га ия дип уй­лый һәм, бо­рын чө­еп, җил­кә­лә­ре­нә ка­нат үс­те­рә баш­ла­ды­лар.

Габ­дел­фәрт аб­зый исә үзе ан­дый ук ах­мак­лар­дан тү­гел иде. Тиз­дән өчен­че сү­зе дә икен­че­се ар­тын­нан бик тиз мәй­дан­га чык­ты:

— Җә­мә­гать, ми­ңа ышан­са­гыз, хө­кү­мәт ида­рә­се­нә үзем­не тәкъ­дим ите­гез! Сай­лау­лар­да ак­тив бу­лыйк,— дип оран сал­ды.

А­ны кү­тә­реп ал­ды­лар. Сай­лап та куй­ды­лар. Хө­кү­мәт са­ра­е­на ил­теп, авыр һәм мә­һа­бәт зур ишек­лә­рен­нән елый-елый хуш­ла­шып кер­теп тә җи­бәр­де­ләр. Шун­нан бир­ле үзен са­гы­нып:

— Бер кү­рә­се иде,— дип ела­шып ис­кә ала­лар. Ә ул юк та юк. Әл­лә нин­ди ка­нун­нар уй­лап чы­га­рып, ха­лык мән­фә­га­те өчен җан ата бу­лыр­га ки­рәк дип сөй­ли­ләр. Әле ки­чә ге­нә те­ле­ви­зор­дан гы­на то­рып, ин­де ике ел­дан ар­тык кө­не-тө­не хез­мәт итеп тә бер ти­ен ак­ча ал­ма­ган ха­лык­ны:

— Са­быр ите­гез, дө­рес эш­ли­сез!— дип мак­та­ган икән.

­ Май, 1998.

 

 

­ТА­ТАР­ЧА СӨЙ­ЛӘ­ШҮ

­ Хи­кәя

 

Кай­ва­кыт­та ке­ше бе­лән сөй­лә­шүе дә кы­ен бу­ла: яки ул си­не аң­ла­мый, я син аны. Гү­я­ки ике­гез ике тел­дә сүз “кай­на­та­сыз”. Бе­ре­нә та­тар­ның әл­лә нит­кән ерак ба­ба­сы аф­ри­ка­лы бик­бал­лар­ча сөй­ли, икен­чең исә шул ук та­тар­ның вак ка­ве­ме мәр­гил­ләр­чә гәп ора. Кү­ңел­дә­ге тө­ен­нәр ки­ле­шен­мә­гән­гә, баш ми­ен­дә­ге кан та­мыр­ла­ры та­рай­ган­га кү­рә, акыл­лар да су­кы­рая, тел­ләр ябыш­мый, сүз­ләр ятыш­мый баш­лый ин­де ул, нәр­сә эш­лә­мәк ки­рәк!

Бер­ва­кыт Сә­ми­гул­ла аб­зый ян күр­ше­се­нә сә­нәк со­рап кер­гән, те­ге­се, Гыйсь­мә­тул­ла, аның те­шен ко­еп чы­гар­ган. Җит­мә­сә күз тө­бе­нә дә өс­тә­гән. Елап чык­кан Сә­ми­гул­ла бу хур­лык­ның ни сә­бәп­тән икән­ле­ген һич аң­лый ал­ма­ган. Со­рар­га ба­тыр­чы­лы­гы җит­мә­гән, кү­рә­сең.

И­кен­че көн­не дә, өчен­че­сен­дә дә урам­да кү­ре­нер­гә код­рә­те җит­мә­гән. Ду­а­мал күр­ше­сен­нән ко­ты алы­нып, өен­дә по­сып яту­ны ку­лай­рак күр­гән.

Ә ун­дүрт көн әү­вәл­рәк ке­нә икен­че ян күр­ше­се­нә кө­рәк со­рап кер­гән бул­ган ул. Аны-мо­ны сөй­ләш­кә­ләп тә ал­ган­нар. Дөнья хәл­лә­рен бе­ле­шеп тор­мый­ча яра­мый, имеш. Мо­ңа ка­дәр бик дус исә­ләр дә, те­ге­се аңа тал ке­бек сы­гыл­ма сап­лы кө­рәк би­реп чы­гар­ган. Сә­ми­гул­ла­ның аб­зый ар­тык-пор­тык­ны уй­лар­га йө­рә­ге җит­мә­гән, ка­бат со­рар­га да кы­ен­сын­ган. “Ал­лаһ сак­ла­сын, әл­лә нәр­сә эш­лә­теп куюы бар”,— дип уй­ла­ган, ах­ры­сы.

Го­мер­лә­рен бер авыл­да уз­ды­рып та ике тел­дә сөй­лә­шер­гә ти­еш бул­ма­ган та­тар­лар­ның бо­лай көт­мә­гән­дә чит-ят­ка әве­ре­лүе сә­ер кү­ре­неш исә дә, Сә­ми­гул­ла аб­зый, са­быр ке­ше, тү­зәр­гә ка­рар ит­кән.

Кем­нәр бел­ми, әй­тәм! Ни­чек тә сер көн­нәр­нең бе­рен­дә ти­ше­лер­гә ти­еш ин­де ул. Әм­ма Сә­ми­гул­ла аб­зый — җа­ны бор­чу­лы ке­ше. Бу ка­дәр мыс­кыл­лау­лар­ны кү­тә­рә ал­мас бу­лып, урын өс­те­нә ятар­га мәҗ­бүр икән. Шу­лай да бу юлы да түз­гән. Са­быр ит­кән. Ашык­ма­ган.

Шун­да күк­тән ил­һам иңеп, ба­шы­на бер фи­кер кил­гән һәм бү­рә­нә бе­лән те­ге кө­рәк­не сап­лап, күр­ше­лә­ре­нә рәх­мәт әй­теп керт­кән.

— Бу ни бу? — ди икән күр­ше­се.

— Кө­рәк, сап­лы кө­рәк,— ди­гән Сә­ми­гул­ла аб­зый.

— Ниш­ләп шу­шы ка­дәр юан соң?— ди икән те­ге­се.

— Ә,— ди­гән Сә­ми­гул­ла аб­зый,— кич­кә сә­нәк янын­да кал­дыр­ган идем, буй­га уз­ган бу­лыр­га ки­рәк. Гыйсь­мә­тул­ла­лар сә­нә­ге иде. Мал — ия­се­нә ох­шар, ди. Тик тор­ма­ган ин­де, тик тор­ма­ган...

Шул кич­не ике ян күр­ше­се кө­рәк һәм сә­нәк су­гы­шы оеш­ты­рып, ка­раң­гы төш­кән­че шау­лаш­кан­нар. Сә­ми­гул­ла аб­зый “с” хә­ре­фен дә авыз ит­ми йок­лар­га ят­кан. Әле ме­нә ир­тә­гә дүр­тен­че көн­гә, ан­нан би­шен­че­гә чы­га­сы бар аның. Са­быр бу­лыр­га ки­рәк, са­быр!

­ Май,1998.

 

­БӨ­ЕК­ЛӘР БЕ­ЛӘН БӘ­ХӘС

­ Хи­кәя

 

Көн­нең ко­я­шы бе­лән бә­хәс­кә кер­гән Гыйль­мет­дин үзе­нең ир­тән­нән бир­ле сал­га­ла­ган икән­ле­ген оныт­кан иде.

— Син,— ди­де ул, ко­яш­ка үп­кә­ләп,— ни­гә ми­ңа ту­ры ка­рый­сың, ә?

Гыйль­мет­дин бу сү­зен, һич тә ким тү­гел, би­шен­че тап­кыр ка­бат­ла­ды. Оя­лу­дан ко­яш бо­лыт ара­сы­на ке­реп кач­ты. Пәр­дә аша ир­ләр ягын хә­тер­ләш­тер­гән оял­чан ха­тын ши­кел­ле бо­лыт­ның юка урын­на­рын­нан чы­гы­лып-ча­гы­лып кит­те.

Гыйль­мет­дин та­гын да сөй­лә­неп ал­ды:

— Ни пы­ча­гы­ма дип күз­гә ка­рый­сың, ә?.. Ни пы­ча­гы­ма дип?..

“­Пы­чак” бе­лән та­тар гы­на сү­ге­нә­дер ул? Без­дә аның сүз бу­ла­рак әй­те­леп ка­луы да бик җит­кән, кул­га то­ту ха­кын­да уй­лар­га да яз­ма­сын. Та­тар — та­тар шул! Кү­ңел­гә киң, хис­кә бай бул­са да, акыл­га — кыс­ка­рак, уй­га — тар­рак. Та­тар акы­лы, дө­ре­сен әйт­кән­дә, ни эш­лә­мәк ки­рәк, төш­тән соң. Ә кай­ва­кыт­та төш­ле­ге дә ах­шам­да гы­на ире­шә, ул ара­да кич тә ки­леп җи­тә. Төш­тән со­ңы та­гын кай­чан бу­ла­сын бер Ал­ла­һы тә­га­лә үзе ге­нә бе­лә.

Гыйль­мет­дин каш өс­те­нә ки­тер­гән ку­лы ас­тын­нан дөнь­я­лык­ны уң­нан сул­га кү­зә­теп уз­ды да, әй­теп куй­ды:

— Ме­нә шу­лай, бе­раз сү­ре­леп тор, юк­са ян­ды­рып бе­те­рә­сең!..

Ул ара­да ко­яш та­гын да бал­кыб­рак чык­ты. Гыйль­мет­дин аның бе­лән бә­хә­сен дә­вам ит­тер­де. “Пы­чак”­тан “кө­рәк”­кә күч­те.

Та­тар кө­рәк­не дә яра­та ин­де ул. Кай­дан кил­гән хик­мәт­тер, бел­мим? Кө­рәк бе­лән кө­рә­гән ши­кел­ле ак­ча­ны да кө­рәп та­ба. Бе­рәү­ләр энә очы­на гы­на да ри­за бул­са, та­тар алай итә ал­мый. Аның кө­рә­ге дә кө­рәк ке­нә­ме соң, шах­тер­лар­ны­кын­нан бер дә ким тү­гел.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных