Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Кайнаналар посып ята 22 страница




— Ка­ян бе­лә­сең?..

— Кү­рер­без әле!

Әм­ма мин аңа ышан­ма­дым, кай­тып йө­ге­рер­гә кыс­тый баш­ла­дым:

— Бәл­ки, җи­те­шер­без?

— Һи-и, җү­ләр, җи­теш­тең ди, бар. Без­нең авыл ягын­нан ки­лә бит ул!

Мин ап­ты­рап кал­дым. Юк, Ка­ми­лә ял­гы­ша, без­нең авыл ул як­та тү­гел, мон­да бу­гай?..

Җи­ләк җы­ю­ның кы­зы­гы бет­те. Кай­тып ки­тә­се ки­лә баш­ла­ды. Ка­ми­лә­гә ялы­ныр­га то­тын­дым:

— Әй­дә ин­де, өй­гә кай­та­сы ки­лә...

Хә­лем са­бый ба­ла­ны­кы төс­ле бул­ган­га­дыр ин­де, Ка­ми­лә ми­не җи­тәк­ләп ал­ды һәм без бик тиз ди­яр­лек ур­ман чи­те­нә ки­леп тә чык­тык. Кал­ку­лык ба­шын­нан авы­лы­быз уч тө­бен­дә­ге төс­ле кеч­ке­нә бу­лып кү­рен­де. Шыр­пы тарт­ма­сы ка­дәр өй­ләр­нең ко­яш нур­ла­ры­на чу­мып уты­ру­ла­ры ми­не га­җәп­лән­дер­де. Яң­гыр бо­лы­ты көн­чы­гыш­ка та­ба ки­теп бар­ган, без­гә кур­кы­ны­чы юк иде.

Ми­нем нәр­сә ха­кын­да уй­ла­вым­ны си­зеп­тер, Ка­ми­лә:

— Та­гын әй­лә­неп ки­лә әле бу яң­гыр! — дип әйт­кәч, ышан­мый­ча ки­ре­лән­мәк­че идем дә, ярар ин­де, сү­зен тың­лар­га бул­дым.

Юл­дан ашы­гып ат­ла­дык. Ка­ми­лә йө­герт­тер­де ге­нә. Һәм чын­нан да, ва­кыт-ва­кыт җил, туг­ла­нып, яң­гыр там­чы­ла­рын ки­те­рә иде. Ур­ман өс­тен­дә, без җи­ләк җый­ган ту­ры­да­рак са­ла­ват кү­пе­ре пәй­да бу­лып, дөнь­я­ны та­гын да сер­ле­рәк итеп җи­бәр­де.

Без ки­лә тор­ган юл тө­гәл ки­се­леп ку­ел­ган төс­ле иде. Аның бу ягын­да ту­зан­лы аяк эз­лә­ре, ә те­ге ягын­да юп-юеш. Ми­нем әле­гә мон­дый га­лә­мәт­не күр­гә­нем юк­лык­тан, сә­ер­рәк бу­лып кит­те. Ал­га та­ба аяк­лар­ны са­лып ба­рыр­га ту­ры кил­де. Йом­шак, юеш ка­ра туф­рак бал­тыр­лар­га-тез­ләр­гә ка­дәр кү­тә­рел­де. Кай­тып җит­кән­дә, инеш аша чы­гып, аяк­лар­ны юдык. Ка­ми­лә үз юлы бе­лән кит­те, мин ары­ган кы­я­фәт­тә өй­гә ат­ла­дым.

 

XV

Әле көн озын иде. Ашап-эч­кәч, ары­ган­лык­лар бе­теп, мин та­гын урам­га чы­гып бас­тым. Шун­да Ка­ми­лә­нең үз­лә­ре­нә ча­кыр­ган­лы­гы ис­кә тө­шеп, алар­га та­ба юнәл­дем. Мин ин­де аның си­хер­че тү­гел икән­ле­ген бе­лә идем. Шун­лык­тан һич­бер шик вә шөб­һә­сез ал­гы кап­ка­ла­рын ач­тым. Авыл ба­шын­да, бер­ни­ка­дәр чит­тә­рәк ур­наш­кан тә­бә­нәк ке­нә йорт­ла­ры агач һәм чә­чәк­ләр ур­та­сын­да куе буя­у­лар бе­лән ясан­ган хә­лен­дә уты­ра иде.

Сук­мак буй­лап ал­га ат­ла­дым. Уң як­та, кы­зыл һәм ак гөл­ләр ара­сын­да ал­су күл­мәк­тән бе­рәү ни­дер эш­ләп ма­та­ша иде. Аны кү­рү­гә, тук­тап кал­дым.

Кеч­ке­нә ге­нә, сө­як­чел кул­лар бе­лән бу ха­ным яң­гыр­дан егыл­ган чә­чәк­ләр­нең са­бак­ла­рын бас­ты­ра, алар­ны те­ге­ләй-бо­лай ны­гыт­ка­лый, ни­дер сөй­лә­нә иде. Аның ко­лак­ка ят һәм сә­ер сүз­лә­ре кү­ңел­гә шом йө­гер­теп, ми­не бе­раз арт­ка та­ба чи­ге­нер­гә мәҗ­бүр ит­те­ләр. Туз­гы­ган чәч­лә­рен җы­еш­ты­рып ки­гән эш­лә­пә­се, киң һәм озын итәк­ле күл­мә­ге, ар­ты­гы бе­лән чи­бәр ча­лым­на­ры бу ха­ным­ны бе­рен­че ка­раш­ка күз ал­дым­да бо­рын­гы мир­за­лар ха­кын­да­гы ки­но­лар­да­гы би­кә­ләр­гә ох­шат­тыр­са, хы­ял дөнь­ям аны из­ге бер фә­реш­тә бе­лән тиң­ләр­гә әзер иде.

Кай­сын уй­лар­га да бел­ми­чә ба­сып то­ра кал­дым. Ха­ным ми­не кү­реп ал­ды. Күз­лә­ре­без оч­раш­ты һәм ул ми­ңа та­ба ки­лә баш­ла­ды.

Чи­бәр йө­зен ки­нәт сә­ер ча­лым­нар бас­ты. Ту­ры ка­ра­ган күз­лә­ре ни­чек­тер ак­сыл һәм кур­кы­ныч иде­ләр. Ул гүя:

— Бир җа­ның­ны, ми­ңа си­нең җа­ның ки­рәк! Ми­нем җа­ным­ны Иб­лис ал­ды!— дип әй­тә иде төс­ле.

Кур­ку­ым­нан мин арт­ка чи­ген­дем һәм чы­гып йө­гер­дем. Ар­тым­нан ул си­хер­че кар­чык ку­ып ки­лә­дер, ме­нә хә­зер то­тып ала­чак, җа­ным­ны су­ы­ра­чак иде төс­ле...

 

XVI

Бү­ген ми­не ка­ла­га алып ки­тәр­гә кайт­ты­лар. Әти-әни һәм се­ңе­лем Көнь­як ко­я­шы­ның бар­лык рә­хә­тен һәм си­хә­тен тән­нә­ре­нә җы­еп, туй­ган­чы ял итеп ку­ан­ган­нар. Үзем­не са­гын­ган­нар.

Ике-өч көн­нән ки­теп тә бар­дык. Авыл­да ка­ла­сым кил­мә­де. Ямь­ле ур­ман-кыр­ла­ры, су­ла­ры-чиш­мә­лә­ре, тау­ла­ры-кал­ку­лык­ла­ры бе­лән авыл әки­ят дөнь­я­сы­на кү­ме­леп арт­та кал­ды. Ип­тәш ма­лай­ла­рым ми­не оныт­кан­га, мин дә алар бе­лән сау­бул­ла­шып тор­ма­дым. Үп­кә­лә­гән­нәр­дер ин­де? Ниш­лә­тим, соң­гы ва­кыт­лар­да бө­тен­ләй дә урам­га чык­мый баш­ла­ды­лар, кыр эш­лә­рен­нән кай­тып та кер­ми­ләр бит. Аң­лыйм, җә­ен авыл бил ти­ңелте эш­тә шул. Ми­нем ке­бек шә­һәр ма­лай­ла­ры­на гы­на ыша­ныч юк.

Ә сок­лан­дыр­ган, ин­де ярат­ты­ра баш­ла­ган сер­ле Ка­ми­лә, хә­зер уй­ла­сам, чын­нан да, си­хер­че кы­зы ке­бек күз ал­ды­ма ки­лә дә ба­са. Шу­лай да ку­рык­мыйм мин ан­нан. Кай­ва­кыт уй­лап ку­ям: те­ге көн­дә бак­ча­ла­рын­да оч­рат­кан ха­ным кем иде икән ул? Ни­гә йө­зе­мә шу­лай ту­ры ка­ра­лы? Бәл­ки бе­рәр сә­ер, авыр бил­ге күр­гән­дер?

Шу­лар ха­кын­да уй­лыйм, тән­гә кур­ку йө­ге­рә. Үз-үзем­не ты­ныч­лан­ды­рыр­га ашы­гам: әки­ят илен­дә ба­ры­сы да әки­ят­тә­ге­чә бу­лыр­га ти­еш, хәт­та бер көн­гә авыл кү­рер­гә кайт­кан шә­һәр ма­лай­ла­ры да, дим.

 

 






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных