Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






6 страница. Хәзрәт Госман вә хәзрәт Гали Хәзрәт Госман ислам хәлифәләрнең өченчеседер




Хәзрәт Госман вә хәзрәт Гали
Хәзрәт Госман ислам хәлифәләрнең өченчеседер. Ул пәйгамбәребезнең Рукаййә вә Өмм Күлсум исемле кызлары бер-бер артлы аның никахында булганнар. Ул бик йомшак күңелле, шәфкатьле вә мәрхәмәтле кеше булган. Байлыгы да зур булып, Рәсүлүллаһ заманында ук дин вә милләт юлында зур иганәләр кылган. Аның да ислам динен таратуда байтак хезмәтләре булган. Ләкин аның артык йомшаклыгы аркасында мәмләкәттә тәртипсезлекләр башланып, ахырда бик көчәеп киткән. Шул тәртипсезлекләр вакытында хәлифә Госман усаллары тарафыннан шәһит ителгән. Бу вакыт аның хәлифәлеге генә унике ел булып, яше сиксәннән узган булган. Кабере Мәдинәдәдер.
Хәзрәт Госманның ислам диненә иң зур хезмәте Коръән сүрәләрен җыйдырып хәзердәге рәвешенә куюыдыр. Коръән хәзрәт Әбү Бәкер заманында ук җыелып бер китап рәвешенә куелган булса да, анда сүрә тәртипләре хәзердәге тәртипкә башка булган. Һәм дә анда махсус бер рәсем хат тотылмаган. Иң соңында ул Мусхаф хәлифәнең үз өендә генә сакланып, башкалар аңардан файдаланмаганнар вә күчереп алмаганнар. Шунлыктан Коръән сүрәләрен теләгән кеше тәртип белән укый, теләгән тәртиб белән язып ала торган булган. Һәм дә төрле кабилә кешесе төрле рәсем хат белән яза торган булганнар. Хәзрәт Госман менә шундый уңайсызлыкларны бетерү өчен олуг сахабәләрне чакырып Коръәнне җыерга кушкан. Аларга пәйгамбәребез заманында вәхи язучы булган Зәед бин Сабит хәзрәтләрен рәис итеп куйган. Шулай итеп олуг сахабәләрнең катнашуы белән Зәед бин Сабит хәзрәтләренең каләме белән бер Коръән язылып чыккан. Аннан соң шул Коръәннән җиде нөсхә Коръән күчерелеп мәмләкәтнең төрле тарафларына җибәрелгән. Менә шул вакыттан соң мәмләкәтнең төрле тарафында булган мөселманнар, шул нөсхәләрдән күчереп ала башлаганнар. Хәзерге көндәге безнең кулларыбызда булган Коръән менә шул Коръән тәртибендә булып, төп күчергәче шул Коръәндер.
Хәзрәт Гали ислам хәлифәләрнең дүртенчесе вә хүләфәу рашидүннең соңгысыдыр. Ул хәзрәт Госманнан соң хәлифә булган. Ул пәйгамбәребезгә бик якын кардәш һәм дә кияве тиядер. Ул да бик олуг сахабәдер. Ул бик галим, бик батыр кеше булган. Ул да бик тугры, бик гадел халифә булган. Үзе олуг хәлифә булса да ул да хәзрәт Әбү Бәкер вә хәзрәт Гомәрләр кебек дөньяга бер дә илтифат итмәгән. Бик гади киенгән, бик гади киченгән.
Хәзрәт Гали дәвере ислам мәмләкәте өчен бик күңелсез заман булган. Чөнки хәзрәт Госман заманында чыккан тәртипсезлекләр ул хәлифә булгач та дәвам иткән. Хәзрәт Госманның якынлары вә аның ыруыннан булган кешеләр аның учын алырга тырышканнар.
Яңа хәлифәгә баш ияселәре килмәгән. Хәзрәт Госманның якыннарыннан Мөгавия исемендә олуг бер кеше бар икән. Ул бөтен Сурия мәмләкәтен идарә кылып тора торган булган. Менә шул кеше үзенә күп тарафдарлар җыеп хәлифәгә каршы торган. Халык икегә бүленгән. Бер тараф хәлифәне, икенче тараф Мөгавияне яклаганнар. Шулай итеп арада бик каты сугышлар килеп чыккан. Моннан башка да төрле җирдә төрле тәртипсезлекләр тулган. Шунлыктан хәлифәгә Мөгавияне үзенә баш идерү мөмкин булмаган. Ул Сурия мәмләкәтендә үзен падишаһ игълан кылган. Шундый тәртипсезлекләр, кыенлыклар эчендә хәзрәт Гали биш елга якын хәлифә булып торып, ахырда бер усал тарафыннан шәһит ителгән. Кабере Куфададыр. Бу вакыт аңа 63 яшь булган.
Менә хүләфәу рашидүн дип шушы дүрт халифәгә әйтәләр. Болар бөтенесе утыз ел кадәр хәлифәлек кылганнар. Болар дүртесе дә бик олуг сахабәләрдер. Боларга пәйгамбәребез җәннәт белән сөенеч тә биргән булган. Болар барсы да бик тугры, бик гадел хәлифәләр булганнар. Боларны без һәрвакыт яхшылык белән исебезгә төшерәбез. Җомга вә гәед хөтбәләрендә аларның исемнәрен телгә алып, аларның кылган олуг хезмәтләрен саныйбыз, аларның рухларына дога кылабыз, Аллаһы Тәгаләдән аларга мәрхәмәтен төшерүен сорыйбыз.

Умаййә хәлифәләре
Умаййә хәлифәләре барлыгы ундүрт хәлифә булып сиксән ел кадәр хәлифәлек сөргәннәр. Боларның иң беренчесе хәзрәт Мөгавиядер. Ул мәшһүр сахабә Әбү Суфьянның улыдыр. Ул да сахабәләрдәндер. Ул бик башлы, идарәгә гаять оста бер кеше булган. Үзенең идарәгә осталыгы аркасында ул, хәзрәт Госманнан соң заманларында башланып та, хәзрәт Гали дәверендә һәнүз дәвам иткән тәртипсезлекләрне бастырган. Ислам дәүләтен әүвәлдәге кебек көчле вә шәүкәтле дәүләт иткән. Аның заманында байтак кына җирләр дә фәтех ителгән. Аның гаскәрләре Рум мәмләкәтенә яхшы ук кереп киткәннәр. Мисырның гарәп тарафында Ак диңгез буенда да бик күп җирләр фәтех ителеп, шул җирләргә ислам дине бик таралган. Ошбу җирләрне алып ислам динен таратучы кешеләрнең мәшһүре Гукъба бин Нәфигъ исемендәге олуг кумандандыр.
Хәзрәт Мөгавия Суриядә Димәшек шәһәрендә тора торган булган. Аңардан соң килгән Умаййә нәселеннән булган хәлифәләрнең дә пәйтәхетләре ошбу Димәшек шәһәре булган. Хәзрәт Мөгавия җитмеш җиде яшькә җитеп, һиҗрәтнең алтмышынчы елында Димәшек шәһәрендә вафат иткән. Кабере Димәшектәдер.
Умаййә хәлифәләрнең иң олугларыннан вә иң мәшһүрләреннән берсе Вәлид бин Габделмәликтер. Аның заманында ислам мәмләкәте гаять дәрәҗәдә киңәеп, бер тарафтан Төркистанны үтеп Кытай мәмләкәтенә кадәр, икенче тарафтан хәзерге Җәзәир, Фәс вә Испания мәмләкәтләрен үтеп Франциягә кадәр җәелгән. Төркистан фәтүхәтендә иң зур шөһрәт алган кеше Кутайба бин Мөслим исемендәге олуг кумандандыр. Җәзәир, Фәс вә Испания мәмләкәтләрен фәтех итүче кешеләр Муса бин Нусаир вә Тарик бин Зияд исемендәге куманданләрдер. Испания мәмләкәте ул вакыт Андалус дип йөртелә торган булган.
Менә ул Андалус мәмләкәтенә башлап кереп китүче кумандан югарыда сөйләнгән Тарик бин Зиядтер. Шул Фәс белән Испания арасындагы тар бугаздан көймәләргә утырып Испаниягә чыккан да, аны фәтех итә башлаган. Ошбу бугаз Тарик бин Зиядкә мөнәсәбәт бирелеп «Җәбәл Тарик» дип аталган. Ул хәзерге көндә дә шул исемен саклыйдыр.
Андалус мөселманнары бер вакытлар гаять дәрәҗәдә тәраккый итеп, гыйлем, һөнәр вә байлыкта бик алга киткәннәр. Ул вакытлар Аурупа халкы бик надан булып, гыйлем вә һөнәрне ошбу Андалус мөселманнарыннан ала торган булганнар. Хәлифәлек Умаййәләр кулында чакта Андалус мөселманнары Умаййә хәлифәләре кул астында булганнар. Хәлифәлек Умаййәләр кулыннан чыгып Габбасияләргә тигәч алар үзләренә аерым падишаһлык булып яшәгәннәр. Аларның мәмләкәтләре шул заманга күрә җәннәт кебек булган. Шулай итеп алар Андалус мәмләкәтендә һиҗрәттән унберенче гасырга кергәнче калганнар.
Вәлид бин Габделмәлик ун елга якын хәлифәлек сөреп һиҗрәтнең 96 нчы елында 46 яшьтә вафат иткән. Кабере Димәшек шәһәрендәдер. Ул бик яхшы күңелле, халыкка ифрат дәрәҗәдә шәфкатьле вә мәрхәмәтле кеше булган. Аның фәкыйрь-фокарагә, ятим вә мескеннәргә ярдәме чиксез булган. Ул голәмәгә бик хөрмәт күрсәтә торган булган. Димәшек шәһәрендәге «Җәмигъ Умаййә» дип мәшһүр иске вә тарихи мәчет, аның тарафыннан бина кылынган мәчеттер. Ул аңа бик зур акчалар тотып, гаять дәрәҗәдә зиннәтле итеп салдырган. Ул Мәдинә мәчетен дә зурайткан.

Габбасия хәлифәләре
Габбасия хәлифәләре Умаййә хәлифәләреннән соң хәлифәлек кылганнар. Боларның әүвәлге дәверләре ислам дәүләтенең иң парлак, иң шәүкәтле дәвере булган. Бу вакытларда ислам дәүләте бөтен дөньяга билгеле, ислам хәлифәләре дә дөньяның иң олуг падишаһларыннан санала торган булганнар. Боларның иң мәшһүрләреннән берсе әл-Мансур хәлифәдер. Бу Габбасияләрдән икенче хәлифә булып, гаять олуг вә шәүкәтле хәлифә булган. Аның заманында ислам дәүләте гаять куәтле булган. Ул гыйлемгә бик мәхәббәтле булып, аның заманында аның кушуы белән төрле фәннәрдә бик күп китаплар язылган вә тәрҗемә кылынган. Шул вакыт Мәлик бин Әнәс исемендәге олуг бер галим бер хәдис китабы язып аңа «Әл-Мувәттә» исеме биргән. Ул китап хәзерге көндә дә бар. Ул иң элек язылган хәдис китабыдыр. Әбү Хәнифә дигән галим аның заманында фикъһе китабы язган. Ибн Исхак дигән галим пәйгамбәребезнең тәрҗемәи хәлен язган. Әл-Мансур хәлифә 22 ел кадәр халифәлек сөреп, 58-нче сәнә һиҗриядә, 63 яшендә хаҗга барышлый вафат иткән вә Мәккәгә якын бер җиргә дәфен кылынган.
Габбасия хәлифәләрнең иң мәшһүреннән берсе Һарун әр-Рәшидтер. Ул бигрәк тә олуг, бигрәк тә шәүкәтле хәлифә булган. Моның заманы ислам дәүләтенең иң куәтле, иң шәүкәтле дәвере булган. Ул гыйлемгә бик мәхәббәтле, голәмәне ихтирам итә торган кеше булган. Әбү Могавия дигән бер галим: «Бер көн Һарун әр-Рәшид өендә аш ашаган идем. Аш алдыннан кулымны юганда, кулыма бер кеше су салып торды. Соңыннан белдем ки, бу кеше хәлифә Һарун үзе икән», дияләр. Һарун әр-Рәшид заманында ислам мәмләкәте тагы да киңәйтелгән. Ул үзе сугышка балзат хәзер була торган булган. Шул сугышларның берендә ул Хөрәсән вилаятендә Тус дигән шәһәрдә вафат булган. Кабере шундадыр. Бу вакыт һиҗрәтнең 193-нче ел булып, хәлифә Һарунга кырык биш яшь булган. Ул егерме өч ел хәлифәлек сөргән.
Габбасия хәлифәләренең бик олугларыннан берсе әл-Мәъмундыр. Моның заманында да ислам мәмләкәте бик куәтле булган. Ул байтак җирләр фәтех итеп ислам мәмләкәтен тагы да киңәйткән. Ул үзе дә бик галим, гыйлемгә мәхәббәте дә бик зур булган. Аның остазы имам Әбү Хәнифә исемендәге галим булган. Ул сугышта йөргән вакытта, Рум җирендә һиҗрәтнең 218-нче елда вафат булган. Бу вакыт кырык сигез яшьтә булып, егерме елдан артыграк хәлифәлек сөргән булган.
Габбасия хәлифәләрнең пәйтәхетләре Гыйрак җирендә Бәгъдәд шәһәре булган. Болар заманында Бәгъдәд шәһәре гыйлем мәркәзе булып, мәктәп вә мәдрәсәләр белән тулган. Анда бик зур галимләр дәрес әйтә торган булганнар. Ләкин соңрак ислам мәмләкәте зәгыйфьләнә төшеп хәлифәләрнең көч вә куәтләре кими башлаган. Шул вакытларда татар ханнары боларны бик тынчызлый башлаганнар. Ахырда Һәләкү исемендәге бер татар ханы Бәгъдәдкә гаскәр белән йөреп дабты иткән. Ул вакыт хәлифә булган әл-Мустагсымны үтергән. Бу вакыт һиҗрәттән 659-нчы ел булган, Багдадта хәлифәлек сөргән Габбасияләр бөтенесе 37 халифә булган.
Моннан соң да Габбасияләрдән унбиш хәлифә килгән. Ләкин болар бабалары кебек Багдадта тормыйча Мисырда тора торган булганнар. Болар да Багдадтагы Габбасия хәлифәләрнең соңгылары кебек бик көчсезләнеп, зәгыйфьләнеп киткәннәр. Бу вакытларда ислам мәмләкәте төрле ханлыклар вә солтанлыкларга буленгән. Шул ханлыклардан берсе ахырда бик көчәеп китеп бик олуг дәүләт тәшкил кылган. Болар Госманлы төрекләредер. Болар бервакыт моңарча гарәп хәлифәләре кул астында булган җирләрне дә дабты итеп үз мәмләкәтләренә кушканнар. Пәйгамбәребез туган вә үскән Мәккә шәһәре дә, пәйгамбәр вафат иткән вә хүләфәу рашидүн заманында пәйтәхет булып торган Мәдинә шәһәре дә, әл-хасыл бөтен Гәрабстан мәмләкәте алар кулына күчкән. Умаййә хәлифәләрнең пәйтәхетләре булып торган Димәшек шәһәре дә алар кулына кергән. Алар Мисыр мәмләкәтен дә алганнар. Шул вакыт Мисырда хәлифәлек сөрүче кеше Габбасия хәлифәләреннән әл-Мөтәвәккил булган. Менә шушы хәлифәдән соң хәлифәлек Госманлы солтанларына күчкән. Госманлы хәлифәләрнең бик куәтле, бик шәүкәтле чаклары булган. Алар ислам динен таратуда бик зур хезмәтләр күрсәткәннәр. Алар заманында ислам дине Умаййә вә Габбасия хәлифәләре вакытында керә алмаган җирләргә дә барып кергән.

Соңгы буыннарга дин өйрәтүче олуг сәхабәләр
Пәйгамбәребезне күреп аңа иман китергән вә аның мәҗлесе белән мәшруф булган кешеләргә «сахабәләр» дип әйтәләр дигән идек. Сахабәләр ислам динен тарату турысында пәйгамбәребезгә бик күп булышлык кылганнар. Алар ислам динен кабул иткән бар кешегә Коръән өйрәткән, дин вә шәригать хөкемнәрен бәян иткәннәр. Пәйгамбәр болардан бик күбесен Гарәбстанның төрле җирләренә җибәреп шундагы халыкларга дин вә Коръән өйрәттерә торган булган. Ул, ислам динен кабул итү өчен Мәдинәгә килгән кешеләргә дин вә Коръәнне үзе дә өйрәтә, олуг сахабәләргә дә өйрәтергә куша торган булган. Пәйгамбәребездән соң ислам динен тарату соң буыннарга дин вә шәригать хөкемнәрен өйрәтү болар өстенә йөкләнеп калган. Шунлыктан болар бөтен көчләре белән халык арасында ислам динен таратырга тырышканнар. Соңгы буыннарга дин вә шәригать өйрәтүдә бер дә кимчелек кылмаганнар. «Коръән менә шулай куша, пәйгамбәребез менә шулай әйтә торган иде», дип һәрбер шәригать мәсьәләләрен бәян кылганнар. «Пәйгамбәребез тәһарәтне менә шулай ала торган иде, менә шулай тәяммүм суга торган иде, читеккә менә шулай мәсех кыла торган иде, гает намазларын пәйгамбәребез белән менә шулай укый торган идек», — дип һәрбер гыйбадәтне кылып күрсәтеп өйрәткәннәр.
Сахабәләрнең барысы да диярлек соңгы буыннарга остазлык кылсалар да, боларның эчендә бу турында бөтенләй аерым урын тотканнары вә бөтен гомерләрен диярлек шул юлда сарыф иткәннәре бар. Мондый сахабәләргә «Фукаһәу сахабә» — диләр. Безнеңчә «бик галим кешеләр» дигән сүздер. Мондый галим сахабәләрнең иң мәшһүрләре хуләфәу рашидун дип аталган әүвәлге дүрт хәлифә белән Мугаз бин Җәбәл, Габдулла бин Мәсгуд, Убәй бин Кәгъб, Зәед бин Сабит, Әбү Муса әл-Әшгари, Гайшә, Габдулла бин Габбас хәзрәтләредер. Болардан әүвәлге дүртесен югарыда берничә урында сөйләнеп киткән идек. Болардан дүртесе дә Коръәнне баштан аяк хафиз иткән, Коръәнне бөтен нечкәлекләре белән белгән бик галим сахабәләрлер.
Мугаз бин Җәбәл, Габдулла бин Мәсгуд, Убәй бин Кәгъб, Зәед бин Сабит, Әбү Муса әл-Әшгариләр дә пәйгамбәребез заманында ук Коръәнне баштан аяк ятка алган, Коръән укырга бик оста вә Коръәнне бөтен нечкәлекләре белән белгән сахабәләрдер. Болардан Габдулла бин Мәсгуд белән Убәй бин Кәгъб Коръән укырга бигрәк тә маһир булганнар. Пәйгамбәребез кайвакытларда болардан Коръән укытып, бик ихлас белән тыңлап тора торган булган. Бервакыт ул Убәй бин Кәгъб хәзрәтләренең укыганын тыңлап әсәрләнеп елаган да. Габдулла бин Мәсгуд Гыйрак мәмләкәте фәтех ителгәч хәлифә Гомәр тарафыннан Куфа шәһәренә казый итеп тәгаен ителгән, һәм дә халыкка дин вә шәригать өйрәтергә кушылган. Ул шунда күп еллар калып, шул тирәдәге халыкларга остазлык кылган. Шул тирәдәге халыкларның барысы да Коръәнне аңардан өйрәтелгәннәр вә ул укыганча укый торган булганнар.
Убәй бин Кәгъб күп вакытлар Сурия мәмләкәтендә халыкка Коръән өйрәтеп торган. Мугаз бин Җәбәл дә байтак вакытлар Сурия мәмләкәтендә булып, халыкка Коръән өйрәткән, дин вә шәригать хөкемнәрен бәян иткән. Ул пәйгамбәребез заманында ук бер вакытлар Йәмән вилаятенә мөфти итеп, һәм дә дин өйрәтү өчен җибәрелгән булган. Әбү Муса әл-Әшгари хәзрәт Гомәр тарафыннан Гыйрак вилаятендә Бусра шәһәренә казый итеп җибәрелгән булган. Ул да Бусра вилаятендә бик күп еллар калып, халыкка дин өйрәткән. Шул тараф халкы Коръәнне аныңча укый торган булганнар.
Зәед бин Сабит та бик галим сәхабәләрдәндер. Ул да рәсүлүллаһ заманында ук Коръәнне яттан бикләгән, һәм дә аның төбенә төшеп белә торган булган. Рәсүлүллаһка ул «вәхи»дә язып торган. Ул рәсүлүллаһтан соң Мәдинәдә торган. Хәзрәт Әбү Бәкер заманында Коръән аятьләрен җыеп бер китап рәвешенә салучы, хәзрәт Госман заманында хәзерге рәвешдәгечә тәкърар Коръәнне язып чыгучы кеше улдыр. Зәед бин Сабит хәзрәтләре Мәдинә вә тирәсендәге соңгы буыннарга Коръән өйрәтүдә бик зур хезмәтләр күрсәткән. Хәзрәти Гайшә пәйгамбәребезнең хатыны вә беренче хәлифә хәзрәт Әбү Бәкернең кызыдыр. Ул да бик галим сахабә булган. Пәйгамбәребездән соң ул халыкка, хосусан хатын-кыз арасына бик күп гыйлем чәчкән. Габдулла бин Габбас, пәйгамбәребезнең атасы белән бертуган кардәше хәзрәт Габбасның улыдыр. Ул пәйгамбәребез вафат иткәндә 14-15 яшьлек кенә бала булган. Пәйгамбәребез аның өчен: «Галим булсын иде», дип дога кылган булган. Ул соңыннан бик галим сахабә булып, соңгы буыннарга гаять олуг остаз булган.
Пәйгамбәребәздән соң сахабәләр, халыкка ислам диненең төп нигезе булган Коръәнне өйрәткән кебек, пәйгамбәребезнең сөйләгән сүзләрен икенче төрле әйтсәк хәдисләрен дә өйрәткәннәр. Шулай итеп алар пәйгамбәребезнең үз өммәтенә кылырга кушкан нәрсәләрен иткән тәүсыяләрен (васыятьләрен), вәгазь вә нәсихәтләрен, хикмәтләре вә гыйбрәтле сүзләрен барысын да соңгы буыннарга ирештергәннәр. Пәйгамбәребезнең сүзләрен соңгы буыннарга сөйләүгә «хәдис риваять кылу» диләр. Сахабәләрнең барысы да диярлек күпме-азмы хәдис риваять кылганнар. Ләкин болар арасында хәдисне бик күп риваять кылучылар бар. Боларның иң мәшһүрләре Әбү Һурайра, Әнәс бин Мәлик, хәзрәти Гайшә, Габдулла бин Габбас, Җәбир бин Габдулла, Әбү Сәгыйд әл-Худри, Габдулла бин Гомәр, Әбү Дәрдә хәзрәтләредер. Ошбу хәдисләр бөтен буын сөйләнеп килеп, бервакыт китап итеп язылганнар. Аларга «хәдис китаплары»диләр. Алар Коръәннән кала иң кадерле китаплардыр. Боларны киләчәктә, иншә Аллаһ, сөйләрбез.

Дүрт имам
Сахабәләрдән соң ислам дөньясына Коръән вә хәдис гыйлемнәрен таратучы, дин вә шәригать хөкемнәрен өйрәтүче кешеләр табигыйн хәзрәтләредер. «Табигыйн»дип сахабәләрдән соң килгән буынга әйтәләр. Болардан бик галим кешеләр чыгып соңгы буыннарга гыйлем мирасын калдырганнар. Болардан иң мәшһүрләре җиде кешедер: Сәгыйд бин әл-Мусайб, Әбү Бәкер бин Габдрахман, Касыйм, Гобәйдулла, Гүрвә, Сөләйман, Хариҗә — болар табигыйннәрнең фикъһе галимнәреннән булып, ислам дөньясына дин гыйлеме шулар васитәсе белән таралган.
Болардан соң ислам дөняьсына Әбү Хәнифә, Мәлик бин Әнәс, Шәфигый, Әхмәд бин Хәнбәл исемнәрендә бик олуг дүрт галим килгән. Болар «фикһ» гыйлеменең әсәсен корганнар. Болар ислам дөньясында «дүрт имам» дип йөртеләләр. Фикһ гыйлемендә болардан һәркайсының үзләренә тоткан аерым юллары бар. Моңа «мәзһәб» диләр. Бервакытлар дөньядагы бөтен мөселманнар фикһ мәсьәләләрендә ошбу галимнәрнең мәзһәбләренә ияргәннәр.
Әбү Хәнифә хәзрәтләре һиҗрәтнең 80-нче елында дөньяга килгән. Ул бик галим кеше булу өстенә гыйлеме белән гамәл кыла торган суфи, тәкъва, дөньядан кул селкегән бер кеше булган. Ул вакыт хәлифә булган әл-Мансур моны ишетеп Багдадка чакырган һәм аңа бик зур хөрмәт күрсәткән. Хәлифә әл-Мансур аны казый итеп куймакчы булса да ул кабул итмәгән. Ул күп вакытлар Багдадта калып һиҗрәтнең 150-нче елында Багдадта вафат иткән. Аның үзенә бик ихласлы берничә шәкертләре булып, шулар эчендә иң олуглары Әбү Йосыф вә Мөхәммәд бин әл-Хәсән хәзрәтләредер. Имам Әбү Хәнифәнең мәзһәбен ислам дөньясына таратучы кешеләр күбрәк ошбу затларыдыр. Имам Әбү Йосыф Һарун әр-Рәшид заманында булып күп вакытлар аңа казый булып торган. Имам Әбү Хәнифәнең үзеннән соң калган берничәсе табгада кылынмыштыр.
Имам Мәлик һиҗрәтнең 95-нче елында Мәдинәдә дөньяга килгән. Ул бик олуг галим булу өстенә гаять дәрәҗәдә түбәнчелекле бер кеше булган. Аның пәйгамбәребезне олуглау шул дәрәҗәдә булган ки, Мәдинә шәһәрендә һичбер вакыт атка атланмаган, арбага утырмаган: «Пәйгамбәребез дәфен кылынган шәһәрдә атка утырып йөрмәячәкмен», дия торган булган. Ул пәйгамбәребездән хәдис риваять итмәкче булса, әүвәл тәһарәт ала, аннан соң бик мәһабәт кенә урынына утыра да шуннан соң гына хәдис риваять итә торган булган. Аның да бик күп галим шәкертләре булып, шулар эчендә иң олугысы имам Шәфигыйдер. Имам Мәлик хәзрәтләре һиҗрәтнең 136-нче елында 84 яшьтә вафат булып, Мәдинәдә күмелгән. Аның берничә әсәрләре булып, шуларның эчендә иң мөһиме югарыда әйтелгән «әль-Мүвәттә» исемендәге хәдис китабыдыр.
Имам Шәфигый хәзрәтләре һиҗрәтнең 150 елда Сурия мәмләкәтендәге Газзә исемендәге шәһәрдә дөньяга килгән. Ул гаять олуг галим булган. Аның йөздән артык әсәре булып шулар эчендә иң мәшһүрләре «Китабүл уммү», «Мүснәдү әш-Шәфигый» дигән китапларыдыр. Имам Шәфигый һиҗрәтнең 204-нче елда Мисырда вафат итмештер. Кабере хазерге көнгә тиклем беленми.
Имам Әхмәд хәзрәтләре имам Шәфигыйнең шәкертләреннәндер. Ул һиҗрәтнең 164-нче елында Багдад шәһәрендә дөньяга килгән. Ул да бик галим, бик тәкъва кеше булган. Имам Шәфигый хәзрәтләре Багдадтан Мисырга киткән чакта: «Багдадта Әхмәд бин Хәнбәлдән галим вә тәкъва кеше юк», дигән. Имам Әхмәднең дә беренче әсәрләре булып шулар эчендә иң мәшһүре «әл-Мүснәд» исемендәге бик зур хәдис китабыдыр. Бу китап хәзерге көндә басылган булып, дин галимнәрнең кулларында бардыр. Имам Әхмәд хәзрәтләре һиҗрәтнең 241 нче елында Бәгъдад шәһәрендә вафат итмештер.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных