ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Татар халкында язу тарихы 8 страницаКушма сүзләр ике сүзнең кушылып бер мәгънә белдерүләре: ялан + баш, көн + озын, алъ + япкыч. Парлы сүзләр бер-берсенә я мәгънәдәш, я капма-каршы мәгънәле, я аваздаш булган ике сүзне теркәү, я бер үк сүзне кабатлау юлы белән ясалалар һәм сызыкча аша язылалар: бала-чага, дус-иш, килде-китте, тимер-томыр, көлә-көлә. Тезмә сүзләр – ике яки берничә сүздән торалар, бер мәгънәне белдерәләр, бер генә сорауга җавап бирәләр, сүзләр аерым языла: җир җиләге, хәбәр итү, каз үләне, Казан дәүләт университеты. Кыскартылма сүзләр – сүзләрнең я беренче авазлары, я беренче сүзнең бер өлеше, ә икенче сүз тулысынча, я һәр сүзнең берәр иҗеге алынып ясалган сүзләр: КДУ-Казан дәүләт университеты, драмтүгәрәк, вуз, КамАЗ. Сүзнең мәгънәсе киңәю нәтиҗәсендә дә яңа сүз ясала: йомгак – йон йомгагы, сүзне йомгаклау, яки бер сүз икенче сүз төркеменә күчә: басма (боерык ф.) - басма (исем) Авазлары үзгәрү нәтиҗәсендә сүз яңа мәгънә ала: тугъры-туры, сыпыру-себерү. Морфология Морфология – сүз, аның төзелешен, төрләнешен һәм сүзләрне төркемнәргә бүлеп, шул сүз төркемнәрен өйрәнә торган фән. Морфология – грамматиканың бер тармагы. 5.1. Сүзләрне төркемнәргә бүлү Сүзләрне төркемнәргә бүлгәндә, түбәндәге 3 принцип кулланыла. 1. Иң элек сүзнең мәгънәсе, сүзләрнең гомуми лексик-грамматик мәгънә уртаклыгы исәпкә алына. Мәсәлән, теге яки бу әйберне белдерүче сүзләр исем сүз төркеменә кертеләләр, ә хәлне, процессны белдерүче сүзләр фигыль сүз төркемендә йөртеләләр. 2. Сүзләрне төркемләгәндә, аларның морфологик (грамматик) табигате, грамматик яктан уртак күренешләргә ия булулары күз алдында тотыла. Мәсәлән, предметлык мәгънәсен белдерә торган сүзләргә сан, килеш, тартым белән төрләнү хас; процессны белдерүче сүзләр заман, зат-сан, барлык-юклык, юнәлеш белән төрләнү буенча уртаклык күрсәтәләр. 3. Сүзләрне төркемләгәндә, аларның нинди вазифа үтәүләренә, ягъни җөмләнең нинди кисәге булып килүләренә дә игътибар итәләр. Әйтик, әйбер яки күренешне белдергән сүзләр – күбесенчә ия һәм тәмамлык булып, эшне белдергән сүзләр – хәбәр, әйбернең билгесен белдергән сүзләр аергыч булып киләләр. Сүзләрне төркемнәргә аерганда, бу өч принцип өчесе берьюлы исәпкә алынырга тиеш. Нәтиҗә ясыйк: уртак гомуми лексик-грамматик мәгънәләренә, уртак морфологик билгеләренә һәм синтаксик вазифаларына нигезләнеп төркемләнгән сүзләр сүз төркемнәре дип атала. Татар телендәге сүз төркемнәрен мөстәкыйль сүз төркемнәренә, бәйләгеч сүз төркемнәренә һәм модаль сүз төркемнәренә бүләләр. Мөстәкыйль сүз төркемнәренә исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык, фигыль керә; бәйләгеч сүз төркемнәренә җөмлә кисәкләрен һәм җөмләләрне бәйләп килүче бәйлек һәм теркәгечләр керә; модаль сүз төркемнәренә хәбәрлек сүзләр, кисәкчәләр, ымлыклар карый. Аваз ияртемнәре бераз үзгә урын билиләр. Сүз төркемнәре арасында төрле мөнәсәбәтләр яшәп килә. Бер сүз төркеме икенчесенә күчәргә мөмкин, яисә вакытлыча аның вазифасында кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, укучы, тегүче, язучы кебек хәзерге заман сыйфат фигыльләре исемгә күчкән; килгәне турында, укуын әйтте кебек очракларда үткән заман сыйфат фигыль һәм исем фигыль, тартым кушымчасы алып, баш һәм иялек килешендә кулланылганнар, ягъни исемләшкәннәр, әмма исемгә күчмәгәннәр.
Исем Исем – әйберне, күренешне, предметны һәм киң мәгънәсендә предметлыкны белдерә торган сүз төркеме. Ул кем? яки нәрсә? соравына җавап бирә. Мәсәлән: кеше, боз, өй, акыл, тизлек, терлекчелек, уңганлык. Исем килеш, сан һәм тартым белән төрләнә; җөмләдә исем, күбесенчә, ия һәм тәмамлык булып йөри. 5.2.1. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре Уртаклык исемнәр бер төрдән булган әйберләрне, күренешләрне атыйлар: урам,шәһәр, кул, авыл, өстәл, малай. Бер төрдән булган әйберләрнең берсенә генә бирелә торган исем ялгызлык исеме була. Ялгызлык исемнәргә кеше исемнәре, фамилияләр, географик атамалар, тарихи вакыйгалар, истәлекле көн исемнәре, газета, журнал, китап исемнәре, хайваннарга бирелә торган кушаматлар, кинофильм, спектакль, төрле предприятие исемнәре керә. Ялгызлык исемнәре һәрвакыт баш хәрефтән языла. Ә газета, журнал, китап, кинофильм, спектакль, җыр исемнәре, завод, фабрика, колхоз исемнәре баш хәрефтән языла һәм куш җәяләр эченә дә алына. Мәсәлән, «Идел» журналы, М. Мәһдиевнең «Бәхилләшү» әсәре, «Сарман» көе. 5.2.2. Исемнең сан белән төрләнүе Исемнәр ике төрле санда – берлек һәм күплектә булалар. Исемнәрнең күплек төрен ясау өчен, борын авазларына беткән исемнәргә -нар, -нәр, ә калган барлык исемнәргә -лар, -ләр кушымчалары ялгана: урман-нар, көн-нәр, су-лар, түтәл-ләр. Ялгызлык исемнәре гадәттә берлектә генә була. Ә кайвакыт алар күплектә дә килә: Алсуларга кайткан. Мансурларны очраттык. Күплек сандагы исем бу очракта бер кешене генә атамый, күплек кушымчасы аңа җыелмалылык төсмере өсти. Рус теле аша кергән (ләкин рус телендә күплек белән төрләнми торган) сүзләр татар телендә күплек кушымчасы алалар: пальтолар, радиолар, кинолар. 5.2.3. Исемнең килеш белән төрләнүе Исемнең җөмләдәге башка сүзләргә мөнәсәбәтен махсус кушымчалар ярдәмендә белдерү килеш категориясен хасил итә. Һәр килешнең махсус кушымчасы бар, тик баш килешнең генә үз кушымчасы юк. Килеш кушымчалары
Килешләрнең баш килештән калганнары кыек килеш була. Истә тотыгыз! 1. Завод, пароход, клуб, митинг кебек алынма сүзләрдә соңгы аваз саңгыраулаштырып әйтелә, шунлыктан бу сүзләргә юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килешендә саңгырау аваздан башланган кушымчалар ялгана: заводта эшләү, пароходка (утыру), клубтан (кайту). 2. ия, -ие, -ль гә беткән алынма сүзләргә гадәттә нечкә кушымчалар ялгана: фамилиянең, учреждениегә, табельне. 3. Смоленск, Ульяновск кебек ск авазларына беткән сүзләргә килеш кушымчалары алдыннан и өстәлә: Смоленскидан, Ульяновскида. 5.2.4. Килешләрнең вазифасы Баш килештәге исем җөмләнең төрле кисәге була ала: 1. ия: Әби авылда яши, 2. хәбәр: Әнием-алдынгы тегүче, 3. тәмамлык: Мин китап укырга яратам, 4. аергыч: Китап шкафы төрле язучыларның әсәрләре белән тулы иде, 5. эндәш сүз: Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә! Иялек килешендәге исем җөмләдә, күбесенчә, аергыч һәм тәмамлык була: Аз гына юешлек кушылган нарат исе Шәмсинең борыннарын кытыкларга тотынды (Л. Исхакый). Әтинең килүенә мин бик шатландым. Төшем килешендәге исем җөмләдә, күбесенчә, тәмамлык була: Бакыр акчаны сурәтләр белән бизәү, нигездә, игелек теләү йөзеннән эшләнгән (Ә. Мөхәммәдиев). Юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендәге исемнәр җөмләдә тәмамлык булалар: Мин читекләрне мулла абыйга суздым (Г. Исхакый). Атаңа ни кылсаң, балаңнан шуны күрерсең (мәкаль). Юнәлеш (кая?), чыгыш (кайдан?), урын-вакыт (кайда? кайчан?) килешендәге исемнәр җөмләдә күбесенчә хәл булалар: Авылга көн саен хәбәр килә (М. Мәһдиев). Яңа Чүриледә ат караучы Савелий Петровичны алганнар (М. Мәһдиев). Ул көнне суыклык Биектау белән Мамадыштан илле икегә җитте (Ә. Еники). Һәм без икәү генә шул мәрмәр баскычтан каядыр икенче бер сихри дөньяга күтәреләбез кебек (Ә. Еники). 5.2.5. Исемнең тартым белән төрләнүе Әйбернең кайсы затка караганлыгын махсус кушымчалар ярдәмендә белдерү тартым категориясен хасил итә. Тартымның һәр заты һәм берлек-күплек саны өчен махсус кушымчалары бар.
Истә тотыгыз! 1. Җәй, туй, ай кебек сүзләргә тартым кушымчалары ялганганда, й+ы, й+е авазлары е хәрефе белән бирелә: җәе, туе, ае. 2. Кап, тарак, йөрәк кебек сүзләргә тартым кушымчалары ялганганда, сүз азагында килгән п һәм к авазлары үзләренең яңгырау парлары белән чиратлашалар: кабы, тарагы, йөрәге. 3. Дифтонгка беткән сүзләргә тартым кушымчалары ялганганда, дифтонгның соңгы у яки ү авазы в хәрефе белән бирелә: боравы, тавы, үлчәве. 4. - ль, -ие, -ия гә беткән алынма сүзләргә тартым кушымчаларының нечкә төрләре ялгана. Сүз ахырында ь төшеп кала: моделе,предприятиебез, линиясе. 5. Металл, кристалл кебек ике л га беткән сүзләргә тартым кушымчасы ялганганда, бер л төшеп кала: металы, кристалы. -ныкы, -неке кушымчалары да, исемгә ялганып, тартымга якын мәгънәне, ягъни шул кушымчалы исем белән белдерелгән әйбергә (яки затка) нинди дә булса әйбернең караганлыгын белдерә. Мәсәлән, безнең авылда бөтен җирләр – колхозныкы. Әмма -ныкы, -неке кушымчасы тартым категориясе кушымчасы түгел. 5.2.6. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүе Тартым белән төрләнгән исемнәр башка сүзләргә бәйләнгәндә, килеш кушымчалары белән дә төрләнәләр.
Тартымлы исемнәрнең килеш кушымчаларында аерма I һәм II зат тартымының берлеге белән төрләнгән исемнәрдә юнәлеш, ә III зат тартым белән төрләнгән исемнәрдә юнәлеш, төшем, чыгыш һәм урын-вакыт килешләренә карый. Искәрмәләр: 1. Власть, секретарь, календарь кебек сүзләр тартым белән төрләнгәндә, тартымның I һәм II зат күплек кушымчаларында беренче иҗек – нечкә, икенчесе калын була: власт+е+на, секретар+е+гыз, календар+е+быз. 2. Промышленность, секретарь, календарь кебек сүзләргә I, II, III зат берлектә тартым кушымчаларының нечкә төре, ә килеш кушымчасының калын төре ялгана: промышленност+е+ның, секретар+ең+а. 5.2.7. Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләре
Ясалышлары буенча исемнәр тамыр, ясалма, кушма (саф кушма, парлы, тезмә һәм кыскартылма) була. Ясалма исемнәр тамырга ясагыч кушымча кушып барлыкка килә. Кушма, парлы һәм тезмә исемнәр ике яки берничә сүзне кушу яки теркәү юлы белән ясала. Бу – синтаксик юл була. Кыскартылма исемнәр ясаганда, берничә сүзнең беренче хәрефләре (ТИҮ) яки беренче сүзнең беренче иҗеге һәм икенче сүз тулысынча (райсовет) алына. Кушма исемнәр – кушылып, парлы исемнәр – сызыкча аша, ә тезмә исемгә кергән сүзләр аерым языла. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|