Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Татар халкында язу тарихы 5 страница




Кайчак ялгызлык исемнәрен, күмәклек исемнәре мәгънәсендә кулланып, теге яки бу билгене күпертеп әйтергә омтылабыз: саран кешеләрне Плюшкин, юкка хыялланучыларны Манилов, торгынлык, бозыклык, наданлыкның үрнәге булганнарын Фәтхулла хәзрәт, үз-үзенә гашыйкларны Нарцисс (грек мифологиясе буенча) дибез.

Синекдоха. Сүз мәгънәсе бөтеннән өлешкә, өлештән бөтенгә күчә. Мондый Күчерелмә мәгънәне синекдоха (грек. synekdoche – сүзгә-сүз, бергә күчереп алу) диләр. Синекдоханы метонимиянең бер төре дип караучылар да бар. Мисаллар: Бу йөз миңа таныш; Бу эштә аның кулы уйнаган; Аның каләме үткен; Колхоз сарыклары мең баштан ким түгел; Карлыган уңды – идәнгә бер карлыган тәгәрәде; Ике шикәр сал – шикәр алып кайт; Бодай суктык – ике бодай тишелмәде.

Синекдоха күплек урынына берлекне һәм киресенчә куллануга да корылырга мөмкин: Таң вакыты. Татар йоклый (С. Рәмиев).

Вазифа буенча күчеш. Заманнар үтү белән, теге яки бу әйбернең вазифасы шул килеш калса да, аның формасы, төсе, күләме үзгәрергә мөмкин. Мәсәлән, язу сыекчасы кара ның төсе чыннан да кара булган. Тора-бара караларның төсләре үзгәргән, хәзер инде зәңгәр, яшел, кызыл төсле каралар бар; әмма караның вазифасы үзгәрмәгән: нинди төстә генә булса да, ул язу өчен хезмәт итә. Рус телендәге перо кош каурыеннан ясала торган булган. Хәзер каләмнәрне корычтан ясасалар да, перо сүзенең вазифасы үзгәрмәгән.

Сүзләрнең яңа мәгънәләре төп мәгънәнең тараюы яисә киңәюе нәтиҗәсендә дә барлыкка килә. Мәсәлән, мәктәп сүзе башта башлангыч, сигезьеллык, урта уку йортын белдерә. Ә хәзер, мәгънәсе киңәя төшеп, зур галимнәрнең фи­керләрен, идеясен билгеле бер юнәлештә үстерүче шәкертләрне дә, аерым бер төбәктә формалашкан фәнни юнәлешне атау өчен дә кулланыла: Казан лингвистика мәктәбе, Казан химия мәктәбе. Орыш сүзенең мәгънәсе, киресенчә, тарайган: аның, сугыш мәгънәсе югалып, ачуланышу мәгънәсе генә сакланган.

Мәгънә күчешләре вакытында сүзнең элеккеге төп мәгънәсе, килеп чыгышы онытыла башлый. Мәсәлән, буйсыну сүзендәге буй, сыну өлешләре берәрсе тарафыннан бил бөгүне түгел, бәлки кемгәдер, нәрсәгәдер бәйле булуны белдерә. Сүз хәтта, үзенең беренчел мәгънәсен югалтып, бөтенләй капма-каршы мәгънәдәге сүзләр белән бәйләнешкә керә башларга мөмкин. Алда әйтелгәнчә, язу карасы чыннан да кара була, соңыннан төс мәгънәсе онытыла, функция буенча күчеш нәтиҗәсендә кызыл кара, яшел кара, зәңгәр кара кебек бәйләнешләр барлыкка килә. Кер сүзе юасы кием-салымны белдерә. Аның лексик мәгънәсендә каралык, тапланганлык төсмере онытылган. Хәзер без ак кер, кара кер дибез. Хәтта аккош сүзен дә без кара сүзе белән бәйлибез: кара аккош. Сүзнең, беренчел мәгънәсен югалтып, «сәер» мөнәсәбәтләргә керү тел гыйлемендә катакреза (грек. katachresis – злоупотребление, арттыру ) дип атала.

Омонимнар

Омонимнар (грек. homos – бертөрле, опута – исем) – бертөрле аваз составына ия, бертөрле яңгырашлы, ләкин мәгънәләре төрле булган сүзләр. Омонимнарны аваздаш сүзләр дип тә атарга мөмкин. Алар барлык телләрдә дә шактый күп очрый: Без бирәбез аңа без (Ш. Галиев); Ә юлда җилләр исә, иртәләр җитте исә (X. Туфан).

Омонимнарны күпмәгънәле сүзләрдән аерып карарга кирәк. Күпмәгънәле сүзнең мәгънәләре үзара бәйләнгән була (кәгазь – акча, документ, чимал, чүп-чар); омонимик сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш табып булмый: кара (төс) – кара (игътибар ит), яр (елга яры) – яр (сөйгән кеше) – яр (утын яр); йөз (акча берәмле­ге) – йөз (фигыль) – йөз (бит, чырай).

Омонимнарның берничә төрен аерып күрсәтәләр:

Саф лексик омонимнар (тамыр омонимнар) теләсә нинди фонетик, грамматик шартларда аваз составы ягыннан да, тамыр хәлендә дә бер-берсенә охшаш калалар: бит (кеше бите) – бит (кисәкчә); ат (исем) – ат (хайван исеме); корт (бөҗәк) – корт (киптерелгән эремчек);

Омофоннар – язылышлары төрле, әмма әйтелешләре бертөрле булган сүзләр: карт аю – картаю, оста бикә – остабикә һ. б.

Елый-елый бу кыз арган.

Шуңа битләре кызарган (Ә. Исхак).

Омографлар – язы­лышлары бер булып, әйтелешләрендә бераз аерма булган сүзләр:
ба°л (ашамлык) – бал (бию кичәсе); ма°й (атланмай) – май (ай исеме); карта (ат ашказаны) - карта (географик).

Омоформалар – билгеле бер грамматик формада гына омоним булган сүзләр: ү пкәләр (күңеле калыр) – үпкәләр (исем, күплектә); сабын (юына торган) – сабын (сап сүзенең тартым, төшем килеш белән төрләнеше), тозлар (исем, күплектә) – тозлар (фигыль, берлектә, беренче киләчәк заман).

Омонимнар телнең табигый халәтен чагылдыралар, телнең үсеш нәтиҗәсе булып торалар, матур әдәбиятта каламбурлар төзү өчен шактый еш файдаланылалар.

Омонимнардан паронимнарны аерып карарга кирәк. Паронимнар – яңгырашы ягыннан якын, бер тамырдан булган сүзләр; алар бер үк сүз төркеменә карыйлар, әмма төрле мәгънә белдерәләр: абстрактлык – абстракция, экономия – экономика, диктант – диктат, адресант – адресат, дипломат – дипломант.

Синонимнар

Синонимнар (грек. synonymos – бер исемле) дип якын мәгънәле, ягъни мәгънәдәш сүзләрне атыйлар. Синонимнар чынбар­лыкның бер үк күренешен атыйлар, ләкин аны төрле яктан, төрле күзлектән тасвирлыйлар. Синонимнарга карата кайчак «бер үк төшенчәне белдереп, мәгънә төсмерләре һәм стилистик бизәкләре белән аерылып торалар» дип тә әйтәләр.

Синонимнар – чын мәгънәсендә телнең байлыгын билгели торган сүзләр. Кешенең сөйләм культурасын үстерүдә синонимнарның роле зур: туган телнең синонимнарын яхшы белгән кеше үз фикерләрен төгәлрәк һәм матуррак белдерә ала. Синонимнарны таный алмау сөйләмне ярлыландыра, сүз куллануда ялгышларга китерә.

Бер үк яки якын мәгънә белдергән сүзләр төркеме синонимик рәт барлыкка китерә: азат, бәйсез, хөр, ирекле, мөстәкыйль; катлау­лы, четерекле, буталчык, чуалчык; үпкәләү, хәтер калу, кәеф кырылу, күңел калу, рәнҗү; ватан, ата йорт, Идел-йорт, туган йорт; нәсел, буын, ыру, туган-тумача.

Бу рәтләрдәге беренче сүзләр бөтен рәттәге сүзләр өчен уртак төшенчә белдерә һәм төп сүз – доминанта сүз дип атала: азат, катлаулы, үпкәләү, ватан, нәсел. Бу – стилистик бизәкләрдән азат гомумкулланылыштагы сүзләр.

Синонимик ояга (рәткә) 2, 3, 4, 5, 10, 25, 30, 40 һәм күбрәк тә сүз керергә мөмкин.

Халык үзенең зирәклеген бик нечкә чагыштыруларга нигезләнгән синонимнар белән күрсәтә. Менә бу синонимик ояларга гына күз салыйк:

Уңган – булган, булдыклы, алтын куллы, ут чыгара, буран уйната, кулыннан килә, кулыннан гөл генә таммый, эшләмәгәне юк, кулы кулга йокмый, кылны кырыкка яра.

Күп – дөнья кадәр, кырым чирүе хәтле, артыгы белән, итәге-җиңе тулган, муеннан, баш тыккысыз, инә төшәр урын юк, шыгрым тулы.

Матур – гүзәл, чибәр, күркәм, күрекле, ямьле, нәфис, бер кашык су белән йотарлык, килмәгән җире юк, коеп куйган, күзнең явын алырлык, сөлек кебек, суырып йотарлык, урта бармак шикелле.

Синонимик рәткә кергән сүзләрнең берсе – стилистик нейтраль, икенчесе сөйләм телендә генә, өченчесе рәсми стильдә генә кулла­ныла. Карак сүзе, мәсәлән, телдә актив йөри, угры – китап сүзе, бур – сөйләм теле өчен хас. Синонимнар телнең кайсы сферасын­да йөрүе белән дә аерылып торалар. Мәсәлән, себерке – әдәби телдә, пиннек, яфрак диалектларда кулланыла; киләсе елга – әдәби телдә, яренгә, җәренгә диалектлар өчен хас.

Синонимик рәттәге сүзләр бер-берсеннән үзләренең 1) мәгънә төсмерләре, 2) эмоциональ-экспрессив бизәкләре, 3) төзелешләре, 4) хәзерге телдәге активлыклары ягыннан аерылалар.

Галимнәр мәгънәләре бөтенләй тәңгәл килгән синонимнар турын­да һаман бәхәсләшәләр әле. Бик сирәк очракларда гына мондый хәл булырга мөмкин. Хәтта абсолют синонимнарның булу ихтималын таныганда да, аларның аерым текстта, стильдә кулланылышы бары­бер аерыла икәнен күрү кыен булмас: тел белеме, тел гыйлеме -лингвистика; бегемот – гиппопотам; җиһан – дөнья; библио­тека - китапханә - көтепханә. Мондый синонимнар фәнни стиль­дә аеруча күп: билабиаль – ирен-ирен, аерма – дифференциация, орфография – дөрес язу, орфоэпия – дөрес әйтү, номинатив – атау,увуляр – кече тел, дефект – җитешсезлек. Тел белемендә мондый сүзләрне дублетлар (франц. double – икеләтелгән) дип тә йөртәләр. Алар күбрәк терминологиядә очрыйлар.

Синонимик мөнәсәбәткә төзелешләре ягыннан аерылып тора торган сүзләр дә керә; сүзнең кыскартылган формасы аның тулы формасына абсолют синоним була: КДУ – Казан дәүләт универси­теты, ТИУ – Татар иҗтимагый үзәге, АКШ – Америка Кушма Штатлары, БМО – Берләшкән Милләтләр Оешмасы.

Синонимнарның контекстуаль төрләре дә була. Мәсәлән, Г. Ту­кай шүрәлене «урман сарыгы» дип исемли, М. Җәлилне без «Моабит дәфтәре»нең авторы дип атый алабыз.

Синонимнар, парлашып, яңа сүзләр ясауда да катнашалар: кадер-хөрмәт, шау-шу, хәер-садака, ким-хур, буяну-ясану, ару-талу, әүвәл-баштан, әйләнү-тулгану, ярым-ярты, көч-хәл, рәхим-шәфкать, шик-шөбһә, абына-сөртенә, чит-ят, бата-чума, дус-иш, гореф-гадәт кебекләр.

Антонимнар

Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр антонимнар (грек. anti – каршы, onyma – исем) дип аталалар. Антонимнарның үсеше кеше­нең чынбарлыктагы капма-каршы күренешләрне танып белүенә бәй­ле: төче – ачы, ак - кара, керү - чыгу, иртә - кич, салкын - җылы, дус – дошман, күпчелек – азчылык, ерак - якын, биек – тәбәнәк, симез – ябык.

Бөтен сүзләрнең дә антонимнары була алмый. Мондый үзенчәлек иң беренче чиратта билге белдергән сүзләргә хас, чөнки иң башлап билгеләр каршы куела: озын – кыска, киң –тар, зур – кечкенә, яхшы – яман, күп – аз, туры – кыек, күмәк – ялгыз, куе – сыек.

Сүз төркемнәре арасында сый­фатлар, рәвешләрнең антонимнары күп. Әйбернең эш-хәл буенча билгесен фигыльләр дә белдерә, шуңа күрә аларның да антонимнары шактый: керү – чыгу, тору – яту, эшләү – тик тору, бару – кай­ту, ачу – ябу, яшәү – үлү

Капма-каршы мәгънәле сүзләргә халык авыз иҗаты аеруча бай. Мәкальләрдә, табышмакларда, җырларда алар меңләгән: Яхшы тел – яз кебек, яман тел – көз кебек; Батыр даны ил телендә – куркак уе гел үлемдә; Картлар сүзен капчыкка сал, яшьләр сүзен янчыкка сал.

Антонимнар полисемия күренеше белән дә тыгыз бәйләнгән. Бер сүз, төрле мәгънәләрдә булып, төрле антонимик парлар тәшкил итә ала: каты урын – йомшак урын; каты чәй – сыек чәй.

Антонимнарны тел (даими) антонимнарына һәм контекст анто­нимнарына бүлеп йөртәләр. Тел антонимнары контексттан тыш та антоним буларак кабул ителәләр, аларның капма-каршы мәгънәле сүзләр икәнен бу телдә сөйләшүче һәр кеше җиңел тоя. Контексту­аль антонимнар билгеле бер ситуациядә, контекстта гына антоним булып киләләр, аерым кулланганда, антонимик мөнәсәбәтләр юкка чыга.

М. Җәлилнең түбәндәге шигырь юлларында да контекстуаль антонимнар кулланылган:

Тик ни файда, көчең филдәй булып,

Эшең булса чыпчык тезеннән.

Көчлелегең белән горурланма!

Кешелегең белән горурлан!

Кылыч белән түгел, турылык һәм

Чынлык, белән көчле кешеләр.

Әдәби әсәр исемнәре дә еш кына антонимнарга нигезләнә: «Сугыш һәм солых» (Л. Н. Толстой), «Кызыл һәм кара» (Стендаль), «Аталар һәм балалар» (И. С. Тургенев), «Мәкер һәм мәхәббәт» (Ф. Шиллер), «Җинаять һәм җәза» (Ф. И. Достоевский), «Ут һәм су» (Ә. Баянов).

Цитаталарга, афоризмнарга әйләнеп киткән антонимик мөнәсәбәтләр бар: Үзең турында уйлама, илен турында уйла (Ф. Кәрим), Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел (Ш. Галиев).

Антоним сүзләр кулланып сурәт ясау әдәбият белемендә анти­теза дип атала. Нигезе халык авыз иҗатына барып тоташа торган бу алым хәзерге поэзиядә гаять актив кулланыла.

Мине май дип белдең, ахры,

Мин бит ноябрь сыман. Кояшым аз, күгем тулы –

Салкын яңгыр да томан (Р. Фәйзуллин)

 

Җырлый белмиләр бөркетләр,

Сугыша белми былбыл,

Җырдан сызланмый бөркетләр

Сугышта үлми былбыл. (Зөлфәт)

Сөйләмдә кайчак антоним сүзләр үзара бәйләнешкә керәләр һәм бер сүзтезмә булып йөри башлыйлар. Мондый күренеш оксюморон (грек. oxymoron – тапкыр ахмак сүз) дип атала. Сакаллы сабый, күзле сукыр, чын ялган, надан галим, бай хәерче, Камыр батыр, коры диңгез тезмәләре нәкъ шундыйлардан. Шагыйрьләр, язучылар мондый тезмәләрнең зур сурәт көченә ия булуын аңлап, еш кына аларны әсәр исемнәре дә итәләр: «Тере мәет» (Л. Толстой), «Оптимистик трагедия» (В. Вишневский). Мәрьям, олы сабыйның баягынак карават­та юашланып, буйсынып утыруыннан көлгәнсыман, чын күңел­дән көлеп куйды (Н. Фәттах). Дүрт-биш секунд барган сүзсез, атышсыз дуэльдә баш миләреннән электр тогыдай әнә шулар йөгереп үтте (М. Мәһдиев). Картлык яшьлегемә кердем. Кирәк түгел артыгы. (3. Нури)

Энантиосемия – бер сүзнең ике капма-каршы мәгънә белдерүе: дару – дәва һәм агу; буяу, дан, икеләнү һ.б.

Катахреза – каршылыклы төшенчәләрне бергә кушу, сүзнең лексик мәгънәсенә игътибар итмичә куллану, сүзнең башка сүзләр белән сәер мөнәсәбәтләргә керүе. Мәсәлән, кызыл кара, зәңгәр кара, кара аккош, утсыз яну, сусыз юу, гыйшык – төтен­сез ут, ачкычсыз йозак, дәвасыз сырхау, тәмле шәрап, йөксез авырлык, йокысыз сәфәрдер (мәкаль).

3.11. Килеп чыгышы ягыннан хәзерге татар әдәби теле сүзлек составы

3.11.1. Татар телендә гомум төрки сүзләр

Телебезнең сүзлек составы – зур тарихи үсеш нәтиҗәсе. Хә­зерге телдәге сүзләр үзләренең барлыкка килүләре, килеп чыгышла­ры ягыннан төрле чорларга карыйлар.

Хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы бик борынгы чордан ук яшәп килгән, төрки халыкларның барысы өчен дә уртак булган төрки телгә барып тоташа. Бу телдәге сүзләрнең күпчелеге җәм­гыятьтә, кеше тормышында, көнкүрешендә иң әһәмиятле, иң кирәкле төшенчәләрне белдерә: баш, аяк, маңгай, каш, күз, кул, ата (әти), ана (әни), бабай, хатын, мин, без, син, сез, ул, алар, үз, бу, көн, төн, ел, ара, айгыр, аю,арыслан, балык, бүре, җылкы, кош, бер, ике, өч, дүрт,биш, алты, җиде, авыру, җылау, тулу, яту һ.б.

Бу сүзләр, бик борынгы заманнарда барлыкка килеп, нигездә, төрки телләрнең күбесендә сакланып калганнар. Алар телнең төп сүзлек фондын тәшкил иткәннәр, шуларга нигезләнеп, телнең сүзлек составы үсә, үзгәрә, камилләшә, байый барган.

Бер генә халык та аерым, изоляцияләнеп яши алмаган. Әүвәл башка кабиләләр белән аралашу, соңга таба төрле халыклар, дәүләтләр белән аралашу нәтиҗәсендә татар теленә теге яки бу телдән алынмалар килеп кергән. Алынмаларның иҗтимагый-тарихи җирле­ге төрле булган. Бер халыктан матди байлык элементлары алышкан­да теге яки бу сүзләр керсә, икенче халыктан сәясәткә, дингә, сәүдәгә һәм башка мөнәсәбәтләргә бәйле алынмалар килеп кергән.

Татар әдәби теленә көнчыгыш халыклары белән төрлечә тарихи бәйләнешләргә керү, аралашу җирлегендә һинд, кытай сүзләре (алма, әрдәнә, җизһан, Тәңре, энҗе, түбән, чан, хан, чәй, җуа, дәү, юан, шан, чын, чирү, дию), монгол теленнән (чаган, нохта, дилбегә, нөкер) сүзләр үтеп керә һәм ныклап урнашып кала. Әйтергә кирәк, бу сүзләр борынгы төрки телгә үк, аерым төрки телләр әле аерылмаган чорда ук үтеп кергән булырга тиеш.

Татар телендә фин-угор телләреннән кергән алынмалар да бай­так. Шулар рәтеннән пилмән, бүкән, лепкә, миләш, морж, поши, пурга, норка, килька, салака, пихта, камбала кебек сүзләрне күрсәтергә мөмкин. Санап киткән алынмалар гасырлар буе янәшә яшәү, төрлечә аралашу нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр.

Татар телендә үзенең күп санлы һәм активлыгы белән аерылып торган алынмалар арасында иң беренче чиратта гарәп-фарсы һәм рус алынмаларын күрсәтергә кирәк.

3.11.2. Татар телендә гарәп һәм фарсы алынмалары

Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән алынмалар хәзерге телебез­дә дә бик күп санлы, ә борынгырак чорда, бигрәк тә XVII – ХҮШ га­сырларда, алар тагын да күбрәк булган. Бу алынмалар Болгарда ислам дине кабул ителгәннән соң сәүдә, дин, сәясәт, мәдәният, әдәбият-сәнгать бәйләнешләре аша килеп кергән.

X гасырга чаклы ук Болгарга гарәп сәүдәгәрләре, сәяхәтчеләре килә башлый. Алар сәүдә иткәннәр, ислам дине тотканнар, мәчетләр, мәдрәсәләр ачканнар, гарәп язуына, гарәп теленә өйрәткәннәр. Бу хәл болгарлар теленә тәэсир итми калмаган, әлбәттә. XIII – XIV га­сырларда Алтын Урда һәм гарәп илләре, аерым алганда, Мисыр арасында сәүдә, мәдәният мөнәсәбәтләре көчәя. Сарайда һәм Алтын Урданың бүтән мәдәни учакларында бик күп галимнәр, шагыйрьләр һәм әдипләр яшәгән һәм иҗат иткән. Бу чорда бик бай әдәбият үсә, төрле фәнни китаплар языла. Гарәпчә укып белем алган галимнәр һәм шагыйрьләр шул замандагы төрки телгә күп гарәп сүзләре кертәләр. Бу чорда күп кенә гарәп һәм фарсы әдәбиятының иң матур үрнәкләре, тормыш итү өчен кирәкле дөньяви китаплар төрки телгә тәрҗемә ителә.

Алынмалар телебездә ныклап урнашып калганнар, татарлашкан­нар, яңа сүзләр ясау өчен нигез булып хезмәт итә башлаганнар. Әйтик, гарәп теленнән кергән тәртип, ватан, хат, рәсем, сабыр,сер, сәгать, китап, каләм, сәлам, алгебра, бәхәс, җавап, җөмлә, мисал, дөнья, мәгънә, фикер, гади, галим, магазин, мәҗлес, гадәт, гарип кебек сүзләрнең алынма икәне яшь буынга хәзер бөтенләй сизелми. Фарсы теленнән кергән сәүдә, сәүдәгәр, шәһәр, бәхет, бичара, пөхтә, рәвеш, каһарман, начар, гәүһәр, һөнәр, дивана кебек сүзләр дә телебезнең үз сүзлек байлыгына әйләнеп киткән.

Гомумән алганда, гарәп һәм фарсы телләреннән кергән алынма­лар фонетик яктан шактый үзгәргәннәр, шул рәвешле татар теленең әйтелеш нормаларына буйсынып яраклашканнар.

Гарәп-фарсы алынмалары мәгънәви яктан да үзгәргәннәр. Әйтик, мәгънә сүзеннән мәнсез дә, мәгънәсез дә кебек сүзләр ясалган. Хаҗәт сүзеннән әҗәт сүзе дә, хаҗәт сүзе дә килеп чыккан. Гамәл сүзе шулай ук әмәл һәм гамәл мәгънәләрендә йөри башлаган. Гарьләндем – әрсез, хикмәт – әкәмәт, хәлвә – әлбә, хәрам – әрәм, хафиз – абыз сүзләренең, бер үк тамырдан булсалар да, мәгънәләре ягыннан аерылып киткәнлеген күрү авыр түгел.

Гарәп телендә сүзләр төп сүзнең (тамырның) сузыклары үзгәреп ясалалар. Тамырлар өч яки дүрт тартыктан торалар – шулар ара­сындагы сузык кына үзгәреп, яңа мәгънәле сүз ясала. Мәсәлән, гарәпчә язуда тартыклардан гына торган хкм сүзен алыйк. Андагы сузыкларны үзгәртеп, түбәндәге сүзләр ясала: хаким (хөкем итүче), хөкем (фикер йөртү, өстенлек итү).

Гарәп сүзләре сингармонизмга буйсынмау (китап), бер тамыр­дан сузыклар үзгәртеп ясау, эт – ат – ят кушымчалары ялгану (нәшрият), эл артикле, и – ый формалы нисби сыйфатлар (әдәби, дини), фарсы изафәсендә булу (хиссияте миллия) белән аерылып торалар. Фарсы сүзләрендә -ханә, бә-(би), -нә, -стан, -кяр (гәр), -анә, -дар күрсәткечләре белән аерылып торалар: ашханә, бихисап, биниһая, Әрмәнстан, Төркстан, нахак, хезмәткәр, сәүдәгәр, хәбәрдар, дустанә, галибанә.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных