Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Татар халкында язу тарихы 2 страница




Иҗекләр төзелешләре буенча төрле була. Сузыкка беткән иҗек – ачык, тартыкка беткән иҗек ябык була: та-ба (ачык иҗекләр), кар-быз (ябык иҗекләр).

Татар телендә катгый иҗек калыплары бар. Алар түбәндәгеләр:

1. 1. сузык – ә-би, а-лай;

2. 2. сузык + тартык – ат, ул, эл, үл;

3. 3. тартык + сузык – ке-ше, бе-лә;

4. 4. тартык + сузык + тартык – кал-ган, тор-ган;

5. 5. сузык + тартык + тартык - әйт, ант;

6. 6. тартык + сузык + тартык + тартык – кайт, тарт, кылт.

Төрки (татар) телләрдә икенче иҗек сузыктан башланмый, иҗек башында ике тартык янәшә килә алмый. Бер иҗек составында ике тартык янәшә килү татар телендә очраса да, иҗек ахырында гына була, һәм, гадәттә, икенче тартык сонор була: лт, нт, йт, рт. Мәсәлән, ант, кырт, йорт, әйт. Икенче иҗек кушма сүзләрдә сузык аваздан башланырга мөмкин: канэчкеч, суүсем. Мондый очракларда иҗекләрнең чиге үзгәрә (канэч-кеч), яисә сузык алдыннан сонант өстәлә: су –ωү-сем.

Сүзне характерлаганда, без басымлы һәм басымсыз иҗекләрне аерабыз.

Синтагма – сөйләмнең интонацион-мәгънәви кисәге. Синтагмалар сөйләмдә паузалар белән аерылып торалар. Пауза һава запасы, тын алу өчен кирәк. Синтагма сөйләмнең мәгънәсенә бәйле рәвештә барлыкка килә. Мәсәлән, «Яхшы утыр». – «Яхшы/утыр».

Синтагма сөйләмдә генә аерылып чыга. Ул бер яки берничә сүздән төзелә, һәр синтагманың үзенә генә хас басымы һәм паузасы була. Синтагмалары дөрес билгеләнмәгән шигырьдә әйтергә теләгән мәгънә бөтенләй бозылырга да мөмкин.

Синтагмалардан да зуррак яңгыраш берәмлеге бар: ул – фраза (хәбәрләмә).

Фраза – яңгырашы ягыннан тәмамланган бер хәбәр. Фразалар бер-берсеннән тавышның төшүе, пауза белән аерылып торалар. Фраза составына кергән берәмлекләр билгеле бер хәбәр итү интона­циясе тирәсенә тупланалар. Фраза, гадәттә, җөмләгә тигез була.

2.8. Басым, аның төрләре һәм типлары

Басым сөйләмнең бер кисәген (иҗекне, сүзне, сүзләр тезмәсен) башкаларыннан аерып куя. Шуңа бәйле рәвештә сүз басымы (иҗек басымы), логик басым, синтагма басымы дигән төшенчәләр барлыкка килгән.

Сүз басымы – сүздәге бер иҗекнең башкаларыннан аерылып торуы. Басым иҗек составындагы сузык авазга төшә; басым төшкән иҗек басымлы иҗек дип, басым төшмәгәне басымсыз иҗек дип атала. Сүз басымы кагыйдә буларак бер иҗеккә генә төшә. Ике тамыр кушылып, иҗекләр артып китсә, өстәмә басым да саклана: үзйөрешле, пешермәгәнлекләреннән.

Төрки телләрдән татар те­лендә дә сөйләмдә сүз басымының роле әллә ни зур түгел. Изоляци­яләнгән сүзләрдә басым сизелә: бармы? сиңа, килмәгән. Әмма сөйләмдә бу басымнар җуела. Хәтта омографлар да басымсыз әйтелергә мөмкин: «Кибеткә кереп, миңа кара кара кара әле». Күрәсең, татар телендә сүз басымына караганда фраза басымының роле зуррак булырга тиеш.

Татар телендә басым соңгы иҗеккә омтыла, сүзгә кушымчалар ялганганда да, басым ахыргы иҗеккә күчә бара: урманурман-чыурман-чы-лык. Бу кагыйдәдән чыгармалар да шактый. Татар теленең үз сүзләрендә басым түбәндәге очракларда соңгы иҗеккә төшми:

1. II зат боерык фигыльләрдә басым беренче иҗектә була: языгыз, утырыгыз;

2. исемдә хәбәрлек кушымчалары басымны үзләренә алмыйлар: мин укучымын, сез бәхетлесез;

3. фигыльдә кайбер зат-сан кушымчалары басымны үзләренә алмыйлар: язгансың, килермен;

4. фигыльдә юклык кушымчасы басымны алмый һәм үзеннән үткәрми: баргансың-бармагансың, килде – килмәде;

5. рәвеш ясагыч -дай-дәй, -ча-чә кушымчалары басымны үзләре алмыйлар: бүредәй,

татарча, аюдай, төлкедәй, минемчә;

6. сорау, билгеләү, юклык алмашлыкларында, өлешчә күрсәтү һәм билгесезлек алмашлыкларында басым беренче иҗеккә төшә: кайда, барлык, һичбер, һичкем, мондый, шундый, никтер, ниндидер

Татар телендә басым соңгы иҗеккә төшмәгән очраклар моның белән генә чикләнми.

– кайбер гарәп-фарсы алынмаларында басым ахыргы иҗектә булмый: әлбәттә, ләкин, һәммә;

– китап теле, язма тел аша кергән рус алынмаларында басым саклана: республика, демократия, опера.

Сүз басымы төрле вазифалар үти. Аның беренче вазифасы – конститутив вазифа, ягъни сүзне оештыру вазифасы. Бу вазифа сүзнең фонетик бөтенлеген һәм бердәмлеген тәэмин итә. Басым сөйләм агышында синтагматик вазифалар башкара: мөстәкыйль мәгънәле

сүзләрне бер-берсеннән аерып куя һәм сүзләрнең чикләрен бил­гели.

Басым – сүзнең төп фонетик билгесе һәм «җаны». Әмма сөйләм агышында аерым сүзләр, башка сүзләрнең басымнары астына күчеп, үз басымнарын югалтырга мөмкин. Мөстәкыйль сүзләр, гадәттә, үз басымнарын саклыйлар, ярдәмлекләр, мөстәкыйль сүз басымына кушылып, бер фонетик сүз барлыкка китерәләр: әйттем бит, шулай ук, язган иде, бер кыз, син генә.

Алдагы басымсыз сүзнең үзеннән соң килгән басымлы сүз белән бергә әйтелүе проклиза (грек. proklino – алга бөгәм, иям) була, ә басымсыз сүз үзе проклитика дип атала. Мәсәлән, киткәч кен ә, син ген ә.

Басымлы сүзнең үзеннән соң килгән басымсыз сүз белән бергә әйтелүе энклиза (грек, enklino – иеләм, бөгеләм) була: с и н дә, б а р бит, с е з үк, килг ә ч тә, з у р ул.

Татар телендә энклиза күбрәк таралган һәм аның барлыкка килү очраклары түбәндәгеләр:

а) сыйфатлар яки рәвешләр алдыннан килгән көчәйткәч кисәкчәләр, басымны үзләренә алалар: и ң затлы, б и к төз, к а п-кара, с а п-сары;

б) мөстәкыйль сүзләрдән соң килгән бәйлекләр, кисәкчәләр, ярдәмче сүзләр басым алмыйча, энклитикага әйләнәләр: Ват а н өчен, у л да, урм а н аша, суг а таба, әйб ә т кенә, с у өсте, әт и белән;

в) парлы сүзләрдә еш кына басым беренче сүзгә төшеп, икенчесе басымсыз кала: ур ы н-җир, күрш е -күлән, килдел е -киттеле, ха­т ы н-кыз.

Проклиза һәм энклиза күренешләре тел үсешендә зур роль уй­ныйлар, алар мөстәкыйль сүзләрне кушу юлы белән яңа сүзләр барлыкка китерәләр: аяк+үрә=аягүрә, бу +көн = бүген, бу + ел = быел.

Логик басым – сөйләмдәге бер сүзнең башкаларыннан аеры­лып торуы. Логик басым сөйләмдә аралашу өчен әһәмиятле булган сүзгә төшә. Мәсәлән, «Мин тирәк төбендәге кызыл җиләккә үрелдем» (Р. Төхфәтуллин). Бу җөмләнең автор язылышында әһәмиятле мәгълүмат алып килгән кисәге – җиләккә. Контексттан аерым алганда, логик басымны теләсә кайсы сүзгә төшерергә мөмкин: «Мин тирәк төбендәге кызыл җиләккә үрелдем»; «Мин тирәк төбендәге кызыл җиләккә үрелдем»; «Мин тирәк төбендәге кызыл җиләккә үрелдем»; «Мин тирәк төбендәге кызыл җиләккә үрелдем».

Логик басым – сөйләмнең коммуникатив үзәге. Тиңдәш кисәкләр булмаганда, ул җөмләнең бер сүзенә генә төшә. Гадәти сөйләмдә логик басым белән рус телендә иң соңгы сүз, татар телендә хәбәр алдындагы сүз әйтелә. Ләкин туры тәртиптән тайпылу булса (инверсия), логик басым иң беренче сүзгә дә төшәргә мөмкин: «Аңламады аны Гөлшәһидә, аңламады» (Г. Әпсәләмов).

Җөмлә эчендә бер сүз эмоциональ төсмер белән көчәеп килергә дә мөмкин: Син шулаймыни әле? Мондый басымны эмфатик (тойгы) басым диләр.

Синтагма басымы сөйләмнең интонацион-мәгънәви кисәкләренә – синтагмаларга төшә. Ул сүз басымы, логик басым белән дә тәңгәл килергә мөмкин. Мәсәлән, «Койма буеннан, чулпы­ларын чылтыратып, үзара көлешә-чыркылдаша, кызлар узып бара» (Г. Бәширов) җөмләсендә өтерләр белән аерылган һәр кисәк синтагма була. Сүз һәм синтагма басымы беренчесендә -ма иҗегенә, икенчесендә -тып иҗегенә, өченчесендә иҗегенә, дүртенчесендә -лар иҗегенә төшә. Кызлар сүзе, коммуникатив үзәк буларак, логик басым белән дә аерылып тора.

Интонация

Һәрбер фраза интонация бөтенлеге белән аеры­лып тора. Интонацияне сөйләмнең җаны диләр. Кайчак нәрсә әйтү түгел, ничек әйтү әһәмиятлерәк була. Рәхмәт! сүзен ничек кенә әйтеп булмый, хәтта рәхмәтне кире мәгънә салып та әйтергә мөмкин. Бер үк сүздән торган хикәя, сорау, тойгылы җөмләләрне чагыштырып караганда да, зур аерма күрәбез: «Киләләр». – «Киләләр?» «Киләләр!» Интонация – сөйләм вакытында тавышның төрлечә хәрәкәт итүе.

Темп – аерым сүзләрнең һәм сүзтезмәләрнең билгеле бер вакыт аралыгында тиз һәм әкрен әйтелешенең чиратлашуы. Темп сөйләүче­нең сөйләмгә булган мөнәсәбәтен белдерә: әһәмиятлерәк хәбәр әкренрәк, икенчел дәрәҗәдәге мәгълүмат кызурак әйтелә.

Пауза – фразалар, синтагмалар арасындагы тукталыш. Пауза синтаксик мөнәсәбәтләрне белдерү өчен дә кулланыла: «Укытучы әнием бар», «Укытучы – әнием». Пауза кешенең эмоциональ халәтен, вакыйгаларга мөнәсәбәтен чагылдырырга да ярдәм итә. Мәсәлән, сөйләмдәге өстәлмәләр юмор, ирония, сарказм чарасы буларак та кулланылалар, моның өчен, сүзләр арасындагы мәгънәви мөнәсәбәтләрдән тыш, паузаның булуы мәҗбүри.

Сөйләм тембры – өстәмә төсмерләр исәбенә тавышның үзгәрүе, сөйләмнең үзенчәлекле бизәге. Безне кем тыңлауга карап, тембр үзгәрә. Мәсәлән, без нәниләр белән бер төрле, ә рәсми учреждениедә башкача сөйләшәбез.

Кайчак паузаны төрле паразит сүзләр белән тутыралар: ни, теге, значит, м-м-м, факт һ. б. Бу – сөйләм культурасын боза торган кимчелек.

Интонация никадәр бай һәм төрле булса, кешенең сөйләме дә шулкадәр байрак, күркәмрәк, үтемлерәк. Кычкырып сөйләү – ул әле матур сөйли белү дигән сүз түгел. Әкрен генә, салмак кына да бик бай интонация белән сөйләргә мөмкин. Сөйләмнең интонациясе шундый бай була: аны тыныш билгеләре белән генә дә биреп җиткереп булмый. Менә шуңа күрә дә бер үк шигырь, төрле артистлар укыганда, төрлечә яңгырарга мөмкин.

Интонация иҗтимагый характерга ия. Чөнки телдә интонацион схемалар, интонацион калыплар бар һәм билгеле бер тел вәкиле, үзен аңлауларын теләгәндә, шулардай дөрес һәм урынлы файдаланырга тиеш. Мәсәлән, әгәр сөйләүче берәр нәрсә белергә тели икән, ул сорау интонациясен кулланмыйча булдыра алмый, берәр нәрсәгә соклана, гаҗәпләнә, шатлана икән, аның сөйләмендә тойгылы инто­нация барлыкка килә. Сөйләмдә, авазлар кебек үк, интонация дә үзгәрергә мөмкин, ләкин аның үзгәреше билгеле бер чикләрдә була. Интонацион вариантлар барлыкка килә. Алар сөйләм темпына, паузаларга, тембрга бәйле рәвештә туалар. Олы кеше һәм бала интонациясе, укытучы һәм укучы интонациясе, сәламәт кеше һәм авыру интонациясе шактый аерылып тора.

Җыеп кына әйткәндә, интонация – сөйләмнең бизәге булган тон­ның үзгәреше; сөйләмнең максаты, динамикасы һәм компонентлары­ның нисбәтенә, ситуациягә, обстановкага карап, ул һәрвакыт үзгәреп тора, һәрвакыт хәрәкәттә була.

2.10. Сөйләм агышында авазлар үзгәреше

Сөйләм аерым авазларның бер-берсенә ялганып төзелгән иҗекләр, сөйләм тактлары, синтагмалар, фразалардан гыйбарәт. Сөйләмдә авазлар аерым-аерым әйтелмиләр, берсе янында икенчесе киләләр, шул процесста бер-берсенә тәэсир итәләр һәм төрле үзгәрешләргә дучар булалар. Кайчак ул үзгәрешләр сизелми дә: мәсәлән, син, соң, сүз, сары сүзләрендәге с авазы төрлечә әйтелә: беренче сүздә нечкәрәк, икенчесендә – олашыбрак, өченчесендә – иренләштереп һәм нечкәртебрәк, дүртенчесендә – калынрак. Мондый үзгәрешләр шушы телдә сөйләшүчеләр өчен аралашуда кыенлык тудырмый, шуңа күрә аларга игътибар да ителми. Кайчак үзгәрешләр сизелерлек була. [Умбер], [меңгәч] сүзләренең дә тамырларында (ун-бер, мен-гәч) н авазлары барлыгын сизеп торсак та, м һәм ң авазларын әйтәбез.

Сөйләмдәге аваз үзгәрешләрен ике төрлегә бүлеп йөртәләр: позицион үзгәрешләр һәм комбинатор үзгәрешләр.

Позицион үзгәрешләр, нигездә, авазның сүздәге урынына, басымга бәйле булалар.

Комбинатор үзгәрешләр авазларның бер-бер­сенә тәэсир итешүе нәтиҗәсендә барлыкка киләләр, хәтта бер-берсеннән ерак торган авазлар да тәэсир итешергә мөмкин.

Аваз үзгәрешләренең сәбәпләрен галимнәр төрлечә аңлаталар. Шу­лар арасында «уңайлылык» дигән төшенчә дә бар.

Аваз үзгәрешләрен соңгы елларда экономия принцибы белән аңлату да шактый киң таралып бара. Күбрәк ул принципны аваз үзгәрешләрен аңлатканда кулланалар һәм без дә аны, бу традицияне саклап, шул темага бәйләп карарбыз.

2.11. Авазларның позицион үзгәрешләре

Тартыкларның позицион үзгәрешләре аларның сүз башында яисә сүз азагында килүе белән бәйле. Сүз азагында килгән яңгырау тартыклар саңгыраулашалар: таҗ (тач), каз (кас), флаг (флак), завод (завот).

Аерым очракларда, хәтта аерым телләрдә, сүз алдына өстәмә аваз да килеп кушыла. Бу күренеш протеза (грек. prothesis – өстәү) дип атала. Эпентеза – өстәмә авазның сүз уртасында килүе. Төрки телләрдә, аерым алганда татар телендә, сүз башында ике тартык килә алмый. Әгәр башка телдән (күпчелек, рус теленнән) шундый төзелешле сүзләр керә икән, татар телендә ике тартык ике иҗеккә бүлеп әйтелә башлый. Протетик һәм эпентетик авазлар булып ы һәм е, сирәк кенә у, ү, а авазлары киләләр. Протеза: э скәтер (скатерть), э скәмия (скамья), ы станса (станция), ы збурый (сбруй), э скерт (скирда); эпентеза: к е ләт (клеть), с у мала (смола), к е рән (хрен), б ү рәнә (бревно), к а рават (кровать). Кайчак сузык авазлар сүз башында аерым тартыклар килә алмаганга өстәлә: а рыш (рожь), у раза (руза), у рыс (рус) һ. б. Протетик э, ы авазлары р белән башланган барлык гарәп-фарсы сүзләрендә сиземләнә: э рәхмәт, Ә рәшит, Ы рамай, э рәсем, ы роза.

Протеза һәм эпентеза күренеше, алда күргәнебезчә, хәтта язуда да чагылыш таба.

Сузыкларның позицион үзгәрешләре тагын да катлаулырак. Алар басымга һәм авазның шуңа мөнәсәбәтле урынына бәйле. Шундый үзгәрешләрнең иң таралганы – редукция яисә кыскарту (латин. reductio – артка күчерү) күренеше. Авазның басымнан еракта торып кыскаруы һәм аерым очракларда хәтта төшеп тә калуы мөмкин.

Редукция ике төрле була: сан һәм сыйфат редукциясе. Сан редукциясе булганда, басымсыз иҗектәге сузыклар кыска әйтеләләр, ләкин төп сыйфатларын югалтмыйлар. Авазның көче һәм озынлыгы гына үзгәрә. Төрки телләрдә редукция нәкъ шундый характерда: кер – к е рем – к е р е мле, к ы р – к ы ргыч – к ы рг ы чны. Татар телендә сан редукциясе ы – е, о – ө авазлары белән бәйле: бел – б е лем – б е л е мле, ы лыс – ы л ы слы, ыс – ы слы, бет – б е т е рде. Та­тар телендә, мәсәлән, редукция сонантлар алдыннан аеруча көчле була: мен – м е нде, бел – б е лд е кле, кер – к е ргән.

Сыйфат редукциясе булганда, аваз үзенең характерлы билгеләрен, сыйфатын үзгәртеп кыскара.

Төрки телләрдә, татар телендә дә сыйфат редукциясе аз күзәтелә. Мисал итеп татар телендәге ямансу сүзеннән ясалган яманс ы лама әйтелешен китерергә мөмкин.

Нәтиҗәсе буенча редукция тулы һәм өлешчә була. Аваз бөтенләй төшеп калса тулы редукция, аваз кыскарып кына калса, өлешчә редукция барлыкка килә: сең е л-се ңл ем, ур ы н – у рн ы, кил е н – ки лн е.

Позицион үзгәрешләргә тагын түбәндәге очракларны кертергә була: [ а ] авазы беренче иҗектә иренләшә, хәтта о авазына охшап та әйтелә, сүз ахырына таба аның иренләшүе кими бара. Мәсәлән: балаларга – ба°ла°ларга. Тагын бер очрак: татар телендә сүз азагын­да ике тартык янәшә килә алмый (нт, лт, мт, рт – чыгарма булалар). Мондый очракларда сузык аваз өстәлә: банк-бан ы к, киоск – киоск ы, Свердловск – Свердловск и, Марс – Мар ы с, отпуск – отпуск ы.

Татар телендә сүз башында р, л тартыклары бөтенләй диярлек кулланылмый; әгәр мондый сүзләр булса, алынма икәнен шул сый­фат әйтеп тора. Мондый сүзләр алдыннан сүзнең килеп чыгышына бәйле булмаган ы-е, у, а авазлары өстәп әйтелә: рус – у рыс, рожь – а рыш, руза – у раза, Рөкыя – Ө ркыя, лампа – ы лампы, рәт – э рәт, рәсем – э рәсем.

2.12. Авазларның комбинатор үзгәрешләре

Сөйләмдә авазлар, берсе артыннан икенчесе килеп, бер-берсенә тәэсир итешәләр, шуңа күрә үзләренең чисталыгын, мөстәкыйльле­ген югалталар, сөйләм агышында хәтта аларның чикләре дә югалырга мөмкин.

Аваз артикуляциясендә өч момент бар дигән идек: экскурсия, тукталыш, рекурсия. Сөйләмдә бер авазның рекурсиясе икенче авазның экскурсиясенә барып тоташа, бер авазны әйтеп бетермәс борын, икенчесенә әзерлек башлана: бер аваз артикуляциясенә икенче – күрше авазларның артикуляциясе килеп өстәлә. Шушы процесста комбинатор үзгәрешләр туа.

Комбинатор үзгәрешләрнең түбәндәге төрләре бар. Аккомодация (латин. accomodatio – җайлашу) – сузык һәм тартыклар әйтелешенең бер-берсенә җайлашуы. Әйтелә торган аваз белән алдагы аваз җайлашканда, прогрессив аккомодация барлыкка килә. Татар телендә тартыкларга сузыкларның калынлыгы-нечкәлеге тәэсир итә. Мәсәлән, җай – җәй, там – тәм, туз – түз, ул – үл, тоз – төз, бар – бәр, тарта – тәртә кебек сүзләрдәге нечкә сузыклар тартыкларны да нечкәртә. Регрессив аккомодация булганда, артта торган аваз алдагы авазга тәэсир итә: тот, тут сүзләрендә т авазы о, у сузыклары тәэсирендә иренләшкән аваз кебегрәк әйтелә; сөт, сүтү, солы сүзләрендә дә о, ө, ү авазларының янәшәлеге с авазында бераз иренләшкәнлек төсмере тудыра.

Ассимиляция (латин. assimilatio – охшашлану) – тартыклар­ның бер-берсенә тәэсир итешүе нәтиҗәсендә барлыкка килә: ике охшаш булмаган аваздан бер төрле яки якын артикуляцияле охшаш авазлар формалаша. Мәсәлән, унбиш, иҗтимагый, күренеш сүзләрендә б ирен-ирен авазы н тел-теш авазын, саңгырау т авазы яңгырау җ авазын, ирен-ирен м авазы тел-теш н авазын охшашлан­дыра: умбиш, ичтимагый, күремми.

Традиция буенча, ассимиляцияне икегә аерып карыйлар: тар­тыклар ассимиляциясе, сузыклар ассимиляциясе.

Юнәлеше буенча ассимиляция прогрессив һәм регрессив төрләргә бүленә. Прогрессив ассимиляция булганда, алдагы аваз үзеннән соң килгән авазны охшашландыра. Мәсәлән, татар телендә борын авазларына беткән сүзләр -лар-ләр кушымчасын -нар-нәргә әйләндергәннәр: урман – урман нар, көн-көн нәр.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных