Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Хи­кәя-памф­лет 31 страница




Рек­тор­лык­ка га­ри­за би­рү­че­ләр ха­кын­да баш ка­ты­рып, шу­шы мәсь­ә­лә­не чи­шү юлы ту­рын­да уй­ла­рын кү­ңе­ле аша уз­ды­рып, Хә­лил Хә­сә­но­вич ае­рым бер тө­гәл фи­кер­гә кил­де: бе­рәм-бе­рәм сөй­лә­шеп чык­кан­да бә­гырь суы шак­тый тү­ге­лер­гә мөм­кин. Аңа баш­ка төр­ле так­ти­ка­ны сай­лар­га ки­рәк. Де­кан­нар­га, алар­ның куш­тан­на­ры­на та­я­ныр­га! Әгәр дә ба­ры­сы да Хөр­мәт Өмет­җа­но­вич ке­бек бул­са­лар, эше пе­шә­чәк, бил­ге­ле. Ә ан­дый­лар­ны кай­дан алыр­га, һәм­мә ке­ше дә ам­би­ци­я­ле, үз­лә­рен мәр­тә­бә­гә ла­ек­лы зат­лар дип са­ный­лар. Гыйль­ми со­вет әгъ­за­ла­ры­ның бө­те­не­се бе­лән шу­лай ук ае­рым-ае­рым сөй­лә­шеп чык­кан­да, вәгъ­дә­лә­рен ал­ган­да, ул шу­лай ук уңыш­ка ире­шә­чәк. Бу­мы мөм­кин эш тү­гел? Сөй­лә­шер­гә, вәгъ­дә­лә­рен алып чы­гар­га, үз­лә­рен хез­мәт бә­хе­те­нә өмет­лән­де­рер­гә! Әм­ма ике­йөз­ле­лек күр­сәт­сә­ләр?

Дөнь­я­да кур­кып ка­ла­сы бул­саң, эш май­та­ру мөм­кин­ме соң? Ал­ма­ның агач­тан өзе­леп төш­кә­нен кө­теп яту­чы хө­рә­сән­ме әл­лә ул?

Хә­лил Хә­сә­но­вич ка­ты то­рыр­га, эшен оеш­ты­рып алып ба­рыр­га ди­гән фи­ке­рен­нән бер ге­нә дә арт­ка чи­ге­нер­гә те­лә­мә­де. Аның ал­дын­да ят­кан гыйль­ми со­вет әгъ­за­ла­ры­ның исем­ле­ген­дә җит­меш­ләп ке­ше, кү­бе­се үз­сүз­ле, бе­рә­гәй­ле га­лим­нәр. Җит­мә­сә һәр­кай­сы­ның кем­дер бу­ла­сы, дә­рә­җә­ләр ала­сы ки­лә тор­ган­дыр? Рек­тор­лык­ка ире­шә кал­ган­да, Хә­лил Хә­сә­но­вич алар­га бу өмет­лә­рен тор­мыш­ка ашы­ру юлын­да яр­дәм итә­чәк тү­гел­ме? Мо­ның өчен уни­вер­си­тет­та үз­гәр­теп ко­ру сә­я­сә­те тә­гәр­мә­чен әй­лән­де­реп җи­бә­рер­гә мөм­кин. Кы­ен­лык­лар ту­дыр­мый­ча гы­на аны баш­ка­рып чы­гу авыр бул­ма­я­чак. Һәр­хәл­дә кү­сәк­нең олы ба­шы Хә­лил Хә­сә­но­вич­ның үзе­нә ти­мә­я­чәк. Җи­ле элә­гер ин­де, аны­сы. Неч­кә ба­шы әм­ма үз ку­лын­да ка­лыр. Үзең баш, үзең ху­җа, ди­гән­дәй, те­лә­гә­нен эш­ләү кы­ен­га кил­мәс сы­ман. Дө­рес, бо­лар­ны гы­на хә­зер дә хәл итеп таш­лар­лык урын­да эш­ли ул. Әм­ма кыл да кый­мыл­да­та ал­ма­ды бит!

Дөнья ба­ры­бер бер­төс­ле ге­нә то­ра ал­мый. Аның әү­вә­ле эч­ке шарт­ла­ры үз­гә­рә. Үсеш да­и­ми ба­рыр­га ти­еш­ле. Үз­гә­реш­ләр ки­леп тор­ган са­ен, ке­ше­ләр хә­рә­кәт­не күр­ми һәм сиз­ми ка­ла ал­мый­лар. Ди­мәк, эш­ләр ба­ра ди­гән сүз бу, тә­гәр­мәч­ләр әй­лә­нә, йө­реш дә­вам итә. Кем­нәр­нең­дер шул тә­гәр­мәч­ләр­гә та­як ты­гар­га, кар­шы­лык ту­ды­рыр­га те­лә­ге ту­ар, хәт­та кө­чен­нән дә ки­лер. Ме­нә шу­лар кур­кы­ныч­лы, шу­лар­дан сак­ла­ныр­га ки­рәк.

Сак­лык мәсь­ә­лә­се­нә кил­гән­дә, Хә­лил Хә­сә­но­вич бу өл­кә­дә үз ка­гый­дә­лә­рен бар­лык­ка ки­тер­де. Инс­ти­тут­ның (ул за­ман­да уни­вер­си­тет әле инс­ти­тут ста­ту­сын­да гы­на иде) дүр­тен­че кур­сын­да укы­ган­да ук Аб­дул­ла Аб­дул­ло­вич аңа кы­зык­лы тәкъ­дим яса­ды:

— Сез­гә, энем, ке­ше ара­сы­на ке­рә то­рыр­га, ида­рә итү алым­на­ры бе­лән та­ны­ша баш­лар­га ки­рәк,— ди­де ул.— Ни­чек ке­нә бул­ма­сын, карь­е­ра иң тү­бән бас­кыч­тан баш­ла­нып ки­тә. Кү­тә­ре­лү җи­ңел эш тү­гел. Әнә яһү­ди хал­кы, бер-бер­сен тар­тып, арт­ла­рын­нан этеп, һа­ман өс­кә та­ба мен­де­рә то­ра­лар. Без­нең та­тар ту­рын­да анек­дот­ны бе­лә­сез бу­лыр, бер-бе­ре­без­не га­зап ка­за­ны­на тар­тып тө­ше­рер­гә ге­нә тор­ган көн­че­лек­ле ка­вем­нән без. Ин­де төп сә­бәп­не, авы­ру­ы­быз кай­да икән­ле­ген аң­ла­дык, тө­шен­дек. Сез без­не, әйе, аң­лый­сыз­дыр?.. Кыс­ка­сы, сту­дент ва­кы­ты­гыз­дан ук сез­гә яшел юл­ны күр­сәт­ми бул­мас. Мә­га­риф ми­нист­ры бе­лән ки­ңәш­кән идек, ан­да сез­не кө­тә­ләр. Мәк­тәп укы­ту­чы­сы бу­лу­дан хез­мә­те­гез­не баш­ла­са­гыз, карь­е­ра­гыз ди­рек­тор яки ра­йон ке­ше­се дә­рә­җә­се­нә ире­шү бе­лән тә­мам­ла­ныр­га мөм­кин. Асыл­да күп­ләр­нең шу­лай­рак бу­ла да. Сез­гә мон­дый ки­лә­чәк те­лә­мәс идем. Күп­ме асыл зат­лар, ка­мил акыл­лар карь­е­ра юлын­нан чит­тә кү­гә­реп то­рып кал­ды... Ярый, аң­ла­ды­гыз да бу­гай, йө­зе­гез­дән кү­рәм!

Бу сүз­ләр Хә­лил Хә­сә­но­вич­ны чын­нан да сө­ен­дер­гән иде­ләр. Ин­де пре­зи­дент ап­па­ра­тын җи­тәк­ләп алып бар­ган ага­сы Аб­дул­ла Аб­дул­ло­вич аны оныт­мый­ча, әй­дәп, ал­дан юл ачып то­ра икән, ди­мәк ба­ры­сы да, кая гы­на бар­ма­сын, һа­ман да ях­шы бу­ла­чак.

— Мин ри­за!— ди­де Хә­лил Хә­сә­но­вич, бу ва­кыт­та үзе­нә әзер­лән­гән ка­би­нет­ның зур­лы­гын һәм мәр­тә­бә­сен күз ал­ды­на ки­те­реп.— Укыр­га ва­кыт ка­лыр­мы икән?

Аның бу со­ра­вы Аб­дул­ла Аб­дул­ло­вич­ка оша­ма­ды. Ачуы бе­лән:

— Чит­тән то­рып укы­дык әле, кем бул­дык!— ди­де ул, уку бе­лән уку­ның, бе­лем бе­лән бе­лем­нең аер­ма­сын күз ал­ды­на ки­тер­ми­чә. Хә­ер, акыл бе­лән акыл­да да тәң­гәл­лек юк, аны­сы.

— Аң­ла­дым!— ди­де Хә­лил Хә­сә­но­вич, һа­ман да ир­кен, ях­шы, рә­хәт ка­би­нет­ны күз ал­ды­на ки­те­реп.

Ми­нем йөз­гә кы­зыл­лык ки­те­рер­лек бул­ма­сын!— дип, Аб­дул­ла Аб­дул­ло­вич ки­сә­теп ку­яр­га ит­те.

Хә­лил ул көн­не алар­ның өй­лә­ре­нә хәл бе­ле­шү өчен ге­нә бар­ган иде. Мө­га­ен да сту­дент ке­ше­нең авыр тор­мы­шын ага­сы аң­ла­ган­дыр, бәл­ки әле буш йө­ри, укы­мый­ча да бе­лер дә­рә­җә­гә җит­кән­дер дип уй­ла­ган­дыр? Бо­ла­рын со­раш­ты­рып ма­та­шу мөм­кин хәл тү­гел иде. Аб­дул­ла Аб­дул­ло­вич кат­гый, кис­кен, усал ке­ше. Аның бе­лән хәт­та ха­ты­ны да сүз баш­лап сөй­лә­шер­гә кур­ка, ба­ла­ла­рын әйт­кән дә юк, кың­гыр эш­лә­рен әти­лә­рен­нән җи­де йо­зак ар­ты­на яше­рер­гә, бе­лә күр­мә­сен дип җан атар­га мәҗ­бүр­ләр. Га­и­лә­се бай һәм проб­ле­ма­сыз бул­ган­га, Аб­дул­ла Аб­дул­ло­вич дәү­ләт эше­нә үзен ту­лы­сын­ча ба­гыш­лый ала.

Ми­нистр­лык­ка Хә­лил кай­сы ишек­тән, ни­чек ба­рып ке­рә­сен дә бел­мә­гән иде. Әм­ма ага­сы ку­шуы бу­ен­ча, икен­че көн­не ир­тән­ге җи­де­гә үк шун­да йө­гер­де. Күр­де: ми­нистр­ның ка­би­нет ишек­лә­ре ярым ачык, ул ан­да ир­тән­ге га­зе­та­лар­ны ка­раш­ты­рып уты­ра иде.

— Исән­ме­сез!— дип, Хә­лил аның кар­шы­сы­на ук ба­рып кер­де. Бу ва­кыт­та, Хо­дай рәх­мә­те бе­лән, егет­нең та­вы­шын­да яла­гай­лык та, хез­мәт итәр­гә те­ләк тә, ял­ган куп­шы­лык та бар иде. Ми­нистр аңа ба­шын гы­на кү­тә­реп ка­рап ал­ды, бе­раз­га га­зе­та би­те­нә чум­ды, ан­на­ры, ки­нәт ай­нып, уры­нын­нан куп­ты, ел­май­ды, те­кә­леп ал­ды, зур­лап сә­лам би­реп кү­реш­те. Тә­бә­нәк буй­лы, озын­ча­рак йөз­ле, күп­рек ка­барт­ма бит­ле, вак бор­чак күз­ле бу тү­рә­нең маң­гай һәм баш тү­бә­се чәч­лә­ре ко­ел­ган, ирен­нә­ре һәм бо­рын­на­ры тар һәм са­лын­кы­рак иде­ләр.

— Сез Аб­дул­лыч ип­тәш­тән­ме?— ди­де ул саф та­тар те­лен­дә.

Хә­лил аның ми­шәр бу­лыр­га ти­еш­ле­ген уй­лап өл­гер­гән иде, фи­ке­рен­нән ки­ре кайт­ты. Соң­гы ел­лар­да та­тар мә­га­ри­фе мәсь­ә­лә­сен­дә тук­тау­сыз шау­лап тор­ган­на­ры сә­бәп­ле,— де­мок­ра­тия за­ма­ны бит,— ми­нистр да жур­на­лис­ти­ка өл­кә­сен­дә бик ак­тив иде. Ә егет­кә ул ва­кы­ты тар­лык­тан зар­ла­нып ал­ды. Ан­на­ры гы­на, тәҗ­ри­бә туп­лау өчен дип, мәк­тәп­тә тәр­бия эш­лә­рен тик­ше­рү бү­ле­ге­нә инст­рук­тор­лык уры­нын тәкъ­дим ит­те.

— Ком­му­нист­лар чо­рын­да мил­ли тәр­би­я­гә игъ­ти­бар җит­мә­де,— ди­де ул, үзе­нең кай­чан­дыр ком­му­нист бу­лу­ын да, шул ком­му­нист­лы­гы ар­ка­сын­да пар­тия та­ра­фын­нан үс­те­ре­лү­ен дә тә­мам та­ны­ма­ган хә­лен­дә. Хә­ер, ком­му­нист­лар ар­ми­я­се дә иш­ле сан­да иде, әм­ма юга­ры­га үсү күп­ме­се­нә ге­нә тә­те­де соң? Әгәр дә үз ба­шың бул­ма­са, кем­гә ки­рә­гең бар? Ә ко­ры акыл гы­на җи­тә­ме? Әл­лә баш­ка сый­фат­ла­рың­да да өс­тен­лек со­ра­ла­мы?

— Әйе!— дип ел­май­ды Хә­лил.

— Ни­чек әле исе­ме­гез? Хә­лил Хә­сә­но­вич бит, шу­лай­мы?

Ул көн­не егет шу­шы Мә­га­риф ми­нистр­лы­гын­нан Хә­лил Хә­сә­но­вич бу­ла­рак чык­ты һәм ал­га та­ба бу дан­лы исе­ме бе­лән ан­да эш­ләп кал­ды. Ә инс­ти­ту­тын­да ул һа­ман да шул Хә­лил ге­нә иде. Ни­чек тә ага­сы­ның йө­зе­нә кы­зыл­лык ки­тер­ми­чә, эше­нә ва­кы­тын­да йөр­де. Әм­ма аңар­га як­ты, рә­хәт, ир­кен ка­би­нет та, ыша­нып тап­шы­рыр­лык эш тә би­рел­мә­де. Ка­раң­гы озын ко­ри­дор­ның бер ба­шы­на өс­тәл ку­еп, урын­дык, кә­газь, ка­ләм, лам­па би­реп ур­наш­тыр­ды­лар. Аның бу “ка­би­не­ты” дүр­тен­че кат­та иде. Мон­да ми­нистр ме­неп тә ка­ра­мый, ми­нистр­лык­ның хез­мәт­кәр­лә­ре бик алай ты­ныч­сыз­лап аяк бас­мый­лар, бүл­мә­ләр­гә һәр­төр­ле чи­нов­ник­лар дың­гыч­лап ту­ты­рыл­ган­нар, алар­ның Хә­лил Хә­сә­но­вич­та кай­гы­ла­ры да юк. Һәр­кем үз эше бе­лән мәш­гуль, һәм­мә­се­нең ку­лын­да кә­газь, пап­ка, руч­ка, бер бүл­мә­дән икен­че­се­нә йө­реп, те­ле­фон­нар­дан тук­тау­сыз сөй­лә­шеп, язып, сыз­га­лап-боз­га­лап, ара­ла­шып-бу­та­лы­шып көн­нә­ре уза да ки­тә. Хә­лил Хә­сә­но­вич­ның бү­ле­ге һәм мө­ди­ре икен­че кат­та уты­ра­лар. Ни­чә со­рап ке­реп тә, нин­ди эш­не ку­шар­га бел­мә­гәч, те­ге яки бу до­ку­мент­лар­ны өй­рә­нер өчен дип би­реп чы­га­ра мө­ди­ре. Ә егет өл­гер­лек һәм ты­рыш­лык күр­сә­тер­гә ты­ры­ша. Әм­ма аның эш­лек­ле­ле­ге һич­кем­гә ки­рәк­ми. Шу­ны­сы ях­шы: хез­мәт ха­кын ва­кы­тын­да би­реп ба­ра­лар.

Хә­лил Хә­сә­но­вич ак­ча то­ту­да са­ран ке­ше. Әү­вә­ле кас­са тә­рә­зә­се тө­бе­нә ба­рып ба­сар­га оя­ла да тор­ган иде. Ан­на­ры өй­рә­неп бет­те. Озак­ла­мый баш­ка­лар­ның да күп оч­рак­та эш тө­се ге­нә чы­га­рып йө­рү­лә­рен аң­лап ал­ды. Хә­ер, үзе дә шун­дый бул­дык­лы­лар­дан бу­ла алу­ы­на кү­не­геп җит­те. Шу­лай да өл­гер­ле­ген һәм ты­рыш­лы­гын күр­сә­тү мөм­кин­ле­ге юк­лык­тан ул га­җиз­лән­де. Әле­гә аның на­мус дә­рә­җә­се юга­ры, әм­ма карь­е­ра бас­кы­чы бик тү­бән­дә иде.

 

VI

— Си­гез ке­ше­нең бер­се!— ди­де Хә­лил Хә­сә­но­вич үз ал­ды­на, авыр адым­на­рын са­на­ган­дай ка­би­не­ты буй­лап йө­ре­неп.— Алар җи­дәү бит әле, җи­дәү! Исәп­кә алын­ма­ган­на­ры, га­ри­за би­рер­гә дә кый­ма­ган­на­ры, күк­тән “ман­ный бот­ка­сы” яу­га­нын өмет итеп йө­рү­че­лә­ре күп­ме? Үз­лә­рен бел­де­рер­гә кый­мау­чы­ла­ры... Ә бәл­ки?..

Хә­лил Хә­сә­но­вич бу сүз­лә­ре бе­лән бу­та­лу­дан ары ки­тә ал­ма­ган­лы­гын тө­ше­неп өл­гер­де. Сүз әл­бәт­тә фи­кер­гә этә­рә, аны­сы бар. Әм­ма бо­лай гы­на ка­лып-кал­ды­рып бу­ла­мы? Ни­чек үзе өчен, үз кан­ди­да­ту­ра­сын өс­тен чы­га­рыр­га ул кө­рәш­ми ка­лыр­га ти­еш? Җи­ңе­лү ачы­сын­нан да авыр­рак бә­ла бар­мы? Әнә олы уни­вер­си­тет­та нин­ди хәл­ләр бул­ды? Ал­ты ке­ше рек­тор­лык­ка га­ри­за бир­гән иде­ләр. Һәр­хәл­дә бер­се ге­нә сай­лан­ды. Ә кал­ган би­ше­се бе­лән нәр­сә бул­ды? Бер­се ту­рын­да һа­ман да сөй­ли­ләр, ике ел буе акы­лын­нан ки­теп, тә­мам авы­ру һәм бор­чу­лы хәл­дә йө­ри, күп ва­кы­тын сыр­хау­лап, урын өс­тен­дә ятып үт­кә­рә, ди­ләр. Җи­ңел­гән­дә си­не дә шу­шы хәл кө­тә­чәк. Бә­гы­рең ки­се­леп, җа­ның вак­ла­на­чак!

Хә­лил Хә­сә­но­вич сай­лау ва­кый­га­ла­рын план­лаш­ты­рыр­га ке­реш­те. Бе­рен­че­дән, уку йор­ты­ның һәм­мә укы­ту­чы­сын, хәт­та про­фес­со­рын да сай­лау­да кат­наш­ты­рыр­га­мы? Алар ах­мак ке­ше­ләр тү­гел, һәр­кай­сы­ның үз фи­ке­ре бу­ла­чак, аны әй­теп би­рер­гә ом­ты­ла­чак­лар. Сүз­гә сүз ку­шы­ла­чак. Ам­би­ци­я­ләр хә­зер кал­кып чы­га­чак­лар. Ә мо­ңа юл ку­яр­га яра­мый. Аның өчен мөм­кин­лек бар, бил­ге­ле. Һәр ка­фед­ра, фа­куль­тет­тан ба­ры тик ыша­ныч­лы ке­ше­ләр­дән ге­нә гый­ба­рәт де­ле­гат­лар сай­ла­тыр­га, алар бе­лән так­тик мәсь­ә­лә­ләр­не ал­дан ук сөй­лә­шеп, ки­ңәш­ләр­не би­реп ку­яр­га!

Ки­ңәш­ләр би­рү ди­гән­нән, ки­ңә­шү тө­сен чы­га­ру бик ки­рәк, ни­чек үз­лә­рен то­ту мәсь­ә­лә­сен ос­та итеп бел­де­рер­гә, үчек­лә­ми­чә, үр­тәл­дер­ми­чә! Әгәр дә шу­шы­лай эш­лә­нел­сә, фи­кер­лә­ре ал­дан ук ны­гы­тыл­са, Хә­лил Хә­сә­но­вич уңыш­ка һич­шик­сез ире­шә­чәк. Ме­нә дәгъ­ва­чы­лар тер­сәк­лә­рен теш­лә­я­чәк­ләр ин­де. Сай­лау­чы­лар­га бу юлы өс­тә­мә пре­ми­я­ләр бир­де­рер. Исем­лек­не бү­ген-ир­тә­гә фа­куль­тет­лар­дан тиз­лә­теп ал­ды­рыр­га, де­кан­нар­га те­ләк­не әй­теп ку­яр­га!

Хә­лил Хә­сә­но­вич унал­ты фа­куль­тет­ка һәм алар­ның җи­тәк­че­ле­ге­нә бер­дәй ыша­нып бет­ми иде. Хәт­та кай­сы бер­лә­ре бе­лән аның бө­тен­ләй дә ур­так тел­гә ки­лә ал­га­ны юк. Биг­рәк тә өч де­кан­га аның үп­кә­се бар, алар һәм­мә өче­се дә рек­тор­лык­ка дәгъ­ва бе­лән га­ри­за бир­гән­нәр. Үз сай­лау­чы­ла­ры­ның ко­лак ит­лә­рен күп­тән аша­ган­нар ин­де. Бу — факт, баш­ка­ча бу­ла­сы тү­гел. Алар­ны бө­тен­ләй чит­кә ка­гар­га ки­рәк! Әм­ма...

Ә ул де­кан­нар­ның үз­лә­рен дә яра­тып бе­тер­мәү­че­ләр, алар­дан ри­за бул­мау­чы­лар кол­лек­тив­ла­рын­да юк­мы­ни? Ме­нә кай­чан ки­рәк ан­дый­лар! Шу­лар­га та­я­ныр­га, бү­тән­нә­рен сан­га да ал­мас­ка!

Баш очы­на җы­е­ла баш­ла­ган авыр хәс­рәт бо­лыт­ла­ры­ның шу­шы миз­гел­дә та­ра­ла баш­ла­вын той­ган Хә­лил Хә­сә­но­вич бү­ген бе­рен­че тап­кыр үз ал­ды­на ел­май­ды. Ме­нә шу­шы соң­гы ка­ра­ры үр­гә та­ба ме­нә ба­ру­ы­на та­гын да бер бас­кыч ко­ру ке­бек бул­ды. Шун­да ук эш­кә дә ке­реш­те.

Аңа фи­ло­ло­гия фа­куль­те­ты де­ка­ны Хөр­мәт Өмет­җа­но­вич, ин­де ис­кәрт­кә­не­без­чә, бер­нин­ди кар­шы­лык­сыз ке­реп-чы­гып йө­ри тор­ган иде. Алар бер­гә укы­ды­лар, бер бүл­мә­дә тор­ды­лар. Хә­лил Хә­сә­но­вич аңа һәр­да­им яр­дәм ит­те, Хөр­мәт Өмет­җа­но­вич та аның үзе­нә та­я­ныч бул­ды.

— Мөм­кин­ме?

— Әй­дә, кер әле, ки­ңә­шеп ала­сы бар!

Хә­лил Хә­сә­но­вич үзе­нең уй­ла­рын Хөр­мәт Өмет­җа­но­вич бе­лән ур­так­лаш­ты, ан­на­ры:

— Сер­ләр­не һич­кем бе­лер­гә ти­еш тү­гел, сез­нең як­тан ае­ру­ча зур яр­дәм ки­рәк! Ми­нем кү­зем дә, ко­ла­гым да бу­ла ала­сыз, ди­гән­дәй... Фа­куль­тет­лар бе­лән эш­лә­гән­дә, яр­дә­ме­гез бик тә со­ра­ла. Сез бит алар бе­лән ара­ла­шып то­ра­сыз. Шу­лай­мы?— ди­де.

Хөр­мәт Өмет­җа­но­вич мон­дый сүз­ләр­не ку­а­нып ка­бул ит­те. Озын­ча, ябык ак йө­зе та­гын да нур­ла­нып, кеч­ке­нә гәү­дә­се ту­ра­еп, мәгъ­рур­ла­нып кит­те. Аңа Хә­лил Хә­сә­но­вич җан дус­ты гы­на тү­гел, кай­ва­кыт­та хәт­та Ал­ла­һы­ның үзе­дер сы­ман да то­е­ла тор­ган иде бул­са ки­рәк. Фән­ни дә­рә­җә­лә­ре, де­кан бу­луы, фа­тир алуы — һәм­мә­се өчен дә рәх­мәт­лә­ре чик­сез иде аңа. Бо­лар­ны оны­та ал­ма­я­чак.

— Ка­ми­лә Хә­ки­мов­на­ны сөй­лә­де­ләр, сез­дән чы­гу­га, Куп­шы Са­ма­тыч­ка йө­гер­гән, бе­лә иде­гез­ме?— дип, шун­да Хөр­мәт Өмет­җа­но­вич куш­тан­ла­нып со­рау бир­де.

— Алай-й-й!— ди­де Хә­лил Хә­сә­но­вич, сер бир­мәс­кә ты­ры­шып, ва­кый­га­ны күз ал­ды­на ки­те­реп. Ан­на­ры җит­ди­ле­ген җуй­ган хәл­дә ты­ел­гы­сыз кө­лем­се­рә­де. “Куп­шы Са­ма­тыч” ди­гән­нә­ре әле ге­нә Мә­га­риф ми­нист­ры бу­лып та, ике-өч ел шул тә­хет­тә җә­е­леп уты­рып, ахыр­да ах­мак­ка чы­га­рыл­ган, ан­на­ры мәк­тәп­ләр юнә­ле­шен­дә эш алып ба­ру­чы инс­ти­тут­ка ди­рек­тор итеп ат­ка­рыл­ган, баш­баш­так адәм­нәр­дән бер­се иде. Зат­лы ку­ша­мат алуы исә кү­пер­тү­ләр­не яра­ту­ын­нан бул­ды. Дө­рес, куп­шы ке­ше ма­тур ки­е­нер­гә ос­та ул, әм­ма Са­ма­тыч­ка бу ка­ра­мый шул. Ул — баш­ка. Ки­ем-са­лым­да бө­тен­ләй ди­яр­лек зә­вы­гы юк. Арау­лы-та­рау­лы йө­рер­гә яра­та. Кос­тюм­га кы­са­ла­ныр­га те­лә­ми, галс­тук аны хәл­сез­лән­де­рә. Ә ме­нә га­дәт­сез ки­ем­нә­ре үзе­нә ае­рым төс би­реп, һәм­мә як­тан йө­зен-сы­нын куп­шы­лан­ды­рып җи­бә­рә­ләр­дер сы­ман. Ул нин­ди ге­нә ча­ра­да кат­наш­ма­сын, алар­ны куп­шы итеп уз­ды­ру­ла­рын те­ли. Ме­нә шу­шы соң­гы­сы ар­ка­сын­да “Куп­шы” ку­ша­ма­ты алуы һич­кем­гә сер тү­гел. Яр Чал­лы ка­ла­сын­нан Ка­зан­га ки­тер­те­леп, ми­нистр­лык кә­нә­фи­е­нә утыр­тыл­гач та, ул бе­рен­че ча­ра итеп мәк­тәп укы­ту­чы­ла­ры­ның рес­пуб­ли­ка се­ми­на­рын уз­дыр­ды. Ва­кый­га ко­яш­лы сен­тябрь ае­ның соң­гы көн­нә­ре­нә ту­ры кил­де. Мә­га­риф үсе­ше өчен бү­леп би­рел­гән ил ак­ча­сы­ның зур өле­ше шу­шы бәй­рәм­гә ке­реп чум­ды. Тан­та­на мә­га­риф өл­кә­сен­дә мо­ңа ка­дәр кү­рел­мә­гән­чә шак­тый куп­шы ба­рып чык­ты. Ан­да кат­на­шу бә­хе­те­нә иреш­кән­нәр үз­лә­рен зур һәм бө­ек адәм­нәр итеп той­ды­лар. Күз ал­ла­рын­да дөнья йө­зе бер­дәм рә­веш­тә ма­ту­ра­еп кит­те. Ми­нистр­ның куп­шы­лык яра­туы бе­ле­неп, ба­ры­сы да шу­ны ис­тә то­тып эш ит­те­ләр. Кү­зе­нә ка­рап ба­ры тик ма­тур сүз­ләр­не ге­нә әйт­те­ләр. Ә ар­тын­нан “Куп­шы Са­ма­тыч” дип атап кал­ды­лар.

Кү­зе­ңә ка­рап йө­зең­не кы­зар­тыр­лык итеп мак­та­ган ке­ше­ләр­дән сак­ла­ныр­га ки­рәк, алар си­нең ту­ры­да ки­ре­сен уй­лау­ла­рын яше­рү өчен шу­шы рә­веш­ле хәй­лә кы­ла­лар. Ха­та­ла­рың­ны кү­реп алып, йө­зе­ңә бә­рер­гә-ыр­гы­тыр­га гы­на то­ру­чы­лар да кур­кы­ныч. Иң ях­шы­сы — ба­шың­ны мен­дәр ас­ты­на ты­гып, тор­мыш­тан ка­чып яту­ың гы­на ин­де, бил­ге­ле. Һич­кем ти­ми, йө­рә­гең дә юк­ка-бар­га авырт­мый...

Әм­ма алай да ба­ры­бер кур­ку ки­лә, һәр шылт ит­кән та­выш­ка да ко­тың алын­ган хә­лең­дә кал­ты­ра­нып ята би­рә­сең икән шул. Әгәр ин­де мон­дый яшәү бе­лән ки­леш­мә­сәң, ул ва­кыт­та ке­ше­ләр әйт­кән сүз­ләр­не дә кү­тә­рә бе­лер­гә ки­рәк.

Куп­шы Са­ма­тыч исә мо­ның нәр­сә икән­ле­ген бе­леп эш ит­те. Үп­кә­ләү­ләр­не яше­рә, егыл­ган­да да кү­тә­ре­леп ки­тә бел­де. Нәкъ ме­нә шу­шы “ти­ре­се­нең ка­лын­лы­гы” аны ми­нистр­лык кә­нә­фи­е­нә мен­де­реп утырт­ты. Ул мо­ны озак­ка дип күз ал­ды­на ки­тер­де. Әм­ма ал­дан ук аяк ки­е­нү, егы­лыр­га мөм­кин урын­нар­га са­лам җә­еп ку­ю­ның ки­рәк­ле­ген дә исен­нән чы­гар­ма­ды. Аның исә­бе бу­ен­ча, бер ун ел­дан соң ул уни­вер­си­тет­ка рек­тор сый­фа­тын­да ки­лер­гә ти­еш иде. Әнә, кем ге­нә ми­нистр бул­ма­сын, кә­нә­фи­ен­нән чө­е­лә кал­са, юга­ры уку йорт­ла­ры­на, үз про­филь­лә­ре бу­ен­ча, бил­ге­ле, рек­тор ва­зи­фа­сы­на ба­рып уты­ра­лар. Ях­шы эш­ли­ләр, ми­нистр чак­ла­рын­да ук шул вуз­лар­ның ба­за­сын ны­гы­тып, егы­ла­сы урын­на­ры тә­га­ен шу­шы икә­нен бе­леп, тү­шәк җә­еп ку­яр­га өл­ге­рә­ләр.

Куп­шы Са­ма­тыч та, ми­нистр бу­лу­га ук, шу­лай эш­ләү җа­е­на ке­реш­те. Аның ал­дан кү­рү­чән­ле­ге әби-ба­ба­ла­рын­нан ки­лә. Үзе ди­гән­дә, баш­ка­лар­ның мән­фә­га­тен кал­ды­рып то­ра бе­лә. Пе­да­го­гия инс­ти­ту­ты бе­лән Гу­ма­ни­тар инс­ти­тут­лар­ны ку­шып, алар эр­гә­се­нә та­гын да ике ке­че юга­ры уку йорт­ла­рын кер­теп, яңа уни­вер­си­тет бул­ды­ру­да ул рес­пуб­ли­ка пре­зи­ден­ты­ның мах­сус күр­сәт­мә­сен җи­ре­нә җит­ке­реп баш­ка­рып чык­ты. Дө­рес, та­тар­ның бе­лем һәм фән сис­те­ма­сы­на аның мәр­хә­мәт­сез, ду­а­мал­лар­ча һө­җү­ме иде бу. Ни­чә ке­ше­нең яз­мы­шын бо­зып таш­ла­ды. Мо­ны бер­нин­ди чи­ге­нү­сез баш­ка­рып чык­ты. Җит­мә­сә, алар бе­лән ге­нә ка­нә­гать­лек ит­ми­чә, рес­пуб­ли­ка­да­гы укы­ту­чы­лар­ның бе­лем кү­тә­рү хез­мә­тен үтәү­че инс­ти­тут­ны да шул ук уни­вер­си­тет­ка ки­те­реп “чә­пә­де”.

Әйе, бу чын­нан да “чә­пәү” иде, ни­чек ди­вар­да­гы ти­шек­не из­мә бе­лән зат­сыз чә­пәп-ти­гез­ләп ку­я­лар, ва­кый­га нәкъ шу­лай ки­леп чык­ты. Куп­шы Са­ма­тыч вуз­лар­ның юга­ры бе­лем би­рү­ен, ә бе­лем кү­тә­рү инс­ти­тут­ла­ры­ның га­мә­ли-прак­тик тәҗ­ри­бә­ләр­не үс­те­рү бе­лән шө­гыль­лә­нү­ен бел­ми һәм күз ал­ды­на ки­те­рә ал­мый иде. Югый­сә Яр Чал­лы шә­һә­рен­дә укы­ту­чы­лар­ның Бе­ле­мен кү­тә­рү Үзә­ген ачып, бе­ра­ра аның ди­рек­то­ры бу­лып эш­лә­ве ар­ка­сын­да ул дә­рә­җә­ләр­гә ире­шә ал­ды, ми­нистр кә­нә­фи­е­нә мен­де. Бу сис­те­ма­ның эч­тә­ле­ге­нә тө­шен­ми­чә ге­нә күп эш­ләр­не май­та­рып таш­лый ал­ды. Ми­нистр итеп бил­ге­лә­нү­е­нә үк ди­яр­лек аң­ла­еш­сыз га­мәл­ләр бе­лән алып ба­рыл­ган “у­ен­на­ры” яңа дәрт эчен­дә мәр­тә­бә тө­сен би­реп баш­ла­нып кит­те­ләр. Куш­ма юл бе­лән уни­вер­си­тет тө­зүе дә шу­лар­ның бер ми­са­лы иде. Дө­рес, пе­да­го­гия инс­ти­ту­ты ин­де ун ел­лар­га якын уни­вер­си­тет исе­мен­дә йөр­де, әм­ма аның әле­гә күп як­тан инс­ти­тут­лы­гы да дан ди­яр­лек тү­гел иде. Бер­ни­чә вуз­ны ки­те­реп куш­саң, та­мыр­дан үз­гә­реш би­рә­чәк иде. Ул бер­мә-бер кө­чә­еп ки­тә­чәк. Нәр­сә, яңа төс ал­ма­ды­мы? Фән үзә­ге­нә, гый­лем уча­гы­на әве­рел­де­ме? Шу­шы тү­гел иде­ме төп мак­сат? Ә ке­ше­ләр? Ке­ше­ләр алар без­дә җи­тәр­лек. Та­тар хал­кы ул — та­лант­лы ха­лык! Ара­дан бер ун-ун­биш­лә­ве­нә зы­ян кил­гән икән, яз­мыш­ла­ры­на авыр­лык иреш­кән бул­са — ап­ты­рар­лык тү­гел. Ар­ба ва­тыл­ган­да чүм­кә­еп ки­тү­че­ләр оч­ра­мый кал­мый ин­де ул! Куп­шы Са­ма­тыч зур эш­не баш­ла­ды һәм баш­ка­рып чык­ты. Хә­зер ул бу уни­вер­си­тет­ның рек­то­ры бу­лыр­га ти­еш! Үз ба­ла­сын үз ата­сы ка­ра­сын! Та­би­гый ка­нун бу, җә­мә­гать!

Куп­шы Са­ма­тыч үзен бер ге­нә дә ял­гыш­лар яса­ган ке­ше дип бел­ми иде. Әм­ма кә­нә­фи­ен­нән аны га­дел­сез һәм хак­сыз рә­веш­тә алып таш­ла­ды­лар. Ма­тур бул­ма­ды. Пре­зи­дент­ны бу­тау­чы­лар та­был­ды, ба­шын бо­зу­чы­лар!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных