Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 25 страница




Ша­гыйрь­нең сәх­нә­гә кү­тә­ре­лүе ун­биш ми­нут­ка со­ңар­тыл­ды. Көт­кән­дә та­ма­ша­чы са­быр­сыз­ла­на, сү­те­леп алу­чан бу­ла. Ал­да­гы рәт­ләр­нең аяк өс­те ба­су­ла­ры тә­рә­зә тө­бен­дә­ге сту­дент­лар­ның хә­рә­кәт­кә ки­лүе шул ва­кыт кал­ган­нар­ның кул ча­бу­ла­ры бе­лән ку­шы­лып кит­те. Рек­тор­ның үзе, аның янын­да озын буй­лы, ак куе, мул чәч­ле, озын­ча йөз­ле ке­ше­нең оя­лып кы­на ат­ла­вы, та­гын ун­лап ка­лын-ка­лын адәм­нәр­нең алар­га ия­реп ки­лү­лә­ре зал­ны тә­мам са­быр­сыз­ла­ды. Ал­гы рәт­кә ки­леп җи­теп, ан­да­гы ха­лык бе­лән озак­лап кул би­ре­шеп кү­ре­шү кү­ре­не­ше бу­лып ал­ды. Уты­рыш­ты­лар. Кә­ри­мә­нең бә­хе­те­нә уры­ны сәх­нә­дән әл­лә ни ерак тү­гел иде. Ул хәт­та су­лы­шын­да да оны­тыл­ды. Ку­лын­да­гы дәф­тә­рен бө­те­реп ди­яр­лек кы­сып тот­са да, аны ял­гыш тө­ше­реп җи­бә­рә яз­ды. Кү­ңе­ле ту­лы дул­кын­ла­ну иде. Шун­да хор­чы­лар чы­гып те­зе­леш­те­ләр, баш­та гимн баш­кар­ды­лар. Һәм­мә ке­ше үрә ба­сып тың­ла­ды­лар. Ахыр­да кул чап­ты­лар. Уты­рыш­ты­лар. Рек­тор, сәх­нә­гә кү­тә­ре­леп, куе ал­кыш­лар­ны ка­бул ит­кәч, ки­чә­нең ни сә­бәп­ле уз­ды­ры­лу­ын, та­тар­ның бө­ек ша­гыйрь­лә­рен ис­кә тө­ше­реп әйт­те. Пар­тия һәм со­вет­лар хө­кү­мә­те­нең кыл­дан неч­кә, кы­лыч­тан үт­кен сә­я­сә­те мак­тал­ды. Бу чы­гы­шы үзе­нә кү­рә ва­кыт­лы һәм әһә­ми­ят­ле ке­бек то­ел­ды. Бе­раз­га тын тор­ган­нан соң, рек­тор сәх­нә­дә­ге хор­чы­лар ха­кын­да да әй­теп уз­ды, шу­шы хор кол­лек­ти­вы­ның уни­вер­си­тет го­рур­лы­гы бу­лын ас­сы­зык­лап ис­кәрт­те. Ин­де сү­зен йом­гак­лап ди­яр­лек, ка­бат шигъ­ри­ят мәсь­ә­лә­сен­дә, ке­ше­лек өчен аның әһә­ми­я­те ту­рын­да бер­ни­чә сүз әйт­кәч, Фәх­ри Хи­са­ми­ны үз яны­на кү­тә­ре­лер­гә со­ра­ды.

— Бу — га­җә­еп дә­рә­җә­дә ке­ше­лек­ле, шигъ­ри җан­лы, оял­чан, ар­ты­гы бе­лән тый­нак ке­ше, һәм­мә-бар­ча­быз­ны сө­ен­де­реп, без­нең өчен ка­дер­ле оч­ра­шу­га ки­лер­гә ва­кыт тап­ты. Әй­дә­гез, аңа чик­сез рәх­мә­те­без­не бел­де­реп кул ча­быйк!— ди­де.

Зал дәр­рәү куп­ты.

Рек­тор яны­на чы­гып бас­кан чал чәч­ле чан­дыр ша­гыйрь күз­лә­рен кулъя­у­лы­гы бе­лән сөрт­те. Шун­да Хә­ни­фә Га­ли­ев­на­ның пы­шыл­дап, әм­ма ише­те­лер­лек итеп әйт­кән сүз­лә­ре Кә­ри­мә­нең ко­ла­гы­на кер­де:

— Елый, би­ча­ра­ка­ем!

Зал аһ ит­те. Кә­ри­мә­нең дә күз­лә­ре­нә кай­нар яшь­лә­ре кил­де. Мо­ңа Хә­ни­фә Га­ли­ев­на­ның сүз­лә­ре ге­нә тү­гел, Фәх­ри Хи­са­ми абый­сы­ның үзен тый­нак һәм дул­кын­лан­ган ха­ләт­тә то­туы да сә­бәп­че иде.

— Исән­ме­сез!— ди­де ул, чал ба­шын тү­бән иеп.— Мин бу, мон­дый хәл­не көт­мә­гән идем, бу хак­та хы­ял­ла­на да ал­ма­ган идем...

Зал ка­бат аһ ит­те. Кул­тык­лап то­тып тор­ган рек­тор­дан Фәх­ри Хи­са­ми чит­кә­рәк тар­тыл­ды. Сәх­нә­дән төш­те. Ки­чә­нең тәр­ти­бе шу­лай ко­рыл­ган­лы­гын бер­кем уй­лый ал­ма­ды. Зал ша­гыйрь­нең сүз­лә­рен, күп-күп сөй­лә­вен кө­тә иде. Шун­лык­тан бе­раз ка­нә­гать­сез­лек той­гы­ла­рын бел­де­реп алу­чы­лар са­быр­сыз­лык­та та­выш сал­ды­лар. Кем­нәр­дер, шау-шу­га кү­чү чи­ге­нә җи­теп:

— Ши­гырь укы­сын, ши­гыйрь!— дип ку­әт­ле аваз сал­ды­лар.

— Ши­гырь дә бу­лыр, ашык­мыйк!— ди­де рек­тор, кат­гый та­вы­шын йом­шак то­тып.— Хә­зер сту­дент­лар­га сүз би­рәм. Алар нәр­сә­ләр әзер­лә­гән­нәр икән — кү­рик!

Шу­лай кон­церт баш­ла­нып кит­те. Сәх­нә­дән төш­кән рек­тор­ны кон­фе­рансье алыш­тыр­ды. Әү­вә­ле ту­ган ил­не, ва­тан­ны сөю ту­рын­да дәрт­ле ши­гырь­ләр бул­ды. Ан­на­ры җыр­лар, би­ю­ләр баш­ка­рыл­ды­лар. Та­гын да ши­гырь­ләр укыл­гач, ин­де ике сә­гать­тән ар­тык, тә­нә­фес­сез кон­церт бар­ган­нан соң, ахыр­да ша­гыйрь­нең үзе — Фәх­ри Хи­са­ми ча­кы­рыл­ды. Бу юлы ул ял­гы­зы гы­на чы­гып бас­ты. Сү­зен баш­лый ал­мый­ча­рак тор­ды. Күз­лә­рен­дә яшь эн­җе­лә­ре иде­ләр бул­са ки­рәк, алар ял­ты­рап ал­ды­лар. Әм­ма ша­гыйрь әфән­де йом­шак­лы­гын сиз­дер­мә­де. Бе­раз­дан соң, ты­ныч та­выш бе­лән ге­нә:

— Мин бү­ген үзем­не бә­хет­ле ке­ше итеп то­еп утыр­дым,— дип сүз­лә­рен баш­лап алып кит­те.— Кү­ңел та­тар җы­ры­на, мо­ңы­на, җы­лы­лык­ка су­са­ган бул­ган. Тор­мыш өчен алар бик тә ки­рәк­ле, бик тә кыйм­мәт­ле бай­лык­лар. Мо­ны ми­ңа аң­лар­га ту­ры кил­де. Тор­мыш­ка, әдә­би­ят­ка яңа­дан кай­ту өчен сез­нең кү­ңел җы­лы­гыз ми­ңа бик тә ки­рәк­ле! Рәх­мәт сез­гә, рәх­мәт!

Ул та­гын да тү­бән­се­неп ба­шын ий­де. Ты­вы­шы са­быр һәм ты­ныч иде. Ха­лык тын чы­гар­мый­ча аны тың­ла­ды. Сүз­лә­ре күп нәр­сә­ләр­дән хә­бәр бир­де. Аң­ла­ган ке­ше­ләр­гә тор­мы­шын­да­гы авыр­лык­лар­ны кү­зал­лар­га шу­шы­лар да җи­тә иде. Күп ке­ше­ләр­нең ул җә­һән­нәм га­зап­ла­рын­нан чы­га ал­мый­ча һә­ла­кәт­кә оч­рау­ла­ры да бил­ге­ле бул­ган­лык­тан, Фәх­ри Хи­са­ми­нең исән кай­ту­ы­на шат­ла­ну хи­се ба­ры­бер дә йөз­ләр­гә як­ты­лык би­рә тор­ды. Та­ма­ша­чы­лар­ның эч­ке ку­а­нуы, чик­сез­лек­кә то­таш­кан их­лас ал­кыш­ла­ры һәм­мә бө­ек­лек­ләр­дән өс­тен бер хәл иде. Кә­ри­мә исә ки­чә­нең ба­шын­нан ахы­ры­на ка­дәр үзен югал­тыр дә­рә­җә­дә дул­кын­ла­ну ки­че­реп утыр­ды. Ме­нә ха­лык аяк үрә то­рып кул ча­ба баш­ла­ды. Кә­ри­мә дә алар­га ияр­де. Шун­да кө­тел­мә­гән хәл бу­лып, та­ма­ша­чы таш­кы­ны сәх­нә­гә та­ба тар­тыл­ды. Бер­гә кай­тыр­быз дип ал­дан ки­ле­шен­гән Хә­ни­фә Га­ли­ев­на­ны Кә­ри­мә шун­да күз­дән югалт­ты. Аны таш­кын этеп, сәх­нә­гә ки­те­рә бир­де. Кә­ри­мә ка­рыш­ты. Буй­сы­ныр­га те­лә­мә­де. Әм­ма ул бу аш­кы­ну кө­че­нә кар­шы то­ра ал­мый иде ин­де. Бу­та­лу, ха­лык­ның сәх­нә­гә та­ба сө­ре­лә би­рүе, аһ­лар һәм уһ­лар, һәм­мә­ләр бер­гә ка­ты­шу, уң­га-сул­га тар­ты­лу­лар Кә­ри­мә­не үз эчен­дә адаш­ты­рып йөрт­те­ләр дә, ул, ка­рыш­кан хә­лен­дә, кө­тел­мә­гән бер оч­рак­лы­лык­мы, тәкъ­дир­нең уңай җи­ле­ме ар­ка­сын­да­мы Фәх­ри Хи­са­ми абый­га йөз­гә-йөз ки­леп тук­тал­ды. Алар­ның күз­лә­ре оч­раш­ты­лар. Ал­дан ук ша­гыйрь абый­ның ку­лы­на тап­шы­рыр­мын дип уй­лап үзе бе­лән алын­ган дәф­тә­ре гү­я­ки ку­лын хә­рә­кәт­лән­дер­де. Ни­я­те үз кө­чен­дә ка­лып, бил­ге­сез бер әмер бе­лән шун­да аны Фәх­ри Хи­са­ми­га та­ба суз­ды. Алар­ның күз­лә­ре бо­лай да бер-бер­се­нә бәй­лән­гән ке­бек иде­ләр. Кә­ри­мә чит­кә ка­рар­га те­лә­де, әм­ма ка­ра­шын ала бе­лү кө­че әле­гә аңар­да юк иде. Ша­гыйрь абый­сы исә, ав­тог­раф-им­за со­рап су­зыл­ган кә­газь­ле-отк­рыт­ка­лы кул­лар­ны күр­мә­де. Аның да күз­лә­ре ба­ры тик чи­бәр Кә­ри­мә­дә ге­нә иде­ләр. Ул нәр­сә­дер әй­тер­гә те­лә­де, әм­ма сүз­ләр та­ба ал­ма­ды. Кыз шун­да үзен кул­да то­тар­га ти­еш икән­ле­ген уе­на ки­тер­де. Ка­ра­шы дәф­тәр суз­ган ку­лы­на күч­те. Аны Фәх­ри Хи­са­ми абый­сы аң­ла­ды. Дәф­тәр аңа күч­те.

— Бу ми­ңа­мы?— дип со­ра­ды ул.

Кыз, кау­ша­вын то­еп:

— Әйе, сез­гә!— ди­де.

— Мон­да ши­гырь­ләр­ме?

— Әйе, ши­гырь­ләр!

Ша­гыйрь абый­сы ишет­те­ме-юк­мы, алар­ны ха­лык таш­кы­ны бер-бер­сен­нән ае­рыр­га өл­гер­де. Кә­ри­мә чит­кә чы­га­рыл­ды. Ул үзен гү­я­ки авыр дул­кын­нар бе­лән су өс­тен­нән ку­ып ки­те­рел­гән чүп-чар ке­бек хис ит­те. Ни елый, ни кө­лә ал­мас дә­рә­җә­гә кил­де. Хә­ле биг­рәк­ләр дә аһ иде. Хис­лә­ре һа­ман кү­тә­ре­лә бир­де­ләр. Су­лы­шы кы­сыл­ган­нан-кы­сы­ла бар­ды. Бу ир­кен, киң, олы зал­да аңа һа­ва бет­те. Ишек­кә та­ба юнәл­де. Ау­ган урын­дык­лар һәм ки­тап­лар, ау­на­ган ки­ем-са­лым­нар аңа ал­га ат­лар­га ко­ма­чау­ла­ды­лар. Ә ул нин­ди­дер бер ила­һи аң­сыз­лык бе­лән ба­ра бир­де. Өс­те­нә юка җәй­ге паль­то­сын ки­де. Бук­ча­сын ку­лын­нан тө­шер­мә­де. Бас­кыч­тан иңеп, озын ко­ри­дор буй­лап ки­лә бир­де. Шун­да гы­на Ну­рул­лов бе­лән сөй­лә­шеп тор­ган Са­би­ра­ны шәй­лә­де. Алар­ны күр­мә­гән­дәй узып, урам­га чык­ты. Ко­лон­на­лар янын­да тук­тап кал­ды. Кү­ңе­ле, һа­ва сал­кы­ны тәэ­си­рен­нән бу­лыр, ты­ныч­ла­на баш­ла­ды. Бу нин­ди дул­кын­ла­ну иде — мо­ны аң­лый ал­ма­ды. Аңар­га дөнья һа­ман да бө­тен бар­лы­гы бе­лән бил­ге­сез­лек эчен­дә чай­ка­ла­дыр ке­бек то­е­ла бир­де.

 

 

Өчен­че бү­лек.

I

Ки­чә­дән Фәх­ри Хи­са­ми зур дул­кын­ла­ну бе­лән кайт­ты. Сөр­ген­нән соң, Ка­зан­да яши баш­ла­вы­на әү­вә­ле ку­а­нып туй­ма­ган иде, хә­зер ме­нә та­гын яңа үз­гә­реш­ләр — ха­лык­ның зур­лап, якын итеп ка­бул итүе аны як­ты­лык ну­ры­на ки­леп кер­гән һәм ан­нан ко­е­нып чык­кан бә­хет­ле әки­ят ге­ро­е­дай ит­те. Ул үзе­нең кү­ңел сык­рау­ла­рын да, алар бе­лән бер­гә йө­рәк авы­ру­ла­рын да оныт­ты. Күз ал­дын­нан бөд­рә ка­ра чәч­ле чи­бәр ша­гый­рә кыз кит­мә­де. Аның са­ми­ми як­ты ка­ра­шы, ал­су­лык йө­гер­гән бит оч­ла­ры, усак яф­рак­ла­ры ке­бек кал­ты­ра­ну­ла­ры — ба­ры­сы Фәх­ри Хи­са­ми­ның хә­те­рен­дә яңар­ды­лар. Кыз­ның бир­гән дәф­тә­рен дә ачып-ачып укы­ды. Бе­рен­че ши­гы­рен­дә үк яра­ту хи­се­нә юлы­гып, кү­ңе­ле­нә әле шом­ла­ну, әле го­рур­ла­ну, әле бә­хет, әле са­гыш той­гы­ла­ры иң­де. Шу­шы ха­ләт аңа рә­хәт, бик рә­хәт иде. Яз­мы­шы һәр­да­им шу­шы­лай гы­на бу­лыр дип күз ал­дын­да тот­кан егет­тәй йө­рә­ге тиб­рән­де. Бу ва­кыт­та ул үзе­нең ин­де ил­ле ал­ты яшь­тә икән­ле­ген дә хә­те­рен­нән чы­га­рып таш­ла­ды. Мо­ңар­чы кем­нең­дер шу­шы ка­дәр га­шыйк ит­тер­гә­не бар иде­ме икән аны? Бо­ла­рын ук хә­те­ре­нә алып җит­ке­рү исе­нә дә кер­мә­де. Ул си­хер­лә­нү ха­лә­те эчен­дә иде. Бу — мә­хәб­бәт ке­нә тү­гел, мә­хәб­бәт­нең үзе­нә га­шыйк бу­лу­ын­нан кил­де, бил­ге­ле. Шун­лык­тан аңар­да дул­кын­ла­ну хис­лә­ре диң­гез­дәй кай­на­ды­лар. Ә кү­ңе­ле чик­сез як­ты­лык эчен­дә иде. Бу сө­е­не­чен ул ни­чек тә йө­рәк тү­ре­нә бик­ли­се, алар­ны ши­гырь ор­лык­ла­ры итеп кү­ңе­ле бак­ча­сын­да чә­чеп үс­те­рер­гә те­лә­де. Хә­те­ре ге­нә, сал­кын­лык күр­сә­теп, мо­ңа ко­ма­чау­лык ту­ды­ра тор­ды. Әле сөр­ген ел­ла­рын исе­нә тө­шер­де, әле ха­ты­нын югал­ту­ын. Аның яшә­ве дә көй­лән­мә­гән рә­веш­тә. Ка­зан­га кай­тып, мон­да ял­гы­зы яшәү­че сең­ле­се­нә әү­вә­ле ку­нак бу­ла­рак ки­леп төш­сә дә, хә­зер ин­де фа­тир­чы хә­ле­нә­рәк ке­реп ба­ра. Баш­та­рак сең­ле­се­нә ул ни­чек ко­яш җир­гә яз ки­тер­гән­дәй тәэ­сир ит­сә, хә­зер, көн­нәр­нең бе­рен­дә, шу­шы яз­ның көз бе­лән алы­шы­ныр­га мөм­кин икән­ле­ген дә бе­лә. Адә­ми­ләр ара­сын­да шу­лай бит ин­де ул, ку­нак­ның ва­кы­ты өч көн­нән арт­мый. Үз ту­га­ның­ның да тор­мы­шы бар. Син аңар­да го­мер буе ар­ка җы­лы­та ал­мый­сың, ул бит мар­җа тү­гел, кү­ңел ми­че бү­ген ягыл­ган икән, ир­тә­гә шат­лык ял­кын­на­рын чә­чеп яну­чы уты­ны да бе­теп ки­түе бар. Әм­ма яба­га ту­га­ны кая ба­рып сы­е­ныр икән?

Фәх­ри Хи­са­ми бо­лар ту­рын­да хә­тер диң­ге­зен кай­нат­мый ка­ла ал­ма­ды. Көн­нәр­нең бер җил ке­бек аш­кы­ну­да узуы уй­ла­ры­ның кай­бер дул­кын­на­рын ха­кый­кать, тор­мыш ми­һер­бан­сыз­лы­гы таш кы­я­ла­ры­на ки­те­реп-ки­те­реп бә­рә дә, ба­ры тик авы­ру кү­бек­лә­рен ге­нә кал­ды­ра. Ул бер­ни дә эш­ли ал­мый. Ка­зан шә­һә­ре, олы­сы-ке­че­се бә­хет ко­шы­на юлык­кан­дай аны хә­зер ка­бул ит­сә­ләр дә, эс­се тан­та­на­лар­да исә, йө­рә­ген ти­мер уты­дай кай­нар­лан­ды­рып, бер ту­ры сүз әй­тер­гә ирек бир­мәү­лә­ре сә­ер. Һәр сү­зе­нә җит­меш йо­зак элен­гән. Ул әй­тә. Ул исән­лә­шә. Әм­ма ту­ры сүз­дән үзен ерак то­тар­га ты­ры­ша. Кур­куы йө­рә­ге­нә үт­кән. Та­гын га­дел­сез­лек та­вы­на юлы­гыр сы­ман. Ә ал­га та­ба ниш­лә­сен? Аның бит:

— Исән­ме, га­зиз мил­лә­тем! Син ми­не ниш­лә­теп таш­ла­дың? Йө­рәк яра­ла­рым­ны тоз­лы да­ла­лар­да ямаш­ты­рып кай­тып, ал­дың­да­гы түм­рән­гә та­гын га­зиз ба­шым­ны, чә­чәк­тәй го­ме­рем­нең ин­де чал ел­ла­рын ки­те­реп сал­дым. Ку­лың­да­гы хө­кем бал­та­сы йө­рәк та­мы­рым­нан соң­гы там­чы ал шир­бәт­не эчәр өчен ка­бат ки­те­реп ча­бар­га кү­тә­рел­гә­нен то­ям. Бу си­нең аһ итү­лә­рең шул бал­таң­ны бол­гау га­лә­мә­те­ме?— ди­я­се ки­лә, акы­лы буй­лап хис­лә­ре­нең боз­лы таш­кы­ны йө­ге­рә. Ул гү­я­ки тау ел­га­сы, хә­те­ре­нең кы­я­ла­ры­на бә­ре­лә-бә­ре­лә, төп­лә­рен­дә ят­кан, ин­де оны­тыл­ган­нан исәп­лә­нел­гән үп­кә һәм рән­җеш­нең ка­ра таш­ла­рын куз­га­та, ас­тын­да­гы тын­чу­ла­нып бет­кән ләм­не бол­га­та, тын­гы бел­ми ир­тә-кич, көн­де­зен-тө­нен ага. Әле ки­чә­ге көн­дә ге­нә “Со­вет әдә­би­я­ты” жур­на­лы­ның авыр һәм кур­кы­ныч ишек­лә­ре янын­да хә­ер эс­тәп йө­рү­че ятим ба­ла сый­фат­лы фә­кый­ра­нә оя­лу­да ба­сып тор­ды. Ни­чә бә­хет­ле яшь ка­ләм ия­се ко­ри­дор буй­лап уз­ды­лар. Алар аны та­ны­мый иде­ләр. Ара­да бер­се, тә­пән сый­фат киң кор­сак­лы­сы, һич тә та­ныш то­ел­ма­ган ип­тәш­лә­ре бе­лән бә­рәң­ге­ле авыз­ла­рын бә­леш­тәй җә­еп уз­ган­на­рын­да:

— Бу адәм, кар­та­еп бет­кәч, са­ла­мын тиб­рә­теп, так­мак бо­ла­мы­гы ясап алып кил­гән, ах­ры­сы!— дип әйт­кә­нен Фәх­ри Хи­са­ми тө­гәл ишет­те. Бә­гы­рен­дә бу сүз­ләр, ка­бих Нәм­руд па­ди­шаһ­ның җи­де җәп­ле әшә­ке угы тиш­кә­ләп уз­ган­дай, авыр кис­кә­лә­нү кал­дыр­ды. “Йа Раб­бым, Үзең бе­лү­че һәм кү­рү­че! Ка­закъ да­ла­ла­ры­ның тоз­лы ча­бау-са­рын­чак үлә­не үс­кән сөр­ген­нә­рен­дә ти­зәк­ле куй ар­тын­нан чап­ка­ның­да, ту­ган як­лар­ны са­гы­ну­да кү­зең­нән соң­гы там­чы эн­җе бөр­тек­лә­рең­не чә­чеп йө­рү бер­ни бул­ма­ган икән ул. Ме­нә кай­да баш­ла­на тәкъ­дир­нең аяу­сыз кы­лы­чы­ның ча­ма­сыз гай­рәт бе­лән чө­е­леп кы­ла­ну­ла­ры. Ни­чек бу ке­ше­ләр кар­шы­сы­на асыл кү­ңе­лең­нең ак җәй­мә­сен җә­еп са­лыр­га мөм­кин? Ул ан­да ипи-тоз ки­те­реп ку­яр­мы? Ши­гырь алып кил­дем әле дип кер алар хө­ке­ме­нә! “Са­лам тиб­рә­теп язу­чы... так­мак­чы...”

Ки­чә шу­шы ва­кый­га­дан Фәх­ри Хи­са­ми­ның кү­ңе­ле тә­мам бо­зы­лып кайт­кан иде, уни­вер­си­тет­ка да ал­дан сүз би­рү­нең иман­лык бә­һа­се бар­лы­гын тоюы ар­ка­сын­да гы­на бар­ды. Бер­кем­гә дә ки­рәк бул­ма­я­ча­гын аң­лап, бе­леп, уй­лап бар­ды. Әм­ма ан­да ко­яш һәм ай­ны берь­ю­лы күр­гән­дәй хәл­гә тө­шүе аны җи­ден­че күк­ләр­нең ка­тын­да­гы фә­реш­тә­ләр­гә юл­даш­лык итү­ен тою дә­рә­җә­се­нә җит­кер­де. Исән­ләш­те. Ни ба­ры­сы ике ши­гырь укы­ды. Алар­да үзе ге­нә бел­гән, тор­мы­шы­ның адәм кү­зен­нән сак­лык өчен ябык кал­ды­рыл­ган сә­хи­фә­лә­рен­нән алын­ган ал­тын бә­һа­се ике-өч кә­ли­мә сүз бөр­тек­лә­ре ге­нә бар иде­ләр. Үп­кә, рән­җеш ке­бек зин­дан ка­раң­гы­лык­ла­ры алып таш­ла­ныл­ган, зат­лы фи­кер кы­са­ла­ры­на утыр­тыл­ган кы­зыл якут мәгъ­нә бе­рәм­лек­лә­ре ге­нә иде­ләр алар. Ко­яш һәм ай бу­лып бер­гә як­тыр­ган ул яшь та­ма­ша­чы­лар,— ни хик­мә­те бе­лән йол­дыз­лар йө­ре­шен дөнь­я­да ту­ры ки­тер­гән­нәр­дер?— аның ул сак кы­на, ита­гать һәм оят бе­леп ке­нә хәз­рә­те Йо­сыф сый­фат әйт­кән сүз­лә­рен, зин­нәт­кә тап бул­ган­дай, туф­рак­ны ту­фан су­ын­нан том­шы­гын­да бо­дай бөр­те­ге кү­ләм сак­лап кал­ган үр­дәк­кә мәр­хә­мәт ит­кән­дәй ка­дер­ләп отып ал­ды­лар. Юк-юк, кү­ңел­лә­ре­нә бик­лә­мә­сен­нәр дә, ди, әм­ма “Фәх­ри”, “Хи­са­ми” дип дә­шү­лә­ре күз­ләр чак­ма­сы бе­лән әү­вә­ле ча­гы­лып, ко­яш чы­гыш­ла­ры сы­ман әле ан­да, әле мон­да тын­мый-тук­та­мый, до­га аваз­ла­ры рә­ве­шен­дә яң­гы­рап ал­ган­дай йө­ге­реп йөр­де дә, ахыр­да дәрт һәм хис аш­кы­ны бә­рә­кә­тен­дә бер­дәм то­та­шып, “Фәх­ри Хи­са­ми” бу­ла­рак быр­гы тан­та­на­сы­дай тел­лә­рен­дә әй­те­лә баш­ла­ды. Бу хәл нә­зек кү­ңел­гә авыр күз­ләр­нең тиюе өчен сә­бәп бу­лыр­га бик мөм­кин иде.

Аһ ул кыз, ул кыз! Җән­нәт­ләр­нең бәр­хет ка­ра туф­ра­гын­да үс­кән, ефәк бо­лын­на­рын­да йө­ге­реп йөр­гән, бә­рә­кәт арык­ла­ры­ның зыр-зыр зәм­зәм су­ла­рын­нан там­чы­ла­рын учы­на алып, шу­лар­ны тә­мам туя эчеп җит­лек­кән фә­реш­тә кыз аңа ши­гырь­ләр ту­лы дәф­тәр ки­тер­гән, Фәх­ри Хи­са­ми абый­сы­на! Шу­шы­мы бә­хет тү­гел?

Ул ба­ла­ны ай күр­де, ко­яш ал­ды. Әле дә хә­те­рен­дә шо­мырт ка­ра күз­лә­ре, зөл­фе-бөд­рә ефәк чәч­лә­ре, кы­зыл якут йө­гер­тел­гән ирен­нә­ре, ка­лә­ме таң ну­ры­ның си­хе­ре­нә ман­чы­лып, зат­лы яз­мыш рәс­са­мы та­ра­фын­нан гү­зәл итеп су­рәт­лән­гән йө­зе-баш­ка­сы — ба­ры­сы да бер­гә юк та бул­ды­лар. Фә­реш­тә­ләр адә­ми­ләр ара­сын­да ни­чек яшәп ка­ла ал­сын­нар ин­де?

Әм­ма бу хәл һич­нин­ди сих­ри чат­кы­дан ко­е­лып кал­ган нур­лы ва­кый­га яд­кә­ре тү­гел, чын­бар­лык­ның чә­чәк­ле бо­лын­на­рын ай­кап кай­тып ис­кән, бә­гырь бе­лән то­е­лып ка­лын­ган бә­хет миз­ге­ле иде бит. Мо­ның дә­ли­ле­нә ха­си­ят ия­се бак­ча­чы­ның күз­гә-күз те­зеп үс­тер­гән зат­лы чә­чәк та­кы­я­ла­ры­на хас, һәр­бер­сен­дә нур һәм хис ча­гы­лы­шы бал­кы­ган бөр­тек-бөр­тек эн­җе хә­реф­ләр­дән тор­ган ут­лы бер ка­лын дәф­тәр ши­гырь­лә­ре дә­лил итә. Алар­ны ил­ле ал­ты яшь­лек чал чәч­ле ша­гыйрь абый­сы­ның ин­де хис­ләр­гә са­ран­лан­ган ял­кау кү­ңе­ле чык бөр­тек­лә­рен сан­ду­гач ир­тә таң­да эч­кән­дәй үзе­нә җыя ба­ра. Һәр сүз­лә­ре­нең сих­ри фи­кер чә­чәк­лә­рен­нән гый­ба­рәт бу­лу­ы­на той­гы­ла­ры хәй­ран итә. Та­тар­да мон­дый кыз ба­ла­ның тууы үзе бер сер­ле мог­җи­за икән­ле­ге­нә ыша­на ал­мый ап­ты­рый. Әйе, дә­ли­ле җан­га су­ык мун­ча бу­лыр­дай, җир­гә егып тө­ше­рер­лек дәф­тәр, ә эч­тә­ле­ге — миз­гел эчен­дә кү­ңел ка­за­ның­ның уча­гы­на әле җә­һән­нәм ут­ла­ры­дай эс­се хис­ләр кү­мер­лә­рен өс­ти, әле си­не мәр­хә­мәт­сез ян­гын эче­нә таш­ла­тып та, Хо­дай хик­мә­те бе­лән җән­нәт бак­ча­сы­на ки­тер­теп тө­шер­гән Иб­ра­һим пәй­гам­бәр­гә ге­нә тә­те­гән бә­хет сый­фат­лык хәл­гә кер­тә си­не. Мон­дый ши­гырь­ләр ге­нә Бәһ­рәм Чу­бин ке­бек­ләр­не дас­та­ни ка­һар­ман­нар­дай ке­ше итә ала, ут­тан су­га, су­дан ут­ка са­ла-са­ла чү­кел­гән кы­лыч сый­фат зат­лы ир ясый. Әгәр дә ил­дә юнь, адәм­дә им бул­са, мон­дый ши­гырь җи­меш­лә­рен­нән мил­ләт­не сый­лы-хөр­мәт­ле итәр иде. Әл­лә соң алар чын­нан да ба­ры тик шу­шы йө­рә­ге­нә туң йө­гер­гән Фәх­ри Хи­са­ми абый­сы­на гы­на өлеш-на­сый­бы­мы? Эһ Таң­би­кә, Таң­би­кә!

Шун­да нин­ди­дер бер сих­ри кул иша­рә­се бе­лән гү­я­ки, ин­де сын­ган, өзел­гән дип исәп­лә­нел­гән хис­лә­ре­нең нә­зек кыл­ла­ры тиб­рә­леп ку­ю­дан би­ча­ра Фәх­ри Хи­са­ми ни­чек тә вәх­ши, мәр­хә­мәт­сез, ыша­ныч­сыз дөнь­я­га кай­тыр­га те­лә­гән һуш­сыз адәм ха­лә­тен­нән чы­гар­га те­ре бер ом­ты­лыш яса­ды. Акы­лы су­ы­нып ал­ды.

Ки­чә аңа рек­тор әү­вә­ле “бер йо­тым” дип ке­нә конь­як тәкъ­дим ит­кән иде. Ул но­са­ри­лар җән­нә­те­нең шир­бә­те­нә кү­ңе­ле их­лас куя ал­ма­ган­лык­тан, Фәх­ри Хи­са­ми зат­лы сый­фат­та оят­лы ба­шын тарт­ты. Әм­ма рек­тор­ның нәф­се үге­зе та­ма­гын ки­ер­гән, йө­зе­нә үп­кә­ләү бит­ле­ге­нең авыр ирен­ле­сен ки­яр­гә өл­гер­гән иде. Ша­гыйрь әфән­де зат итү­гә зат­ча җа­вап хәс­рә­те­нә би­ре­леп: “Я­рар, чәй­гә сал­ган­да, бәл­ки бул­ды­ра алыр­мын”,— дип ак­ла­ну­да хәс­рәт тар­тыр­га мәҗ­бүр бул­ды.

Рек­тор сөт­ле чәй ки­терт­те. Һәм аңа бө­тен­ләй дә баш­ка ше­шә­дән эчем­лек өс­тәп:

— Без мо­ны кай­на­ган сөт илә тәм итү­не хуш кү­рә­без. Кай ва­кыт­лар­да сөт­ле чәй бе­лән ис­тигъ­мал кы­лу­ны да куй­мый­быз,— дип, Ка­зан­ның ис­ке за­ман зы­я­лы­ла­ры­на хас бер мог­җи­за­лы тел бе­лән кыйс­са кы­са­ла­ры­на керт­кән­дәй сүз җәү­һәр­лә­рен уй­на­тып, мө­киб­бән Фәх­ри Хи­са­ми­ның кү­ңел тә­лин­кә­се­нә ку­нак­чыл­лык хөр­мә­тен­нән ике-өч җөм­лә сал­ды.

Ху­җа­га ишә­ге бу­ла алу мәр­тә­бә­се­нең ха­кын бел­гән ке­ше кар­шын­да Фәх­ри Хи­са­ми­га рә­хәт иде. Чәй­нең шир­бә­те аның хы­ял­ла­ры­на җән­нәт ары­гы­на якы­найт­кан­дай той­гы бир­де. Рек­тор­ның үзе­нә бер уй­мак са­выт конь­як та­мак тө­бе­нә чир­теп ал­ган­дай гы­на бә­рә­кәт бир­де. Ул үз бә­хе­тен икен­че са­выт бе­лән дә ка­бат­ла­ды. Ша­гыйрь әфән­де­гә бер чы­на­як шир­бәт­ле чәй эчеп бе­те­реп бул­мас­тай то­ел­ган Ка­бан кү­ле сы­ман иде. Бәл­зәм­нең хик­мә­те бар бу­лып чык­ты. Бер там­чы икен­че­сен үзе­нә иярт­те. Чәш­ке­нең тө­бе­нә тө­шел­де. Әле дә ярый ва­кыт­ның үз дәр­тен­дә ка­ба­ла­нып йө­ге­рүе алар­ны өс­тәл янын­нан куз­гат­ты. Рек­тор­ның нәф­се үге­зе­нә һич­бер зы­ян кил­мә­гән, те­ле­нең ке­лә­се ге­нә дә ка­е­ры­лып таш­лан­ма­ган, сүз гәү­һәр­лә­ре­нең акыл сан­ды­гын­да чик­сез бу­лу­ын күр­сә­теп ял­ты­ра­тыр­га те­лә­ген ку­әт­лән­де­реп ке­нә өл­ге­рә ал­ган иде. Ул нин­ди­дер уен-көл­ке­ле ва­кый­га­мы, мә­зәк­ме сөй­ләп ал­ды, ел­май­ды. Аңа, аң­ла­ды­мы-юк­мы, сөй­лә­гән­нә­ре хә­те­рен­дә кал­ма­ган, Фәх­ри Хи­са­ми да ку­шыл­ган­дай ит­те. Ша­гыйрь әфән­де­нең тик акыл сан­ды­гы мон­дый зат янын­да шыр буш иде. Мо­ны но­са­ри җән­нә­те­нең шир­бә­те тәэ­си­рен­нән бу­лу­ын ул ме­нә хә­зер ге­нә аң­ла­ды. Әм­ма ки­чә­нең эч­ке бер дәрт бе­лән узуы аның өчен мең бә­хет­тән дә бә­хет­рәк то­ел­ган иде.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных