Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Яки Хикмђт­нећ дљнь­я­да бетђ­се юк 26 страница




 

II

Бә­хет­ләр өмет итеп кул­ла­ры­быз су­зы­лу­чы Көр­си­нең ас­тын­да­гы зәң­гәр ке­ләм­ле күк­тә ни­чек ай һәм ко­яш оч­ра­шып сөй­ләш­сә­ләр, Фәх­ри Хи­са­ми да шу­шын­дый ха­ләт мог­җи­за­сы­ның нур­ла­ры ко­ча­гын­да йө­зә бир­де. Бу хис­лә­ре­нең һәр миз­ге­ле Кә­ри­мә­нең ши­гырь­лә­рен­нән йө­рә­ге­нә там­ган ир­тән­ге саф чык бөр­тек­лә­ре ке­бек иде­ләр. Би­ча­ра Мәҗ­нүн, Ләй­лә­гә бул­ган гыйш­кын­нан ша­шы­нып, тә­мам хәй­ран хә­лен­дә “ай җа­ным!” ди­я­рәк ни­чә­мә мең аһ­лар ко­еп йө­рә­ген ян­дыр­са, Фәх­ри Хи­са­ми да шул сый­фат­та:

— Һай Таң­би­кә, һай Таң­би­кә!— дия иде.

Җәй ур­та­сын­да сы­е­ныр урын эз­ләп сең­ле­се фа­ти­ры­на бә­хет­сез ба­шын кер­теп яшер­гә­нен­нән, ин­де ун ел­лап элек сар­га­ю­дан, ач­лык­тан, бә­хет­сез­лек­тән, яз­мыш мәр­хә­мәт­сез­ле­ге агу­ла­вын­нан ва­кыт­сыз ва­фат тап­кан ха­ты­ны­ның ка­бе­ре яны­на ба­рып-ба­рып, өч ай буе елап йөр­гән­нә­рен­нән соң, ко­тып хәл­лә­ре­нә кер­теп җа­нын кап­ла­ган хәс­рәт-кай­гы боз­ла­ры­ның яз­мы­шы мәр­хә­мәт итәр­лек өмет би­рү­дән ге­нә шу­шы­лай эри баш­ла­вын би­ча­ра­ның акы­лы ка­бул кы­ла ал­ма­ды. Әгәр дә адәм­дә йө­рәк ди­гән учак бул­ма­са һәм ан­да сих­ри миз­гел­дән ут кү­зе рә­ве­шен­дә оч­кын чәч­рә­мә­сә, бәл­ки бу зат­сыз дөнья йө­зе дә баш­ка­ча­рак ка­нун­нар бе­лән яшәр һәм тә­гәр­мә­чен бү­тән­чә әй­лән­де­рер иде. Ә шу­лай да йө­рәк­нең күп­төр­ле хис­ләр бе­лән сүн­ми януы, шул хис­ләр­нең, ка­бат-ка­бат кө­чәя ба­рып, ку­әт алуы бар­ча­быз­ны зар итә. Аһ, ди­без, ваһ, ди­без! Ту­ка­е­быз әйт­меш­ли: “Ник бо­лай соң? Без дә Хак­ның бән­дә­се!”

Дөнья йө­зен­дә син­нән баш­ка һәр­кем рә­хәт һәм бә­хет эчен­дә ге­нә яши­дер, бу са­гыш ут­ла­ры си­нең ге­нә бә­гы­ре­ңә та­мып тө­шә­ләр­дер сы­ман. Шу­шы бул­ды­мы адәм ба­ла­сы­ның ке­ше хи­са­бын­да ата­лыр­лык мәр­тә­бә­се? Тәкъ­дир, ди­без, әм­ма га­мәл­дә тәкъ­дир­ме без­не ха­та­лан­ды­ра, әл­лә үзе­без­ме шу­шы ка­дәр ял­гыш­лык­лар ясый­быз? Эһ адәм за­тын­да көн­че­лек, үч һәм дош­ман­лык бул­ма­са иде дә, аның уры­ны­на ике­лә­тә ку­әт бе­лән хөр­мәт, олы­лау, баш­ка­лар­ның хак­ла­рын хак­лау җан­на­ры­быз­ны зат ит­сен иде, ул ва­кыт­та ке­ше­лек ди­гән шу­шы акыл, аң, җан ку­шы­лы­шын­нан бар­лык­ка ки­те­рел­гән без­ләр ни­чек сә­га­дәт ия­лә­ре ди­гән исем­гә ла­ек­лы кы­лы­ныр идек. Юк, бул­ма­ган, әле­гә на­сый­бы­на ире­шел­мә­гән. Си­нең из­ге­ле­гең­дә дә ка­ра җан­нар хәй­лә, мә­кер, явыз­лык кы­на кү­рә­ләр, си­нең хөр­мә­тең­дә дә явыз­лар усал­лык эз­ли­ләр. Ке­ше сү­зен тың­лап, аңа яр­дәм итәр өчен ва­кы­тың­ны, кү­ңе­лең­не, кө­чең­не би­рә­сең, ә ул бу га­мә­лең­нең ахы­рын исәп­ли-исәп­ли ба­шын ка­ты­ра, имеш син мон­да бер-бер мә­кер­ле уй бе­лән йө­ри­сең. Хә­ер, ия­лә­шеп тә ки­тәр­гә мөм­кин. Син аңа яр­дәм итә­сең-итә­сең, ә ул бел­ми дә кал­ган ке­бек кы­ла­на баш­лый. Мә­гәр бер-бер сә­бәп бе­лән яр­дә­мең­не күр­сә­тә ал­мый кал­саң, мо­ңа нәр­сә бул­ган әле, хә­ер­сез­гә, ди­я­рәк сөй­лә­нер­гә то­ты­на. Кай­да да бу шу­лай. Як­ты дөнь­я­ның иң ка­раң­гы ди­гән поч­мак­ла­рын­да да, ял­гыз­лык исе­ме бе­лән атал­ган иң авыр һа­ва­лы урын­на­рын­да да шу­шы­лай. Дөнья бер үк төр­ле ка­нун­нар бе­лән яра­тыл­ган. Әм­ма зат­лы­лар аны зат­ла­ры­на кү­рә, ка­ра­лар аны ка­раң­гы­лык­ка та­я­нып уза­лар. Баш­ка­ча бу­ла ал­ма­сы­на Фәх­ри Хи­са­ми мең ка­бат инан­ды тү­гел­ме ин­де?

Дөнь­я­ның эч­тә­ле­ге, йө­зе нин­ди­ле­ген уй­лау аны хис­лә­рен­нән ай­ны­та ке­бек иде. Әм­ма бу юлы алай бул­ма­ды. Ка­раң­гы чы­рай­лы карт һәм җы­ер­чык­лы дөнья йө­зе күз ал­ды­на ки­лә баш­лау­га, ике ара­га Кә­ри­мә­нең са­ми­ми, чи­бәр, акыл­дан яз­ды­рыр­лык кы­я­фә­те пәй­да бул­ды. Ша­гыйрь әфән­де­нең мең дә бе­рен­че тап­кыр аһы күк­ләр ка­ты­ның ка­лын мен­дәр сү­рү­ен ти­шеп уз­ды. Ан­да йол­дыз­лар, йол­дыз­лар, йол­дыз­лар гы­на иде­ләр.

Фәх­ри Хи­са­ми та­гын да та­гын Кә­ри­мә­нең бер­ни­чә ши­гы­рен укып ка­ра­ды. Кү­ңе­ле­нә хис­ләр дул­кы­ны мо­хит диң­ге­зе­нең яр­сып кай­на­га­ны­дай ке­реп тул­ды. Нин­ди­дер сә­ер ха­ләт иде бу. Кү­ге­нең ко­яш ту­лып бал­куы, той­гы­ла­ры­ның чик­сез­лек­кә аш­кы­нуы, йө­рә­ге ту­лы хис­ләр дул­кы­ны­ның ша­шы­нуы ин­де го­ме­ре баш­ка­ча агым бе­лән ки­тә­чә­ге­нә ыша­ныч аны шун­дый да аң­ла­шыл­мас­лык бә­рә­кәт эче­нә са­ла­лар, ул мон­нан чы­га­сын да, аның төп­лә­рен­дә ба­шы ка­ла­сын да уй­ла­мый. Ба­ры тик бик тә, бик тә рә­хәт ке­нә, бә­хет ке­нә. Аның кү­ңе­ле усал­лык­ны бел­мә­гән Авст­ра­лия кыйт­га­сы ке­бек, әгәр дә ан­да ке­ше­ләр дин­го эт­лә­рен алып кил­мә­гән бул­са­лар, алар, кыр­гый­ла­шып, би­та­раф та­би­гать­кә ерт­кыч­лык­ның ни икән­ле­ген күр­сә­тә баш­лап, аны тә­мам хәй­ран ит­мә­сә­ләр, тор­мыш­ла­ры баш­ка­ча ба­рыр иде, Фәх­ри Хи­са­ми да мәң­ге як­ты кү­ңел хик­мә­тен­дә ка­ла­чак иде.

Әү­вә­ле аны тор­мыш тә­гәр­мә­че әй­лә­неп ке­нә узып йөр­гән ке­бек бул­ды. Га­сыр ба­шын­да дөнь­я­га ки­леп, кан­лы ре­во­лю­ция һәм Граж­дан­нар су­гы­шы­ның ке­ше­ләр­не изә тор­ган ел­ла­рын­да ул ин­де үс­мер егет иде. Яран­на­ры ке­бек пат­ша­га йод­рык төй­нәп таш­лан­ган баш­ки­сәр дә, кы­лыч ай­кап ак­лар­га то­мы­рыл­ган га­ярь кы­зыл су­гыш­чы да аның яз­мы­шы аша уз­ма­ды. Ул “Га­ли­я” мәд­рә­сә­сен­дә кы­зыл ко­ми­тет тот­кан егет­ләр­нең дә ыша­ны­чын яу­лый ал­ма­ды. Үзен бик ты­ныч кал­ды­руы, кай­нап-кай­нап чык­ма­вы, әле шә­ри­гать­кә, әле мул­ла­лар­га кар­шы яр­су­лы һө­җүм­нәр­дә кат­наш­ма­вы шә­хе­се­нә ка­ра­та ип­тәш­лә­рен­дә ба­ры тик ыша­ныч­сыз­лык кы­на ту­ды­ра ал­ды. Әү­вә­ле мо­ны Фәх­ри Хи­са­ми аң­ла­ма­ды, кү­ңе­ле ту­лы ши­гырь бу­лып, ул алар­ны ку­ен дәф­тә­ре­нә тө­ше­рә иде дә, әл­лә нин­ди зур эш­ләр куп­та­ру­чы шә­керт­ләр ара­сын­да ак кар­га сый­фат­лы йө­ри тор­ды. Ә ан­на­ры, үзе­нең яр­лы бат­рак га­и­лә­сен­дә үсүе дә, һа­ман да җә­бер һәм ким­се­нү­ләр ге­нә кү­рүе дә аны кы­зыл бу­газ­лы егет ясый ал­ма­ды. Ки­ем ча­бу­ы­ның ер­ты­гы ачы­лыр да ки­тәр сы­ман бул­ган­лык­тан, ул аны һа­ман да җы­еп йө­рер­гә ти­еш икән­ле­ген бе­лә иде. Баш­корт ай­мак­ла­ры­на ки­леп ур­наш­кан та­тар­лар нык­лы та­мыр бе­лән яши иде­ләр. Ан­дый­лар мәд­рә­сә­дән ку­ы­лу­дан ку­рык­ма­ды­лар. Фәх­ри Хи­са­ми үз тор­мы­шын көй­ләү өчен Уфа­да аз­мы ял­чы­лык ит­те? Хә­ер, чо­ры да шун­дый иде. Бай­лар хак тү­ләү­не ис­лә­рен­дә то­ту­чы­лар­дан бул­ма­ды­лар. Фәх­ри Хи­са­ми һа­ман да Га­лим­җан абый­сын көт­те. Бу ке­ше­нең ул язу­чы икән­ле­ген дә, ши­гырь өл­кә­сен­дә зур гый­лем ия­се бу­лу­ын да бе­рен­че дә­рес­лә­рен­нән үк мө­киб­бән хәл­дә тың­ла­га­нын хә­те­рен­нән җуй­ма­ды. Га­лим­җан Иб­ра­һи­мов “Га­ли­я” мәд­рә­сә­се мө­гал­лим­нә­ре­нең бер­се­нә дә ох­ша­ма­ган иде. Аның арт­ка кай­та­рып та­рал­ган ка­ра коң­гырт чәч­лә­ре, ел­тыр күз­лә­ре, се­ңер­лә­рен тиб­рә­теп тор­ган көч­ле йө­зе, ур­та­ча­дан кал­ку­рак буе-сы­ны, сүз­дә тө­гәл­ле­ге, пөх­тә­ле­ге, урыс зы­я­лы­ла­ры ке­бек ки­е­неп йө­рү­лә­ре, ба­шы­на кә­лә­пүш сал­ма­вы, әле ак эш­лә­пә­дән, әле ка­ра­дан йө­рү­лә­ре сок­лан­ды­ра да, сә­ер­сен­де­рә дә, хәт­та кур­кы­та да иде. “Га­ли­я”­дә шә­керт­ләр­не бер-ике ел гы­на укы­тып кал­ды. Ки­тү­е­нең сә­бәп­лә­рен төр­ле­чә сөй­лә­де­ләр. Ул, хуш­ла­шып чык­ка­нын­да:

— Мин кай­тыр­мын әле!— дип, шә­керт­лә­рен юа­тып кит­кән иде. Фәх­ри Хи­са­ми аны ме­нә кай­тып ки­лер, ме­нә кай­тып ки­лер ди­я­рәк көт­те. Бу ел­ны да, ва­кый­га­лар чу­ар­ла­нып ки­тү­гә ка­ра­мас­тан, ул ба­ры тик шу­шы Га­лим­җан абый­сы­ның дә­рес­лә­рен ишет­ми кал­мыйм дип, мәд­рә­сә­гә ка­бат кер­де. Җәе Урал за­вод­ла­рын­да авыр ка­ра хез­мәт бе­лән уз­ды. Уку­ын дә­вам итәр­лек ак­ча туп­лый ал­ды. Ә Га­лим­җан Иб­ра­һи­мов сү­зен­дә тор­ма­ды. “Га­ли­я” мәд­рә­сә­сен­дә сү­зен отып кал­ган шә­керт­лә­ре кө­тә­дер дип мө­га­ен исе­нә дә ал­ма­ган­дыр?

Кыш­ка кар­шы Уфа­да Пет­рог­рад шә­һә­рен­дә чы­га тор­ган “Чул­пан” га­зе­та­сы ха­кын­да сүз та­рал­ды. Ан­да Га­лим­җан Иб­ра­һи­мов­ның со­ци­а­лис­тик ре­во­лю­ция ту­рын­да мә­ка­лә­се бу­лып, ул яз­ма­сын­да ха­лык­ның ни­чә йөз ел­лар бу­е­на йө­рә­ген­дә йөрт­кән өме­те­нең ак­ла­нуы ха­кын­да бел­де­рел­гән иде. Фәх­ри Хи­са­ми яңа дә­вер­гә яңа ке­ше­ләр ки­рәк­ле­ге ха­кын­да­гы ул яз­ма юл­ла­рын ае­ру­ча йо­ты­лып укы­ды. Үзе­нең мәд­рә­сә­дә бе­лем алуы за­я­га тү­гел­ле­ген, зы­я­лы, аң­лы яшь­ләр­нең яңа тор­мыш тө­зү­гә өлеш кер­тер­гә ти­еш­лек­лә­ре ха­кын­да­гы күр­сәт­мә­лә­рен чын кү­ңе­лен­нән аң­лап ка­бул ит­те. Шу­шы мәгъ­нә­дә үзен дә ре­во­лю­ци­о­нер бу­ла­рак кү­зал­ла­ды. Кы­зыл бу­газ­лар бү­рә­нә ар­тын­нан бү­ре куу­чы­лар­га әве­ре­леп, буш сүз те­гер­мә­нен тар­ту­чы­лар сы­ман то­ел­ды­лар аңа. Фәх­ри Хи­са­ми “Га­ли­я”­гә укыр өчен кер­де, ул ша­гыйрь бу­лу мак­са­тын­да бе­лем­нең ни мәр­тә­бә­дә за­рур икән­ле­ген үзен­чә кү­зал­лый иде. Яз­ган әсәр­лә­рен га­зе­та-жур­нал­лар­га җи­бә­реп ка­ра­ды. Әм­ма аның сүз­лә­ре­нә, йө­рә­ген­дә­ге хис­лә­ре­нә бу дөнья мох­таҗ тү­гел иде шул. Ба­сы­лып чы­гу­ла­рын кө­тү­лә­ре әрәм кит­те. Мо­ңа ка­рап кы­на ул әле егыл­мас­ка да ти­еш иде. Бу­сы ук бул­ма­ды, язу­ла­ры си­рә­гәй­гән­нән-си­рә­гәй­де­ләр. Ин­де ши­гырь чы­га­ру­ны таш­лар да ке­бек иде. Аның укый­сы, бе­лә­се, гый­лем диң­ге­зе­нә чу­мып бә­хет та­ба­сы ки­лә иде. Ул ел­лар­да бе­лем алу­га яр­лы-бат­рак ул­ла­ры зур дәрт бе­лән тар­тыл­ган­нар, ка­ра­лык­тан чы­гу­ны ка­раң­гы­лык­тан ко­ты­лу бу­ла­рак аң­лый баш­ла­ган иде­ләр. Ә дан­лы ре­во­лю­ция таш­кы­ны алар­ның кү­бе­сен үз дул­кын­на­ры­на бол­гап алып ке­реп кит­те. Чит­тә то­рып ка­лу­чы­лар­дан бер Фәх­ри Хи­са­ми гы­на иде бул­са ки­рәк? Бу аның ши­гырь­дә яшә­вен­нән шу­лай иде. Ул ба­ры тик эч­тән ян­ды, тыш­тан исә аң­сыз һәм уян­ма­ган сый­фат­та кү­рен­де.

 

III

Киң ка­закъ да­ла­ла­рын­да са­рык кө­тү­лә­ре йөрт­кә­нен­дә бер бә­рән­не ул үз ку­е­нын­да үс­тер­де. Су­гыш­лар бе­теп, ты­ныч хез­мәт ел­ла­ры баш­лан­ган иде ин­де. Фәх­ри Хи­са­ми­ны Ста­лин су­ды, төр­мә­дән чы­га­рып, мәң­ге­лек сөр­ген­дә кал­ды­рыр­га хө­кем ит­те. Бө­ек юл­баш­чы һәм ха­лык кар­шын­да га­е­бе ни­дә икән­ле­ген ул ча­ма­лый: аның шигъ­ри хис­лә­ре бә­хет­ле җәм­гы­ять тө­зү­че­ләр­гә ко­ма­чау­лык ту­ды­рыр­га гы­на сә­ләт­ле! Хә­ер, тын­чу-ка­раң­гы төр­мә ка­ме­ра­ла­рын­нан, Урал һәм Се­бер баз­ла­рын­да­гы авыр эш­ләр­дән соң, ка­закъ да­ла­сы җән­нәт җи­ре­дер сы­ман то­е­ла баш­ла­ды. Бе­рен­че тап­кыр ул үзе­нең ке­ше икән­ле­ген ме­нә шу­шын­да ка­бат то­ем­лар­га то­тын­ды. Бу хис аны тор­мыш­ка кай­тар­ды. Да­ла җи­ле ерак­та си­зем­лән­гән Ка­зан­нан сә­лам ки­те­рә­дер сы­ман. Әм­ма ул шу­шы ка­закъ җи­ре­нең бер дә ят, чит тү­гел­ле­ген бе­лә. Та­тар ат­ла­ры­ның то­мы­ры­лып Ав­ро­па кыйт­га­сы­на таш­лан­ган җи­ре, та­ри­хы­ның чиш­мә ба­шы ме­нә шу­шын­нан тү­гел­ме соң? Чик­сез­лек, дөнь­я­ның ты­ныч агыш бе­лән үз­гә­реш­сез ба­руы, за­ма­на тә­гәр­мә­че­нең кү­чә­рен­нән бү­се­леп чык­кан, та­ра­лып кал­ган уры­ны бу.

Аның куа ки­те­реп йөрт­кән кө­тү­ен­нән бер са­рык­ның өч бә­рә­не бул­ды. Мон­дый хәл­не Фәх­ри Хи­са­ми­ның го­ме­рен­дә дә күр­гә­не юк иде. Ту­ган тө­бә­ген­дә күр­ше авыл чу­аш­ла­рын­да ул ба­ла ва­кы­тын­да ике ат­на­лап кө­тү йөрт­кән иде. Ак­су­бай­ның сай су­лы инеш­лә­ре­нең яшел яр­ла­рын­да ир­ке­нә­еп җә­е­леп йө­рер­гә сы­ер­га тү­гел са­рык­ка да тар­лык. Мал­ла­ры ач, вак үлән ашап ин­те­гә­ләр. Ун яшь­лек ма­лай­ның га­е­бен чу­аш­лар күп тап­ты­лар:

— Та­тар да бул­ды­мы кө­тү­че? Мал ба­га бел­ми­ләр!— дип, авыл ри­за­сыз­лы­гын яшер­ми­чә сөй­лән­де. Фәх­ри­нең кө­тү­че­ле­ген­нән баш тарт­ты­лар. Әм­ма шу­шы эшен­дә ул са­рык бә­рән­лә­тү­гә чу­аш Ми­ку­ла­дан өй­рә­неп кал­ды. Арык мал­ның хә­ле дә юк икән шул. Адәм­нән яр­дәм ки­рәк.

Ка­закъ да­ла­сын­да са­рык­лар ир­кен ут­лый­лар. Бер яки ике бә­рән ки­те­рү­лә­ре — та­би­гый хәл. Кө­нен­дә алар си­ке­реп то­ра­лар да йө­ри дә баш­лый­лар. Алар­ны мон­да ку­зы дип атый­лар. Һәр­кай­сы­на шун­да ук сан су­гы­ла, кә­газь­гә ба­шы тер­кә­леп тә ку­е­ла.

Өчен­че бә­рә­нен ки­тер­гән­дә са­рык­ның хә­ле кит­кәч, Фәх­ри Хи­са­ми, сә­бәп­не шун­да ук аң­лап өл­ге­реп, ма­лай ва­кы­тын­нан бе­леп кал­га­нын­ча аңа ашы­гыч яр­дәм күр­сәт­те. Бу ку­зы бик зә­гыйфь бу­лып чык­ты. Та­вы­шы — зә­һәр, аяк­ла­ры — көч­сез. Фәх­ри Хи­са­ми­га аны кү­тә­реп йөр­тер­гә дә, баш­ка са­рык­лар­дан име­зер­гә дә ту­ры кил­де. Күз-ко­лак ит­кән­дә, бу эше­нең дә әл­лә ни авыр­лы­гы юк иде. Са­рык бә­рә­не, көн­нәр­дән бер көн­не ны­гып алып, үз кө­е­нә ут­лар­га да өй­рә­неп кит­те. Ә та­вы­шы ба­ры­бер дә зә­һәр бу­лып кал­ды.

Һәм ул кө­тү­дә бе­рен­че куй бу­лып үсеп җит­те. Бер ел эчен­дә аның зә­гыйфь­лек­тән өс­тен­лек­кә ире­шүе адәм ба­ла­сы­ның дөнья кар­шын­да га­мәл­лә­ре­нә һәм яшә­е­ше­нә ми­сал ке­бек аң­ла­шы­лып, өл­ге су­рәт­тә иде. Ко­яш ни­чек үз җа­ен­да җир йө­зен үз­гәр­теп, әле яз, әле көз ки­те­реп, ел­май­ган хә­лен­дә йөр­сә, ке­ше дә шу­шын­дый тү­гел­ме соң дип, элек­ләр­не уй­ла­нып ап­ты­рый тор­ган Фәх­ри Хи­са­ми, үзе­нең ша­гыйрь­ле­ген исе­нә тө­ше­реп, яшә­еш­нең га­лә­мәт­лә­ре әл­лә кай­да күк­тә тү­гел, бәл­ки туф­рак бә­рә­кә­тен­дә икән­ле­ген дә аң­лый баш­лар­га бу ку­зы ва­кый­га­сы бер этәр­геч иде.

Шу­шы усал са­рык бә­рә­не, кө­тү­че­се кар­шы­на ва­кыт-ва­кыт ки­леп ба­сып, зә­һәр та­вы­шы бе­лән кот­ны алыр­лык итеп сә­лам би­рү га­дә­те­нә кер­гәч, мо­ны рәх­мәт йө­зе бу­ла­рак ка­бул ит­ми мөм­кин тү­гел­дер ди­гән фи­кер­гә төш­те. Аңа җа­вап­та шун­лык­тан үзе дә эн­дә­шә, хәл­ләр со­раш­кан­дай итә, хәт­та, кү­ңе­ле­нә ят­кан­да, сөй­лә­шә дә тор­ган бу­лып кит­те. Бу куй аңа Ка­бил­нең кор­ба­ны, Ис­мә­гыйль пәй­гам­бәр­нең хөр­мә­те, Мө­хәм­мәт пәй­гам­бәр­нең бу­ра­гы ке­бег­рәк то­ел­ган­лык­тан, ик­мәк ки­сәк­лә­рен­нән дә аңа өлеш чы­гар­га­лап, ри­зы­гын бү­ле­шеп сый­ла­ган чак­ла­ры да бар иде, әм­ма ала­ры си­рәк хәл рә­ве­шен ге­нә ал­га­ла­ды. Азык ягын­нан кы­сын­кы ул ел­лар үз­лә­рен бә­рә­кәт­ле күр­сәт­те­ләр. Кич җит­те­ме, Урал як­ла­рын­нан җил исеп, яң­гыр си­беп үтә тор­ган бул­ды. Көн­нең бу­е­на су­зыл­ган кай­нар ко­яш тә­мам хәл­сез­лә­сә, кич­лә­рен рә­хәт иде, аның ка­ра­вы. Шу­шы тор­мыш шарт­ла­рын­да да ке­ше­ле­лек­не сак­лап ка­лыр­га, тор­мыш­тан зар­лан­мас­ка өй­рә­нер­гә ки­рәк иде. Ша­гыйрь Фәх­ри Хи­са­ми элек­ке га­дә­тен­чә үзен са­быр һәм ты­ныч тот­ты. Кау­дар­лан­ма­ды. Ул үзен: “Дөнь­я­ны хә­зер су бас­са да — си­нең өчен ба­ры­бер!”— ди­гән сүз­лә­ре­нә күн­де­рер­гә то­тын­ды. Һәр сә­я­си үз­гә­реш, ке­ше­ләр­дә­ге һәм җәм­гы­ять­тә­ге кү­ре­неш­ләр, шылт ит­кән та­выш та аның шигъ­ри­я­тен­дә кай­та­ваз бу­лып яң­гы­рар­га ти­еш бул­са, бо­лар ба­ры тик үт­кән­дә кал­ды­лар. Ә хә­зер ул, чаң как­са­лар да си­ке­реп то­рып йө­ге­рү­че тү­гел. Баш­та уя­ныр, ан­на­ры уй­лар, шун­нан соң та­гын бер кат уй­лар, ахыр­да — бо­ры­лып ятар. Ул ин­де ян­гын сүн­де­рү­че дә, ха­лык­ны әй­дәү­че дә бу­ла ал­мый.

Әм­ма би­та­раф­лык? Юк, мо­ны­сы­на ук Фәх­ри Хи­са­ми өй­рә­нә ал­ма­ды. Ул ба­ры тик дөнья йө­зе­нә са­быр ка­на­тын җәй­гән арыш­лы-бо­дай­лы, ал­ма­лы-чи­я­ле ав­густ ае ке­бек ке­нә иде ул чак­лар­да. Ал­да го­ме­ре­нең кө­зе бу­луы аның са­быр­лы­гы­на куш ки­лер сы­ман иде. Ә ул югал­ды да кит­те. Әби­ләр чу­а­гын­да да­ла­да мәк чә­чәк­лә­ре са­та­шып чә­чәк ату­чан бу­ла­лар. Кә­ри­мә­ме соң әле аның исе­ме? Әйе, Кә­ри­мә икән! Дәф­тә­ре­нә шу­лай языл­ган... Таң­би­кә дә, Таң­сы­лу да, баш­ка­ча да тү­гел, Кә­ри­мә икән, Ду­ла­то­ва!

Соң­гы ва­кыт­лар­да­гы хә­тер­сез­ле­ге Фәх­ри Хи­са­ми­ны бор­чыр­га ти­еш иде. Әм­ма бу аңа шат­лык кы­на ки­тер­де. Күр­гән га­зап­ла­ры җи­ңел кул бе­лән сы­пы­рып алын­ган ке­бек оны­ты­лып кал­ды­лар ке­бек. Ул алар­ны хә­те­рен­дә дә яңар­та­сы кил­мә­де. Те­ге ат­на­да, Ле­нин ура­мын­нан хәй­ран хәл­дә уз­га­нын­да, Сиб­гать Хә­ким­не оч­рат­ты. Аны чир­ләш­кә ге­нә бер ша­гыйрь ки­сә­ге дип сөй­ли­ләр иде, биг­рәк тә Му­са Җә­лил­нең аны өнәп бе­тер­мә­вен ка­ләм­дәш­лә­ре бе­лә иде­ләр. Әм­ма егет яра­лы бөр­кет ба­ла­сы гы­на бул­ган икән бит, шу­шы ел­лар эчен­дә чын ла­чын сый­фат­та ны­гып җит­кән. Та­тар ши­гы­рен­дә хә­зер аның сү­зе баш, аның сүз­лә­ре ко­да, аның әйт­кә­не — хө­кем, ди­де­ләр. Алар йөз­гә-йөз ту­ры кил­де­ләр. Узып кит­кәч ке­нә Сиб­гать Хә­ким икән­ле­ген абай­лап өл­гер­де Фәх­ри. Әм­ма юлын­нан ки­ре кайт­ма­ды. Сиб­гать аның бе­лән исән­ләш­мә­де. Та­ны­ма­вы хак иде. Ан­на­ры, ул бит су­гыш ба­ты­ры, “Курс­кий ду­га­сы” ди­гән кот­лар­ны ал­гыч мәх­шәр­дән исән-аман чык­кан. Ан­дый­лар си­рәк. Ши­гырь­лә­ре хәт­та “П­рав­да” га­зе­та­сын­да кү­рен­гә­ли­ләр икән. Фәх­ри­не та­ны­ма­вы сә­ер тү­гел, өтек “ха­лык дош­ма­ны” бе­лән дус­лык тү­гел, бе­леш­лек тә ка­за ке­бек­тер ан­дый­лар­га? Ол­пат ке­ше сак­чыл да, сак­лы да бу­ла ул.

Фәх­ри аны га­фу ит­те. Үза­ра та­ныш­лык­ны яңар­тып җи­бә­рү­нең мөм­кин хәл тү­гел­ле­ге аң­ла­шы­ла. Дөнь­я­лар хә­зер бө­те­нә­еп, тәр­тип­кә ке­реп ки­лә, аны ка­бат бо­зып таш­лый­сы кил­ми. Әгәр дә мон­нан ун­биш ке­нә ел элек Сиб­гать бе­лән кү­реш­ми­чә бо­лай узып кит­сә­ләр, Фәх­ри­нең ачу та­шы, хис кай­на­рын­да кы­зып, шарт­лар дә­рә­җә­гә җи­тәр иде. Хә­зер алай итә ал­мый, са­быр­лык­та ка­лыр­га мәҗ­бүр.

Ке­ше­ләр­нең исән­ләш­мә­ве бер Сиб­гать бе­лән ге­нә бәй­ле тү­гел, Фәх­ри­не аны си­рәк­ләр та­ный. Элек­ке та­ныш­ла­ры кү­зе­нә ча­лын­мас­ка ты­ры­ша­лар, мах­сус күр­ми узып ки­тә­ләр. Ун­биш ел эчен­дә ке­ше­ләр дә, дөнь­я­да үз­гәр­гә­не бил­ге­ле. Бәл­ки ул та­ны­мый узу­чы ке­ше­ләр дә аның та­ныш­ла­ры­ның ба­ла­ла­ры гы­на­дыр? Ил өс­тен­нән ни­чә ел рәт­тән ка­ра су­гыш уты­ның кур­кы­ныч тө­те­не ак­кан, җит­мә­сә “да­һи”­ның кан­лы бал­та­сы му­ен та­мыр­ла­ры­на ча­бам дип эле­неп тор­ган, кай­чан һәм кем­нең ба­шын өзә­сен бер­кем дә бел­мә­гән. Бәл­ки шу­шы бә­ла­ләр­дән ил кор­гак­сып кал­ган да, бу са­гыш­лы йөз­ләр­нең ча­лым­на­рын­да ва­кыт-ва­кыт уй­нап алу­чы ел­маю ну­ры ил­дә үсеп кил­гән бу­ын­ның ки­лә­чәк­кә өмет бе­лән ка­ра­вы­ның бил­ге­се ге­нә­дер?

Яшь­ләр. Алар кем­нәр? Күп оч­рак­та — бер­кат­лы ке­ше­ләр, бил­ге­ле.

Фәх­ри Хи­са­ми үз кү­ңе­ле­нә тул­ган уй­ла­ры­ның төр­ле­чә бу­лу­ын­нан бер дә сә­ер­сен­мә­де. Аңа шу­лай рә­хәт. Хәт­та кү­ңел­ле иде. Мо­ңа ка­дәр һа­ман да бер үк нәр­сә­ләр ге­нә ха­кын­да, ил­гә, ва­тан­га, пар­ти­я­гә һәм Ста­лин­ның үзе­нә туг­ры­лык­ны сау­лау, алар­га ком­му­нист­лар­ча фи­даи рә­веш­тә җан-тән бе­лән бе­ре­гү, әм­ма шу­шы мә­хәб­бә­тен аң­ла­та ал­ма­вы, шу­шы хис­лә­ре­нең ил, ва­тан, пар­тия һәм Ста­лин ягын­нан җа­вап­сыз кал­ды­ры­луы аны изә, ки­сә, вак­лый иде­ләр. Бу ка­дәр сө­еп тә, сө­ек­сез­лек утын­да яну­дан авыр­рак га­зап­ны кол­лык хез­мә­те дә бир­мә­де аңа. Йө­рә­ге ту­лы са­гыш, моң, бә­хет­сез­лек­тән ап­ты­рау, бу чоң­гыл­дан чы­гу юлын та­ба ал­мау­дан га­җиз­лә­нү, ахыр ки­леп, ин­де үлем те­ләү­ләр — бо­лар бер­се дә кал­ма­ды. Фәх­ри Хи­са­ми үзе­нең исән кай­та ал­ма­вы­на да хәй­ран итә ал­мас хә­лен­дә иле­нә кай­тып төш­те. Шак­кат­ты. Ул үзе ге­нә тү­гел, баш­ка­лар да, аның ке­бек мең­нәр һәм мил­ли­он­нар­ның да шу­шын­дый ук га­зап тә­му­гы чо­кыр­ла­рын­нан чы­га­ры­ла һәм ирек­кә оза­ты­ла баш­лау­ла­рын, Ста­лин­ны ка­һәр­ләү сүз­лә­рен дә ише­теп, хәт­та га­зе­та­лар­дан да укып, тә­мам хәй­ран хә­лен­дә йө­ре­де тү­гел­ме? Йө­ре­де шул, әле хә­зер дә йө­ри. Ул ти­ран­ны ни­чек итеп яра­та, аңа туг­ры­лык сак­лый, аңа мә­хәб­бә­тен аң­ла­тып яз­ган хат­ла­ры­на җа­вап сү­зен ише­тер­мен дип өмет­лә­нә иде бит, югый­сә. Ә Ста­лин, нин­ди хәй­ран итәр­лек хәл, Фәх­ри ке­бек мең­нәр­не һәм мил­ли­он­нар­ны йом­шак, дө­рес, ягым­лы сөй­ләп инан­ды­рып, ки­лә­чәк һәм бу­ла­чак җән­нәт­кә өмет­лән­де­реп, мә­хәб­бәт­лә­рен яу­лап алып, үз те­лә­гә­нен­чә хө­кем­дар­лык ит­кән. Һәм­мә ке­ше ба­ры аның өчен, ул дип, бер дип, бар­ча кө­чен, сә­лә­тен, бә­хе­тен би­реп ты­рыш­кан да тыр­маш­кан. Кол­лар­ча, кол­лар ке­бек яшә­гән. Хәт­та су­гыш­лар­да да Ста­лин өчен дип ут­лар­га кер­гән. Дө­рес­ме бу га­мәл, хак­лы­мы ул ке­ше, ла­ек­лы­мы мә­хәб­бәт­кә — уй­лап та ка­ра­ма­ган­нар. Фәх­ри Хи­са­ми үзе дә нәкъ шун­дый ук иде тү­гел­ме? Ты­ныч хез­мәт­тә шул Ста­лин­га ба­гыш­лап аз­мы ши­гырь­ләр яз­ды, әм­ма алар­да аның исе­мен атар­га гы­на кый­ма­ды. Төр­мә­ләр­дә, сөр­ген­нәр­дә дә как­ша­ма­ды хис­лә­рен­нән. Ян­ды, көй­де. Ста­лин­га кар­шы әй­тел­гән сүз­ләр аның хис кай­нар­лы­гы бе­лән көй­гән кү­ңе­ле­нең чү­ле­нә там­ган там­чы­лар гы­на иде­ләр, ком су­ны ни­чек йот­са, алар шу­лай эреп юга­ла тор­ды­лар. Фәх­ри Хи­са­ми Ста­лин исе­ме­нә ни­чә­мә хат кы­на яз­ды, өмет, ыша­ныч, мә­хәб­бәт хис­лә­ре бе­лән ту­лы иде алар. Һәм­мә­сен­дә­ге һәр сүз­гә, һәр өтер һәм нок­та­га ае­рым мәгъ­нә­ләр са­ла иде. Ме­нә алар ип­тәш Ста­лин­ның ку­лы­на ке­рер­ләр дә, йө­рә­ген­дә­ге җы­лы хис­ләр­нең бә­рә­кә­те­нә элә­геп: “Ми­нем сө­ек­ле Фәх­ри Хи­са­ми­ны га­дел­сез хө­кем ит­кән­сез! Ин­де аны ирек­ле итеп, яным­да­гы тә­хет­кә ки­те­реп утыр­ты­гыз! Ул ми­нем из­ге яра­ным, туг­ры­лык­лы дус­тым!”— ди­гән әмер ки­леп ире­шер, га­зап­лау­чы­лар­ның үз­лә­ре­нә хө­кем чы­га­ры­лыр сы­ман иде. Ак­лан­ма­ды, бер­се дә, бер ге­нә өме­те­нең мыс­кыл ка­дәр өле­ше ге­нә дә чын­га аш­ма­ды. Мон­дый мә­хәб­бәт­тән чүл­ләр гөл­бак­ча­га кү­ме­лер иде, югый­сә!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных