ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Яки Хикмђтнећ дљньяда бетђсе юк 31 страница— И апам-җаным, синең кебек зур кешенең сүзен тыңларга туры килер инде,— дип, ашыгып сөйләп, алдан вәгъдәләп тә өлгерде. Хәнифә Галиевна нинди уй белән йөрүен белдерер вакыт җиткәнлеген аңлады, Гөлшат Фаиковнаны гаҗизләүдән туктарга, эшне аңлатып бирергә булды. Әүвәле сүзне ерактанрак алып, фатирчы ике кызы турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Аннары Газизчигенә, аның мәхәббәт утларында хаксыз көюләре, әнкәсенең моңа йөрәкләре әрнүләре хакында затлы кыйсса бәян итте. Сөйләгәне алдан уйлап куелганнан да тәэсирлерәк килеп чыкканын тоеп, тагын мавыгып китүе аркасында Сабира да, Кәримә дә изге хури кызларына әверелдерелделәр. Мескен Гөлшат Фаиковнаның хәлләре китеп алды. Дөньяда мондый кешеләр дә булалар микәнни дигәндәй исләре таралганлык билгесе рәвешендә күзләре маңгаена менде, кулындагы өстәл тастымалы аяк астына шуышып төште. — Менә шул иде, сеңлем-җаным,— диде Хәнифә Галиевна, үзе дә тәэссорат коллыгында калган хәлендә, хикәяләвенә, чыннан да шулай икән бит диярәк, тәмам ышанып бетеп.— Газизчигем, йөрәк парәм, арадан шуларның берсенә, сөрмә күз, бөдрә чәч Кәримәсенә гашыйк булды да... Үзен харап итмәгәе дип куркам. Араларына сары көнбагыш Сабираның көнчелек күләгәсе төшә бит, сеңлем-җаным! “Мин нәрсә эшли алырмын икән бу хәлләрдә?”— дип әйтергә теләгәндәй, әмма зиһене сүзләрнең тәртибен югалтып, Гөлшат Фаиковна бөтенләй дә эчсез-тышсыз калды. Ярый әле Ходайның бирмеш бәрәкәте чәйнек яңа керогаз өстендә шаулап кайнап чыкты да, дөньяны яулап алырдай куе пар ата башлады. Чәй эчү гамәле татарның бөек бәхетенә бер өстәмә итеп насыйп кылынган сөенече инде ул, анысы. Әмма моңа керешкәнче, апаның сеңелгә аталган йомышы хәл кылынырга тиеш иде.
V Атна да үтмәде, кич булды дигәндә, Хәнифә Галиевнаны аһ иттереп, ишек төбенә чәчәктән-чуктан, гөлдән-җимештән әле генә өзелеп төшкән ике затлы егет килеп тә бастылар. Болар аның сеңлесе Гөлшат Фаиковнаның әле яңа егермесе генә тулган Шәрифе һәм Газизчиккә яшьтәш тиешлерәк улларыннан Гариф иделәр. Икесенең дә олы кара арыслан күзләре, бөдрәләнеп торган чәчләре, бит алсулыклары, җитмәсә энәдән-җептән киенгән булулары, башларындагы Казан егетләрендә яратылып өлгерелгән киң кырлы фетр эшләпәләре, кара плащлары, ак якалы галстуклы күтәренке муеннары, алыптай гәүдәләре — һәммәсе-һәммәсе бергә аларның дөнья йөзендә сирәк очрарга тиешле адәми хикмәтле затлардан икәнлекләре хакында сөйли иделәр. Болар янында сөекле Газизчик әлбәттә кәҗә сыйрагын кимереп яткан көчек сыман гына тоелачак. Кешеләр арасындагы каш ясыйм дип күз чыгару галәмәте дигән нәрсә шушы буладыр инде ул? — Исәнмесез, Хәнифә Галиевна!— диделәр болар, килеп керешкә үк, Берлинны алган егетләрчә күкрәкне киң тотып. Төшемме-өнемме дигән хуҗабикә артка чигенергә мәҗбүр булды. Эшенә чумган Гөлшат Фаиковнаның елмайган йөзе, Биби Шәрифәсеннән өрфия яулык бәрабәренә юдыртылган, улыннан калган, әмма зат итеп илткән бетеш киемнәре, ярты Казанны уңымда, калганын сулымда тотам дигән олы өметтәге уйлары күз алдыннан берәм-берәм йөгерешеп үтәргә тиеш иделәр. Сурәтләр артыгы белән күп булып, ахрысы, ул аңаша алмыйча торгач, егетләр тагын да: — Хәнифә апа, без Гөлшатның уллары Гариф белән Шәриф булабыз!— дип, авызларын еруны куймыйча, ямь белән әйтеп алдылар.— Менә сезнең хәлләрегезне белергә кереп чыгасы иттек. Әнкәй сәламнәрен җибәрде! Шунда энесенә кул аркасы белән генә Гариф төрткәләп алды да: — Әнкәбез сезгә күчтәнәч тә җибәрде әле,— дип, борынына кадәр тутырылган сары күн сумка суздырды. Аннан әле дә суынырга өлгермәгән пәрәмәчләр исе килә иде. Хәнифә Галиевна сумканы ирексездән кочагына алды. Шунда, Ходаның рәхмәте, Газизчик тә кайтып керде. Егетләр үзара сөенешеп күрештеләр. Курыкканнан гына Гөлшат Фаиковнаның уллары әллә кемнәрдәй күренгәннәр икән, әнә бит Газизчикнең дә алардан бер кайтыш җире юк. Тик менә җилкәләре генә таррак сыман икән! — Әнием, нишләп минем братларымны ишек төбендә тотабыз? Түргә үтик, егетләр!— дип, Газизчик шунда аларга өске киемнәрен салырга булышты әле җитмәсә. Күренеп тора, бик тә куана иде ул. — Әнием, әллә тәмле пәрәмәчләр пешергәнсең инде? Мең ел ашаганым юктыр сыман ачыкканмын! Сый янына кунакларыбыз да бар!— дип тә әйткәч кенә, Хәнифә Галиевна үз уйларыннан айнып, күчтәнәчле сумканы кочаклаган хәлендә кухня ягына ашыгып кереп китте. Шунда гына аның сулышы урынына утырды. Хәзер бөтен курыкканы фатирчы кызларның вакытсыз кайтып керүләре белән бәйле иде. Әмма кирәкмәсне уйларга ярамый шул ул — алдыңа килә дә баса. Монда да нәкъ шулай булды: егетләр түргә узарга гына атлаганнар иде, Кәримә белән Сабира, ике затлы фәрештә, тавышларын: — Без кайттык!— дип, көлешә-көлешә көмеш кыңгыраудай чәрелдәтеп килеп тә керделәр. Өйдә чибәр егетләрне күреп, дөрес ишектән узмадык, ахрысы, дигәндәй як-якларына карангалап алып, ябылырга өлгергән җиңел йозак келәсенең “келт” итүеннән соң, шым булып, телсез калдылар. Күзләренең аптырашта ачык торуы, кызыл чия иреннәренең дерелдәп алуы, йөзләренең агарынып та китүе шушы кара һәм сары чәчле яшьлек гөлләренең балкышына тагын да күркәмлек һәм каләм язып бетәрә, адәм хис итәргә өлгерә алмаслык гүзәллек өсти иделәр. Егетләрнең күңелләрендә хәйранлык күренеп, йөзләрендәге нур балкышын яңача төсләрдә көчәйтеп җибәрде. Йөрәкләре дә аһ иде, ахрысы. Әмма завод эшендә катыланырга өлгергән Гарифның зиһене тиз ачылды. Ул әллә көлеп, әллә сокланып: — Ну Газиз туган, син җәннәт хурилары белән яшисең икән шул, малай!— дип әйтеп куйды. Аның бу сүзләре арадагы югалып калу һәм урнашып өлгергән тынлык пәрдәләрен телде дә төшерде. Егетләр Газизчикнең бүлмәсенә юнәлделәр, кызлар, өске киемнәрен салып, үз бүлмәләренә мыштым гына чумдылар. Әмма аларга анда озак калтыранып куркышып, мәхәббәттән котлары калмыйча тоткарланып торырга насыйп түгел иде. — Кызларым, сез кая?— дип, кухня ягыннан аваз салды Хәнифә Галиевна. Аңлашыла, кунаклар да булгач, кичке ашны хуҗабикә үзе яши торган зал ягында зур өстәлгә яптырачак. Мондый катлаулы эшләрне ул бер башына гына башкарып чыгарга теләми, фатирчыларын электә дә йөгертә белә торган иде. Сабира бүген өлгеррәк булып чыкты. Ничә көннәр авырганнан соң, Кәримәнең вакыт-вакыт хәле дә киткәләп алучан була башлады. Җитмәсә затлы егетләрнең күз карашлары аның да йөрәген ук кебек үтәли тишеп, уттай яндырып үткән. Күңеле урынына утыра алмыйча гаҗизләде. Әмма, ни хикмәт, бу минутларда аның акылы ныклы иде, гыйшык дәрьясының тоткыны Фәхри абыйсы Хисамины да, биек мәртәбә бастионыдай үзен горур саклаган кызның күңелен байраклар күтәреп яулап ала баргандай тоелган Газизчик абыйсын да, теге ике затлы егет арысланнарын да аның зиһене бәхет төймәсенә салып санга кертергә, намус бизмәнендә берәмләп үлчәргә булдыра алыр, әлбәттә. Шулай да андый исәп-хисапны уена кертергә аның башына килмәде. Хәтерендә бары тик сагыш тулы күзләре белән яктырып шагыйрь абыйсы гына йөренде. Бу аңа тынычлану өчен ныклы җирлек иде. Кәримәнең булышырга килергә ашыкмавы Хәнифә Галиевна өчен кулай булып чыкты. Ул шунда ук Сабираны мәхәббәт тойгыларына ымсындырып куярга өлгерде. Артыгы белән җылы мөнәсәбәт күрсәтеп куйса, кызны шиккә дә саласын аңлап: — Әле бу атнада гына икетуган сеңлем Гөлшат Фаиковнаны күрергә дип барган идем. Матур яшәп яталар. Аллаһыга мең шөкер! Сиңа да сөйләгәнем бар, беләсең инде, кызым!— дип башлап алып, сүзен махсус җайлап-җайлап китерә биреп, теләгендә саклаганын белдерде дә куйды:— Менә шунда, мин тиле, фатирчылар булып ике чибәр кызымның да бездә яшәүләре белән мактанып куйганмын. Бигрәкләр дә сине, Сабирам, сине инде, зурлап, дөресләп-матурлап, кадерлем итеп берничә кат телгә алдым. Әнә бит, мәлгуньнәр, килеп тә җиткәннәр, әнкәләренә сөйләгәннәрне ишетеп торганнар инде болар! Аларның икесе дә ут кебек, тормышның терәге булырлык егетләр. Бигрәк тә өлкәнрәге, Гариф дигәне, заводта зур эштә, уч тутырып акча ала. Әллә сиңа яшьрәге ошыймы? Сәясәт гыйлеменнән яхшы хәбәрдар ханым өчен инде бу көнгә унтугыз яшендәге кызның акылын хәйлә төтене эчендә калдыру берни дә түгел иде. Әмма ул, һәр эштә чама барлыгын тоеп яшәгәнлеге сәбәпле, бу сөйләшүне дә табигый агымга көйләргә ният итте. Хәзер Сабира, авыл мокыты, авызына су кабачак, күңелендәге серен чишмәячәк инде! — Миңа да өлкәнрәге күбрәк ошады, Хәнифә Галиевна,— дип, шунда ук шушы сары чебеш әйтеп алсын әле! Хуҗабикәнең йөрәге валерьянка сорагандай тартылып куйды булса кирәк, кабаланган җирендә ул, тынын алыштыра алмыйча, хәрәкәтсез калгандай булды. Бу Сабира дөньядан үзенә дигәнен алачак кына түгел, хәтта галәмнең рәхәт бәхет бишегендә ятарга хаклы кызыдай үзен тотарга әзер икәнлеген күрсәтеп, Хәнифә Галиевна каршында көтелмәгәнчә борынын югары чөеп йөренә башлады, җитмәсә: — Энесе дә начар кебек күренми, шук егеткә охшаган!— дип, үз алдына шаян елмаеп та алды. Боларын ук көтмәгән хуҗабикә, тәмам сагаеп калып, сәясәт утын әлегә сүндереп торырга, Газизчиген мондый бәлагә тармауда котларга ашыгырга тиеш иде дә, яннарына Кәримә кереп җитте һәм: — Өстәлне хәстәрләп тә бетергәнсез икән, шул ара эчендә... Һай өлгерләр!— дип аларны мактап кына әйткән иде: — Ялкау уянганчы көн үтә, төн җитә!— диярәк, Хәнифә Галиевна аңа битәрләү сүзен ташлады. Хуҗабикәнең уенда әлбәттә сәясәт иде. Кәримәнең егетләр күргәч тә йомшарып китмәвен теләүдән шулай әйтте ул. Әмма кыз алай кабул итмәде. Кәримәнең кадере белән бергә кәефе дә китте. Бу хәл аның йөзендәге гүзәллек нурларын бераз киметә төште. Әмма хуҗабикәнең сары әрсез фәрештәсе Сабира тагын да матуррак балкый алды. Бу хәл исә кунакларны һәм Газизчикне эсселәтми-суытмый өстәл янына китерү өчен иң кулай минутларның берсе иде.
VI Мәҗлес көтелгәннән дә яхшырак һәм күңеллерәк узды. Кунак егетләренең икесенең дә күзләре Сабирада иделәр. Кызларның күңелләрен көйләүдә маһирлыкның алтын медален алган бу егетләр үзләрен бик тә ипле, итагать ияләре, хөрмәт хуҗалары итеп тоттылар. Башкалар өчен ул хәлләр ниндидер театр уенын хәтерләтсә, Сабираның бәхет канатлары чиксез галәмнәрне иңләп, күз күрмәгән, хыял ирешмәгән сәгадәт диңгезенә таба оча иде. Чак кына Шәриф тыелып калса, Гариф телгә күчеп, аннары кабат олысын кечесе, кечесен олы алыштырып, кызның күңел кошын бер дә җиргә төшерми, болытларда кат-кат йөздерделәр. Шунда, бу уеннан хәбәрдар булмаган Газизчик, аларны бераз тынычландырырга теләп: — Монда безнең Кәримә дә бар бит әле, егетләр!— дип әйтеп куйды. Аның бу сүзләрен ишетеп алган Хәнифә Галиевнаның әлбәттә җитмеш җиде җене берьюлы котырынгандыр? Әмма улын ул башкалар алдында: “Мокыт, алама тәре!”— дип битәрләргә базмады булса кирәк. Бары тик: — Кәримә кызыбызга да бик күңелле, улым,— дип кенә әйтеп өлгерде. Әмма Шәриф, уенда могҗиза күрепме: — И-и, монда, Хәнифә апа, тагын бер кызыгыз бар икән, аны онытып җибәргәнбез... Гафу итә күрегез, туташ!— дип, ят бер инкари караш белән Кәримәгә карап куйды. Аның бу сүзләре Сабирага серле хикмәттәй ошадылар һәм ул, инде ике ел буена җыелып килгән ачуын чыгарыр хәлдә, көнчелек катыш мыскыллы күз карашын иптәш кызына юллап, рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Бусы ук артык иде. Шунда Кәримә өчен мөгаен дөньяны су баскан да, күкләр җимерелеп төшкән кебек тоелгандыр? Шагыйрә бит, күңеле мыскыллауны күтәрә алмый, урыныннан калкып: — Хәнифә Галиевна, минем башым авыртып тора,— диде дә, шуның белән рөхсәт сорагандай өстәл артыннан кузгалып, үз бүлмәсенә таба йөгереп диярлек чыгып китте. Хәзер бу бала әлбәттә мендәргә капланачак, үксеп-үксеп елый инде! Шунда ярты Казанны уң кулым белән тугылыйм, ярты Казанны сулы белән бутыйм дигән мәртәбәсен югары санап йөргән хуҗабикә дә аптырашка төште. Сеңлесенең улларына хәйран иде ул. Бу егетләр адәм дигән затны ничекләр уйнатырга кирәк икәнлеген аңа күрсәтеп алдылар. Ханымның акыл бәрәкәте энҗеләре сакланучы баш сандыгының капкачы парланып өлгерде. Ул үзен могҗиза урманында адашып калган бала сыманрак хәлгә төшкәндәй тоймый булдыра алмады. Болар янында үзенең чүп кенә булуын аңлавы вәкарен һәм мин-минлек кикрикләрен шиңдерде. Ул да кузгалды, җәһәтрәк кухня ягына чыгу юлына басты. Шунда авызын иләк ясап, Сабираның бәхетенә сокланып утырган мокытына төртеп аласы килде. “Бар, Газизчик, бу уен сиңа түгел, Кәримәң янына кер!”— дип чак кына әйтеп ташламады. Ә мөмкин иде. Әмма шунда күзләре Сабираның биленнән алырга үрелгән Гарифның кулларын күреп калырга өлгерде. Барган адымнарын акрынайтып, беразга туктыйсы итте. Уймак чыккан уенга шик төшерү эшенә керешмәскә тиешлеген фикер итте. Мәгәре бу егетләр таш йөрәкле Сабираны да эретүгә, аның күңел кошын канатландырып, үз ятьмәләренә кертергә ирешкәннәр икән, менә башка, хискә йомшак хатыннар-кызлар белән нәрсәләр эшлиләрдер бит әле?Ничәмә гүзәллек иясе аларның хәйләсеннән төпсез чиләккә утырып калмаган, дисең? Хәнифә Галиевна кухня ягына ирешеп өлгермәде, Шәрифнең сүзләрен колагына алырга ашыкты. Ул: — Әйдәгез, Газиз абый, онытып торамын икән, бер эш турында сезнең белән киңәшергә иткән идем бит, сезнең кабинетка? “Мужской разговор”!— дип әйтте. Урыннан кузгалдылар. Хәнифә Галиевна Шәрифнең Сабираны абыйсы Гариф иркенә калдыруын шунда ук аңлап, моңа хәтта бераз көенеп тә куйды. Аллаһ сакласын, Сабирага мондый да егетнең җиле тими үтмәс, көт тә тор, имеш. Ил алдында оят булмагае! Шәриф белән Газизнең шәүләләре генә шәйләнеп калды. Артларыннан ишекне алар ябып чыктылар. Газиз, билгеле булганча, профессор әткәсенең кабинетында яши, аның киң күн диванында йоклый. Гадәткә кергәнчә, ә аны һаман да кабинет дип йөртәләр. Хәер, анда барысы да искечә кала бирә иде. Угланнар шунда чагында хуҗабикә өч тыңланып, биш караштырып, инде хихылдый башлаган Сабираның хәлләренә күз-колак сыйфатта зал ишеге яныннан узгалап йөрде. Ишекнең пыяла тәрәзәсе бүлмәдәге вакыйгаларны киноэкрандагы галәмәтләрдәгечә итеп, бик тә матур ясап күрсәтә иде. Менә сөйкемле сөяк Гариф һәммә төрле саклыкның файдасын белеп, инде тәмам дәрт дәрманының мөлдерәмә тулган чиләгенә әверелергә өлгергән Сабирага таба үрелә. И сала сыйрагы, син дә үбешә беләсеңмени? Хәнифә Галиевнаны күрмиләр дә, белмиләр дә. Ул Гарифны әйтер идең инде, бер көн, бер сәгать эчендә мең ят кызны дәрт җилендә җилгәрсен инде? Кулына Хуҗабикә әле уклау барып алды, әле табак тотып карады. Әгәр дә Гарифның чамадан узуын күрсә, ул шуларны коралы итеп, яшьләр янына кылычлы-калканлы каһарман сурәтендә бәреп керәчәк, ике гыйшыкчыны рисвай итәчәк иде. Шунда кабинеттан Шәриф белән Газизчик бик җитди тонда рәхәт итеп сөйләшә-сөйләшә чыктылар һәм, аякларына сак басып атлап, бер кулына табак, икенчесенә уклау тоткан Хәнифә Галиевнаны күреп алдылар. Бу хәлендә кеше көлкесенә калуы хуҗабикәнең үз күңеленә куш килерлек күренеш түгел иде. Ул шунда ук хәйләгә кереште һәм: — Оным бетеп киткәнме, чоланга чыга идем, сандыктан онны алыйммы дигән идем... Улым, берәр тәмле ризык пешеримме соң?— дип, арылган кыяфәттә сүзләр тәгәрәтте. — Әнием, нинди ашыйсы килү инде ул? Гөлшат Фаиковнаның пәрәмәчләре дә ярты өстәл тулып тора. Калдыр ул уйларыңны!— дип үтенде шунда Газизчик, әнкәсен тынычландырырга теләп. Хәнифә Галиевна кеше арбасыннан төшеп калганнардан түгел, акылы үзендә булуны тойдырырлык итеп Шәрифкә дә карап алды. Егет шунда ук: — Бик матур кунак булдык. Әлегә эшләребез бетте. Кайтасы юл да якын түгел. Рәхмәт сезгә җылы кабул иткәнегез өчен! Без китик инде!— диде. Ә аннары Гарифка эндәште: — Абый, шулаймы? Зал ишеге ачылып, аннан егетләрнең солтаны үз мәртәбәсен саклаган, әле генә татлы ирен җиләкләрен тәмләп ашаган вакытында рәхәтлекләр кичергән кыяфәттә килеп тә чыкты. Ул да бу йортка рәхмәтләрен белдерде. Һәммә әһлесен мактап алды, киенә үк башлады. Энесе дә аңардан калышмады. Биш минуттан ишек тоткасына өсләрендә яхшы кара киң плащлы, башларында фетр эшләпәле, ак якага кара галстуклы ике асыл егет үрелделәр. Сабира бу юлы да кайтып кергәндәге хәлендәгечә югалып калган хәлгә кергән иде. Шунда Гариф: — Хәнифә апа, мин тагын иртәгәме, башка көндәме килсәм, ничек булыр икән?— дип сорады. Аның бу сүзләре әлбәттә Сабирага адресланган иделәр. Моны гына хуҗабикә дә җиңел аңларга тиеш иде, эсселәтми-суытмый ул да: — Килегез, кил, сез бит минем туганнарым! Юлны онытмагыз!— дип, әмер биргәндәй әйтүгә күчеп өлгерде. Сабираның куанычы җиденче күкләргә тиде. Йөзеннән шатлык нурлары сибелгәнен ул яшерә алмады. Хәер, моның кирәге дә юк иде. Егетләр: — Хуш, чибәркәй!— дип, бераз үртәп һәм кызның күңелен тәмам ымсындырып, бармаклар белән хәрәкәтләр ясап алдылар.— Сау булыгыз! Газиз абый, Хәнифә апа, хушыгыз!— диделәр дә, Кәримәне исләренә дә алмыйча, тиз арада чыгып киттеләр. Ишек ябылуга өч-дүрт минут үтмәгәндер, хуҗабикә кухня ягында олы аһ күтәрде. Нәрсә булганлыгын белергә дип Газизчиге йөгереп килде, аннары Сабира җитеште. Алар бу вакытта зал ягына өстәл җыештырырга кергән иделәр генә. — Сумка тотып килгәннәр иде, кире бирергә онытканмын!— диде аларга Хәнифә Галиевна. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|