Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 8 страница




Чүп­ләр­дән ары­нып мин ая­гы­ма кү­тә­ре­лә бир­дем. Җил­кә ар­тын­нан һәм кул­ба­шын­нан гай­ре авырт­кан төш­лә­рем юк иде. Ярый, исән-сау икән­мен әле дип ку­а­нып куй­дым. Шун­да җән­лек та­гын да ел­ма­еп ал­ды сы­ман.

Әм­ма ул ми­нем хә­ле­мә хәй­ран итеп тор­ма­ды, бер си­ке­реп куй­ды да, җә­һәт-җә­һәт ат­лап, үз юлы бе­лән сул­га та­ба, агач­лар ара­сы­на мыш­тым-мыш­тым, чү­гә­ләб­рәк йө­гер­гән хә­лен­дә ки­теп юк­ка чык­ты. Әйе, ул бур­сык иде, олы һәм си­мез, үз кем­ле­ге­нә ка­нә­гать бур­сык иде.

Ки­нәт ко­тым өше­неп куй­ды. Кү­тә­ре­леп ка­ра­сам, ко­яш нур­ла­ры­ның са­ры­лы­гын­да кө­рән бу­лып кү­рен­гән ла­чын кош, ка­нат­ла­рын җәй­гән хә­лен­дә, күк йө­зен бо­лыт­тай кап­лап, гү­я­ки баш очын­нан гы­на очып үтеп ба­ра иде. Күз­лә­ре­нә күз­ләр оч­раш­ты. Өзеп алыр­лык том­шы­гы күк­рә­ге­мә ка­дал­ган­дай то­ел­ды. Ул ми­не гү­я­ки үзе­нең ка­лын һәм үт­кен тыр­нак­ла­ры­на элеп ал­ды да кү­тә­реп алып кит­те. Йө­рә­гем жу ит­те. Кур­ку­дан йө­зем­не уч­ла­рым бе­лән кап­лап, күз­лә­рем­не кы­сып йом­дым. Әм­ма бу төш ке­нә тү­гел иде. Шу­лай да бә­ла­дән шу­шы рә­веш­ле ка­чу­ым бе­лән ко­ты­лып ка­лыр­мын сы­ман.

А­гач­лар, көч­ле җил чык­кан ди­яр­сез, шау­ла­шып ал­ды­лар. Би­ек­кә, бик би­ек­кә очып ме­неп кит­тем. Ми­не ла­чын, тыр­нак­ла­ры­на эл­әк­тер­гән дә, әл­лә кай­да, би­ек тау­ла­ры һәм мәгъ­рур кы­я­ла­ры бе­лән дөнь­я­лык­ны ямь­сез­ләп тор­ган Каф та­ра­фы­на ил­теп таш­лар ин­де. Ә мин ан­нан ни­чек кай­тыр­мын? Әти­ем дә, әни­ем дә юк­сы­ныр­лар, са­гыш­ла­ныр­лар. Ба­ла­ла­рын югал­ту хәс­рә­те­нә ни­чек тү­зәр­ләр? Елар­лар, бик тә елар­лар ин­де. Мон­нан соң кем, ир­түк то­ру­га, урам­га чы­гып ча­бар. Алар кем­гә:

— Улым, чәй эч, аша, ан­на­ры уе­ны­ңа өл­ге­рер­сең!— дип эн­дә­шеп ка­лыр­лар?

Кем бо­ры­лып ке­рер дә:

— Ярар ин­де... Юк­са, сү­зе­без­не дә ко­ла­гы­ңа эл­ми­сең, дип әр­ли­сез. Ме­нә, тың­ла­дым. Күр­ше ма­лай­ла­ры әле йо­кы­ла­рын­нан уя­ныр­га уй­ла­ма­ган­нар да икән. Бер үзе­мә ге­нә урам­да кү­ңел­сез шул. Сез­нең­чә бул­сын!— дип алар­ны ку­ан­ды­рыр?

Бе­ләм, бик бе­ләм, әти-әни­лә­ре­без дә шат­лык-ку­а­ныч­лар­га мох­таҗ­лар. Ни­чек сө­е­нә-сө­е­нә:

— Ме­нә улым, бал­дан кап, май­дан кап, кой­мак аша, кай­мак ки­те­рик... Бө­тен­ләй ябы­гып бет­тең ин­де шу­шы уен ар­тын­нан йө­ге­реп. Прә­ннек­тән аша, пе­чән­кә­дән кап. Кән­фит­нең кай­сы­сын алыр­сың? Ме­нә, тат­лы­сы бар, әч­кел­те­ме! Врач­лар кән­фит теш­не бе­те­рә дип юри әй­тә­ләр. Хә­зер яңа теш куй­ды­ру бер­ни тү­гел ул. Аша, улым, аша, дип, уңым­нан да, су­лым­нан да тө­шеп, бер­сен икен­че­се уз­ды­рып мон­нан соң кем­не сый­лар­лар? Абый­ны­мы? Ә ул бер ел­дан күр­ше авыл­да­гы ин­тер­нат мәк­тәп­тә укып ят­мак­чы. Аңа хә­зер өй­лән­сә дә бу­лыр, ка­ра­ват­та ми­нем поч­мак бу­ша­ган­га ку­а­ныр ин­де. Без­нең мәк­тәп си­гезь­ел­лык кы­на. Абый ке­бек җи­де­не бе­те­реп, ан­на­ры си­ге­зен­че узып, у­гы­зын­чы­га җит­сәм, мин дә ин­тер­нат мәк­тәп­кә ки­тәм әле. Ме­нә рә­хәт, ме­нә ирек. Бер­кем дә си­не көч­ләп ашат­мый, кыс­та­мый, уен­нан тый­мый.

Эһ, ан­да да ба­рып укый ал­мам ми­кән­ни ин­де?

Сең­ле­кәш әле ба­ла­лар бак­ча­сы­на гы­на йө­ри, апа­лар кияү егет­лә­ре ар­тын­нан ка­ла­га ки­теп ба­рыр­лар. Бил­лә­һи­га­зыйм, әт­кәй бе­лән ән­кәй кыз­га­ныч. Мин бул­ма­сам, шу­шы Каф та­вы­на бөр­кет ки­те­реп ыр­гыт­кан җир­дә ада­шып кал­сам, алар­га кү­ңел­сез­лек, са­гыш, хәс­рәт ире­шер шул.

Юк, алай яра­мас!

Мин күз­лә­рем­не ач­тым. Ка­ра­сам, те­ге ла­чын ди­гә­нем бер дә алай ук олы тү­гел икән. Әнә, йөзь­ел­лык куе бо­так­лы имән ба­шын­да­гы оя­ла­рын­да алар, ике­се дә шун­да, шө­кәт­сез­ләр.

Бу юлы­сы ул бөр­кет­ләр ми­ңа че­би ба­ла­ла­ры ке­бек ке­нә кү­рен­де­ләр. Һе, дип, чак кы­на уй­лап куй­дым. Мө­га­ен да ба­ла чы­гар­ган­нар да икен­че кат­ка кү­кәй сал­ган­нар бо­лар, Каф та­вы та­вык­ла­ры! Ме­неп, бер-ике­сен чәл­дер­сәм, кы­зык бу­лыр иде. Без­нең “Та­би­гать бе­ле­ме” укы­ту­чы­сы Марс Га­ли­е­вич аның ише кар­га, чәү­кә, чып­чык, кү­гәр­чен­нәр­нең йо­мыр­ка­ла­рын җы­еп, дә­рес­тә әй­лән­де­рә-әй­лән­де­рә күр­сә­тә. Кро­ко­дил бе­лән фил­не­ке ге­нә юк, ди. Әле ан­да каз кү­кәе дә бар, үзем күр­дем. Олы, уч­ка көч­кә ге­нә сыя. Ди­вар­га чә­пә­сәң, бө­тен бү­рә­нә­лә­ре са­ры­га бу­я­лыр, кыз­лар­ның бо­ры­ны­на са­сы кү­керт исе ту­лар, ә мин чы­гып йө­ге­рер идем. Тик алай эш­ләр­гә яра­мый гы­на шул, яра­мый! “И­ке­ле” ку­я­чак.

Ә ме­нә ла­чын кү­кәе каз­ны­кы ише ге­нә бул­мый, ки­мен­дә өч литр­лы бан­ка ка­дәр­дер, һич югы ике литр­лы! Эһ, бер кү­кә­ен алып, Марс Га­ли­е­вич­ка кай­та­рып бир­сәң, ки­мен­дә бер “биш­ле”­сен куя ин­де, олы итеп, дәү­не — ел бу­е­на җи­тәр­ле­ген! Әл­лә өч­не берь­ю­лы­мы?

Ми­нем бо­лай да бу ел­да дүрт “биш­ле”м бул­ды. Ни­гә­дер бү­тән төр­ле бил­ге куй­мый­лар ми­ңа. Йә “и­ке­ле” то­мы­ра­лар, йә “биш­ле”. Ан­на­ры ике­сен бер­гә ку­ша­лар да, чи­рек­кә “дүрт­ле” яки “өч­ле” чы­га­ра­лар. Ике­не биш­кә куш­кач җи­де бул­ган­лы­гын кем дә бе­лә, әм­ма ур­та­лай ти­гез бү­лгән­дә ни­чек дүрт йә өч чы­га­дыр, мо­ны­сын укы­ту­чы­ла­рым гы­на ча­ма­лый­лар­дыр. Кыс­ка­сы, уку дә­ве­рем­дә ни “өч­ле”­не, ни “дүрт­ле”­не күр­гә­нем юк әле­гә, әм­ма чи­рек йом­гак­ла­рын­да алар кай­дан­дыр баш­ла­рын кал­кы­тып чы­га­лар. Һич югы хез­мәт яки физ­куль­ту­ра дә­ре­сен­нән бул­са да ку­я­лар ми­ңа ул бил­ге­не. Ә ан­на­ры: “Без­нең сый­ныф­ның дан­лык­лы “у­дар­ник”­ла­ры са­нын ки­ме­теп йө­ри­сең!”— дип ачу­ла­на­лар. Бер­сен дә то­тып аша­га­ным юк әле, ни­гә шул сүз­лә­рен әй­тә­ләр­дер?

Баш­ла­гач, әй­тим ин­де, ми­нем мәк­тәп дә­рес­лек­лә­рен ачып та ка­ра­га­ным юк ди­яр­лек. Укы­ту­чы­ла­рым уз­ган дә­рес­тә ни сөй­лә­гән бул­са­лар, шу­ны гы­на ка­бат­лап би­рәм үз­лә­ре­нә. Ку­а­на­лар. “Биш­ле” ку­я­лар, ә сый­ныф­таш­ла­рым ни­гә­дер “дүрт­ле” бе­лән “өч­ле” ара­сын­да гы­на ада­шып йө­ри­ләр. Әл­лә дә­рес­ләр­не тың­лап утыр­мый­лар, әл­лә аң­лап бе­тер­ми­ләр? Ә кай­бер дә­рес­ләр­дә укы­ту­чы­ла­рым, со­рап та тор­мас­тан, ми­ңа “и­ке­ле” утыр­та­лар. Сә­бә­бен әйт­ми­ләр. Тәр­ти­бем на­чар, ах­ры­сы. Ә-ә, ал­дыйм икән. Мин һәм­мә­сен­нән урыс те­ле бе­лән әдә­би­я­ты дә­рес­лә­рен­дә ка­лы­шам бит әле. “Яшь гвар­ди­я”­не сөй­ләр­гә куш­са­лар, мин — бел­мим. Бө­те­не­се укы­ган­нар, ә мин — ачып та ка­ра­ма­ган!

Ме­нә шу­лай­рак әле хәл­ләр...

Әгәр дә урыс те­ле укы­ту­чы­быз­га шул өч литр­лы бан­ка ка­дәр­ле ла­чын кү­кәй­лә­рен ил­теп бир­сәм, “биш­ле” ку­яр иде­ме икән? Юк­тыр. Ул Асия апа­быз­ның мо­ның ише­гә исе дә кит­мәс шул. Аңа “Хәр­би сер” ке­бек әки­ят­ләр күб­рәк ошый. Әнә сый­ныф­таш­ла­ры­ма ­да ан­дый юк-бар­лар ошый, яры­ша-яры­ша укый­лар, узы­ша-узы­ша, бер­сен-бер­се бү­лә-бү­лә сөй­ли­ләр. Ә мин хәй­ран итеп тың­лап утыр­ган бу­лам. Әйе, бур­жуй­лар тыр­на­гы ас­тын­да ка­лып та, шул ерт­кыч­лар­ның аяк та­бан­на­рын кы­тык­лап ка­ра әле... Һе, кор­сак­ла­ры зур ди­гәч тә, юләр­ләр ди алар, ах­мак­лар, имеш. Ике­дән биш­не ае­ра бел­ми­ләр, ди...

Ярар ин­де, мин дә бер укып ки­леп сөй­ләр­мен дә, Асия апа­быз аһ итәр!

Ул көн­не дә дус­тым Ра­сих бе­лән бы­дыр-бы­дыр гәп­лә­шеп кайт­тык, тел те­гер­мә­не­без буш сүз кап­чык­ла­ры­быз­дан ко­ел­ган әки­ят һәм саф­са­та ор­лык­ла­рын җи­ңел кул­дан гы­на тарт­ты да тарт­ты. Те­ге ише­леп тө­шү­е­без га­дә­ти хә­веф­тән олы бер зил­зи­лә бә­ла­се­нә оч­рау­га әве­ре­леп, дөнь­я­лык­ны су ба­су­лар, Нух ва­кый­га­сы, җир тет­рәү, ул мәсь­ә­лә­ләр­дә га­лим­нәр­нең көч­сез­лек­лә­ре, адәм за­ты­ның, ни­ка­дәр ге­нә акыл­лы бул­ма­сын, ха­кый­кать­кә ире­шә ал­ма­вы һәм баш­ка шу­ның ише эре-ме­ре, вак-тө­як­ләр­дә бер-бе­ре­без­нең баш­ла­рын ка­ты­рып бе­те­рү­ләр бе­лән дә­вам ит­те. Бөр­кет­лә­ре­без дә га­ди чып­чык за­ты сы­ман кош кы­на бу­лу­ла­рын­нан аж­да­һа­га әй­лән­де­ләр дә, әл­лә нин­ди сәм­руг һәм һо­май­лар кы­я­фә­тен­дә бә­ян кы­лы­ны­лып, алар­ны та­гын кү­рер­гә ир­тә­гә үк ба­ра­ча­гы­быз ха­кын­да сүз­ләр ку­е­шып, кап­ка төп­лә­ре­без­гә җит­кәч тә ки­мен­дә бе­рәр сә­гать­ләп ләч­тит сат­кан­нан соң, өй­лә­ре­без­гә ке­реп, те­ле­ви­зор кар­шы­на чу­мып, га­ди һәм га­дә­ти тор­мы­шы­быз­га кайт­тык. Мон­да кү­ңел­ле­рәк иде.

Ир­тә­гә ди­гә­не­без бер­се­көн­гә, бер­се­көн­гә ди­гә­не­без ат­на­дан да ары­га кал­ды. Шул ара­да җәй дә җит­те. Күм­хуҗ ба­су­ла­рын­да чө­ген­дер эш­кәр­тү, бә­рәң­ге тө­бен өю­ләр­дән тыш, мәк­тәп бак­ча­сын­да ир­тә­дән кич­кә ка­дәр эш бе­лән мәш­гуль бул­дык. Ул да тү­гел, үзе­без­нең иха­та бак­ча­ла­рын­да да бил бөк­тек. Эш­нең иге-чи­ге юк иде, кы­рык­ма­са кы­рык төр­ле алар, һәм­мә­сен­дә дә “сай­ра­шыр­га” ти­еш идек. Дус­тым Ра­сих бе­лән оч­ра­шып сөй­лә­шер­гә дә ва­кыт юк. Мәк­тәп бак­ча­сын­да эш­лә­гән­дә дә олы сүз­не баш­лап бул­мый, кич­кә ка­лып кы­на кай­та­быз. Йок­лар­га ятар­га да өл­гер­ми­сең, ин­де уя­ныр­га, то­рыр­га ва­кыт.

Көн ар­тын­нан уз­ган көн­нәр бөр­кет оя­сын да, тау буй­ла­рын­да юа ашап йө­рү­ләр­не дә, ише­леп тө­шеп ки­тү ва­кый­га­сын да оныт­тыр­ган иде. Июнь ае узып, июль дә ки­леп җит­те. Ва­кыт та­бы­лу­га, инеш­кә ба­лык кап­ты­рыр­га йө­ге­ре­шә баш­ла­дык. Шун­да дус­тым Ра­сих:

— Бөр­кет ба­ла­ла­рын үс­тер­гән!— дип әй­теп сал­ма­сын­мы.

Яр бу­е­на те­зе­ле­шеп утыр­ган без, ыбыр-чы­быр, аның күз­лә­ре­нә ап­ты­рап ка­ра­дык. Әмир ге­нә, аяк­ла­рын бол­га­ган җи­рен­нән, ак ка­лач ке­бек тү­гә­рәк һәм ту­лып тор­ган ба­шын ка­шып:

— Нин­ди бөр­кет ди ул? Без­нең як­ка ка­ян кил­сен­нәр алар!— дип кет­кел­ди баш­ла­ды, ку­лын­да­гы озын кар­мак са­бы тө­шеп ки­тә яз­ды.

— Чир­тә-чир­тә!— дип кыч­кыр­ды Дил­бәр һәм, кар­ма­гы­на тер­сәк буе ала­бу­га кап­ты­рып, тар­тып та чы­гар­ды.

Апа­лар­ның “Зо­о­ло­ги­я” дә­рес­ле­ген­нән кү­реп бел­гә­не­без­чә, бу ба­лык­ны шу­шын­да ук та­ны­дык. Әм­ма аның ине­ше­без­дә бар­лы­гы бил­ге­сез, кар­мак­ка кап­ка­ны юк иде.

— Бә­хет­ле икән­сең, Дил­бәр!— ди­дем, аның ба­лы­гы­на кы­зы­гу­ым­ны яше­рә ал­мый­ча.— Ме­нә нин­ди бу­ла икән ул ала­бу­га ба­лы­гы! Бө­ке­ре. Кү­рә­сез­ме, ма­лай­лар! Сыр­ты бар! Ә сыр­тын­да — энә­лә­ре!..

Ала­бу­га ба­лы­гы чын­нан да га­җә­еп ма­тур һәм, шул ук ва­кыт­та, мо­ңар­чы бе­ре­без дә то­тып ка­ра­ма­ган­га­дыр, кур­кы­ныч һәм шө­кәт­сез то­ел­ды.

Ул ара­да Ра­сих та кар­ма­гын­да шо­ма һәм ма­тур кы­зыл­ка­нат тар­тып чы­гар­ды. Ми­ңа чирт­ми, кал­ка­вы­чым хә­рә­кәт­сез иде. Баш­ка­ла­ры­быз да тел­сез ка­лып, ин­де ге­нә ба­лык кап­ты­ра­ча­гы­на чын кү­ңел­лә­рен­нән ыша­нып, өмет җил­кән­нә­рен ки­ер­гән хәл­дә шым гы­на уты­ра бир­де­ләр. Ра­сих, кы­зыл­ка­на­тын кар­ма­гын­нан сал­ды­рып, алып кил­гән су­лы бан­ка­сы­на җи­бә­рү­гә, яңа се­ләү­чән элен­гән кар­ма­гын җай­лап, аңа:

— Тфү-тфү, ба­лык кап, яр бу­ен­да ял­ты­рап ят!— дип әф­сен укып һәм лач-лоч тө­ке­реп, сай­ла­ган уен­ты­гы­на ат­ты да: — Ба­ла чы­гар­ган икән дә, үс­те­рер­гә өл­гер­гән икән!— ди­я­рәк ис­ке сү­зен яңар­тып куй­ды.

Ялт кы­на аның бан­ка­сы­на ка­ра­дык. Ан­да ял­гыз кы­зыл­ка­нат­тан гай­ре һич­ни юк иде.

Бе­раз­дан Дил­бәр,— мул­ла ба­ба­быз­ның са­та­шу­ын­нан­дыр ин­де аны кыз­лар исе­ме бе­лән ата­ган­нар,— күр­ше ма­лае:

— Че­би дип әйт!— ди­я­рәк кө­леп куй­ды.— Без­нең Ай­рат­ның да аяк­ла­ры че­би чы­гар­ган­нар.

Аңа ия­реп без дә кө­леш­тек. Эне­се Ай­рат­ның аяк­ла­ры че­би­лә­нү­нең сә­бә­бен ях­шы бе­лә идек. Ул яла­на­як йө­рер­гә яра­та. Яң­гыр ди­ми, су­ык ди­ми, әл­лүр, ая­гы­на баш­мак­ла­рын да элеп тор­мый, урам­га чы­гып йө­ге­рә. Ар­тын­нан әни­се Нур­си­нә апа сан­да­ли­ла­рын то­тып ки­лә:

— Ки ин­де, улым, авы­рыр­сың бит?— дип үте­нә.

Аңа, Нур­си­нә апа­га, Мин­фа­лих абый оч­рый да:

— Ки­де­реп бул­мый­мы?— дип со­рый.

— Юнь­сез ма­лай!— дия Нур­си­нә апа, хәл­дән та­еп тук­тап.— Ну бу ма­лай­лар­ны!

— Алар шу­лай ин­де,— ди Мин­фа­лих абый, үз ма­лай­ла­рын исе­нә тө­ше­реп.— Че­би чык­кач акыл ке­рә алар­га!

— И ул че­би чык­кан­чы әле,— ди Нур­си­нә апа зар­ла­нып,— та­вы­гы­быз кырт­лый гы­на баш­ла­ды, кай­чан уты­ра да кай­чан че­би­лә­рен чы­га­ра!

Бо­лар­ның сүз­лә­ре шу­ның бе­лән тә­мам­ла­на. Нур­си­нә апа кай­тып ки­тә, Мин­фа­лих абый:

— Ха­тын-кыз­ның чә­че ге­нә озын шул, аң­ла­та ал­ма­дым,— дип зар эчен­дә ка­ла.

Мо­ны шо­фер Фа­из абый­га сөй­лә­гәч, те­ге­се кө­лә икән:

— Хә­зер­ге ха­тын­нар­да чәч тү­гел, тел озын, тел! Бө­тен хик­мәт тә шун­нан!— дип.

Алар­ның сөй­ләш­кән­нә­рен ко­ла­гы­на кирт­ләп тор­ган Фа­из абый ма­лае Фә­нис түк­ми-чәч­ми бо­ла­рын без­гә сөй­ләп бе­тер­гәч:

— Ай­рат­ны Нур­си­нә апа озын те­ле бе­лән ге­нә эләк­те­реп ала икән!— ди­я­рәк, сүз йом­га­гын ал­ды­быз­га тә­гә­рәт­кәч, те­ге юлы кө­ле­шү­дән хәт­та яр кы­рые ише­леп тө­шеп, бө­тен ба­лык­лар­ны кур­кы­тып бе­тер­гән идек. Бу юлы­сы хи­хыл­дау­га юл ку­яр­га һич­ бе­ре­без дә ба­тыр­чы­лык ит­мә­де. Әм­ма Әмир ге­нә:

— Че­би чы­гар­ган­мы?— ди­де, аң­ла­ма­мыш­ка са­бы­шып.

Шул гы­на җит­мә­гән иде. Ма­лай­лар бер-бер арт­лы прых-прых ит­те­ләр. Әмир һа­ман да ты­ныч­ла­на ал­мый­ча:

— Көз­гә Ай­рат­ның че­би­лә­ре та­вык бу­лып җит­ле­гә ин­де, бә­рә­кал­лаһ!— ди­де дә: — Та­вык ите ашый­сы­лар да бар икән,— дип өс­тәп куй­ды.

Мо­ны­сы ук ар­тык иде. Бу юлы­сы кө­лү­лә­ре­без­дән яр буе гы­на тет­рәп кал­мый­ча, ине­ше­без дә чай­кал­ган чи­ләк­тәй тү­гел­гә­ләп куй­ган­дай бул­ды. Ча­ма­сын югалт­кан Ра­сих су­га оч­ты, аның ар­тын­нан Әмир ки­леп төш­те. Кө­лү­лә­ре­без­гә мыс­кыл­лау­лар ку­шыл­ды, төрт­кә­лә­шү­ләр баш­лан­ды. Ба­лык то­ту­ның кы­зы­гы да, рә­хә­те дә кит­те. Бе­раз­дан соң көч­кә ге­нә ты­ныч­ла­нып, су­га чум­ган­нар­ның ки­ем­нә­рен кип­те­рү өчен учак ягып, аның ти­рә­се­нә җы­е­лыш­тык.

Ра­сих та­гын сүз баш­ла­ды:

— Те­ге, кыя ба­шын­да­гы оя­да­гы бөр­кет­ләр­нең ба­ла­ла­ры дәү бул­ган­нар икән. Абый­лар ур­ман аша уз­ган­нар. Сырт янын­нан. Күр­гән­нәр. Чи-чи ки­лә­ләр, ди. Абы­ең сөй­лә­мә­де­ме­ни?— дип, ми­ңа төр­теп ал­ды.

— Юк, бер сүз дә әйт­мә­де,— ди­дем, аның бөр­кет ба­ла­ла­ры ха­кын­да сөй­ләр­гә те­лә­ге бар­лы­гын ба­я­дан бир­ле сүз куз­га­тып ма­та­шу­ын­нан ук тө­ше­неп ал­ган идем ин­де.

— Әй­дә­гез, ба­рып кай­та­быз, ма­лай­лар!— ди­де ул, без­не кы­зык­ты­рыр­га те­ләп.

— Бү­ген үк­ме?— ди­дем, аны та­гын да үр­тәп.

— Юк­тыр, со­ңа­ры­лыр,— ди­де Ра­сих, ко­яш­ның баю ягы­на якын­ла­шу­ы­на иша­рә итеп.

Ни­ят­лән­гән эш­лә­ре­без тиз ге­нә ба­рып чык­ма­сын әле­гә бел­ми идек. Бу бер­ни­чә көн­лек ке­нә элә­геп кал­ган ял­дан соң ка­бат кыр эш­лә­ре баш­ла­нып кит­те­ләр. Без та­гын әле чө­ген­дер ба­су­ын­да чүп ута­дык, әле бә­рәң­ге ба­су­ын­да бил бөк­тек. Вак-тө­як ба­ла-ча­га­лар­ның яр­дә­мен­нән баш­ка авыл­да эш бер ге­нә адым да ал­га бар­ма­ган­лы­гын бел­сәк тә, күм­хуҗ рә­и­се­без­нең күк­рәк ки­е­реп, бүк­сә ка­бар­тып, мин бо­лай эш­лә­дем, мин бул­дык­лы дип мак­та­на то­ру­ла­ры­на тә­мам кү­не­геп, баш кү­тәр­ми, хез­мәт ма­ен сы­ек сө­я­лә­ре­без­гә җы­е­лыр­га да өл­гер­мә­гән җи­лек­лә­ре­без­дән сы­га бир­дек. Күм­хуҗ эшен йорт ара­сын­да­гы­сы алыш­тыр­ды. Ат­на-ун көн­ләп тә тү­гел ба­лык чирт­те­реп ял кү­рү­е­без дә, кы­я­да­гы бөр­кет оя­сы да оны­тыл­ды һәм шу­лай җә­е­без узып та ки­тә­се иде.

Бы­ел җи­ләк уң­ган­лы­гы ха­кын­да авыл хал­кы күп сөй­лә­гән­лек­тән, эш ара­сын­да ми­не дә ур­ман­га ку­ды­лар. Бу эш­не дус­тым Ра­сих­ка да йөк­лә­гән­нәр икән. Би­до­нын кү­тә­реп кер­гән. Без ты­рыс-кәр­җин­нәр­гә җи­ләк җы­ю­ны ки­тап­лар­да­гы рә­сем­нәр­дән кү­реп бел­сәк тә, өч литр­лы би­дон бе­лән ба­ру­ны га­дәт ит­кән идек. Ул кәр­җин ди­гән әй­бер­не үрер­лек тал чы­бык­ла­ры су бу­ен­да күп­тән де­гет афә­те ар­ка­сын­да ки­беп бет­кән­лек­тән, үрү­че­лә­ре дә ос­та­лык­ла­рын оны­ткан чор­да яшә­гән­без­дер ин­де. Ә би­дон җай­лы һәм уңай­лы нә­мәр­сә шул ул. То­та­сың да йө­ге­рә­сең.

Көн­нәр­нең июль ур­та­ла­ры­на ки­леп кер­гән ва­кы­ты. Ба­су-кыр­лар өс­тен­нән рә­шә йө­ге­рә. Кү­ңел­ләр­дә ко­яш тан­та­на­сы. Ул үзе­нең зәң­гәр киң­лек­лә­рен­дә мәгъ­рур па­ди­шаһ ке­бек сә­яр кы­ла. Көн­нең эс­се бу­ла­ча­гын ал­дан ук си­зен­гән та­вык-че­беш­ләр кой­ма һәм кир­тә буй­ла­рын­да үс­кән киң ябал­даш­лы әрек­мән­нәр ас­ты­на пос­кан­нар. Дәрт­ле сан­ду­гач­лар де­гет афә­тен­нән чит­тә сы­е­нып кал­ган ти­рәк­ләр­нең сирт­мә бо­так­ла­рын­да җыр су­за­лар. Яңа сау­ган сөт ке­бек ка­ба­рып-ка­ба­рып чык­кан ак ма­мык бо­лыт­лар күз ал­дың­да ка­бат эреп юга­ла­лар да бү­тән бер урын­да пәй­да бу­ла­лар. Мон­дый әкә­мәт­тән кы­зык та­бып, бер тау ба­шын­нан икен­че­се­нә кү­чә-кү­чә бар­га­ны­быз­дан арып, яшел чи­рәм­гә су­зы­лып ят­кан хә­ле­без­дә та­ма­ша итә­рәк, тел­лә­ре­без­гә са­лы­на тор­дык. Иң­кү­лек­ләр ара­сын­да йөр­гән сы­ер-са­рык кө­тү­лә­ре­нең авы­лы­быз­дан ары та­ба агы­лу­ын­нан ва­кыт­ның әле­гә шак­тый ир­тә икән­ле­ген тө­шен­сәк тә, бе­раз­дан ур­ман­га ашы­гыр­га бул­дык. Без­нең әле баш­ла­ры­быз­ны кү­тәр­ми­чә күп­ме җи­ләк җы­я­сы­ла­ры­быз да бар. “Ту­тыр­мый­ча кайт­ма­гыз!”— дип чы­га­рып җи­бәр­де­ләр шул. Ким-хур ка­лыр­га ярый­мы ин­де!

Бу ел­да чын­нан да җи­ләк­нең ях­шы уң­ган­лы­гын һәр­көн­не ди­яр­лек күр­ше апа­лар­ның чи­ләк ту­ты­рып кай­ту­ла­рын­нан бе­лә идек. Ал­лаһ бо­ер­са, без дә буш­ка йөр­мә­я­чәк­без ин­де ул. Имеш, ур­ман­га ки­леп ке­рү­е­без­гә, ашъя­у­лык ке­бек җә­ел­гән алан­нар­да кып-кы­зыл тат­лы җир җи­ләк­лә­ре без­не ге­нә кө­теп то­ра­лар­дыр сы­ман.

Әм­ма дә ял­гыш­кан­быз. Кая ди ин­де ул без­гә ан­дый сө­е­неч­ләр! Алан­нар изе­леп-тап­та­лып бет­кән, җи­ләк­нең әл­лә ин­де бө­ре­се дә кал­ма­ган?

Без әле ул ва­кыт­та җир җи­ләк­лә­рен аяк өс­те тү­гел, тә­гә­рәп һәм үр­мә­ләп җы­яр­га ки­рәк­ле­ген бел­ми идек. Шун­лык­тан ур­ман­ның эче­нә­рәк ат­лый бир­дек. Кер­гән са­ен авыл­даш­ла­ры­быз­ны гы­на тү­гел, әл­лә нин­ди, ко­лак ишет­мә­гән, күз­гә кү­рен­мә­гән апа һәм тү­ти­ләр­не, ма­лай-ша­лай һәм кыз-кыр­кын­нар­ны да оч­ра­тып, шак­тый ва­кыт­ла­ры­быз­ны буш би­дон кү­тә­реп йө­рү­дә уз­дыр­га­ны­быз­ны аң­лап, юл юнә­ле­шен бө­тен­ләй дә икен­че як­ка бо­рып, тау­лар сыр­ты­на ки­леп чык­тык. Кал­ку­лык-сырт­лар ки­нәт убы­лып, ерак­ка-ерак­ка су­зыл­ган киң һәм ик­сез-чик­сез зәң­гәр күк­кә ба­рып то­таш­кан ба­су­лар, алар­ны ярып үт­кән зур ас­фальт юл­дан агыл­ган ма­ши­на­лар, күр­ше Ку­җак авы­лы­ның ка­лын ка­ра ур­ма­ны уч тө­бе­ндә­ге­дәй кү­ре­нә һәм, иң ки­рә­ге, рә­хәт ягым­лы җил йөз­лә­ре­без­дән сый­пап, тән­нә­ре­без­гә ял би­рә иде. Мон­да че­бен-чер­ки, ки­гә­вен ише­ләр­нең дә аз бу­луы кү­ңел­лә­ре­без­гә хуш кил­гән­лек­тән, уты­рып ял ал­дык та, кул­ла­ры­быз­ны су­зып-су­зып кы­на эре һәм кып-кы­зыл җи­ләк­ләр­не җыя баш­ла­дык. Шу­шы эше­без бе­лән тә­мам ма­вы­гып ки­теп, оны­ты­лып шак­тый ма­таш­тык. Әм­ма бе­раз­дан Ра­сих:

— Әл­лә кай­чан шу­шын­да кил­ми­чә,— дип әй­теп куй­ды.

— Йө­ри тор­гач, тап­тык та­гын,— ди­гә­не­мә ул:

— Мон­да җи­ләк кы­зыл яу­лык яп­кан ке­бек икән,— ди­де дә, та­гын оны­ты­лып чүп­ли баш­ла­ды.

Шак­тый ва­кыт­лар шу­лай җи­ләк җый­дык та җый­дык. Ин­де би­дон­на­ры­быз да ту­лып ки­лә иде. Ма­вы­гу­ы­быз сә­бәп­ле сиз­ми дә кал­ган­быз, ул ара­да ко­яш кап­ла­нып, көн җи­ләс­лә­неп ал­ды, ка­ра бо­лыт­лар са­рып алыр­га өл­гер­гән күк­нең кур­кы­ныч бу­лып кү­ре­нүе кү­ңел­ләр­гә шом сал­ды. Сал­кын­ча җил чы­гып өе­рә, яшен таш­ла­ры уң­нан-сул­дан аты­ла, җи­һан сү­рүе ер­ты­лып-ер­ты­лып ки­тә, кот­лар бә­рә­кәт үзә­не бул­ган тән кап­чы­гын­нан аты­лып чы­гар­га җай эз­ләп бәр­гә­лә­нә. Ку­рык­кан күз­лә­ре­без шар бу­лыр­га өл­гер­де. Ул да тү­гел, там­чы­лый баш­ла­ган яң­гыр без­не агач ышы­гы­на та­ба ку­ды. Ме­нә әкә­мәт, ур­ман­да, шау­лап утыр­ган йөзья­шәр ка­ен­нар һәм имән­нәр ас­тын­да ка­чып ка­лыр урын бул­ма­сын ин­де! Бер агач янын­нан икен­че­се­нә йө­гер­дек. Киң ябал­даш­лы­сы­на ту­ры ки­леп, шун­да сы­е­ныр­га аш­кы­ну­ы­быз буш те­ләк ке­нә бул­ган икән. Ин­де күл­мәк-чал­бар­ла­ры­быз лач су. Хәт­та тән­нә­ре­без үтә­ли кү­ре­нә баш­ла­ган­нар иде. Без ин­де ка­бат икен­че бер кыя чи­те­нә ки­леп чы­гып, ары ба­рыр юл юк­лык­тан, ике ах­мак, яшь на­рат­лар ышы­гы­на сең­дек. Ерак­тан гы­на алар куп­шы кү­ре­нә­ләр шул. Ә сы­ен­ды­рыр ябал­даш­ла­ры бө­тен­ләй юк, энә­лә­ре ара­сын­нан яң­гыр үтә­ли ке­рә.

 

Яшен шун­да бар кө­че­нә бер­не сул­дан, икен­че­сен уң­нан ярып ки­те­реп сук­ты. Гү­я­ки җир тет­рә­де. Без­нең йо­мыл­ган күз ка­бак­ла­рын те­леп үт­кән як­ты­лы­гы җан­на­ры­быз­ны кот­сыз кал­ды­рыр­га җи­тә иде. Җир­гә сең­дек. Әгәр дә ярыл­са, ти­ше­леп кит­сә, бу афәт­тән шун­да ке­реп ка­чу­ны мең тап­кыр өс­тен­рәк кү­рер идек.

Яшен­нәр уй­ный бир­де. Ур­ман эчен­нән кыч­кы­рыш­кан аваз­лар ише­тел­де, без та­гын да өр­ки кал­дык:

— А-а-а-а!..

Ул да тү­гел, күк күк­рә­гән­не икен­че­се алыш­ты­рып, ян­да гы­на та­гын яшен уй­на­ды да тау тү­бән тә­гә­рәп тө­шеп кит­те һәм ча­тыр­да­тып нәр­сә­гә­дер ки­те­реп сук­ты, агач ау­га­ны ише­тел­де, че­тер-че­тер яна баш­ла­ган иде­ме, ут кү­тә­рел­де. Ул да тү­гел, куе ты­гыз яң­гыр ка­бат та­гын да кө­чәя-кө­чәя ишә бир­де. Гү­я­ки ут­лы яшен таш­ла­рын сүн­де­рер­гә ты­ры­ша иде.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных