ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 9 страницаБез инде өши башладык. Бая гына янгын ураган агачның уты күренми иде инде. Дөресрәге, һәммә тараф куе яңгыр пыяласы артында калды. Кулны сузсак, ул аңа төртеләчәк иде. Һични күренми... Ничек кинәт килеп чыккан булса, яңгыр шулай ук көтмәгәндә тукталып калды. Бөтен дөнья шаулый, дөбер-шатыр килә иде, тынды. Бу тынычлык котчыккысыз куркыныч булып колакларда яңгырады. Үзебезнең исән-имин шушы афәттән котылуыбызга сөенешеп, дөньяга ачык күз белән сокланып карадык. Ул чыннан та ямьләнеп, күпереп, купшыланып киткән. Хәтта агачлар арасына да сибелгән ал, кызыл, сары зәңгәр чәчәкләр гүяки көнгә нурлы балкыш белән көнгә таба чәчрәгәннәр. Сокланып туймаслык. Күзләргә ияреп, күңел болыннарга, таулар ягыннан үтеп, басу-кырларга, авылга таба йөгерә. Ә авыл... Ә авылыбызның матур йөзе саф, чип-чиста итеп юындырылган. Ак шифр, кызыл калай түбәләр ямь-яшел бакчалар эченнән күренеп тора. Мәгәрем ки, иннек ягынып, сабантуйга чыккан түти-апаларның үзләре сыман. Шунда ачыргаланып кычкырган кош тавышы дөньялыкны тамаша кылган күз һәм күңелнең дикъкатен бозды. Оясыннан егылып төште микәнни? Һәр ялгыш адымыбыз тау сыртыннан безне элеккечә түбән убып алып китәчәк иде. Саклык белән килә-килә, тауның чагыл йөзенә чыгып торган олы-мәһабәт ташка җиттек. Урынны шуның өстендә җайлы дип табып, ачыргаланып кычкырган кош тарафын тамаша кылып карап тора башладык. Хәйран итми мөмкин түгел иде: кош баласы оясының читендә генә, канаты каерылганмы, әллә инде очасы ук сынганмы — аны җыеп алалмый интегә, елый. Аларның оясы яныннан гына сыдырып, агачларның ботакларын сындырып-чәрдәкләп ауган икенче бер дәү имәннең яңадан калкынырга теләгәндәй башкаларга тотынган кәүсә-куллары инде җансыз калганнар, тик яфраклары гына әле хәвеф куркынычыннан азат хәлләрендә дымлы һавага куанышып көлешәләр сыман иде. Яшен бая менә шушы агачка суккан икән. Яна ук башлаган иде әле, җитмәсә. Ярый ла кош оясына уты күчмәгән, юкса бөркет балалары кыздырылган тавыкка әверелгән булырлар иде. Без сүзсез генә карап тора бирдек. Бөркетләр яңгырдан тәмам чыланган, каурыйлары асылып-асылынып төшкән. Аларның шөкәтсез кыяфәтләре куркыныч тоела, котны ала. Җитмәсә очлы һәм үтәли туры карашлары җанны каезлый. Олы күзләре дәү сары түгәрәк эченнән янып тора. Бөркетләрнең аяк асларында балалары тагын да шөкәтсезрәк кыяфәттә селкенгәлиләр, сөйләшкәндәй итәләр. Өчесе дә бергәрәк укмашкан. Аларны ата-аналары җаннарын атып саклыйлар. Ә читтәрәге, инде егылып төшәр кебек тоелган дүртенче лачын баласы, канатларының берсен һаман да асылындырган хәлендә җыеп алалмыйча талпына, кычкыра. Атасыдыр инде, бөркетләрнең олырагы һәм тагын да шөкәтсезрәге, куркынычы, аның саен иелгәләп аны чукый, төшереп җибәрергә теләп оясыннан арырак этә тора. Лачын баласы бирешми, һаман да ныграк ябыша. Һай, кыяфәте кызганыч, җаннар өзелеп китә. Дустым да бу хәлгә игътибар иткән икән. Бер авыздан: — Көш-көш!— дип кычкырып куйдык. Олы бөркеткә куркытуыбыз ошамады. Усал итеп тагын да карап алды да, аваз салып һавага күтәрелде. Әйләнеп килеп, безнең баш очыннан гына үтте. Иелеп калдык. Канат җиле тәннәребез аша кисеп чыкты. Икенче кат әйләнеп килүендә безне күтәреп алып очар кебек иде. Тизрәк агачлар арасына йөгердек. Безнең бу курку куәтле булган ахрысы. Йөрәкләр урыннарына утырып җиткәндә инде авылыбыз урамына ук кайтып кергән идек...
Ул елда бөркет-лачыннар көз буе безнең күктә, гүяки үз биләмәләренә хуҗа икәнлекләрен яшерергә теләмичә, һаман да очып, әйләнеп-әйләнеп йөрделәр. Алар биектә-биектә иде. Ничәү булуларына күнегеп беттек. Көз коры килеп, күк йөзе бәрәңге вакытларында да, аннан соңрак та чалт аяз торды. Һәм менә кыш керер алдыннан гына болытлар күренә башладылар. Инде күз карашларыбыз күнегеп беткән бөркетләр дә югалдылар. Кошлар инде җылы якларга китеп барган иделәр. Кышкы чана-чаңгы юллары салынгач, дус малайлар белән таудан шуарга җыелышып, урман ягына китә идек. Ә беркөнне теге, бөркетләр оя корган кыя тау өстенә килеп чыктык. Әүвәле һичнигә игътибар итмәдек. Безнең көтелмәгәндә күренүебезме, әллә узышып сөйләшүебезме куркыткан булыр, агачлар арасыннан өнне алып олы кош күтәрелде. Талпынды, кагынды, инде-инде дә егылып китәр сыман тоелса да, канатларын киң җәеп һавага күтәрелде, очышын тигезләде һәм безнең нәкъ баш очыннан аваз салып бер әйләнде дә, еракка, бик еракка китеп барды. Уң канатының яртысы диярлек ак булуы аны теге, җәй көне котыбызны алган дәү бөркетләрдән аермалы итә иде. Дустым Расих та миңа карап куйды. Тик бер сүздә әйтмәде. Әйе шул, диясе идем, бу бит теге, оясыннан егылып төшәргә тиеш булган, канатын яшен сугып еккан агач сыдырган бөркет баласы! Әмма мин дә эндәшмәдем. Ак канатлы бөркет баласы! Ул да очты. Бүтән елларда башка бөркетләр безнең якларга адашып та килеп чыкмадылар. Ә безнең ак канатлы бөркет баласы, елдан-елга зураеп, анда-санда күк йөзендә пәйда була иде дә, гүяки авылыбызның саулыгын-иминлеген белешеп, урап-урап очып йөри, аннан тагын югала иде. Тик ул биектә-биектә оча. Аңа инде сай хәтерле йорт казлары да күнегеп беттеләр. Элекләрне, бәбкәләре кечкенә чагында, котлары алына, тизрәк койма буйларына киртә асларына йөгерешә торган иделәр. Әгәр дә козгын ише хәшәрәт кош булса, бәбкәләрне алыр иде дә, әниләр безнең кирәкне бирер иде. Әмма без хәзер, каз саклауның ни икәнлеген онытып, рәхәтләнеп туп тибәбез. Күктә лачын йөзсә, козгын, карчыга, тилгән ишеләр ерак кача икән ул! Ә бер елны ак канатлы шул бөркетебез җепшек кышның куе зәңгәр күгендә күренде. Дустым Расихның сүзләре дөрескә чыкты. Без мәктәптән телләребезгә салынып кайтып бара идек. Сәлам биреп ак канатлы бөркетебез аваз салды. Шым калып күккә төбәлдек. Ул бу юлысы чыннан да ялгызы гына түгел иде. Аннан бераз арырак тагын берсе күренде. Без, ура кычкырып, бүрекләрне чөйдек. Әллә тавышларыбызга игътибар итеп, бөркетләрнең икенчесе дә аваз салды. Без тагын тындык. Телсез калып карап тордык. Бөркетләребез аваз белән сәламләп күк йөзеннән бер-ике әйләнеп уздылар да, безнеке дигәне түбәннәнрәк, шаулы маэмайларны да ояларына сеңдереп түбәннән очып үтте. Ак канатлы бөркет баласы инде олы лачын иде! Ә аннары алар юкка чыктылар. Бары тик өнне алырлык карашы һәм канатларында җил уйнавы гына күңелдә уелып калды. Һәм алар бүтән бер генә дә күренмәделәр. Ә без аларны сагына идек. Кайда сез, бөркетләр? 2001-2002 (1 нче август).
БАКЫР БОЗАУ АРТЫННАН Хикәя Авыл аякка басты. Моңа кадәрле, сукыр әтәчкә ияреп йөргән нәфселе тавыкларыннан гайре җан иясе барлыгы сизелмәгән җәйге челләләрдә урманнарга таралып печән чапкан, көзге салкыннар һәм яңгырлар ирешә башлаганда ук борынын мендәр астына тыккан Сасмак халкы, язгы бозлар кузгалганда гына шаулап аккан Казан-су елгасы кебек булып нигәдер бу юлысы октябрь аенда ук хәрәкәткә килде. Бөтен гаеп бары тик Гыйльмениса түтинең утыздан узып та кырыкка җитә алмыйча һаман акыл табуга ирешмәгән, әмма дә Ходай рәхмәте аркасында өйләнеп өлгергән, бер-бер артлы алып кайтылган ыштансыз ташбаш малайларына борын төрттерерлек эш майтара алган Сабирда гына иде. Авыл иң әүвәле колаклы булды. Сүзнең егәре буш тегермәнне дә онлы итә, диләр, хак икән. Колакка кергән ул сүзләр күпереп китте, йөрәкләргә очкын салды һәм кайнарланып, кабынып, зур утка әверелде. Йортлардагы сыңар-сыңар янган алтмышлы лампалар йөз иллелене узып, кырыклылар ике йөзлелегә әверелеп, сүнеп тә тормастан, төннәр буена яна башладылар. Авыл йокысыз калды. Бу кадәрле галәмәтнең Сасмакта Париж Коммунасы вакыйгасыннан бирле булганы юк иде. Сабирның катыкчы хатыны Шәмсия Казанга киткән, имеш, көянтәсен сындырган да, кайта алмыйча ята икән дип хәбәре килеп ирешкәч, ире, мескенкәй, алагаем гәүдәсен сөйрәп, калага үзе юл алган. Бер көн буена эзләгән хатынын. “Күмхуҗ базары”нда Арча хатыннары каймак, эремчек, сөт һәм катык сата торган рәтләрне ун әйләнгән. Шәмсиясе менә шушында гына булырга, сынган көянтәсен кочаклап елап утырырга тиеш, имеш. Юк икән шул! Кая ди ул! Сабирның уңлы-суллы йөрүләренә гаҗәпләнгән Арча хатыннары: — Каймактан авыз итегез! — Сөтемне кабып карагыз! — Эремчектән... Эремчектән! — Катык!.. Катык!..— дип кыстыйлар икән моны. Сабир: — Куегыз әле каймагыгызны, ташлагыз әле сөтегезне, катык кабар хәлмени! Хатынны менә шушында гына дигән иделәр. Шәмсиямне эзлим. Көянтәсе сынган. Өченче көн өйгә кайтканы юк,— дигәч, телдән-телгә чыштый-пыштый сүз киткән. — Көянтәсе Тукай урамында сынды,— ди икән берсе. — Булыр сиңа, Камал театры янында сынды,— ди икән икенчесе. — Юк ла инде... Ул яшьли сөйгән егете Вәлиулланы очраткан иде. Шундадыр. Аны күргәч, кайсы хатынның көянтәсе сынмыйча калганы бар?— ди сөйли икән өченчесе. Әмма Сабирның колагына гына ирешми. Ул инде ит рәтенә күчеп, аннан Шәмсиясен эзләштереп маташа. Итчеләрдән бер юан һәм гайрәтле мишәр: — Бу Әрчә кадыннары нәмә дия суалмакта анда? Сәүкә олавы бүсылмакдырмы, әнәтерәк?— дип әйтүгә, күршесе: — Алайлама, болайла!— дип, аңа кул изәп, авызына колагын куйдырып: — Шәмсиянең Фатих әзмәвер кулында “көянтәсе сынган”, белмисеңмени?— диярәк әйтүенә, тәмам барысы бергә бер авыздан хахахайлап алгач кына, “көянтә сындыру”, ягъни хатын-кыз мәсьәләсендә үтә дә беркатлы Сабирның күңеле жу итеп, оятка калмас өчен бөтенләй икенче кыяфәткә кереп, Шәмсияне белмәгәнедәй: — Итне каян аласыз, егетләр? Бу кадәр калҗалар каян килә? — дип юри генә, сүзне башлап китү өчен боларны сөйләштерә башлаган. Мишәрләрнең авыз ачыла, күз уйный, теленә сүз килергә өлгерми, бу тагын: — Нинди ашлык симертә икән боларны?— дип сорый. Алар тагын җавап бирергә җитешми, ул кабат сорауларын тезә. Мишәр түзми: — Кара әле, агай, шушы кадәр чокым булдың инде, башымны катырдың... Әйтсәм-әйтим: чуашлар үстерә боларны!— дип тезеп китә. — Нинди чуашлар?— ди Сабир да, әлегә уенда уен булган хәлендә. — Аксубай чуашлары!— ди мишәр. — Анда да алар бармыни?— ди тагын да Сабир, белмәмешкә сабышып. Тегесе бер дә уйлап тормаган: — Урыс белән чуашның булмаган җире юк инде!— дип җавап биргән. Безнең агай аның ул сүзен: “Урыс һәм чуаш халкы бик тә булган, бик тә уңган халык икән!”— дип аңлаган һәм алар алдында баш ияргә әзер икәнлеген белдереп чактан гына кушаякланмаган. Имеш, инде дә сәҗдә итеп, ни максатта килгәнлеген дә онытып, шул бөек халыкларга атап мәдхия җырлый башласа да һичнинди гайбәт сөйләрлек эш чыкмас икән!..
Менә шул уе Сабирны харап итте дә инде. Нинди максатта монда йөрүен онытыпмы, әллә мал-туар дигәндә башаяк килүгә барып җитүе сәбәплеме, ул, көянтәсе сынган Шәмсиясен эзләү хәвәсеннән чыгып, чуашларга кимендә бер-ике бозау, өч-дүрт сарык алырга бару өчен яр буе шофер Хисмәтне котыртырга һәм кара көзгә кадәр юлга чыгарга кирәклеген башына мең кат киртләп, сәфәренә олы өметләр багылау белән бергә, энәсеннән җебенә кадәр планнар да кора башлады. Әмма күңелендә туктаусыз туып торган сорауларга да җавап табарга теләп, аларны мишәрнең колагына яудырырга тотынды һәм шунда ук җаваплар да ала торды: — Анда бозау кыйммәт бәяме? — “Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер!” — Юлы авырмы? — “Олы юлдан — пыяла!” — Озак йөреләме? — “Иртә чыккан — юлы уңган!” — Кешеләре нинди? — “Ашлы-туйлы!” — Чәй-шикәргә ничек? — “Суның — зәһәре, балның — бәһәре!” Тагын нинди соравы калганлыгын уйлап маташса да, болай да аңлашыла инде диярәк Сабир, канәгатьлек кылып, ишеккә таба юнәлде һәм шул барышы белән авылынача кайтып җитте. Әзмәвер Фатихны да, чукынчык Вәлиулланы да белешеп тормады. Агыйделнең аръягы белән чагыштырганда алар беркем дә түгел иде. Өенә кайтып кергәнендә, кызарып пешкән калач кебек, түгәрәкләнеп, тәмам бәхеткә ирешкәнен яшермичә, канәгать төстә аяк бөкләп өстәл башында май, каймак, җимеш-мимеш һәм дә мең төрле татлыдан да, баллыдан да ризык тезеп чәй эчеп утырган хатыны Шәмсияне күргәч кенә Казанга ни өчен барганлыгын исенә төшерде һәм аңа кочакларын җәеп якыная башлады. Аның чамасыз күтәрелгән куллары чукмардан да зуррак күренеп, кочагына кергән тегермән ташын да он итәр кебек тоелса да, хатыны: — Иркәм, җанашым, бәгырем!— диярәк өстәл башыннан төшеп, иренең назына чумды.— Кайларда йөредең, җан кисәккәем, шушы кадәр югалып? Бу сорауны һәрхәлдә ул бирергә тиеш түгел иде. Инде генә эреп киткән Сабирның күз элмәгенә шул чагында мич арасына чиләкләре белән бергә куелган көянтә эленде. “Йа Хода, бу ни хәл? Көянтәсе исән-сау икән!”— дип уйлап, моны теленә үк чыгарды: — Бәрәкаллаһ, көянтәң сынмаган икән лә! Хатыны җиңелчә калтыранып куйды. Коты чыкмакчы идеме? Әмма кочагындагы Шәмсиясенең бу калтырануы Сабирның нәфсесен генә кузгатканлыктан, тәкатеннән узып, шик-шөбһәгә тарымыйча калды. Бәхетне адәм баласына Аллаһы тәгалә бер бирсә, чумырып ук тапшыра шул, башаяк чумарлык итеп! Шәмсия исә: — Яңасын алдым!— дип, ни дияргә белмәүдән көянтә мәсьәләсен чишеп салды.— Өч көн эзләп йөрдем. Таптым, чукынганны, урман ягы марилары алып килгән иде! Сабирның да бу сүзләргә канәгате килде: — Яхшы булган, әлхәмдүлиллаһ! Хатынын кочагыннан чыгарып, Сабир көянтәгә таба үрелде. Алды. Уңлы-суллы әйләндерде дә сөйләнде, әйләндерде дә сөйләнде: — Нәкъ элеккесе кебеген каян таптың? Буявы да тегеседәй яшел, нәкъ шулай ук кыршылган, элмәкләренең кадакларын да минемчә итеп какканнар, шул ук рәвешен китереп кәкрәйтеп тә куйганнар әле! Сөбханаллаһ!— дип тезеп-тезеп китте. — И ирем,— диде Шәмсия.— Кулларың бигрәкләр дә уңган икән. Бөтен дөнья синең өлгегә карап эшли!.. Эһ Шәмсия! Җитмәсә иренең беләгеннән дә сыпырып куйды, күзен дә кыскандай итте. Шул хәрәкәтеннән соң көянтә кайгысы онытылды. Дөньялары тәмам түгәрәкләнеп, Сабир да өстәл башына кунаклап, Казаннан алып кайткан мал-туар һәм чуаш мәсьәләсен исенә төшереп, мишәрдән ишеткән: “Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер!”— дигән сүзен теленә мендереп, авызын ерып җибәрде. Иренең күзләре уйнап, тамагының кырылуында сәбәп барлыгын сизенеп-белеп гадәтләнгән Шәмсиясе: — Ни иде, иркәм-җанашым?— дип, уртага сорау салды.— Май ашадыңмы әллә? Сабир, үз рәхәтенә чумып дигәндәй, елмайган хәлендә сөенеп утыра бирде. Шәмсиянең көтмәгәндә күңеле кайнарланды, бәгырен шик энәсе тишеп үтте: “Тукта әле, берәр хәлне, аны-моны сөйләмәгәннәрдер бит? Бигрәк елмаеп, әллә кем булып утыра әле бу!” Бераздан бу уе баш мие амбарының бушлыгында торнадо-туфан кебек бөтерелеп, тел тегермәненең канатларын кузгатып җибәрмәсенме? — Син нәрсә, шул сүзләргә ышандыңмы?— дип, коелып төште Шәмсия.— Әзмәвер Фатихның тоткыны булырга диме инде? Юк сүз ул, ирем-бәгырем, аның, тотса, ташны сыгардай кулларына бүтән бер генә килеп кердем юк! Аллаһ сакласын, туйдырып бетерде инде ул. Сиңа, Сабирым, җитәме соң! Йомшак итеп кенә тотасың, ваклап-ваклап кына үтәсең... Ә Сабир һаман да елмаеп, үз бәхетенә чумып утыра бирде. Күзләренең зәңгәрлегенә кушылып сер тама. Аның саен сөекле Шәмсиясе җиде йозак астына бикләп куйган кыңгыр эшләрен уртага чыгара бирә: — Син Вәлиулланы уйлыйсыңдыр инде? Юне юк аның! Көянтәм сыну хакында базар хатыннарына ул гына сүз тараткан. Бер кем дә түгел! Күпме итәгемә уралып йөрде. Билләһи, аңа бирәсем юк!.. Ни... Бер-ике тапкыр ялгышуыма хәзер дә үкенеп бетә алмыйм. Каймагыма, сөтемә хуҗа булмакчы иде. Натуралата түләтергә теләде. Нишлим соң? Барысын да белеп кайттыңмы? Билләһи, моннан түбән, тәүбә-тәүбә, Аллаһ сакласын, көянтәмне сындырмам! Шәмсия сөйләде дә сөйләде. Аның саен ире Сабир сабырлык утравында уйларының рәхәтлегенә хәйран калып утыра бирде. Инде ул Агыйделне кичеп чыккан, көтүе белән мал-туарга хуҗа булып алган бай кешедәй үзен хис итте. Хатынының сүзләре бер колагыннан керә торды, хәтер тартмасында тукталыр урын таба алмыйча, арлы-бирле сугылып, икенче колагыннан чыга барды. Әмма уйларыннан вакыт-вакыт айнып та киткәләде, аңлый гына алмады: бу нинди бетмәгән көянтә сыну хәсрәте соң әле? Ул да түгел, Шәмсиясе аның аяк астына егылып елый ук башлады: — Ирем, бәгырем, ятим итмә?!. Балалар хакына! Авыл халкы алдында оят бит! Кая барыйм соң? Фатихка да минем көянтәм сыну гына кирәк. Вәлиулласы да мәлгунь! Мәңге бакый көянтәмне кабат сындырмам! Ант суларын мең эчеп кенә калмыйча, инде вәгъдә дәрьясына баштүбән чумып тончыгыр хәлгә җиткән Шәмсия, тәмам бушангач, һаман кымшанмый үз алдына серле елмаеп утырган иренә күтәрелеп карарга җөрьәт итте. Шунда гына, башка бер хәл булырга кирәк монда диярәк, аяк өстенә басты да, иренә төртеп: — Син нәрсә, мине мыскыллап көлеп утырган буласың? Әллә Гайниҗамалыңны очраттыңмы?— дип, тик томалдан җикеренә башлады.— Бетмәде инде шул тәкәрлек чебешенә мәхәббәтең! Уйларыннан айнып китәргә өлгермәгән Сабирның күңеле, Агыйделнең аръягында әлегә туарга да өлгермәгән мал-туар көтүен калдырып, үзенең ничә көннәр яме китеп торган, әмма да инде Шәмсиясе күренүгә бөтенәеп өлгергән йортына кайтып төште. Теле кабат ачылды: — Нәрсә этенәсең? — Этенми сиңа,— дип тузынды Шәмсиясе.— Йоклап утырганыңны белгән булсаммы! Әмма шунда Сабиры аңа аягыннан егылырлык сүз әйтте: — Сер бар, киңәшәсе иде! Күпме гомерләрен бергә яшәп тә, иреннән мондыйны ишетмәгән Шәмсиягә бу сүзләр алама акылын яктыртып кояш чыкканыдай тоелды.
Сабирның сере шофер Хисмәтнең дә күңеленә май булып ятты. Бу хакта кешегә белдермәскә һәм, эшне озакка сузмыйча, Аксубай-Чистай якларына юлга чыгарга килешенделәр. Юкса, кара көзгә калсалар, ул арада кыш та башланып китсә, соңарырга мөмкин иделәр. Әмма, Шәмсияне искә алмаганда, боларның икесе генә бүлешкән сернең күмәчен авыл халкы күптән инде уртага куеп, телем-телем кисә иде. Һәммәсе дә Агыйделнең аръягына бозау, сыер, сарык ише мөгезле һәм мөгезсез мал-туар артыннан юлга чыгарга җыенды. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|