Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 10 страница




Хис­мәт бе­лән бил­ге­лән­гән ва­кыт ир­тән­ге сә­гать биш иде. Ан­нан ал­да­гы кич­тә ге­нә бил­ге­ле бул­ды: алар­га юга­ры оч Мө­дәр­рис ия­рер­гә ти­еш икән. Хис­мәт­нең ха­ты­ны ягын­нан ка­рен­дә­ше, ягъ­ни дә кай­неш ти­еш­ле ке­ше­се бул­ган­лык­тан, аны кал­дыр­ма­я­ча­гы аң­ла­шыл­ды. Әм­ма бо­лай­га кит­сә, яр­ты авыл­ны үзе бе­лән ала­чак икән ди­я­рәк фи­кер йөр­тер­гә өл­гер­гә­н Са­бир, ри­за­сыз­лык бел­де­реп, бу­за куп­тар­ган­дай кы­лан­ды­рып та ма­таш­ты әле:

— Ни хәл бу? Ка­ян кил­гән? Ке­ше­гә тиш­мәс­кә сүз ку­еш­кан идек бит!— дип ка­ба­рын­ды-бүр­тен­де, әм­ма Хис­мәт өс­тәл ур­та­сы­на бер ше­шә ак ара­кы ки­те­реп утырт­кач, ар­ты­гын сөй­лә­шеп тор­мас­тан баш кы­на бор­га­ла­ды да, бе­рен­че ста­кан­нан соң үзен­дә бул­ма­ган акы­лын бик оч­сыз­га кал­дыр­мас­ка ты­ры­шып са­та баш­ла­ды: — Бел­сен ко­ла­гың!..

Хис­мәт­нең бе­лем ко­лак­та тү­гел иде, әм­ма дә Са­бир­ның һәр сү­зен аңа элеп утыр­ды. Шул уты­ру­дан та­гын да шак­тый җә­е­леп, икен­че яр­ты ара­кы чык­ты һәм бу­сы ин­де ике­сен дә тә­мам ха­рап ит­те.

Ир­тә­дә алар юл­га чы­га ал­ма­ды­лар. Таң бе­лән аш­кы­нып ки­леп җит­кән Мө­дәр­рис бо­лар­ны, ха­тын­на­рын да яр­дәм­гә ча­кыр­тып, өй­лә­гә ка­дәр урын­на­рын­нан куз­га­та ал­ма­ды.

Мес­кен­нәр­нең кич­кә ге­нә күз­лә­ре ачыл­ды. Бер баш­лан­ган дип, яңа йорт бу­ра­сын кү­тә­рер­гә әзер­ләп куй­ган Хис­мәт­нең әр­җә­се бе­лән ара­кы­сы­на ху­җа бу­лып өл­гер­гән­нәр дә, яр­ты­сы­на ук җи­теп, бу­ша­тып та таш­ла­ган бу­лып чык­ты­лар. Хис­мәт иң бе­рен­че шу­шы хәл­ләр­не исе­нә тө­ше­реп:

— Ур­так­тан!— дип, Са­бир­га ки­чә­ге сүз­не куз­га­тып ка­ра­ды. Әм­ма ше­шә­дә­ше ләм-мим эн­дәш­мә­де.

Алар ул кич­тә тә ки­тә ал­ма­ды­лар. Юл­га куз­га­лу та­гын бер көн­гә со­ңар­тыл­ды.

Урам­га чык­са­лар, Хис­мәт­нең кап­ка тө­бен­дә тор­ган ма­ши­на­сы­ның әр­җә­се­нә дә, яны­на да ха­лык тул­ган. Кай­сы уты­рыр­га, кай­сы­ла­ры, ин­де тә­мам за­ры­гып, тө­шәр­гә дип эте­шә һәм төр­те­шә иде­ләр. Са­бир бе­лән Хис­мәт­не кү­реп алу­га, һәм­мә­се дә ты­нып кал­ды­лар. Ара­дан бер­кат­лы­рак­ла­ры:

— Ки­тә­без, куз­га­ла­быз, ин­шал­лаһ!— дип куй­ды.

Бу сүз­ләр ка­бат­ла­нып, ха­лык кү­ңе­ле дул­кын­ла­нып ал­ды, хәт­та поч­мак­ка сең­гән хәл­лә­рен­дә җы­лы­ныр­га җит­ле­геп ма­та­шу­чы­лар да баш кал­кыт­ты­лар. Бу сә­гать­нең дә җи­тә­чә­ген ир­тән­ге дүрт­тән бир­ле көт­кән ха­лык­ның бә­хе­те куш ки­лә­се иде, Хис­мәт:

— Ко­е­лы­гыз! Эш­кә ба­рып кай­та­сым бар!— дип һәм­мә­сен өр­кет­те. Әм­ма куз­га­лыр­га те­ләү­че­ләр та­был­ма­ды. Ха­лык­тан җи­ңел ге­нә ко­ты­лу мөм­кин тү­гел иде. Са­бир:

— Кал­сын­нар!— дип, Хис­мәт­не чит­кә­рәк алып кит­те.— Бо­лар таң­га­ча сак­лар­га әзер. Ма­ши­наң­ны күм­хуҗ га­ра­жы­на ил­теп бик­ләп куй!

Мо­ңа ка­дәр­ле ха­ты­ны­на да кү­тә­реп сүз әй­тә ал­ма­ган Са­бир­ның ку­ә­те­нә бу оч­сыз­ хак­ка гы­на кул­га ке­рер­гә тор­ган мал-ту­ар кө­тү­е­нең һәм мө­гез­ле­се, һәм мө­гез­се­зе яңа рух өр­гән, авы­зын­да­гы те­лен ач­кан, аны бул­дык­сыз бо­зау­дан мир үге­зе ясап өл­гер­гән иде ин­де. Ниш­ләп шу­лай бул­ма­сын ди? Аны бит Агый­дел­нең аръ­я­гын­да “бер энә­гә бер сы­ер” кө­тә! Бай­лык ке­ше­не ке­ше итә ул, мес­кен­нән дә хан ясый. Аның ха­кын­да­гы хы­ял гы­на да адәм ба­ла­сын ко­тып­ка­ча йө­гер­тә, ди­ләр­ме? Һе, ха­лык хак әй­тә ул!

Хис­мәт шун­да ук Са­бир­ның әме­рен җи­ре­нә җит­ке­рер­гә дип аш­кы­нып куз­гал­са да, эләк­те­реп өл­гер­гән сер­дә­ше­нең кул­ла­рын­нан бе­лә­ге ыч­кы­нып ки­тә ал­мый­ча, бу ике­нең чал­бар ба­лак­ла­ры ка­бат үза­ра урал­ды­лар.

— Син бо­лай ит,— ди­де Са­бир, ки­ңәш­лә­шеп то­ру­ны әл­лә кай­чан оныт­кан хә­лен­дә әмер би­реп,— күм­хуҗ га­ра­жы­на ил­теп бик­лә, төн­ге ка­ра­выл­чы­га, рә­ис үзе куш­ты ди­гән бу­лып, ке­ше-ка­ра күр­мә­гән­дә ан­нан аны алып чык, Дүрт ку­ак ар­ты­на ки­те­реп куй. Шун­нан гы­на шы­лыр­быз. Ә ха­лык­ка, ир­тә­гә ки­бет бу­ен­да, сә­гать ал­ты­дан да со­ңар­мый куз­га­ла­быз дип әйт. Бет­те-кит­те!

— Ан­да нин­ди ка­ра­выл­чы бул­сын?— ди­де Хис­мәт, уен­да ма­ши­на­сын күм­хуҗ га­ра­жы­на ку­яр­га өл­ге­реп, әм­ма ан­нан чы­га­ра ал­мый­ча га­зап­ла­нып.

Са­бир, бә­хет­кә, бу сүз­лә­рен шун­да ук тө­шен­де.

— Ярар, бик ях­шы!— ди­де, ку­лын­нан ыч­кын­дыр­ды.

Хис­мәт­нең сүз­лә­ре­нә һич­кем ыша­ныр­га те­лә­мә­де. Әм­ма өе­нә та­ба кай­тып кит­кән Са­бир­ны күр­гәч ке­нә:

— Бү­ген бар­мау­ла­ры хак икән!— дип, ко­е­лы­ша баш­ла­ды­лар.

Шу­лай да тә­мам ыша­нып бет­мәү­че­ләр, мон­да хәй­лә бар­лы­гын си­зе­нү­че­ләр Хис­мәт­нең әр­җә­сен­дә күм­хуҗ га­раж­ла­ры­на ка­дәр уты­рып ба­рып, йо­зак са­лу­ы­на ка­дәр ка­рап тор­ды­лар да, ял­гы­зы бо­е­гып бик­тә кал­ган ма­ши­на өчен кай­гы­рып кай­тып кит­те­ләр. Ара­да әл­лә ка­ян ише­теп кил­гән Ка­май авы­лы урыс­ла­ры да бар иде.

— Го­мер бул­ма­ган­ны!— дип зар­ла­ныш­ты ха­лык.— Мәң­ге ба­кый Хис­мәт ма­ши­на­сын үз кап­ка­ла­ры тө­бен­дә кун­дыр­ды, бү­ген ге­нә за­кон үз­гәр­гән икән!..

Авыл төн буе йок­ла­ма­ды. Лам­па­лар­ның йөз дә ил­ле­ле­се Ле­нин ба­бай ягып кал­дыр­ган электр утын туй­ган­чы ян­дыр­ды. Ма­ши­на та­вы­шы ерак юл­дан үтеп кит­кән­дә дә тиз ге­нә ар­ка­ла­ры­на биш­мәт эләр­гә өл­ге­реп йө­ге­реп чык­ка­ла­ган ха­лык­ның ни кү­зе, ни зи­һе­не ял күр­мә­де. Ә төн ур­та­сын­да, чәй дә эчеп тор­мас­тан, Са­бир бак­ча арт­лап кы­на Хис­мәт­ләр­гә ки­леп кер­де. Бу­ы­лып өр­гән эт­ләр авыл­ны ка­бат аяк­та йөр­тер­гә өл­гер­гән иде­ләр.

— Ул кит­те ин­де!— дип, ишек ар­тын­нан гы­на җа­вап бир­де Хис­мәт­нең ха­ты­ны.

Са­бир­ның бо­рын­на­ры, са­сы тә­мә­ке сө­ре­ме­нә кү­не­геп бет­кән, баш­ка төр­ле ис­ләр­не та­ныр­га да те­лә­мә­гән бул­са да, Хис­мәт­нең җы­лы юр­ган ас­тын­нан чык­кан җа­на­шы­ның бә­гырь­гә үтәр­лек йом­шак тән хуш­бу­ен си­зе­неп, кү­ңе­лен кы­тык­лан­дыр­ды.

— Әл­лә ачып тор­мас­ка итә ин­де?— дип мы­гыр­дан­ды ул.

Әм­ма шун­да ук җа­ва­бын да ал­ды:

— Ач­мыйм шул! Су­ык ке­рә!.. Са­бир ир­тә­рәк кил­сә, Өч ти­рәк тө­бе­нә бар­сын дип әй­тер­гә куш­ты. Со­ңар­мас­ка әйт­те. Энем Мө­дәр­рис тә ки­леп кит­те ин­де,— дип Са­бир­ның кү­ңе­ле­нә кот­кы сал­ды.

— Мин бит аңа Дүрт ку­ак тө­бе­нә ки­лер­гә куш­тым, нин­ди Өч ти­рәк ин­де ул та­гын?!.— дип ко­ты­ры­на­сы ит­те.

Әм­ма Хис­мәт­нең ха­ты­ны сү­зен­дә нык тор­ды:

— Ку­ак­мы, ти­рәк­ме, агач­мы, тал­мы, юкә­ме, ка­ен­мы, имән­ме, ту­пыл­мы...— дия-дия, ур­ман һәм су буй­ла­рын­да оч­ра­ган һәр­төр­ле үсен­те­ләр­не гү­я­ки са­нап чы­гар­га ит­те. Ул шу­лай әй­тә кал­ды, Са­бир, өе­нә кай­тып, ал­дан әзер­лән­гән биш­тә­рен эләк­тер­де дә, йо­кы ара­лаш сөй­лә­неп ят­кан ха­ты­ны­на ко­лак сал­ды:

— Нәр­сә ди­сең?

Юнь­ле җа­вап һәм адәм кү­ңе­ле­нә ярар­лык сүз ишет­мә­гәч:

— Бу­сы да ыч­кын­ган бу­гай,— ди­де дә, Дүрт ку­ак тө­бе дип йөр­тел­гән ур­ман ба­шы юлы­на юнәл­де. Ха­ты­ны:

— Гай­фул­ла, Вә­лиул­ла, Фа­тих, Иб­рай...— ди­я­рәк әл­лә до­га укый, әл­лә ке­ше исем­нә­рен са­ный-са­ный са­та­шып сөй­лән­гән хә­лен­дә йок­лап кал­ды.

Сас­мак хал­кы йөз ил­ле­ле лам­па­ла­рын хө­кү­мәт ба­бай­ның кыйм­мәт­кә ага тор­ган оч­сыз­лы электр уты­на ял­га­ган хәл­лә­рен­дә төн­нә­рен сак ко­лак бе­лән йо­кы­сыз үт­кә­реп ят­мак­та иде­ләр. Ме­нә ир­тән­ге дүрт җи­тә­чәк һәм алар аш­кы­нып Хис­мәт­ләр­гә җы­е­лы­ша­чак­ ин­де. Ә ул ва­кыт­та Са­бир­лар — әл­лүр, Агый­дел­нең аръ­я­гын­да алар­ны кө­теп тор­ган мө­гез­ле һәм мө­гез­сез мал-ту­ар кө­тү­е­нә ки­леп ке­рә­чәк­ләр дә, сай­ла­нып һәм ялын­ды­рып кы­на са­тып алу эше­нә ке­ре­шә­чәк­ләр.

Дүрт ку­ак­ка та­ба эл­дер­гән­дә Са­бир кал­ку­лык сыр­тын­нан гы­на Өч ти­рәк ягын да ка­рап ал­ды. Күз­гә төрт­сәң — ти­шәр­лек төн­нең ка­раң­гы­лы­гы­на ия­лә­шеп өл­гер­сә дә, ан­дый-мон­дый чит шәү­лә­ләр бар­лы­гын шәй­ли ал­ма­ды. Әм­ма шун­да Мө­дәр­рис аның ко­тын ал­ды:

— Тап­тап ки­тә­сең бит, мө­гез­сез сы­ер ши­кел­ле өс­те­мә ки­лә­сең!..

Хәл алыш­тыр­гач, тә­мә­ке ка­быз­ды­лар. Ул ара­да авыл ягын­нан узып ба­ру­чы олы юл­да ма­ши­на кү­рен­де. Та­вы­шы­на ка­ра­ган­да бу — Хис­мәт­не­ке иде!

Агый­дел­нең аръ­я­гы­на җи­те­шеп кил­гән­дә таң ат­кан, ки­бет­ләр ачыл­ган, Са­бир бе­лән Мө­дәр­рис исә “юл ая­гы”н­нан соң че­рем итеп алыр­га өл­гер­гән иде­ләр. Сас­мак хал­кы исә, мәҗ­нүн бу­лып ка­лу­ла­ры бе­лән ри­за­лаш­мый­ча, ул көн­не таң ат­кан­чы­дан алып кич­кә ка­дәр күм­хуҗ га­раж­ла­рын­нан Хис­мәт­нең ма­ши­на бе­лән кай­тып ки­лү­ен һәм, бар­ча­сын тө­яп, Агый­дел­нең аръ­я­гы­на алып ки­тә­сен көт­те­ләр. Әм­ма Ал­ла­һы­дан бу эш на­сыйп ите­лә кал­са, үз­лә­ре үк бер әр­җә ха­лык бу­ла­чак­ла­рын, са­тып ал­ган мал-ту­ар­га урын да кал­ма­я­чак икән­ле­ген баш­ла­ры­на кер­теп ка­рау­чы­лар да бар иде. Шу­лай да алар кем­нең дә бәл­ки тө­шеп ка­ла­ча­гы­на яки Агый­дел­нең аръ­я­гы­на иреш­кәч ада­ша­ча­гы­на, һич югы бер са­рык та ал­мый­ча буш кай­та­ча­гы­на өмет тот­ты­лар. Тиз­дә һәр­кай­сы бер-бер­се­нә шул күз­лек аша ка­рап, кем­лә­рен ким­сет­ми­чә, үз­лә­рен һич­шик­сез бай­лык ия­се сый­фа­тын­да тоя баш­ла­ды. Ба­ры тик кич­ке дүрт­ләр якын­ла­шып кил­гән­дә ге­нә, Хис­мәт­нең ма­ши­на­сын­да Са­бир бе­лән Мө­дәр­рис­нең ин­де ка­раң­гы төн­дә үк олы юл ча­ты­на чы­гып уты­рып ки­тү­лә­ре тә­га­ен­лә­неп, ха­кый­кать мәгъ­лүм бул­ды. Ки­бет янын­да да өчен­че көн җы­е­лы­шып көт­кән ха­лык, бер ара бу­за куп­та­рып, ахыр­да ал­да­ну­ла­рын тә­мам тө­ше­неп, сат­лык­ка дип те­зел­гән ше­шә ту­лы киш­тә­ләр­не кай­гы­дан бу­ша­тып бе­те­рә яз­гач, туй­лар ясап та­ра­лыш­ты­лар. Кай­сы­ бер­лә­ре:

— Алар­ның авыл­га әй­лә­неп кай­та­сы­ла­ры, күр­ше бу­лып яши­се­лә­ре дә бар әле!— дип, янар­га те­ләп әйт­сә­ләр, бү­тән­нә­ре, арт­ты­рып җи­бә­реп:

— Ки­рәк­лә­рен би­рер­без!— ди­я­рәк зә­һәр­лә­неп тә ал­ды­лар.

Бо­ла­ры ук ар­тык иде. Хә­ер, кем бе­лә, са­бан­туй­ла­ры бар, баш­ка­сы. Әгәр дә ки­бет су­ы­на та­мак­ны чы­лат­саң, ике дөнь­я­ңа бер мор­җа­ны чы­га­рып бу­ла да бу­ла ин­де ул.

Ә бу ва­кыт­та Хис­мәт­нең ма­ши­на­сы Чис­тай­ны узып ба­рыш­лый ки­бет тө­бе­нә тук­та­лып кал­ган, һәм­мә­се дә өч ке­ше­лек “ба­еп” өл­гер­гән иде­ләр. Мө­дәр­рис бе­лән Са­бир үз ха­ләт­лә­ре­нә кай­тыр­га өл­гер­сә­ләр дә, Хис­мәт­кә ба­ры кы­зып ба­рыр­га гы­на ту­ры кил­де. Оч­ра­ган бе­рен­че авыл­га тук­та­лыр­га, аны-мо­ны бе­ле­шеп тә тор­мас­тан, кү­ңел­лә­ре­нә хуш кил­гән тү­ти­дә фа­тир тө­шәр­гә һәм та­ра­лып ял итәр­гә сөй­ләш­ен­де­ләр.

Хо­да­ның рәх­мә­те, из­ге юл­да йө­ри­ләр икән, нәкъ уй­ла­ган­на­рын­ча һәм те­ләк­лә­рен­чә ба­рып чык­ты. Фа­тир­га ал­ган әби алар­ның “ки­бет су­ы”­на бай икән­лек­лә­рен күз сир­пү­дән тө­ше­неп ал­ды һәм хәт­та түр ишек­лә­рен дә киң ач­ты.

— Мар­җа­да ха­рам юк!— ди­де Мө­дәр­рис, ир­кен су­лыш алып.— Ише­тә­сең­ме, Са­бир?

— Нәр­сә­не?— ди­де, че­рем йо­кы­сын­нан баш кал­кыт­кан юл­да­шы.

— Мар­җа­да ха­рам-тыю ише чик­ләр юк!— ди­де Мө­дәр­рис, ри­зык һәм ара­кы­лар­ны ту­тыр­ган ике сум­ка­ны да үз ти­рә­сен­нән һәм нәф­се­сен­нән ерак куй­мас­ка те­ләп.

Са­бир­ның ба­шы эш­ләп җит­кән­че, ма­ши­на­да тө­шү­гә ту­ңып өл­гер­гән­че, Мө­дәр­рис кап­ка­дан ке­реп тә кит­те. Ар­тын­нан юл­даш­ла­ры җи­теш­кән­дә ул ин­де аш­кын­ган хис атын авыз­лык­лар­га өл­гер­гән иде.

Ке­рә-ке­реш­кә өс­тәл янын­нан урын ал­ды­лар. Бе­рен­че ста­кан­нан соң ук Хис­мәт­нең кү­зе­нә йо­кы төш­те. Өс­тәл янын­да те­рә­леп үк тор­ган ка­ра­ват­та ишел­гән ак мен­дәр­ләр­гә ба­шы ти­ю­гә йок­лап та кит­те. Юл ера­гы Са­бир бе­лән Мө­дәр­рис­не дә йон­чыт­кан исә дә, алар, төн кар­шын­да би­ре­шер­гә те­лә­ми­чә, ара­кы­ла­ры­на ал­да­нып шак­тый озак утыр­ды­лар. Әм­ма ир­лек гай­рәт­лә­ре сы­нып, ал­җып һәм мәл­җе­рәп, ахыр­да ба­ры­бер йо­кы­га кит­те­ләр. Фа­тир ху­җа­сы, ку­нак­лар­дан ку­лы­на ки­бет күч­тә­нә­чен эләк­те­рү­гә, ни­чек алар­ны кал­ды­рып түр ягы­на ке­реп кит­кән бул­са, шу­лай ки­ре чык­ма­ды.

Йо­кы, дөнь­я­лык­ның рә­хәт һәм ка­мил миз­ге­ле бу­ла­рак, ке­ше­ләр­не төш­лә­рен­дә ге­нә дә бә­хет­ле итә алу кө­че­нә ия. Ан­нан һич­кем мәх­рүм тү­гел сы­ман...

Икен­че көн­не, кич­тән авыл­ла­ры­на ки­леп кун­ган мал­чы­лар­ның уя­ну­ын кө­теп, ин­де за­ры­га баш­ла­ган ха­лык ара­сын­да та­выш чык­ты. Шау­ла­шып сөй­лә­шү­лә­ре төрт­кә­лә­шү­гә ка­дәр ба­рып җит­те. Ин­де ге­нә су­гы­шып ки­тәр­ләр сы­ман иде. Кыч­кы­ры­ша баш­ла­ды­лар. Шун­да ишек тө­бе­нә шә­рә баш­лы, как­ча йөз­ле, мес­кен кы­я­фәт­ле Мө­дәр­рис чы­гып бас­ты. Мон­дый да шө­кәт­сез та­тар­ны бе­рен­че тап­кыр­ла­ры күр­гән­нә­ре сы­ман чу­аш һәм урыс хал­кын­нан тор­ган ка­вем авыз­ла­рын ач­кан хәл­лә­рен­дә бол­дыр­га те­кә­леп ты­н кал­ды­. Уй­ла­рын­да ни икән­ле­ге үз­лә­ре­нә дә мәгъ­лүм тү­гел исә дә, күз­лә­рен­нән:

— Бу ке­ше мал-ту­ар са­тып алу ар­тын­нан йө­ре­мәс, мо­ңа сы­ңар кә­җә ге­нә ки­рәк­тер!— ди­гән ике­лә­нү вәс­вә­сә­се­нең бил­ге­лә­рен ге­нә та­бар­га мөм­кин иде.

Әм­ма Мө­дәр­рис алар­ның ка­ра­шын­нан мо­ны сиз­мә­де, то­еп алыр­га өл­гер­сә, шу­лай өрә­ге­нең ка­ты бу­лып, бо­лар­ны тел­сез кал­ды­руы бе­лән, кай­тып, хәт­та ха­ты­ны ал­дын­да мак­та­ныр­га мөм­кин­ле­ге ту­ар иде. Хәт­та ачы­лып кал­ган авыз­ла­ры­на да игъ­ти­бар ит­мә­де шул!

Ха­лык та­ра­лы­ша­сы иде. Ярый әле Са­бир ки­леп чык­ты. Кы­зыл бур­сык йө­зе, үгез кы­я­фә­те, бер кап­кан­да бә­ле­шең ке­реп ки­тәр­лек авы­з ам­ба­ры, авыр ишек­ләр ке­бек кап­лап, аны ябып бе­те­рер­гә ты­рыш­кан са­лын­кы ка­лын ирен­нә­ре — һәм­мә­се асыл сый­фат­ла­рын тә­мам бө­те­нәй­теп, бә­рә­кә­тен арт­ты­рып ук күр­сә­тә иде­ләр. Ин­де дә сук­са, ти­ме­рең­не өзәр­лек бе­лә­ге миз­гел эчен­дә мар­җа ха­тын­на­ры­ның эче­нә җы­лы йө­герт­те. Май­ка­чан гы­на бу­лы­на ка­ра­мас­тан, ул хәт­та, көз­ге ир­тә­нең су­ы­гын то­еп, аз гы­на ку­ы­ры­лып та куй­ма­ды. Ме­нә ир иде бу, ич­ма­сам! Ба­һа­дир!

Ха­лык арт­ка чи­ген­де. Ху­җа­ла­ры­на ия­реп кил­гән маэ­май­ла­ры һәм чуч­ка­ла­ры кай­сы-кая шыл­ды­лар. Ха­тын­нар Са­бир­га та­ба тар­ты­лып куй­ды. Ин­де дә бол­дыр­га ук бә­реп ме­нә­се­ләр иде, ишек­тән ыс­пай кы­я­фәт­ле Хис­мәт ки­леп чык­ты. Го­ме­ре­нә му­е­ны­на бәй­лән­гә­не авыл­даш­ла­ры­на бе­лен­мә­гән му­ен­чак-галс­ту­гы ак яка ас­ты­на пөх­тә­ләп утыр­тыл­ган, са­бан туй­ла­рын­да гы­на кия мөм­кин бул­ган ка­ра эш­лә­пә­се кың­гыр са­лын­ган, җит­мә­сә кул­тык ас­ты­на кыр­шы­ла төш­кән күн пап­ка кыс­тыр­ган иде ул. Ха­лык үл­де-бет­те.

— Бу­сы — бо­лар­ның баш­лы­гы, бух­гал­тер-фә­лән бу­лыр­га ки­рәк!— дип пы­шыл­да­шып ал­ды­лар.

— Ка­ра мо­ны!— дип, уч тө­бе бе­лән күз­лә­рен сөр­тә-сөр­тә аңа те­кәл­де Мө­дәр­рис.— Без­нең Хис­мәт тү­гел­ме соң бу?

— Үзе... Нәкъ үзе! Кай­неш!— ди­де Хис­мәт, сер бир­ми­чә ге­нә.— Без­не­ке­ләр­не та­ныр­га ва­кыт ин­де!

Са­бир­ның те­ле­нә сүз җы­е­ла ал­ма­ды. Бер Хик­мәт­кә, бер Мө­дәр­рис­кә, бер ха­лык­ка ка­рап-ка­рап куй­ды. Җы­лы һәм мул кар­лы кыш­ны алып ки­лә­чә­ген бел­де­рер­гә те­лә­гән көз­нең елак җи­ле исеп-исеп куй­ды. Ба­шы­на йө­ге­рер­гә ит­кән кан­на­ры шун­да гы­на та­ра­лып, Са­бир мә­һа­бәт олы авы­зын ерып җи­бәр­де дә сүз кат­ты:

— Без­не­ке икән!

Хис­мәт бол­дыр­дан ты­ныч адым­нар бе­лән ак­рын-ак­рын, аяк бу­та­мый гы­на төш­те. Аның мон­дый ел­кыл­дап тор­ган зат­лы күн ите­ге бар­лы­гын ха­ты­ны да бел­мә­гән­дер, мө­га­ен. Әл­лә ин­де сан­ды­гы бе­лән ки­ем-са­лым тө­яп кил­гән бу? Өй­лә­нер­гә уй­ла­мый­дыр ла? Һе, бу­лыр да!

— Күр әле!— дип, янын­да­гы Мө­дәр­рис­кә төр­теп ал­ды Са­бир. Имеш, җиз­нәң ниш­ли, кү­рә­сең­ме?

Әм­ма Мө­дәр­рис үзе дә хәй­ран иде. Тә­не­нә су­ык йө­ге­реп­ме, әл­лә оя­тын­нан­мы, тә­һа­рә­тен яңар­тыр­га да оныт­кан Са­бир ишек­тән ка­бат өй­гә чум­ды. Бу хәй­ран та­ма­ша­ны кал­ды­ра­лар ди­ме­ни, өс­те­нә биш­мә­тен элеп, ка­бат чы­гып, Мө­дәр­рис янын­да­гы уры­ны­на бас­ты. Аның, шу­шы ала­га­ем гәү­дә­нең, ни бар­лы­гын, ни юк­лы­гын ха­лык бу юлы­сы си­зен­ми дә кал­ды. Са­бир бе­лән Мө­дәр­рис­нең мах­мыр­да бу­лу­ла­ры ар­ка­сын­да баш­ла­ры эш­ләп җит­кер­мә­ве факт иде, яше­реп-ни­теп то­ра­сы тү­гел!

Хис­мәт­тә алар кай­гы­сы кү­рен­мә­де. Дө­рес­рә­ге, йо­мы­шы бик тә ка­ты бу­а­лып, ярым аек баш­тан уя­нуы һәм ая­гы­на ба­суы ар­ка­сын­да, өс­те­нә ни эләк­те шу­ны ки­еп чы­гу гы­на тү­гел, кул­тык ас­ты­на пап­ка эләк­те­рү­е­нең сә­бә­бе — аның эчен­дә кә­газь ише нә­мәр­сә бул­мас­мы ди­гән уй гы­на иде. Ул үзе бо­лай ук пөх­тә һәм адәм­чә ки­ен­гән­мен дип ба­шы­на да кер­теп ка­ра­ма­ды. Галс­тук ди­гә­не дә чөй­дә эле­неп тор­ган мар­җа ху­җа­би­кә­нең сол­дат­тан кай­та­сы улын кө­теп тор­ган ки­ем­нә­ре бе­лән бер­гә иде. Итек һәм эш­лә­пә­ләр дә шул мөл­кәт­тән икән­ле­ген уй­лап ка­рау­чы да бул­ма­ды. Хә­ер, Хис­мәт­нең үзен­дә ул кай­гы тү­гел. Җи­ңел адым­на­рын ашык­ты­рып һәм ча­ма-хәл ка­дә­ри ге­нә тыя тө­шеп, ка­рал­ты-ку­ра ар­ты­на эл­дерт­кә­нен­дә, ха­лык:

— Ба­рин!.. Ба­рин үзе!.. Кайт­кан!.. Царь ба­тюш­ка!— дип, чу­кы­ны­ша кал­ды.

Ка­рал­ты-ку­ра ар­ты­на чум­ган Хис­мәт бе­раз­дан җи­ңел су­лыш ал­ды. Шун­да гы­на ар­ка­сын­нан ни­дер эт­кә­ләп алу­ын си­зен­де. Бу мө­га­ен да оч­лы мө­гез­ле бер-бер хай­ван иде бу­лыр­га ки­рәк!

Хис­мәт ар­ты­на та­ба бо­рыл­мак­чы бул­ды. Әм­ма те­ге мө­гез аны бик ка­ты эләк­тер­гән иде.

Хис­мәт ку­лы бе­лән ар­ка­сы­на үрел­де. Гө­наһ шом­лы­гы, бу мө­гез ди­гә­не җил­кә­ле эл­геч бу­лып чык­ты. Ул аны пин­жәк эчен­нән кы­ен­лык күр­ми ге­нә тар­тып ал­ды. Те­ге­не-мо­ны эн­дәш­ми­чә яны­на куй­ды да, кул­тык ас­тын­да­гы бук­ча­ны ач­ты. Ан­нан кы­рык­ма­са-кы­рык төр­ле вак-тө­як фо­то­су­рәт­ләр ко­ел­ды­лар. Ара­да “П­рав­да” гә­җи­те­нә тө­рел­гә­не дә бар иде. Аны сү­теп җи­бә­рү­гә, чи­бәр йөз­ле, тү­гә­рәк чы­рай­лы мар­җа кы­зы ки­леп чык­ты. Ул гү­я­ки Хис­мәт­кә күз кыс­ты. Әм­ма ан­да­мы­ни кай­гы? Хис­мәт “П­рав­да” гә­җи­тен ур­та­лай умы­рыр­га, олы йо­мыш та­лә­бен­чә ерт­ка­лар­га дип җай­лан­ды. Шун­да күз­лә­ре олы хә­реф­ле яз­ма­га төр­тел­де. Үтә нык үсеп кит­кән, ин­де ал­га кит­кән со­ци­а­лизм­га ире­шә­чәк со­вет хал­кы ал­дын­да тор­ган ком­му­нис­тик бу­рыч­лар­ны укып чы­гар­га ба­шы­на кил­мә­сә дә, та­ныш хә­реф­ләр аның дикъ­ка­тен үз­лә­ре­нә тарт­ты­лар. “Ме­нә яшә­гән­без бә­хет­ле ил­дә!”— дип сө­е­неп куй­ды ул, үз­лә­ре­нең ин­де би­шен­че ел ка­пи­та­лизм сук­ма­гын­да ада­шып йө­рү­лә­рен­нән са­гыш­ла­ныр­га өл­гер­гән хәс­рәт­сез кү­ңе­ле­нә як­ты уй ко­я­шын ка­бы­зып. Әм­ма дәрт­сез хы­ял­ла­рын шау­лаш­кан ха­лык­ның:

— Ба­рин кайт­кан! Ба­рин!— ди­гән сүз­лә­ре то­ма­ла­ды­лар.

Ул ку­ра­га кал­ган ла­пас ышы­гы­ның та­рау так­та ти­ше­ге аша шул як­ка бак­ты. Ал­га чык­кан олы гәү­дә­ле, зур һәм ка­лын са­кал­лы бер урыс кар­ты:

— Үзе, нәкъ үзе!— дип, ашы­гып-бүл­де­реп һәм­мә­се­нә аң­ла­та, ха­лык эчен­нән кай­бе­рәү­ләр:

— Кай­та баш­лар­лар ин­де, Хо­дай­га шө­кер! Па­ди­ша­һы­быз үзе кай­тып төш­мә­гәе!— дип, сүз ия­рә аңа ку­шы­ла тор­ды­лар.

Бу сүз­ләр­гә ко­лак то­тып тор­ган Хис­мәт­нең, ни хик­мәт, йо­кы­лы-уяу­лы ка­ра­ган те­ле­ви­зор­да­гы ки­но­фильм­нар­дан алын­ган һәм ко­ри­до­ры бе­лән бер­гә ту­тыр­ган си­гез сый­ныф­лы бе­ле­мен­нән кал­ган хә­бәр­дар­лы­гы акыл тү­ре­нә бүл­тә­еп кил­де дә чык­ты:

— Ба­рин?— дип пы­шыл­да­ды ул, ни­гә­дер аны ике мө­гез­ле һәм кә­җә са­кал­лы адәм бу­ла­рак кү­зал­лап:— Ба­рин!

Шун­да ук хә­те­ре­нә мес­кен һәм фә­кыйрь кресть­ян­нар­ны кый­нау­чы ал­па­выт­ны хы­ял һәм бе­лем оет­кы­сы­на ту­гы­лап өл­гер­де. Әм­ма шау­лаш­кан ха­лык кай­гы­да тү­гел, ки­ре­сен­чә, сө­е­нә ге­нә иде. Ул ара­да Хис­мәт ка­рал­ты-ку­ра ар­тын­нан җи­ңел адым­нар бе­лән ки­леп чык­ты. Җил­кә­ле эл­геч һәм фо­то­лы бук­ча­ны кыс­тыр­ган уң ку­лы­на ка­дәр ал­га-арт­ка җә­һәт-җә­һәт йө­ри иде. Ха­лык аның ал­дын­да бү­рек­лә­рен сал­ды, бо­рын­на­рын җир­гә төр­теп исән­ләш­те, кай­сы бер­лә­ре хәт­та җир­гә тез­лә­нер­гә өл­гер­де­ләр:

— Хуш, мәр­ха­бә, ба­рин! Мәр­ха­бә!

Хис­мәт, бол­дыр­га ыр­гы­лып, ишек­тән өй эче­нә чум­ды. Мө­дәр­рис бе­лән Са­бир ишек ал­дын­да иде, бу та­ма­ша­га хәй­ран хәл­лә­рен­дә то­ра­таш ка­ла бир­де­ләр. Алар Граж­дан­нар су­гы­шы ел­ла­рын­да үз­лә­ре­нең авыл­ла­рын­да, ин­де та­рих исе­мен дә оныт­кан Хәй­рул­ла ки­бет­че­нең ла­рын­да Әс­тә­хи ал­па­выт­ның ке­че улы Наум­ның, Уч­ре­ди­тель­ное соб­ра­ни­е­гә де­пу­тат бу­ла­рак ба­рыш­лый Ка­зан­да тот­кар­ла­нып, ан­нан Сас­мак­ка ка­дәр эл­де­реп, кыш­ны уз­ды­ра ка­чып ят­ка­нын да, бу егет­нең ха­тын-кыз мәсь­ә­лә­сен­дә ку­быз уй­на­тыр­га ос­та­лы­гын да һәм күр­ше йорт­тан яшь сәү­дә­гәр ха­ты­ны Би­би­са­ра­ның көй­мә­сен­дә ма­лай кал­ды­рып кит­кән­ле­ген дә, тү­бән оч­тан юга­ры як­ка кү­че­рел­гән рас­ку­ла­чен­ный ни­гез­дә шул га­сыр­ның ил­лен­че елын­да гы­на ту­а­чак Хис­мәт­нең әти­се Ног­ман аб­зый­ аның ба­ла­сы икән­ле­ген дә, елау-сык­тау­ның ни икән­ле­ген бел­ми­чә үсү­ен дә баш­ла­ры­на кер­теп ка­рый ал­мый һәм, әгәр кем­дер дә­лил­ләп сөй­лә­сә, ыша­ныр­га да те­лә­ми иде­ләр. Әм­ма дә ки­бет­че Хәй­рул­ла­ның ыш­кы­лан­ган лар так­та­сын­да кы­зыл ка­лын хә­реф­ләр бе­лән “КД­га дан!” ди­гән язу­ның бар­лы­гын һәм бу “КД”­ның һич­шик­сез ко­да­сы­на атал­ган­лы­гын, ан­да һич­бер “Конс­ти­ту­ци­он-де­мок­ра­ти­я” сүз­лә­рен күр­мәү­лә­рен дә ис­кәр­тер­гә мөм­кин. Аны Хис­мәт­нең дә укы­га­ны бар иде. Ул лар сү­те­леп, так­та­ла­ры озак ел­лар авыл ки­бе­те­нә киш­тә­лек­ләр хез­мә­тен үтә­де. Әм­ма кы­зыл ка­ран­даш бе­лән ка­лын итеп языл­ган шул хә­реф­ләр ге­нә юыл­ма­ды, сөрт­кән са­ен бал­кый гы­на бар­ды. Бу — Әс­тә­хи ал­па­выт­ның ке­че улы, Уч­ре­ди­тель­ное соб­ра­ние де­пу­та­ты Наум­ның Сас­мак­та кал­дыр­ган икен­че зур ис­тә­ле­ге иде.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных