ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 38 страница— Йа Ходаем!.. Бу сүзләреннән соң Әзһәрнең йөзен ут алды. Әгәр дә шушы кызы гомере буена әтисе кебек бер генә кешегә гыйшык тотып яшәсә, аны никадәрле борчулар көтәр! Ярый да яратканына, сөйгәненә кияүгә чыга калса, ярый да анысы да шундый ук булса! Әгәр дә эшләре башкача китсә, кызы сөйгәненә чыга алмаса, яраткан кешесе: “Агачыннан алмасы ерак тәгәрәми!”— дип, әнисенең кемлеген искәртсә, баш борса?.. — Йа Ходаем!.. Мондый фикергә төшеп батмый калу мөмкин түгеллеген Әзһәр аңлый иде, әмма хакыйкатьтә шулай булып чыга калса нишләр?.. Гомер булмаганны, ул һаман уйдан-уйга үтте, күңеле йомшарганнан йомшарды, җепшекләнгәннән җепшекләнде. — Йа Ходаем!.. Аның бу уфтанулары хәерлегә түгел иде. Нигә шунда дуламады? Хатынын, гайбәт ишетүгә, егып салмады, изеп ташламады? Нәрсә, ул ир түгелмени? Баш биреп торалар димени? Сөяген сындырса, төзәлер иде әле! Хатыннан бигрәк Әзһәр олы кызын сагынуын аңлады. Аңа ничектер рәхәт булып китте. Хәбирәсен шайтан алды, ярар, алсын да ди, әмма балалары бар бит аның, балалары! Аларның әле үсәсе, башлы-күзле буласылары — алда! Кече кызы бакчага йөри. Анысы аягына басканчы ун-унбиш ел үтеп китәчәк. Ничек инде нарасыйларын, сабыйларын, балаларын кеше тупсасында ятим итеп йөртергә була? Әзһәрнең күңеленә кергән уе, акылын савыктыргандай, күңелен-аңын биләп алды. Булмас болай, балаларын алып кайтырга кирәк аңа. Хатыны үзенә карар, йә ияреп килер, яисә калыр. Әмма ялынып торасы түгел! Балалары кеше тупсасында зарлар шул, зарлар! Ярый да ашарларына булса? Шәһәргә үк китеп бармасалар ни булган? Алар анда бәрәңгене дә сатып алалар шул... И юләрләрдән икән шул аның хатыны, ахмаклар исемлегендәге кеше икән! Кунак килсә дә, өч көннән артыгына чыдашлы түгелмени? Ә алар, Хәбирәсе дә, балалары да инде ничәнче айларын кеше өстендә яшиләр. Алимент та җибәргәне юк аларга Әзһәренең. Аның өчен суд карары белән аерылышу кирәк, диләр. Кызы йә улы кайтып киткәләгән чакларда хәл кадәри аларга акчасын да бирә, ризыгын да төяп җибәрә ала инде, анысы... Әмма шуларга гына канәгать итеп, кеше өстендә киерелеп яшәп булмый торгандыр! Әллә соң барып алып кайтыргамы үзләрен? Балалар кызганыч, бигрәкләр дә чит-ят тупсалар төбендә үсәләр шул! Үз йортлары була торып, шулай аларны каңгыраталар димени?
XII Әлмәт юлы такыр иде. Машиналар йөреп кенә торалар. Утыртмый узучылары юк. Юллар чатына чыгып басуына, Әзһәрне бер олы машина алып та китте. Шәһәргә килеп кергәннәрендә кышкы көн яктырып бетеп маташа, юлларны-сукмакларны кардан арчып куйганнар, ашыгучы халык төркемнәре эш урыннарына сеңеп бетеп килә иде. Машинадан төшеп калгач, Әзһәр ялгыз башы бераз аптырабрак басып торды. Соңгы вакытларында шушы ялгызлыгы, бәгыренәчә үтеп, җанын өшендерә башлаган иде инде. Шунлыктан үзен хәлсез калгандай тойды. Буш эш белән йөрмиме икән дигән сорау каян туарга өлгергәндер, бусы аңа икенче коткы булды. Аяклары гүяки атлап китәр хәлдә түгел иделәр. Ул дөнья читенә килеп чыгып, ялгызы гына калган һәм барыр җире дә беткән кеше кебек кот чыккысыз хакыйкать каршында басып торадыр сыман үзен хис итте. Бераздан соң аңа батырлыгы яңадан кайтты. Таныш урам, таныш йортлар яныннан узып, ике катлы, олы тәрәзәләре белән урамга томырылып карап торган, Чупай ташыннан салынган пулат янына җитте. Аның монда беренче тапкыр гына килүе түгел. Шушында кунаклар булып, баҗасында ничә кат күңелен җуйган иде ул. Әнә аларның тәрәзәсе. Утлы. Якты. Шунда Әзһәрнең итәк чабуыннан коткысы тартып куйгандай булды. Күңеле жу итте: нишләп аптырап йөри әле ул монда, үз дәрәҗәсен бетереп? Аңа тәрәзә якынаеп килгән сыман тоелды. Пыяла бозлары эрегән, эчтәге җылылыкны сары ут яктысы тагын да хозурлый, йорт җиһазларын баерак итеп күрсәтә иде. Ә өстәл артында бер хатын утыра. Алдында кренделе, шәһәр калачы, шикәре, кәнфите, татлысы һәм баллысы, мае, кайнатмасы мул итеп өелгән һәм тезелгән. Чинаягына кайнар чәй агызып, аны тәлинкәсенә бушатып, бармак башларына гына утырткач һәм күтәргәч, суынсын өченме, әллә назланыпмы, йомшак сулыш җибәреп, ризыгына ихлас күңел салып тукланып утырган бу күмәчтәй ишелгән ханымның үз хатыны икәнлеген танып алды. Аның бәхетле булуына хәйран итеп, Әзһәр шунда тынсыз калды. Бу тамаша ирнең йөрәген кысты, бәгырен укшытты. Берни сизенмәгән һәм бу вакытта ашау-эчү бәрәкәтенең рәхәтенә чумган хатыны, тезләрендәге ак йомшак сөлгене күтәреп, аның бер башына эледән-әле маңгай һәм муен тирләрен сөрткәләп, гүяки җәннәттә тәгамь җыюда иде. Ире һаман да аптырашта карап тора бирде. Инде аның ни эчкә узарга, ни кире кайтып китәргә теләгенә килмәде. Әллә яши, әллә үле — шушымы барлыгың, адәм баласы?
XIII Адәмдә кайгы бетә димени? Исең киткән икән, и юләр! Төн артыннан көн килми калмаган кебек, бәхет кояшы, галибанә яктырып, бөтен җиһанны үз кочагына алгандай, бөек бер падишаһ сыман, дөньялыгыңа гына түгел, күңел йортыңа да хуҗа булырга өлгерер. Үзен мәңге китмәс дип белер, бу заманада башка һичбер өстеннәр юклыктан тантана итәр. Гомергә шулай булган, башкача мөмкин дә түгел. Яшәешне Ходай тәгалә үзе бу рәвешкә килерлек итеп яраткан. Бүтәнчә булырга һичбер мөмкинлек калдырмаган. Аның белән бәхәс итәсе дә түгел, ни барына һәм биргәненә сөенеп, килер көннәр өчен тырышып, гамәлдән калмый һәм кәсептә ашкынмый рәхәтле булудан гайре юнь бардырмы соң? Әзһәр үзенең ни турында һәм нәрсә өчен болай уйлаганына хәйран итеп, ялгыз башы торып калган өенә кайтып керде. Иртән ягып җылытып киткән йортына электр утын кабызды. Күңелен иркенәеп киткәндәй тойды. Газ плитәсенә куйган чәе кайнап чыкты. Өстәл янына килеп утырды, чәйләде һәм, абзарларга чыгып, мал-туарын карап керде дә, тагын тамагын яңартып, эшенә китәргә җыенды. Күз уңына чалынырга тиешле булган аркан-бауны хәтеренә алды. Аны кая куйганлыгы һич исенә төшмәде. “Әллә берәр кырын-ярын адәм чәлдермешме?— дип уйлап карады.— Белмәссең, чыгып киткәнне генә карап торалар!” Әмма соңыннан, үз алдына сөйләнеп, көлеп тә алды: — И юләр, кемгә кирәге бар инде аның? Алып торган булсалар, кертерләр әле! Аннары җырлагандай итеп шыңшып алды: — “Арадагынай юллар ерак түгел, нигә килгәләмисең?...” Сүзләренә кадәр җанына бик тә хуш, ятышлы иде, тирән диңгез төпләреннән дә тирәнрәк булган күңел төпләреннән ишелеп чыгасы иде... Өзделәр. Кемдер ишек какты. Әллә болай гына ишетеләме дип Әзһәр колак куеп торды. Дөньялык мыштым калды, шулай да ишеге артында кемдер бар сыман, гүяки сулышына кадәр ишетелгәндәй тоелды. — Кем йөри анда? Кем ул?— дип, бер-бер артлы кабатлады Әзһәр. Әмма җавап бирүче булмады. Һичшиксез анда, ишек артында, кемдер бар, керергә кыймый тора — анысы факт. Әзһәр дә барып ачарга ашыкмый: килсәләр — керерләр, кермәсәләр — китәрләр! Тагын ишеген шакыдылар...
XIV Хәсрәтләре гүяки һәммәсе берьюлы юылып төштеләр. Ишек төбендә керергә рөхсәт көтеп торган кеше Әзһәрнең үз хатыны — Хәбирәсе иде. — Менә чәй эчәрмен дә эшемә китәрмен дип тора идем. Малларны карап куйдым. Кичкә башак бирербез,— диде Әзһәр, хатыныннан исәнлек-саулык та белешеп тормастан. Ул үзен Хәбирәсе белән инде бүген күрешкән кебек тотты. — Әллә нишләп күңелем жу итеп китте. Эшләрне бераз бетереп куйгач, кереп, чәй эчәргә утырган идем, тәрәзә төбендә карап торучы шәүләңне күрдем. Әүвәле аңлый алмадым. Аннары хәйран иттем. Менә шәһәр күчтәнәчен алдым да кайтып киләсе иттем әле! — диде Хәбирәсе, каушавын кая куярга белми, йөзендә балкыган итагать фәрештәсенең килбәтен үзгәртә алмыйча. — Үз өең бит, кайчан кайтсаң да ишекләр ачык, түрдә йөр!— диде Әзһәр дә, ни әйткәнен тәгаен гына колаклары белән ишетмичә. Сүзләре шушында төкәнде. Алар бер-берсеннән ялгыз гомер хәлләрен сорашмакчы иделәр. Әмма өзелгән сүзләре ялганып китәргә теләмәде. Аерылышу вакыйгалары — тыелган тема, аңа “табу” коткысы мөһерләнгән иде. Әгәр шунда ялгышылып бер сүз ычкынса, икесенең дә күңелләре кителәчәк икәнлеген әллә акыллары, әллә күңелләре белән тоеп, чәй янына утырдылар. Әзһәр кышкы кызыл кояш кебек елмая бирде, аңа җавабында хатыны да, әле яңа гына кайтып керүен, аерылышу газапларын кичерүләрен, адәм мәсхәрәсенә төшеп, авылдан чыгып качуларын да бер мәлгә онытып, бәхет нуры тулы йөзе белән балкыды. Әгәр дә дөньялыкта бу көнне — фәрештәләр җиргә иңгән чак, дисәләр, моңа ышанмый мөмкин түгел иде. Йа Ходай тәгалә, йа Аллаһы, син бәндәләреңне бәлаләргә дучар итеп сыныйсың да, сындырасың да, аннары кабат тормышларын бөтәйтеп, күңелләрен күтәрәсең! Чәй янында алар сүзсез дә бер-берсен аңладылар. Хәбирәсе бүтән китмәячәк, Әзһәре дә аны һичкайчан үзеннән аермаячак иде. — Балалар кайчан кайтырлар соң? Бу соравын иреннән ишетермен дип хатыны уйламаган иде, алдан җавабын да үлчәп куймаган, әмма күңел кылларында ят бер тибрәнү кузгалып, бөтенләй дә каушап төште, гүяки акыл үлчәвенең тәлинкәләре як-якка кыйшаеп куйдылар. Чактан гына: “Әһә, балалар кирәкмени әле сиңа!”— дип, йөзен яктыртып нурландырган иренең күңел тәрәзәләрен ватып ташламады. Чәйдән соң Әзһәр эшенә кузгалды. Ишекне ачып чыгуына, күзенә кичә кич чыгарып ыргыткан бау-аркан чалынды. Аны җыеп алып, кире кертеп элде. Аны-моны сизенмәдеме икән дип, кырын күзен табак-савыт җыештырып маташкан хатынына ташлады. Шикләнерлек һәм уфтанырлык һични дә юк иде. — Ничәләргә кайтырсың? Җавап бирергә диярәк Әзһәр уйга калып торды. Кулына арканны җыйды. Мондый сорауны ул инде күптән ишетмәгән, шунлык белән дә, хәтта шактый ягымлы ишетелгән тавышка ияртелгән хатының сүзләре назында акылын җуярак калды. Хәбирәсе дә җавабын ашыктырмады. — Кичке җиделәрдә өйдә булырмын! Бүген эш күп... Шулай да мунча яксак иде, арка да кычытып тора!— диде, аягындагы олы итекләре белән бер урында таптанып, бушлат төймәсен әле ычкындырып, әле яңадан элеп.— Утын да кертеп куйган идем бугай... Суы катып өлгермәгән булса... Ягып кына җибәрәсе! — Ярар!— диде Хәбирәсе, үз мунчасын сагынуы исенә төшеп. Йөзенә җиңелчә кызыллык йөгерде. Аның бу вакытта нәрсәләр хакында уйлаганын ире күңеленә кертеп тә карый алмый иде. — Балалар да кайтырга әйтәләрме соң? Бу юлы хатыны җавап бирмәде. “Ярар, анысын башка юлы сөйләшербез!”— дип уена беркетте дә, Әзһәр эшенә китеп барды һәм... Җидедә дигәнен, сәгать алты да тулмаганда ук кайтып та керде. Аны балкып Хәбирәсе каршы алырга тиеш иде, мунчаларны ягып, ашларны пешереп...
Әзһәр өнсез калды. Аш та юк, мунчасы да ягылмаган, йорт-җир кышкы салкынлык эчендә иде. — Эһ син, хайван, “ну-ка”!— дип сүгенеп куйды ятим ир.— Талап чыгып китмәсәң ни булган?! Болай да бирми идемме бу түшәк-ястыкларны, телевизорны, самавырны... Чөйгә үрелде, андагы аркан-бауны алмакчы иде, әмма аны таба алмады. Монысыннан да җилләр искән булып чыкты. Эһ, кулында иде бит, кулында иде, бәйләп салып, ишәсе иде үзен, кузгалмаслык, арт сикертмәслек итеп! 06.06.00.–11.04.04.
ШУШЫМЫ ДҮРТЕНЧЕ “А”? Хикәя
Беренче сентябрьнең килеп җитә, җәйге ялның сиздерми генә төкәнә баруы безнең оч малайларының котын ала. Тагын мәктәптә укулар, ялыктыргыч дәресләр башлана инде. Кешегә әйтергә дә оятлы була торган билгеләр куя башлаячаклар. Мин аларыннан курыкмыйм да кебек. “Бишле”гә үк укымасам да, “дүртле”дән сирәк кенә төшкәләп, “көчле өчле”ләрне дә алгалап куйгалыйм. Әмма күрше малайлары һай интегәләр дә соң. Шул “икеле”ләре белән аптыраплар бетәләр. — Дәрес — кызык нәрсә түгел!— ди Вазыйх. Мин дә аның белән килешәм: — Шуны кызыклы итеп булмый микәнни? Дустым үзенең чикләвек борынына күрсәтә: — Моның өстенә күзлек тә утыртырлык түгел, ичмасам! Белемлерәк булып китмәс идемме? — Әнә Гомәрнеке озын, аңа карап барыбер күзлек кимәячәк! Без өчебез дә: Вазыйх та, Гомәр дә, мин дә — быел дүртенче сыйныфка барачакбыз. Башлангыч мәктәпне бетердек инде! Безгә Түбәнләшәү һәм Сарайлы-Бикмәт авылларыннан яшьтәшләребезне китереп кушачаклар. Вазыйх белән миңа “А” сыйныфына, Гомәргә — “Б”га, ди. Беребез дә каршы түгел. Ничек теләсәләр, шулай кыландырсыннар, укытучыларыбыз бит алар, белеп-уйлап эшли торганнардыр. Әмма шунысы да бар: “А” белән “Б” һичбер вакытта да дус булмаячак. Һаман да аларны үзара ярыштырачаклар, чагыштырачаклар, ә без — сугышачакбыз. Әнә Вазыйхның абыйсы Барий һәм Гапсаттарныкы Такташ та “А”да укыйлар, ә Җабир — “Б”да. Бездән ике генә сыйныфка өстеннәр. Җабирга һаман да эләгә тора, әле Барий, әле Такташ кыерсыталар үзен. Аны кызганып, элекләрне бәләкәйләр яклый торган идек, хәзер безнең дә “А”да буласы билгеләнгәч, аңа кырын күз белән карый башладык. Гомәргә дә моннан соң тынгылык тәтемәячәк. Бездән инде хәзер үк курка башлады ул. Нинди генә сүз чыкса да мин Вазыйх яклы булып алам, ул да шулай эшли: аркадашлык итә. Ә Гомәр дөрес сүз әйтсә дә, уйлап та бирмибез, ялганчыга чыгарабыз. Моны шулай кирәк дип абыйлар белдереп үстерделәр, башкача эшләү хаталы гамәл икәнлегенә һичбер шигебез юк. — Әйдә балыкка барабыз, бүген кызылканатлар яхшы чиртергә тиеш! — дибез, көнне ничек уздырачагыбыз хакында киңәшләшеп. Гомәр үз ягына каера: — Юк ла инде... Ындыр табагына төшәбез. Анда басудан иген ташыйлар, машиналарга утырып йөрибез! Аның тәкъдиме — яхшы, рәхәтләнеп уйнарга, дөнья күрергә, кызык табарга юл ача. Күңел шул якка каера, әмма без балыкка баруны куәтләп чыгабыз. Менә шулай! “А”лар белән “Б”лар ярышырлык түгел, белеп торсын! Гомәрне “Б”дан “А”га күчермәячәкләр, чөнки ул — Вәлишин. Ә Вәлишинныкылар гомергә “Б”да гына укыдылар һәм укыячаклар, безнең мәктәптә аның кануны шундый, башкача була алмый. Ә, әйе, тагын шунысы да бар бит: быел аларның казлары юләрләнгән иде. Миңа каз бәбкәләре сакларга туры килсә дә, Гомәр “трай тибеп” йөрде. Инә казларының болай юләрләнү сәбәбен пычак астына кереп чыгуыннан күрә иделәр. Имеш, әтиләре Габделхак абзый, көзлектә үк инде, ялгышлык беләнме, буталыпмы, инә казларының канатларын каерып тоткан да кар өстенә сузып салган, үткен пычагы белән муеныннан ышкып җибәрмәкче икән. Ярый әле “бисмиллаһ” әйтергә тиешлеге исенә төшкән, ул арада хатыны Өммә апа аңа ябышырга өлгергән: — Надан тәре, исерек, әлкәш, сукыр тавык, инә казымны суясың бит, юньсез! Кемдә бар андый? Унбиш бәбкә үстерде! Габделхак абзый күзен тәреләндереп аяк астына караса, чыннан да канатлары каерылган бу мескен кош — казларының инәсе икән. Җәллад мәрхәмәткә килгән, инә казны аяк астыннан азат иткән. Белмәгән шул, алай ярамый ул! Инә казны бутагансың, суярга әзерләнгәнсең икән — бетте, акылыннан яза инде ул! Шулай Гомәрләрнең дә казлары юләрлеккә чыкты. Бер-бер артлы олыдан-олы күкәйләр сала да сала икән бу. Февраль кергәндә үк башлаган, июль ахырында гына туктаган. Йөз дә егермегә үк җиткергән диме шунда? Әүвәле сөенгәннәр, аннары хәйраннар калганнар. Ә Гомәргә — рәхәт, йодрык кадәрле каз күкәен ашап чыга да әллә кем булып корсак киереп йөри, булдырган, имеш.
II Шулай итеп, быел дүртенче сыйныфка күчәбез. Әмма дә бер оя булып өере белән йөргән малайларны тәмам аерып-бутап бетергәннәр. Хәзер инде иске дуслар белән төртешкә күчәчәкбез. Ә шулай да без әлегә дуслар, бергә йөрибез, әмма кырын-кырын караштыргалап та куйгалыйбыз: “Б”ларга ышаныч юк, имеш. Дөньялык гүяки яратылышыннан бирле дуслык һәм дошманлыкка гына корылган сыман. Әнә бездән югарыраклар та, яшьләре һәм буйлары, көчләре һәм хәйләкәрлекләре үзләре кебек үк зур булуга карамастан, берләренә икенчеләре дошманлык итәләр, төркем-төркем бүленешеп башланган уеннары ахырга таба төртешү, хәтта кыйнашу белән тәмамлана. Хәер, кечерәкләрнең дә шулай инде ул, анысы, яшереп торасы түгел. Әмма без алар кебек үк түгел, канга батышып бетмибез. Әллә, үскәч, шулар кебек булырга туры килерме? Элекләрне Гомәр белән Вазыйх дуслар иделәр. Кая барсалар да бергә йөрделәр. Гомәрнең әтисе күмхуҗ фермалары тирәсендә төрле җайланма-корылмаларны караштыручы механиклардан исәпләнә. Һаман да урыны — ат арбасында, ул аннан төшеп тә тормый бугай. Кайвакыт төннәрен дә шунда гына йоклый. Арбасы да киң, олы. Аты да таза. Фермалардагы механизмнар эшләвен эшләмиләр инде, анысы. Күгәреп, ватылып, җимерелеп беткәннәр. Әнә былтыр, сыер савучыларга коммунизм булачагына дәлил итеп хикмәтле үзсаугычлар кайтарткан иделәр. Чиләкләрен электрга гына тоташтырасы икән. Шунда ук сыерларны савып куя, ди. Шундый да аппарат, имештер, гаҗәепләр дә яхшы, нәкъ әмерекәнчә икән. Ни хикмәт, шуны көйләп куярга гына теләмәделәр. Ындыр табагының почмагында агач тартмаларда кыш чыкты, җәйгә таралып төштеләр. Шөрепләрен, калайларын, тимерләрен кирәк саен ала-бора торгач, чәчелеп үк беттеләр. Әле дә күгәрешеп яткан әйберләрен шул тирәләрдә очратырга була. Тимер-томыр җыючы пионерлар аларны мәктәп ишегалдына да сөйрәп китергәләгән иделәр, Габделхак абзый тавыш чыгаргач, урынына кире илткәннәр бугай. Вазыйх әйтә: — Кайтарып куюларына, ишекләре, улаклары, чиләкләре коелышып төшкәннәр,— ди. Әмма Гомәргә бу сүзе ошамады: — Юк сүз!— диярәк кире какты.— Әти дә шунда булган... Нигә китердегез, дигән. Барыбер эшкә ярамыйлар инде болар дип ачуланган. Юкка интеккәннәр! Металлоломга “уптым илаһи” төяп җибәрәселәр... Моңарчы башын гына кашып утырган күрше малае, бездән бер яшькә генә түбән Гамир яныбызга килеп утырды. Ияреп йөрүенә әлегә бер-ике генә көн булуын онытып җибәреп, зурлар арасына керәрәк сүзгә үк керешмәсенме! — Күтәмәле авылында шундый аппаратны җайлаштырып куйганнар. Савучы халкы рәхәтләнә, ди. Сөтләр чишмә булып ага икән аларда! Гамир дөресен сөйләми калмас. Беренчедән, укытучы малае ул, әтисе мәктәптә хезмәт дәресләрен алып бара, икенчедән, ялганнарга аңа иртәрәк әле, абыйларын узарга хакы юк! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|