Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 40 страница




— Бир, сә­пә­е­ңне то­тып то­рам!— ди­де эне­се­нә Так­таш, кө­тел­мә­гән җир­дән хез­мә­тен күр­сә­тер­гә җы­е­нып.— Бар, йө­ге­реп ке­нә үзе­ңә дә ка­барт­ма алып чык, юк­са өйдәгеләр ашап бе­те­рә­чәк­ләр!

Мон­дый хәл­нең әле­гә­чә алар ара­сын­да кү­рен­гә­не юк иде. Так­таш­ка акыл кер­гән ди­я­рәк без­нең авыз­лар ачыл­ды­лар. Хәй­ран идек. Әм­ма Гап­сат­тар гы­на ши­ген яше­рә ал­ма­ды:

— Ал­дый­сың­дыр әле! Соң­гы ка­барт­ма­ны эләк­те­реп чык­кан­сың да...

— Кайт та ка­ра, бик ки­рә­ге бар иде ме­нә!— Так­таш ка­барт­ма­сы­ның соң­гы ки­сә­ген йот­ты.— Әл­лә та­гын бер­не алып чы­гар­га ин­де?— ди­де. Ан­на­ры баш тү­бә­сен ка­шып куй­ды, эне­кә­ше­нә әмер бир­де: — Бар, ми­ңа да та­гын бер­не со­ра!

Бу юлы Гап­сат­тар аның кар­ма­гы­на эләк­те. Сә­пә­ен абый­сы­на кал­дыр­ды да:

— Мин хә­зер!— дип, өй­лә­ре­нә та­ба йө­гер­де. Ул кап­ка­ла­ры ар­ты­на ке­реп чу­му­га, Так­таш тиз ге­нә сә­пәй­гә ат­лан­ды да, утын челт ке­нә итеп ка­бы­зып, син күр дә мин күр — юк­ка да чык­ты. Гап­сат­тар­ның чын­нан да ал­да­ну­ын шун­да гы­на аң­лап ал­дык.

Так­таш үзе­нең сә­пә­ен ике-өч көн ге­нә элег­рәк сү­теп таш­ла­ган иде, җы­еп, йө­ре­тер хәл­гә дә ки­те­рә ал­га­ны юк. Ә эне­се­не­ке — май­лан­ган, ясал­ган, көй­лән­гән, бер-ике ге­нә әй­лән­де­рә­сең, авыл ба­шы­на ба­рып та җи­тә. Га­мир бе­лән Ва­зыйх­ны да йө­рер­гә өй­рә­теп ап­ты­ра­ды әле, әм­ма һа­ман ос­та­рып җи­тә ал­ган­на­ры юк. Гап­сат­тар­ алар­дан көн дә кө­лә:

— Мин,— ди,— сә­пәй­гә бе­рен­че уты­ру­ым­да ук йө­реп кит­тем!

Ал­дый. Өй­рә­нер­сең алай җи­ңел ге­нә! Ал­ла­һы­ның бир­меш кө­не ки­леп җит­кән­дә дә бә­хе­тең узып ки­тәр­гә мөм­кин, сәл­а­мен дә бир­ми­чә.

Гап­сат­тар­ның буе да бар, аны­сы, Га­мир бе­лән Ва­зыйх ише ге­нә тү­гел, алар­дан ике баш­ка кал­ку ул. Бер кор­ма­лар бул­сак та, әт­кәй әйт­меш­ли, төр­ле агач җи­меш­лә­ре шул без.

Так­таш сә­пәй­дә сыз­ды, ул ара­да Гап­сат­тар да урам­да кү­рен­де. Ку­лын­да ике ка­барт­ма иде.

— Абый кая?— ди­де ул, шун­да ук хәй­лә тот­кы­ны бу­лу­ын аң­лап алып.— Сә­пәй­не ур­лап кач­ты­мы?

— Ай күр­де, ко­яш ал­ды!— ди­де Ва­зыйх, әле­гә күк йө­зе­нә ай­ның чы­гар­га өл­гер­мә­вен, ко­яш­ның юга­лып бе­тү­ен, кич­нең иңә ба­ру­ын да исә­бе­нә ал­мый­ча.

— Бү­ген дә ай чы­гар­мы икән?— дип Га­мир әй­теп куй­ма­сын­мы, күз­лә­рен күр­сә­тә баш­ла­ган йол­дыз­лар­га та­ба кү­тә­ре­леп ка­рап.— “Чул­пан” ка­лык­ты ин­де!

— Кая?— ди­де Гап­сат­тар, умы­рып ка­барт­ма­ла­рын сы­та-сы­та.— Әл­лә без­нең Га­мир йол­дыз­лар­ны та­ный баш­ла­ган­мы?

Бу мәсь­ә­лә­дә дә кем-кем, әм­ма Гап­сат­тар бе­лән яры­шып бул­мый иде. Ул би­хи­сап йол­дыз­лар ара­сын­нан “Чул­пан”­ны гы­на тү­гел, әл­лә нин­ди­лә­рен, ке­ше ко­ла­гы ишет­мә­гән­нә­рен дә әй­теп би­рә ала. Баш­ка­лар бел­гән “Чү­меч йол­дыз­лы­гы”н да ул “О­лы җи­де­гән”, ди. “Ке­че­се”н дә бе­лә, “Ка­зык йол­ды­зы”н да. Имеш, бө­тен йол­дыз­лар да шул “Ка­зык йол­ды­зы” ти­рә­сен­дә бау­га бәй­лән­гән бо­зау­лар ке­бек, төн­ге күк­нең бо­лы­нын­да ут­лап, әй­лә­неп йө­ри­ләр икән, ыч­кы­нып ки­тә дә ал­мый­лар. Шу­ңа кү­рә дә аны кай­бер як­лар­да “Ти­мер Ка­зык йол­ды­зы” дип үк атый­лар, ди.

— Абый­ның ки­рә­ген би­рәм!— ди­де Гап­сат­тар, май­лы ка­барт­ма­сы­ның бер­сен ип­тәш ма­лай­лар­га су­зып.— Мо­ны­сы — сез­гә, абый­га — “кә­җә то­я­гы”!

Бе­лә идек, Так­таш­ка көч җи­тә тор­ган тү­гел. Уй­нап кы­на төр­теш­кән­дә дә кы­зып ки­тә һәм изеп ке­нә таш­лый. Гап­сат­тар­мы ин­де аның ки­рә­ген би­рә­чәк? Ку­лын кү­тә­реп ка­ра­сын, абый­сы аның “а­выз илә­ге”н ишеп таш­ла­я­чак, яки “и­пи шүр­ле­ге”н куз­га­та­чак.

Ме­нә әй­лә­нер дә ки­лер ди­гән идек, Так­таш кү­рен­мә­де. Гап­сат­тар­дан гай­ре һич­ кай­сы­быз бу мәсь­ә­лә­дә бор­чыл­ма­дык. Абый­лы-эне­ле ике­се ге­нә хәл итә ала тор­ган эш­тә без­нең ни кат­на­шы­быз бар ин­де?

Ул ара­да күк­тә ай­ның бо­рын чи­те кү­рен­де. Ме­нә хә­зер йө­ге­реп тау­га мен­сәк, аның тү­бә­се­нә уты­рып, га­ләм­не бер әй­лә­неп чы­га алыр­быз сы­ман иде. Шун­да Ва­зыйх һәм­мә­без­не шак­кат­тыр­ды:

— Әме­ре­кән­нәр ниш­ләп йө­ри­ләр икән ан­да?

— Кай­да?— ди­дек бе­раз­дан, аның нәр­сә ха­кын­да әй­тү­ен аң­лар­га те­ләп.

— Ай­да!— ди­де ул.— Ки­чә әме­ре­кән­нәр ра­ке­та бе­лән ай­га мен­де­ләр, бел­ми­сез­ме­ни?

— Биш был­тыр бул­ды тү­гел­ме соң ул хәл?

Ва­зыйх без­не ише­тер­гә дә те­лә­мә­де, үзе­не­кен сөй­ли бир­де:

— Ал­тын эз­ли­ләр, ди, де­гет!

— Ниш­ли­ләр икән алар аның бе­лән?— Га­мир­ның бу со­ра­вы урын­лы иде.

— Әме­ре­кән­нәр — кап­кор­сак, туя бел­ми­ләр ин­де алар. Тор­ба су­за­чак­лар, ди, ай­дан җир­гә­чә, үз­лә­ре­нең ил­лә­ре­нә агыз­мак­чы­лар!

Кай­дан бе­лә бу Ва­зыйх һәм­мә­сен дә? Ай­да ал­тын-кө­меш тә күп­тер ин­де ул, эн­җе-мәр­җән­нәр, ал­маз­лар бе­лән тү­бә­се тү­шәл­мә­гән­ме икән? Әнә бит — ял­ты­рап то­ра. Ну бу әме­ре­кән­нәр, биг­рәк­ләр дә афә­рин ха­лык ин­де. Ай­га да ме­неп җит­те­ләр, бай­лы­гын да ала баш­ла­ган­нар! Дө­рес, без­не­ке­ләр­нең дә “Лу­но­ход­”ы йө­реп төш­те ан­да. Ай­ның туф­ра­гын да алып кайт­кан, ди­ләр. Тик нин­ди икән аның туф­ра­гы — бер­нин­ди хә­бәр юк. Хәр­би сер, ди­ләр. Хәр­би сер бу­лыр­лык ние бар икән ин­де аның?

— Де­гет ар­тын­нан йөр­мәс­ләр, бул­мас!— ди­де шун­да Гап­сат­тар, һәм­мә­без­не шак­кат­ты­рып.— Әнә, без­дә янып ята ул, тү­ге­леп, чә­че­леп! Алар...

Ул хак­лы иде. Мин үзем­не бе­лә-бел­гә­нем­нән бир­ле бө­тен ба­су­ла­ры­быз, чо­кыр-ча­кыр­лар, ел­га-күл­ләр де­гет бе­лән ту­лы. Әле кө­тү­дән сы­ер-са­рык­лар аңа чу­мып кай­та­лар, әле каз­лар-үр­дәк­ләр су буеннан аңа батып кайталар. Бе­тә тор­ган нәр­сә бул­ма­ды ул. Су да ке­реп бул­мый тор­ган иде, Мин­зә­лә ел­га­сын кап-ка­ра итеп, тә­мам кап­лап де­гет ага иде. Ярый әле соңгы елларда бу хәлләр азайды, инешләрдә балыклар да ишәйде.

Гап­сат­тар әй­тә­сен та­кыл­дап бе­тер­мә­гән иде, без аның дә­вам итү­ен көт­тек һәм:

— Нәр­сә алар?— дип со­ра­дык.

— Алар-р...— дип суз­ды ул.— Зөһ­рә кыз­ны ай­дан алып тө­шәр­гә мен­гән­нәр.

— Ал­да­лый!— ди­де Га­мир, шун­да ук эс­се­ләт­ми-су­ыт­мый, Гап­сат­тар­ның сүз­лә­рен ас­та кал­ды­рып.— Нин­ди Зөһ­рә кыз ай­да бул­сын ди?

— Әл­лә бел­ми­сең? — Гап­сат­тар шун­да ук элеп ал­мак­чы һәм сүз­лә­рен егып сал­мак­чы.— Әнә, кү­рә­сең­ме, ике чи­лә­ге, кө­ян­тә­се, Зөһ­рә кыз үзе — җир­гә ка­рап са­гыш­ла­нып то­ра!

— Ай­ның бо­ры­ны бе­лән күз­лә­ре ул!— ди­де Га­мир, бер дә сүз­лә­ре­нең би­лен би­рер­гә те­лә­ми­чә.— Без­гә ка­рап то­ра! Күр­ми­сең­ме­ни?

Апты­раш­та ка­ла­быз. Чын­нан да, бер ка­ра­саң — ай­ның күз­лә­ре, бо­ры­ны да бар­дыр сы­ман. Гап­сат­тар да ал­да­мый ке­бек: чи­ләк­лә­рен кү­тәр­гән Зөһ­рә кыз ба­сып то­ра! Андый әкият тә бар әле. Ни­чек ан­да ба­рып эләк­кә­не ха­кын­да өл­кән­нәр­дән ише­теп бел­гә­не­без­гә кү­рә, мо­ны­сы­на да ыша­на­сы ки­лә!

— Тап­ты­гыз сүз!— ди­де Го­мәр, го­мер­гә мыш­тым гы­на утыр­ган җи­рен­дә те­ле­нә сүз ки­лү­дән авы­зын ачып.— Ай­да Зөһ­рә кыз да юк, баш­ка­сы да. Бо­лар — әки­ят! Ул бо­рын, күз ди­гән­нә­ре дә — бел­мим ин­де!

— Әм­ма әме­ре­кән­нәр бар!— дип, Ва­зыйх шун­да ук кис­те­реп ку­яр­га өл­ге­рә.— Әнә, кү­рә­сез­ме, йө­ге­ре­шеп йө­ри­ләр! Без­нең карап утырганны сизделәрме икән?

— Юк,— ди Гап­сат­тар.— Без­дә — ка­раң­гы, күр­ми­ләр! Ут ян­ды­рып ка­ра­са­лар гы­на ин­де!

Хәй­ран ка­ла­быз. Ну бу Гап­сат­тар­да баш, әл­лә ни­ләр­не хә­тер­ли, әл­лә нәр­сә­ләр­не бе­лә!

Озак та үт­ми, урам ба­шын­да ял­гыз ут кү­ре­нә. Аның Так­таш бу­лу­ын­да бә­хәс юк. Рә­хәт­лә­нә Гап­сат­тар­ның сә­пә­ен­дә. Дус­ты­быз без утырган капка төбендәге эскәмиядән шунда ук си­ке­реп то­ра. Исә­бе — абый­сын эләк­те­рер­гә. Юлы­на ар­кы­лы чык­мак­чы.

Ул ара­да сә­пәй ки­леп тә җи­тә.

— Кит, ега­сың!— ди, бер кыз чә­рел­дәп кыч­кы­рып. Гап­сат­тар чит­кә аты­лып өл­ге­рә, сә­пәе узып ки­тә.

— Кем бул­ды бу?

Гап­сат­тар­ның со­ра­вы­на Ва­зыйх җа­вап би­рер­гә алы­на:

— Ас­фальт янын­нан, Сә­ки­нә әби­ләр­гә кайт­кан ку­нак кы­зы! Абы­ең шу­лар ти­рә­сен­дә әй­лә­нә ин­де. Бо­лай бул­са, си­ңа көн бе­тә. Тиз­дән ки­лен алып кай­та­чак­сыз! Си­не то­рыр­га мун­ча­га ку­ып чы­га­ра­чаклар! Холкың да начар...

— Әйе, бик чык­ты ди мон­да! Үз­лә­ре тор­сын­нар мун­ча­да. Ми­ңа өй­дә дә бик ярый­сы әле!— Гап­сат­тар­ның йө­рәк ма­ен әр­неш то­зы эре­тә.

— Туй­га ча­кы­расың ин­де!— Го­мәр үр­тәү­гә кү­чә.— Бар, кай­тып, әни­е­ңә әйт... Ки­лен тө­ше­рер­гә җы­ен­сын­нар!

Әм­ма ап­ты­рый­сы юк. Так­таш­ны бы­ел­гы җәй­дә ге­нә дә әл­лә биш кат шу­лай “өй­лән­дер­дек” ин­де. Әле егет бу­лып өл­гер­мә­гән, үбеш-ко­чыш­та әкә­мәт тә ма­һир ин­де үзе. Шу­лай шул, ниш­лә­тә­сең бит, Так­таш­ның күр­ке бар, буе-сы­ны. Хәт­та Барий да алай ук тү­гел, без­нең ча­ма­рак кы­на.

Дус­ты­быз уры­ны­на мыш­тым гы­на ки­леп уты­ра. Әл­лә үзе­нең мун­ча­га ку­ып чы­га­ры­лу­ын, туй хәс­тә­рен­дә йө­ге­реп йө­ри­я­чә­ген хә­те­рен­дә ту­гы­лый, әл­лә ин­де бө­тен­ләй дә һичнәр­сә уй­лар­га бел­ми? Гап­сат­тар да тел­сез ка­лыр икән!

 

VI

Ир­тән Ва­зыйх­ны уя­тыр­га оныт­кан­нар, әм­ма ая­гы­на бас­тыр­ган­нар һәм су бу­ен­да­гы бо­лын­лык­ка бо­зау бәй­ләр­гә тө­ше­реп җи­бәр­гән­нәр. Ин­де бер сә­гать үт­кән, ике... Юк та юк икән бу. Әни­се ап­ты­ра­ган. “Кая йө­ри икән шу­шы юнь­сез улым?”— дип, аны эз­ләп урам­га чы­гып та кер­гән, бо­лын­нар ягы­на да күз сал­ган, ә ма­лай — кү­рен­ми. Бо­за­вын бәй­ләп куй­ган, аны­сы. Тыз-быз очып йө­рен­гән че­бен һәм ки­гә­вен ише­ләр­не ко­е­ры­гын бол­гап кы­на кур­кы­тып, ку­га­лап, яшел хәт­фә үлән­лек­тә, җы­лы ко­яш нур­ла­рын тә­не­нә сең­де­реп ке­нә рә­хәт­лә­неп ята, аңардан:

— Ва­зыйх абы­ең кай­да йө­ри?— дип со­ра­саң, бел­сә дә әйт­ми ин­де ул.

Дус­ты­ның юга­луы ха­кын­да­гы хә­бәр Гап­сат­тар ко­ла­гы­на да ба­рып иреш­кән. Имеш, Ва­зыйх­ны су тө­бен­нән эз­лә­я­чәк­ләр, ди, әгәр дә бү­ген кич­кә кай­тып кил­мә­сә.

— Йо­кы­лы-уяу­лы гы­на тө­шеп кит­кән иде, ха­рап­лар ит­тек улы­быз­ны!— дип елый икән әни­се.

— Ба­ла­ла­рым­ны бер дә ка­рый бел­мә­дең ин­де!— дип ачу­ла­на аны әти­се.

Бу хак­та ишет­кән Гап­сат­тар­ның авы­зы ерыл­ды, ко­лак ар­тын ка­шып ал­ды, өл­кән­нәр­гә:

— Бул­ма­ган­ны,— ди­де, шак­кат­ты­рып.— Су­да бат­мый, ут­та ян­мый тор­ган ма­лай ул! Ба­лык ке­бек йө­зә, таш ке­бек ка­тып ка­ла!

Ышан­ды­лар. Гап­сат­тар­мы ин­де сү­зен ас­та кал­ды­ру­чы?

Беразга ты­ныч­лан­ды­лар. Шу­лай да:

— Кай­да йө­ри икән ул ма­лай ак­ты­гы?— ди­де­ләр.

— Үзе ге­нә­ме?— дип уй­га кал­ды Гап­сат­тар.— Га­мир бе­лән­дер ул, йә Го­мәр­гә ияр­гән­дер...

Шун­да әни­лә­рнең баш­ла­ры эш­ләп алыр­га өл­гер­гән, өй­лә­ре­нә та­ра­лыш­кан­нар. Урам­нар ике-өч ми­нут­ка бу­шап тор­ган, та­гын йө­ге­ре­шеп чык­кан­нар. Гап­сат­тар­дан гай­ре өй­лә­рен­дә һич­бер­се­нең ул­ла­ры юк. “Бу ни хәл икән?”— дип, һәм­мә­се ут­лар йо­тып, ба­ла­ла­ры кай­тып ке­рү­ен яр­ты көн­гә­чә көт­кән­нәр. Өй­лә дә узып кит­кән. Та­гын Гап­сат­тар­га кил­гән­нәр. Ки­чә абый­сы Так­таш ва­тып кай­та­рып ат­кан сә­пә­ен көй­ләп-рәт­ләп ма­та­ша икән бу, өл­кән­нәр­не тың­лап то­рыр­га ва­кы­ты юк.

— Без­нең ма­лай­лар кая?

Гап­сат­тар­ның алар­га ко­лак ку­яр­га исә­бен­ә дә килми инде, һаман эше ты­гыз, шулай да ба­шын кү­тәр­ми ге­нә җа­вап би­рә:

— Ур­ман­да!

— Нин­ди ур­ман­да?

— Без­нең ур­ман­да тү­гел­ләр ин­де һәр­хәл­дә,— дип җа­вап би­рә Гап­сат­тар, ка­ра май­лы ку­лы бе­лән тир­лә­гән маң­га­ен сөр­теп, тә­мам ко­рым­га бу­я­лып бет­кән­дәй кы­я­фә­тен­дә ка­лып.

Авыл­ның тау ягын­да, көн­чы­гыш та­ра­фы­на та­ба зур ур­ман бу­ла то­рып, көн­ба­ты­шын­да, шу­лай ук өч чак­рым­нар­дан ерак тү­гел­дер, Кү­тә­мә­ле ур­ма­ны, Ку­җак авы­лы ба­шын­да та­гын бер ур­ман, ары­рак, бу як­ка­рак ки­леп, Әл­мәт юлы өс­тен­дә Ирек­ле ур­ма­ны, Бай­лар­ны­кы, ан­нан ары­рак — Гөл­бак­ча ур­ма­ны. Кыс­ка­сы, ур­ман да ур­ман. Гөл­бак­ча­ны­кы шо­мырт­ка бай, Кү­тә­мә­ле­не­ке — чик­лә­век­кә, баш­ка­сы — җи­ләк-җи­меш­кә, ягъ­ни һәр­кай­сын­да үз сые җи­тәр­лек. Ә үз авыл­ыбыз­ны­кы­на кил­гән­дә, һәм­мә­се дә бар. Әм­ма ма­лай-ша­лай­ны ерак ур­ман­нар­ның нигъ­мәт­лә­ре кы­зык­ты­ру­чан, үз­лә­ре­нә ча­кы­ру­чан бу­ла.

— Кай­сын­да соң алар?

— Гөл­бак­ча­ны­кын­да!

— Кем алар­ны ан­да җи­бәр­гән?

— Бел­мим!

— Ни­гә со­рап кит­мә­гән­нәр?

— Со­ра­са­лар, җи­бә­рер иде­гез­ме?

— Юк, юләр­лә­неп йөр­мә­сен­нәр әле!

Гап­сат­тар ул ара­да сә­пә­ен көй­ләп бе­те­рә дә, шу­ңа ат­ла­нып, әни­лә­ре янын­нан әл­лүр, җи­ле дә кал­мый. Бу­сы да ип­тәш­лә­ре ар­тын­нан олак­ты ин­де мо­ның дип уй­лар­га да өл­гер­ми­ләр, әй­лә­неп кай­тып та җи­тә.

— Син ни­гә бар­ма­дың соң?— ди­ләр.

— Һе-е,— ди Гап­сат­тар,— әл­лә ми­не юләр­гә са­ный­сыз­мы? Чик­лә­век­кә — ир­тә, шо­мырт ин­де ко­е­лып бет­те. Бу ва­кыт­та ур­ман­да гөм­бә­дән гай­ре һичнәр­сә табып булмый!

Әни­лә­ре­нең авы­зы ачы­лып ка­ла. Та­гын Гап­сат­тар­ның сүз­лә­ре өс­тен­гә чы­га. Ни мак­тый, ни ачу­ла­на ал­мый­лар ма­лай ак­ты­гын. Өл­кән­нәр үз­лә­рен­нән акыл­лы­рак бул­ган ба­ла­лар­ны ярат­мый­лар алар, ан­дый­лар­га ба­ры тик ачу­ла­ры гы­на ки­лә.

— Без­нең ба­ла­лар бе­лән бар­саң, ях­шы­рак тү­гел иде­ме?— ди­ләр, ип­тәш ма­лай­ла­ры­ның әни­лә­ре.— Ул ах­мак­лар ан­да бу­та­лып йөр­гән­че, синең ар­тыңнан кал­мас иде­ләр. Ада­шып ап­ты­ра­маса­лар ярый да ин­де!

Әти­лә­ре­нең кай­сы­ла­ры ма­ши­на­лар­га, берләре мо­то­цикл­лар­га тө­я­ле­шеп, ма­лай­ла­ры ар­тын­нан Гөл­бак­ча ур­ма­ны­на да, Ирек­ле­не­ке­нә дә ба­рып кай­та­лар. Та­ба гы­на ал­мый­лар үз­лә­рен.

— Әл­лә бү­ре аша­ган­мы бо­лар­ны!— дип, Го­мәр­нең әни­се елап ук җи­бә­рә.

— Ур­ман­нар­да ка­чып яту­чы ка­чак-юл­ба­сар­лар ку­лы­на тө­шеп, ха­рап­лар гы­на бул­ма­ды­лар­мы?— дип ку­шы­ла аңар­га Га­мир­ның әни­се. Алар­га хәй­ран ка­лып тор­ган Гапсаттарның әни­се дә “суган суы сыкмакчы” икән, әмма тыелып калган, чөнки бер улы — монда, ә Такташы су астыннан да коры чыгачак!

Әмма, әйе, чын­нан да сүз­лә­ре хак бул­са, бү­ре авы­зын­да, яи­сә юл­ба­сар­лар ку­лын­да ма­лай­ла­ры ка­лып, алар­дан мәх­рүм ител­сә­ләр?

— Су­га тө­шеп ке­нә ха­рап бул­ган­нар­дыр!— ди һа­ман да Ва­зыйх­ның әни­се, бо­лай да ачыл­ган яра­ла­ры­на тоз си­беп.

Ме­нә үке­ре­шә әни­лә­ре, ме­нә ап­ты­рый әти­лә­ре. Гап­сат­тар гы­на, урам ба­шы­на күр­сә­теп:

— Әнә кай­тып ки­лә­ләр!— ди.

Һәм­мә­се дә шул як­ка бо­ры­ла­лар.

Ма­лай­ла­ры, бы­дыр-бы­дыр сөй­лә­шеп, исән-имин, олы эш кыр­ган ке­ше­ләр төс­ле чын­нан да юга­ры оч­тан тө­шеп ки­лә­ләр. Әни­лә­ре:

— Кай­лар­да бу го­мер­гә­чә йөр­де­гез, юнь­сез­ләр!— дип, алар­га таш­ла­на­лар.

Кай­сы­ның ко­ла­гын­нан сөй­рәп, кай­сы­ның ар­тын­нан чы­бык бе­лән ку­ып, ишек ал­ла­ры­на, өй­лә­ре­нә алып ке­реп ки­тә­ләр. Авыл очы ма­лай­лар чи­на­шына кү­ме­лә. Ул да тү­гел, әле кап­ка­ла­рын­нан Го­мәр аты­лып чы­га, әле — Га­мир, әле — Барий, әле — баш­ка­сы. Ә Ва­зыйх кү­рен­ми.

Бе­раз­дан әти-әни­ләр ты­ныч­ла­на­лар, ба­ла­ла­ры да чи­на­шу­лар­дан тук­тый­лар, ка­чып ят­кан җире — кы­чыт­кан һәм әрек­мән ара­ла­рын­нан чы­га­лар. Та­мак­ла­ры — ач, би­ча­ра­кай­лар­ның. Сы­ер да аша­ган ула­гы янына кай­та, ди­гән­дәй, бо­лар да бе­рәм-бе­рәм, өс­тәл яны­на якы­на­ер­га дип ин­де, ишек тот­ка­ла­ры­на ябы­ша­лар. Ча­кы­рып алу­ла­ры­на өмет­лә­ре зур­дан.

Ә Ва­зыйх һа­ман юк. Аның әни­се, ха­фа­ла­нып, әле бер­се­нең, әле икен­че­се­нең кап­ка төп­лә­ре­нә ки­лә, өй­лә­ре­нә уза.

— Ми­нем улым ада­шып сез­гә кер­мә­де­ме?.. Әй лә ин­де, ул ка­дәр са­рык ди­гәч тә... Сез­нең ма­лай­лар бе­лән тү­гел иде­ме­ни? Барий кайт­ты, Ва­зыйх — юк! Ми­нем ма­лай кая?— дип тап­ты­ра да баш­лый.

— Күр­гә­не­без-бел­гә­не­без юк, ул без­нең бе­лән тү­гел иде!— ди­ләр ма­лай­лар һәр­кай­сы.— Бел­сә, Гап­сат­тар бе­лә­дер, аның бел­мә­гә­не юк!

Һәм­мә­се бер­дәм сөй­лә­шеп куй­ган­нар ди­яр­сең, һа­ман да шу­лай җа­вап би­рә­ләр. Мо­ңа өл­кән­нәр хәй­ран итә. Сә­пә­е­нә ат­ла­нып әле ге­нә чы­гып та­яр­га ма­таш­кан Гап­сат­тар­ны эләк­те­реп ала­лар.

— Кая Ва­зыйх?

— Бү­ре аша­ган!— ди Гап­сат­тар, ике дә уй­лап тор­мас­тан.

— Ни­чек?— дип ап­ты­рап ка­ла­лар өл­кән­нәр.

— Кап­кан да йот­кан. Бү­ре­дән сө­як тә кал­мый, ди­ләр!

— Күр­дең­ме?

— Кем­не?

— Бү­ре аша­га­нын!

— Ә, бү­ре аша­га­нын­мы? Күр­дем... Те­ле­ви­зор­дан күр­сәт­кән­нә­ре бар!

— Кем әле син­нән аны со­рый? Ва­зыйх­ны бү­ре аша­га­нын, ди­без!— өл­кән­нәр­нең тү­зе­ме тө­кә­нә. Әм­ма Гап­сат­тар хәй­ран да ит­ми:

— Ка­ян кү­рим ди? Ир­тән­нән сә­пәй көй­ләп ма­таш­тым, урам­га да чык­ка­ным юк. Күз ал­ды­гыз­да идем... Сез үзе­гез әй­тә­сез бит!

— Ал­дый­сың!— ди­ләр өл­кән­нәр, ма­лай-ша­лай­га ыша­ну­ны га­дәт итә ал­мый­ча.

Гап­сат­тар­ның да­ны ки­тә. Ул авыл ба­шын­нан ве­ло­си­пе­дын­да урап кай­тыр­га өл­гер­ми, аның ха­кын­да гай­бәт тә та­ра­лып, юга­ры оч­тан тү­бә­не­нә, тү­бә­нен­нән юга­ры­сы­на йө­ге­рә:

— Ва­зыйх­ны бү­ре аша­ган, Гап­сат­тар ка­рап тор­ган!

Авыл­лар кай­ча­гын­да сүз­не кыс­ка то­та­лар, әһә­ми­ят­сез­лә­рен тө­ше­реп кал­ды­ра­лар. Югый­сә мон­да­гы­лар да: “Ва­зыйх­ны бү­ре аша­ган дип Гап­сат­тар әйт­кән, әм­ма үзе күр­мә­гән!”— дип ише­теп тор­ган­нар, әм­ма: “Ва­зыйх­ны бү­ре аша­га­нын Гап­сат­тар күр­гән!”— дип сөй­ли бир­гән­нәр.

Бу сүз­ләр хәт­та ма­лай-ша­лай­лар­ның да ко­ла­гы­на ире­шеп, һәм­мә­се бер­дәм җы­е­лы­шып, тү­бән оч­ка төш­кән­нәр. Сә­пә­ен­дә Гап­сат­тар узып ба­ра, эләк­те­реп ала­лар да:

— Ва­зыйх­ны ни­чек итеп бү­ре аша­ды? Кап­ты да йот­ты­мы? Сөй­лә!— ди­ләр.

— Бү­ре­се нин­ди иде, со­ры­мы?

— Бо­зау ка­дәр бул­ган­дыр, шу­лай­мы?

Гап­сат­тар әү­вә­ле бо­лар­ның ни-нәр­сә ха­кын­да со­раш­ты­ру­ла­рын аң­лый ал­мый. Төр­ле як­лап ап­ты­ра­та­лар мо­ны. Со­рау ар­ты со­рау­лар ява. Әйе яки юк дип тә ­а­ра­ла­ры­на сүз кыс­ты­рыр­лык тү­гел.

Шун­да кап­ка­ла­рын­нан ки­леп чык­кан Ва­зыйх кү­ре­нә. Һәм­мә­се тә­гә­рә­шеп ки­тәр­дәй хәл­дә ап­ты­раш­та ка­ла­лар.

 

VII

Авыл бер ат­на ча­ма­сы ма­җа­ра­лар­сыз гы­на яшә­де. Һәм­мә­без­гә берь­ю­лы акыл са­бак­ла­рын укы­ту­ла­ры сә­бәп­ле, шук­лык­лар да оны­ты­лып тор­ды­лар. Дө­рес­рә­ге, ба­шы­быз­га эт­лек уе ке­рер­лек урын юк иде әле­гә. Җит­мә­сә Ва­зыйх­ның да бер ге­нә бул­са да ба­шын чы­га­рып, урам­га чып­чык ка­дәр бо­ры­нын да күр­сә­теп ка­ра­га­ны юк. Та­ра­лыр­га өл­гер­гән сүз­ләр­дән бе­леп то­ра­быз: аны әни­лә­ре, кап­чык­ка ты­гып, поч­мак­ка утыр­тып куй­ган­нар. Ике кү­зе, бо­рын һәм авы­зы өчен ти­шек тә ти­шеп куй­ган­нар, имеш. Шул ти­шек­ләр­нең бер­сен­нән абый­сы Барий, ал­ды­на та­бак кү­тә­реп ки­леп, ка­шык бе­лән Ва­зыйх­ның авы­зы­на кай­нар аш коя, ди, чәй агы­за икән. И би­ча­ра­кай, олы-ке­че йо­мыш­ла­рын ни­чек­ләр ге­нә үти­дер — кап­чык тө­бе­нә ге­нә җи­бә­рә­ме?

Бу хак­та ма­лай-ша­лай­лар ара­сын­да бә­хәс­ләр бул­га­лап ал­ды. Го­мәр әй­тә:

— Әни­се урам­га сос­кы бе­лән та­шый!— ди. Кү­тә­реп чы­гып кил­гә­нен кой­ма баш­ла­рын­да утыр­га­нын­да күр­гән.

Ышан­дык. Мон­да да Гап­сат­тар яр­дәм­гә кил­де:

— Идән ара­сы­на ти­шек яса­ган­нар да... Ва­зыйх шун­да гы­на җи­бә­рә!— ди­де. Үзе күр­мә­гән, әм­ма баш­ка­ча бу­ла ал­ма­сы­на има­ны ка­мил.

Мо­нсы­на да ышан­дык. Урам­га чык­мас­мы дип абый­сы Барий­ны көт­тек. Аны ча­кы­рыр­га таш­баш Так­таш­ны да кер­теп ка­ра­дык, туп­са­ла­рын­нан да уз­дыр­ма­ган­нар. Бо­лай да кыс­ка ура­мы­быз­ның очы ки­тел­гән­дәй то­е­лып, шу­шы бер ат­на­быз­ны кү­ңел­сез­лек­тә уз­ды­рып җи­бәр­дек.

Әү­вә­ле, Ва­зыйх­ның югал­ган кө­нен­дә үк, аның пе­чән­лек­кә ме­неп, шун­да йо­кы­сын си­мерт­кән бу­луы ха­кын­да бе­леп өл­гер­гән идек. Хак бул­ма­ган, имеш. Ип­тәш­лә­ре ар­тын­нан ур­ман­га кит­кә­нен­дә ада­шып, бер тау ти­ше­ге яны­на ки­леп чык­кан. Ә Ва­зыйх­ның кы­зык­сы­ну­чан­лы­гын бер­кем дә җи­ңә ал­мый ин­де ул. Шун­да ке­реп тә кит­кән.

Ул җәй­дә олы-ке­че гә­җит­ләр­дән тау ти­шек­лә­ре һәм алар­да­гы хик­мәт­ләр ха­кын­да ни­ләр ге­нә укыр­га өл­гер­мә­гән идек. Без­нең оч ма­лай­ла­ры да те­ге көн­не әл­лә кай­лар­да­гы Гөл­бак­ча ур­ма­ны­на бар­ма­ган­нар, үзе­без­не­ке­нә ге­нә мен­гән­нәр, ә Ва­зыйх­ның тау ти­ше­ге­нә ке­реп кит­кән­ле­ген бер­се дә кү­реп кал­ма­ган. Шун­да ул йө­ри тор­гач, җир ас­тын­нан ки­леп, үз­лә­ре­нең тыш­кы баз­ла­ры­на юлык­кан. Бә­хе­те ин­де, өс­кә ки­леп чык­кан, ди­ләр.

Гап­сат­тар әй­тә:

— Ва­зыйх, тау ти­ше­ге­нә ки­леп ке­рү­гә, бер аж­да­һа­га очраган. Ан­да җир ас­ты пат­ша­лы­гы бул­ган,— ди.— Бу аж­да­һа аның ише­ген сак­лый икән. Су­гы­ша баш­ла­ган­нар. Ва­зыйх кы­лы­чы бе­лән бер ора икән, те­ге аңа кар­шы авы­зын­нан ут көл­тә­сен очы­ра. Дус­ты­быз би­реш­ми. Кер­фек оч­ла­ры кө­ю­гә дә ка­ра­мас­тан, кур­кып-ни­теп тор­мый, аж­да­һа­га яңадан таш­ла­на, кы­лы­чы бе­лән ка­бат ора!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных