Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 44 страница




— Мин бер кә­газь кал­дыр­ган идем. Оныт­кан­мын, бү­ген сез­нең ми­нистр­лык­ка уты­рыш­ка ба­ра тор­ган кө­не­гез икән... Ир­тән керт­кән идем,— ди­де.

— Мин аңа ри­за­лы­гым­ны бел­де­реп им­зам­ны сал­дым. Кадр­лар бү­ле­ге­нә кер­тә ала­сыз,— дип, Ай­гөл Җәү­дә­тов­на ки­чек­тер­ми җа­ва­бын бир­гәч, Аб­дул Мар­со­вич юга­лып кал­ды. Адым­на­рын­да бу­тал­ды, арт­ка­рак чи­ген­де. Мө­га­ен үзе­нең шә­хе­се­нә ка­ра­та мон­дый сак­сыз, хөр­мәт­сез ка­раш­ны көт­мә­гән бул­ган­дыр. Ки­мен­дә аңа бер-ике үте­неч сү­зен кыз­ган­мас­ка ти­еш­ләр, кит­мә­гез, уй­лап ка­ра­гыз ди­я­чәк­ләр иде тү­гел­ме? Әм­ма ул бер­сен дә ишет­мә­де. Гү­я­ки аны, ко­ла­гын­нан то­тып, урам­га ку­ып чы­гар­ды­лар да, ар­тын­нан ша­пыл­да­тып ишек­не яп­ты­лар.

Йө­злә­ре­нә май­лы тир бә­реп тор­ган ке­ше­ләр­не Ай­гөл Җәү­дә­тов­на сөй­ми иде. Аб­дул Мар­со­вич шу­лай тир­ләп чык­ты. Әле ге­нә те­ле­нә-те­ле йок­ма­ган ир сүз­сез кал­ды. Га­ри­за­сы­на кө­не-сә­га­те бе­лән ди­яр­лек үк кул ку­я­чак­ла­рын ба­шы­на да керт­мә­гән икән. Ал­дан­ды. Үзе­нең әле бер­ни­чә ел элек ке­нә си­рәк бел­геч­лек ия­се исем­ле­ген­дә йө­рү­е дә, хәл­нең һа­ман да шу­лай кал­ган­дай то­е­луы да аны ял­гыш­тыр­ды. Җа­ны әр­не­де. Ка­де­рен бел­мәү­лә­ре иде бу аның өчен. Ме­нә хә­зер, са­ма­выр ке­бек кай­нар­ла­нып, эчен­дә җы­ел­ган һәр уй-хи­сен шу­шы кы­зу­ын­да пар ке­бек бә­реп чы­га­ру­ны да бул­ды­ра ал­ма­ды. Ку­лын­да­гы кә­рәз­ле ке­сә те­ле­фо­ны төй­мә­лә­рен­дә бар­мак­ла­ры гы­на бу­та­лып уй­нап ал­ды. Аның эшен­нән ки­тә­чә­ген әле ха­ты­ны да, ба­ла­ла­ры да, җан ки­сәк­кәе сө­яр­кә­се дә бел­ми иде­ләр ах­ры­сы. Хә­зер алар­га шал­ты­ра­туы да уңай­лы тү­гел икән­ле­ген аң­ла­тыр­га иде үзе­нә!

— Те­ле­фон­ны кал­ды­рыр­га оныт­ма­гыз!— ди­де Ай­гөл Җәү­дә­тов­на, аның ку­лын­да­гы ке­сә те­ле­фо­ны­на иша­рә итеп. Бу сүз­лә­ре Аб­дул Мар­со­вич­ка шу­лай ук авыр бу­лып ише­те­лә­сен аң­ла­ды. Бе­лү­ен­чә, ул күп­тән шу­шы те­ле­фон­га өй­рә­неп ал­ган, аның һа­ман да ба­ры тик үз ке­сә­сен­дә ге­нә йө­рү­е­нә кү­нек­кән, һич чы­гы­мын чы­гар­мый гы­на бү­лек хи­са­бын­нан фай­да­ла­ну­чы­лар­ның бер­се иде.

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на үз кул ас­тын­да хез­мәт итү­че һәр­кем­не шун­дый те­ле­фон­нар бе­лән тәэ­мин ит­кән, чы­гым­нар­ны кап­лау­ны да җай­га сал­ган җи­тәк­че. Ул гы­на да тү­гел, һәр бүл­мә­дә­ге хез­мәт­кә­рлә­ре кар­шы­сын­да соң­гы тех­но­ло­гия та­ләп­лә­ре бу­ен­ча компь­ю­тер­лар ку­ел­ган, ин­тер­нет чел­тә­ре һәр ки­рәк­ле бу­лыр­га мөм­кин са­на­л­ган һәм­мә ча­ра­лар-җи­һаз­лар бар­ча­сы­ның ку­лын­да бул­ды. Ба­ры тик эш­лә­сен­нәр ге­нә, ела­ма­сын­нар, ин­тек­мә­сен­нәр. Һәм ме­нә шу­лар­ның бө­те­не­сен­нән дә Аб­дул Мар­со­вич берь­ю­лы ко­ры кал­ган­лы­гын то­яр­га мәҗ­бүр.

— Мөм­кин­ме, ир­тә­гә ка­дәр мин­дә ка­лып тор­са?— дип со­ра­ды ул, ку­лын­да­гы ке­сә те­ле­фо­нын ал­га­рак су­зып.

Ишек­не ша­кы­ган­чы­га ка­дәр һәм ан­нан соң да бу сүз­ләр­не әй­тер­гә, шу­шы мәсь­ә­лә­дә үте­нер­гә ту­ры ки­лә­чә­ген ба­шы­на кер­теп ка­ра­га­ны бул­ма­вы аң­ла­шыл­мый кал­ма­ды. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на исә:

— Та­гын нәр­сә?— дип әйт­мәк­че иде, ашык­ма­ды.

— Ми­нем әле сез бо­ер­ган эш­ләр дә бе­теп җит­мә­гән иде...— Аб­дул Мар­со­вич бу сүз­лә­ре­нә ба­сым ясап, һәр­кай­сын иҗек­ләп ди­яр­лек су­зып-су­зып әйт­те. Аңа җа­ва­бын­да Ай­гөл Җәү­дә­тов­на та­гын да:

— Мо­ңар­чы нәр­сә ка­ра­ды­гыз? Ни­гә эше­гез­не бе­тер­мә­де­гез?— ди­мәк­че иде, бу юлы да са­быр ка­на­ты аның кү­ңе­лен ты­ныч­лан­ды­рып сы­пы­рып үт­те. Ул ба­ры тик: — Ярар, аны­сы үзе­гез­нең те­лә­ге­гез­дә!— дип ке­нә әй­теп куй­ды.

Те­лен­дә Аб­дул Мар­со­вич мең рәх­мәт­ле бу­лып чы­гып кит­те. Әм­ма аның бал­та­сы су­га төш­кән, тәкъ­ди­ре хәл ител­гән, яз­мы­шын­нан уз­мы­шы юк иде. Ә Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­га ба­ры­бер ке­бек то­ел­ды. Мо­ңа ка­дәр бе­раз ике­лә­нү, кы­зу­лык бе­лән кул ку­еп таш­ла­вы өчен кү­ңе­ле чак кы­на авыр­лык ки­чер­гән бул­са, хә­зер рә­хәт­лә­неп тан­та­на ит­те. Гү­я­ки Аб­дул Мар­со­вич аның ка­ра­ма­гын­да эш­лә­мә­гән, фәр­ман­на­рын үтәү өчен ты­рыш­ма­ган, ял­гыш кы­на урам­нан ада­шып кер­гән дә чы­гып кит­кән. Мо­ңа ка­дәр ан­дый­лар бул­ган ке­бек, мон­нан соң да оч­ра­мый кал­мас­лар. Тор­мыш шу­лай ин­де ул, үз агы­мы бе­лән ба­ра да ба­ра. Бе­рәү­ләр — ки­тә, икен­че­ләр — ки­лә. Из­ге урын буш тор­мый, ди­ләр­ме? Нәкъ үзе, дө­рес сүз! Тик ба­ры шә­хес­ләр ге­нә баш­ка­ча. Алар кай­да да эз кал­ды­рып ки­тү кө­че­нә ия. Ан­дый­лар­ны хәт­та кы­рыс та­рих та хә­те­рен­дә сак­лый.

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на үзе­нең шә­хес икән­ле­ген ях­шы бе­лә иде. Юк­тан бар итү кө­че­нә ия бул­ган хол­кы бе­лән ул һәм­мә кы­ен­лык­лар­ны ерып бар­ды. Бу бү­лек­не дә Ай­гөл Җәү­дә­тов­на ту­дыр­ды. Яңа тех­но­ло­ги­я­ләр җәм­гы­ять­тә әле ге­нә пәй­да бу­ла баш­ла­ган иде­ләр. Ме­нә шу­лар­ны өй­рә­нү һәм эш­кә җи­гү өчен аны бил­ге­лә­де­ләр. Бер үзе, ял­гыз хә­лен­дә, ул тех­но­ло­ги­я­ләр­не җәм­гы­ять ка­бул итәр­гә әзер тү­гел ча­гын­да ук җиң сыз­га­нып эш­кә ке­реш­те. Фи­зи­ка өл­кә­сен­дә юга­ры бе­ле­ме ге­нә тү­гел, ал­дан си­зем­ләү һәм аң­лап эш итү кө­че дә, кү­ңел дәр­те бе­лән ку­шы­лып, куп­шы но­тык­лар ягы­на кит­ми­чә, ре­аль ка­за­ныш­лар юлы­на илт­те. Озак­ла­мый ра­йон­да, ан­на­ры олы шә­һәр­дә ул бу өл­кә­дә бер­дән­бер бел­геч бу­лып әве­рел­де. Һа­ман да үзе җи­ге­леп тарт­ты. Яр­дәм­гә, то­ра-ба­ра, бер бел­геч та­бар­га ки­ңәш ит­те­ләр. Ан­на­ры ми­нистр­лык аның эше бе­лән кы­зык­сы­на баш­ла­ды. Дө­рес­рә­ге, Хә­ким На­сый­бо­вич, яңа тех­но­ло­ги­я­ләр­не өй­рә­неп, алар­ны сис­те­ма бу­ла­рак ха­лык ху­җа­лы­гын­да фай­да­ла­ну мөм­кин­ле­ген тик­ше­рү эшен аңа йөк­лә­гән ке­ше, ми­нистр дә­рә­җә­се ал­гач, Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­га олы юл ач­ты. Мо­раль як­тан ис­кер­гән һәм соң­гы ун ел­га якын куз­га­ла ал­мый­ча ин­тек­кән бү­лек­не тар­ка­тып, яңа­ча ко­ру өчен дип аңа тап­шыр­ды. Ул шу­лай үсеп кит­те. Хә­зер Ай­гөл Җәү­дә­тов­на, ми­нистр­лык­та гы­на тү­гел, ха­лык ху­җа­лы­гы сис­те­ма­сын­да да зур һәм хөр­мәт­ле ке­ше иде. Аңа ни­чә­мә-ни­чә ра­йон бү­лек­чә­лә­ре буй­сы­на. Әм­ма Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­га бо­лар гы­на аз ке­бек то­е­ла. Ул зур­рак урын­нар­га һәм мәр­тә­бә­ләр­гә ла­ек­лы. Ә бу өл­кә­не кем­гә кал­дыр­сын? Дө­рес, яңа тех­но­ло­ги­я­ләр, за­ман та­лә­бе бу­ен­ча, җәм­гы­ять­тә төп урын­ны ала ба­ра­лар. Ман­тыйк та­лә­бен­нән чы­гып ка­ра­ган­да, алар бе­лән бер­гә Ай­гөл Җәү­дә­тов­на үзе дә төп ке­ше­гә әве­ре­лә ба­рыр­га ти­еш иде дә, әм­ма мо­ны сиз­ми. Шу­ңа да акы­лы да, кү­ңе­ле дә ка­нә­гать­сез­лек итә. Бәл­ки ак­тив­лы­гы җит­ми­дер? Бәл­ки аңа ра­йон­нан-ра­йон­нар­га йө­реп, үзе­нең бу өл­кә ху­җа­сы икән­ле­ген рас­лау ча­ра­ла­рын үтем­ле итеп сиз­де­рү алым­на­рын фай­да­лан­ма­вы ко­ма­чау итә­дер? Ба­ры­сы­на да ни­чек ва­кыт җит­кер­сен?

Шә­хес ул җәм­гы­ять кы­са­ла­рын­да яши, га­и­лә­се өчен аның ва­кы­ты да кал­мый, һа­ман тор­мыш­ның ал­гы сы­зы­гын­да ба­рыр­га ти­еш. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на күп­тән бо­лар­ны аң­лый, тик аңа ни­дер, бәл­ки кем­дер аяк ча­ла сы­ман. Әл­лә бик яшь­ли шу­лай юга­ры кү­тә­рел­де­ме? Ба­ла­ла­ры үсеп җи­теп, баш­лы-күз­ле бу­лыр­га өл­гер­гән­че мон­дый ук зур эш­ләр­гә то­тын­мас­ка иде­ме?

Бу со­рау­ла­ры буш иде, чөн­ки ул тор­мы­шы­ның баш­ка­ча ба­ру­ын да те­лә­ми. Аңа тә­вәк­кәл­лек, ба­ры тик тә­вәк­кәл­лек ке­нә ки­рәк. Га­и­лә­се­нә дә ва­кы­ты ка­лыр әле, ка­лыр!

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на шу­шы ка­ра­ры бе­лән үзен ал­да­ды. Ул баш­ка фи­кер­гә ки­лә бел­ми һәм те­лә­ми дә иде. Дө­рес, кай­ва­кыт бу эшен таш­лый­сы, үзе­нә баш­ка ты­ныч өл­кә сай­лый­сы кил­гән чак­ла­ры да аз бул­ма­ды. Ярый әле ашык­ма­ды. Мон­дый юга­ры­лык­ка ире­шеп тә, кө­че һәм дәр­те бар хәл­дә ку­лын сел­тәп, бу тә­хе­тен­нән ваз кич­сә, юләр ди­я­чәк­ләр иде үзен. Әм­ма со­рау­лар эчен­дә кал­ган ва­кыт­ла­ры да аз тү­гел, бул­са иде шун­дый чак­ла­рын­да ки­ңәш­че­се, сүн­гән кү­ңел дәр­тен ка­бат тер­ге­зеп җи­бә­рү­че­се!

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на ан­дый ке­ше­гә һәр­да­им ди­яр­лек мох­таҗ кал­ды. Бу аның ха­тын-кыз бу­лу­ын­нан гы­на ки­лә иде. Дө­рес, әү­вә­ле ул үзе­нең кем­ле­ген рас­лау өчен көч түк­те. Яса­ган ха­та­ла­рын да га­фу итә бел­де­ләр, уңыш­ла­рын да күр­де­ләр. Әм­ма ки­ңәш­че ге­нә бу­ла ал­ма­ды­лар. Ха­ным­ның кү­ңел су­ла­рын тү­гә­се, сүз­лә­рен тың­лап кы­на да уты­рыр ке­ше­сен та­ба­сы кил­де. Бу мох­таҗ­лы­гы биг­рәк тә соң­гы ва­кыт­лар­да үзен нык сиз­де­рә баш­ла­ды. Ире Са­ла­ват На­и­ло­вич аның сүз­лә­ре­нә ко­лак то­та тор­ган ке­ше тү­гел иде. Үз кай­гы­сы, үз уе бе­лән ге­нә яшәр­гә кү­нек­кән ака­де­мик ба­ла­сы һәм­мә нәр­сә­гә әти­се­нең исе­ме, фа­ми­ли­я­се­нә дус­ла­ры­ның хөр­мә­те аша ире­шү­не га­дәт ит­кән. Хә­ер, Ай­гөл Җәү­дә­тов­на да аның ни эшен, ни мак­са­тын аң­лап бе­те­рә ал­мый. Са­ла­ват На­и­ло­вич тор­мыш­ны аң­лап го­мер сө­рү­че­ләр­дән бул­мый­ча, кү­ңе­ле бе­лән ро­ман­тик, яшә­еш ка­нун­на­ры­на тө­ке­реп ка­рау­чы шул. Аны ха­ты­ны гы­на үз­гәр­тә ал­мый. Кая ди ул, соң­гы ва­кыт­лар­да хәт­та әти­се­нең сүз­лә­рен ко­ла­гы­на элә­ме икән? Мо­ны­сы Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­га бө­тен­ләй аң­ла­шыл­мый. Әти­се ака­де­мик­ның уку­чы­ла­ры, дус­ла­ры һәм исе­ме-фа­ми­ли­я­се бе­лән ире рә­хәт­лә­неп фай­да­ла­на, ә сүз­лә­рен, хәт­та шә­хе­сен су­кыр бер ти­ен­гә дә куй­мый. Го­мер буе шу­лай яшәп, ир­тә­гә­ге көн­гә икен­че аяк бе­лән то­ра­чак­мы? Мәң­ге юк!

Ки­ңәш­кә үз әни­се­нә Ай­гөл Җәү­дә­тов­на элек­ләр­не еш йө­ри иде. Хә­зер дә ба­ра. Әм­ма ан­нан:

— Бел­мим ин­де, кы­зым, үзе­ңә ка­ра!— ди­гән сүз­ләр­не ге­нә ише­тә то­ра. Бу — ки­ңәш тү­гел, алар гы­на җит­ми. Үзе­нә ка­рар­га ки­рәк икән­ле­ген Ай­гөл Җәү­дә­тов­на ях­шы тоя, әм­ма бар уй­ла­рын тө­ймә­гә-төй­мә сү­теп, алар­ны ка­бат җы­еп, кү­ңе­ле­нә үтәр­лек итеп аң­ла­тып би­рә ал­сын иде ул.

Баш­ка ке­ме бар ин­де? Кы­зы Дил­бәр үз уй­ла­ры эчен­нән чы­га ал­мый. Әни­се­нә алар­ны ача­сы кил­ми, яше­рә. Ди­мәк, га­шыйк бул­ган, би­ча­ра­кае. Әйе, шул гы­на­дыр! Ә кеч­ке­нә­се Ди­нә әле­гә яшь, мәк­тәп дә­рес­лә­рен­дә би­рел­гән өй эш­лә­рен ва­кы­тын­да әзер­лә­сә дә ярар иде әле!

Үз уй­ла­ры эчен­дә кай­на­ган Ай­гөл Җәү­дә­тов­на шун­да дерт итеп кит­те. Аңа Ди­нә­се ата-ана­лар җы­е­лы­шы ха­кын­да әйт­кән иде бит! Ки­чә сөй­ләш­те­ләр, әм­ма ахы­ры­на ка­дәр хәл итеп бе­тер­мә­де­ләр. Ире Са­ла­ват На­и­ло­вич, үтен­сәң дә, мыл­тык те­рәп илт­кән­дә дә, мәк­тәп бу­са­га­сын­нан ат­лап ке­рер­гә те­лә­мә­я­чәк.

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на тиз­рәк те­ле­фон но­ме­рын җый­ды. Ярый әле өй­дә­ләр икән. Ан­да труб­ка­ны ке­че кы­зы Ди­нә ал­ды һәм ачу­ла­на ук баш­ла­ды:

— Әни, син һа­ман эшең­дә­ме­ни әле? Кайт тиз­рәк!

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ның йө­рә­ге­нә ут кап­кан­дай бул­ды. Ко­ты куз­гал­ды һәм ул:

— Ни бул­ды, кы­зым?— дип, тә­мам бе­те­ре­неп, авыр бор­чу­лар­га тө­шеп со­ра­ды, аның та­вы­шын­нан хәт­та Ди­нә дә кур­кы­нып кал­ды. Көч-хәл бе­лән акы­лын җы­еп, ин­де ки­чә­дән бир­ле сөй­лә­гән сүз­лә­рен ге­нә әй­тә ал­ды:

— Бү­ген ата-ана­лар җы­е­лы­шы бит, шун­да ке­рә­сең бар!

— Уф-ф!— ди­де Ай­гөл Җәү­дә­тов­на,— тә­мам ко­тым­ны ал­дың!

— Син үзең!..— дип шың­шу­га ке­реш­мәк­че иде кы­зы, әни­се:

— Әти­ең өй­дә­ме?— ди­де.

— Өй­дә!— дип ке­нә җа­вап бир­де Ди­нә, әм­ма шун­да ук, тын ал­ган­нан соң, те­зеп тә кит­те:— Ул ба­ры­бер, мәк­тәп­кә кер­мим, әни­ең бар­сын, аның бү­тән эше юк, ди.

Шун­да Ай­гөл Җәү­дә­тов­на та­гын да кы­рыс­рак тон­га күч­те:

— Бир әле те­ле­фон труб­ка­сын әти­е­ңә!— дип әме­рен җит­кер­де.

Әм­ма Ди­нә­се ко­ла­гы­на да эләр­гә те­лә­мә­де. Мәк­тәп, әни, әти, ата-ана­лар җы­е­лы­шы мәсь­ә­лә­лә­рен­дә ул үз ди­гә­нен­чә эш йөр­тә бе­лә иде.

— Бир­мим,— дип ки­ре­лән­де,— әти ан­да бар­мый!

— Кая, үзем сөй­лә­шим әле!— дип әй­теп ка­ра­ды Ай­гөл Җәү­дә­тов­на. Әм­ма кы­зы шун­да ук шың­шу­га күч­те һәм үте­нә дә баш­ла­ды:

— Әни­ем, ә, әни­ем... Син бар ин­де! Ан­да әти­ләр йөр­ми, әни­ләр ба­ра!— ди­де.

Ул бу як­тан хак­лы иде. Чын­нан да ата-ана­лар җы­е­лыш­ла­ры­на Ай­гөл Җәү­дә­тов­на ни­чә тап­кыр бар­ды, әм­ма ан­да бер-ике ир-ат­тан гай­ре һич­кем­не күз ал­дын­да кал­дыр­ма­ган. Ала­ры да тиз ара­да та­бан ял­ты­ра­ту җа­ен ка­рый­лар. Бе­рәр мәсь­ә­лә­не чи­шү со­рал­са да, те­лә­сә­гез ниш­лә­гез ди­гән­дәй үз­лә­рен то­та­лар. Имеш, бе­лә­без без сез ха­тын­нар­ны, ба­ры­бер ни­я­те­гез­чә эш­ли­сез!

Ди­нә та­гын әни­сен ашык­ты­ра баш­ла­ды:

— Тиз­рәк кайт ин­де, мин дә си­не са­гын­дым... Чәй куя то­рыр­мын. Соң­га ка­ла­сың бит!— ди­де. Шун­да гы­на Ай­гөл Җәү­дә­тов­на хә­зер үк юл­га чы­га­сын, бер сә­гать эчен­дә өй­дә бу­ла­сын әйт­те.

 

IV

Ашы­гып ки­ен­гә­нен­дә, те­ге яки бу эшем оны­ты­лып кал­ма­сын дип, өс­тә­лен­дә­ге кә­газь­лә­ре­нә күз са­лып ма­таш­ка­нын­да ишек ша­кып, ке­рер­гә ку­шы­лып та бүл­мә­гә уз­мый­ча кал­ды­лар. Бу хәл Ай­гөл Җәү­дә­тов­на өчен сә­ер то­ел­ды. Хә­ер, ял­гыш­лык бе­лән ге­нә дә ка­гы­лып кит­кән бу­лыр­га мөм­кин­нәр.

Ха­ным өр­фия шар­фын му­е­нын­да җай­ла­ды, көз­ге­гә та­гын бер ка­рап ал­ды. Чи­бәр­лек­тә бал­кып то­руы бу юлы да аның кә­е­фен кү­тә­реп җи­бәр­де. Ул хәт­та көз­ге­дә­ге су­рә­те­нә, ел­ма­еп:

— Хә­зер­гә!— дип хуш­ла­шу сә­ла­мен җит­кер­де. Ишек­кә ки­леп, ко­ри­дор­да­гы як­ты­лык кер­сен ди­я­рәк аны ач­ты, бүл­мә­сен­дә­ге ут­лар­ны сүн­дер­де. Та­гын да уң һәм сул та­раф­лар­га күз йөр­теп ал­ды. Ба­ры­сы да тәр­тип­тә иде. Шу­ңар­га инан­гач кы­на ишек ягы­на ка­бат бо­рыл­ды, ан­да ба­сып то­ру­чы­га игъ­ти­бар ит­те.

— Абау, ке­ше бар икән!— дип, кау­шап һәм өр­кеб­рәк әй­тер­гә мәҗ­бүр бул­ды.

— Исән­ме­сез!— ди­де туп­са­га кил­гән әфән­де.— Ва­кыт­сыз йө­рим икән, көт­мә­гән­сез дә!

“Кө­тәр­гә ти­еш идем әл­лә?”— дип үчек­лән­де Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ның җа­ны. Әм­ма аңа:

— Син кай­дан бо­лай?— дип со­рау бир­ми ка­ла ал­ма­ды. Ба­ры тик шун­нан соң гы­на: — Исән­ме­сез! Нин­ди җил­ләр ки­тер­де?— ди­де.

Бу ке­ше Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­га бик ях­шы та­ныш иде. Яшь ва­кыт­ла­рын­да ике­се ара­сын­да бу­лып ал­ган җи­ңел­чә флирт ин­де оны­тыл­ган, кү­ңел­лә­рен­дә ге­нә бе­раз эзе кал­ган. Һәр­хәл­дә ха­ным аны шу­лай той­ды. Әм­ма, әгәр ул мон­да кил­гән, аны эз­ләп тап­кан икән, ди­мәк Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ны оны­та ал­мый тор­ган­дыр!

Исе­ме Хә­лим, ур­та­ча буй­лы, кө­рән чәч­ле, те­ге ва­кыт­лар­да мы­ек йөрт­ми иде. Алар мон­нан бер ат­на ча­ма­сы гы­на элек ял­гы­шып трам­вай­да оч­раш­ты­лар. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на яны­на мы­ек­лы, чәч­лә­ре­нә чал ке­рә баш­ла­ган ур­та яшь­ләр­дә­ге ир ки­леп бас­ты. Өс­тен­дә күн курт­ка, ба­шын­да га­ди кеп­ка иде.

— Сез ми­не та­ны­ма­ды­гыз бу­гай?— ди­де ул, үзе­нә игъ­ти­бар ит­те­рер­гә те­ләп.— Ә мин сез­не эз­лә­гән идем. На­сыйп бул­са ко­лы­на, чы­га­рып ку­яр юлы­на ди­ләр­ме әле? Без­нең оч­ра­шу­ы­быз үзе Хо­дай­ның на­сый­бы.

— Ник та­ны­ма­дым?— ди­де Ай­гөл Җәү­дә­тов­на, бе­раз кау­ша­вын то­еп, янын­да­гы кы­зы Ди­нә­дән кы­ен­сы­ныб­рак.— Хә­лим Ха­ли­ко­вич, сез­не оны­тыр­га мөм­кин­ме соң?

Бу сүз­лә­ре ир­гә ка­нат бир­де. Бо­ек йө­зе ки­нәт бал­кып кит­те. Ку­а­ны­чы­на сы­е­ша ал­мый­ча, сүз­ләр тез­мә­се­нә ха­ным­ның кү­ңе­лен иярт­те.

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ны те­ле­ви­зор­дан да күр­гә­лә­гән, кай­да эш­лә­вен дә ча­ма­лап ал­ган, га­зе­та­лар­га бир­гән ин­тервь­ю­ла­рын да укыр­га өл­гер­гән бу­лып чык­ты. Әм­ма:

— Ми­нем бе­лән жур­на­лист­лар­ның кы­зык­сын­ган­на­ры юк әле­гә, Хә­лим Ха­ли­ко­вич,— ди­де ха­ным, аны ял­га­нын­да то­тып.

— Юк­тыр ин­де!— дип ки­ре как­ты ул, бер дә ри­за­ла­шыр­га те­лә­ми­чә.— Мин бу­та­ла тор­ган ке­ше тү­гел!

“А­лай ми­кән?”— ди­мәк­че иде Ай­гөл Җәү­дә­тов­на, сү­зен әйт­ми ка­лу­ны уңай­рак күр­де. “Бу­та­ла тор­ган ке­ше тү­гел, имеш. Ә ул ва­кыт­та, хә­те­рең­дә­дер әле, кай­сы уҗым­га йө­гер­де нәф­сең бо­за­вы?” Бу со­ра­вын да Ай­гөл Җәү­дә­тов­на йо­тып кал­дыр­ды. Элек­ләр­не, мон­нан өч ай гы­на әү­вә­ле оч­ра­ган бул­са, бәл­ки бу со­ра­вын яше­реп кал­дыр­мас та иде. Ин­де Хә­лим Ха­ли­ко­вич оны­ты­лыр­га ду­чар ител­гән­нәр исем­ле­ген­дә аның өчен. Ник оч­ра­дың әле, мәх­лук?!.

— Си­не һа­ман да оны­та ал­га­ным юк!

Ан­нан бу сүз­лә­рне Ай­гөл Җәү­дә­тов­на көт­мә­гән иде. Трам­вай­да уты­рып ба­ру­чы­лар һәм янә­шә­дә ге­нә ба­сып то­ру­чы­лар алар­га кү­тә­ре­леп тә, бо­ры­лып та ка­ра­ды­лар. Хә­зер һәм­мә­се­нең ко­лак­ла­ры әй­те­лә­чәк сүз­лә­рен­дә иде. Мо­ны Хә­лим Ха­ли­ко­вич та си­зе­неп ал­ды. Кы­ен­сы­ну ки­че­реп, бе­раз ара юл­ны сүз­сез ге­нә бар­ды.

— Әни,— ди­де Ди­нә,— әти­нең ма­ши­на­сы тү­гел­ме?

Све­то­фор­га тук­тал­ган “Жи­гу­ли”­ләр ара­сын­да нәкъ үз­лә­ре­не­ке төс­ле­се дә бар иде. Са­ло­нын­да бер яшь егет бе­лән са­ры чәч­ле кыз сөй­лә­шә­ләр. Трам­вай­да­гы ха­лык та күз­лә­ре бе­лән шул ма­ши­на­ны эз­лә­де­ләр. Све­то­фор яшел утын ян­дыр­ды. Ма­ши­на­лар аж­гы­рып ал­га атыл­ды­лар, трам­вай да те­ләр-те­лә­мәс бул­са да юлын дә­вам ит­те.

Ире бар­лы­гын Хә­лим Ха­ли­ко­вич­ның элек­тән бел­гән­ле­ге Ай­гөл Җәү­дә­тов­на өчен сер тү­гел иде. Кы­зы­ның ва­кы­тын­да әти­сен исе­нә тө­ше­рүе дә уңай­га кил­де. Алар соң­гы тук­та­лыш­ла­ры­на ка­дәр сүз­сез ди­яр­лек бар­ды­лар. Трам­вай­да­гы ха­лык­ның ко­лак­ла­ры яңа гы­на шау­ла­шып кер­гән һәм ша­я­ры­шып-төр­те­шеп бар­ган яшь­ләр авы­зы­на су­зыл­ды.

— Мин сез­не бе­раз озат­сам ярар­мы?— дип со­ра­ды Хә­лим Ха­ли­ко­вич. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на ки­ре дә как­ма­ды, уңай да җа­вап бир­мә­де, ба­ры тик:

— Ха­ты­ны­гыз Ин­га ха­ным ни хәл­ләр­дә?— дип ке­нә со­ра­ды.

Ир тә­мам тел­сез кал­ды. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ның хә­те­ре ал­тын икән­ле­ген элек­тән бе­лә иде ул, әм­ма бу ка­дәр­ле үк дип ба­шы­на да ки­тер­мә­гән. Чөн­ки, үзе­нә кил­гән­дә, аның ни ире­нең исе­мен һәм кем­ле­ген исе­нә тө­ше­рә ал­мый, ни ба­ла­ла­рын!

— Без ае­ры­лыш­тык ин­де!— ди­де, трам­вай­дан төш­кәч Хә­лим Ха­ли­ко­вич.— Дө­рес­рә­ге, ми­ңа аны таш­лар­га ту­ры кил­де!

— Ни­чек ин­де? Яра­та иде­гез тү­гел­ме?— дип со­ра­ды бе­раз аны үр­тәп Ай­гөл Җәү­дә­тов­на.

— Яра­та дип ин­де ул ка­дәр­ле...

Хә­лим Ха­ли­ко­вич дө­ре­сен бел­де­рер­гә кы­ен­сын­ды. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­га үз мә­хәб­бә­тен аң­ла­тып ма­та­шу­чы, шак­тый ва­кыт­лар ар­тын­нан кал­мый йө­ге­реп йө­рү­че, оч­ра­шып сөй­лә­шеп уты­ру­лар­га ча­кы­рып ап­ты­ра­ту­чы, аяк ас­ла­рын­да ке­ләм бу­лып җә­е­лер­гә әзер то­ру­ла­рын авыз су­ла­рын ко­ры­тып сөй­ләү­че ул тү­гел иде­ме? Дө­рес­ме? Дө­рес! Бул­ма­ды тү­гел, бул­ды. Нин­ди ге­нә ир иде әле ул — бер ка­шык су бе­лән йо­тар­лык. Ак йөз­ле, ыс­пай гәү­дә­ле, ях­шы һәм пөх­тә ки­е­нә бе­лә, үзен ка­рап кы­на йөр­тә, те­лен­дә сүз­ләр­не дә ос­та би­е­тү­че. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ны исерт­мә­де­ме?

Ха­ным­ның бо­лар­ны ук исе­нә тө­ше­рә­се кил­мә­де. Әм­ма хә­тер сан­ды­гы ин­де ачыл­ган, ан­да­гы сер­ләр бал­кы­шы бе­лән ту­лы хә­тер эн­җе­лә­ре нур­ла­ныш бе­лән кү­ңе­лен ту­ты­рыр­га өл­гер­гән иде­ләр.

— Әни, әни!— ди­де Ди­нә­се, урам буй­лап, чат­лар­ны да узып те­зе­леш­кән, си­га­рет, кон­фет, шыр­пы һәм баш­ка төр­ле вак-тө­як­ләр­не са­ту­чы, көн­ба­гыш һәм чик­лә­век тәкъ­дим итү­че кы­рык тарт­ма­чы әби-апа­лар­ның ка­раң­гы тез­мә­се янын­нан узып ба­рыш­лый.— “Чу­па-чупс” алыйк әле!

— Си­ңа яра­мый, кы­зым!— ди­де аңа шун­да ук Ай­гөл Җәү­дә­тов­на, үз ба­ла­сы­ның бар­лык аһын ише­тү­че, һәр хә­рә­кә­тен игъ­ти­бар кү­зен­нән чит­тә кал­ды­ра ал­мау­чы һәм­мә ана ке­бек тәр­тип­кә ча­кы­рып.— Теш­лә­рең­не ко­еп бе­те­рә­чәк­ләр. Әби­ләр ке­бек бул­саң, си­ңа ан­на­ры егет­ләр дә ка­ра­мас­лар!

— Ка­рар­лар, мон­дый чи­бәр кыз­лар­га егет­ләр йө­рәк­лә­рен ярып алып би­рә­чәк­ләр!— ди­де шун­да ук, алар­ның сүз­лә­ре­нә кат­на­шып ки­тү­не ки­рәк тап­кан Хә­лим Ха­ли­ко­вич.— Әйе бит, ма­ту­рым?

Ди­нә­гә аның сүз­лә­ре хуш кил­де­ләр. Ул гү­я­ки “Чу­па-чупс” ялаш­тыр­ган ба­ла сы­ман тат­лы ел­маю­ын яшер­мә­де. Хәт­та:

— Бу абый без­гә ба­ра­мы?— дип со­рар­га да өл­гер­де.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных