Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 47 страница




Ту­фан Миң­нул­лин, аның со­ра­вы шу­шы гы­на­дыр дип уй­лап, кы­зу­лы­гы бе­лән җа­вап кай­та­рыр­га өл­гер­мәк­че иде, ха­ным үзе­не­кен ту­кый бир­де:

— Бет­мә­де әле. Бер то­рып бас­кач, әй­теп бе­тер­ми бул­мас. Ул Әл­дер­меш кар­ты­гыз эч­ке­че ге­нә тү­гел, зи­на­чы да лә­ба­са! Кем­не әле, Хәм­де­ба­ну­ны­мы, бер ая­гы бе­лән гүр­дә хә­лен­дә дә аз­дыр­мак­чы! Ярый да без­нең та­тар мө­сел­ман ха­тын­на­ры иман­да нык­лы. Ко­чак­ла­мак­чы, те­ге­ләй-бо­лай, өй­лән­мәк­че әле, җит­мә­сә...

Мө­гал­ли­мә­нең бор­чы­луы җы­е­лыш­та­гы­лар­га кү­чә бар­ды. Әм­ма яу­лык­лы ха­ным үз ки­бә­нен­дә кал­ды:

— Ни­гә га­рип-го­ра­ба­дан, алар аның үз ба­ла­сы бит, кө­лә ул? Сез ме­нә Ху­җа Нас­рет­дин ди­сез. Ә ул ан­дый­лар­дан көл­мә­гән. Үзе утыр­ган бо­так­ка бал­та бе­лән чап­са-чап­кан, әм­ма би­ча­ра­лар­ны мыс­кыл­ла­ма­ган!

Ха­ным сүз­лә­рен та­гын да дә­вам ит­мәк­че иде, эш­лә­рен­нән арып кайт­кан­на­ры со­ңын­да кил­гән җы­е­лыш­та­гы­лар да бу ха­ным­да со­ра­ула­ры­ның күп­ле­ге­нә уф­та­нып, сүз­лә­ре­нең озын­га су­зы­лу­ы­на ачу­ла­нып шау­ла­ша баш­ла­ды­лар, мө­гал­ли­мә дә, ку­нак ал­дын­да оят­лы ка­лу­ын аң­лап­тыр ин­де, си­ке­реп тор­ды, кул иша­рә­се бе­лән ге­нә ты­ныч­ла­ныр­га әмер бир­де. Ту­фан Миң­нул­лин та­мак кыр­ды. Аның тә­вәк­кә­лле җа­ва­бы әзер иде:

— Ар­тист­лар шу­лай уй­ный­лар бит, ре­жис­сер шу­лай куй­ган!— дип әйт­те дә сал­ды.

Яу­лык­лы ха­ным ка­бат кү­тә­рел­де дә, сү­зен ас­та кал­ды­рыр­га ярат­ма­вын сиз­де­реп, тә­мам тарт­ка­ла­шыр­га җы­е­нып­мы, әл­лә әй­теп ка­лыр­га ашы­гу­дан шу­лай кы­зып­мы:

— “Әл­мән­дәр — ил кар­ты” дип, аны мак­та­тып, ба­ла­ла­ры­быз­дан ин­ша­лар яз­дыр­та­лар. Бу нин­ди өл­ге, нин­ди тәр­бия ин­де? Та­тар эчә баш­ла­ды, ба­ла­лар бо­зыл­ды­лар, на­рко­ман­нар бе­лән ил тул­ды, адәм­дә иман кал­ма­ды ди­без үзе­без. Мон­дый те­атр­лар ка­рап, шун­дый ки­тап­лар укып, ахыр­да алар кем бул­сын­нар ин­де!— дип те­зеп кит­те. Ха­лык, кур­кы­нып, урын­на­ры­на сең­де.— Фәй­рү­зә Бәй­рә­мо­ва­ны укы­мый­ча!

Ку­нак уры­ны­на әү­вә­ле мө­гал­ли­мә үзе, сү­нәр­гә өл­гер­гән йө­зе­нең ну­рын ка­бат бал­кы­тып җи­бә­рер­ өчен элек­ке ел­маю­ын кай­та­рыр­га ты­ры­шып, Әл­мән­дәр карт­ның хөр ке­ше бу­лу­ын, хез­мәт сөю­ен, тор­мыш­ны яра­ту­ын бик зур­лап һәм мак­тап сөй­лә­де, аның ке­ше­лек иде­а­лы икән­ле­ген аң­лат­ты. Ул гы­на бе­тер­гән иде, ахыр­гы рәт­ләр­дән бер ир кү­тә­ре­леп ни­дер әйт­те. Со­ра­вын ишет­мәү­лә­рен сә­бәп итеп, аны ал­га­рак ки­лер­гә ча­кыр­ды­лар. Бу ке­ше как­ча йөз­ле, си­рәк бул­са үл­чәп ки­сел­гән са­кал­лы, пе­ләш­лә­нә баш­ла­ган чәч­ле, ак күл­мәк, кө­рән кос­тюм һәм зәң­гәр галс­тук­тан икән. Аның бу рә­веш­ле ки­е­нүе күз­гә ке­рер­гә, хә­тер­дә кал­ды­рыр­га уңай иде.

— Ми­нем мон­дый со­ра­вым бар,— ди­де, түр­гә­рәк үтеп.— Мөм­кин бул­са, Ту­фан Аб­дул­ло­вич, үзе­гез җа­вап бир­сә­гез иде!

Ул әү­вә­ле шу­лай үте­не­чен бел­дер­де. Аның үл­чәп сөй­лә­шүе, дра­ма­тург­ны әти­се­нең исе­мен ку­шып ата­вы зы­я­лы ке­ше­ләр­дән икән­ле­ге ха­кын­да аң­ла­тып, за­ты­на ка­ра­та хөр­мәт хи­се ту­дыр­ды.

— Сез та­тар дип сөй­лә­де­гез, су­ве­ре­ни­тет­ны, те­ле­без­не як­лап әйт­те­гез. Рәх­мәт сез­гә алар өчен!

Ту­фан Миң­нул­лин аның рәх­мә­тен са­га­еп кы­на ка­бул итеп баш как­ты. Әм­ма бу ке­ше­дән эт­лек кө­түе йө­зе­нә чык­ты. Алар хәт­та та­ныш­лар иде­ләр бу­лыр­га ки­рәк.

— Сез, хә­те­рем ял­гыш­ма­са, как­ша­мас Рә­сәй ло­зун­гы­на хез­мәт ит­кән “Бер­дәм Рос­си­я” пар­ти­я­се әгъ­за­сы да бит әле, шу­лар­ның исем­ле­ге­нә ке­реп, та­гын де­пу­тат бу­лып ал­ды­гыз. Мо­ны ни­чек аң­лар­га? Те­ле­гез­дә, мил­ләт, ди­сез, га­мә­ле­гез­дә аңа зы­ян ит­ми­сез­ме?— Ул бе­раз­га сүз­лә­рен­нән тук­тап тор­ды, уры­ны­на кай­тып уты­рыр­га куз­га­ла баш­ла­мак­чы иде, әм­ма зы­я­лы­лы­гы мон­да да өс­тен чык­ты.— Җа­ва­бы­гыз өчен рәх­мәт сез­гә!— ди­де.

— Кы­зык ке­ше­ләр ин­де сез,— ди­де, шун­да ук аны сүз­лә­ре бе­лән оза­та ба­рып Ту­фан Миң­нул­лин.— Мин җа­вап бир­мә­гән, рәх­мәт әй­тә­сез. Бәл­ки җа­ва­бым оша­мас.

Ха­лык бу ир­не уры­ны­на утыр­ган­чы күз­лә­ре бе­лән кү­зә­тә кал­ды­лар. Кай­бе­рәү­ләр, янын­да­гы­лар­га төр­теп:

— Кем ул? Кем бул­ды ул?— дип со­ра­ды­лар.

— Әйе,— ди­де шун­да ка­бат Ту­фан Миң­нул­лин.— Мон­да бер­нин­ди дә сер юк. Без­нең пре­зи­ден­ты­быз Мин­ти­мер Шә­ри­по­вич акыл­лы, әй­тер идем, та­тар­да ул сүз­нең ва­ри­ан­тын тап­ка­ным юк, “муд­рый” ке­ше. Ул әнә шул пар­ти­я­гә кер­де. Мин дә аңа: “Мин­ти­мер Шә­ри­по­вич, сез­гә ыша­нам, сез кай­да бул­са­гыз — мин дә шун­да!”— ди­дем. Дө­рес эш­лә­дем дип бе­ләм, әйе!

Ку­нак нәр­сә ге­нә әйт­сә дә һәм­мә­сен бар ту­лы­лы­гы бе­лән рас­лар­га гы­на тор­ган янын­да­гы мө­гал­ли­мә, йө­зен­дә­ге бал­кы­шын яңар­тыр­га өл­ге­реп:

— Шу­лай-шу­лай!— дип баш сел­кеп, дан­лык­лы дра­ма­тург­ның бул­дык­лы­гы­на, зи­рәк­ле­ге­нә сок­ла­ну­да бул­ды. Әдип ял­кын­ла­нып сөй­ли тор­ды.

Ахыр­да шу­шы­ның бе­лән со­рау­лар­ны бе­тер­де­ләр. Ку­нак­ка олы рәх­мәт­ләр әй­теп, ашык­мый­ча гы­на сый­ныф бүл­мә­лә­ре­нә юнәл­де­ләр. Сә­гать ин­де кич­ке си­гез­дән үтеп ба­ра иде. Та­гын озак­ка су­зы­лыр­мы икән дип уй­лар­га да өл­гер­мә­де­ләр, сый­ныф җи­тәк­че­се:

— Ва­кыт соң, әй­дә­гез, уты­ры­шыйк та, тиз ара­да бе­те­рик!— ди­де.

Аның бу тәкъ­ди­мен һәм­мә­се хуп­лап ка­бул ит­те­ләр. Сый­ныф җи­тәк­че­се өл­ге­реш­тә арт­та кал­ган­нар­дан өч-дүрт уку­чы­ның әни­лә­ре­нә кай­сы фән­нәр бу­ен­ча ба­ла­ла­ры­на игъ­ти­бар юнәл­тү со­рал­га­нын әй­теп чык­кач:

— Ин­де мө­һим мәсь­ә­лә­гә кү­чик!— ди­де.— Ба­ры­гыз да бе­лә­сез, ил­дә тер­рор­чы­лар эш­чән­лек җә­ел­дер­де­ләр. Алар­дан һәм­мә­без­гә дә кур­кы­ныч яный. Бес­лан мәк­тә­бе ха­кын­да ба­ры­гыз да бе­лә­сез. Ка­бат­лап то­ра­сы тү­гел. Мәк­тәп­не тер­рор­чы­лар­дан сак­лар өчен ми­ли­ция хез­мәт­кәр­лә­ре бе­лән бәй­лә­неш­тә эш­ләр­гә бул­дык!

— Әйе-әйе, бик дө­рес!— ди­де­ләр аның сүз­лә­рен ку­әт­ләү­че­ләр.

— Мин дә шу­лай дим. Ишек тө­бе­нә ир­тән­нән кич­кә­чә, вах­тер яны­на ми­ли­ция хез­мәт­кә­рен ку­яр­га уй­ла­ныл­ды.

— Әйе-әйе!— ди­де­ләр та­гын да сө­ен­гән җы­е­лыш әһел­лә­ре.

— Әм­ма алар буш­ка эш­ли ал­мый­лар, хез­мәт­лә­ре өчен тү­лә­ми бул­мый. Дәү­ләт бу бу­рыч­ны үз өс­те­нә ала ал­мый!— ди­де сый­ныф җи­тәк­че­се.

— Без са­лым тү­ли­без бит, дәү­ләт без­не кай­гырт­сын өчен,— дип әй­теп ка­ра­ды арт­кы пар­та­лар­ның бер­сен­дә уты­ру­чы мөх­тә­рәм ха­ным. Әм­ма аңа ку­шы­лу­чы юк иде. Мө­гал­ли­мә үзе­не­кен дә­вам ит­те:

— Һәр ба­ла­дан ай са­ен ил­ле­шәр сум­нан мәк­тәп фон­ды­на җы­яр­га ки­рәк, ми­ли­ци­о­нер­лар­га тү­ләү өчен!— дип, бу ка­рар­ның юга­ры­дан, дәү­ләт чи­нов­ник­ла­рын­нан ук тө­ше­ре­лү­ен әйт­те. Тел­сез кал­ган ата-ана­лар­га игъ­ти­бар итеп тор­мас­тан, бу ат­на эчен­дә ба­ла­ла­ры аша тап­шы­рып бе­те­рер­гә куш­ты да җы­е­лыш­ны йом­гак­ла­ды. Ри­за­ла­шу­дан һәм та­ра­лы­шу­дан баш­ка­сы кал­ма­ды.

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на эше­нә ба­рыш­лый, юл­да исе­нә тө­ше­реп, миз­гел эчен­дә бо­лар­ны хә­тер илә­ге аша уз­дыр­ды да ки­чә тук­тал­ган ка­ен­сар­га күз тө­ше­реп узар­га ти­еш­ле­ген ни­ят­ләп куй­ды. Ул утыр­ган ав­то­бус кы­зу­лый тор­ды. Бер куз­гал­ган уй­ла­ры икен­че­лә­рен уят­ты­лар. Һәм дә мо­ңа ка­дәр ба­шы­на ки­леп тә ка­ра­ма­ган бер фи­кер тө­е­не­нә юлы­гып, шу­ны кү­ңе­лен­дә чи­шү эше­нә ке­реш­те.

Со­ци­а­лизм­мы җи­ме­ре­леп төш­те, ди­ләр. Алай ми­кән соң? Әл­лә ул чын со­ци­а­лизм­ны бө­тен­ләй дә тө­зе­мә­гән бул­ган­нар­мы? Ха­лык­ны гы­на са­таш­тыр­ган­нар, бу­та­ган­нар, миң­ге­рәт­кән­нәр тү­гел­ме?

Чын-чын­лап уй­лап ка­ра­ган­да, тө­зеп ма­таш­кан со­ци­а­лизм­на­ры асыл­да бар­лык җи­теш­те­рү ча­ра­ла­рын, за­вод-фаб­ри­ка­лар­ны, җир­ләр­не, кол­хоз-сов­хоз­лар­ны бер кул­га җы­еп, дәү­ләт им­пе­ри­а­лиз­мын гы­на ту­дыр­ган­нар бит! Ил­дә шул ук ка­пи­та­лизм то­рып кал­ган, әм­ма дәү­ләт им­пе­ри­а­лиз­мы бу­ла­рак. Сә­я­сәт­не дә, хәт­та дин­не, баш­ка­сын да шу­лай ит­кән­нәр. Ала­ры да дәү­ләт им­пе­ри­а­лиз­мы ку­лын­да бул­ган. Ә аның бе­лән юга­ры­да­гы­лар ида­рә ит­кән­нәр. Ул нык үс­кән со­ци­а­лизм ди­гән­нә­ре исә шо­ви­нис­тик дәү­ләт им­пе­ри­а­лиз­мы­на гы­на кү­чү бул­ган тү­гел­ме? Мил­ли мәк­тәп­ләр­не ябу, һәр­кем­нең ба­ры тик урыс­ча гы­на укуы, урыс­ка та­бы­ныр­га ти­еш­ле­ге... Со­ци­а­лизм, ком­му­низм ди­гән­нә­рен дин хә­ле­нә җит­ке­реп, ком­со­мол, ком­му­нист оеш­ма­ла­ры­ның җи­тәк­че­лә­ре шул дин­нең мул­ла­ла­ры-поп­ла­ры мәр­тә­бә­сен тот­кан­нар, ә га­ди ком­му­нист­лар — алар­ның мө­рит-ияр­чен­нә­ре! Ә хә­зер ка­пи­та­лизм­га ка­бат кайт­тык ди­гән­нә­ре — ял­ган. Ки­ре­гә кай­ту юк ул, мөм­кин тү­гел! Фи­зи­ка за­кон­на­ры бу­ен­ча да, җәм­гы­ять, ке­ше­лек үсе­ше ка­нун­на­ры ни­ге­зен­дә дә. Ме­нә хик­мәт нәр­сә­дә икән! Без­дә со­ци­а­лизм бө­тен­ләй дә бул­ма­ган, аны тө­зер­гә дә уй­ла­ма­ган­нар! Хә­зер, шо­ви­нис­тик дәү­ләт им­пе­ри­а­лиз­мы җи­ме­ре­леп төш­кәч, аның үләк­сә­сен­нән җи­рән­мәү­че­ләр үз­лә­ре­нә за­вод­лар­ны, фаб­ри­ка­лар­ны, җир­ләр­не, баш­ка­лар­ны эләк­те­реп өл­гер­гән­нәр. Ме­нә ни өчен алар кри­ми­наль төр­кем­нәр­дән чык­кан ке­ше­ләр! Хә­зер­ге бай­лар ха­лык бай­лы­гы дип бел­де­рел­гән шо­ви­нис­тик дәү­ләт им­пе­ри­а­лиз­мы ка­за­ныш­ла­рын үз­ләш­те­реп ка­лу­чы­лар гы­на тү­гел­ме?..

Бу уй­ла­ры­ның иге-чи­ге юк иде. Әм­ма Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­га кы­зык бу­лып кит­те. Ул хәт­та шу­шы фи­кер­гә юлы­гуы, мәсь­ә­лә тө­е­нен чи­шә алу­ы­на ку­а­нып ел­май­ды. Кү­ңе­ле дә як­ты­рыр­га өл­гер­де. Аның бу ха­лә­те та­би­гать­тә яшен­ле яң­гыр­дан соң ко­яш бал­кып чы­гу­га тиң иде. Ул хәт­та ка­ен­сар­га күз са­лып үтәр­гә дә, Хә­лим Ха­ли­ко­вич­ны кү­ңе­ле­ннән тир­гәп алыр­га да оныт­ты. Күз яшь­лә­ре­нең сә­бәп­че­се, ягъ­ни ул сөй­гә­не дә хә­те­рен­нән чы­гып тор­ды. Ә ирен, аның юл­да икән­ле­ген ин­де әл­лә кай­чан ба­шы­на да кер­теп ка­ра­га­ны бул­ма­ды. Ав­то­бус ти­еш­ле тук­та­лы­шы­на ки­леп җи­тә бар­ды.

 

 

III

Эшен­дә каш җи­ме­рер, күз чы­га­рыр бер­ни дә бул­ма­ган. Бү­лек­нең бар­лык хез­мәт­кәр­лә­ре дә, Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ның кил­гә­нен мө­га­ен тә­рә­зә­дән шәй­ләр­гә өл­ге­реп, бүл­мә ишек­лә­ре ко­ри­дор­га шар ачык хәл­дә, эчеп утыр­ган кәһ­вә һәм чәй­лә­рен, бо­кал­ла­рын­нан пар атып тор­са­ да, чит­кә­рәк этә­реп ку­еп, баш­ла­рын кү­тәр­ми эш­лә­ре­нә чум­ган иде­ләр. Бу ясал­ма­лык­ны си­зеп һәм кү­реп, һәм аң­лап ал­мау мөм­кин бул­ма­ды. Әм­ма Ай­гөл Җәү­дә­тов­на ба­ры тик сә­лам­нә­рен би­рә-би­рә ге­нә һәм­мә­се­нә күз йөр­теп ал­ды да үз ка­би­не­ты­на юнәл­де. Ке­сә­сен­нән ач­кы­чын чы­гар­ды, йо­за­гын ач­ты, кер­де, эч­тән ише­ген яп­ты. Ар­тын­нан ни­чә­мә күз­нең каш ас­тын­нан гы­на:

— Кил­де ин­де, аж­да­һа!— дип ка­рап ка­лу­ла­рын тою­ын­нан шун­да гы­на азат бул­ды. Әм­ма ул үзе ха­кын­да шу­лай уй­лау­ла­рын те­лә­ми иде. Алар бе­лән мө­нә­сә­бә­тен­ме аң­лау­га, хәл­лә­ре­нә ке­рер­гә ты­ры­шу­га, йом­шак­лык­ка кор­ма­ды? Әмер­лә­рен­ме җай­ла­ры­на ка­рап кы­на җит­кер­мә­де? Эш­кә со­ңа­ру­ла­рын да, ир­тә­рәк ки­тү җа­ен ка­рау­ла­рын да, хез­мәт­лә­ре­нә мө­нә­сә­бәт­лә­рен­дә сал­кын­лык­ла­рын да га­фу итә бар­ма­ды­мы? Ке­ше­гә ярап бул­мас ин­де дип уй­лап та ка­ра­ма­ды бит! Ай­гөл Җәү­дә­тов­на алын­ма­са, бу бү­лек тө­зе­лер иде­ме, алар мон­да җы­лы­да, ул ту­дыр­ган уңай­лык­лар эчен­дә эш­ләр иде­ләр­ме?

Кү­ңе­ле бо­зыл­ган ке­ше­дә уй­ла­ры­ның да рә­те-чи­ра­ты юк, ди­ләр. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на шул хак­та исе­нә тө­шер­де һәм, ни­чек тә үз эше­нә чу­мар­га ни­ят­ләп, өс­тен­дә­ге пла­щын са­лып элеп кую­ы­на ук “тә­хет­”е­нә уты­рып, бер-бер арт­лы ак, кы­зыл, са­ры пап­ка­ла­рын ачып, кә­газь­лә­рен ак­та­ра, ан­да­гы яз­ма­лар­ны җен­тек­ләп укый, әһә­ми­ят­ле са­на­ган урын­на­рын бил­ге­ли, хез­мәт көн­дә­ле­ге дәф­тә­ре­нә тер­ки баш­ла­ды. Аны ба­ры тик эш­кә чу­му гы­на акы­лы­на кай­та­ра ала. Го­ме­ре шу­лай үтә то­ра һәм баш­ка­ча бу­лыр­га мөм­кин дә тү­гел сы­ман иде.

Шу­шы рә­веш­ле бер сә­гать­тән ар­тыг­рак ма­вы­гып эш­ләп ал­ган­дыр, ин­де һәр хез­мәт­кә­ре­нә атап ае­рым фәр­ман­нар, дү­шәм­бе кө­не са­ен уз­ды­ры­ла тор­ган бү­лек уты­ры­шы­на ма­те­ри­ал­лар әзер­ли баш­ла­га­нын­да те­ле­фо­ны шал­ты­ра­ды. Труб­ка­ны ул га­дә­тен­чә игъ­ти­бар­сыз гы­на кү­тәр­де, исән­ләш­те.

Ми­нистр­лык­тан икән­нәр. Икен­че тап­кыр шал­ты­ра­ту­ла­ры бу­лу­ын әй­теп зар­ла­на­сы да ит­те­ләр. Ки­лә­се ат­на­ның дү­шәм­бе­сен­дә үк баш­ла­на­сы Мәс­кәү­дә­ге бик әһә­ми­ят­ле кон­фе­рен­ци­я­дә яңа тех­но­ло­ги­я­ләр­не рес­пуб­ли­ка­да ни­чек фай­да­ла­ну­ла­ры ха­кын­да­гы аның док­ла­ды текс­ты ха­кын­да шәх­сән ми­нистр үзе кы­зык­сын­ган, төп ни­гез­лә­мә­лә­ре бе­лән та­ны­шыр­га те­лә­ген бел­дер­гән, төш­тән соң сә­гать ике­ләр­гә ки­леп ки­тә ал­мас­мы дип со­ра­ган, имеш.

— Сез­нең ул языл­ган­мы соң?— ди­де, әдә­бен оны­тып­мы, әл­лә шу­лай со­рар­га ку­шыл­ган­га­мы сәр­кә­тип кыз, үзе­нең ми­нистр ре­фе­рен­ты бу­ла­рак әл­лә кем икән­ле­ген та­вы­шы­на ук чы­га­рып.

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на аның хәт­та шу­шы мыс­кыл­лы сүз­лә­рен дә кү­ңе­ле аша җи­ңел ге­нә үт­кә­реп җи­бә­реп:

— Рәх­мәт, ярар, бу­лыр­быз! Ике­гә икән, ике­гә!— дип те­ле­фон труб­ка­сын уры­ны­на куй­ды. Аның ул док­ла­ды бер ай ча­ма­сы элек үк әзер, те­зис­ла­ры да прин­тер­дан чы­га­ры­лып ку­ел­ган иде, югый­сә. Әм­ма ни­чек ул шу­шы кон­фе­рен­ция ха­кын­да оны­тып җи­бәр­гән? Мәс­кәү­гә ба­рыр өчен би­ле­ты да алын­ма­ган, ко­ман­ди­ров­ка ак­ча­ла­ры да банк­тан кай­тар­тыл­ма­ган иде. Өч ке­нә көн кал­ган тү­гел­ме?

Бо­лар­ны уй­лап ал­га­нын­да аның йө­рә­ге жу итеп кит­те. Ни­чек оны­тыр­га мөм­кин? Элек­ләр­не ан­дый ча­ра­лар ха­кын­да баш ва­тып, соң­гы кө­не­нә­чә дул­кын­ла­нып, ха­фа­ла­нып бе­тә иде, ә бу юлы исе дә кит­мә­гән. Кая куй­ды ул кы­рык кат үл­чәп, бер ге­нә ки­сү га­дә­тен?..

Те­ле­фон­нан баш бух­гал­тер­га шал­ты­рат­ты, ко­ман­ди­ров­ка ак­ча­ла­ры­ның әзер бу­лу­ын, ми­нистр­га кил­гән­дә, ал­дан­рак мөм­кин икән, ке­реп чы­гу­ын үтен­де. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на ан­на­ры ти­мер юл вок­за­лын­нан ир­тә­гә­ге көн­гә “Та­тарс­тан” по­ез­ды­на би­лет бе­леш­те, за­ка­зын язып алып кал­ды­лар. Хөр­мәт бе­лән, ита­гать бе­леп сөй­ләш­те­ләр. Әм­ма “Та­тарс­тан” по­ез­ды йө­ри тор­ган көн тү­гел икән. Узыш­лый тук­тый тор­ган­на­рын ата­ды­лар. Ул Урал ягын­нан ки­лү­че­сен сай­ла­ды. Шу­лай ук ир­тән­ге як­та ки­тә­сен, егер­ме ми­нут кы­на тук­тап то­ра­сын, ал­дан ки­лүе дә мөм­кин­ле­ген әйт­те­ләр. Мәс­кәү­дә­ге кон­фе­рен­ция баш­лан­ган­чы ки­мен­дә аңа эш өчен яр­ты көн, ял итеп алыр­га озын төн ка­ла­чак иде. Юл­дан ту­ры туй­га ки­леп ке­рә­се тү­гел. Ул ме­нә шу­ңа шат­лан­ды. Кон­фе­рен­ци­я­не оеш­ты­ру­чы­лар ку­нак­ха­нә мәсь­ә­лә­сен ал­дан ук җай­лап ку­яр­лар ин­де алар, ку­нак­ла­рын кар­шы­лап йө­ге­реп йө­рү­че­лә­ре дә бу­лыр. Хә­ер, мәс­кәү­ләр йо­кы яра­ту­чан, йо­кы­лы-уяу­лы ха­лык, мо­ның ише эш­лә­рен дү­шәм­бе­гә, кон­фе­рен­ция баш­лан­ган көн­гә кал­ды­ру­ла­ры да мөм­кин.

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на үз док­лад­ла­рын тер­кәп бар­ган кы­зыл пап­ка­сын киш­тә­ле­ген­нән ал­ды. Ан­да хәт­та кон­фе­рен­ция оеш­ты­ру­чы­лар­ның ча­кы­ру хә­бә­ре, док­ла­ды­ның пле­нар уты­рыш­ка кер­те­лүе, кай­сы ку­нак­ха­нә­дә кар­шы алып, ур­наш­ты­рып то­ра­чак­ла­ры, ча­ра­ның уз­ды­ры­лу уры­ны — һәм­мә­се дә тө­гәл күр­сә­тел­гән иде. Аны го­ме­рен­дә бе­рен­че тап­кыр күр­гән­дәй Ай­гөл Җәү­дә­тов­на та­гын бер кат укып чык­ты, те­зис­ла­ры текс­ты бе­лән бер­гә док­ла­дын ке­че­рәк пап­ка­га кү­че­реп бер­кет­те. Ин­де ми­нистр­лык­ка куз­га­лыр ва­кы­ты иде. Ә ул юнь­се­зе, мәгъ­нә­се­зе та­гын шал­ты­рат­ма­ды. Шу­шы кеч­ке­нә Ка­зан шә­һә­рен­дә шул бер­дән­бер мә­һа­бәт ке­ше­не югалт­сын ин­де?

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на әни­се­нең те­ле­фон но­ме­рын җый­ды. Труб­ка­ны кү­тә­рер­гә ашык­ма­ды­лар.

— Әни, тиз­рәк бул ин­де, ми­нем ки­тә­сем бар бит!— дип үтен­де ул, һа­ман да ча­кы­ру ава­зын­нан баш­ка­сы ко­ла­гы­на ише­тел­мәү­гә сә­ер­се­неп. Нәкъ шун­нан соң гы­на труб­ка­ны кү­тәр­де­ләр.

— Әйе, кем әле бу?— дип со­ра­ды әни­се һәм, Ай­гөл Җәү­дә­тов­на­ның бе­рен­че сүз­лә­рен ише­тү­гә үк та­нып: — Ә-ә, син­ме­ни әле, кы­зым? Исән­лек-сау­лык­мы?— ди­де.

— Әни,— ди­де Ай­гөл Җәү­дә­тов­на, ва­кы­ты тар­лы­гын сиз­де­рер өчен сү­зен ко­ры то­тып,— бү­ген без­дә ку­на ал­мый­сың­мы?

— Абау, Хо­да­ем, нәр­сә бул­ды?— дип ха­фа­лан­ды әни­се Ха­фи­зә Ка­ми­лов­на. Аның үте­не­чен­нән: “Әл­лә бү­ген ку­нар­га кайт­мый­сың­мы?”— ди­гән шик­лә­нү һәм сә­ер­се­нү аваз­ла­рын ише­тер­гә мөм­кин иде.

— Са­ла­ват ко­ман­ди­ров­ка­га кит­те, кай­чан кай­та­сын бел­мим,— дип аң­ла­тыр­га ашык­ты кы­зы.— Үзем хә­зер ми­нистр­лык­ка йө­ге­рәм, ир­тә­гә Мәс­кәү­гә җи­бә­рә­ләр, кон­фе­рен­ци­я­дә док­ла­дым бар. Ба­ла­лар­га күз-ко­лак бу­лып то­рыр идең. Би­ле­тым да алын­ма­ган, со­ңа­ру­ым мөм­кин.

Әни­се­нең аң­ла­вын өмет ит­кән, аның мон­дый ва­кыт­лар­да һәр­да­им яр­дәм­гә ки­леп җи­тә­чә­ген бе­леп тор­ган Ай­гөл Җәү­дә­тов­на ки­ре сүз ише­те­рен ба­шы­на да ки­те­рә ал­ма­ды. Ха­фи­зә Ка­ми­лов­на да кы­зын те­рәк­сез кал­ды­рыр­га те­ләү­че­ләр­дән тү­гел иде. Шун­да ук:

— Ярар-ярар, кы­зым! Кай­та­сың­дыр бит бү­ген?— ди­де.

— Кай­там, әни, кай­там!— дип, Ай­гөл Җәү­дә­тов­на бел­де­реп ку­яр­га ашык­ты.— Кая ба­рыйм ин­де? Ми­нем кем­гә ки­рә­гем бар бу дөнь­я­да?

Аның бу сүз­лә­ре сак­сыз әй­тел­де­ләр­ме, әл­лә Ха­фи­зә Ка­ми­лов­на өчен­че көн ге­нә эл­гә­ре кич бе­лән кы­зын­нан ишет­кән сүз­ләр­дән соң һа­ман да бор­чы­лу­да ка­лу­дан­мы, тә­мам дул­кын­ла­нып:

— Ни­чек ин­де алай? Ни­чек ин­де алай?— ди­яр­гә то­тын­ды.— Ба­ла­ла­ры­ңа ки­рәк, әни­ең­нең бар­лы­гын да оныт­тың­мы әл­лә?

— Ни­чек он­тыйм ди, әни? Оныт­кан бул­сам, шал­ты­ра­тыр идем­ме соң?

Бу юлы Ха­фи­зә Ка­ми­лов­на һич­бер сүз әйт­мә­де. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на исә: “Ә­йе шул, әни­ләр­не ки­рәк­лә­ре чык­кан­да гы­на ис­кә тө­ше­рә­без. Ба­ла­ла­рым да, үсеп җит­сә­ләр, шу­лай бу­лыр­лар­дыр ин­де!”— дип уй­лап ку­яр­га өл­гер­де, ба­ры тик:

— Ашы­га идем, әни, кит­тем!— дип ке­нә сү­зен бе­те­рер­гә уй­ла­ган иде, Ха­фи­зә Ка­ми­лов­на да, со­ңар­мас­ка ку­шып:

— Чәй ку­еп, ашар­га пе­ше­реп то­рыр­мын, бор­чыл­ма, кы­зым!— дип ты­ныч­лан­дыр­ды.

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на иңен­нән йөк төш­кән­дәй үзен хис ит­те. Җи­ңе­лә­еп кит­те. Югый­сә га­дә­ти, һа­ман да бул­га­лап тор­ган үте­не­чен­нән ар­ты­гын әйт­мә­де дә бит. Әм­ма әни­се Ха­фи­зә Ка­ми­лов­на аңа нин­ди­дер сер­ле сүз җит­кер­гән, до­га­сын иреш­тер­гән ке­бек то­ел­ды. И ана­лар, сез­дә нин­ди­дер хик­мәт бар, ба­ла­ла­ры­гыз­ны ут­тан да йо­ла, су­дан да чы­га­ра алу кө­че­нә ия шул сез! Шу­ңа кү­рә дә ша­гыйрь­ләр әни­ләр­гә мәд­хи­я­ләр ба­гыш­лый­лар.

Ай­гөл Җәү­дә­тов­на те­ле­фо­нын­нан ае­рыл­ган, ул ара­да чы­гып, ише­ген бик­ләр­гә өл­гер­гән, урын­ба­са­ры­на дү­шәм­бе көн уз­ды­ры­ла­чак бү­лек уты­ры­шы өчен яз­ма­да­гы фәр­ман­на­рын кал­ды­р­ган, үзе­нең Мәс­кәү­дән ат­на эчен­дә әй­лә­неп кай­та­ча­гын әйт­кән, ав­то­бус тук­та­лы­шы­на якы­на­еп ки­лә иде. Ма­ши­на­лар ел­га­сы ас­фальт юл буй­лап агы­ла тор­ды. Ки­нәт йө­рә­ге жу итеп куй­ды. Зат­лы ма­ши­на­сын­да ул — шал­ты­ра­туы бе­лән бул­са да сө­ен­де­рер­гә ти­еш­ле ке­ше, узып кит­кән­дәй то­ел­ды. Игъ­ти­бар итеп, ха­ным­га бо­ры­лып ка­рап та ал­ды бит! Ай­гөл Җәү­дә­тов­на аны та­ны­ма­ды­мы­ни? Ни­гә тук­та­ма­ды ул? Әл­лә бө­тен­ләй оныт­кан­мы? Юк-юк, ул бул­са, тук­тар, сә­лам бир­ми ге­нә үтеп ки­тә ал­мас иде. Яра­та бит аны, са­гы­на, бер кү­ре­шү­гә зар бу­лып яши Ай­гө­ле!

 

IV

Ми­нистр кар­шын­да сөй­лә­шү озак­ка су­зыл­ма­ды. Ай­гөл Җәү­дә­тов­на док­лад те­зис­ла­ры­ның дүр­те­сен ге­нә аң­ла­тыр­га өл­гер­гән иде. Ал­га та­ба да сү­зен шу­шы рух­та дә­вам итәр­гә ди­гә­нен­дә, ми­нистр аны тук­тат­ты:

— Аң­ла­шы­ла, ях­шы бул­ган!

Ха­ным, үз эш­лә­ре­нә шу­шы­лай җи­ңел­чә ге­нә бәя би­ре­лер­гә ти­еш тү­гел­ле­ген уй­лап, те­зис­ла­рын әһә­ми­ят­ле са­на­ган та­гын бер пункт­ны укы­мак­чы иде, тик код­рә­те җит­мә­де.

— Сез­нең бү­лек­нең эш­лә­ре ми­ңа ях­шы та­ныш,— дип, бе­раз­дан сү­зен дә­вам ит­те ми­нистр.— Юк­ны бар кы­ла ала­сыз. Шу­ңа кү­рә дә хөр­мәт­ли­без үзе­гез­не, Ай­гөл Җәү­дә­тов­на, ыша­ныч бе­лән ка­рый­быз. Без­дә, ил кү­лә­мен­дә ал­ган­да, — бе­рен­че­лек. Баш­ка рес­пуб­ли­ка­лар­ның да, тө­бәк­ләр­нең дә без­нең бу өл­кә­дә­ге тәҗ­ри­бә­лә­ре­без бе­лән та­ны­шыр­га те­ләк­лә­ре зур!— Ми­нистр сүз­лә­рен үл­чәп сөй­ли тор­ды. Уңыш­лар, аның өчен, һич­шик­сез без­не­ке, ха­та­лар исә сез­не­ке иде.— Алар дәр­рәү мон­да һәм­мә бар­ча­сы агы­лыр­га то­тын­са­лар, нәр­сә эш­ләр­без? Авыр­га кил­мәс­ме? Ал­да­гы кон­фе­рен­ци­я­не Ка­зан­да үт­кә­рү ха­кын­да ан­да­гы­лар, ка­рар­ла­ры­на кер­тер­гә уй­лау­ла­рын бел­де­реп, шал­ты­ра­тып ки­ңәш­те­ләр. Ри­за­лы­гы­быз­ны алыр­лар ин­де, алыр­лар. Мәс­кәү бе­лән яры­шу ки­леш­мәс!.. Док­ла­ды­гыз­ны зур игъ­ти­бар бе­лән тың­лар­га җы­е­на­лар. Пле­нар уты­рыш­ка ку­ю­ла­ры­ның сә­бә­бе дә шул. Без­нең йөз­гә кы­зыл­лык кил­мәс дип уй­лыйм... Мин үзем дә ба­рып җи­тәр­гә ты­ры­шыр­мын. Са­мо­лет бе­лән­ме?.. Ярый, әзер­лә­нә­се­гез бар, хә­ер­ле юл­лар!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных