Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 22 страница




Шу­лай бер­ва­кыт, яз­га чык­кач, утын ха­кын­да сөй­лә­шеп кит­те­ләр.

— Ир­тә­рәк тү­гел­ме әле? Ал­да җәй бар, кө­зе, баш­ка­сы...— Зав­хоз ел­ма­еп кы­на тү­гә­рәк пы­я­ла күз­ле­ген бо­рын өс­тен­дә куз­гат­ка­лап куй­ды, үзе кә­газь­лә­рен ак­та­ра бир­де.

— Көз­гә та­ба баш­ка эш­ләр дә ки­леп чы­гар­га мөм­кин...— Ис­мә­гыйль җа­ен-җай­га ки­те­реп ке­нә сүз таш­ла­ды.

— Ягъ­ни мә­сә­лән...

Те­ге, ап­ты­рап, ту­ры ка­ра­ды, ко­ма­чау­ла­ган күз­ле­ген са­лып: “Ни ди­мәк­че бу ма­лай ак­ты­гы?”— дип сы­на­ган­дай-үл­чәш­тер­гән­дәй ма­таш­ты. Ис­мә­гыйль­гә, ул те­ге­не-мо­ны уй­лап бе­тер­гән­че, шун­да ук җа­вап то­тар­га ту­ры кил­де:

— Өй­лән­сәм, мин әй­тәм...

Зав­хоз уе бү­се­лү­дән баш­та­рак ап­ты­раб­рак кал­ды, ан­на­ры авы­зы ерыл­ды.

— Бик әй­бәт бу­лыр, бик әй­бәт ке­нә... Тик ме­нә кай­да то­рыр­сыз соң?

— Бел­мим ин­де, шу­шын­да­дыр?

— Ба­ла бе­лән­ме?

— Өй­лән­гәч тә ту­мый тор­ган­дыр бит әле...

— Ә, шу­лай шул, аңын­чы фа­тир ягын да кай­гыр­тыр­быз...

Зав­хоз кө­леп җи­бәр­де дә шул хә­лен­дә те­зеп кит­те:

— Туй итә­се­ләр дә бар икән әле... Ях­шы эш­лә­сәң, утын­на­рың­ны ал­дан әзер­ләш­те­реп куй­саң, хас­та­-ха­нә­дә тәр­тип сак­лан­са, бу­лыр, ким­сет­мә­без! Әле ки­чә ге­нә баш та­бип си­нең хак­та бе­леш­те­реп тор­ды. Ях­шы ра­бот­ник кү­ре­нә, ди. Мин дә, шу­лай, мәй­тәм! Ка­нә­гать үзе!.. Син, әйе, ка­ра аны, бо­ры­ның­ны бик юга­ры чө­еп җи­бә­рә күр­мә, егы­лып ки­тү­ең бар! Әй­тел­гән-сөй­ләш­кән шу­шын­да гы­на кал­сын!— дип, ахыр­да бор­чы­лу­ын да бел­де­реп куй­ды.

Бу сөй­лә­шү­дән соң Ис­мә­гыйль, Гөл­са­ра­га сук­ма­гын җы­лы­тып, көн­нән-көн аңа еш­лый баш­ла­ды. Бо­лай йөр­сә, тор­мыш­ла­рын ко­рып җи­бә­рә­се­ләр дә иде, әл­лә ни­гә ашы­гыр­га ит­мә­де. Бә­хет­кә ке­нә­дер ин­де дип тә бул­мый.

Су­гыш баш­ла­нып, шул июнь ахы­рын­да ук Ис­мә­гыйль­не дә во­ен­ко­мат­ка ча­кырт­ты­лар. Бер кич­кә әни­се һәм сең­ле­се яны­на кай­тып кил­де дә ут эче­нә ки­теп тә бар­ды. Ачыр­га­лан­ды да соң Гөл­са­ра, ни­гә үзен шу­шы кич­кә ге­нә бул­са да кү­реп, ко­чак­лап йок­ла­ма­вы­на үкен­де. Бер кил­мә­сә — кил­ми икән ул җәп­ләр!

Бо­лар­ның бер­сен дә Мар­фа бел­мә­де. Алар­ны бер­гә то­ра­лар икән дип ише­теп, шу­ңа ыша­нып, әм­ма кү­ңе­ле бе­лән баш­ка­ны то­еп яшә­де. Ба­ры тик кы­рык өчен­че ел­ның сал­кын, җәя­ү­ле бу­ран­лы ки­че ге­нә кыз­ны адаш­тыр­ды, кө­тел­мә­гән як­тан яз­мы­шы­на юл ач­ты. Аның ар­тын­нан тор­мыш дәр­те, эш-хез­мәт­кә кү­ңе­ле дә су­ын­ды. Ис­мә­гыйль­не күп­тән су­гыш­та үлеп кал­ган дип бел­де­ләр, әм­ма аның го­ме­ре озын икән­ле­ген ул ва­кыт­та бер Ал­ла­һы тә­га­лә­дән гай­ре хәт­та егет үзе дә бел­ми иде бит. Үлем ка­нун­на­ры тор­мыш­ны­кын­нан ае­ры­ла шул. Елап ки­лә адәм ба­ла­сы Җир йө­зе­нә, ка­дер­ле исә, кө­леп-ел­ма­еп ки­тә. Мон­нан да олуг сер бар­мы икән?

 

XXIII

Подъ­езд эчен­дә тын­лык иде. Мар­фа тү­ти­не соң­гы юл­га оза­тыр­га ту­ган­на­ры һәм ба­ла­ла­ры ки­леп бет­те. Ире бе­лән Ре­ги­на да мон­да иде. Әм­ма Хан­бал аны кү­рер­гә ат­лы­гып тор­ма­ды. Кич­ке сә­гать ал­ты­ны кө­не буе кө­теп йөр­де, ва­кы­тын­нан шак­тый ал­да подъ­езд тө­бе­нә тө­шеп, шун­да йө­рен­де. “Ал­ты­да кө­тәр­гә куш­кан иде, ки­лер ми­кән? Оныт­кан­дыр ин­де!”— дип уй­ла­ды Аль­би­на ха­кын­да. Әм­ма ял­гыш­кан бу­лып чык­ты. Чит ил мар­ка­лы җи­ңел ма­ши­на ты­ныч кы­на аның яны­на ки­леп тук­та­ды. Чис­та ак күл­мәк­тән, зат­лы итеп ки­е­неп-ясан­ган, ка­ра күз­лек­ле бар ха­ным аңа ел­ма­еп ка­рап тор­ды да, ашык­ты­рып, бер­ни­чә кат сиг­нал бир­де. Аны Хан­бал Аль­би­на­дыр бу дип ба­шы­на да ки­тер­мә­гән иде. Ярый әле янын­да эте бу­лып, Ай­зик­ны та­нып ал­ды һәм алар­га та­ба ат­ла­ды.

— Исән­ме­сез! Ә мин сез­не оныт­кан­сыз дип уй­ла­ган идем. Кө­теп тор­дым!— дип егет сөй­лә­неп ал­ды.— Кай­да уты­рыйм?

— Сә­лам!— ди­де ха­ным.— Арт­ка, Ай­зик яны­на!.. Ку­рык­ма­гыз, ми­ңа ка­ра­та кис­кен хә­рә­кәт­ләр яса­ма­са­гыз, ти­ми ул!

— Ә ни­гә сез­нең ян­га тү­гел?

Ма­ши­на­га уты­ру­га ук Хан­бал бу со­ра­вын бир­мә­сә дә мөм­кин иде. Әм­ма ха­ным егет­нең ах­мак­лы­гы­на игъ­ти­бар ит­мә­де, ки­ре­сен­чә аңа аң­ла­тып би­рү­не ки­рәк тап­ты:

— Көн­дез яра­мый... Ирем­нең дус­ла­ры күр­мә­сен! Ә ки­чен, ка­ра­быз... Ме­нә шу­лай!..

— Ә-ә-ә!— дип суз­ды егет.

Алар ин­де куз­га­лып кит­кән­нәр, ма­ши­на исә, йөр­гә­не­нә ка­ра­ган­да, тик тор­ган ши­кел­ле иде, бер чит та­вы­шы, си­керт­кә­не си­зел­ми.

— Та­гын ал­дан ки­ле­шеп ку­яр­га ти­еш­без! Аң­лый­сыз­мы?— Аль­би­на со­рау­лы ка­ра­шын, нәкъ сүз­лә­ре әй­тел­гән ва­кыт­та, ма­ши­на­сын­да­гы арт­ кү­ре­неш көз­ге­се аша Хан­бал­га тө­бә­де. Егет баш как­ты. Ха­ным дә­вам ит­те: — Ярар алай­са, ан­да сез ба­ры тик ми­нем ку­на­гым гы­на. Имеш, без­нең та­ныш­лык та юк дә­рә­җә­сен­дә. Мин сез­не күр­мим, ә сез кү­зе­гез­не мин­нән ал­мас­сыз, ки­рәк бу­лып кую­ы­гыз бар. Юк-юк, йод­рык су­гыш­ты­рыр­га тү­гел, бер-бер эш­кә ди­гә­нем. Аң­лый­сыз­мы?

— Аң­лыйм-аң­лыйм!— ди­де Хан­бал, үзе­нең нин­ди кар­мак­ка ки­леп кап­кан­лы­гын си­зен­ми­чә.

— Ки­леш­тек...

Аль­би­на ка­нә­гать иде. Шу­шы та­лә­бе ар­ка­сын­да егет аңа ки­чә­нең ба­шын­нан ахы­ры­на ка­дәр ка­рап уты­ра­чак, чын мәгъ­нә­сен­дә га­шыйк Фәр­һад ке­бек үзен то­та­чак, әй­лә­нә-ти­рә­дә­ге­ләр­нең кү­зә­тү­ен си­зен­мә­я­чәк. Ха­ным да сер бир­мәс. Хан­бал­га күз дә таш­ла­мас, иша­рә дә ит­мәс, әм­ма аны бү­тән­нәр та­ра­фын­нан ки­мсе­те­лер­гә дә юл куй­мас.

Арт­ кү­реш көз­ге­дән, исе­нә тө­шеп, ха­ным Хан­бал­ның өс­тен-ба­шын тик­ше­реп уз­ды. Ул уй­ла­ган­ча иде мон­да да: егет­нең бар ки­ен­гә­не ис­ке фа­сон бу­ен­ча!

— Бу күл­мәк чал­ба­ры­гыз­ны са­лып, баш­ка­лар­ны ки­яр­гә ту­ры ки­лер!

Аль­би­на­ның сүз­лә­рен­нән Хан­бал ап­ты­рап кит­те. Ни­чек ин­де баш­ка­ла­рын? Аның бит бер­дән-бер кос­тю­мы ме­нә шу­шы. Яра­ма­ган та­гын! Алай­са, ан­да бар­ган­чы, ки­ре кай­туы ях­шы­рак.

Егет­нең хәс­рәт­кә кал­ган­лы­гын ча­ма­лап өл­гер­гән ха­ным аңар­га па­кет суз­ды:

— Мин әнә те­ге бо­ры­лыш­тан сул­га чы­гар­мын, тук­тап то­рыр­мын. Шун­да ме­нә бо­лар­ны ки­е­нер­сез!

Хан­бал аңа буй­сы­ныр­га мәҗ­бүр иде.

Егет­нең ки­ем алыш­ты­ру­ы­на сә­ер­се­неп өрер­гә ма­таш­кан эт­не алып, Аль­би­на бе­раз йө­реп кил­де. Соң­гы ара­да кә­е­фен югалт­кан сы­ман то­ел­ган Ай­зик бе­раз са­быр­сыз­ла­на төш­кән иде. Аның мо­ңа ка­дәр кү­рен­мә­гән га­дәт­лә­ре кал­кып чы­га баш­ла­ды: ул әле төн ур­та­сын­да өреп куя, әле ишек­кә ар­кы­лы ята. Ни­гә­дер кү­ңе­ле са­гай­ды мес­кен­нең. Әл­лә ха­ным­ның хис-ки­че­реш­лә­рен си­зе­нә­ме?

Хан­бал­га бар ки­ем­нәр дә тәң­гәл кил­де­ләр. Бе­раз гы­на җай­сыз­рак бул­са да — яңа өс-баш һәр­ва­кыт баш­та­рак тән­гә яра­шып бет­ми ин­де — егет­кә кү­ңел­ле иде. Шу­лай да ул:

— Бәл­ки ки­рәк­мәс иде бу кар­на­вал?— дип, бе­раз ша­яр­тыр­га ма­таш­кан­дай итеп, әле яңа гы­на руль ар­тын­да ка­бат үз уры­нын ал­ган ха­ным­га әй­теп ка­ра­ды. Аль­би­на аның авы­зын шун­да ук яп­ты, сүз ту­гы­лар­лы­гын кал­дыр­ма­ды:

— Ми­не оят­лы итеп йөр­мәс­сез бит ин­де, ис­ке­лә­ре­гез бе­лән...

Алар­ның клуб ди­гән­нә­ре бик зат­лы рес­то­ран­ның бан­кет­лар за­лын­да уз­ды­ры­ла тор­ган ки­чә икән. Ки­рә­ген­чә пөх­тә һәм уңай итеп җи­һаз­лан­ды­рыл­ган, һәр урын — йом­шак урын­дык-крес­ло, тә­бә­нәк өс­тәл. Алар­да Аль­би­на ке­бек кәт­тә ки­ен­гән ха­ным­нар, кы­я­фәт­ле бер­ни­чә ир ки­сә­ге, төр­ле нә­сел­дән олы-кеч­ке­нә эт-маэ­май­лар “гәп­лә­шә­ләр”. Өс­тәл­ләр­дә җа­ның те­лә­гән җи­ләк-җи­меш һәм эчем­лек. Уңай, ты­ныч, рә­хәт. Әгәр дә җән­нәт ме­нә шу­шы бу­ла ин­де ди­сә­ләр, Хан­бал мо­ңа шик­лә­нү­сез ыша­ныр һәм үзе дә бу сүз­нең хак икән­ле­ген си­зен­мәс­тән рас­лый баш­лар иде.

Аль­би­на­ны, ки­леп ке­рү­е­нә, хөр­мәт­ләп кар­шы ал­ды­лар. Ул түр­гә­рәк уз­ды. Һәм­мә ха­ным­ның кар­шы­сы­на ки­леп, алар бе­лән ае­рым-ае­рым сөй­ләш­те. Кай­сы юан, кай­сы нә­зек, әм­ма ба­ры­сы да чи­бәр ул би­кә­ләр, ишек янын­да­гы ал­дан бил­ге­лән­гән урын­га уты­рып кал­ган егет­не ара-ти­рә ге­нә ка­раш­тыр­га­лап куй­га­ла­ды­лар. Хан­бал күз­лә­рен Аль­би­на­дан ал­мас­ка ти­еш иде. Үзе­нә ел­ма­еп ка­рау­ла­рын­нан егет­не ошат­мау­ла­ры­ның әсә­ре дә юк икән­ле­ген аң­лар­га мөм­кин дә тү­гел, ич­ма­са. Хәт­та ара­дан бер­се, тә­бә­нәг­рәк буй­лы­сы, ка­ра чәч­лә­рен маң­га­ена са­лын­ды­рып, үзен киң кү­ңел­ле зат­лар­дан итеп тот­ка­ны, шун­да гү­я­ки күз кы­сып, Аль­би­на­дан соң ми­ңар­га бу­лыр­сың ди­гән төс­ле үр­тәб­рәк ба­шын кый­шай­тып һәм су­зып егет­кә сә­лам бир­де, тик Хан­бал гы­на мо­ның мәгъ­нә­сен тө­шен­ми кал­ды.

Һәр­кем бо­кал­ла­ры­на шә­раб ал­ды. Егет­не Аль­би­на үз яны­на­рак дәш­те, аның баш сел­кү­е­нә җа­вап итеп, утыр­ган өс­тәл янын Хан­бал кал­дыр­ды, алар төр­ке­ме­нә ба­рып ка­тыш­ты. Әм­ма бу ка­дәр аны те­ләп һәм кү­ңе­ле­нә якын итеп ка­ра­вын­нан ба­шы әй­лә­неп кит­кән иде. Алар­ның ни­ләр сөй­лә­шү­лә­рен дә, нин­ди сүз­ләр әй­тү­лә­рен дә, ни­чек бе­ләк­лә­ре­нә ябы­шып ал­га­лау­ла­рын да тө­гәл аң­лап бе­тер­мә­де. Ә ул күз­лә­рен Аль­би­на­дан чит­кә кү­че­рер­гә баз­ма­ды. Бү­тән­нәр өчен бу җи­тә кал­ды, шун­да ук егет­не мәҗ­нүн­нәр исем­ле­ге­нә керт­те­ләр. Әм­ма тел­лә­рен­дә баш­ка сүз­ләр йө­реп, кү­ңел­лә­рен­дә ни ба­рын ка­раш­ла­ры бе­лән ге­нә тәк­рар­лый­лар төс­ле иде.

Хан­бал алар­дан ары­ды. Мо­ңа ка­дәр го­ме­рен­дә дә бу ка­дәр тал­чык­ма­ган ке­бек ялык­ты. Ба­шы әй­лә­нү­дән тук­та­ма­ды.

Ул ара­да ал­дан әзер­лән­гән оч­ра­шу-лек­ция дә баш­ла­нып кит­те, һәр­кем үз уры­ны­на утыр­ды. Хан­бал исә акы­лын озак кы­на җыя ал­ма­ды. Күз ка­ра­шын­да Аль­би­на­ның кем ха­кын­да­дыр җае бе­лән ге­нә сөй­лә­ве, бер ха­ным­ның ал­га чы­гып, дул­кын­ла­на-дул­кын­ла­на нәр­сә­не­дер дә­лил­лә­ве, эк­ран­да як­ты һәм ка­раң­гы нок­та­лар­дан тор­ган су­рәт­ләр­не күр­сә­тү ва­кый­га­ла­ры тиз-тиз алы­шып тор­ды­лар. Хан­бал бо­лар­дан һич­нәр­сә аң­лый ал­ма­ды. Эч­ке дул­кын­ла­нуы тыш­кы то­ем­сыз­лык­ка әве­рел­гән иде. Әм­ма күз­лә­рен ал­дан ук прог­рам­ма­лаш­кан ро­бот ши­кел­ле гел дә Аль­би­на та­ра­фын­да тот­ты. Ахыр чик­тә үзе­нә һич­кем­нең игъ­ти­бар кү­зе са­лын­ма­вын си­зен­гәч ке­нә, дөнь­я­ви ха­лә­те­нә ка­бат кай­та баш­ла­ды. Ул хә­зер ба­ры­сын да ише­тә, әм­ма аң­лап кы­на җи­теп бе­тер­ми иде.

Сүз йол­дыз­лар ха­кын­да һәм кос­мос ту­рын­да ба­ра икән. Бо­лар­ны бә­ян итү­че ха­ным, кыс­ка буй­лы, се­бер­чә йөз­ле, сә­ер­рәк бер ке­ше иде. Ара-ти­рә ши­гырь­гә дә кү­чеп, алар­дан төр­ле дә­лил­ләр­гә һәм фән­ни ги­по­те­за­лар­га кай­тып, кү­ңел­ләр­не яу­лап алыр­лык рә­веш­тә сөй­ли. Баш­ка­лар әл­лә чын­нан да кы­зык та­бып, әл­лә юри ге­нә ин­де, аны йо­ты­лып тың­ла­ган­дай иде­ләр.

— Без­нең Ко­яш сис­те­ма­сы,— дип тәк­рар­лый иде ул лек­тор ха­ным,— үзе­нең әле­гә яр­ты го­ме­рен дә уз­ма­ган. Га­лим­нәр исәп­лә­вен­чә, Җир ша­ры та­гын да бер­нин­ди хә­веф-хә­тәр­сез ал­ты йөз мил­ли­он ел яшә­я­чәк. Бу сан­нар без­нең өчен ни­чек­тер чик­ле ке­бек то­ел­са­лар да, алар­ның асыл­да ба­шы-ахы­ры юк икән­ле­ген тө­шен­де­рә­сем ки­лә!..

Һәм ул шу­шы юнә­леш­тә дә­вам ит­те: “Без, аст­ро­ном­нар, Җир йө­зен­дә­ге проб­ле­ма-мәсь­ә­лә­ләр­дән бик ерак то­ру­ла­ры­быз­га ка­ра­мас­тан, поп һәм мул­ла­лар­дан да дин­дар­рак бул­сак ки­рәк! Мин үзем­нең кол­ле­га­ла­рым ара­сын­да бер ге­нә ке­ше­нең дә Ал­ла­га ышан­ма­га­нын оч­рат­ка­ным юк. Бу хәл ком­му­нист­лар чо­рын­да да яшә­де, хә­зер дә дә­вам итә. Әгәр дә без­нең та­раф­тан йол­дыз һәм йол­дыз­лык­лар­ны тук­тау­сыз өй­рә­нү­лә­ре­без­нең ахы­ры нәр­сә дип со­рау­чы та­был­са, әй­тә алам, мин үзем Ал­ла­һы тә­га­лә­не эз­лим!— ул, бе­раз­га тук­та­лып, кул ча­бу­ла­рын көт­те. Әм­ма тың­лау­чы­лар әле­гә өн­сез иде.— Әйе, күп­ләр ми­ңа ышан­мый­лар һәм әйт­кән­нә­рем­не тө­ше­нә дә ал­мый­лар. Ни­чек ин­де, имеш, йол­дыз­лар­ның ни рә­веш­ле ту­ып, ни­ләр ар­ка­сын­да һә­ла­кәт­кә ки­лү­ен үз күз­лә­ре бе­лән кү­зә­теп тор­ган га­ли­мә ха­ным Ал­ла­һы тә­га­лә ыша­на дип ап­ты­рый­лар. Хә­зер үк җа­вап би­рә алам: бо­лар бер­се дә га­ди ге­нә бул­мый­лар, гү­я­ки бу олуг га­ләм “ма­ши­на­сы” бе­лән,— га­фу ите­гез “га­ләм ма­ши­на­сы” ди­гә­нем­не,— кем­дер, бер бө­ек зат ида­рә итә, аның тө­зек­ле­ген һәм тәр­тип­тә то­ру­ын сак­лый-кай­гыр­та­дыр сы­ман. Чик­сез­лек­кә ом­тыл­ган са­ен чик­ләр­нең юк­лы­гын һәм бу­ла ал­ма­вын ныг­рак аң­лый­сың. Га­ләм ул — мәң­ге­лек, шул ук ва­кыт­та те­рек тә, без­нең бе­лән сез­нең ке­бек, әм­ма те­ре ка­лу мәң­ге­лек бе­лән бер­ни­чек тә тәң­гәл ки­лә ал­ма­ган­лы­гын сез бе­лә­сез­дер. Те­рек­лек мәң­ге­лек бу­ла ал­мый. Без ту­а­быз, яши­без, үлә­без. Га­ләм өчен төп ка­нун ме­нә шу­шын­нан гый­ба­рәт. Икен­че төр­ле әйт­кән­дә, бү­ген ту­дык, ир­тә­гә яшә­дек, бер­се­көн­гә үл­дек. Һич­кем­гә ки­рә­ге­без юк төс­ле. Һәм бән­дә­ләр­нең бар­лык уй-ом­ты­лыш­ла­ры ме­нә шу­шы­ңа буй­сын­ды­рыл­ган: бү­ген та­бып, ир­тә­гә ку­а­нып, ан­на­ры юк итәр­гә, баш тар­тыр­га! Гү­я­ки без­нең тор­мыш бер көн­лек ке­нә. Ә ул чын­нан да шу­лай. Ул ба­ры тик бер көн­лек. Мо­ны күп­тән Шә­рык фәй­лү­суф­ла­ры ачык­ла­ган, ша­гыйрь­лә­ре сөй­лә­гән. Әм­ма алар без­нең тор­мы­шы­быз­ны, дөнь­я­лык­ны гы­на бер­ көн­лек дип ата­ган­нар һәм мәң­ге­лек ал­дын­да аны көн рә­ве­шен­дә күз ал­ды­на ки­тер­гән­нәр. Ә чын­лык­та исә алар да ял­гыш­кан.Прин­цип­та дө­рес та­был­ган фи­кер күп­ләр­не ял­гыш нә­ти­җә­ләр­гә ки­тер­гән. Шу­шы фәл­сә­фә бе­лән ко­рал­лан­ган дин­дар­лар һәм су­фи­лар бай­лык­тан, рә­хәт тор­мыш­тан, хәт­та яшә­еш­тән ахыр чик­тә баш тарт­кан­нар. Шу­ның бе­лән мәң­ге­лек­кә ире­шү юлын эз­лә­гән­нәр, әм­ма чик­лән­гән­лек­лә­рен тө­шен­мәү­лә­ре сә­бәп­ле алар да һә­ла­кәт­кә юл сал­ган­нар, ада­шып кал­ган­нар. Бо­лар­га ияр­гән ха­лык­лар, хәт­та дәү­ләт­ләр бет­кән­нәр. Әм­ма прин­цип­та дө­рес әй­тел­гән фи­кер­не аң­ла­та ал­мый кал­ды­ру­ла­ры ар­ка­сын­да алар­ның фәл­сә­фә­се зы­ян­лы һәм ярак­сыз дип та­был­ган, шу­ның ар­тын­нан ук җәм­гы­ять­тә мо­раль-әх­лак ка­гый­дә­лә­ре бо­зы­ла баш­ла­ган. Дөнь­я­ның асы­лын­нан чит­кә ки­тел­гән...

Ка­бат­лап әй­теп үтик: га­ләм ка­нун­на­ры эчен­дә ка­ра­сак, яшә­еш — бер­ көн­лек ха­кый­кать! Ул бү­ген — бар, ир­тә­гә — юк. Әм­ма аның юк­лы­гы үлем бе­лән тү­гел, бар­лы­гы да яшә­е­ше бе­лән аң­ла­тыл­мый. Яшә­еш бер­ва­кыт­та да үз рә­ве­шен­дә ге­нә ка­ла ал­мый, әгәр дә ул һа­ман да бер­төр­ле ге­нә икән, ди­мәк ул әле те­рек тү­гел. Яшә­еш кү­че­нер­гә, бер хәл­дән икен­че­се­нә ке­рер­гә, ан­на­ры та­гын да баш­ка­сы­на әве­ре­лер­гә ти­еш. Сез­нең көн­нә­ре­гез төс­ле, ул ки­чә бо­лай иде, ир­тә­гә — те­ге­ләй. Һәм бу про­цесс­ны тук­та­ту мөм­кин тү­гел. Аны тук­тат­тың­мы, ди­мәк, үл­дең, бет­тең ди­гән сүз. Әм­ма без­нең, юга­ры акыл ия­лә­ре­нең, ягъ­ни юга­ры дә­рә­җә­дә оеш­кан ма­те­ри­а­ның яшә­ве өчен шарт­лар бар, сез алар­ны мин­нән дә ях­шы­рак бе­лә­сез. Аның төп шар­ты,— әгәр дә мо­ңа ка­дәр ба­шы­гыз­га кил­гән икән, бик әй­бәт,— аның төп шар­ты — мә­хәб­бәт! Әйе-әйе... Мә­хәб­бәт! Әгәр дә ул сү­нә икән, ди­мәк го­ме­ре дә бе­тә. Ке­ше­ләр­гә чир йо­га, авы­ру ки­лә, аның ар­тын­нан — ка­бер. Әйе-әйе... Мә­хәб­бәт төр­ле­чә бу­лыр­га мөм­кин. Го­ме­рең ба­гыш­лан­ган мә­хәб­бәт, ягъ­ни бер ке­ше­не ге­нә яра­ту, ан­нан баш­ка яшәү­не күз ал­ды­на ки­те­рә ал­мау, мо­ны без “и­ла­һи мә­хәб­бәт” дип атар идек. Ан­нан соң — чу­ар­лык та­ләп итү­че мә­хәб­бәт, мо­ны­сы ин­де гө­наһ ар­ка­сын­да бар­лык­ка ки­леп, ал­га та­ба да ба­ры тик шу­лай гө­наһ аша гы­на бу­лу­ны та­ләп итү­че мә­хәб­бәт. Күп­ ва­кыт­та, әйе, аның объ­ек­ты кем икән­ле­ге, аның кем­гә на­сыйп кы­лын­га­нын бе­лү шарт тү­гел. Ул мә­хәб­бәт ба­ры тик оч­раш­кан ва­кыт­лар­да гы­на үзе­нең тат­лы җи­ме­шен бир­сен дә, га­шыйк­лар бер-бер­се­нә ту­лы­сын­ча би­реш­сен­нәр, оны­тыл­сын­нар гы­на. Мо­раль-әх­лак прин­цип­ла­рын­нан чы­гып ка­ра­ган­да, мо­ны­сын бо­зык мә­хәб­бәт, шай­та­нлы сөю-сә­га­дәт дип тә атый­лар. Мә­хәб­бәт баш­ка төр­ле, шу­шы ике төр­ле­дән баш­ка, һич ке­нә дә бу­ла ал­мый, аның икен­че һәм дүр­тен­че төр­лә­ре юк. Мо­ны бе­лер­гә ки­рәк. Шай­та­нлы мә­хәб­бәт — ва­кыт­лы кү­ре­неш, ул һәр­ва­кыт уен та­ләп итә, көн­нәр­нең бе­рен­дә туй­ды­ра, оныт­ты­ра һәм баш­ка­ны эз­лә­тә. Мо­ны, икен­че төр­ле, аз­гын­лык дип тә атый­лар. Кай­бер фи­кер ия­лә­ре бу тип сө­ю­не сә­га­дәт­кә са­на­мый­лар һәм кис­кен ял­гы­ша­лар. Чөн­ки га­ләм­нең төп ка­нун­на­рын­нан бер­се нәкъ ме­нә шу­шы прин­цип­ка ко­рыл­ган. Бил­ге­ле, сез мон­да ана бе­лән ба­ла ара­сын­да­гы мә­хәб­бәт­не исе­гез­гә тө­ше­рер­сез, ту­ган туф­рак­ка мә­хәб­бәт­не һәм баш­ка­лар­ны. Әм­ма бо­лар го­му­ми әй­бер­ләр, го­му­ми тө­шен­чә­ләр, алар мә­хәб­бәт­нең баш­ка сый­фат­та­гы­ла­ры. Алар шун­лык­тан һәр­кем­гә ачык аң­ла­шы­ла­лар, бер­сүз­сез ка­бул ите­лә­ләр. Бу мә­хәб­бәт­ләр ал­га та­ба яшә­еш, яңа эч­тә­лек үз­гә­ре­ше ха­сил итә ал­мый­лар, алар бу як­тан чик­лә­нел­гән. Алар бар яки юк кы­на. Алар ки­ме­ми һәм арт­мый­лар. Алар, әй­тик, хис бе­лән үбе­шү­гә, үбе­шү­дән ко­чы­шу­га, ко­чы­шу­дан баш­ка­сы­на кү­чү­не та­ләп ит­ми­ләр. Шу­ның өчен дә мин алар­ны җан ри­зы­гы дип ке­нә атар идем. Ягъ­ни, адәм ба­ла­сы ашый, чөн­ки аның ашый­сы ки­лә, кы­зы­га, чөн­ки нәф­се­се бар, ала-куя һәм баш­ка­лар, ки­е­нә... Бо­лар ба­ры­сы да тән та­лә­бе. Шу­лай ук ту­ган­нар­ны яра­ту, әти-әни­не, ту­ган туф­рак­ны — бо­ла­ры җан та­лә­бе. Алар, җан һәм тән та­ләп­лә­ре, ке­ше­лек үсе­шен­дә шул­ка­дәр үза­ра бу­та­лып бет­кән­нәр ки, җан­ны­кы ди­гән­дә, тән­не­ке дә ке­бек, һәм ки­ре­сен­чә аң­ла­шы­ла баш­ла­ган­нар. Без әгәр дә чын мә­хәб­бәт­не күз ал­ды­на ки­тер­сәк, аның приз­ма­сы аша ка­ра­ган­да тор­мыш­та­гы ба­ры­сы да ачык төс­ләр бе­лән бер-бер­сен­нән ае­ры­лып ки­тә­ләр. Тән­не­ке — тән­нең үзе­нә, җан­ны­кы — җан­ның үзе­нә. Ә мә­хәб­бәт асыл­да тән­не­ке дә, җан­ны­кы да. Дө­рес­рә­ге, җан ка­бул ит­кән­не тән дә та­ләп итү­гә ке­ре­шә. Әгәр дә бе­рен­че­сен­нән соң икен­че­се кил­ми икән, ул ва­кыт­та без аны “бә­хет­сез мә­хәб­бәт” дип ке­нә атый ала­быз.

Ко­яш сис­те­ма­сы­ның бар­лык­ка ки­лүе дә нәкъ ме­нә шу­шы за­кон­ча­лык­лар бе­лән бәй­лән­гән. Төп шар­ты, әгәр дә ха­лык сү­зе бе­лән әйт­сәк, мә­хәб­бәт бу­лу­да. Шарт­лы рә­веш­тә ге­нә алын­ган бу сүз асыл мәгъ­нә­не ачык­лап би­рә ала дип уй­лыйм!”

Лек­тор ха­ным зур эк­ран­га кы­зыл­лы-ак­лы нок­та­лар бе­лән ту­лы су­рәт чы­гар­ды. Һәм­мә тың­лау­чы­лар­га дикъ­кать­лә­рен аңар­га юнәл­тү­не со­ра­ды һәм фәл­сә­фә­сен дә­вам ит­тер­де: “Ме­нә сез бу су­рәт­тә то­ман­лык кү­рә­сез. Ан­да бо­лыт-бо­лыт ке­бек ка­ра һәм ак урын­нар бар. Аның кай­сы­ла­ры — яна тор­ган йол­дыз­лар, ә баш­ка урын­на­ры — ки­ре­сен­чә, сүн­гән, як­ты­лык бир­мәү­че ту­зан һәм буш­лык­лар­дан гый­ба­рәт. Без­нең Ко­яш сис­те­ма­сы да кай­чан­дыр шу­шы рә­веш­тә га­ләм­дә яшә­гән, аны һич­нәр­сә бор­чы­ма­ган. Ул са­бый ба­ла төс­ле би­ләү­дә һәм җи­һан ана, га­ләм ко­ча­гын­да го­мер ки­чер­гән. Кос­мик ту­зан­ны үзе­нә җыя ба­ра авы­рая, үсә, ны­гый. Шу­лай итеп мил­ли­ард ел­лар узып ки­тә. Ә ул һа­ман да ка­мыр хә­лен­дә.

Мо­ны­сы­на игъ­ти­бар ите­гез. Бу су­рәт­тә исә сез бө­тен­ләй баш­ка әве­ре­леш­кә тап бу­ла­сыз. Без, аст­ро­ном­нар, аны “мә­хәб­бәт тө­е­не” дип тә атый­быз. Ме­нә ул ике кы­зыл нок­та, гү­я­ки ике га­шыйк­ның бер-бер­сен яра­ту­ла­ры ар­ка­сын­да янып тор­ган йө­рәк­лә­ре төс­ле­рәк. Әм­ма бу про­цесс әү­вәл­ге­сен­нән тиз­рәк һәм аш­кын көч­ләр бе­лән ба­ра. Бу ике үзәк бер-бер­се­нә тар­ты­ла­лар. Кыз ти­рә­сен­дә егет ни­чек бө­те­рел­сә, бо­лар­ның ме­нә мо­ны­сы, зур­ра­гы, икен­че­се, кы­зыл­лы­гы бе­лән көч­ле­рә­ге ти­рә­сен­дә ме­нә бу­сы — ке­че­рә­ге хә­рә­кәт итә баш­лый. Гү­я­ки үзе­нә буй­сын­ды­рыр­га ом­ты­ла һәм аның үзә­ге­нә үтеп ке­рә, шарт­лау ха­сил кы­лы­на һәм яңа бер яшә­еш рә­ве­ше баш­ла­нып ки­тә. То­ман­лык, яки ка­мыр ди­дек, хә­рә­кәт­кә ки­лә, йө­ри, әй­лә­нә. Тот­рык­лы га­и­лә тө­зе­гән ке­бек бу ике кы­зыл нок­та бер­гә ку­шы­ла­лар. Аның бер­се — то­зак­та утыр­ган кыз төс­ле, икен­че­се — аның ярат­кан ире ке­бек. Икен­че төр­ле без аны Ко­яш яки Йол­дыз дип атый­быз. Ди­мәк, Йол­дыз бу­лу өчен ял­гыз яну за­рур тү­гел. Ял­гыз­лык, ки­ре­сен­чә, сүн­де­рү­че, ха­рап итү­че көч бу­ла­рак бә­я­лә­нә ала.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных