ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 24 страницаХанбал ишек янына килде. Әгәр дә Игорь ватып ача калса, аны ничек тә туктатып калдырырга иде исәбе. Әмма ул арада аны кемдер тынычландыра башлады: — Игорь, Игорёк, что ты делаешь?.. Все люди спят, а ты? Что шумишь?— Бу кеше, сыйпап кына диярлек сөйләүче адәм исә Регинаның бабасы дядя Фёдор иде.— Кто тебе нужен? Здесь нет твоей жены, она осталась на кухне, убирается. В такой-то, в такой-то день!.. Эх-х, совсем спятил! И так горя по горло! А ты к чужим дверям ходишь, стучишь! Пошли домой! Пошли… — Уйди, старик!— Исерек ир аның сүзләрен колагына да элмәде булса кирәк, читкә этеп җибәрмәдеме әле, картлачның кулындагы таягы таш идәнгә шалтырап төште.— Здесь моя жена, я знаю!.. — Эх затёк! Зачем старших не слушаешься? Нет её там! Говорю же, твоя жена — на кухне! Иди, поднимись!.. Не видишь что-ли, все люди спят, весь дом на ноги поднимешь… Нет там никого! Если не веришь, стучи! Регинаның монда булуын кем-кем, әмма Фёдор агай чамалый иде. Хатынының әйткән сүзләрен исенә төшереп, аның яшьләргә комачаулыйсы килмәде. Ни дисәң дә, тиздән, бәлки шушы хәсрәтләр үтеп китүгә үк Регина Ханбалга кияүгә чыгар дип исәпли, ире белән аерылышулары өметендә иде. Нигә шулай булмасын, алар бит бер-берсен үлеп яраттылар! Ул вакытта ук әйткән иде хатынына Фёдор, кермә яшьләр арасына дип, тыңлатып кара син кире беткән хатын-кызны, чыгымлаган ат кебек бит андыйлар. “Катышма!”— дип кенә җикерде. Ә ахыры нәрсә белән бетте? Тәүбә-үтенеч беләнме? — И по-остучу! Игорь шактый исерек иде булса кирәк, йодрыгы белән төясе урынга, инде бу юлы җилкәсе белән генә ышкынды һәм, үз хәленә төшенеп, дядя Фёдорның теләгенә буйсынырга мәҗбүрият тапты. — Пошли, Игорек, пошли!.. Нет там никого! Давно бы открыли. Дома твоя жена... На кухне... Пошли-пошли! Аларның китә барган аяк тавышлары ишетелде. Ханбал ишектәге күзне күтәрде. Моны сизенепме, Игорь кире борылып карады, әмма тавыш ишетелмәгәч, дядя Фёдор белән баскычтан менеп китте. Аның атлавына караганда аякларын шудыртуы үрмәләп барган кешене хәтерләтә иделәр. Тавыш тынгач, Регина да ишек янына килде. Куллары Ханбалны кочарга дип үрелде. “Ну бу хатын-кызны, әле яңа гына аны бабасы бәладән коткарды, ә ул инде икенчесен эзли!”— Шулай уйлаган Ханбалның бу вакытта ачуы килеп, Регинаны төрткәләп чыгарып җибәрәсе килде. Әмма кодрәте дә, коты да җитмәде. Ханым инде хәзер үзе дә чыгып китәргә мөмкин. — Мондалармы әле? Регинаның пышылдап соравына Ханбалның исе дә китмәде. Аның тавышында аз гына булса да калтырау-калтырану бар иде. Егеткә кызык кебек тоелды: “Әле яңа гына бит, яңа гына... Синнән башка һичкемне яратмыйм дип сөйләгән хатын түгелме соң бу?” — Шушылай дип хәтта кычкырып әйтергә дә мөмкин иде, әмма Ханбал үзен тыеп калды. Үчекләргә исәбе юк түгел дә бит... Кирәкмәс! — Иреңне дә яратасың икән! Ханбалдан мондый сүзне ханым көтмәгән иде. Хәленә керер, тынычландырыр, курыкмаска кушар дип уйлаган иде. Ә аның өчен Регинаның хисләре бер нәрсә дә түгел. Кызгана да белми. Юк, бу элекке сөеклесе Ханбал түгел, юк-юк! — Тавыш чыгаруларыннан куркам! Ни дисәң дә, ирем бит әле! Аерылыша башласак та мине гаепләве бар. Сөйрәлчек дисә, нәрсә әйтермен? Кеше алдында бит! Сүзләрендә хаклык бар иде. Ханбал шунда ук аның белән килеште, әле яңа гына исерек кебек күренгән хатын хәзер айныган төсле. Инде чыгып та китсә — бик яхшы! — Синең белән сөйләшергә генә дип төшкән идем, әллә ничек инде... Ачуланма!— дигән үтенечле һәм кызгандырырлык сүзләрен тезеп китте Регина.— Бабай әйтте дә, әбинең сиңа, чакырып, ниләр васыять иткәнлеген... Күңелем кузгалды. Сөйләшергә дип кенә төштем, син моны ук көтмәгәнсең икән... — Дөрес, көтмәдем! Ханымның җылы кулларыннан аерылыр өчен Ханбал ут яндырды һәм көлеп җибәрде: — Син бит киемнәреңне тискәре яклары белән кигәнсең! Регина көзгегә таба килде. Ул да көлде. — Шулай икән шул! Караңгыда күренәмени?.. Рөхсәт тә сорап тормастан, ул кофтасын салды. Күкрәкләре шул килеш асылып төштеләр. Хәтта итәген дә Ханбал каршысында уңай ягына алыштырмакчы иде дә, тукталып калды. Аннары: — Карап торма, юньсез, оялтасың бит!— диярәк әйтеп салды. Егет аңа арты белән борылып басты, әмма янындагы төрткедән утны сүндерергә батырчылык итмәде. Яңа гына оялган кебек маташкан хатын кабат бәйләнә башларга мөмкин иде. — Ә шулай да сөйләшә алмадык... Регина киенеп беткән иде. Бу сүзләренә җавап бирергә уйламаган Ханбал аңа таба борылды. “Нәрсә хакында сөйләшербез икән?”— дип уйлады, шунда ханымны алдарга булды: — Иртәгә аңлашырбыз әле, бүген генә димәгән бит! Анда ирең чыгырыннан чыккандыр. Бар, мен инде!— диде. — Ярар, хуш, сау булып тор!— Хатынның өмете чыннан да зурдан иде.— Иртәгә көндез төшәрмен. Безнекеләр кибетләргә чыгарбыз дигәннәр иде, сәбәп табармын да мин синдә калырмын! — Ярар-ярар, бар, хуш, сау бул! Ханбал фатирының ишеген ачты. Җиңел генә шуып чыгып китәргә уйлаган Регина шунда бабасы Фёдор белән йөзгә-йөз килде. Ул аны эзләп, белеп төшкән икән. Шунда ук нәсыйхәтен дә бирә башлады: — Эх дочка, разве так можно? Муж дома! А ты!.. Вот когда по-мирному разведётесь, тогда и сойдётесь... Алар баскычтан менеп киттеләр. Ханбал, иртәгә сәгать иртәнге алтыга автовокзалга барып җитәсен уйлап, бишенче яртыга будильнигын көйләде дә йокларга ятты.
XXV Бер тынгылык бирмәсә, бирми башлый икән бу саташулар. Ханбал тагын куркынып уянды. Будильнигы буыла-буыла, ава-түнә шалтырый иде. Егет аңа басарга өлгергәнче, әүвәле кулы белән таба алмыйча интекте, ул арада күзләре ачылды, аны төшереп җибәрде, аннары күтәреп алып, урынына куйды. Теге шалтыраудан туктады. Ә Ханбал юыну бүлмәсенә кереп тә тормастан кухняга йөгерде. Альбина бүләк иткән челтәр-пәрдәләрне барлады. Алар урыннарында иделәр. Әмма егетнең саташулы төше һаман да күңелен кузгата бирде. Ничек, нәрсә күрде соң әле ул? Башта тәрәзә ачылгандай иде. Кемдер керде бугай? Юк, туй бара! Рус туе! Җырлыйлар. Аңлашылмый. Сүзләре дә әллә нинди генә шунда. Комсомоллар җыры кебек... Ул да түгел, Ханбал үзе өйләнә икән. Альбинага! Юк, ул булмады әле. Марфа карчыкка түгелме соң? Мачы тыны исе килә, әллә ничек котсыз, затсыз ис! Ә нигә дип әле Альбина бүләк иткән челтәр-пәрдәләрне ябынган ул карчык? Юк, ертып маташа, телгәли түгелме соң?.. Кем ул анда? Дядя Фёдор, нигә дип челтәр-пәрдәләр өстендә ята ул? Йөзе ап-ак! Син үтердең дип Ханбалга кемнәрдер бармак төртәләр. Ә нигә Марфа түти көлә? Ханбалга таба киләме? Таяк күтәргән? Ханбарга нигә таяк? Ә юк, бирми, буарга маташа! Бүлмә тулы кызыл вак җимеш. Ишек артыннан Альбина басып тора түгелме соң? Әйдә, моннан качыйк тизрәк дип чакыра бугай? Алар өскә таба йөгермәкчеләр. Кемдер кыңгырау шалтырата. Качалар дип кычкырамы?.. Нинди төш бу? Саташу галәмәтедер әле! Бу җан өшеткеч куркынычлардан кая да булса тизрәк чыгып ычкынырга кирәк иде. Ханбал сәгатенә карады. Биш тула унбиш минуттан! Студент вакытыннан бирле иптәше урынына озатып йөргән будильнигы бу юлы шалтыраганнан соң ук тукталып калган иде. Гадәтен һаман саклый тагын. Мөгаен шуның аркасында озак хезмәт итәдер әле, кичләрен генә йөргәнгә! Уята да туктала, гүяки инде үзе йокыга киткән шикелле була. Кичәге салкын чәен генә капканнан соң Ханбал юлга ашыкты. Аның әле автобусына җитешәсе бар, өлгерергә тиеш ул! Альбинага кичтән язып, әзерләп куйган хатны, күкрәк кесәсеннән чыгарып, почта тартмаларына кертеп салды. Тәрәзәсенә күз салып торды. “Шушы булырга тиеш фатирлары! Йоклыйлар рәхәтләнеп! Ярый, хуш, кабат очрашканчыга кадәр!”— Бу рәвешле сөйләнеп алуыннан үзенә дә күңелле булып китте, саташулары онытылып, самими хыял дөньясына чумып, үз юлына ашыкты. Гүяки яшәгән җиреннән түгел, бәлки газаплы һәм тынгысыз эштән качып киткәндәй үзен хис итте. Алда аны шатлык һәм бәхет кенә көтәдер сыман! Әмма вакыйгалар башкача юлдан киттеләр... Иртәнге якта, кеше-кара йөри башлаганчы, Варис үзенең егетләре белән затлы машинада Ханбал яшәгән йортның каршысына ук килеп туктады. Сәгатенә карап куйды, алты тулып килә иде. — Ярый егетләр,— диде ул аннан соң,— кузгалыйк! Тавыш чыгарасы түгел. Ишеген ачып керәбез, яткан урынында “акылга утыртып” китәбез! Бетте! Ашыкмыйча гына баскычтан күтәрелеп, саклык йөзеннән кеше-кара тавышын тыңлаштырып алдылар. Һичкем юк, тыныч иде. Бары тик өске катларның берсендә генә кемнәрдер йөренә төсле. Әйе, сөйләшәләр, бары тик аңлашылып җитми, бер хатын белән ир бугай! Ул арада Вариска таза гәүдәле иптәше ишекне ачып бирде. Эчкә үттеләр. Варис сак кына кереп, кухнядан пычак алды. “Үзенеке — үзенә!— дип уйлап куйды.— Үз-үзен харап иткәнгә бер дәлил булыр!” Ике амбал зал ишегенең ике ягына бастылар, акрын гына ачып җибәрделәр. Әмма монда һичкем юк иде. Варис аларга ванна тарафына күрсәтеп ымлады. Тик анда да кеше-кара күренмәде. — Аһ шайтан алгыры, кайда йөри бу?.. Эшләре барып чыкмауга көенеп куйдылар. — Кто здесь? Өчесе тиң артларына борылып карадылар. “Бусы кем тагын?”— Варис эндәшеп керә килүче кешегә таба якынлаша башлады. Шунда ук кызулык белән бер фикергә килде: “Суярга үзен! Кем чакырып керткән? Әҗәлен эзләп йөрүе, олаксын! Берьюлы ике эш башкарылыр, ичмаса! Шаһит та юкка чыгарылыр, моның үлемен дә фатир хуҗасына сылтарлар! Төрмәдән башы чыкмас! Тикшерүчеләрне “дөрес юлга юнәлтү” өчен Геннадий тырышыр!” Әле генә Ханбал хакында Регина белән сөйләшеп алганнан соң монда төшәргә мәҗбүр булган Фёдор агай, бу пычаклы кешеләрне егетнең фатирында күрүгә, нәрсә дип уйларга да белмичә әүвәле аларга таба барып, инде өнсез үк калды. Үз-үзен бәладән саклау нияте белән инде артка чигенде. Әмма подъездга чыгасы урынга чатан аягы кухня ягына таба тартты. Инде котылу мөмкин түгел иде. Аңа чыгу юлын өч адәм капладылар. Тәрәзәдән сикерсәң генә! Анысы ук мөмкин эш түгел. Шулвакыт Варис аңа Ханбалның кухня пычагы белән китереп кадады. Кулыннан эз калырлык түгел иде. Картның күзләре зур ачылдылар. Үтерүчесенең йөзенә текәлмәкче иде дә, аның перчаткалы олы кулларыннан карашы өскә таба күтәрелә алмады. Йөрәк турысына әллә нинди җылы-кайнар тимер керде. Шашыныр дәрәҗәгә җитте. Кычкырырга теләде. Тик тавышы гына чыкмады. Ул арада үтерүчеләр таю ягын карадылар. Әле һаман да үзен егылмыйча тоткан картлачның күкрәген капшаган кулы кара кан иде. Ул үзенең үлә барганын тойды. Ханбалга Альбина бүләк иткән челтәр-пәрдәләргә ябышты. Гүяки шушы чүпрәк-чапрак аны һәлакәт тырнагыннан алып калыр төсле иде. Әмма ул арада хәле тәмам китте, ул ябышкан пәрдә-челтәр бавыннан өзелеп, Фёдор агай идәнгә ауды, җан бирде... Регина аның Ханбал яныннан менгәнен үз катларында түземсезлек белән көтте. Ире уянганчы-торганчыга кадәр сөйләшеп калырга иде исәбе. Аңлатырга егеткә бар хәсрәтләрен, кирәк икән — гафу үтенергә! Ярата бит ул аны, ярата! Белеп торсын! Ханбалны ул хәзер һичкемгә бирмәячәк! Урамда кояш, акрын гына күтәрелә-күтәрелә, көннең кызу булачагын белдереп, инде хәзердән мул елмая иде... Альбина да вакытыннан элек йокысыннан торды, Айзикны йөртергә алып чыкты. Гадәтенчә почта тартмасына күз ташлады. Аннан хатны алып укыды һәм Ханбалны эт итеп сүгеп ташлады. Түзмәгән бит, китеп барган! Альбинага нәкъ кирәк чагында, ахмак! Рөхсәтсез йөрергә ни хакы бар? Әнә, аның белән чагыштырганда Айзик акыллырак, хуҗасы кая кушса, шунда гына чаба, тавыш-гауга да чыгармый. Бөтен барлыгы-булганлыгы белән тугрылыклы! Шулай да алар Ханбалларның йортына таба якынлаштылар. “Йоклап калса, һай шәп, кызык инде!”— дип уйлады Альбина, Айзикны күздән югалтмаска адымнарын ашыктырып. Бу вакытта үз эшләрен кылып, урамга атылып чыккан Варис һәм иптәшләре Альбина каршысына туры килделәр диярлек. Болар, ашыгулыклары сәбәпледерме, ханымга игътибар да итеп тормадылар, ә ул аларны ачык таныды. Тик нәрсә эшләп йөргәннәрен генә уйларга өлгермәде. Кешенең эше бетә димени? Варислар машиналарын шудыртып кына диярлек, тавышын да ишеттермичә юк та булдылар. Айзик арлы-бирле чапкалап йөргән җиреннән сәерсенеп иснәнеп алгалады. Монысына Альбина игътибар да итмәде. Эте өреп тә куйды. Ханым: “Тукта әле, Ханбал йоклап калмадымы икән, менеп төшимме әллә үзе янына, ишек звоногын биреп, җанын үртәп!”— дип уйлады. Кәефе килеп, авызы ерылды. Әмма кинәт кенә төсе качкандай булды. “Бу Варис монда нишләп йөри иде соң? Тукта әле, Ханбал... Минем өчен!”— дигән шиге йөрәген яндырып узды. Ул да түгел, бер хатынның чинап кычкырып җибәргәне ишетелде. Тавыш кат-кат кабатланды. Кемдер, монысы икенче берәүнең тавышы: — Убили!— дип аваз салды, Айзик подъездга ташланды. Аның артыннан ук дулкынланудан тыны бетә-бетә Альбина ашыкты. Өченче катка менеп җиткәнче күз аллары караңгыланды. Аңа хәзер кая барырга икәнлеген күрсәтүче кирәкми иде. Ханбал фатирының ачык ишегеннән узды, җыелып өлгергән халык төркемен ерып кухняга керде. Исе-акылы китте. Анда, идәндә, Альбина үзе бүләк иткән челтәр-пәрдәләр өстендә канга батып бер картлач ята, күкрәгенә кухня пычагы кадалган иде. Янында бер яшь хатын чәчләрен йолка-йолка елый: — Ой деда, деда!.. Бер ир аны тынычландырмакчы булып маташа. “Болар кемнәр? Ни өчен монда алар? Ничек Ханбалның фатирына килеп кергәннәр? Әллә Варислар моны махсус эшләгәннәрме?”— Бу сораулары Альбинаны тәмам шашындырырлык иде. Ул уңына да, сулына да карады, әмма Ханбал беркайда да күренмәде. Айзикны чакырып та тормастан ханым үзләренә таба атлады. Әмма тугыры эте аның артыннан килә, вакыт-вакыт, елаган төсле, шыңшып-шыңшып куйгалый иде. Ханым тукталып калды. Милиция машинасы да күренде. Аның артыннан ук диярлек “Ашыгыч ярдәм” машинасы чабып килде. Альбина, кире борылып, шунда, Ханбалның фатирына бармакчы иде, башына уй төшеп, өенә кайтуны карады. “Әгәр дә иренең хезмәтчесе Варис үтергән дип барып әйтсәм, Геннадий гаепле була! Әгәр дә белдерми калдырсам, Ханбалны төрмәгә ябачаклар!”— Альбина дөрес фикерли иде. Варисларны анда башка һичкем күрмәде бугай. Әгәр дә ире Геннадийны тоттырса, Альбинаның барлык бәхете, рәхәт тормышы юкка чыгачак! Ә Ханбал аның өчен алай ук кирәкле кешемени? Уйнады, булды, бетте! Юк инде, ирен тоттырып, аны төрмәгә илттереп яптыруга ярдәм итмәячәк ул! Аның башына тай типмәгән! Кесәсеннән ханым егет калдырган хатны алды. Аны вак-вак кисәкләргә ерткалады да агачлар арасына ташлады. Бу бәлки Ханбалга бик кирәкле алиби була алыр иде, әгәр дә автобус билетын ташласа! Юк, ниндидер бер мескен өчен ир кадәр ирне саталар димени! Альбина фатирының ишеген ачты. Үтерүне оештырган көнче Геннадий инде торган, хәтта чәйнекне дә газга куеп маташа иде. Ханым аңа карап җылы елмайды да муенына килеп сарылды: — Тордыңмы, сөеклем минем! Бу араларда үзен салкын тоткан хатынының көтмәгәндә җылынып китүе өй эченә сирпелгән кояш нурын тагын көчәйтеп, балкытыбрак җибәрде һәм Геннадий да Альбинага карата мөмкин кадәр йомшаграк булырга тырышты. Урамда, яңгырлар белән башланып, урак өсте кояшына күчкән август ае иде. Казан, 1994.
ИКЕНЧЕ КИСӘК
I Казан урамнары кеше белән тулы иде. Әмма Ханбалны һичкем көтеп алмады. “Пләтән төрмәсе” дип халык теленә кергән хөкем җәзасы йортының калын һәм биек коймалары хәзер аны якты дөньядан аерып тормас, тимер ишекләренең колак тондыргыч тавышы да һушын алмас. Фатирына кайтыр, тормышын яңа баштан көйләп җибәрер. Һай бәхетле һәм сөенечле гомер кичерер ул. Кемнең кемнең, әмма Ханбалның моңарга хакы бар! Бу инде шул ук август ае түгел. Көннәр яңгырлы һәм пычрак. Болай да шакшы Казан шәһәре тәмам селәгәйләнгән. Шашкын машиналар һичбер кануннарга хөрмәт күрсәтми ажгыралар. Өс-башны кадерсезләп кенә үтәләр. Сигезенче трамвайның тиз генә киләсенә тәмам ышанычы беткәч, Ханбал үз юлын җәяүләп кенә дәвам иттерергә булды. Ул гына да түгел, сабырлыкларын югалткан күпләр шулай эшли икән. Хуҗасызлык һәммәсенең теңкәсен корытырга өлгергән, коммунистларны сагына башлаганнар. — Аның монысы да ул ук коммунистлардан иде инде... — Анысы шулай-шулаен... Гәпләшеп баручыларның фикере белән килешеп, Ханбал да елмаеп куйды. XX гасыр ахырында Рәсәй тормышы ышанычсыз язгы бозны хәтерләткәндәй иде. Кешенең бәясе бу илдә элек тә тиенгә тормаган, киләчәктә дә тиене артуга ышаныч юк. Яшәдең ни дә юк ни! Шунлыктан халык элекләрне диндар булган, ышанган. Диненнән аерылганда да баш-аягы белән сазлыкка, коммунизм сазлыгына кереп чумган, ялган пәйгамбәр Дәҗҗалның артыннан ияргән. Ишәк — тормыш символы ул. Борынгылар моны яхшы белгәннәр, әмма ишәккә койрык ягына карап атлануны гына тормышны кире яктан аңлату, бутап күз алдына китерү дип әйтеп калдырырга онытканнар. Аерым кеше генә түгел, халыклар да һәммәсе бердәм ялгышалар икән шул. Яшәп карамыйча гына кемнең кемлеген каян беләсең ди? Үткәннәрне, мескенлек һәм түбәнлекләрне уйларга, хәтеренә китерергә тырышмады Ханбал. Аның аларны онытасы килә иде. Әмма үзен җиңә алмады. Күзләре яшьләнде. Фатирында аны һичкем дә көтмәскә тиеш иде. Ни хикмәт, ишегенең йозагы алмаштырылган. Ханбал иң элек шушы хәлгә аптырады. Хәтта эчтән генә сөенеп тә куйды: кемдер аның өчен кайгырткан, караклар кереп, үзләштерә күрмәсеннәр дигәндер инде! Ә ачкычлары кайда булырлар икән? Йортларның хуҗалык бүлегендә түгелдер бит? Ханбалга бу сораулары тынычлык өстәде. Кайда гына булмасыннар, аның хакында кайгыртучыларның кулындадыр әле ул ачкычлар. Кара, звонок-кыңгырау төймәсен дә алыштырганнар. Матурны, пөхтәне куйганнар. Ханбал төймәгә төртеп алды. Эчке яктан кыңгырауның чәрелдек тавышы яңгырады. Үз өең шул, исе дә үзгә, җанга якын. Ничек онытырга мөмкин! Инде китәрмен, ачкычны хуҗалык бүлегеннән кереп сорармын дип ниятләнгән иде дә, Ханбалга ерак йөрисе дә булмады. Ишекне ачкан тавыш ишетелде. — Кем бар анда? Мөлаем аваз, иясе хатын-кыз затыннан булырга кирәк. Һе, кем булыр икән ул? Ханбалның ишекне ачтырасы, аның белән тизрәк күрешәсе килде. Һичкем көтеп алмады дигән иде, менә бит, бар икән ул мәрхәмәт иясе җанашы! — Бу мин — Ханбал! Ишек ачылган, бер-берсенә ят ике кеше күзгә-күз карашып калган иделәр. — Наилә, кем ул анда? Эчке яктан берәүнең мәрхәмәтсез тавышы яңгырады. Ул да түгел, төптән юан чыккан, җилкәле бер ир бусагада пәйда булды. Аңа-моңа игътибар итеп тормастан: — Сиңа нәрсә, мажик?— дип сүз дә ыргытты. Ханбал бу хәлдән телсез иде. Бу ир аны, ике дә сорап тормастан, баскычтан түбәнгә дә очырырга мөмкин. Машина мае исе киемнәреннән генә түгел, хәтта тәненнән үк аңкып тора төсле. — Кемең бу? Ханбал арткарак чигенде. Наилә дигәне ире артына сеңде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|