Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 64 страница




— Пенсиягә чыккач безнеке дә булыр әле!— дип шаяртты шунда Наил Фатыйхович.— Әгәр дә законнарны үзгәртеп өлгермәсәләр!

— Ни сөйли ул анда?— дип аваз салды кухня ягыннан Нәзирә ханым.— Кәтлитләремне көйдертә инде! Кер, Хәниф, кер! Әле Наилемне ачуланып маташа идем, шушы газ плитәмне дә көйләтә белмәде: ишекләре ябылмый!

— Әллә минем килгәнне көткәнсез инде, Нәзирә ханым?— диде шунда, көзге алдыннан китмичә, майлы сары чәчләрен тараштыра башлаган Гатауллин.— Ә мин күчтәнәчсез йөрмим! Наил, теге портфельдән ал әле, шәп коньяк белән килдем!

— Безнең үзебездә дә бар!

— Сезнекен сораган юк, шулаймы, Нәзирә ханым?— диде Гатауллин, Наил Фатыйховичның сүзләрен инкарь итеп, кулыннан яхшы кара күн портфелен алып һәм кухня ягына кереп китеп.— Саулармысыз! Ух, кәтлитләрегез уңган!

— Исәнме, матурым!— Нәзирә ханым аңарга бит очын үптерде. Гатауллин өстәл өстенә ике яхшы әрмән коньягын чыгарып утыртты.

— Монысы — сезгә!— диде, Нәзирә ханым ягына тартмалы конфет сузып.— Кайда куярга? Монда ярыймы, суыткыч өстенә?

Совет чорында мондый күчтәнәчләр бик тә затлы һәм олы санала иделәр. Аларны табу күпләрнең кулыннан килә торган нәрсә түгел. Сатып ала башлаганда да шактый кыйммәткә төшәләр. Болар һәммәсе Нәзирә ханымга гына түгел, Наил Фатыйховичка да яхшы билгеле иде.

— Ничек килеп чыгасы иттегез, Хәниф? Эшләрегез яхшы баралармы?— дип сорап, Нәзирә ханым Гатауллинны өрмәгән урындыкка да утыртмыйча, һаман мактап, булдыклы егет икәнлеген искә алып зурлады да зурлады. Аларның шушы рәвешле сөйләшүләре ничек җиңел башланып китсә, шулай рәхәтлек белән дәвам итте. Кунак сыйларга Нәзирә ханым электән бик яратканга күрә, Хәниф Максутовичның килеп керүе асыл сәбәбе, ниндидер йомыш белән йөрергә мөмкинлеге әллә ни кызыксындырмады да. Ире Наилгә яхшы эш урыны тәкъдим итүләре хакында ул белә һәм берничә сәгать кенә элек шуның белән бәйле тавыш та чыгарган иде:

— Нигә кирәк сиңа андый эш, беткәнмени түрә булырлык башка адәмнәр? Сиңа тагын! Ташла, җан кисәгем, оныт!— дип үгетләде, ачуланды, алай да барып чыкмагач, елаштырып алгандай итте ул.— Гомер буена яздың да яздың, кич булсын, иртә булсын, һаман өстәлең артында, сыртың белән миңа таба утырган килеш гомеребезне уздырдың. Мин тиле, юләр, әгәр дә галимнәрнең шушындый кешеләр икәнлекләрен белгән булсам, сиңа кияүгә чыгар идеммени? Нәрсәгә кирәк шушы кадәр фән коесын казу!

— Соң, мин дә шулай дип әйтәм түгелме соң, Нәзирә, җаным! Менә докторлыгымны якладым, фәннән китәм! Рәхәтләнеп казна эшендә булырмын!— диде хатынын юатырга теләгән Наил Фатыйхович.— Вакытында эшемнән кайтырмын, китап-гәҗит алмамын, журнал-мазар тотмамын, укып, чиләнеп язып гомеремне әрәм итмәмен. Барыбер халкыбызга кирәк түгел. Укымыйлар да белмиләр дә!

— Менә, хәзер!— дип тагын гауга куптарды Нәзирә ханым, аңа алай да, болай да ярамый икәнлеген күз алдына китермәгән ирен тәмам аптырашта калдырып.— Казна эше, имеш! Вакыт күп була, имеш! Бар, көт! Булмый торсын әле менә! Иртәнге сәгать биштән чыгып китеп, төнге уннарга-унберләргә кадәр миннән эшеңдә качып ятасың килдемени әле? Анда әллә хатын-кызлар эшләмиме, алар белән гыйшык-мыйшык уйнаш юкмы? Беләм мин, бик беләм! Ике малаең үсә! Онытма! Бирермен мин сиңа казна эше!

Нәкъ менә шушылай әйтешкән вакытларында аларның ишекләрендә звонок шалтыраган һәм аннан Хәниф Максутович килеп кергән иде. Нәзирә ханым әлегә иренең Министрлар кабинетына Председателенең Беренче урынбасары сыйфатында чакырылганлыгын белми һәм күз алдына китереп җиткерми иде. Мөгаен да Өлкә Комитетына берәр инструктор итеп куя торганнардыр дип исәпләде.

Менә Гатауллинның килү хөрмәтенә өстәл ябып, беренче рюмкаларын күтәрергә өлгермәделәр, Нәзирә ханымның урамга һава суларга чыгып киткән ике малае кайтып керделәр. Тулай торакта чакларында бер килеп киткәнлеген исенә төшереп, Хәниф Максутович бу ике малайның кап-кара күзләрен ялтыратып, тәмам шаулашып, уйнашып, сугышып, төртешеп аптыраткан чакларын хәтерендә яңартты. Ул вакытта Наил Фатыйховичка бик кечкенә йомыш белән, бастырып чыгарырга тәкъдим ителгән монографиясенә язма рецензия сорап кына килгән иде. Алдан ук үзе машинкада өч нөсхәдә әзерләп, дустыннан имза алыр өчен генә дип аларга керде. Әмма бу эше бик җиңел булмады. Дусты Наил аңардан монографиясен таләп итте, укып чыкмыйча гына рецензияләргә кул куя алмасын әйтте. Менә шул чагында аңарга үпкәләү тойгысы калган иде Гатауллинда. Соңгы вакытларда онытылып торган икән. Әнә, малайлары күренүгә, кылт итеп исенә төште бит! Ничек буйга җиткәннәр! Элеккечә төртешмиләр, шаулашмыйлар да. Тыныч кына керделәр дә юкка да чыктылар. Теге вакытта да Нәзирә ханым кәтлитләр пешергән иде. Малайлары, Мамай калдыклары икәнлекләрен онытмыйчамы, өстәлгә ябырылып, тиз арада аларны шудырып бетерделәр. Ә бүген? Бүген дә шул ук кәтлитләр сыман, әмма болары икмәк катысына бераз гына ит болгатып түгел, киресенчә, бик туклыклы итеп, иттән генә пешерелгән-кыздырылганнар. Затлы әрмән коньягын кәтлит белән эчеп утыр инде — менә бит юләрлек!

Хәниф Максутовичның күңеле тулы борчу иде. Әмма ул аны чыгармаска тырышты. Шуңа күрә тормыш-көнкүреш мәсьәләләре тирәсендә сүзләрне куертты. Аның акылы алтын иде:

— Ике малай белән сезгә бу бер бүлмәле фатирда артык кысан түгелме соң?— диде ул, Нәзирә ханымга карап, һәм шунда ук раслау сүзләрен ишетте. Үзенекен җиңел генә дәвам итте: — Кая карыйлар бу түрәләр, ә? Менә, Наил Фатыйхович, сезнең кебек зур галимнәр иркен, киң, яхшы фатирларда яшәргә тиешләр! Хөкүмәтнең сәясәте шундый! Киләчәк, беләбез, фән кулында булачак! Галимнәр безнең илебезне алга чыгармаса, фән алга тартмаса, башкача булмый. Без әле әүвәле коры интузиазмга гына таяндык. Ул вакытта эш башкача тора иде. Завод-фабрикалар төзисе! Анда кара көч кирәк булды! Ә хәзер башка төрле заман җитте: кешене машиналар алыштыра бара. Ил күләмендә җитештерелгән товарны кат-кат арттырасы, күбәйтәсе, дөньяда бар күрсәткечләрдә дә беренче урынга чыгасыбыз бар! Аңлыйсызмы, Нәзирә ханым! Киләчәк — галимнәр кулында!

Хәниф Максутовичның гомерендә дә фән дөньясы турында шушы кадәр җәелеп һәм зурлап сөйләгәне булмагандыр. Ул моңарга үзе дә хәйран калырга тиеш иде. Наил Фатыйхович белән бергә укып, аннары аспирантура бетереп, үзенең фәнни хезмәтләрен җиңел генә бастырып чыгарып, еллап түгел, айлап, көнләп, хәтта сәгатьләп үсә барган Гатауллинның көтмәгәндә Өлкә Комитетына инструктор булып китүе заманында күпләрне хәйранга калдырды. Әмма ул анда да фәнне ташламады. Аңа университетта аз булса да уку-укыту сәгатьләре калдырдылар, Хәниф Максутович әүвәле килеп-килеп укытып йөрде, диссертациясен монография итеп бастырып чыгарды, аннары аны киңәйтеп эшләүгә алынды. Аңарга тагын ике бүлек өстәсә, докторлыгы да әзер булырга тиеш иде. Әмма ярты бүлеген язарга да вакыт тәтемәде. Инде тагын белеште, шул бүлеген генә бетерсә дә җитәчәк икән. Әнә Наил Фатыйхович, моңа кадәр беркем дә тикшермәгән проблемаларга ябышып, кандидатлык диссертациясе темасын дәвам итмичә, бөтенләй башка, яңа бер юнәлештә фәнни тикшеренү эшен башкарды да докторлык итеп яклады. Көнләшерсең дә, китап итеп бастыртып чыгартырга да өлгергән бит! Үзеннән булмас иде, Нәзирә ханымның танышлары күп, ул эшли барсын да, ул! Хатының үзеңне дә сөйрәп барырлык икән, бәхет инде! Тик менә Хәнифкә карамады бит. Озатып та маташкан иде ул аны, әмма Нәзирәкәй, чибәр гөлкәй, шул Наиленә ябышты, башкаларны янына якын да җибәрмәде.

Гатауллин тост әйтергә дип сүз алды, әмма тынып калды. Аның минуты сәгатькә сузылырга мөмкин иде.

— Тыңлыйбыз!— диде шунда Наил Фатыйхович.

— Әйдә, әйт әле, җаным!— диде аңа Нәзирә ханым.

— Әйтәм, ник әйтмәскә!— диде Хәниф Максутович, аңына килгәндәй чөелеп:— Бик әйтәм шул! Беренчедән, Наил Фатыйхович, синең докторлык диссертациясе яклавың белән хатының Нәзирәбезне... Юк!.. Бу очракта Нәзирә ханымны чын күңелдән тәбрик итәм! Үзең, белмим, аңлыйсыңдырмы-юкмы, әмма мин бик яхшы беләм: ул моңа лаек!.. Икенчедән... Әйе, икенчесе шул... Ни пычагыма сиңа Наил дустым, казна эше, төкер син ул дәрәҗәләргә, төкер! Син бит фән кешесе, зур кеше! Синең, иң сөендергәне, кулыңнан фәнни эш килә! Ел саен китап чыгарырсың, хөкүмәт хисабына! Зур-зур гонорарлар алырсың! Әле менә сиңа яхшы, өч бүлмәле фатир бирдерү турында сүз кузгатырга исәпләп торам. Этәрмен, күтәрермен, тартармын мин сине, Наил дус! Күтәрик шушы дуслык хөрмәтенә!— диде дә, савытларын чәкәштереп, төбенә кадәр бушатып та куйды.

Аның ул сүзләре Нәзирә ханымны бәхеткә күмделәр. Ул аны кочаклап бер суырып үпте. Шулай булмый ни, хәтта Наил Фатыйхович үзе дә моңа әзер иде, әмма Гатауллин турында гайбәтчеләр авызыннан сүз ишеткәне, “зәңгәр икән бит ул” дип көлешкәннәргә колак тотканы бар иде, шул сәбәпле тыелып калды.

Әйтелгән тостыннан, кайнар сүзләреннән соң Хәниф Максутович тәмам чишелеп китте. Казна эшенең авырлыгы, авырлыктан бигрәк нервылы булуы хакында озаклап сөйләде, фән дөньясын сагынып яшәвен дә яшермәде. Ахырда кабат Наил Фатыйховичка алтын таулары вәгъдә итеп, Нәзирә ханымның чибәрлеге каршында баш игәнлеген сөйләп аптыратты. Ул киткәндә сәгать төнге унике иде инде.

Хәниф Максутовичны урамга Наил Фатыйхович озата чыкты. Фатирларында телефон булмау сәбәпле “такси” чакырта алмадылар. Бу вакытта аның ничек кайтыры турында кайгыртып, үзләрендә генә кунып калырга өндәгән Нәзирә ханым, фатирларында барысына урын җитмәячәген исенә төшереп, ул “кунакчыллыгы”ннан баш тартты. Әмма иренә:

— Хәнифне “такси”га утыртып җибәрәсе бул, номерын язып алып кал!— дип әмер бирде. Алар инде киенгән, чыгып китәргә ишекне ачып маташ иделәр.— Әллә соң кайтып йөрмәсенме?

Борынына подъезд һавасы килеп бәрелүгә Гатауллин шунда ук айныды. Шәм кебек төз булып, солдатларча ныклы адымнар белән атлый башлады. Наил Фатыйхович аны кыланадыр дип уйлаган иде, юк икән, Хәниф Максутович үзен тота ала һәм тота белә торган кешеләрдән булып чыкты. Әмма, урамга чыгуга, кинәт балаларча елап җибәргән тавышка күчте дә:

— Наил, без бит дус идек!— дип ялына башлады.— Мине тәкъдим ит син ул урынга, мине! Бу яхшылыгыңны исемнән чыгармам!..

Ул сөйләде дә сөйләде, ялынды да ялынды, гүяки тезләренә егылып үтенә иде. Наил Фатыйховичның башы күкләргә тиде. Аңа үзен акыллы һәм бәхетле итеп тою рәхәт иде. Әмма җавап бирергә, Гатауллинны тынычландырырга бер дә ашыкмады. Бу вакытта сыкылап кар ява, затлы коньяк эчкәннән кайнар кан рәхәтләнеп тән буйлап йөгерә, хыялга бирелеп, дөньяның ваклыкларын калдырырга, язмыш, фән, гыйлем, киләчәк тормыш турында зурдан кубып хыялланып уйланырга мөмкин иде.

Әле шушы араларда гына профессорларның хезмәт хакларын арттырдылар. Алар хәзер министрлардан йөз сумга гына кимрәк ала башладылар. Наил Фатыйховичны да шушындый зур акчалар көтеп тора. Докторлык диссертациясен уңышлы яклады, Мәскәүдәге Югары Аттестация Комиссиясеннән раславын да бер ел эчендә җибәрерләр, моңарга шиге юк. Шушындый да перспективаларны ташлап яңа эш урынына китәләр димени? Юләрләнгән бу дип әйтерләр! Менә, чыннан да, бу эшкә Хәниф Максутовичтан да кулай кеше юк! Аның тәкъдим итсен!

— Ә мин әйткән идем бит инде,— диде шунда Гатауллинга,— Хәниф, мин ул урыннан баш тартып кына калмаячакмын, сезнең исемне, сезнең кандидатураны тәкъдим итәчәкмен!

Бу сүзләрне ишетүгә, Хәниф Максутович:

— Син чын дустым минем!— дип, тәмам бүселеп кочаклап үбә башлагач, Наил Фатыйхович аңардан котылу җаен эзләп аптырады. Ярый әле урам башында “яшел күзле” машина күренде, бу буш “такси” иде. Яңа гына пассажирларын төшереп калдырган да чыгып килә икән, Хәниф Максутовичны утыртып алып китте. Ул югалгач кына исенә төште: машинаның номерын язып алып калмаган икән бит!

Кергәч тә бу хакта хатыны Нәзирәгә әйтте. Ханым:

— Синең кайчан юньле эшең булганы бар соң!— дип, тәмам ачуланып ташлагач, Наил Фатыйхович мыштым гына урынына барып ятты һәм изрәп йокыга китте...

Икенче юлы Өлкә җитәкчелегенә чакыртылгач, әүвәле ышаныч баглаулары өчен зур рәхмәтен белдерде, аннары Министрлар Советы Председателенең Беренче урынбасары булудан баш тартуын гафу үтенеп әйтте дә, бу урынга лаеклы кеше дип Гатауллин Хәниф Максутовичны тәкъдим итте.

— Әллә без сездән кандидатура табыгыз дип сораган идекме? Анысы сезнең эшегезме?— диделәр аңарга Өлкәнең олуг җитәкчеләре.— Сез безнең ышанычыбызны акламадыгыз!

Ике атнадан Гатауллинның Министрлар Советы Председателенең Беренче урынбасары булып куелуы хакында газеталарда хөкүмәт карары басылып чыкты. Аның затлы биографиясе, ил алдындагы хезмәтләре, фән, сәнгать, әдәбият дөньясындагы казанышлары макталып зур гына мәкалә һәм чибәр кешегә бик тартым итеп эшләнелгән фото-портреты да куелган иде. Наил Фатыйхович күзенә ул үзе, үзенең сурәте булып чагылып китте. Йөрәге дә урыныннан кубып алды. Ә аннары, яхшылабрак караса, чынлыкта Гатауллин булып чыкты.

Һәм менә бүген алар кабат очраштылар. Берсе өенә кайтып бара, икенчесе әле һаман казна хезмәтендә, “речь толкать” итеп йөри. Гатауллин урынында Наил Фатыйхович булса, шушы кадәр озак еллар андый югары урында эшләп кала алыр идеме икән? Ничә кешеләр килделәр, киттеләр, ә бу һаман кала бирә. Күпләрен тарих та хәтерләми инде, ә Гатауллин шул тарихны бар итеп йөри. Суда батмас, утта янмас кешеләр дә яши бу дөнья!

Ә Хәниф Максутович Нәзирә ханымга әйткән сүзләренең барчасын да үтәп чыкты, Казан шәһәрендә Ульяновлар урамыннан иң яхшы йорттагы иң затлы фатирларның берсен аларга бирдерде, телефон керттерү, китап бастыру кебек вак-төяк эшләрне бик җиңел генә хәл итәргә булышлык күрсәтте. Хәзер инде заманалар үзгәреп бара, ил компьютерлаша, кәрәзле телефоннар барлыкка килделәр. Әгәр дә алга таба болайга китсә, киләчәктә акча табу проблемасы гына калачак, калганнары бернинди әһәмияткә ия булмаячак дип сөйлиләр. Белмим, дәүләт машинасы аңа карап кына эшләүдән туктармы икән?

 

Март аена Казанда республика күләмендәге зур җыен планлаштырылган иде. Анда Наил Фатыйхович та чакырулы булып, зур кызыксыну белән шунда китте. Инде халык шактый җыелган иде. Регистрация узып, күрсәтелгән урынына кереп утырды. Һәр урындык саен бераз газета да куеп чыкканнар. Хәтта кайберсендә икешәр-өчәр дә.

Ул үзенең урынына куелган газетаны алды. Реклама ниятендә таратканнары аңлашыла. “Икан” — соңгы араларда эшчәнлеген бик тә активлаштырып җибәргән дини оешманың хаталы һәм буталчык, Тукай теле белән әйткәндә, “дингә мишәйт” итүче атналык газетасы, аның да бер ай элек бастырылып чыгарылган саны иде бусы. Наил Фатыйхович күршеләренекен карады, алары да шул ук сан икән.

— Моны махсус таратканнар!— диде профессорга таныш күршесе.— Шулай икәнлеген әйттеләр. Димәк, монда безнең өчен кирәкле, әһәмиятле булган нидер материал бар!

— Бәлки аларның үзләренә кирәкледер?— диде аңарга җавабында ярым шаяртып, ярым җитди формада Наил Фатыйхович.

Алар шуннан соң көлешеп алдылар һәм газетаны дикъкать белән актара башладылар. Тик күзгә-башка әһәмиятле табылырлык бер генә нәрсә дә чалынмады.

Әмма шулай тоелган гына икән. Наил Фатыйховичка күршесе, менә моңа игътибар иттегезме дигәндәй, газетаның исеме язылган сәхифәдәге хәбәргә төртеп һәм ымлап күрсәтеп алды. Ул материал “Фән дөньясындагы яңалыклар” дип атала иде. Анда Наил Фатыйхович җитәкләгән бүлектә киң җәмәгатьчелек һәм “Икан җәмгыяте” галимнәре катнашында утырыш-конференция булып узуы турында хәбәр һәм кабул ителгән карары бастырылып чыгарылган иде. Бу кызыклы тоелды. Профессор алга таба укый барды һәм, язылганнарга ышанасы килмичә, уңына-сулына карады. Мондый карарны аларның кабул иткәне юк иде. Димәк, аны башкалар, аның бүлеге исеменнән эшләгәннәр. Җитмәсә “Бүлек утырышы карары” дип куйганнар, ни өчен — монысы шактый сәер бер күренеш иде.

“Икан” газетасының бу саны тулысы белән диярлек бары тик Солтан Кәбировның фәнни хезмәтләренә тәнкыйть белән язылган мәкаләләрдән тора булып чыкты. Карарда ук әйтелгән: галимнәр С.Кәбировның гыйльми язмаларын компилятив дип билгеләп үттеләр, моны раслап дәлилләр китерделәр диелгән һәм, җитмәсә, аларда хаталы фикерләр тулып ята икәнлеге хакында зурдан сүз кузгатылган.

Наил Фатыйхович боларны укыганда хәйран калды. Бу фикерләрдә мантыйк бөтенләй юк иде. Әгәр дә язмалары компилятив булса, димәк ки, кайдандыр күчерелгәннәр, инде дә аларда фикер хаталары күп икән, ул вакытта ни өчен алар Кәбировныкы гына булырга тиешләр? Монда ниндидер фикер хатасы бар: ул яисә махсус рәвештә шулай эшләнелгән, яки боларны язган кешеләр үзләре үк ахмак, гади мәсьәләләрне дә чишәргә сәләтсезләр?

Наил Фатыйхович үзенең нинди хәлгә калганлыгын менә хәзер генә аңлый башлады. Ул утырышлары теге юлы да махсус рәвештә әзерләнгән һәм укучысы Солтан Кәбировны юк итеп ташлау өчен оештырылган сыман аңлашылган иде, дөрес булган икән: менә бит кайларга барып җитте! “Икан” газетасы бу мәсьәләгә махсус номерын багышлап кына калмаган, бәлки мәртәбәле, республика күләмендәге зур җыелышны көтеп алып, һәр делегатына тарату чарасын да тапкан. Моны бит кемдер оештырган, аның исеме булырга тиеш, фамилиясе. Әгәр бүлектәге Галим Исләевтән сораса, ул нәрсә әйтер иде икән?

Җыен башланып китәргә бераз вакыт бар иде. Наил Фатыйхович кичекмәстән Исләевне эзләп табарга, аңардан фикерен сорарга дип уена кертте. Мөгаен Солтан Җәләевич үзе дә килер әле?

Залда, һәрхәлдә утырыша башлаганнар арасында Исләев юк иде. Наил Фатыйхович аяк өсте басты һәм карана-эзләнә башлады. Мондагы һәммә делегатның кулында “Икан” газетасы, кайсылары инде аны йотылып укый, икенчеләре сумкаларына тыгып куеп маташа иделәр. Гүяки үзенә бармак белән төртеп күрсәтеп, гайбәтен саталар сыман тоелды шунда профессорга. Әмма ул кешеләр аны таныйлармы икән? Юктыр! Бу уе аңарга җиңел сулап куярга мөмкинлек бирде.

Исләев һаман күренмәде. Ашыгыч адымнар белән түргә таба Әнвәр әфәнде узды. Ул барып утырган җирдә фикердәше Сәлим дә бар икән. Наил Фатыйхович аларга таба китте. Ашыгып сөйләшүләре, кулларындагы газеталардан нәрсә хакында фикер алышуларын аңларга мөмкинлек бирә иде. Инде сүзләре аермачык ишетелеп, Наил Фатыйхович алар янында тукталып калды. Нидән сүз башларга белмәде.

— Моны укыдыңмы?— диде Сәлим әфәнде, дусты Әнвәрдән сорап.— Солтанны кызык иткәннәрме? Әйт, кайсы мәкаләне син яздың?

— Аңлашылмыймыни? Ә мин синекен шунда ук таныдым!— диде аңарга Әнвәр, җәелеп көлеп җибәреп.— Сиңа да аерырга вакыт инде! Галим Исләев мәкаләсе менә моны мин яздым дип кычкырып тора!

— Һе, үзең безгә язарга куштың да, хәзер рәхәтләнеп әйтәсеңме?— диде Сәлим, шунда Әнвәрнең күп белдекле булып кылануын яратмыйча.— Үзең җыеп алдың бит!

— Аны кешегә әйтмә инде! Ишетмәсеннәр!— дип, Әнвәр әфәнде шунда, як-ягына каранып, саклык чарасын күрергә кирәклеген әйтеп өлгермәде, Наил Фатыйховичны танып алды. Исәнләште.— Сез дә мондамыни?— дип сорады, аның каушавы йөзенә чыкты.— Менә Сәлим әфәнде белән фәнни мәсьәләләр чишеп утырабыз әле. Сез аптырарсыз инде, монда, җыенга да алып килгәннәр дип. Эшләмичә булмый. Хатын әйтә, төннәр буе утырасың, ди. Шул фәннән гайре берәр нәрсәгә күзең төшәме соң синең дип сорый!

Аның бу кадәр шыттырулары сәер иде. Анысы Әнвәр әфәнде юкны бар итеп сөйләргә, үзенә каршы чыккан кешене тешләп өзәргә эт кебек атлыгып кына тора, тик менә Солтан Җәләевичның ни гаебе булды икән — шунысы аңлашылмый. Үзеннән сорасаң, әйтмәячәк инде ул, мең йозак артына яшерәчәк. Хәер, барыбер сер сандыкта озак ятмый, көннәрнең берендә килә дә чыга. Ә боларныкы? Боларныкы инде билгеледер. Белсә, Сабир Кәшфиевич әллә кайчан әйткән булыр иде инде! Ә бәлки әйткәндер дә, Наил Фатыйхович кына игътибарсыз үткәреп җибәргәндер?

Шунда ул залга кереп килүче, җилкәсенә әлеге дә баягы кара сумкасын аскан, кечкенә буйлы, әмма адымнарны эредән алдыручы, мактанчык кыяфәтле Галим Исләевне күреп алды. Инде җыен башланырга тиеш иде. Наил Фатыйхович үз урынына барып утырды. Исләевнең урыны алда, иптәшләре янында иде.

Президиумга республика җитәкчелеге чыгып утырды. Беренчеләрдән булып Гатауллин газета актара башлады. Димәк, “Икан”ны аларга да өләшеп чыккан иделәр. Башкалар да алларындагы газеталарга игътибар иттеләр. Әмма җыенның беренче өлеше официаль булганлыктан,— ә түрәләр андыйларны бик яраталар,— барысының да игътибары көн тәртибен игълан итүче рәискә юнәлтелде. Каршылар гадәттәгечә юк иде. Дөрес, соңгы вакытларда һәр җирдә гауга куптарырга тырышучылар барлыкка килә башлаган иделәр, әмма җитәкчелек аларны бик тиз танып алды һәм мондый олуг җыеннарга чакырмый, үз теләкләре белән килсәләр дә кертми башладылар. Саклану чаралары гына түгел, бәлки эшне кирәкле юнәлештә алып бару, эшлекле итеп уздырып җибәрү шушындый юлларга барырга мәҗбүр итә. Моны гына башында акылы булган кешегә аңларлык иде. Аннары анысы да бар бит әле: республика күләмендә җыеннар берсе дә уйланылмыйча, үтсен дә китсен дип кенә уздырылмый, аларда сәяси, иҗтимагый, хәтта икътисади әһәмияте булган мәсьәләләр куела, кирәкле һәм ил белән идарә иткәндә, төрле группаларга бәйләнешле мөнәсәбәт белдергәндә директив күрсәтмә-юнәлеш бирә торган карарлар кабул ителә. Бу уен эш түгел. Тыштан караганда гына җиңел. Әмма ул карарлар ничәмә-ничә тапкыр министрлыкларда тикшерелә, үлчәнелә, аннары гына уртак бәхәс өстәленә чыгарыла. Дөресрәге, гайре табигый булган тәкъдимнәр каралардан алып ташланыла, бары тик реаль һәм тарихи әһәмиятлеләре генә калдырыла.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных