Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 63 страница




Ә беләсезме, җаннар алар — үлемсез, һәм бу бер дә әкият түгел! Көннәрдән-беркөнне барча тереклек, бөтен галәм, мәңге җимерелмәс таулар-ташлар гына түгел, хәтта атомнар, аларны хасил итүдә төп “төзелеш материалы” булган квантлар — һәммәләр-һәммәләр көл булып юкка чыгачаклар, җаннар исә — калачак. Рух тантанасы менә шунда киләчәк! Без рухи байлыклар тудырабыз һәм аларның кирәклеген туктаусыз тәкрарлыйбыз икән, без менә шул көнебез хакында кайгыртудан шулай эшлибез!

Наил Фатыйхович шушы уйлары эчендә кайта бирде. Аның күңеленә бүген ни өчендер тынычлык тулды, рәхәтлек. Андый вакытында күп нәрсәләр хакында уйланырга, хатирәләргә чумарга ярата. Сабир Кәшфиевич тә, ул да — бер-берсеннән ерак, Казанның ике башында диярлек яшиләр. Сабир Кәшфиевич кай вакытларда Наил Фатыйхович белән кайта һәм, үз тукталышыннан узып, ерактагысында кала торган иде, ә бүген тагын ашыгып өенә йөгерде. Шәһәр транспорты белән соңгы елларда бик тә авырлашты. Автобуслар вакытында йөрмиләр, аларны шәхси кулларга бирергәме-юкмы дип югарыда бәхәс кайнаталар. Үзләре оештыра алмагач, тотсыннар да шәхси кулларга бирсеннәр генә инде, юк бит, теләмиләр. Өлештән коры калулары өчен хәсрәтләнәләрме? Нигә икән ул чиновниклар шушы кадәр туймас җаннардан булалар? Гомер бакый дәүләт, хөкүмәт аларның башбаштаклыгы белән көрәшкән һәм туктаусыз үзе үк шуларны тудыра һәм арттыра торган. Журналистлар да юкка аптыраталар инде, укучыларының күңелләрен генә бозалар. Имеш, дәүләт машинасы бушка эшләп утыра, аның җәмгыятькә бернинди файдасы юк, диләр. Алар инде “бушка эшләү” дигәннәрендә әлбәттә хезмәт хакы алмаулары хакында әйтмиләр. Анысыннан коры калганнары юк әлегә, чиновникларның бервакытта да гади халык кебек кара тир эчендә калганнары булмады. Монда башка нәрсә күздә тотыла, билгеле. Шуңа күрә дә машина инде ул, дәүләт машинасы — үзен-үзе эшләтеп утыручы... Ә тормыш? Ә тормыш — яшәеш ул, вакыт барган саен барысы да үз җаена үзгәрә тора, яңара яки искерә тора. Адәм баласын язмышы да йөгертә, ихтыяры да! Һәркем үз файдасын, үз мәнфәгатен кайгырта. Менә шушы омтылышлары яшәеш кануннарын китереп тудыралар. Дәүләт машинасы исә, шушы кануннарны файдалана белгәндә, бик тыныч һәм ватылмыйча эшли бирә. Әмма алар да онытылып китәләр икән шул. Дөньяны үзгәртергә теләүчеләр тоталар да яшәеш кануннарын бозалар, аларга үзгәреш кертергә алыналар. Шуннан революцияләр килеп чыга...

— Наил Фатыйхович, исәнмесез! Әле дә ярый сезне күрдем әле!

Шушы сүзләрне ишеткәч кенә профессор уйларыннан бүленде. Аның каршысында Хәниф Максутович Гатауллин басып тора иде. Киерелгән, олы борынлы калын йөзен югары чөйгән. Яхшы туннан. Башындагы папахасы гына яңартылмаган бугай?

— Каян таныдыгыз, Хәниф Максутович?

— Соң, монда көндезге кебек яп-якты бит! Университетта бүген зур тантаналы җыелыш! Сез чакырулы түгелмени?— диде Гатауллин, әллә мактанырга теләп, әллә чыннан да Наил Фатыйховичны үзе белән әйдәп.

Әмма профессор хәйләләргә булды:

— Мин әле сезне, Хәниф Максутович, шундый зур кеше һәм сакчыларсыз йөрмисездер дигән идем. Әллә болай ялгыз башыгызга да калгаларга туры килә?— дип, теманы үзгәртеп җибәрде.

— Килә... Беләсезме, килә, бик туры килә!— диде Гатауллин, эчке бер горурлык белән.— Хәтта кайвакытта “Волга”мда түгел, җәяү йөрергә тырышам. Сәламәтлеккә дә, мин әйтәм, файдасы зур. Аннары, хәзер бит халыкның тормышы авыр чак, ил җилкәсенә тән сакчылары белән йөрү авырга туры килә. Гөнаһысы булган түрәләрне генә ул, әйе, дошманнары “чүпли”, яратмыйлар!

— Сез хаклы, мең кат хаклы, Хәниф Максутович! Эшегездә уңышлар сезгә!— диде дә Наил Фатыйхович юлын дәвам иттермәкче булды. Тик бу юлы тагын аны Гатауллин туктатты:

— Әйе, эшем бик тыгыз иде, бик тыгыз!— диде ул.— Шушы Министрлар Кабинетында нигә дип эшләргә ризалык бирдем икән? Иртәннән кичкә кадәр бер тынычлап кала алганым юк! Менә тагын боларга килмичә булмый! Гыйльми утырыш җыйганнар. Без дә котлап сүз әйтмәсәк, кем бу эшкә алыныр? Кулыннан эш килгән кешеләр аз шул ул. Бармак белән генә санарлык. Менә сезнең кебек!

Соңгы сүзләре Гатауллинның бары тик артык мактанып китүеннән генә иде. Наил Фатыйхович моны дөрес аңлады. Ул арада Хәниф Максутович, хушлашып, ераклаша барды. Аның затлы киемнәрдән булуы, вәкарьле тавышы, төгәл адымнары үзләре үк җанга якынлык биреп тора иделәр.

Түрәләрнең сөйләшә белүен профессор яхшы белә иде, алар башкача була да алмый. Халык белән һәрдаим аралашып, мөгамәлә тотып яшиләр. Билгеле, чиновникларның да төрлеләре бар. Әмма һичбер ялгышусыз Наил Фатыйхович әйтә ала: башы юка адәмнең теле дә булмый! Бөтен хикмәт тә менә шул телдә кебек кенә ул. Тик аның белән баш идарә итә, күңел, җан. Шуларны онытырга ярамый. Ә Гатауллин гомергә сөйләшә белде. Ничек дигән иде әле, мин сиңа гомерем буе бурычлы булып калачакмын дигән идеме?

Бу хакта уйлау профессорга рәхәтлек бирми иде. Ә югыйсә алар арасында бик гыйбрәтле бер вакыйга булып алды. Аны үзе белде дә Гатауллин гына. Бәлки тагын да хатыннарыдыр? Һәрхәлдә Нәзирә ханым хәбәрдар, аңа Наил Фатыйхович вакыйганы сөйләми кала алмаган иде. Аннары ул үзе дә шаһит булды. Ничек рәхәтләнеп чөкердәшкән иделәр!

Бервакыт шулай көтелмәгәнрәк хәл килеп чыкты. Моңа аптырарлык та, сөенерлек тә иде. Наил Фатыйховичны Өлкә җитәкчелегенә чакыртып алдылар да әйттеләр:

— Без сезнең кандидатурагызга тукталырга булдык. Иртәгәдән хөкүмәт эшенә күчәсез!— диделәр.

Бу сүзләрне Өлкә җитәкчесенең урынбасары сөйләде. Наил Фатыйхович нәрсә әйтергә дә белмәде. Арада тынлык урнашты. Шунда урынбасар түрә:

— Дөрес, уйларга, фикергә килергә вакыт бирелә! Әмма бу шанстан файдаланмый калуыгыз ахмаклык булыр иде. “Беренче” үзе сезнең кандидатурагызга тукталды. Аның теләге безгә закон!— диде, тынлыкны бозып.

Ә монда, Өлкә җитәкчелеге бинасында тыныч, рәхәт, хәтта аяк тавышы да юк иде. Урамнан килеп керүгә үк озын буйлы милиционер егетләр каршы алалар, озатып калалар. Биек түшәмле, якты пыяла диварлы коридорлар буйлап узасың. Сиңа һәр җирдә хөрмәт, һәр ишек ачылып, рәхим итегез дип кенә тора. Эшләре дә тыныч, кешеләре дә күндәм. Монда инде фәндә чәчәк ата барган башбаштаклык, кабатлану, хаталану кебек галәмәтләр юк. Һәркем үз урынын һәм эшен төгәл белеп башкара. Ил белән идарә иткәндә башкача була да алмый, бары тик тырышлык, даимилек, төгәллек кенә кирәк!

Наил Фатыйхович бер вакытта да ашыгыз карарга килә торган кеше булмады. Университетның соңгы курсында ук аны фәндә калырга димләделәр. Әмма ул әүвәле ассистент булып йөрергә, аннары гына, әгәр дә фән диңгезенә чума алса, аспирантурага керергә теләге барлыгын әйтте. Кафедра мөдире аның фикерен шунда ук кабул итте һәм:

— Бик яхшы,— диде, калын күзлеген борын өстендә сикертеп куеп,— бездә ассистент урыны да бар, анда сезнең кебек шәп егетләр эшләп карамаган иде әлегә. Лекцияләр дә укырсыз, аспирантурага да керергә туры килер!

Шунда ук ризалаштылар. Әмма кафедра мөдиренә, көзге вакытта, университетта уку-укытулар башлангач:

— Мин килдем, ассистент урынына!— дип сүз башлаган иде, ул:

— Бик яхшы!— диде.— Сезгә “юлланма” аспирантурага керергә бирелгән! Имтиханнарыгызны бирегез, аннары сөйләшербез!

Наил Фатыйхович аспирантурага да керде, университетта практик дәресләрне, ә аннары хәтта теоретик курсларны да алып бара башлады. Аның белән беркем санлашып, үгетләшеп тормады. Кайсы курсны куштылар, ул шуны укыды. Төннәр буе лекцияләрен яза, көндезләрен аларны студентларга сөйли торган иде. Хатыны Нәзирә белән тулай торакның бер бүлмәсендә яшәделәр, шунда беренче балалары туды. Әмма диссертациясен язып өлгертергә тиеш иде ул. Хатынын авылга, әти-әнисе янына кайтарып, шунда калдырырга булды. Ә анысы дау куптарды:

— Мин сиңа нәрсә?— диде, биленә таянып, йодрыгын йомарлап.— Әллә мин әти-әни янында ятар өчен кияүгә чыктыммы? Юк инде, Наил бәгырем, алгансың икән, үзеңнән калдырмыйсың! Бетте-китте! Башка бу турыда сүз дә була алмый! Анда мине кайтарып ташлап, монда яшь студент кызларның итәгенә чорналыргамы әле исәбең?!.

Болайга киткәч, Наиле шунда ук биреште, үгетли үк башлады:

— Юк инде, юк, Нәзирә, җан кисәгем!— диде, көтелмәгәнчә килеп чыккан бу сөйләшүдән ничек кенә дә котылырга белмичә.— Мин сиңа тулай торакның кысан бүлмәсендә бала карау, бала чүпрәкләрен юу бик тә авырга килгәнен уйлап кына шушы фикерне башыма керткән идем...

Ул озак акланды. Әмма шушы кадәр дә ахмак икәнмен дип элгәре бер дә уйлап караганы булмавын гына искәреп, ничек авыр итеп сүз башлаган булса, шулай кыенлык белән тукталып та калды. Ут Нәзирәсе аның һәр әйткәнен кайнар мунча ташы ничек судан чожласа, шулай кабул итәргә җыенган җиреннән көтмәгәндә суынды да куйды. Менә шул булды диссертация язу хыялларының тормышка ашам дип торган сәгатьләренең башы. Әмма барыбер “тын биргәнгә юнь бирәмен”, ягъни “җанны биргәнмен икән, язмышын да бирәм” дигән Аллаһы тәгалә аны ташламады, Наилнең бәхетенә тулай торактагы күрше бүлмәләре бушады, көзгәчә комендант аны аларга тапшырып торырга булды. Нәзирә анда бала бүлмәсе ясап куйды. Эштән кайтып, бала карашканнан соң, йоклатуга, Наил шунда кала торган булып китте. Яшь вакытта бик алай ук арылмаган икән ул. Кайбер вакытта төннәр буе язып чыга торган иде. Улы да, Айдары, ут яктысы булгач, курыкмыйча, рәхәтләнеп изрәп йоклый, уянуны белми башлады.

Шушы рәвешле беренче малае үсте, шул елларда диссертациясе дә язылып бетеп, тикшерүгә куелды, кафедрада хупланды. Ә яклау советы Казанда юк иде. Шушы кадәр зур шәһәрдә, ничәмә-ничә югары уку йорты була торып, фәнгә үсәргә юллар бикләнсен инде?

Наил Фатыйхович кандидатлык диссертациясен Уфада яклады. Аннары, озакка сузып тормастан, докторлыгын да тәмамлап, Алма-Ата шәһәренә китте. Ул кырык дүрт яшендә шулай зур галим булып танылды. Бәлки иртәрәк тә өлгерер иде, әмма уңай шартларга тиз генә ирешә алмады шул.

Кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң ул фәнни тикшеренү институтына бүлек мөдире булып килде. Докторлыгын шушында язып тәмамлады. Анысын яклаганнан соң, диплом алганын да көтмичә, аны Өлкә җитәкчелеге зур дәрәҗәле эшкә, Министрлар Советы председателенең Беренче урынбасары булырга чакырды. Ә ул язмышы менә шулай кинәт һәм көтмәгәндә башка бер юлдан китеп барырга мөмкин дип башына да китереп караганы юк иде аның. Чын мәгънәсендә ни уйларга һәм нәрсә әйтергә белмәде. Шулай да кем белән дә булса киңәшеп карарга булды. Андый кешене эзли торгач, тапты тагын. Моңа шатланып бетә алмады. Ул вакытта Өлкә җитәкчелеге аппаратында элек университетта бергә укыган, аннары бергә аспирантураны узган, галим булачакбыз дип хыялланып йөргән дусты Хәниф Гатауллин эшли иде. Шушы сары чәчле, тырпаеп торган колаклы, олы һәм итләч борынлы, кабак йөзле кешегә Ходай тәгалә Гәүдә биргән, зиһенне дә, акылны да! Нигә аның белән киңәшеп карамасын икән? Ул бар нәрсәдән хәбәрдар! Киңәшсез эш таркалмый диләрме?

Бәхетенә аңа аны озак эзләргә туры килмәде. Урынбасардан чыкканда ук коридорда йөзгә-йөз диярлек очраштылар. Аның кәефе гаҗәеп дәрәҗәдә яхшы иде, мул елмаеп, Наил дустының аптыраган йөзенә хәйран итеп:

— Мин сезне, агай-эне, монда кергәндә үк, тәрәзәдән күреп калдым!— дип, беләгеннән эләктереп сөйли дә башлады.— Зур эш белән йөрисез! Бик зур эш белән! Бик тә сөендерә!

— Белмим инде,— диде шунда Наил Фатыйхович, тәмам зиһене таралган хәлдә аптырап,— зурдырмы, кечкенәдерме?

Болай серле итеп сөйләшүе Гатауллинга ошамады, билгеле. Аның саен ачуы арта барды. Гүяки менә хәзер күңелендә булганын әйтеп ташлар сыман иде, егет, яшермә, без монда барысын да күреп, барысын да белеп торабыз дияр кебек тоелды. Аның үзен ышанычлы тотуы Наил Фатыйховичка бәлки шулай уйларга юл биргәндер? Әмма аның белән киңәшәсе дә булганлыктан, әйтмичә дә кала алмады. Әңгәмәләре бер суынып, бер җылынган арада ул төгәл бер фикергә килде: тотарга да ничек бар шуны сөйләп бирергә. Нәрсә әйтер икән? Яхшы киңәш бирмичә калмас. Юкка гынамы алар электән дуслар булып йөрделәр. Тик менә Өлкә җитәкчелеге белән нәрсә эшләргә? Ул кеше бит аңа катгый рәвештә:

— Безнең сөйләшүне һичкемгә әйтеп торуыгыз кирәкмәс, хәзергә сер булып калсын! Дошманнарыгыз, өстегездән юри сөйләп йөрергә теләүчеләрегез табылыр! Әүвәле атка менеп атланыгыз, аннары гына мактаныгыз!— дигән иде.

Гатауллин сер бүлешерлек кешеме соң? Ә тагын кем белән киңәшсен инде ул? Монда, шушы кадәр югары урында эшләүче башкаларны белми дә бит. Ә моңардан сер чыкмас, үзен дусты алдында ышанычсыз итеп күрсәтмәс!

Наил Фатыйхович һаман уйланып утыра бирде, ә Хәниф Максутович әйтеп салырга да өлгерде:

— Мин сезнең монда нәрсә эшләп йөргәнегезне бик яхшы беләм!— диде, кинәт йөзе үзгәреп китеп.— Югарыга эшкә чакыралар, әйеме?

Наил Фатыйхович һаман да әйтергәме-юкмы дигәндәй утыра бирде. Гатауллинның бүлмәдәше шунда ук чыгып китү җаен карады. Аларның серләшүләре гүяки аңарга кызыклы түгел иде. Монда шулай кабул ителгән, этикет шуны таләп итә: бүлмәдәшеңнең кем беләндер сере бар икән, колакка-колак сөйләшә башласалар, яисә аның тавышы бөердән чыгарга тотынса, бу вакыйгаларның шаһиты булмавың хәерлерәк. Югыйсә үзеңә дә катнашып китәргә, ат дагалаганда бака ботын кыстыргандай итәргә, шуның белән оятка калырга туры киләчәк.

— Биредә, соңгы вакытларда, ул хакта сүзләр төрле яклап йөргәләде. Беләсегез килсә, ул урынга сезне мин тәкъдим иттем бит!— диде шунда Хәниф Максутович, креслосында күкрәген киереп җибәреп. Ул бик канәгать сыйфатта елмая иде.

“Димәк, монда эшләүчеләрнең берсенә дә сер түгел бит минем кем булып эшкә чакыртылуым!”— дип тыныч кына уйланып алды Наил Фатыйхович. Әмма һаман да сүзен башларга, күңелендәген әйтеп бирергә ашыкмады. Нигәдер икеләнә иде ул.

— Үзебезнең кешеләрне тартмасак, алга таба үсеш булмаска мөмкин, аңлыйсыңмы, дустым Наил!— диде һаман да үз итеп Гатауллин.— Әллә кафега төшеп, бераз чәйләп тә алабызмы? Борчылма, монда безнең бик тәмле пирожныйлар да очсыз хакка гына сатыла. Шәһәрдә алар дүрт тапкырга кыйммәтлерәк булыр. Үзем сыйлыйм, үзем! Әйдә, дустым!

— Юк, монда гына сөйләшеп бетерик инде!— диде шунда Наил Фатыйхович, фикерләре башында болай да таркау икәнлеген белдерергә теләп.— Аннары төшәрбез, кәһвә дә эчәрбез. Мин каршы түгел. Алай очсыз булгач, мин үзем сыйлармын!

— Нәрсә син, дустым, сыйлармын, имеш! Анысын мин беренче әйттем. Аннары, үзең дә аңла, хәзергә монда мин эшлим, ә кунакка син килгәнсең, димәк, аңлыйсың булыр, сыйлаучы да үзем инде! Ике сөйләштек түгел!— Хәниф Максутович шунда имән бармагы белән гүяки янагандай өстәл читенә суккалап куйды. Аннары тынычланды. Кыяфәтенә җитдилек кайтты. Бу вакытта олы тәрәзә читеннән кышкы кояшның сүрән нурлары үрмәләп килеп керделәр дә мизгел эчендә рәхәтлек таратырга өлгерделәр.

Гатауллин моңа игътибар итми калмады, шунда ук Такташ шигырендәгечә әйтеп тә бирде:

— Күп калмады инде язга да!..

Аннары, башын болгап җибәреп, тагын сөйләп алып китте:

— Үзгәрешләр көтелә, үзгәрешләр! Аңлыйсыңдыр, дустым Наил!— диде.— Без хыялланган, без ашкынган заманнар килеп җитеп баралар. Өлкә җитәкчелеге республика белән идарә итүчеләрнең составын бераз яшәртергә уйлап тора. Быел күп кенә картлар пенсиягә озатылачак. Министрлар Советы председателенең Беренче урынбасары урынын бушатырга торалар. Кандидатура турында озак уйландылар!

Ул шушы урынга үзен куячакларын белгән кеше кебек масаеп сөйләде. Әмма моны Наил Фатыйхович сизенми калды. Фикерләре таркау булу Гатауллин файдасына иде. Аның сүзләреннән ул, җыйнаштырып, шуны гына аңлый алды: Наилне бу урынга, ягъни Министрлар Советы председаленең Беренче урынбасары креслосына, кем дә түгел, дусты Хәниф Максутович тәкъдим иткән. Димәк, мәсьәләнең торышын ул бик яхшы белә, килешергәме-юкмы — яхшы киңәш тә бирә ала! Нинди уйлар, теләкләр, максатлар белән шулай итте икән? Наил дустын бу рәвешле якын итүе аркасындамы, әллә берәр этлеге дә бармы? Ничек кенә булмасын, аның киңәше хәзер иң кирәклесе һәм төплесе түгелмени? Ничек башына килде дә, ничек аларны юллары очраштырды? Димәк, алар һичшиксез киңәшергә тиеш булганнар!

— Хәниф дус,— диде шунда Наил Фатыйхович, Гатауллинның буш өстәленә тагын да якынрак килеп һәм кеше ишетмәсен дигәндәй пышылдап кына,— шул урынны миңа тәкъдим иттеләр бит әле! Миңа нәрсә эшләргә икән? Ризалашыйммы, юкмы? Киңәшеңне бирмәссеңме? Ниндирәк эш ул?

Хәниф Максутович аңлап җиткермәде булса кирәк, шунда ук сорау бирде, йөзе тәмам аптыраулы иде:

— Нинди урынны?

Наил Фатыйхович яшермичә әйтеп бирергә тиеш иде:

— Шул инде, син әйткән теге, Министрлар Советы председателең Беренче урынбасары урынын!

Ә Гатауллин кинәт бүртенде һәм зәңгәрләнә үк башлады. Наил Фатыйхович аны бер вакытта да мондый кыяфәтендә күргәне юк иде. Йөрәге тотылдымы дип тиз генә су бирергә графиннарын эзләде, аны тәрәзә төбеннән тапты. Стаканга бүлгәндә ашыгудан каушады, идәнгә түкте, өстенә агызды. Гатауллинның кулына китереп бирде. Дусты бер күтәрүдә аны эчеп тә куйды. Шуннан соң гына киң итеп сулыш алды. Стаканны кабат сузды. Бу юлы Наил Фатыйхович суны ашыкмыйча гына салды. Стаканны тутыргач, Хәниф Максутовичка сузган иде, теге:

— Ярар, куеп тор!— диде.

Рәхмәт тә әйтмәде, зарланмады да, бер мәлгә тынычлап, креслосында артка ауган хәлендә күзләрен йомды. Наил Фатыйхович идәнгә, анда түккән графин суына, кара костюмлы, ак күлмәкле, кызгылт галстуклы өсте-башына карады. Зыян юк иде, киемнәрендә су таплары сизелми. Тик менә идәннәре генә юешләнү яхшы түгел.

— Болай булганы юк иде әле!— диде шунда, кабат теленә килеп Гатауллин.— Бөтен дөнья караңгыланып алды. Әле дә ярый су бирдең! Шул гына җибәрде...

Рәхмәте тагын ишетелмәде. Наил Фатыйхович балаларча гадилек белән Хәниф Максутовичка карап, киңәшен көтеп утыра бирде. Әмма ул аңарга бернинди фикер дә белдерергә җыенмый иде бугай, тагын да күзләрен йомган килеш креслосында чалкан киткән хәлендә утыруында булды.

— Ярый, мин киттем!— диде шунда Наил Фатыйхович, урындыктан тора башлап.— Кайтыйм әле мин!

— Бүген кич ничек, өеңдә буласыңдыр?— диде аңарга Гатауллин, урыныннан тора-торышка.— Шалтыратырмын әле, шалтыратырмын! Белмим ул кадәр авыр эшкә...

— Минем үземнең бер дә теләгем юк иде дә...— диде Наил Фатыйхович, хушлашып чыгып киткәнендә.

— Җавабын кайчан сорыйлар? Ризалыгыңны бирдеңме соң әле?

Гатауллин аяк өсте баскан, калку гәүдәсенә масайган сыман өстән аска, үзеннән бераз тәбәнәгрәк булган Наил Фатыйховичка кечерәйтергә тырышып карап торды да, кинәт мин-минлеге юкка чыгып, бөтенләй башка, мескен һәм аңгыра мужик кыяфәтен алды. Аның болай үзгәрүенә дусты дикъкать итмәде. Шулай да күңеле аның мондый халәтен якынрак күрде, шәхесен олылавы һәм хөрмәтләве дип кабул итте. Татарда кенәзлек бар инде ул. Тирә-юне холоп-куштаннардан торганны ярата. Шуңа күрә дә аңарда үзсүзлелек баштан ашкан.

— Юк әле, уйлап, киңәшеп карарга кирәктер дигән идем! Мондый адымга барырга, белмим инде. Әле яңа гына докторлык диссертациямне яклаганга да, зиһеннең дә таралыбрак калган чагы, ничә ел ял да күргән булмады...— Наил Фатыйхович шунда зарланганын тойды һәм сүзләреннән тукталып калды. Ул арада Гатауллин, барып, ишекне эчтән тартып япты да, гүяки дустын чыгармаска тырышып мондый киңәш бирде:

— Авыр эш ул. Кирәкми! Минем киңәшем шул, баш тарту турында уйлап кара!— диде, катгый итеп.— Синең урын түгел ул, Наил! Мин бит сине беләм, аңла! Авырга килер!

Аның тавышында үтенү, мыскыллау, миңа дигән, мин өметләнгән урынга барырга булдыңмы, баш тарт, юкса бугазыңны чәйнәрмен дип янау ноталары ишетелә иделәр. Боларын Наил Фатыйхович аңы белән түгел, күңеле белән генә тойды, кабул итте. Таркау уйларына таянуы аркасында Гатауллинның дуслыгына, якын күрүенә сокланды. Җылы итеп хушлашып, аны ишек төбендә басып торган килеш калдырып чыгып китте.

 

Хәниф Максутович шул көннең кичендә, эңгер төшеп өлгерүгә, кичке сәгать бишкә үк Наил Фатыйховичларга килеп җитте. Бу вакытта ул бер бүлмәле кысан фатирында Казанның Декабристлар урамында яши иде. Гатауллинның аларга беренче тапкыр килүе булганлыктан, озак эзләп йөргән, имештер. Җитмәсә фатир номерларын да бутаган, ялгыш күршеләрнең звоногына баскан. Ярый әле Нәзирә ханымның тавышын ишетеп, үз ялгышын тиз төзәткән.

— Менә бит ничек, дустым!— диде ул, өстен сала-сала.— Вакыт тими, вакыт тәтеми! Телефоның да юк икән! Ничек инде, шушындый зур галимнәребезнең дә фатирлары телефонсыз? Ул пенсионерларга ни хаҗәте бар икән инде? Дәүләтне әйтәм, гел шуларны кайгырта!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных